Latin

Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 7

Süzlärneñ gomumi sanı 4045
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1902
35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Башсыз адәм түгел иде, үпкәләде. Моңарчы аңа минем сүзләрем һичбер төрле тәэсир итмиләр иде, дөньяга көлеп кенә карап яшәде. Ә бу юлы тойгы-хисләренең яңаруын күрдем һәм: «Моның да вөҗданы уяна башлаган икән!»— дип уйлап алдым.
Ул миңа:
— Син мине дөрес кеше түгелсең дисең инде алайса?— диде.
Аны юатырга теләмәдем.

БУАЛЫ БАЛАК
Хикәят
Электән күреп белгән кешеләрем төрледән-төрле булдылар. Арадан берсе, мәсәлән, үзен генә бар дип уйлый, башкаларны һич тә танымый иде. Юк, исәнләшү-күрешү хакында сүз бармый, кеше фикерен тыңлау, санга алу хакында әйтәм. Тормышта үз урынын таба алмыйча җәфа чигәр бу дигән идем, ялгыштым. Журналист булып эшкә урнашты. Гомере буена газетада шул ук бүлекне җитәкләде. Һаман бер үк булып кала бирде: башкаларның язмаларына юл бирмәде, үзенең киләчәктә бөек әсәр язачагын искәртә торды. Очрашкач, бик яхшы бер мәкалә укуымны аңарга әйттем. Мактадым. Ул балкып китте. Эчтәлеген искәрттем. Ул кара көйде. Юләрдән сорама диләр бит, әйтеп ташлады:
— Мин аңарга юл бирмәгән идем, кайда бастырган ул аны?

ЯМАНМЫ-ЮКМЫ?
Хикәят
Улын сорап иптәшләре килгәч, Казый Яхъя аларга:
— Өйдә юк иде шул,— дип әйтеп, аларны үз юллары белән җибәргән.
Ишетеп торган хатыны:
— Нигә аларга ялганладың? Алдакчы булдыңмы әллә?— дип сорагач, Казый Яхъя:
— Юк, алдамадым, гадел гамәл кылдым!— дип җавап биргән.
Хатыны исә:
— Ялган сүз сөйләү кайчан гаделлек булды әле?— дип тавыш чыгаргач, ул:
— И хатын,— дигән,— үзең дә беләсең, улыбыз бүген талчыгып, инде бераз ял итеп алмакчы иде. Черем иткән җиреннән торып кына килгән чагы түгел идеме? Мондый вакытында аны өйдә юк дип әйтүдән яхшы чара бар идеме?

КҮП СӨЙЛӘШҮ БӘЛАСЕ
Хикәят
Казый Яхъяның хатыны, юктан гына тавыш чыгарып, канәгатьсезлеген белдергән. Имеш, башка ирләр хатыннарына хатын дип эндәшми, башка төрле матур сүзләр табалар икән.
— И юлдашым,— дигән аңарга шунда Казый Яхъя,— син дә, мин дә белгән Коръән шулай куша түгелме? Хатын сүзен башкасы белән алыштыруда нинди файда күрәсең?
— Синең миңа мөнәсәбәтеңне белермен,— дигән хатыны, үз сүзендә торып.— Җанашым, дисәң, сөйгәнеңне белермен, иптәшем, дисәң, дуслыгыңны!
— И-и, алай булгач син минем күгәрченем инде, әйеме, хатын?— дигән Казый Яхъя.— Гү-гү итеп кенә торасың!

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ
Хикәят
Гашыйклар сөхбәтендә сүз чыккан. Нәрсә ул беренче мәхәббәт? Ул кеше өчен кирәкме? Нинди мәгънәгә ия?
Бер мәҗнүн мәхәббәтне кояш белән тиңләгән. Имеш, аның яктысыннан һәм җылысыннан башка бер дә яшәп булмый, дигән.
Икенчесе янар таулар белән тәңгәл куйган.
Өченчесе чәчәкле, сайрар кошлар белән тулы бакча белән чагыштырган.
Бу сөхбәткә Казый Яхъя да килеп кереп, аларның сүзләренә колак куеп утыра икән. Фикерен әйтергә инде аңарга чират җитеп:
— Сез генә калдыгыз, беренче мәхәббәт ни-нәрсә, шуны сөйләрсезме?— дигәннәр сөхбәттәгеләр.
— Беренче мәхәббәт ул яналмыйча калган хис кенә,— дип җавап биргән аларга Казый Яхъя.— Чи утын кебек. Йөрәк мичендә көйрәп, төтенләп ята да ята. Ни җылытмый, ни сүнә белми.

