🕥 34 minut uku
Яшел Планета Серләре - 2
Süzlärneñ gomumi sanı 4357
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2051
35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Хәзерге Гринада тереклек бер-берсенә тоташмаган бер күзәнәкле организмнардан тора, анда аерым акыллы затлар юк. Берничә миллион күзәнәк оешып, компьютерны хәтерләткән бик түбән аң яралгысы – беренчел рух хасил итә. Аның бернинди тышкы структурасы юк, һәр күзәнәге аерым, һәм шуңа күрә, ул кеше күзенә чүпрә яки яшькелт лайладан берни белән аерылмый. Андагы бер төркем күзәнәк күрше рухлар белән элемтәгә керүгә җайлашкан. Аларның катлаулы системасы икенчел рух төзи. Бу рухны бака, бөҗәк аңы белән чагыштырып булыр иде. Икенчел рухлар өченчел, алары исә дүртенчел рух булып оеша. Соңгысының аң дәрәҗәсе кешенеке белән бер чамада. Алар берләшүдән туган бишенчел рухлар үзләреннән берникадәр күзәнәк бүлеп чыгарып, берничә йөз рухка уртак Акыл үзәге төзиләр. Бу Акыл үзәкләре үз эчләрендә элемтә өчен радиодулкыннардан тыш электр тогы белән яктылыкны да файдаланалар. Үзләренә кергән рухлар белән дә алар күп вакыт яктылык үткәргечләр челтәре аша идарә итәләр. Кайбер дәверләрдә мондый үзәкләр берләшеп Бөтендөнья акыл үзәге төзиләр, ә кайбер дәверләрдә аерым булалар. Хәзерге вакытта Гринадагы терекле Бөтендөнья акыл үзәгенә буйсына.
Гринада затлар юк, димәк, җенесләр, мәхәббәт, балалар, яшьләр, картлар, буыннар алмашыну да юк. Кешеләр тормышындагы бик күп нәрсәләр аларга билгесез. Ләкин бу монда тормыш ярлы дигән сүз түгел әле. Монда тормышның кешеләргә авыр аңлашыла торган башка күренешләре бар, шул башка күренешләр нигезендә монда да рәхәт, газап, шатлык, кайгы, хыял һәм башка төр хисләр бар. Җирдәге кебек булмаса да, монда да үзенчәлекле югары сәнгать, мәдәният бар. Мондагы музыка, мәсәлән, яңгырамый, ул турыдан-туры радиодулкыннар рәвешендә. Рухлар арасында катлаулы алгоритмнардан торган программалар иҗат итү дә киң таралган. (Кешеләр дә бит кайвакыт математик формулаларда матурлык, гармония күрәләр, ә монда математика сәнгатьнең бер төренә әверелгән.) Гринада тагын бер кызыклы сәнгать бар – анда яңа төр күзәнәкләр иҗат итү белән мавыгалар. Күзәнәкләргә матур формалар, гадәттән тыш үзлекләр биреп, шуннан эстетик тәм табалар. Яңа төр молекулалар ясау да аларда сәнгатькә тиң осталык санала.
Монда шулай ук бай тарих бар. Рухлар башка бер рухның кызыклы дип тапкан кичерешләрен үзенекедәй итеп кабатлый ала, чөнки монда һәр вакыйга, һәр кичереш планетадагы тереклекнең уртак хәтеренә теркәлә бара. Җирдәге яхшы китаплар кебек, монда данлыклы рухларның тормыш өзекләрен кабатлап “яшәп карау” киң таралган.
Гринада картиналар, сыннар, кино юк – һәр рух үзәктән бөтен нәрсә турында тулы мәгълүмат ала алганда, бу әйберләрнең мәгънәсе калмый.
Грина рухларының, әлбәттә, үз максатлары бар. Мәсәлән – барлык күзәнәкләргә тук тормыш булдыру, фән белән шөгыльләнү, дөньяны танып-белү, планетаның уртак аңын камилләштерү.
Бөтендөнья акылының күп елларга исәпләнгән бөек максаты да бар. Ул Поллукс йолдызының икенче планетасын таркатып, аның материалыннан бик зур эче куыш шарлар ясап, аларга күзәнәкләр күчерергә, шулай итеп Грина цивилизациясен киңәйтергә тели. Шул максат белән ул икенче планета эчендәге куышларда бетмәс-төкәнмәс энергия запасы туплый.
Гринада әйберләр ясау бик җиңел башкарыла. Мәсәлән, тимердән берәр әйбер ясарга кирәк булды ди. Тимер атомнарын йотып, кирәк җирдә бүлеп чыгара торган аерым төр күзәнәкләр бар, рухлар боерыгы белән алар күз алдында кирәкле әйберне үстереп куялар. Шул ук юл белән таш, агач, җеп, хәтта углерод атомнарыннан алмаз да ясарга мөмкин. Цивилизация яңа уянып килгән борынгы заманда күзәнәкләр үзләре өчен биналар, җир астында куышлар төзегәннәр, төрле машиналар ясап, тормышларын җиңеләйткәннәр. Ләкин вакытлар үтү белән андый нәрсәләрнең бөтенләй кирәге калмаган, чөнки, күченеп йөрү өчен алар хәзер көпшәләр челтәреннән файдалана, биналар да кирәк түгел, планетада салкыннар булмый, аның кыш буласы ярымшарында махсус күзәнәкләр ярдәме белән парник эффекты булдырыла. (Шулай да, планетаның Акыл үзәге җир астындагы куышларда саклана.) Машиналар, техник чаралар кирәк булган очракта яңадан ясалалар һәм кирәге беткәч тә юк ителәләр. Кайвакыт, мәсәлән, космоска чыга өчен кораб төзергә кирәк була, фәнни тикшеренүләр өчен электрон тизләткечләр ясала. Ә безгә орбитада очраган, формасын үзгәртә, эреп югала торган аппарат исә бөтенләй механик корылма түгел икән – ул тулысынча галәмдә тереклек итәргә яраклашкан радиокүзәнәкләрдән тора булып чыкты.
