Latin

Яз матур ул, эш көтә...

Süzlärneñ gomumi sanı 198
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 166
48.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
1
Яз... Кояш балкып чыга,
Күр, көнчыгыштан нурланып,
Бер сабый күк елмаеп,
Ап-ак томанга чолганып.
Нурларыннан тезмә-тезмә
Күктә юллар тезеләләр.
Күз яшедәй тамчылап,
Кар һәм дә бозлар өзеләләр.
Тауда каткан карт агачлар
Әкрен-әкрен селкенә.
Кыр, болын, урман, алан
Яшел чирәмгә өртелә.
Уһ, күңелле манзара,
Елга әнә чырлап ага.
Йөзләреннән нур тама.
Күз сал әнә бер кыйблага:
Ак болыттай тезелеп, аккошлар
Бу якка кайталар,
Күк йөзен һәм яңгыраталар,
Сазларын да тарталар.
Ташланып зур тау башыннан,
Гөрләвекләр гөр килә.
Якты, ямьле көн белән
Илләргә нурлы яз килә...

2
Әй, буранда юл адашып,
Рәнҗегән син, карт бабай,
Мич башыннан төш хәзер,
Тор, бик вакыт, ятма алай!
Тор, алашаң бик йөдәү
Түгелме? Күбрәк онлап из,
Инде тиздән эшлибез, дип,
Эшкә өндәп, җырлап из!
Әй, озын төннәр төнәткән,
Җепләр эрләгән матур.
Бозлы тәрәзәдән карап,
Яшьләр күзләгән матур!
Чык чабып тышка, киләпләреңне
Кар суларда ю!
Җәйгә күлмәкләр әзерлә,
Карда чап[1] һәм карда у!
Әй сукачы, тор, уян тиз,
Шәп, төзекме ул сукаң?
Тиз әзерлә, эш көтә яз,
Эш көтә бу нурлы таң.
Чәчүче, орлык әзерме?
Тор да барысын куй җыеп.
Җир матурмы? Уңсын иген,
Куй тиресне тиз өеп.
Монда эшчеләр һаман да,
Армыйча, чүкечен суга,
Сезгә сабаннар әзерләп,
Эшләрен кичкә суза.
_______________

[1] Карда чабу — карга салып тукмаклау.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.