СӨЕКЛЕ ИЛ
Хикәят
Мөэминнәр дәүләт корылышы турында бәхәс кылганнар. Арадан берсе:
— Ни өчен ил берәүләрдән икенчеләрне таларга-талатырга мөмкинлек бирә?— дип, шунда беркатлы сорау биргәч, андагылар һәммәсе шым булып калганнар.
Шунда Казый Яхъя:
— Аннары аларның үзләреннән шуны ук җайлап кына суырып алу өчен,— дип җавап биргән.
— Ничек инде?— дип сорау биргәннәр алар.
— Бик гади,— дигән Казый Яхъя,— әгәр турыдан-туры халыкның үзеннән җыеп алса, мондый хөкүмәткә беркем чыдамас иде. Ә кеше көченә яшәүче байлардан малларын бүлешүне, ягъни бер өлешен үзенә алуны таләп иткәч, без моны дөрес һәм гадел эш, дибез. Асылда бу һаман шул ук, халыкның өлешен дәүләт белән байның бергә бүлешүеннән генә гыйбарәт. Әмма анда да тулы килеш һәм урталай түгел. Шуңа да байлар әнә шундый хөкүмәтне бик яраталар.

ВАТАН ШУЛ УЛ
Хикәят
Ватанны сөю хисе адәмиләр өчен мөкатдәс, диләр. Шуңа да алар иленнән киткәннәрне яратмыйлар, имеш. Гүяки бәхетне эзләп табарга түгел, көтеп алырга кирәк.
— Ватанга нәфрәтләнеп буламы?— дип сөйләшеп утыралар икән мөэминнәр, араларына Казый Яхъя килеп кергән һәм, аларның сүзләрен тыңлап-тыңлап торган да:
— Ватаныңда яшәү тәмуг газапларына тиң икән, монда калуның мәгънәсе нәрсәдә?— дип сораган.
— Туган туфракны үзең белән күтәреп алып китеп булмый бит,— дип җавап биргәннәр аңарга.— Сагындыра!
— Шул шул менә!— дигән Казый Яхъя.— Ватанны ташлавы авыр, аңа яки үпкәләргә, яисә рәхмәтле генә булырга мөмкин. Нәфрәтләнү язмаган.

ЧАМА ХИСЕ
Хикәят
Берәүнең мәртәбәсен юкка чыгарырга кирәк булса, кешеләр аның турында гайбәт тараталар. Гайбәтнең шундый хикмәте бар, имеш, ул адәмиләр күңелендә чүпрә кебек күперә, камыр кебек ташып чыга, зиһенгә зыян китерә.
Казый Яхъя әйткән:
— Гайбәтнең файдасы юк, зыяны гына күп!— дип.
— Ул вакытта ни өчен кешеләр аның белән авыз чайкыйлар соң?— дигәннәр мөэминнәр.
— Үз мәртәбәләрен күтәрү өчен,— дип җавап биргән Казый Яхъя.
— Алай булгач, аның файдасы бар түгелме?— дигәннәр мөэминнәр.
— Чама белән булганда агу да дару, әмма чамасы бозылганда агу үз көченә кире кайта,— дигән Казый Яхъя.— Ә гайбәтле сүздә чама хисен саклавы авыр.

ТАВЫКЛЫ ТОРМЫШ
Хикәят
Адәмдә зарлану галәмәте бар, имеш.
Шундый сыйфатлы бер ир хатыныннан зарлана икән:
— Тавык күп асрый, аларны ашатып туйдырып бетерү мөмкин түгел,— дип, хәленә кергән башкаларның раслык белән баш болгап утыруларына куанып.
Шушы сөхбәттә булган Казый Яхъя:
— Сез, карендәш, табипларга да күренгәләп аласызмы?— дип сораган.
Теге кеше, аның сүзләренә бик тә гаҗәпсенеп:
— Нидән мине авыруга чыгарасыгыз килде? Бик сәламәт хис итәм үземне,— диярәк, аңарга үпкәләвен белдергән.
Шунда Казый Яхъя:
— Хәер, сезгә табипның кирәге калмаган булырга кирәк,— дигән,— тормыш бинагыз тавык күкәеннән салынганлыгын онытып җибәргәнмен, гафу итегез!