Планетаның акыл кодрәте чиксез диярлек. Ул теләсә нинди әйбер ясый, планетаның үзен дә телгәнчә үзгәртә ала. Монда болытлар барлыкка килү һәм яңгыр яву бик кызыклы. Яңгыр яварга тиешле урында һавага вак микроблар күтәрелә, алар үз тирәләрендә электр кыры барлыкка китерәләр, су парлары шулар өслегенә җыелып, тамчылар ясала һәм җир өстенә яңгыр ява. Бу эш аңлы рухлар боерыгы белән башкарылганга күрә, монда болытлар төзек формада, яңгыр кирәк вакытта, кирәк кадәр генә ява.”
...Берничә сәгать эшләгәннән соң, экран үзеннән-үзе сүнде. Ул арада ерактан кешеләр ягына таба шәп җилдереп чып-чын автомобиль килгәне күренде. Кешеләр янына килеп җиткәч, ул ярымтүгәрәк дуга ясап борылды да, туктап калды. Бу югары маркалы өр-яңа машина булып, Җирдәге машиналардан тыштан бер генә ягы – шоферсыз булуы белән генә аерыла иде. Кешеләрнең анысына әлләни исе китмәде, алар кәефләнеп көлешеп алдылар: “Безнең машина яратканны ни арада сизгәннәр!” “Әйттем бит, кино күрсәтергә кирәк аларга дип!” диешеп, машина янына килделәр, эшлекле кыяфәт белән аның капотын ачтылар. Капот астында мотор юк иде. Гаҗәп хәлләрне күреп инде күнеккән кешеләр баш чайкап кына куйдылар да, капотны кире яптылар. Аннары, әйбәтләп кенә, машинаның эченә кереп утырдылар. Тик аларга тизе генә кузгалып китәргә насыйп булмады. Икенче мизгелдә алар котлары очып машинадан кире атылып чыктылар. Инде күнектем дигәндә дә, бөтенләй көтелмәгән хәлләр килеп чыгып кына тора шул монда!
Ни булды соң, галәм гизүче батыр кешеләрне нәрсә шулай куркыта алды? – Алар машинага кереп, җайлап утырганнар гына иде, руль каршында астан камыр кебек кабарып “чын таксист” үсеп чыкты да, кешеләргә борылып, ягымлы тавыш белән: “Кая боерасыз, сэр?” – дип сорады. Иң батыр кешене дә шомга сала торган бер нәрсә бар бит дөньяда: аны мистик курку дип атарга була. Кеше аңында тумыштан килә торган ныклы кагыйдә бар – җансыз гәүдәләрдән ерак тор! Кем белә, бәлки бу кагыйдә борынгы заманнарда ук кеше аңына, ул мәетләр тирәсендә уралып йогышлы авыру йоктырмасын өчен табигать тарафыннан салынгандыр. Ничек кенә булмасын, бу юлы җансыз өрәкнең кеше рәвешенә керүе кешеләргә курку салу өчен җитә калды.
“Дүртенчел рухтан Үзәккә – хәбәр – кешеләр шофер ясалгач машинадан чыкты. Ни өчендер аларга ул ошамый... Үзәктән бишенчел рухка – боерык – хәбәргә анализ ясарга... Бишенчел рухтан Үзәккә – белешмә – ситуация 4нче фильмның 28900-37500нче кадрларыннан алынган иде. Андагы шартлар бездәгегә туры килми. Тәкъдим – фильмдагы шартларны булдырырга... Үзәктән бишенчел рухка – кире кагу – фильмнардан күренгәнчә, күп төрле шартларда машина эчендә шофер була. Сәбәп анда түгел. Фараз – кешеләр үзләренең хәрәкәтчән макетларын гомумән кабул итмидер. Тәкъдим – кешеләргә ошый торган башка макетлар күрсәтеп, бу фаразны сынап карарга. Дүртенчел рухларга – боерык – 17нче фильмның 15200-24800нче кадрлары үрнәгендә макетлар ясарга.”
Кешеләр бик тиз исләрен җыеп, машина эченә карадылар – анда шофер өрәге юк иде инде.
– Менә хәерсез, үземне беркайчан да шундый шикчел дип уйламый идем, – диде Артур, беркемгә дә карамыйча гына.
– Уйлап карасаң, бернәрсәсе дә юк инде аның, – диде Мансур, – кеше төсле курчак, робот сыман әйбер. Бер күнексәң...
Ул ярты юлда бүленеп калды. Берничә адымда... купальниклар гына кигән өч сылу кыз фигурасы үсеп чыкты. Алар төрле матур хәрәкәтләр ясап, кешеләргә таба якыная башладылар.
– Юк, кирәкми, югалыгыз! – дип, кешеләр куллары белән селтәнеп кычкыра башладылар. Алар бу фигураларның да җансыз булуын бөтен нервылары белән сизделәр, матур сыннар аларда бары чиркану тойгысы уятты.
