Latin

Яшисе Килә - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4521
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2141
38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Тамакларына аркылы килгере, уттай урак өстендә бакча артында сырт кыздырып яталар. Комбайннары тик тора, ә ул мәлгуньнәрнең исләрендә дә юк. Килгән кешедән нинди иман булсын инде? Җир кадерен, икмәк кадерен беләмени алар? Авылда күзгә кырып салырлык та яшьләр калмады, барысы шәһәргә качып бетте. Ни дип шул сасы төтен иснәргә кызыгалардыр. Бик иснисе килсә, исле мунчага кереп ятсын иде. Алар анда сигез сәгатен тутырып кайта да, ихаха да ми-хаха килеп, түшәмгә төкереп ята, ә монда эшләр кеше юк. Быел игенне җыеп бетерүләре дә икеле әле. Комбайннары тик тора, кул җитми. Әнә, шәһәрдән китергәннәр иде. Күргәнсеңдер, безнең ындыр артында кызыл сыер көтүе шикелле комбайннар тезелеп тора. Шәһәр кешесе таш җанлыдыр ул. Утырып кала бит игеннәр, утырып кала. Әле, бер тишек борыны, авыз ерып көлеп торган була: "Кайгырма, бабай, ил зур безнең, хөкүмәт бай, монда иген булмаса, читтән китерерләр, мул җирдән", — дип акыл сата. Кеше ашын ашап өйрәнмәгән, безгә үзебезнеке җиткән. Гомер-гомергә шушы басу туйдырып килде, читләргә ялынмадык. — Харис бабай бераз тынычлана төште бугай, чалгысын иңенә салды да атлап китте. — Шушы җирне урак белән егып сала идек без, уч төбе хәтле кәкре урак белән. Ә хәзер комбайн белән кырпак төшкәнче маташалар. Ә син... мең кешене алыштыра дисең. Алыштырмый торсын әле. — Ул, артык кызып киттем дигәндәй, туктап тын алды да Рифкатькә дәште: — Нигә сиңа сөйләп башыңны катырам соң әле? Сиңа нәрсә, син — шәһәр кешесе. Сезнең өчен ипи кибеттә үсә. И-их, менә синең шикелле егерме-утыз гына егет булсын иде хәзер монда. Бу басуларны ялтыратып кына куярлар иде. Әллә армиядән соң, чыннан да, авылга кайтасыңмы, улым?
— Күз күрер, — диде Рифкать.
— Нәрсә дисең, нәрсә?
— Кайтырмын, бабай, кайтырмын.
— Нәрсә дисең? — Харис бабай колак аппаратын салганын исеннән чыгарган булса кирәк, Рифкатьнең сүзләрен ишетмичә, кабатлап сорады.
— Кайтам! — дип, ике кулын авызына бүрәнкәләп куеп, бар көченә кычкырды Рифкать. — Кайтам!
Аның тавышын игеннәр дә ишеттеләр кебек, авыр башларын кагып куйдылар.
8
Рифкать, уйларыннан арынып, палатага күз ташлады. Врач чыгып киткән, ахрысы, беркем юк. Башы да артык чәнчешми, ерактан ишетелгән комбайн тавышы кебек берөзлексез гүли генә. "Кая, кеше юкта торып карыйм әле". Торырга талпынып карады, ләкин кузгала алмады. Көчәнүдән аякларын көзән җыергандай булды, тәнен калтырау алды, бар мускуллары киерелде, тик башы күтәрелмәде, хәрәкәтсез ята бирде. Башына кереп оялаган аждаһа, тик кенә ят, кузгалма, дигәндәй, кыймшанып алды. Кинәт аңа бу авыру беркайчан да бетмәс, ул мәңге шулай хәрәкәтсез ятар кебек тоела башлады. "Тизрәк... тизрәк, — дип пышылдады Рифкать. — Нәрсә тизрәк? Нәрсә булса да, тизрәк кенә булсын... Юк, ул үләргә тиеш түгел!"
Ул беренче тапкыр үлемне күз алдына китерергә тырышып карады.
Менә ул кызыл табут эчендә ята. Табут каршына солдатлар тезелгән. Командир нидер сөйли дә сөйли. Ята торгач, Рифкатьнең җилкәсе чәнчи башлады. Ул ике кулы белән табут кырына таянып, әкрен генә торды да, җиргә төшеп, стройдагы үзенең буш торган урынына таба атлады. Үзе атлый, үзенең аяклары берни дә сизми, әйтерсең һавада очып бара. Солдатлар "урра!" кычкыра.
Менә аны, ак кәфенгә төреп, Илмәт картлары күтәреп бара. Алда Харис бабайның тавышы ишетелә: "И улым, улым, авылга кайтам, дигән идең, кайтуың шушы булган икән". Зират капкасы төбенә килеп җиткәч, басу ягыннан таныш гүләү ишетелә башлый. Бу тавыш көчәйгәннән-көчәя бара, колакларны ерып керә, башка каба. Рифкать барган көйгә урыныннан торып утыра да, кулын каш өстенә куеп, тавыш килгән якка иелә. Ә анда, иген басуын урталай ярып, комбайн килә. Үзе дөберди, шатырдый, тәгәрмәчләре, чылбырлары әйләнә, өстеннән тузан болыты күтәрелә, ә үзенең штурвалы артында беркем юк. Рифкать җиргә сикереп төшә дә, ак кәфенен сүтә-сүтә, комбайнга таба йөгерә...
