- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Искәндәр
🕥 34 minut uku
Язгы Кәрваннар (Кыскартып алынды) - 1
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 4382
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2402
33.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
(Кыскартып алынды)
Җанны өшетә торган салкын коры кич килде.
Көндез алдаучан җылы булып торды да, төш авышуга, мә сиңа, зират тавыннан өзлексез җил исә башлады. Зират тавыннан, кояш баешыннан искән җил, гадәттә, үзәнлектә ышыкланып утырган безнең бәләкәй авыл өстенә язын-көзен — яңгыр, кышын исә кар-буран алып килә торган иде. Бүген, битләрне аяусыз чәнчеп, кием-салымнарны әрсез йолыккалап, туктаусыз коры салкын җил исте, суытты, көн ямьсезләнде. Карт-корылар мич яңакларын сыйпаштырып чамалап тордылар да тиз үк мичләргә ягып җибәрделәр, ишегалларында, җил үтәрдәй араннарда калган мал-туарны җылы абзарларга куып керттеләр.
Көне буе ачык һавада уралганга, без көннең аз гына үзгәрүен дә сизеп-искәреп торабыз. Җил азаюына игътибар иттек, чын күңелдән сөенештек: ындырдан җиде олау солы төяп, төнгә каршы Чаллы элеваторына юлга чыгасыбыз бар иде.
Имән урамын чыгып, бер җир буе киттекме икән, уң яктан, Олы су дип йөртелгән үзебезнең инеш буеннан, үзәнлектән җыр тавышы ишетелде. Бер кыз җырлый иде. Башта, бу суыкта, күз бәйләнгәндә, кайсы исәре шырылдап йөри икән дип, мәзәк итеп кенә тыңлаган идем, кинәт калкынып турайдым, чикмән якамны кайтардым. Кызның тавышы аермачык ишетелә, ул — йөрәкне өзәрлек моңлы, ягымлы иде.
Җил басылды, бөтенләй тынды-сүнде, атлар адымнарын акрынайттылар, сагайдылар, тәгәрмәчләр генә әрсезләнеп шыгырдый. Тын тартырга куркып, колакларымны үрә торгыздым. Кыз юлга таба чыга иде, ахрысы, чөнки аның тавышы яңгырабрак, моңы үтемлерәк, сүзләре ачыграк ишетелә башлады. Ни тырышсам да, кызны аермачык таный алмадым, җыры исә бөтен барлыгымны, арба-атымны, юлымны — барырымны һәм кайтырымны, каралып-куерып килгән офыкларны күмеп китте, онытылдым! Ташкын иде аның тавышы, моң дәрьясы иде!
Уз ирекләренә куелган атлар тагын да акрынрак атлыйлар, кызның сүзләре ап-ачык ишетелә башлады. Кыз кабат-кабат бер үк сүзләрне кабатлый икән:
Алтын булып агаем ла...
Көмеш булып тамаем!
Анын да күңелендә иләс-миләслек, ярларына сыешмаслык яшълеге тулышып ага иде бугай, чөнки ул шушы сүзләре белән сихерләнгән, тылсымланган иде. Бары үзе өчен генә яшертен җырлавы, шуннан тәм табып, бәхет эчендә йөзгәне аңлашылып тора, ул инеш үзәнлегендә,
Олы су иңкүлегендә, алай гына да түгел, Җир Иозендә, чиксез-үлчәүсез галәмдә бары тик үзе генә дип уйлый иде. Түбән авыл юлында җиде атлы аны тыңлап барадыр дип уена да кертмәгәндер.
Без — җиде кеше. Җиде төрле ата баласы. Толлар да бар арабызда, буй җиткән ятим кызлар да, безнең сыман егет-җилән дә бар. Кем елагандыр, кем сөенгәндер, бу җырны берәвебез дә ишетми калмагандыр...
Атлар Тирән чокырның караңгы авызына барып туктагач сискәнеп киттем: кем мин, кая барам болай?!
Иң арттагы аттан төшкән Дамир, кыскарак кәкре аякларын яза-яза, миңа якынлашты:
— Ибраһим, әй, ишеттеңме? — дип сорады.
— Саңгырау түгел лә, — дидем мин, атымның аркалыгын тикшереп.
— Син дә инде, — диде Дамир, кинәт үпкәләп.
Уңайсызланып киттем: һич уйламаганда, иптәшемне үртәп маташам икән ич! Сугыш безнең елгыларга да якыная башлагач, хәрби комиссариаттан кайтканда, Дамир: «Колак сызлый, малайлар, минем ишетүем хөрти», — дип сөйләнгән иде. Андыйга сизгер егетләр шундук эләктереп алдылар: «Колакай да колакай! Саңгырау да миңгерәү! Армиягә барырга дигәч, Дамирның колагына гөмбә үскән!»
Солдатка каралучылар теленә эләкмә, ник әйткәненә үкенгәндер Дамир... Яшьтән үк кушаматларга бай булды ул. Әтисе дә тапкан исем, тфү... «Тамыр» да диделәр аны, «Камыр» да, Дамир дип әле ничә ел гына эндәшә башлаганнар иде, хәзер «Колакай»
Аны-моны абайламыйча, мин дә шуңа ишарәләгән булып чыктым...
Чокыр тирәсендә бөялешеп торганда, җыр, тонык кына булып, тагын яңгырап китте, хәзер инде ул шактый еракта, сүзләрен дә, моңын да тәгаен аерып булмый, җыр авыл ягыннан минем йөрәккә тоташ моң булып кына сызылды; язын килгән тургайлар, былбыллар, барысы бергә җыйналып, китәр алдыннан безнең яклар белән хушлашып, суык шәфәкькә карап, күмәк иңриләр төсле тоелды.