“Кызлар”, тасмасы өзелгән кино кадры кебек, кинәт хәрәкәтсез калдылар, таркалып чүгә башладылар. Кешеләр исә артка борылып, сүнгән экран каршына бастылар. Эрвин пульт төймәләренә баскалап алды: – Диалог!
Экран кабынды, анда бер-бер артлы кеше фигуралары барлыкка килә һәм аркылы сызыклар белән сызылып юкка чыга башлады.
– Башкача безгә андый җансыз фигураларны күрсәтмәскә вәгъдә итәләр, – диде Эрвин. – Ә хәзер, әйдәгез, машинага утырыйк, анысын да юк итеп куймасыннар без киреләнеп торган арада.
“Дүртенчел рухтан Үзәккә – хәбәр – кешеләр яңа макетларны да кабул итми... Бишенчел рухтан Үзәккә – фараз – бәлки аларда кеше сыннарына карата тыю бардыр?.. Үзәктән бишенчел рухка – белешмә – аларның планетасында кеше сыннары киң таралган (фильмнар исемлеге). Барлык рухларга – тәкъдим – күренешне аңлатырдай фаразлар әзерләргә... Үзәктән рухларга – информация – хатасыз фаразлар килмәде. Игълан – бу күренешне кешелекнең ачылмаган сере дип белдерәм. Күрсәтмә – серне тикшерү, ачыклау өчен бишенчел рухлардан фәнни төркем оештырырга.
Зур тизлектә машинада җилдерү кешеләрнең кәефләрен күтәреп җибәрде. Байтак вакыт шулай баргач, алар диңгез буена килеп туктадылар. Машинадан чыгып яр читенә килделәр, диңгез суына кулларын тыгып карадылар. Су җылы, аның өстен каплаган яшел суүсемнәр катламын исәпләмәгәндә, диңгез – җирдәге диңгез төсле иде.
– Яшел булса булыр, коенып чыкмый булмый, – дип, Мансур чишенә башлады. Аңа иптәшләре дә кушылды. Алан чишенеп суга керә башлаган иде, күз күреме җирдә су өсте яшеллектән чистарып калды – ниндидер команда буенча, суүсемнәр барсы берьюлы төпкә китте.
Диңгездә коенып, машинада йөреп ял итеп кайтуга, кешеләрне мул табын көтә иде. Мондый күренешне нинди фильмнардан алганнардыр Грина акыл ияләре: өстәл байлыктан сыгылып тора – буы чыгып торган кайнар аш, ит тулы тәлинкәләр, тортлар, җиләк-җимеш, хәтта берничә шешә дә бар иде анда (аларына баллы су салынган булып чыкты). Һәм ни өчендер, урындыклар каршында иң алдагы матур тәлинкәләргә тутыккан кадакларын тырпайтып, ботинка табаннары ята иде... Хәер, монысының серенә кешеләр шунда ук, бер карауда төшенде: “1нче санлы” фильмдагы бер күренешне үзләренчә “аңлаган” Гринаның “йомрыбашлары”! Ха-ха!..
Каян белгәннәрдер, бу юлы ашлары аш, итләре ит кебек, җимешләре татлы булды. Дөресен әйткәндә, аларны Җирдәге нинди дә булса азык белән тәңгәл китереп булмый иде, әлбәттә. Ләкин анысы инде мондый шартларда вак мәсьәлә.
Кешеләр ашап-эчеп шулкадәр хушландылар, табыннан кузгалуга, аларны йокы баса башлады. Бераз хәл алырга дип керә җиргә сузылганнар иде, тиз арада онытылып та киттеләр.
Бөтендөнья акыл үзәге тагын хәрәкәткә килде. Ул рухларга кешеләрнең йокы хәлендәге торышын тикшерергә кушты. Алардан кешеләрдә матдәләр алмашының сүлпәнәюе, ми эшчәнлегенең сүрелүе, шул ук вакытта тереклек хәлен тәэмин итүче органнарның нормаль эшләве турында информация алды. Аннары планетадагы барлык акыл көчен бу күренешнең сәбәбен ачыклауга юнәлтте. Әмма уңай җавап ала алмады. Үзәк бу сәер күренешне тагын бер ачылмаган сер дип игълан итте. Рухлар кешеләр тормышында мондый серләрнең күплеге, әлегә кадәр алынган информациянең кешеләр тормышын бары тышкы яктан аңлатуы, кешеләрнең эчке рухи дөньясының тулаем сер булып калуы турында белдерә башладылар.
Моңа җавап итеп, планета эчендәге зур куышларга тупланган кодрәтле акыл көче грандиоз идея әзерләп чыгарды: кеше организмын тикшерүнең башта үткәрелгән нәтиҗәләре буенча кешенең ясалма моделен төзергә! Шул юл белән кешенең ми эшчәнлеген өйрәнергә һәм аның рухи дөньясына үтеп керергә, серләрен ачарга!