Менә ул үз өйләрендә олы бүлмә уртасына куйган караватта ята. Өстендә — солдат киеме, күкрәгендә значоклар. Бөтенесе елыйлар, аның битеннән сыйпыйлар, соңгы тапкыр фотога төшерәләр. Рифкатьнең, еламагыз, дип әнисен, әтисен, туганнарын юатасы килә, ләкин авызыннан сүз чыкмый. Керфекләре аша саркып тәрәзәдән төшкән яктылык күренә. "Галия кайда?" — дип уйлый ул. Дәрестән кайткач, кичләр буе шушы тәрәзәдән карап утыра иде. Каршыда — Галияләрнең тәрәзәләре. Теге кичне ниләр булганын өйләренә кайтып сөйләгән дә, менә хәзер Галияне бөтенләй диярлек урамга чыгармас булдылар. Элек Рифкать аңа гел игътибар да итми иде. "Сары баш" белән чәкәләшүе дә Галия өчен түгел, ә егеткә ачуы чыгудан, аның шулай тупас сөйләшүеннән, юкка бәйләнүеннән генә булды сыман.
Менә хәзер ул тәрәзә төбенә кунаклаган да, җәнлек сагалаган аучы төсле, тын да алмыйча каршы балконны күзәтә. Балкон ишеге ачык. Димәк, ул бүген барыбер ишек янына киләчәк, ябар өчен генә булса да киләчәк. Ә инде килгәч, балконга чыкмый түзә алмаячак... Әнә, пәрдә артында шәүләсе чагылып китте. Әнә, зәңгәр күлмәге төсмерләнде. Әнә, әнә, балконга чыкты. Чыкты да Рифкатьнең дөньяда бар икәнен дә белмәгәндәй, бу якка күз ташлап та карамады, балкон аратасына таянды да тик тора бирде. Рифкать, тәрәзә төбеннән сикереп төшеп, бер бүлмәдән икенчесенә чабып йөрергә тотынды, аннары кинәт кенә туктады да стенадагы зур көзгене алды. Кызның чәчләре, йөзе, иңбашлары кояш нурына коенды. Ул бермәл аптырап, берни дә аңламыйча, һушсыз басып торды, аннары як-ягына каранды һәм, Рифкатьне күргәч, авыз тутырып елмайды, нидер кычкырды. Ләкин аның яңгыравык тавышы вак кисәкләргә таралып юкка чыкты, Рифкать янына килеп җитә алмады. Рифкать, кояш кыйпылчыгын кызның йөзеннән алып, стенага күчерде һәм көзгесен боргалый-боргалый хәрефләр "яза" башлады. "Я". Хәреф шундый зур булып, балкон стенасына көчкә сыйды. Кыз, аклаганын белдереп, баш селкеде, урамны яңгыратып көлде. "Р". Галиягә бу уен бик ошады бугай, ул кулларын чәбәкли-чәбәкли сикерергә үк тотынды. "А-Т-А-М". Рифкать калган хәрефләрне тиз-тиз генә язып бетерде дә, җавап эзләгәндәй, кояшны Галиянең йөзенә күчерде. Ә ул, күзләрен кулы белән каплап, бераз тын торды да капыл гына өйгә кереп китте, бераздан кире чыкты. Аның кулында да шундый ук зур көзге иде. Ләкин ул, күпме тырышса да, кояш җибәрә алмады, аларның йорты күләгәле якта иде. Галиянең шуңа бөтенләй кәефе китте, ахры, ул, салкын көзгесен кочаклап, тын калды. Рифкать кояш нурын аның көзгесенә төшерде, көзге, кинәт ялтырап, балкып китте, Галиянең дә йөзе ачылды. Менә ул, көзгесен күтәреп, Рифкатьнең кояшын кире үзенә җибәрде. Рифкатьнең күзләре, чагылып, яшьләнде, йөрәге дөпелдәп ярсый-ярсый тибәргә тотынды. Галия, асфальтка пыяла ташлагандай, чылтыр-чылтыр килә-килә урамны тутырып көлде дә көлде. Көлеп арыгач, кояш көлтәсе белән стенага сүзләр яза башлады. "Р-и-ф-к-а-т-ь+Г-а-л-и-я". Шулчак ишек ачылып ябылды. Әнисенең: "И, улым!.." — дигән еламсыраулы тавышы ишетелгәндәй булды. Ул, яшерергә теләп, көзгесен тәрәзә пәрдәсе артына таба шудырды, һәм кинәт бөтен дөнья караңгыланып калгандай булды. Стенадагы кояшлы хәрефләр дә сүнде, Галиянең көзгесе дә, боз кисәгенә охшап, салкынаеп калды, бераздан Галия үзе дә юкка чыкты. Ул, аптырап, өзгәләнеп, үз-үзен белештермичә, кычкырып җибәрде: "Га-ли-я!" Ә... тавышы... тавышы... "Әл-фи-я!" — дип яңгырады. Ул, әллә саташаммы дип, як-ягына каранды, хәлсезләнеп башын тәрәзә пыяласына терәде...
— Хәзер, шприцлар гына әзер булсын да, сестра сиңа кан бирәчәк, — диде врач, Рифкатьнең маңгаена суланган салкын чүпрәк куя-куя. — Унбер егет каны кергәч, баһадирның баһадиры булырсың инде. Егетләре дә нинди бит әле. Әзмәверләрмени!