Каян килгәндер минем иләс-миләс күңелгә мондый чагыштыру, валлаһи, ул мизгелдә шулай уйладым!
Хәвеф-хәтәрсез генә бу шомлы урынны да уздык.
Хәзер атларны йолыккалау юк, аларны үз җаена куеп, җәяү генә барабыз. Дамир тагын минем яныма килде, камчы сабы белән юантык муенын кашып:
— Кем икәнен белдеңме? — диде.
Төпченеп баруына ачуым чыкты, искәрмәстән яңгыраган монны үземнеке генә итәргә теләдем, шуңа күрә баягыдан да кырысрак итеп җавап бирдем:
— Йөри шунда тилереп!
— Югары очның Әдилә тутаң булыр ул!
Сискануемне белдермәс өчен йөткерендем, үзем дә Әдиләдер дип уйлаган идем аны! Шул икән, үзе икән...
Әдиләнең җырлаганын байтактан ишеткән юк иде. Былтыр яз, кар астында кышлаган башак ашап, Сарсаз авылында кияүдәге апасы үлде Әдиләнең, дүрт баласы тезелешеп калды. Әдилә шул ятимнәрне карарга Сарсазга җизнәләренә китте дә инде ике җойне, бер кышны шунда уздырды. Җырны шунда өйрәнеп кайткан дисәм, ай-һай, дүрт сабый янында җырларга вакыты калды микән? Хатыны үлгәннән бирле, җизнәсе дә бик рәтсезләнгән, бик эчә дип сөйләгәннәр иде. Бөтенләйгә кайтты микән Әдилә, әллә сагынып кунакка гынамы?
Әдилә... Әдилә... Бер-ике тапкыр чачен тартып елатканым да бар...
Ул үзгәргәндер, без дә үстек... Сылу гына кызлар Дамир белән безгә дә каш сикерткәлиләр хәзер, аулак өйгә чакыралар, чиккән кульяулык бирәләр, ап-ак өч пар пирчәткәм агач чемодан төбендә ята...
Юк, Әдилә акылсыз бала түгел, Югары оч кызы булса да, мин аны әйбәт беләм, Сабирҗан абзый кызы, дүртенче-бишенчеләрдә укыганда ук, «Мирсәет бәете»н җырлап, карчык-корчыклардан балавыз сыктыра торган хисле, моңлы бала иде бит ул.
Дамир ничек танып алган диген, менә сиңа колакай
Үзгәргәндер Әдилә, күрмәгәнгә ике җәй, бер кыш узды лабаса!
«Көмеш булып тамаем» диме? Зарлану, кайгыру түгел ич монысы, кешегә, дөньяга, җиргә яхшылык теләү! Изгелеккә, юмартлыкка омтылып җирсенә бит кыз күңеле!
Арба тәгәрмәчләрем күңелле генә шыгырдыйлар
Кемешне күргән бар анысы! Әллә нинди ят ил императорларынын, олысымак сурәтләре сугылган көмеш талирлар әбинең чулпысында чың-чың итеп китә торган иде.
Әдиләне элекке кебек итеп сәхнәгә чыгарасы иде бер, тамсын иде, чәчелсен иде көмеш булып!
Юк, Әдилә алай ансат кына билен бирмәс: усаллыгы да, чаялыгы да җитәрлек кызыйның. Берзаман, ул бишенчедә чакта, артык иртә калкынган күкрәкләренә уйнап қына кагылып киткән идем, сул яңагыма шундый чәпәде: искә төшкәндә, хәзер дә кызарам
Арба тәгәрмәчләрем шаярышып җырлашалар!..
Кайчан кайтты икән, кайчан?
Кайчан китә икән?
Китәме?
МТСтан ашыктырдылар, атна да узмагандыр, җәй буе йөрткән сбруйларътинъг Дамирга илттем, нық арыгайган, зур күзле юлдашым Озмиъял белән саубуллаштым.
Такта чемоданга чабата киндерәсе белән киндер тышлы колак мендәрен бәйләдем дә Чаллыга юлга чыктым. Бу юлдан байтак кешеләрне әле сугышка, әле бәхет әзләргә Пермь, Яраслау якларына озатканым бар, хәзер үзем китеп барам, хәерлегәме? Дөнья безнең кулга күчеп бара торгандыр шул...
Имән урамын чыгуга, әллә нишләп күңелем тулды. Юк, авылдан китү, әнкәйдән аерылу сагышы түгел иде минем күңелдә. Чаллы ерак түгел, бик сагынсаң, җәяүләп қайтып килергә дә була! Минем күңелне моңарчы тоелмаган, моңарчы бар икәнлеге дә беленмәгән ят сагыш, ят моң биләгән иде. Имән урамының ава-түнә утырган иске-москы текмә читәннәренә тикле моңлы, сагышлы иде бүген... Колак төбемдә, тургай җыры кебек булып, сихри өн чыңлый иде:
Алтын булып агаем-ла!..
Әлә-лә-ләү!
Көмеш булып тамаем!..
Әлә-лә-ләү!..
Көн суык. Көн шыксыз. Юл кантарлары бозланып каткан. Ак чебеннәр оча, чокыр-чакырлы юлдан арба дырык-дырык бара. Дамир — олаучы, ул безне Чаллыга хәтле илтергә тиеш.