Кайчандыр кварклар төзелешен ачыклаган заманнан бирле Грина цивилизациясе алдына мондый зур бурыч куелганы юк иде әле. Бу эшкә тиз арада планетаның бөтен акыл көче җәлеп ителде. Кеше моделен төзү өчен кирәкле күзәнәк төрләре сайлап алынды, бу күзәнәкләр эчендәге радионурланыш механизмы юк ителде. Кешеләр белән беренче контакт вакытында алынып Акыл үзәге хәтеренә салынган информация буенча кеше хромосомалары ясалып, күзәнәкләр эченә кертелде. Хромосомалар ясауда өч кешенең дә генетик информациясе кулланылды – Грина акылының исәбе буенча, модель аларны төгәл кабатламаска, шул ук вакытта аларның өчесенә дә охшарга тиеш иде. Күзәнәкләр кирәк кадәр үрчетелде һәм бавыр, йөрәк, мускул, ми, һ.б. орган тукымалары рәвешенә китерелде. Аннары күзәнәк-ара матдәләр ясалып, кеше организмын җыю башлады. Баш миен җыйган чакта, аның белән янәшәдә радиокузәнәкләрдән торган беренчел рух – детектор урнаштырылды, ул ми эшчәнлеге турында Грина акылына информация биреп торырга тиеш иде.
Менә бу гаять зур эш тә төгәлләнде. Модель тышкы яктан гына түгел, нечкә молекуляр төзелешенә кадәр төзек кеше организмы булып формалашты. ...Тик... ул җансыз иде. Модельне төзегән вакытта андагы күзәнәкләрне тукландырып, аларга кислород биреп торган система аның йөрәген эшләтә, сулыш алдыра, күзәнәкләр тере, ләкин модель ярдәмче системадан башка бер минут яшәргә дә сәләтсез булып чыкты. Вакыт-вакыт аның мускуллары тартышып, гәүдәсе тәртипсез хәрәкәтләр ясап куйгалый, кайвакыт аның миендә дулкын булып нерв ярсынуы барлыкка килә, тик анда аңның әсәре дә юк, гәүдәсе исә бербөтен организмга түгел, таркау күзәнәкләр җыелмасына охшаган иде. Бөтен белгән чараларын сынап бетереп тә модельгә җан кертәлмәгәч, Грина акылы экспериментны уңышсыз дип танырга мәҗбүр булды. Кеше моделе киредән юк ителде.
Ләкин, бу эксперимент барган вакытта ук инде Гринада кешеләр турындагы бөтен информацияне өйрәнеп, кеше организмнарының башка юл белән барлыкка килүен ачыкладылар. Аларны тән төзелеше, ике җенесле булулары, башта бәләкәй булып, әкренләп үсүләре Грина өчен тулаем табышмак булса да, бер нәрсә ачык аңлашыла иде – кеше дигән җанлы система бер күзәнәктән үсеп кенә барлыкка килә ала. Инде хәзер шуннан чыгып, эксперимент яңадан башланды.
Кеше тәненә хас бер күзәнәк әзерләп, аның үсеш программасын эшкә кушып җибәрү, яралгы үсешенә тиешле шартлар булдыру Грина акылы өчен кыен эш булмады. Ни генә дисәң дә, күзәнәкләр буенча аның белеме һәм сәләте искиткеч иде.
Алынган күзәнәк бүленә башлап, яралгы барлыкка килде. Гринада үсешне тизләтә торган матдәләр күптән билгеле иде инде, шуларны кулланып, гадәттә айлар буе бара торган үсешне монда берничә сәгать эчендә үтә торган иттеләр. Бу юлы эксперимент уңышлы барды. Тиз арада яралгының йөрәге үзлегеннән тибә башлады, аннары ул югары тәртиптәге хәрәкәтләр ясауга кереште, һәм тагын берничә сәгатьтән үзалдына беренче сулышын алды. Шул вакытта аның баш мие янына урнаштырылган беренчел рух – детектор модельдә зәгыйфь кенә булса да аң барлыгын күрсәтте.
Модельдәге аңның зәгыйфьлеге Грина акылын әлләни борчымады, ул аның үсешен тизләтелгән юл белән дәвам итә бирде. Аныңча, үсеш инде хәзер аңны камилләштерергә тиеш иде. Вакыт белән санаганда сәгатьләр үтте, үсеш кимәле буенча исә ясалма балага бер, ике... биш, ...ун яшь тулды, ә аның башындагы детектор һаман да аңның түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтә иде. Ләкин үсеш дәвам иттерелде – бәлки чын аң кешеләрдә үсешнең соңгы этапларында гына барлыкка киләдер?
Бала үсмер егет рәвешенә кергәч, генетик үсеш программасы тәмам булды. Грина акылының белүенчә, аның алга таба үзгәреше инде картаю процесслары исәбенә генә барачак иде... Әмма, үсеш азагында да кешенең аң дәрәҗәсе сулыш ала башлагандагыча калды. Эксперимент тагын уңышсыз килеп чыктымы? – Ләкин, ясалма кешенең аңы бәлки башка берәр төрле юл белән үсәр? Әлегә бит Грина акылы үзе белгән кадәрне генә эшләде; менә хәзер бәлки модель аны өр-яңа белем белән баета башлар?
Ясалма кеше, әле бер тапкыр да дөньяга күзен ачып карамаган үсмер егет, инде хәзер үзалдына яшәү өчен эксперимент барган тирән куышлыктан алынып, Грина планетасы өстенә чыгарып куелды.