ЭРЕДӘН КУБУ
Хикәят
Кайберәүләр тавыклар хуҗасы дип әтәчне, ишек алдына баш диярәк этне, йортка ия дип мәчене беләләр. Һәм ялгышмыйлар. Бәхәсләшеп тә торасы түгел.
Әмма тавыклар кетәклегенә Ата Казны хуҗа итеп куйганнар. Ул икенче көнне үк фәрман чыгарган:
— Моннан соң күкәйләрне казныкы кадәр эре итеп салырга!— дигән.
Моңа кадәрле көненә ике күкәй салучы тавыклар ике көнгә берне генә китерә башлаганнар. Тик күкәйләре барыбер дә казныкы кадәр түгел, һаман да тавыкныкы икән. Шуннан соң Ата Каз әйткән диләр, имеш:
— Нишләп хуҗабыз, бу тавыкларны бетереп, казлар гына асрамый икән?— дип.

ИСЕМ АЛЫРГА ИДЕ
Хикәят
Мөэминнәр сөхбәтендә бер кеше үзенең аңсызлыгыннан зарлангач, Казый Яхъя аңарга:
— Нигә шушы кадәр борчылдыгыз? Академикларыбыз аңсыз булсалар да олуг галим исемен күтәреп йөрткәндә беребез дә сезне тинтәклектә ачуланырга җыенмаган идек,— дигән.
Бу кеше исә:
— И туган,— дигән,— минем ул академикларда эшем юк, алар тормышын мин яшисе түгел, аларга төшкән нәфрәтне күтәрү язмаган. Кайгырганым үзем өчен. Үземнеке — үземә!— дип каршы чыккан.
— Анысы аңлашыла,— дигән Казый Яхъя,— әмма сезнең бу көнгә кадәр академик булып танылмавыгыз гына сөендерә. Без шул хакта әйткән идек!

ШАЙТАН ЯЛЧЫЛАРЫ
Хикәят
Кеше үзен бәхетле итеп тойсын өчен дөрес яшәргә тиеш, диләр. Дөреслек белән табылмаган байлык та, дан-дәрәҗә дә кешегә җан тынычлыгы бирми. Бу хакта бәхәс юк. Әмма дөреслек үзе байлык та, дан-дәрәҗә дә бирми, имеш.
— Аллаһыга таяну дөресме? Әллә дөреслеккә таяныргамы?— дип бәхәс кылган мөэминнәргә Казый Яхъя:
— Аллаһы тәгаләне хакыйкать дип беләбез түгелме? Ничек аны дөреслеккә каршы куярга мөмкин? Аллаһыга Аллаһының үзен каршы кую була түгелме?— дигән соравын куйган.
Алар өнсез калганнар. Шунда Казый Яхъя:
— Дөреслеккә таянмыйча торып, Аллаһыга дога күтәрүебез үзе үк көферлек,— дип белдергән.— Дөреслек тойгысын ташлаган бәндәне Аллаһы тәгалә дә калдыра! Алар — Шайтан ялчылары!

КЕМ СОҢ БЕЗ?
Хикәят
Кешеләргә дуслыкта һәм хезмәттә кайсы хайванат данлыклы булуын сорасагыз, эт икәнлеген үзегез дә яхшы белүегезне генә искәртә алам.
Шулай бервакыт мөэминнәр:
— Ни өчен соң без, кешеләр, шундый да тугыры хайванны эт дип атыйбыз? Начар адәмнәрне дә эт, дибез? Тугыры дустыбызның алдына сөяк ыргытабыз? Эт күңеле — бер сөяк, имеш!— диярәк сөйләшеп утыралар икән, Казый Яхъя:
— Чөнки без, кешеләр, үзебезне бик акыллы, бик яхшы, афәрин дип беләбез. Шуңа күрә, әгәр дә кемдер тугрылык күрсәтсә, дуслык итсә, бу шулай тиеш, без моңа лаеклы дип уйлыйбыз,— дигән.— Ә яхшылык иткән затка табыныбызның калдыгын да кызганабыз.