Дамир белән безнең аралар кызык кына була башлады. Ни атна, ни шимбә дигәндәй, тиктомалдан Әдилә турында сүз башлый да минем күңел кылларын тарткалап карый. Я булмаса бер дә юкка Әдиләне яманларга тотына. Чигү-тегү эшен дә белми, имеш. Фәлән дә төгән, имеш. Аның кызыксынуын сизеп, мин дә сер бирмәскә булдым. Ак димим, күк димим, белми торсын әле!.. Малай җүләр түгел — сизенде, сизенгәч үчегергә кереште. Юлга чыксак, атын иң алга куа. Кичке уенга җыелсак, минем сүзләрне очсызга чыгарырга тырыша. Гомергә уртага чыкканы юк иде, гармунчы чакырып, мунчаларында биергә өйрәнә башлаган! Күрегенең җиде җиреннән тын өреп торган җиде бакалы тальянын кардыга, ат караучылар йортына илтеп куйды, буш вакыты булдымы, шуны шырылдата, өйрәнә, янәсе! Гел алга чыгарга, гел узарга тели Дамир.
Минем курска барасын ишеткәч шартлый язды малаең! Бусында үзем дә аны җәлләдем, өйләренә бардым.
— Әйдә, мин әйтәм, Хәкимҗан абзыйны кодалыйк, бергәләп укырбыз.
«Юк» дип кул гына селтәде бу. Мин үгетләргә тотынгач, серен сөйләп бирде. Теге вакытта военкоматтан, «колагым каты» дип, юрамалый әйтеп кайткан икән ул! Төс аермый икән егет, дальтоник икән!
Кызылы белән яшеле бер икән тегенең. Военкоматта караган күз врачы аңа кистереп әйткән: «Армиягә дә алынмыйсың, машинага да утырмыйсың, үзеңә бер һөнәр тап», — дигән...
Тез астына суктылар егетнең! Без Чаллыга укырга китәбез, тирәюньдә дан таралды, ә ул монда җимерек кардыда атлар янында кала...
Телгә алмыйм дип тырышсам да, Дамирга карауга, шул искә төшә: кызыктыр инде ул, ә? Болыннар кызыл булып күренәме аңа?
Ə шәфәкъ ямь-яшелме? Менә сул кул яктагы Сарсаз авылына хәтле сузылган уҗымнар аңа кып-кызыл булып күренәдер. Ә кызларның бит очлары ямь-яшел... Яшел иякле Әдилә!
.«“Имтиханнардан котылдык, кулга «тракторист» дигән документ тоттырдылар. Иптәшләр, укытучылар белән саубуллаштык та фатирларга таралыштык. Олау көтәбез. Алдан хәбәрләшкән буенча, безне алырга, ат җигеп, Дамир үзе килергә тиеш. Председатель айгырын җигеп килер микән, әллә үзе җигеп йөри торган берәр җегәрле атта гына килерме?
Минем дә, авылдашым Торна Хәмитнең дә тракторист булып, авылга шәбрәк атта юрттырып кайтып керәсе килә! Председатель айтырында, выҗлап, авылга барып керәсе иде дә бит!..
Чаллыда ятып шәпләнгәч, тракторчы исемен алгач, борын күктә иде, авылга чана тартып кайтып керергә бик хурланган идек, ярый әле, караңгы төште, авылдашлар безне күрми калды.
Дамирның көнләшүдән бавыры кабарган — белеп торам, ул минем таныклыкны ике тапкыр сорап алды, кат-кат укып, пичәтен иснәп карады. Әчемнән генә тантана иттем: менә җиңешеп қараган идең, мөгезле чана сөйрәп калдыңмы, абзаң һөнәр иясе булды!
Курсларда укыганда, күңелләр күтәренке иде. Барыбыз да яшъләр, төрле районнардан җыелган булсак та, бик тиз дуслашып өлгердек. Чак кына дөнья мәшәкатьләреннән аерылып, дәреслекләрдә сөйләнгән, китапларда язылган тормыш беләнрәк яши башлаган идек без.
Мин үземнең авылга кайтып керүемне дә шулайрак итеп, шәп итеп, һич югында тантаналы итеп күз алдыма китергән идем. Менә мин кайтып төшәм, янәсе... Председатель дә куана, гомергә елмаймаган хисапчы да көлә, әнкәй дә шатлана, агай-энеләрне әйткән дә юк!.. МТС директоры безне җыеп ала да әле яңа гына Бөгелмә станцасыннан кайтып төшкән, буяу исе килеп торган тракторларга утырта... Музыка, байраклар, котлаулар.
Шушы тантананың бер читендә мин һәрвакыт Әдиләне дә күрә торган идем! Мондый күңелле киләчәктә Дамирга бик бәләкәй, бик кысан урын калдырган идем мин...
Кояш шактый күтәрелсә дә, идарәдә беркем юк иде. Җыештыручы Бәдәр җиңгинең борынына корым кунган, ул, соңгарып кына, мич томалап маташа, бүлмәгә зәһәр күмер исе чыккан иде. Борынымны җыерып беравык көтеп утыргач түзмәдем:
— Болар кайда соң? — дип сорадым.
Бәдәр җиңги дә, беренче күргәндәй, урындыкларга, таплы-таплы эскәмияләргә күз ташлады, төтен кызарткан сирәк керфекле күзләрен челт-челт йомгалап:
— Кайсысы кирәк иде соң сиңа? — диде.
— Соң, Хәкимҗан абзый кайда? Башкалар?
— Аларның ни, белмисеңме әллә?
— Белмим бит. Мин кичә генә Чаллыдан кайтып төштем.
Чаллы сүзенә дә исе китмәде Бәдәр җиңгинең.
— Кардыда алар, — диде, күзләрен сөртеп.
— Нишлиләр анда?
— Төшеп кара, үзең күрерсең.