9
Врач ишектән чыгуга, кинәт кенә Рифкатькә рәхәт булып китте. Илдусны гына үпкәләтте бугай. Ни әйтсәң дә, якташ бит. Якын итеп килгән. Теге вакытта Саша турында дөрес әйтмәде әйтүен. Үзгәрер әле. Гел "әйе", "әйе" дип кенә тормас. Тормыш өйрәтә ул. Донор егетләр хәзер шәһәрдә йөридер инде. Терелеп чыккач, алар белән бер җыелып утырырга иде. Моңа кадәр кешеләрне аңлап бетермәгән икән ул, кешеләрнең кадерен белмәгән. Аннары, солдатта күп нәрсә приказ белән генә эшләнә бит. Җылы сүз бик тансык ул солдатка. Бергәләп увольнениегә чыгарлар. Бу тирәнең табигате безнең якныкы шикелле үк матур түгел лә. Шишкин урманнарын, Кама ярларын, Вятка болыннарын күрсәтергә иде аларга. Чыннан да, алар хәзер Рифкатькә кан кардәшләр шикелле. Яз көне ул да донор булган иде бит. Кан биреп чыккач, шәһәр буйлап йөрделәр. Мондагы халык гел бүтән икән, сөйләшүләре дә үзләренчә. Колак салып тыңлагач, кайбер сүзләре аңлашыла да. "Әллә татарлар инде", — дип уйлады Рифкать. Хәтта бер кызга сүз дә катты. Тегесе горур булып чыкты: башын өскә чөйде, җавап кайтармады. Читтәрәк торган кара чәчле, каратут йөзле апа белән абый да, курыккан сыман, кабалана-кабалана кызларын ашыктырдылар.
— Әй, агай, әллә безнең яктанмы сез? Таныш булыйк, мин
— Татарстаннан. Телегез аңлашыла, шуңа әйтәм, — дип эндәште Рифкать.
Агай артка борылып карады да: "Җир йөзендә бар адәмнәр дә бер-берсенә туган. Шуны аңлаучы гына юк", — дип китеп барды.
— Безнең халыкны, солдат халкын бик өнәп бетерми алар,
— дип аңлатты прапорщик. Ул үзе Казан тирәсеннән, шуңадырмы, Рифкатьне үз итә иде. Буе ике метр булыр, куллары утын яра торган үтмәс балтага охшаган. Балта диярлеге дә бар шул, кулы белән бер сугуда кирпечне сындыра ул.
— Ә нигә өнәп бетермиләр?
— Солдат халкы бик шаян бит, бер дә тик тормый. Ә монда кызлар чиб-бәр!
— Нинди халык соң алар?
— Кем икәннәрен дә белмәссең. Бик күп алар монда. Ну эшчән дә халык инде үзләре. Шушы ком даласында оҗмах ясап куйганнар бит. Оҗмахның берәр хур кызы белән танышасың килмиме соң, якташ?
— Белмим...
— Ниткән "белмим" ул тагын? Киләсе увольнениедә, күр дә тор, таныштырам берсе белән.
Алар, шәһәр урамын иңләп, көлешә-көлешә күл буена төштеләр. Күл бик зур, Вятка киңлеге булыр. Чишенеп суга кергәч, Рифкать борылып карады. Яр башында, экскаватордан башын тыгып, әтисе карап торадыр шикелле иде аңа. "Әти, сиңа нишләп Шәфкать исеме кушканнар?" — дип сораган иде ул аннан бер тапкыр. "Кем белгән инде аны, улым? Аны-моны уйлап тормаганнар, тотканнардыр да кушканнардыр". "Юк-юк, алай булмый инде". "Нигә дип, шәфкатьле булсын дигәннәрдер. Миргазиз бабаң бик нечкә хисле, бала күңелле кеше иде. Шул кушкандыр. Нәкъ синең төсле иде инде: аксыл чәчле, озынча йөзле, зәңгәр күзле. Көлгәндә дә шаркылдап көлмәс, синең шикелле рәхәтләнеп елмаер гына иде. Ул елмайганда күңелләр рәхәтләнеп китә иде". "Әткәй, ә нигә аңа Миргазиз дип кушканнар?" "Кайлардан белеп бетерим соң инде, улым? Бик тә олы җанлы бәндә иде бит, әүлия иде инде, чын әүлия. Кеше сораса, соңгы ыштанын салып бирергә әзер иде. Гомер буе изгелек кенә кылып яшәде. Шул, гөнаһы булмаганга, күңеле чиста, кеше алдында йөзе якты булганга сиксән сигез яшенә җитте дә. Безнең нәсел озын гомерле ул. Әнә, Харис бабаң да җитмешнең өске ягына чыкты. Алла боерса, без дә бирешмәбез. Син, Миргазиз бабаңа охшаган, йөзгә җитәрсең әле". "Аңа нигә дип Миргазиз кушканнар соң?" Бер сүзне кабатлап тору әтисенең күңеленә тиде бугай, малаен кырт кистерде: "Нигә булсын, мир газиз дә җир газиз, аннан кала ир газиз", — дип сөйләнә торган гадәте бар иде мәрхүмнең. И-и, сине күрсә, сөенер иде!"
— Рифкать, нәрсә каккан казык шикелле торасың? Чум, әйдә!
Ул, су чәчрәтә-чәчрәтә, йөгереп барды да колач җәеп йөзеп китте. Әгәр менә бу су Камага барып чыга, шуңа хәтле йөзә аласыңмы дисәләр, ике дә уйламыйча "әйе" дияр иде. Увольнениегә чыккач гел шулай туган як турында уйлый ул. Әле самолетка утырып кайткандай була, әле поезд, әле машина белән кайта. Ә менә бүген йөзеп кайтырга да риза. Тизрәк отпуск җитсен иде инде.
Йөзеп арыгач, алар озак кына кайнар ком өстендә кызынып яттылар. Прапорщик (Рифкать аның исемен дә белми, бөтенесе дә "иптәш прапорщик" дип эндәшкәч, ул да шулай гына йөртә) һаман анекдот сөйли. Бер җөмләсен әйтә дә буыла-буыла көлә, тагын әйтә дә тагын көлә. Кеше тыңлый-мы-юкмы, аңа барыбер. Ул аны кеше өчен сөйләми дә кебек.