ЯСАЛМА КЕШЕЛӘР АРАСЫНДА
Хикәят
Башкаларның үзеңне сөюен теләсәң, әүвәле үзең аларны сөй, диләр. Әмма ул ясалма булмасын. Ясалмалык җанны өшетә, имеш. Тик кешеләрнең күбесе ясалма. Һичничек ихласлы була алмыйча интегәләр.
— Ихласлыкка нәрсә комачау итә?— дип сорау биргәннәр Казый Яхъяга мөэминнәр.
Ул исә:
— Акылсызлык!— дип җавап биргән.
— Ничек инде алай? Акылсызлыкның монда нинди катнашы бар?— дигән кешеләр дә табылган.
Ул тагын да:
— Чөнки акылсыз кешеләр асылда хәйләкәр булалар. Күпләр, акылларының көче җитмәгәч, хәйләгә керешәләр,— дип җавап биргән.— Ә хәйлә ул бары тик ясалмалык тудыруга гына сәләтле. Шулай түгелме?

ЯЛГАНЧЫНЫ АЛДАЛАУ
Хикәят
Ялганчы кешеләрнең ясалма булулары һичкем өчен дә сер түгел. Андыйларны төз юлга кертү — кәкре агачны төзәйтү белән бер, имеш. Әмма кулдан гына килми.
— Ялганчыны ялганында тотудан ул кеше акыл сабагы аламы?— дип сорый икән бер мөэмин.
Аңарга икенчесе:
— Әлбәттә ала,— диярәк җавап биргән.— Бу ялганында тотылгач, икенче юлы оятлы булмасын өчен тагын да хикмәтлерәген уйлап таба.
— Димәк, ялганчыны туры юлга кертеп булмый!— дигән беренчесе.
Бераз уйлап торгач, икенчесе:
— Була,— дип җавап биргән.— Казый Яхъядан ишеттем. Ул, ялганчының ялганлаячагын белсәгез, «әйе» дип аның сүзен җөпләп торыгыз, юкса тагын да авыррак хәйлә корыр, шунда батырыр. «Әйе» һәм «ярар» белән сөхбәтегезне бетерсәгез, үзегезгә дә уңайлы булыр, ялганчы да остармас, диде. Мин дә шулай уйлыйм.

АЛАЙ ДА БУЛАМЫ?
Хикәят
Иренә хатыны сөйли:
— Табипка күренергә барган идем...
— Нәрсә диде?
— Чишенергә кушты,— ди хатыны.
— Чишендеңме соң?— дип сорый ире.
— Юк инде, син нәрсә,— ди хатыны.— Мужик иде бит ул!
— Ә табип кайда иде соң?— ди ире, аптырап.
— Соң,— ди хатыны,— шул мужик иде бит инде. Син тагын бигрәк...
— Ярар... Чишенмәдең, тагын нәрсә диде соң?
— Синең белән килергә кушты.
— Анысы нигә тагын?
— Мин аңардан булышуын сораган идем. Ул, ирегез белән килегез, чишендереп бирер, диде. Аның чишендерәсе килмәде бит!
Ире аптырап кала:
— Алай да була микәнни?
— Була икән шул,— ди хатыны, мыскылланып.— Хатын-кызга кызыкмаган ирләр дә бар икән дөньяда.

БАРНЫ ЮК ИТҮ
Хикәят
Тормышта кеше юкны бар итеп кенә калмый, барны да бик оста юк итә, диләр. Әлбәттә барны юк итү җиңел, имеш.
Бер кеше икенчесенә нәсихәт бирә иде. Аларны күргәч, уйлап куйдым: болар аталы-балалы, яисә туганнар булырга кирәк! Югыйсә нәсихәт бирү өчен кимендә ике шартның үтәлүе кирәк: беренчедән, нәсихәтче ак белән караны бутамасын, икенчедән, нәсихәтләнүче кешегә яхшылык теләсен!
Тегеләрнең берсе нәсихәтен бирә торды, икенчесе киреләнүендә булды. Берсенең киңәше икенчесенең күңеленә ябышмады диләрме әле? Нәкъ шулай булды. Ахырда нәсихәтчесе:
— И мин юләр, и мин ахмак!— диде.
Аңарга икенчесе:
— Акыл өйрәткән буласың әле җитмәсә!— дип әйтеп куйды.