Төшәсе дә килә, килми дә. Монда, идарәдә, халык арасында очрашасы килә иде Хәкимҗан абзый белән!
Сикереп тордым да кардыга чаптым. Трактор белән җенләнеп йөреп, мин үземнең канатымны, аерылмас тугры дустымны, шушы еллар эчендә ничәмә-ничә йөз чакрымнар бергә узган Озынъялымны бөтенләй хәтеремнән чыгара язганмын! Йөз-мең чакрымнар узылган.
Ә аның бер чакрымы да җәһәннәм баскычларын үтү белән бер иде ич!
Карды янына төшмәгән булсамчы!..
Озынъялым үлмәгән икән үлүен...
Дүрт җиреннән юан арканнар белән өрлеккә асылган ат мине танымады, мин аны... Дамир күрсәткәч кенә, янына бардым хайванның... Ул, зур күзләрен тутырып, миңа карады, таныды, дымлы борын тишекләрен кыймылдатып куйды, нәзек тавыш белән ыңгырашып сәлам бирде. Юк шул, янымда сиңа дигән күчтәнәчем юк шул, акыллым... Кесәмдә икмәк кыерчыгы түгел, таныклык ул... Мин тракторчы дигән язу... Моннан соң синең яныңа буш кул белән төшмәм, бәрәңге кабыгы белән булса да сыйлармын үзеңне!..
Дамирга вак-төяк өчен үчегеп маташуларым шундук онытылды, кичкә хәтле кардыдан чыкмадым, атларның асларын тазарттым, кыргыч белән ябагаларын кырдым, түбәдән су тама башлаган урыннарын ямадык...
Фураҗ да, солы да юк иде атларга, күгәрә башлаган салам белән җан саклап торалар икән бичаралар.
Кичке чәйдән соң мин тагын кәнсәләргә атладым. Бу юлы Хәкимҗан абзый берүзе генә утыра иде. Күрештек.
— Тракторчы дип, кәгазь бирделәр, — дидем мин юаш кына.
— Анысын булдыргансың, — диде ул, кәгазьгә кырын күзе белән генә карап.
Белдермәскә теләгән идем, үзеннән-үзе үпкәмне әйтеп салдым:
— Сөендереп булмады сине, Хәкимҗан абзый, — дидем.
— Сөенәм, үскәнем, бик шатланам.
— Кул кысып котламадың. Кәгазьдәге билгеләргә күз салмадың.
— Күңелем белән бик котладым, үскәнем... Тик күңел бит, әллә ничегрәк дип әйтимме... икегә бүленгән! Яртысы, олы яртысы җылый аның, үскәнем, синнән яшерене юк. Менә мартка кердек. Калхуз келәтендә бөртек симәнә юк. Күзгә кырып салырга бер бөртек җурна юк!
Атлар барысы өрлектә... МТС машиналарына өмет бар, мәгәр чират кайчан җитә?..
— Трактор бирәчәкләрме соң?
— Аннан ни файда? Инеш буеннан вак таш җыеп чәчәрсеңме?
Менә бүген нәрәт килде. Сарман ягыннан. Кәсле дигән глубинкадан өч йөз центнер солы симәнәсе язганнар. Иртәгәдән шуны ташый башларга кирәк. Кәслегә иртәгәдән калмый, ишетәсеңме, иртәгәдән калмыйча, җитмеш биш чана чыгарырга кирәк. Ә ул җитмеш бишне әфсен укып җыясыңмы? Шүтке түгел, алтмыш биш чакрым диләр аны, Кәслене!
Ә җибәрмәсәң — бәла! Атна-ун көннән юл өзеләчәк. Өзеләчәк, көт тә тор, син ашыкканда, гел шулай була ул, үскәнем. Ярты авыл — карткоры. Яртысы — аксак та туксак. Менә син, чана тартып, Кәслегә барасыңмы? Кесәңдә дукамент, син дә трактор дауларга килгән!
— Дауламыйм, Хәкимҗан абзый, — дидем мин тыйнак кына.
— Даула син, үскәнем, даула. Әгәренки даулашмасак, эшебез җайга китәчәк түгел безнең. Дауларга кирәк. Тракторын да, машинасын да— барын да даула! Булачак ул трактор, бирәчәкләр аны. Тик менә бүгенгесе кыен, җурна дигәне чәчне агарта! Солы Кәследә. Алтмыш биш чакрым!..
Шулчак ишек ачылды, ап-ак мамык шәлгә уранган, ак пирчәткә кигән түгәрәк кенә кыз килеп керде. Карадым да каттым: Әдилә ич бу!
Председательгә әллә ни әйтмәк булам, телем тотлыга. Әдилә Хәкимҗан абзый белән оялып кына исәнләште дә миңа кулын сузды:
— Ибраһим да кайткан икән, исәнме.
— Мин кайтырга киткән... Менә син ничегрәк? — дидем туп-туры.
Ул шәл почмагына авызын яшереп көлемсерәде.
— Мин дә менә... җизнине өйләндереп кайттым.
— Ниндирәк кеше алды инде? — диде, кызыксынып, председатель.
— Анысын кем белсен инде, Хәкимҗан абзый! — диде Әдилә җитди генә. — Күршеләрендә кодача тиешле бер апа бар иде. Ире сугыштан кайтмаган, бер малае белән тора. Шул ике тол бергәләп оя кордылар.
— Гомерле булсын, — диде председатель, ияген кашып.
— Бөтенләйгә алайса? — дидем мин, шатлыгымны яшермичә.
— Бөтенләйгәдер инде, — диде ул, нигәдер миңа түгел, Хәкимҗан абзыйга карап.