* * *
...Ул үзен ниндидер сәер иркенлектә тоеп, кул-аякларын кыймылдатып карады, күзләрен ачты. Күк йөзенең зәңгәр төсен күрде. Бу зәңгәр төснең бушлык икәнен сиземләде. Куллары белән тирә-ягында капшанды, күзе белән алдын-артын карап чыкты. Ул үзе дә ни икәнен белмәгән нәрсәнедер бик зарыгып эзли иде. “Нәрсәдер, кемдер аның янында булырга тиеш бит инде, ул ялгыз булмаска тиеш!” Әгәр тирә-якта гел шушылай бушлык булып торса – кем аның турыда кайгыртыр, кем аңа нишләргә икәнен өйрәтер. Кем аны бу шомлы тынлыктан коткарыр?..
Ул сөйләшә, сүзләр белән уйлый белми иде, әлбәттә, аның уйлары әле хис рәвешендә генә иде. Иң көчле хисе исә – ялгызлыктан шомлану иде. Ул ни дә булса кылырга чарасыз булып, бары шул авыр хискә бирелеп, бик бер урында ятты, аннары арып, йокыга китте. Йокыдан шул ук тынгысыз хис белән уянды – кемдер аның янында булырга, аңа ярдәм итәргә тиеш! Кайда ул, кем ул, нинди ул?..
“Эзләргә, табарга кирәк!” Ул аяк-куллары белән уңайсыз хәрәкәтләр ясап кузгалырга омтылды. Тырмашып, шуышып озак интеккәч, үрмәләп йөрергә өйрәнде. Башта үрмәләп, аннары, тагы да бераз күнегә төшкәч дүртаяклап алга китте.
Беренчел рухтан үзәккә – информация – модельнең ми эшчәнлеге өченчел рух дәрәҗәсендә. Баш миенең хәвеф үзәге көчле ярсыну чыганагына әверелеп, башка үзәкләрнең эшчәнлеген тоткарлый. Модельнең организм хәлсезләнә бара, анда гомеостаз бозыла. Сәбәпләре билгесез. Модельгә нәрсәдер җитми, ул нәрсәдер эзли, ләкин нәрсә эзләгәнен үзе дә белми.
* * *
Сәгать ярым чамасы йоклап алгач, кешеләр яңа көч, саф баш белән эшкә керештеләр. Монда төп эш – экран аша Грина цивилизациясе белән диалог. Экран каршына килеп утыргач, алар башта ачыклыйсы мәсьәләләр, биреләсе сораулар турында киңәшеп алдылар. Бик күп билгесез темаларны барлап чыккач, бүгенге тормышны аңлау өчен иң кирәкле нәрсәне – Грина цивилизациясенең тарихын тирәнтенрәк өйрәнергә булдылар.
“Кайчандыр Грина цивилизациясе дә Җирдәге кебек үк техник җайланмалар куллануга корылган булган. Биредә бер-берсенә көпшәләр белән тоташкан ишексез-тәрәзәсез биек биналар төзегәннәр, шулай ук акыллы затларның диңгез кораблары, очкычлары булган, заводлар, шахталар, энергия станцияләре, ирригация корылмалары эшләп торган. Шушы технологик дәвердә рухларның бик катлаулы берләшмәләре төзелгән, акыл үзәкләре барлыкка килгән, алар әкренләп югары үсешкә ирешкәннәр. Акыл үзәкләре тирәсенә тупланган рухи берләшмәләр бик тиз үсеп, ахырда бөтен планета өсте шулар арасында бүленеп беткән. Ә алар һаман саен үсәргә омтылганнар, шул максат белән күршеләренең күзәнәкләрен үзләренә куша, мөмкин булганда аларны кысрыклый башлаганнар. Рухи берләшмәләр арасында киеренке хәлдәге чикләр барлыкка килгән. Аларның бер-берсе исәбенә үсәргә омтылуы каршылыкка, каршылыклар исә көрәшкә, көрәш сугышка китергән.
Рухи берләшмәләр арасындагы чикләр баштарак бер-ике чакрым киңлектәге үле зона рәвешендә була. Соңыннан, чик аша агулы матдәләр белән һөҗүм итүдән саклану өчен, алар үз чикләре буйлап биек стеналар кора башлаганнар. Ләкин бу чара гына сугышны туктата алмаган. Тора-бара сугышларда куәтле җимергеч техника, очкычлар куллану киткән. Планетаның күп урыннары буш калган, исән урыннарда да тереклек бик авыр шартларда яшәгән. Күп кенә берләшмәләр көчсезләнеп, аларны күршеләре яулап алган. Каты сугышлардан соң беразга тыныч чорлар килә торган булган, әмма бу чорларны да берләшмәләр күбрәк сугыш чараларын камилләштерү өчен файдаланганнар. Сугышлар торган саен һәлакәтлерәк була барган. Шундый бер вакыт җиткән – бөтен планета исән калган иң көчле ике рухи берләшмә арасында бүленгән. Чиктән тыш куәтле корал белән берсен-берсе юк итү куркынычы аларны сугышудан тыелырга мәҗбүр иткән. Гринада озак вакытка тынычлык урнашкан.
Әмма, берләшмәләр мәңгелек тынычлык өчен көрәшсәләр дә, яңа корал ясауны туктатмаганнар, бу вакытта инде алар атом коралы да ясарга өйрәнгәннәр, аны планета тирәли орбиталарга урнаштырганнар. Шунда ук агулы матдәләр, вируслар төялгән кораблар да очып йөргән. Алар бар да беренче сигнал белән үк планета өстенә ташланырга әзер торганнар. Бөтен бу корал белән ясалма акыллы механик автоматлар идарә иткән.