"Үзе сөйли, үзе көлә, үз күңелен үзе күрә", — дип уйлады Рифкать. Ул шулай юл буе шаркылдап кайтты. Әйтерсең эченә бәләкәй генә шүрәле баласы кереп утырган да кытык-лапмы-кытыклый тегене. Ул көлгән саен, Рифкатьнең кәефе төшә бара, әллә инде кан бирүдән, әллә эссе кояш астында ятудан, укшыта, башы әйләнә.
— Тукта! — дип кычкыра ул, ачуы чыгып, прапорщикка.— Җитте, маймылланма, туйдырдың.
Моңа кадәр үзенә каршы әйткәнне ишетмәгән прапорщик аптырап кала. Бер мизгелдә ул шарык-шорык анекдот сөйләүче авыл малаеннан мәһабәт прапорщикка әйләнә.
— Нәрсә дисең, са-ла-га? Әллә башында кирпеч ярып күрсәтимме? — Ул кизәнә, янәсе, Рифкатьне куркытмакчы була. Рифкать җәһәт кенә читкә тайпыла һәм, башы әйләнеп, чак егылмыйча кала. Солдатлар аны, боҗра ясап, ул-бу хәл килеп чыкмасын дип әйләндереп алалар. Прапорщик көрәк кулын йомарлаган килеш басып тора-тора да кинәт кенә борылып китеп бара.
10
Рифкать күзен ачарга тырыша, ләкин күз кабаклары җилем белән ябыштырылган кебек кузгалмый. Кояш нурлары, утлы инә шикелле, башны тишеп керә. Менә ул утлы инәләр баш эчендә бергә тоташтылар да зырылдап әйләнергә тотындылар. Рифкать авызында бик тә ачы тәм сизде, аның күз аллары, күз аллары гына түгел, әйләнә-тирә, бөтен дөнья төпсез караңгылыкка чумды.
Шундый шомлы төш иде бу. Әле ул самолет пропеллерына ябышкан да аның белән зыр килеп бөтерелә, аяклары, гәүдәсе өзелеп чыгарга җитеп тартыла, әле ул Илмәт урманына кереп адашкан да, кая барырга белми, бабасын чакыра, әле ул больница тәрәзәсе төбендә инде ничә сәгатьләр буе Саша өчен гитара уйнап тора: караса, уйный-уйный бармаклары чиләнеп беткән, әле ул ялкын чорнаган трактор кабинасына сикереп керә дә бар көченә рычагны тарта, ә трактор кузгалмый. Менә ялкын аның киемнәренә каба, куллары, аяклары пешә, ялкын чәченә үрли, күз алмалары шартларга җитеп кызыша һәм ул үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрә:
-Су!
Аның иреннәре буйлап су агып төшә, муены, җилкәсе юешләнә, керфекләр калтыранып куя. Өстән, югарыдан, тонык, салкын яктылык сирпелә, бөтен җиргә чәчелгән яктылык торган саен җыела, кечерәя бара һәм, ниһаять, бәләкәй генә ноктага әйләнә. Рифкать, баш очындагы лампочканы күреп, җиңел сулап куя.
— Уяндыңмы? — Врачның ягымлы тавышын ишеткәч, Рифкать, куркыныч төштән арынып, яңадан ак палатага кайта.
— Озак йокладың, егет, кан биргәндә дә уянмадың. Нишләп болай аның әнисенә охшатып сөйли соң әле ул?
Әллә әниләр бөтенесе дә бер-берсенә охшаган микән? Увольнениегә чыккач, ашханәгә кергәннәр иде. Анда да аш бүлүче апаны әнисенә охшатып озак басып торды. Елмайганда бөтен кеше дә бертөсле. Ачуланганда, усал чакта гына төрле була алар. Бик күп уйлый бугай ул. Әллә башы шуңа авыртамы? Унтугыз яшьлек кешенең дә искә төшерер нәрсәсе булыр икән? Юк, чыннан да артык уйлый бугай, болай хыялыйланып китүең дә бар. Картлар гына үткәнне уйлый ул. Ә аңа киләчәге турында хыялланырга кирәк. Авылда "Миргазиз карт" дип юкка кушамат такмаганнар икән үзенә. Бөтенесен уйлый, ә менә әнисе, әтисе, Азат, Әнфисә турында уйларга курка. Алар искә төшсә, ничектер күзенә яшь килә. Әнисенең күңеле йомшарырга гына тора иде бит. Армиягә озатканда да елады. "Исән-сау әйләнеп кайт, улым!" — дип кат-кат кабатлады. Сизгән диярсең. Озату мәҗлесендә дә баштарак күңелле утырды да азакка таба гел коелып төште.
— Сугышка китмим бит, нигә елыйсың? — дигән иде аңа Рифкать.
— Дөнья хәлен белеп булмый, улым.
— Бер мин генә түгел бит, бар да китә.
— Анысы шулай да. Минем өчен син бер генә шул.
— Ташлале, Миңниса, шул суган сыгуыңны. Малаең солдат булганга еларга түгел, сөенергә кирәк. Менә нинди егет үстереп бирдең бит. Хезмәт итсен әйдә, илне, җирне куандырсын! Безнең нәсел, аллага шөкер, моңа кадәр сынатмады, утка да, суга да керде, Рифкать тә йөзгә кызыллык китермәс. Шулаймы, әнисе, шулаймы, улым, — дип, әтисе өстәлнең әле бер башына, әле икенче башына йөри-йөри сөйләде. — Әйдә, улым, кунакларның күңеле ачылсын, үзебезчә бер көй сыздырып җибәр әле.