НИ ДИГӘН СҮЗ ИДЕ ИКӘН?
Хикәят
Үзеңне кеше итеп тоя башларга теләсәң, тәмәке тартуыңны ташла, әгәр тәмәке тартмагансың икән, башка бер кыйты дип тапкан гадәтеңнән арын. Әгәр дә моны да эшли алмасаң, син нинди кеше буласың инде?
Бер дустым очраган иде. Гомеренең сиздерми генә уза баруына зарланып сөйләде. Мин аңарга:
— Борчыласыгыз юк, матур яшисез,— дидем.— Көлкерәк чакларыгызны да күргәнем булмады.
— Рәхмәт,— диде ул.— Гомерем буена үзем белән көрәшеп яшәдем.
— Алай икән,— дидем мин.— Сезнең кебек батыр кешене мактарга гына тиешлебез!
— Юк,— диде ул.— Кешеләр алдында начар буларак күренергә курыккан кеше батыр була алмый.
Мин аптырашта калдым, ул, юлын дәвам итеп, үз уйлары белән китеп барды.

ДУСЛАР АРАСЫНДА
Хикәят
Бүтәннәргә карата хөрмәтле, кешегә кешечә мөнәсәбәтле кешенең дуслары да күп була, диләр. Моның шулай икәнлегенә бәхәс юк, имеш.
Бервакыт халыкта талант иясе сыйфатында танылган танышымны очраттым. Тормышы, яшәеше хакында сөйләде. Моңа кадәр аның кем турында яхшы сүз әйткәнен ишеткәнем юк иде. Ул миңа:
— Син бигрәк ялагай кеше инде,— диде, ачулануын сиздереп,— һәммә кешене мактап йөрүдән артыгын кылганың юк. Наданга әгәр, син надан, димәсәң, талантсызга буш куык икәнлеген әйтмәсәң, дөньялыкны җыен җәбәхәер каплаячак бит! Инде шулай булып бара.
Мин аңарга, бу сүзләреннән соң хөрмәт күрсәтеп:
— Әйе, дөрес әйтәсез!— дидем.
Бу юлы ул мине нигәдер ялагайлыкта гаепләмәде.

МИЛЛӘТЧЕЛЕК
Хикәят
Милләтчелек кешенең рухында түгел, тәрбиясендә, имеш. Дөресрәге, тәрбиясезлегендә, диләр. Тәрбияле кешенең беренче сыйфаты — үзенең чын йөзен яшермәү һәм, икенчесе, башкаларның кемлеген тану икәнлеген төшендереп торасы түгел.
Ә бер танышым милләтче булуы белән аерылып торган кешеләрдән. Аның милләтчелеккә мөнәсәбәте ниндидер сихри рухи көч белән сугарылган.
Мин аңарга бер якташыбыз һәм милләттәшебез хакында мактап сөйләдем. Әмма ул аны миңа караганда яхшырак та, күптәнрәк тә белә икән. Хурлый һәм начар гадәтләре хакында сөйли дә башлады. Сүзләре колагыма керсә дә күңелемә ятмадылар.
Шунда аңа:
— Сез чыннан да олуг милләтче икәнсез!— дидем.