Бервакыт автоматлар эшендә бәләкәй генә бер ялгыш китү аркасында, Грина рухлары ихтыярыннан башка, планетада зур сугыш – Соңгы сугыш кабынып киткән. Орбитага чыгарып алдан әзерләп куелган бөтен куркыныч коралны планета өстенә ташлап аны тоташтан яндыру һәм агулау өчен нибарысы бер сәгать вакыт җиткән. Шул вакыт эчендә планета өстендә тереклек юк ителгән. Бөтен планетаны кара сөрем болыты каплап, ул дөм-караңгыда калган. Грина суынып, кар һәм боз чүленә әверелгән. Тереклекне бары тик тирән җир асты куышлыкларына яшеренү генә бөтенләй юкка чыгудан саклап калган.
Берничә ел үткән, агулы болытлар тарала, планета җылына башлаган. Күзәнәкләр өскә чыгып, әкрен-әкрен үрчегәннәр. Күпмедер вакыттан соң алар тагын бөтен планетага таралып, рухи берләшмәләр үзләренең элекке чикләрендә очрашканнар. Һәм шунда алар, үзара каршылыклар мәңге дә сугышка китермәсен өчен, берләшергә һәм Бөтендөнья Акыл үзәге төзергә карар иткәннәр. Яңа барлыкка килгән бу бөек рух үз алдына иң олы максат итеп тыныч шартларда технологик булмаган цивилизация төзүне куйган. Аның беренче эше – сугыш кораллары һәм ясалма акыллы автоматлар булдыруны тыю булган.
Бөтендөнья акылы алдында ул вакытта планетадагы тормышны өр-яңадан кору, Соңгы сугышның тирән яраларын уңалту бурычы торган Шундый яраларның аеруча тирәне – атом бомбалары шартлаудан калган күпсанлы радиоактив өлкәләр булып, анда торып калган рухлар бик зур газап кичереп яшәгәннәр. Ә Гринада, әгәр рухлар берләшеп яши икән, аларның газаплары да, рәхәтләре дә уртак була – бер бармагы авырткан кеше бөтен булмышы белән интеккән кебек, Акыл үзәгенә дә шул радиоактив өлкәләр аркасында газап кичерергә туры килгән. Ул заманда әле Гринада радиациядән тиз генә тазарыну юлларын белмәгәннәр. Озакка сузылган авыр тазарту эшләре алып барасы урында, Акыл үзәге җиңел юлны сайлый – радиоактив өлкәләрне үзеннән аерырга, алар белән бәйләнешне өзәргә карар итә. Күп тә үтми, моны җиңел генә эшләү өчен җае да табыла.
Радиоактив урыннарда мутацияләр ешаеп, күзәнәкләр тизрәк төрләнүчән. Берзаман аларның берсендә сәер, гарип күзәнәкләр барлыкка килә. Алар чагыштырмача көчле, тәртипсез радиодулкыннар таратып, тирә-якларындагы күзәнәкләрнең үзара бәйләнешен өзү сәләтенә ия булалар. Аларны “шаулы күзәнәкләр” дип атарга мөмкин. “Шаулылар” бер-берсе белән генә тотрыклы бәйләнешкә кереп оеша алганнар. Алар янында бәйләнешләрен югалткан гади күзәнәкләргә бер генә нәрсә – шаулылардан килгән боерыкларны үтәү генә мөмкин булган.
Мондый куркынычлы гарипләрне, башка вакытта булса, шунда ук юк итәрләр иде, ләкин Акыл үзәге аларны радиоактив өлкәләрне үзеннән аеру өчен файдаланырга карар итә. Ул өлкәләр белән бәйләнешләр өзелеп, алардан бернинди информация килмәсен өчен, шаулыларны үрчетеп, өлкәләрнең чикләре буйлап тараталар. Хәтәр килеп чыгасын беркем дә сизенми, чөнки бу вакытта шаулыларның оешу дәрәҗәсе беренчел рух кадәр дә булмый әле.
Чик буенча сибелгән шаулылар үз сфераларына эләккән күзәнәкләрне ашап һәм буйсындырып бик тиз үрчиләр, контрольдән ычкынып, чиктән ике якка таба да киңәеп тарала башлыйлар. Рак авыруын хәтерләткән бу афәткә каршы Акыл үзәгенең чарасы булмый. Бер-ике ел эчендә шаулылар планетаның күпчелек өлешен басып алып, анда үз империяләрен төзиләр. Бөтендөнья Акыл үзәген кечкенә бер өлкәдә биек стена артына яшеренү генә коткарып кала. Акыллары түбән булу аркасында, шаулылар стена аша үтә алмыйлар.
Алар үз империяләрендәге бөтен тереклекне үзләренә азык әзерләүгә көйлиләр. Туктаусыз үрчү аркасында, аларга һәрвакыт азык җитми, алар Гринаның бөтен байлыгын суырып, хәтта күзәнәкләрне таркатып, ашап, планета өстен җансыз чүлгә әверелдерәләр. Ач үлем куркынычы шулай да аларны тора-бара планетада билгеле бер тәртип урнаштырырга мәҗбүр итә – Грина өстендә яшел катлам кабат тергезелә, аны су белән тәэмин итү, аннан органик матдәләр суыру нормага салына. Шаулыларга хезмәт итүче гади күзәнәкле рухлар өчен ачтан үлмәслек азык калдырыла башлый.