— Эрет әле йөрәк маен!
— Җыр да җырламагач, солдат озату буламыни! Кунаклар гөр килеп шаулаша башлагач, әнисенең дә йөзенә нур кунды. Рифкать үз бүлмәсенә кереп гитара алды да өстәл янына килеп басты.
— Нәрсә уйныйм соң?
— һи-һи! Кит моннан, — диде аңа жизни тиеш кеше. — Бу шалтыравыкка кушыла алмыйм мин.
— Ташлале шул тимер чыбыклы әрҗәңне.
— Гармун кирәк, гармун.
— Гармунның көе аккан шикелле бит аның. Ә бу нәрсә шалтыр да шолтыр.
— Ярар инде, агайнеләр, — дип, аларны тынычландырды әтисе. — Кемгә нәрсә бит. Безнең колак шуңа күнеккәндер инде. Соң, улым, авылдан өйрәнеп кайттым дигән идең бит. Кунакларның күңелен күр әле бер.
Рифкать, гитарасын стенага сөяп куйды да, иң өстенә гармун каешын салды.
— Юньләп уйный белмим бит.
— Әйдә, әйдә, ялындырма!
Ул гармун төймәләренә карый-карый уйнап җибәрде. Шактый гына кызып киткән кунаклар, берәм-берәм сөйләшүдән туктап, тын калдылар. Өстәл почмагына утырган агай гына нәрсәдер әйтергә талпына, ә хатыны, аны тыярга тырышып, терсәге белән төртә. Менә ул, хатынының кулын этәреп куйды да, торып басты:
— Ә минем малай бармый! — дип кычкырды ул. — Минем малай институтка керәм, ди! — Мактануы идеме бу аның, әллә уфтануымы — беркем дә аңламады, аңа игътибар итүче дә булмады.
— Тукта инде, җүләр, — дип, хатыны итәгеннән тартып урынына утыртты.
— Ә минем малай бармый, ә минем малай... — дип һаман сөйләнә бирде ул. Ләкин шулчак Рифкатьнең әтисе җыр башлап җибәрде, һәм аның тавышы күмелеп калды. Җырны барысы да күтәреп алдылар.
Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына.
Кайтыр идем яшьлегемә
Тик сине алып кына.
— Әйдә, кушыл, кода.
— Җиңги, җиңги, нигә авызыңа су капкандай утырасың?
— Ә-әй, күрше, малай көн дә китми бит армиягә, селкетик әле дөньясын!
Әтисе белән әнисе берсен-берсе уздырып кунакларны кыстый, болай да кызып җиткән мәҗлесне тагын да ямьлерәк, күңеллерәк итәргә тырыша иде. Җыр кунакларны җилкетеп җибәрде, кайберләре сикереп торып биергә үк тотынды. Рифкать бию көен белми, шуңа күрә гармунын өзек-өзек тарткалап кына торды. Ләкин җыр, бию, кычкырып сөйләшү авазлары астында гармун тавышы ишетелми дә иде. Ирләр чүгәли-чүгәли бии, хатын-кызлар, өстәлнең бер башына җыелган да, бер-берсен бүлә-бүлә нидер сөйләшә:
— Мәрфуганың малае армиядән кайткан, ул киемнәре, ул буй-сын, коеп куйган гөрнәдир инде.
— И-и, кызый, әле генә елак бер малай иде бит. Әнисе итәгенә ябышып йөри иде.
— Сафураныкыннан да хат килгән. Макарон булып калам, дигән. Анысы нәрсәдер инде тагын? Солдатларны ашатып торучыдыр йә.
Ирләр дөбер-шатыр бии, ә өстәл читендәге агайның үз кайгысы кайгы — каршысында торган шешәдән сала да эчә, сала да эчә. Эчкән саен йөзен чытып куя да һаман бер сүзне кабатлый: — Ә минем малай бармый. Минем малайны алмыйлар. Ул институтка керәм, ди, зур начальник булам, ди.
Үзен беркем дә тыңламаганга аның кәефе китә, ахрысы, әле берсенә, әле икенчесенә төртә. Ә кунаклар, борылып, баш кына кагалар да тагын уен-көлкегә биреләләр. Тора-ба-ра гармунның да кирәге бетте, һәркем үзе яраткан, үзе генә белгән җырны җырлады: "Порт-Артур"ы да, "Дранча"сы да, "Баламишкин"ы да калмады.
Кунаклар таралышканда төн уртасы җиткән иде инде.
— Улым, саубуллаш, — диде әнисе.
Рифкать һәрберсе белән аерым-аерым саубуллашып чыкты. Агайларның күңел йомшаган иде: аның җилкәсеннән сөйделәр, башыннан сыпырдылар, кочакладылар, ә ул нишләргә белмичә, кызарынып, бер урында таптанып торды. Исерек абый, алпан-тилпән атлап, Рифкатьнең кулын тотты да җибәрми генә.
— Әйдә инде, саубуллаш та киттек, — дип, хатыны кырыенда тыкырдатып тора.
— Тс-с! — ди ул. Үзе нәрсәдер әйтергә тели, ләкин сүз таба алмый, Рифкатьнең кулын кыскан килеш тик тора. Хатыны башына бүреген кидергәч кенә ул, аңына килгәндәй, күтәрелеп карады да ишеккә таба атлады. Пальтосын кигәндә чайкалып китте дә стенага сөялде.
— И ходайларым, мәҗлестә дә кешечә утыра белмисең бит. Уҗымга чыккан сыер шикелле күбенгәнче эчмәсәң!
— Тс-с, хатын, — дип еламсырады ул һәм бармак янады. — Тс-с! Ә минем малай бармый...