— Кайтуың яраган, — диде ул. — Менә солы симәнәсе ташырга керешәбез. Син дә барырсың.
— Кая?
— Кәслегә.
— Бик якын икән! — дип көлде кыз. — Күрше-тирәдән, әйтик, шул ук Сарсаз глубинкасыннан симәнә алып булмыймы? Анда да бардыр ич солы? Әллә Кәследә мөгезлесеме?
Хәкимҗан абзый төксе генә елмайгандай итте:
— Ә-ә, үскәнем! Кыз бала шул син, җиңел уйлыйсың. Һе, хатынкыз шул... Кайсы глубинкада нәрсә бары анысы инде аның — дәүләт сере. Сугыш сере белән бер анысы! Безнең катнаш юк анда. Менә Чаллыдан килгән нәрәт. Пичәт басылган, кулы куелган. Кәследән диелгән и бетте-китте. Барасыңмы?
— Ярар, барырмын, — диде Әдилә, җәберсенмичә генә.
— Мин дә барам, — дидем кинәт кенә.
Хәкимҗан абзыйның чырае яктырып китте, ул ике куллап чутка ябышты һәм, чырт-чырт итеп, төймәләрне авыштырды.
Кәнсәләрдән без икәү чыктык. Язгы төн. Төн айлы, анда-санда гына юка болытлар ага. Урам яп-якты, инә эзләп табарлык. Урам буп-буш. Анда-санда гына тәрәзәләрдә зәгыйфь утлар җемелди, кеше күләгәләре уйный.
— Кайтыр юлың ерак, усал маэмайлар күп — озата барыйммы? — дидем мин, кыюланып.
— Әшең булмаса бар, — диде ул.
Барабыз. Әлек урам уртасыннан киң, төз ат юлы була торган иде, хәзер тар сукмак — атлаганда, бер-беребезгә тиеп-тиеп китәбез.
— Иркен яшәдегез, ахры, Чаллыда, — диде Әдилә кинәт.
— Нигә?
— Бер матур белән танышкансың икән.
Әсселе-суыклы булып киттем.
— Каян белдең?
— Дамир сөйләде.
—Ә, Татлы тамыр! — дигән булдым мин. — Сөйләр ул!
— Бер дә ояты юк, — диде Әдилә олыларча, — әйбәт кыздыр бит?
— Беркем белән дә танышканым юк, — дип мыгырдандым мин. —
Кирәкләре бер тиен.
— Арзан бәяләдең син кызларны.
— Мин укырга бардым ич анда, Әдилә.
Юк, Әдиләгә ачуым килеп түгел, Дамирның сүзләренә каным кыза башлады! Каян уйлап чыгарган диген, белә малаең кайсы почмакта сагалап салып егарга кирәклеген! Сүзне тиз-тиз икенчегә бордым, югыйсә кызып ук китүем бар иде.
— Тутаңның балалары җылашып калдымы?
— Җыламый нишләсеннәр? Миңа ияләнделәр. Олы кызын алып кайттым әле, бездә торып торыр.
— Җизнәң нихәлдә?
— Җизнәгә нәрсә? Куенында яшь кәләш, авыз ерык...
— Өмете синдә икән дип сөйләделәр.
— Аның өмете булгандыр да, минем өмет башкада шул!
Әдиләнең шулай олыларча, кыю итеп, ачыктан-ачык сөйләшүенә исем китте.
— Кемдә инде ул синең өметең? — дидем мин, йөрәгем дөпелдәгәнен ишеттермәскә тырышып.
Әдилә көлеп җибәрде:
— Бик тиз белер идең бугай.
Сүзсез калдырды бу кызый мине, тәмам зиһенемне бутады. Беравык дәшмичә бардык.
— Әллә оныттыңмы? — дип сорады ул кинәт.
— Нәрсәне, Әдилә?
— Оныткан, икмәктер, оныткан!
— Әйт инде!
— Минем чәчне тартып китүеңне! Яңагыңа чалтыратуым хәтереңдәме?.. Әллә син башка кызларның да чәчен тарта идеңме?
— Онытмадым, Әдилә! Башкаларныкын тарткан булмады, кояштыр!
— «Сөям» дигән ымың түгел идемени ул, Ибраһим?
— Ай-һай, каты чәпәгән идең яңакка!
— Онытырлык булмасын дидем, Ибраһим... Егетләрнең хәтере кыска бит аларның... Яшене нинди, күкрәве шундый булсын дидем!
Син дә чәчне тарткан идең бит... Яңагың шешмәгән идеме, кая, карыймчы, эзе калмаганмы?
Ул, ак пирчәткәсен салып, минем яңакны сөйде.
— Кытыршы, — диде ул.
Аның бармаклары йомшак, кайнар һәм хуш исле иде. Мин ихтыярсыздан аның кулын эләктереп алдым, икебез дә, оялып, читкә тайпылдык.
Аларның йорт турындагы карт тирәкләр тонык кына гөҗлиләр.
— Иртәгә иртә торасы бар, Ибраһим, — диде ул.
Мин аның йомшак бармакларын учымда иркәләдем.
— Хушлашабызмыни, Әдилә?
— Иртәгә күрешәбез бит.
Аны-моны уйлап тормастан, аңа тартылдым, ул бер генә секундка минем кочагыма керде дә җитез җанлек кебек йомылып чыгып та китте, борын төбемдә генә капка ябылды. Аяк тавышы ишетелеп торды, менә ул, тукран төсле генә тукылдатып, ишек шакыды, әтисенең «Кем йөри анда, кызым, синме?» дигән карлыккан тавышы ишетелде...