Һәрвакыт җитешмәгән азык өчен шаулыларда бераздан үзара көрәш башлана. Алар берсенә-берсе буйсынган касталарга бүлгәләнәләр, азыкны югарырак дәрәҗәлеләр күбрәк ала башлый. Үз чиратында алар тизрәк үрчеп, тагын берничә кастага таркалалар. Дәрәҗә баскычлары шулай артканнан-арта бара. Аларның болай да түбән рухлары үзара дошманлашып, бер-берсенең эшчәнлеген бозып, торган саен ныграк ваклана баралар. Империя үзәге урнаштырылган тәртипне саклап калу өчен вак рухларның үзара дошманлыгын тыеп, дошманлашкан рухларны таркатып хөкем итеп тә карый. Ләкин дошманлык юкка чыкмый, бары яшерен төс ала.
Каршылыкларның яшерен рәвештә эчтән туплануы шул дәрәҗәгә җитә – беркөнне касталар арасында ачыктан-ачык талаш кабынып китә. Шаулылар империясе бер көн эчендә үзара дошман вак рухларга таркала. Гади рухларны буйсындыру системасы эштән чыга, ач һәм яшәүгә сәләтсез калып вакланган шаулылар ахырда үзара бәйләнешләрен югалткан аерым күзәнәкләргә таркалып, үлеп бетәләр.
Шаулылар империясе таркалгач яңадан бөтен планета иркенлегенә чыккан Бөтендөнья акылы, булып үткән хәлләрдән нәтиҗә ясап, шундый кагыйдәләр кабул итә: 1. Моннан соң мәңгегә – Бөтендөнья рухы һәм аерым рухлар тереклек кичергән һичбер газапны үзеннән читләштермәсен. 2. Түбәнрәк акыл түбәнрәк кодрәткә ия булсын һәм киресенчә. 3. Бервакытта да Грина өстендә аңсыз көч булдырмаска.”
* * *
Бу мәгълүматларны кешеләр, әлбәттә, бер утыруда гына ала алмадылар. Гринада тел булмау өстенә, аларның шартлы билгеләре дә Җирдәгегә һәрвакыт туры килми иде. Мондый цивилизация белән сөйләшүне бер-берсенең телен белмәгән ике кешенең аңлашуы белән дә чагыштырып булмый – соңгысы күпкә җиңелрәк. Шуңа да карамастан, ике арада диалог торган саен мәгънәлерәк була, сәгать саен җанлана барды – бер яктан, кешеләргә якын булган рәсемле образлар киң кулланылса, икенче яктан, Гринаның акыл кодрәте, логик көче үзара аңлашу теле булдыруда җир галимнәре өчен күп елларга җитәрлек эшне санаулы сәгатьләр эчендә башкарды.
Диалог – диалог урынында, тик кешеләр өчен үз күзең белән күрүне, үз кулың белән тотып карауны берни дә алыштыра алмый. Экран аша әңгәмәләрне алар Грина буйлап сәяхәт итү белән аралаштырырга булдылар. Планета өстенә төшүнең икенче көнендә үк, тирә-яктагы берничә йөз километр җирне машинада йөреп әйләнеп чыктылар. Бу юлы аларны нинди дә булса яңалык түгел, бернинди яңалыкның булмавы шак катырды. Кая гына барсалар да, сирәк кенә челтәрле антенналардан башка бер нәрсә дә анда аң барлыгын сиздерми иде. Икенче көнне кешеләр үзләренә самолет сорап алдылар. Сораган самолетлары аларның күз алдында унбиш минут эчендә ясалды. Ләкин, берничә мең километр радиуслы әйләнә буенча очып һавадан күзәтү дә бушка булып чыкты. Күз карашы тукталырдай һич югы берәр елга яки күл очраса икән юлларында!
Чираттагы диалог азагында алар Грина Акыл үзәгеннән үзләренә планетаның нинди дә булса күренекле урынын күрсәтүне сорадылар. “Күренекле урыннар” дигәнне аңлату өчен мисал итеп елга, күл, биек тау, вулкан кебек күренешләрне искә алдылар. Грина акылы бик теләп риза булды һәм кешеләрне машинага утырырга чакырды.
Ун километр чамасы баргач, машина туктады. Тирә-якта исә шул ук ялыктыргыч яшел тигезлек иде. Кинәт кешеләрнең күз алдында җир өсте иңеп, чокыр ясала башлады. Берничә эре көпшәдән чокырга су ургылды. Кешеләр теләген үзенчә аңлаган Грина акылы алар өчен күл ясый иде!
Күл ясауны туктатып, кешеләр яңадан диалогка күчтеләр һәм үзләре өчен бик күңелсез ачыш ясадылар – Гринада бернинди күл, елга яки тау әсәре юк булып чыкты! Ул бөтен җирдә бер үк төрле тигезлектән һәм яшел элпә белән капланган, давылсыз-дулкынсыз диярлек океаннан тора икән. Грина акылы кешеләргә бер генә гадәттән тыш объект – икенче планетага энергия җибәрү корылмасын гына күрсәтә алды. Бу корылма Гринаның икенче ягында булып, кешеләр аның янына тагын бер көннән соң барып кайттылар. Бу – йөз километр ераклыктан ук күренеп торган, җирдән күккә таба сузылган күзне чагылдыргыч якты нечкә нур иде. Ул нур аркылысы 100 метр чамасы булган тирән, зур тәлинкә уртасыннан күтәрелә, ә үзенең юанлыгы бер метрдан да артык түгел иде. Бу нур белән Гринада тупланган бөтен артык энергия, шулай ук планетаның эчке энергиясе Поллуксның икенче планетасына җибәрелә, шул сәбәпле Гринада җир тетрәүләр һәм вулканнар булмый, планета эчендә кайнар магма тупланмый, киресенчә ул әкренләп суына бара икән. Ә икенче планетада инде аны таркатуга әзерлек башланган. Бик тиздән, күп булса йөз елдан, Поллукс тирәли дистәләрчә эче куыш шарлар әйләнеп йөриячәген зур горурлык белән аңлатты кешеләргә Грина Акыл үзәге.