— Тукта инде, җүләр, тукта, ишеттек бит, бөтенесе дә ишетте. Бармаса, бөтен кешегә дә армиягә китеп бетәргә димәгән бит.
— Минме җүләр? Мин җүл-ләр түгел! Малаең җүләр синең. Боламык ул, мәми авыз. Синең эш, син шулай тәрбияләдең. Үчтеки-үчтеки итеп үстердең. И-их, без яшь чакта! Армиягә киткәндә мине бөтен авыл озаткан иде. Бөтен авыл. Сабантуйда беренче килгән атны җиккәннәр иде. Шөлдерләр тагып, сөлгеләр элеп. Яшь чагым булса, тагын бер китәр идем! И-их!
Хатыны аңа артык сөйләшергә ирек бирмәде, таза кулы белән каерып алды да төрткәли-төрткәли алып чыгып китте. Подъездда аның исерек тавышы ишетелде:
Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына...
Кунаклар киткәч, өй кинәт тынып, бушап калды. Рифкать, үзенә урын таба алмыйча, ишекле-түрле йөрде, аннары, бүлмәсенә кереп, магнитофон кабызды. Кухнядан әнисенең тавышы ишетелде:
— Улым, үзеңнең җырларыңны яздырып калдыр әле. Сагынганда тыңларбыз.
— Сагынырсызмы соң?
— Әй, сөйләмә әле юк сүзне.
— Ярый, иртәгә көндез яздырырмын. Иртәгә дә көн бар бит әле. Өстәл җыярга булышыйммы?
— Кит аннан, ир кеше эше түгел ул.
— Моңа кадәр җыештырганда сүз әйтми идең бит әле.
— Моңа кадәр әле син малай идең, менә инде хәзер ир-ат булдың.
— Хәзер хатын-кызга, ир-атка аеру бетте инде ул.
— Алайса, нигә Әнфисәне армиягә алмыйлар соң? Аеру бетсә, аңа да солдат шинеле кидерерләр иде.
Рифкать җавап кайтармады.

11
Инде тәрәзәдән төн шәүләсе дә сизелә башлады, ә аның һаман күзенә йокы керми. Күрше бүлмәдә сәгать тавышы ишетелә. Келт-келт, келт-келт. Тагын бер төннән ул китәчәк. Келт-келт, келт-келт. Кара, моңа кадәр ул сәгатькә матур уенчык кына итеп, дәрескә барыр вакыт җиткәнне, тәнәфес беткәнне, әтисе эштән кайтырга чыкканны, кино башланганны күрсәтә торган серле бер уенчык итеп кенә карый иде. Баксаң, әйтеп тә, сөйләп тә аңлатып булмый торган вакыт атлы нәрсәне, гомер узганын, аның һәм башкаларның да гомере узганын искәртеп тора икән бит сәгать. Келт-келт... Әтисе белән әнисе дә йокламый бугай, стена аша аларның пышылдашып кына сөйләшкәне ишетелә:
— Әллә Казанга хәтле озата барасыңмы соң, Шәфкать?
— Кит инде, булмаганны сөйләмә. Кеше көләр.
— Бик кыерсытмасалар гына ярар иде инде үзен. Бигрәк йомшак күңелле бит. Кешегә күтәрелеп бәрелә торганнардан түгел.
— Алай димә, әнисе. Юаштан юан чыга, диләр. Бабасына охшаса...
— Анда караватлар ике катлы икән. Өстәгесенә эләгеп егылып төшмәсә ярый инде.
Әтисе әкрен генә көлеп җибәрде.
— Син инде бөтенләй бетереп ташлыйсың малаеңны.
— Күңелем тыныч түгел. Төпчек малай булгангамы, бер дә читкә җибәрәсем килми. — Әтисенең тавышы ишетелмәде. — Ни кушсаң, шуны эшләргә генә тора иде.
— Иде дә иде... Мәрхүм кеше турында сөйләмисең бит, — дип кызып китте әтисе.
— Игезәк бала үстерү авыр диләр иде, болар икесе бер бала караган шикелле дә булмады. Әнфисәсе дә бик тәүфыйклы. Тик менә, Шәфкать, игезәкләрнең берсе озак яшәми диләр, хакмы икән шул сүз?
— Авызыңнан җил алсын! Каян башыңа килә мондый тузга язмаган уйлар? Әллә, мин күрмәгәндә, шайтан суының катырагын да авыз иткәнсең инде?
— Болай гына әйтәм инде, аптыраганнан.
— Йокла, әйдә, йокла, юк белән бетеренмә.
Әнисе авыр сулап куйды да тын калды. Ләкин аларның йоклый алмауларын, түшәмгә карап һәр икесе тиң үзалдына уйланып ятуын Рифкать стена аша да сизеп тора иде.
Иртән ул Әнфисә тавышына уянып китте:
— Подъем! Торырга вакыт, солдат. Казарманы җыештырасы бар. Әйдә, паласларны кагып керәбез!
Рифкать бераз гына иркәләнеп ятты да, сикереп торып, магнитофоннан музыка җибәрде.
— Хәзер, җыя тор!
Өчәр-дүртәр баскычны берьюлы сикерә-сикерә урамга йөгереп чыктылар. Паласны, ике башыннан икесе тотып, кага башладылар. Рифкать кинәт кенә ныгытып тартып җибәрә дә Әнфисә паласны кулыннан ычкындыра.
— Мин киткәч, бу паласны ничек кагарсың икән? — ди ул, ә үзе көлә.
— Бер башын баганага бәйләп куярмын.
— Ул баганаң да армиягә китәргә йөри бит.
— Әй лә, синең белән сөйләшеп тә булмый... Китсә, синекеләр кала бит. Киленнәрне чакырырмын.