Мин, Түбән оч бозавы, хат язарга куркып йөргән булдым! Үскән Әдилә, үзгәргән... Ике кыш, бер җәй дүрт баланы карап, гаилә башлыгы булып яшәгән кеше шул!
Күз алдым яктырып киткән кебек булды, күтәрелеп карасам, тулган ай болыт астыннан чыгып килә...
Бүгенге көн өчен вакыйгалар артык күп булса да, бер җепкә тезгәч, алар бары тик бер мәгънә алалар иде: әйе, яшәү җиңел булмаячак! Әмма яшәргә, тырышырга кирәк! Әйе, авыр, җәфалы, бөлдергеч сугыш беткәнгә кайчан гына бит әле! Күкрәкләр тыныч сулый башлаганга күпме вакыт узды... Әйе, безнең буын бәхетлерәк... без күкрәкләргә салкын мылтык түтәсе түгел, кызлар кыса алабыз...
Әдиләне озаткан кичтә мин эссе көндә чишмә суын туйганчы эчкән кеше төсле сафланып, тынычланып кайттым...
Кайтышлый, Дамирларга кагылдым. Дамирның әнисе, сорамыйнитми генә, ишек ачты, кече якта сукыр лампа яктысында җеп эрли икән. Дамир, җылы яратканга, мич башына менеп утырган.
— Кем бар? — дип кычкырды ул, муенын сузарга тырышып.
Сырма төймәләремне чишеп җибәрдем дә аның янына мендем.
Менгәч, сырманы салып ук куйдым. Мич төбе кап-кайнар, һава бөркү иде. Икебез дә аякларны асылындырып утырдык.
— Кайтып кына егылган идем, — диде Дамир, акланып.
— Чанагызны сорап торырга кердем. Беркөн Чаллыдан бик җилле алып кайткан иде.
— Кәслегә барасыңмы? — диде Дамир, бераз көттереп. — Мин дә барам.
— Сине дә җибәрәләрме?
— Үзем барам. Муҗыт атларга бераз өлеш чыгарырлар. Чәчү алдыннан аларны азрак сыйламыйча ярамас. Барам! Мин алып кайтканын, муҗыт, кардыга төшерерләр... Улаклар күгәрә башлады бит...
Ята алмыйм тик кенә карды өендә, йокыга китә алмыйм!.. Алар бит төне буе ыңгырашалар!..
Җитмеш биш чана дигәч, бер дә исем китмәгән иде, бик күп була икән ул! Көн артык җылы да, салкын да түгел, сирәк кар ява. Кешеләр, җиңелдән киенсәләр дә, җылы киенгәннәр, билләрдә каеш, аллы-кызыллы сөлгеләр, төрле төстәге билбаулар. Муеннарда җылы шарф.
Яз ае булса да, март тотрыксыз ул, кәефе кырылып буранланган чагы да еш була. Арада өлкән апалар, җиңгиләр дә, егет-җилән дә бар.
Егетләр, хатын-кыз арасына катнашырга читенсенеп, идарә болдыры тирәсенә бөялеп, тәмәке кейраталар. Хатын-кызларның байтагы соңгы вакытларда әшкә чыкмаган. Югары очлар — Түбән очларны, Түбән очлар Югары очларны танып алып, ерактан ук бер-берсен сәламлиләр, кочаклашалар, бер-берсен күрми торган арада гәүдәләренә сарган хәсрәтне коярга теләгәндәй җилтерәтешеп тә алалар, бер-ике минут сүз әйтә алмыйча елмаешып торалар да, китә сүз чишмасе, челтерәп!..
Арыш арасындагы бодай кебек, бер-ике ир-ат та бар. Болары кичәге фронтовиклар. Алар җитди, кырыс, шушы гайре табигый җаанланышның бар хикмәтен алар гына белгән кебек, фронтовиклар председательгә тартылганнар. Куллар — шинель кесәсендә. Һәр шинельдә кесә бар, һәр кесәдә кул гына юк... Хәкимҗан абзый, үзе дә юлга чыгарга җыенган төсле, кыска тунының билен зәңгәрсу пута белән кысып буган. Речь сөйләргә җыена, ахры, йөткеренә, тамагын кыра...
Ниһаять, Әдилә дә килеп кушылды...
Шуны көтәм икән, шуны эзлим! Башкалар күземә күренмәс булды, ярминкә гөҗләгәндәй тавышлар тынды, берәү дә сизмәслек итеп кенә сәлам алыштык, рәхәт булып китте.
Карасам, дәү, биек мөгезле чанасын сөйрәп, Дамир Әдилә янына барып та җиткән, җим тырмаган тавык кебек, аягы белән кар тырмаган була, нидер сөйли. Тик кыз егетнең үзенә түгел, чанасына карады.
— Чана дисәң дә чана бу! — диде ул. — Үзең ясадыңмы?
— Ясамыйча? Арсаң-нитсәң, чанаң-ниең белән утыртам да кайтам, — диде Дамир, авызын ат дагасы кадәр ерып.
— Әйем, — диде Әдилә, иркәләнеп. — Куркам.
— Нигә?
— Кем чанасына утырасың... ни диләр әле?
— Үзеңә Әдилә чанасына кунакларга туры килмәгәе, — дидем мин,
Дамирның Чаллыга килеп кергәндә алҗыган кыяфәтен хәтерләп. —
Конюхларның аяк йомшак аларның, төшке ашка да айгыр җигеп кенә кайталар.
Ул арада Хәкимҗан абый өскәрәк, такталары кылдый-былдый торган болдырга менеп басты.
— Туганнар, — диде ул. — Исән-имин йөрергә тырышыгыз. Берберегезне юлда ташламагыз. Инде быелгы читен яз соңгысы булсын!