– Аңлашыла, бик аңлашыла, – диде Мансур бу көнне кичке ял вакытында, берни аңламаган тавыш белән. – Боларның кулыннан килер, тагын берничә планета ясарлар... Алары да нәкъ шушындый ук яшел элпә белән капланыр! Монысын мин аңлыйм, сез миңа менә нәрсәне төшендереп бирегез – тормыш кайда монда, яшәү кайда? Бөтен дөньяны баскан бу яшел мүктән шундый кодрәтле акыл нинди ямь, нинди мәгънә таба?
– Мүк түгел, ә аерым күзәнәкләрдән торган катлам, – дип төзәтте аны Артур, – син мүк дисең дә, алар бит теләгән нәрсәләрен ясый алалар, теләсәләр, син гомереңдә күрмәгән җимеш үстерәләр, теләсәләр...
– Ләкин теләмиләр! – дип бүлдерде Мансур, – аларга җимеш тә, йорт та, берни дә кирәк түгел! Алар шул дәрәҗәдә камиллеккә ирешкәннәр, аларда инде бер нәрсәгә дә мохтаҗлык калмаган. Ә бит монда да кайчандыр тормыш кайнап торган, үзенчәлекле, сәер, ләкин кызыклы, җанлы тормыш! Гринада акыл кодрәте үзе тормышны шушындый мүксыман хәлгә китергән булып чыга түгелме соң?
Син, Мансур, үз мәнфәгатеңнән чыгып уйлыйсың, – дип сүзгә Эрвин кушылды. – Боларның тормышын без аңлап бетермибез, бары шул гына. Менә бу яшел элпәдә бәлки безнең төшкә дә кермәгәнчә кызыклы тормыш кайный торгандыр? Аларда тавышсыз булса да музыка, сәнгать, үзенә күрә әдәбият барын беләбез, ә син шуларның барсына “мүк” дип кул селтисең.
– Килешә алмыйм. Эчке тормыш ничек тә булса тышкы якта чагылырга тиеш, акыл үз эченә кереп бикләнергә тиеш түгел. Ул атомнардан алып галәмгә кадәр бөтен нәрсәне иңләргә, һәр нәрсәдә үзен күрсәтергә тиеш. Ә монда, акыл атомнар дәрәҗәсендә ни дә булса эшли, галәмдә нидер төзи, ә урталык буш калган, урталыкны мүк басып киткән! Ике як чиктә дә эшен бетерсә, аңа кирәксезгә чыгып сүнәргә генә кала бит!
Бәхәс озакка сузылды, фикерләр аерылды. Мансур, Грина цивилизациясе үз үсешендә тупикка килеп терәлгән, мөмкин булган барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерү тормышны мәгънәсез иткән, акылны кирәксезгә чыгарган дигән фикердә калды. Эрвин, молекулалар, күзәнәкләр дәрәҗәсендә монда безгә әз билгеле чын тормыш бар дип аңлатырга тырышты. Артур исә, яшәмәктә булган һәр нәрсә яхшы, тереклек нинди дә булса максатка ирешү өчен яшәми, аның бердәнбер максат дигәне – дөньяда бар булу дип, Грина тормышының кызыклыгы, җанлылыгы турында баш ватмаска киңәш итте.
Икенче көнне алар Грина Акыл үзәгеннән планетадагы тормышның максаты, аның хәзер нәрсәләр иҗат итүе, нинди каршылыклар белән көрәшүе турында сорадылар. Акыл үзәге тагын бер тапкыр икенче планетаны таркату, яңа планеталар төзү турында сөйләргә кереште. Шуннан соң аңа сорау башкача куелды: көндәлек тормышта Гринаның аерым рухлары, бигрәк тә дүртенчел рухлар ни белән шөгыльләнә?
Җавап үзенең гадилеге белән шаккатыргыч булды. Түбән дәрәҗәле рухлар тереклекне тәэмин итү белән шөгыльләнәләр, шул ук вакытта, югары рухларның состав өлеше булып торалар икән. Дүртенчел рухларның абсолют күпчелеге гадәттә “музыка тыңлый”, бер-берсе белән логик уеннар уйный, кайчакта үткәндәге вакыйгаларны кабат кичерү белән шөгыльләнә ди. Алар арасында моннан ун мең ел элек булып үткән дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы вакыйгалар бик популяр, ә соңгы көннәрдә планетага килгән кешеләрне күзәтү, алар алып килгән фильмнарны карау өстенлек алган. Кешеләр килү сәнгатьтә дә зур җанланыш тудырган. Төрле күзәнәкләр иҗат итүчеләр, мәсәлән, кеше, машина, агач рәвешендәге күзәнәкләр ясый башлаганнар. Шул ук вакытта, һәр дүртенчел рух югарырак рухлар, Бөтендөнья үзәге белән бәйләнештә, алар составында планетаның уртак тормышына катнаша булып чыкты.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.