— Нинди киленнәр ул тагын?
— Галия белән Әлфияне.
— Икесен дә берьюлымы?
— Әйе.
— Чакырсаң соң, исем китте...
— Исең китмәсә, бохар мәчесе шикелле көннәр буе тәрәзә төбендә утырмас идең... Сер итеп кенә әйт әле, кайсын яратасың аларның?
— Икесен дә... Кайсы миңа хат яза, кайсы мине солдаттан кайтканчы саргаеп көтә — шунысын... Солдат булу безгә кыен түгел, риза булса кызлар көтәргә...
12
Кич аларга дуслары, классташлары, иптәшләре җыелды. Әтисе белән әнисе, яшьләргә комачауламыйк дип, туганнарына китмәкче булганнар иде дә, никтер яхшысынмадылар, Рифкать бүлмәсенә кереп утырдылар. Яшьләрнең сүзләре дә бүтән, уен-көлкесе дә бүтән. Кичәге кунаклар шикелле тәмләп, озын-озак итеп сөйләшми болар: әйткәнне ярып әйтә, хет җир астына кереп кит, җырласа, әдәп саклап, авыз эченнән генә көйләп утырмый, түшәмнәр күтәрерлек итеп яңгырата. Рифкать тә бүген танырлык түгел, артык сүз сөйләмичә, ни әйтсәң дә елмаеп тора торган малай мәҗлес үзәгенә әйләнде дә калды. Әле кызык сүз әйтеп, кызларны көлдерә, әле егетләрне дәртләндереп ала, әле гитарада уйнап, үзе җырлый. Әтисе, йомыш белән чыккандай итеп, бүлмә аша узды. Күрә Рифкать, өстәлне тикшерә инде: бик тә шаулашалар, ул-бу юкмы, янәсе. Андый-мондый нәрсә күрмәгәч, суыткычтан алып, өстәлгә шампанский шешәсе утырта. Кызлар: "У-у-у!" — дип куя, егетләр бөтенесе бергә "урра!" кычкыра. Рифкать шешәсен төби дә: "Биреләсеңме, атам!" — дип кычкыра. "Биреләм, биреләм". Ул шешәне икенче, өченче кешегә төби, алар да кулларын күтәрә.
— Хәзер сез — минем әсирләрем. Ни әйтсәм, шуны эшлисез, кая кушсам, шунда барасыз, — дип көлә Рифкать.
— Риза, риза! — дип кычкыра барысы да.
— Автоматларны корырга! — Ул рюмкаларга күбекле шәраб коя.
— Коралларны әзерләргә! — Кызлар, егетләр, командага буйсынып, кулларына кашык, чәнечке алалар.
— Ата-ка-га!
— Ә тост? — дип сорый арадан кемдер.
— Дуслык өчен!
Рюмкалар чәкешә, тәлинкә шалтырый, уен-көлке, шаян сүзләр сибелә.
— Җыр башларга! — дип барысының тавышын басарга тырышып кычкыра Рифкать. Ләкин аны ишетмиләр. Ул, аптырап карап тора да, кулына гитара ала.
— Теге яңа җыр ничек әле?
— Солдат турындагымы?
— Башладыкмы шуны.
Утларга да бер керербез әле, Без менәрбез әле күкләргә. Солдат булу безгә кыен түгел, Риза булса кызлар көтәргә.
Кунакларны озатканда Рифкать Рөстәмне үз бүлмәсенә чакырып кертте.
— Мә, Рөстәм, — диде ул, бүреген аңа сузып. — Миңа барыбер кирәк түгел. Картлар әйтмешли, ашау байдан, үлем ходайдан анда.
— Кирәк түгел, кайткач киярсең.
— Кайткач, малай, тагын да затлырагын алырбыз. Мә, минем төс итеп киярсең.
Алар гитара уйнап, кочаклашып таңга кадәр Түбән Кама урамнарын әйләнделәр. Йокыларыннан уятмыйк, дип, Әнфисә белән чышын-пышын сөйләшә-сөйләшә ишекне ачсалар, борыннарына коймак исе бәрелде, кухнядан таба чыжлавы ишетелде.
— Кайттыгызмы? — Әнисе, онлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, аларга каршы чыкты.
— Пинжәгең кая? Әллә хулиганнар салдырдымы? — дип, күлмәкчән генә торган Рифкатькә карап алды. — Әллә...
— Борчылма, беркем дә бәйләнмәде. Бирдем мин аны.
— Кемгә бирдең?
— Кемгә булса да барыбер түгелмени, — дип Рифкатьне якларга ашыкты Әнфисә.
— Бирдем дип... Әйбер кызганудан түгел... Кайтмаска китмисең бит... Әйбер — кеше шикелле бит ул, кайтканыңны көтеп торыр иде. Көтәр әйберсе күбрәк булган саен тизрәк кайта ди адәм баласы. И-и, улым... — дип сукранды-сукран-ды да әнисе кухнядан тәлинкәсе белән коймак алып чыгып өстәлгә куйды. — Ашагыз, ачыккансыздыр.
Рифкать бу бөркеп торган тәлинкәгә үрелде, ләкин, коймакка кагылуга, бармагына ут капкандай булды, ул үрсәләнеп кычкырып җибәрде:
— Кайнар!
— Нәрсә дисең, улым?
...Күзләрен ачса, бернинди өй дә, әнисе дә, коймак та юк, бары тик акшарланган буш стеналар да ап-ак түшәм генә.
— Нәрсә кайнар? Башыңмы?