Тезләнсәк тә, егылыр өчен түгел, сикереп торып йөгереп китәр өчен тезләнербез. Быелгысы елда без тәмам ныгып, көчәеп, йөгереп китәргә тиешлебез ки, и анысы шулай күренеп тә тора! Ягез, туганнар, ипләп кенә кузгалыгыз...
— Атлылар очраганда таптап китмәгез! — дип кычкырды кемдер.
Кемнәрдер күңелле генә көлеп куйдылар. Хәкимҗан абзый бу ялгыз тавышны ошатып бетермәде бугай, шул якка карап әйтә куйды:
— Быел яз бирешмәскә кирәк, туганнар! Быел яз!..
Авылда чактагы ыгы-зыгы күзгә күренеп кимеде, һәркем җанына якын юлдаш, күңеленә уңай сердәш сайлап алып, шуның белән гәп куертып бара. Суз юлны кыскарта, юлдагы сүз, — чыннан да, җан азыгы, сүз озын-авыр чакрымнарны санатмый. Юлда иң куркынычлысы — уй һәм ялгызлык...
Без өчәү атлыйбыз. Өчәү булгач, адымнарыбыз эре, җиңел, күңелләр көр. Дамирның уены-чыны бергә, мине тешләргә тырыша, сүзләре белән чәнчеп-чәнчеп кул, мәгәр мин тыныч. Безнең Әдилә белән икәү генә белгән серебез бар, безнең икәү генә узган юлыбыз бар. Җитмеш биш җан арасында барсак та, без икәү! Икәү генә, икебез генә! Бу кышкы юл, бүгенге юл, иртәгәге юл ничаклы озын булмасын, ул барыбер кичә без икәү үткән юлның дәвамы гына...
Иозе белән борылып, ул мина чана бавын сузды:
— Җәле, Ибраһим, пгәлемне генә рәтлимче.
Мина сузды бит, Дамирга түгел! Дамир, сыртына камчы төшкән чыгымчы ат кебек, алга ыргылды, без янәшәдә икәү генә калдық. Минем кулда ике чана бавы. Юк, мин ике чана тартып бармыйм хәзер, мин ике йөк бәхет тартып барам, ике куаныч минем кулымда! Юл буенда гына учма-учма саламнар кадалган — маяқлар. Күземә алар парлы-парлы булып куренәләр... Мин Сабан туенда чаптар атта бараммыни!.. Сары маяклар — тирә-яктагы кызларның сары лулыклары, сары кәләпүшләр, сары тасмалар... Рәхәт!..
Әдилә, туктап, ак шәлен рәтләде, сырма кесәсеннән чите китек көзге чыгарып купшыланган булды.
— Матур син, бик матур, — дидем, үз-үземне белештермичә.
Ул ялт кына як-ягыбызга карап алды.
— Миңа матур булмыйча ярамый.
— Әйе шул.
— Бик тиз ризалашасың әле син! Шундый күндәм кешеме дисәм...
— Тиз түгел, Әдилә. Мин күптән шулай уйлап йөрим.
— Ни дип уйлыйсың?
— Син — җырчы кыз. Җырчы кыз матур булырга тиеш. Җырчы кыз — үреп салган такыя төсле. Аны бөтен кеше күрә.
— Остарган син... Чаллыда... — диде ул, кузларе белән мине иркәләп.
Шәл читеннән дулкындай чыгып торган чәчләрен аз-маз җыештыргач та, ул бияләен кияргә ашыкмады, яланкул гына чана бавына үрелде, мин аның үтә йомшак бармакларын тотып алдым, сөйдем.
— Әссе, — дидем мин, туп-туры алга карап.
Әдиләгә карарга да кирәкмәс иде хәзер, безнең куллар бер-берсенә нидер әйтәләр, сөйләшәләр. Аларның сүзен-ымын, сихри өнен без икәү генә аңлап барабыз.
— Синең кулларың ныгыган, — диде ул.
— Тимерне нык бордык тегендә.
— Чаллы матурдыр?
— Әллә ни күреп тә булмады. Кыш бит, кар ерып кая барасың.
Җәен матур гына була. Кама буйлары, аргы якта зәп-зәңгәр урманнар, анда, Тарловкада, санаторий диләр, чирлеләр ята икән. Ап-ак пароходлар йөзә. Ә Чаллы үзе — сары ком. Әлеватор тавы биек-биек, текә яр, әллә кай төшләр күренеп тора.
— Тауны яратам мин... Сарсазда чакта түтинең олы кызы белән Кашка тауга әллә ничә барганым бар.
Сарсаздан Кашка тауга дүрт-биш чакрым, бала җитәкләп, әнә кая барып йөргән икән Әдилә!
— Таудан мин сине күрдем!
— Ничек?
— Югары авыл урамыннан атка утырып чыгып килә идең!
Көлештек. Кар мулрак төшә башлады, җил дә исеп куя, кар бөртекләре, шомырт чәчәкләре күк коелып, безнең юлга түшәләләр, безнең сырма җөйләренә килеп куналар. Әдиләнең сызылып торган кара кашларын агарталар... Без барабыз. Без хәзер бер сүз дә сөйләшмибез.
Куллар кулда, сизәм: уйлар да тоташкан...
Бераздан көн җепшетте, юл авырайды, алдагы рәтләр буталышып тукталдылар. Без әлегә арттан барабыз, ерак-еракка сузылган кәрван күз алдыбызда. Без дә тукталдык. Куллар теләр-теләмәс кенә берберсеннән аерылдылар.
Алдагылар:
— Яшьрәкләр алга чыксын, — дип шауладылар.
— Майлары эресен бераз.
— Такыр юлдан парлашып кына теркелдәрләр иде бугай...
Бусы безнең капканы кагулары булды. Мин алга ыргылдым, Дамир миңа иярде, Әдилә дә бездән калмады.
Әдилә белән икәү генә алга чыктык. Элек, без арттан барганда, бөтен кеше күз алдыбызда иде, хәзер без аларның күз алдында. Безнең янәшә барган җилкәләр аларга серне ачып ташламаса ярар иде!
Бая тотаклашкан җылы куллар шул тиклем шаһитлар алдында берберсеннән ерагайсалар да, без бик акын, ым-ишарәләр анлаптырлык дәрәҗәдә якын идек...
УУйлыйм-уйлыйм да ышанырга, ышанмаска да белмим: каян килде миңа шушы хәтле бәхет?! Сугышның беренче аенда ук ятим калып, тол ананың сыңар канаты астында туйганчы аш ашамыйча, күңел юанырлык кием кимичә, кайчагында кимсенеп тә, кайчагында чамасыз гарьләнеп тә яшәп килгән сынык күңелне нишләттең, Әдилә?! Гомер онытырлык итмәдең...
Барыбызның да курыкканы буран иде. Бик мәкерле, бик алҗыткыч, бик дәһшәтле була җепшек, кара март бураннары! Кешенең адымын салмакландыра, акылын җуя, изрәтә, зиһенне томалый, авыр кар дөньяны да, күкне-җирне, нуҗалы юллардагы адәм балаларын да күмеп-каплап китә... Әдилә белән башта һәр кар бөртегенә куанышып барсак та, безнең иреннәр дә кысылды, илдә хәсрәт барда тыйнак булуың әйбәтрәк! Барабыз, барабыз да, иреннәргә кунган карны ялый-ялый, ымсынып, күккә күтәрелеп карыйбыз. Күк шундый түбән, салынкы: үрелсәң, болытларны сөзеп алып булыр төсле. Ява, туктарга һич исәбе күренми. Кәрванның ахырын, азактагы кешеләрне түгел, бездән ун-егерме саҗинда баручыларны да аерып танып булмый. Бер якка янтаебрак, иелеп атлап барганга, кешеләрнең ярты якларын кар сарып киткән...
Зарыгып көтелгән завод үрен төшә башладык, хәзер бераз гына уңайрак булачак. Буш чана да, килә-килә, кулны талдыра икән, уң кулымның беләзеге сулык-сулык сызлап куя.
Үр уртасына җитәрәк, безгә каршы менеп килүче атлар очрады.
Биек-биек чаналарга юл биреп, төрле якка сибелештек. Борыннарга ат исе, авыл кешесе өчен гаҗәеп якын, кадерле терлек исе килеп бәрелде. Дамирга карадым: аның соры күзләре зур булып ачылган, шаккатудан иреннәре дә ачык, үзе әкиятләрдәге шүрәлене күргәндәй хәйран калып тораташ каткан иде.
— Икмәк ашыйлар шул, таза икмәк! — Дамирның күзләренә моң чыкты, тавышы калтыранды.
Әдилә, шукланып:
— Дамир, бу атларның берәрсен сиңа бирсәләр нишләр идең? — дип сорады.
Дамир телсез калды, Әдиләнең соравын ишеткәннәр көлешә башладылар.
— Дамирга бирсә күрсәтә ул.
— Киптереп, өрлеккә элә.
— Казылыкчы Дамир!
Атлылар узып бетте, сүз җебе шуларга ялганды. Кемнәр кайсы Сабан туенда нинди атта чабышканнар, кайсы авыл атлары фәлән елларда беренче килгән, кем малае, егылып, ничә кабыргасын сындырган... Сабираттәй: «Мин килен булып төшкән елны унике ат җигеп килгәннәр иде», — дип куйды. «Керәшен очында Май чапканда!, өчәр ат җигеп чыгар идек, унар-унбишәр кеше төялсә дә, атлар йөрәк кагып кына барырлар иде», — диештеләр Түбән очлар... Бер генә тантана да, бер генә бәйрәм дә ир канаты аттан башка узмаган. Һәркемнең атка бәйләнешле бик кадерле истәлеге бар икән, колыннар, байталлар, чабышкылар, гортаклар, йөк батырлары — барысы да хәтердә сакланган, заводның шома сыртлы, кысқа койрыклы тук атлары шул истәлекләрне кузгатты, барыбыз да, күңел сандыкларыбызны ачып, хатирәләрне уртак итәргә тырыштык. Сүзләр буранны оныттырды, хатирәләр эчпошыргыч җепшек бураннан көчлерәк булып чыкты...
Хәзер исә атлар өрлектә, кешеләр ятим...
Атларга да кешеләрсез читендер, хәрәкәтсез тору бик кыендыр.
Төннәрен ыңгырашалар, ди ич Дамир! Аларның төшләренә дә чуклы-чәчәкле, аллы-гөлле Сабантуйлар, колын койрыгы төсле йомшак-ефәк уҗымнар, бәйгеләр, ирминкәләр, Май чабулар, яшел аланнарда керт-керт итеп тукранбаш кыркып йөргән чаклары керә торгандыр... Алар да карды ярыкларыннан сызгырып кергән тыгыз март җилен тоялардыр, аларның да каннары кайнарланып китәдер... Бик тирәндә, зәңгәр томанлы ат хыялында айгыр кешнәгән тавышлар яңгырыйдыр...
Без, алдагылар, хәзер тубыктан диярлек кар ерып барабыз, әлерәк кенә узып киткән ат-чана эзләре чак-чак шәйләнәләр.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Искәндәр