Шундый рәхәт, татлы уйлардан бүленеп, газаплы, борчулы дөньяга кайтканы өчен Рифкатьнең җен ачулары чыкты, ләкин үзенең кайда икәнен аңлагач, шушы шыксыз палатага ямь биреп торган таныш йөзне күргәч, күңеле тынычланды. Ул дәшмәде, аның өзелеп-өзелеп җылы өйләренә, уйларында гына булса да әнисе янына кайтасы, тубалдай зурайган, утлы шарга әйләнгән башы белән әнисенә сыенасы килә иде. Ләкин күпме тырышса да, әлеге уйлар төш кебек бик еракта калган, таралган, юкка чыккан иде инде. Врач апа палата түрендә үзенең инструментлары белән әвәрә килә: берсен ала, икенчесен куя, суга сала, мамык белән сөртә. Нәкъ әнисе кухняда кайнашкан кебек. Ләкин монда төчкелтем коймак исе урынына, борынып ярып, күңелен болгатып, дару исе килә.
Бер карасаң, бигрәк гади дә инде бу дөнья. Кеше туа, үсә, тегеләй итәм, болай итәм, дип хыяллана, дуслар таба, әллә кемнәр белән бозылышып бетә, тагын татулаша. Шулай шау-гөр килеп яшәгәндә кинәт кенә үлә дә китә. Нигә мәңгелек түгел икән соң бу адәм баласы? Карга булып, бернинди максаты, олы хыяллары булмаган гап-гади карга да йөз ел яши, диләр. Анысы, үлем бөтенләй булмаса, яшәүнең дә тәме бетәр иде. Кеше нәрсәдән булса да куркырга тиеш. Кайчан да булса үләсен, мәңге яшәмәсен белгәнгә күрә дә эшләнәсе эшләрен тизрәк эшләп, хыялланасы хыялларны хыялланып бетерергә ашыга ул. Ә мәңгелек булса, түшәмгә төкереп тик ятар иде. Ялкау кеше үлемгә ышанмыйдыр ул. Ләкин үлем мәрхәмәтсез... Ул, урам хулиганнары шикелле, һич көтмәгән җирдә сагалап тора да якаңа килеп ябыша. Бу дарулар белән генә кешене терелтеп булса... Медицина хәзер теләсә нәрсә эшли ала, диләр. Йөрәкне дә күчереп утырталар. Минем... баш бит. Башны күчереп утыртып булмый... Юк, юк, үлсәм башта ук үлгән булыр идем инде. Кан да бирделәр. Миңа үләргә ярамый. Мин бит авылга кайтырга вәгъдә иттем, әткәйгә дә, дусларга да "Кайтам", дидем. Кайтмасам, алдакчы булам. Әнә, Сашаның умыртка сөяге сынган иде, терелгән бит. Яз көне авариягә очраган солдатка кан биргәннәр иде. Ул да кеше булды. Азат абыйсы биш катлы йорт түбәсеннән егылып та исән калды. Ә ни өчен Рифкать кенә терелмәскә тиеш? Әле ул бернәрсә эшләргә дә өлгермәде бит. Кайткач, аны слесарь итеп алмаслар инде, кулы юк. Әлфия белән ничек исәнләшер икән?! Исәнләшеп тормас, кочаклар да алыр. Тәлгатькә, техникумга керермен, дип язган иде, ярар, анысы качмас, көтеп торыр әле. Тотар да авылга китәр. Авыл халкының кул юкка гына исе китми аның. Әнә, бабасын инвалидка санаган кеше дә юк. Бүтәннәр белән бер рәттә йөри, җир җимертеп эшли. Аһ, ул тегеләй, аһ, ул болай дип араламыйлар. Аннары, бераз түл җыйгач, күз күрер әле. Читтән торып укырга да була. Ныгытып тотынса, кешедән ким укымас. Өйдә, кич җиттеме, гел шул уку турында була иде сүз. Әнисе көндәлеген карый да көрсенә, карый да көрсенә. Ә ул юләр кеше шикелле елмая гына. Аңа бу уку мәңге бетмәс, бүген укымаса, иртәгә укыр кебек тоела. Чирек азагы җитәрәк эшнең мөшкеллеген сизенә башлый да көне-төне китап белән утыра. Гел шулай. Спорт буенча мәктәптә аңа тиңнәр юк, дуслары да күп — барысы да әйбәт, тик менә көннекен-көнгә укып, дәресләрен карап бара алмый. Унынчыны бетергәндә дә ике-өч ай кала гына ныклап әзерләнә башлады. "Булмый инде синнән, шул гитара, магнитофон белән җенләнеп, чабыш аты шикелле басу буйлап йөгерүдән ары китә алмассың", — дип, әнисе көн дә колакка тукый башлагач, моңа да барып җитте бугай, кинәт кенә басынкыланып калды, өстәл читенә китапларын өеп куйды.
— "Зимний"ны штурм белән алырга булдыңмыни? — дип көлде аннан Әнфисә.
— Нигә, без кемнән ким?
— Әйдә, әйдә, маташып кара.
Рифкать дәреслекләренә аның саен үҗәтләнебрәк тотынды, төн йокылары качты, урамга да чыкмады, ябыгып, суырылып калды.
Имтихан тапшырган көнне ул өйгә атылып кайтып керде. Керә-керешкә: "Әнфисә кайда?" — дип сорады һәм аны күрүгә: "Зимний"ны алдык!" — дип кычкырды. — "Ничәле, "өчле"ме?" — "Зимний"ны алдык", дим бит. Котла, "дүртле!"
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Яшисе Килә - 4
  • Büleklär
  • Яшисе Килә - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4526
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2107
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Яшисе Килә - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4370
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2102
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Яшисе Килә - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4521
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2141
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Яшисе Килә - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4177
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2102
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Яшисе Килә - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 2845
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1564
    42.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.