КЕШЕ ХАТАСЫ АРКАСЫНДА
Хикәят
Тел мәсьәләсендә ифрат та таләпчән бер галимә хатынны үпкәләттем.
Ул:
— Бик матур җөмлә укыдым, болай башланып китә: «Дөнья һаман да тәгәри...»— дип сөйләп алып китте.
Нотыгын дәвам иткәнендә мин тыелгысыз көлеп җибәрдем. Көнчелегем сәбәпледер дип беләм. Үземне мактамаулары аркасында булуы да бик мөмкин.
— Дөньяның тәгәрәми, ә бәлки әйләнгәне әллә кайчаннан мәгълүм бит инде,— диярәк башлап,— шушы да җөмлә булдымы?— дип өстәдем.
Мәҗлес гөж итте, гүяки шөпшә оясы урыныннан кузгалды. Һәммәсе дә йөземә ташланып, шушы минутта үземне аямый ашап бетерәчәкләр иде. Әмма десертка калдырдылар. Шунда уйлап куюны кирәк таптым:
— Күрә белү дә бәла түгел, күп ишетү дә зыянсыз, әмма кеше хатасын төзәтүдән яманы юк!

МӘҖНҮНЛЕК
Хикәят
Мәхәббәт нәрсә ул?
Берәүләр аны бәла, диярләр, икенчеләр бәхеткә санарлар. Ә мин исә акыл белән йөрәкнең тарткалашуы, дим. Чынлап түгел, юри генә, үртәр өчен әйтәм һәм мәхәббәт миннән үч ала башлый, дөньялык үзенең чибәр кызларын матурдан-матур киендереп, аларны алларымнан уздырып, менә монысын күр, әнә анысына кара, алын ал, гөлен өз дип үрти башлый. Акыл исә һаман да үз көчендә:
— Егет, бирешә күрмә, башыңны ашыйлар!— дип нәсихәтен бирә.
Шушылай бер эсселе, бер суыклы булып йөри торгач, ахырда мин дә тынычланам һәм, мең сөенеп, дога укый башлыйм:
— Йа Ходаем, сынауларыңа сынаттырмый торган ихтыяр көче биргәнең өчен рәхмәт сиңа!
Аваз ишетәм:
— Юләр! Дивана! Ди-ва-на!

ДӨНЬЯ ГАҖИЗЛЕГЕ
Хикәят
Дөнья сине гаҗизлим дисә, гел шулай аптырата инде ул.
Менә, театрга барган идем, урыным бер әби янына туры килде. Уенның башыннан ахырынача аның «өч тиенлек хезмәтчесе» булып, артистларның сүзләрен тәрҗемә итеп утырдым. Җитмәсә ул:
— Бу — Нәҗибәме?— дип сорый.
Мин:
— Юк, бусы — Гөлбикә!— дим.
Ул:
— Нинди Гөлбикә булсын? Нәҗибә Сафина бит,— ди.— Туфан Миңнуллинның хатыны! Мине милләтем белән кызыксынмаучыга санамагыз! Унбиш ел туктамыйча йөрим. Аны да танымагач!
Башкасын сорый.
Ни дияргә дә белмим: әллә артистны атарга, әллә аның уендагы ролен?
— Хөснуллин!— дим.
— Кем ул?— ди.
— Күмхуҗ рәисе!— дим.
Гаҗизли инде, гаҗизли дөнья, нишләтәсең!

ДАН-ДӘРӘҖӘ ӨЧЕН
Хикәят
Усал эт сыйфатлы кеше ялагайланса, шундый итеп ялагайлана икән ул, бөтен җиреңне ялый-ялый, хәтта үз теле юкарып бетә.
Менә шундый тамашага дучар булдым да аптырап калдым. Акылым хәйран иде.
— Моңарга нәрсә булган?— дип сорадым танышларымнан.
Алар:
— Әллә белми идегез?— диделәр, акылымны аптыратып.— Ул бит дәүләт премиясе алмакчы иде. Ничә еллар рәттән үзен куйдырды. Теле аркасында гына бирмәделәр моңа, теле аркасында гына! Менә үзгәрде. Хәйләкәр бүре кебек иткән, телен чүкеткән!
— Әмма җыры гына ялган чыга, ноталары дөрес түгел, әйеме?
— Ул әле аны үзе сизми-сизенми, шулай да остарып бара. Менә бит кеше дан-дәрәҗә өчен тәнен, үзен, җанын сатарга әзер!

БЕЗНЕҢ ДЕМОКРАТИЯ
Хикәят
Дөрес сүзне мин дә әйтмәсәм, аны кем сөйләр? Дан-дәрәҗә артыннан куган таныш-белешләрем, хәвеф утында көеп, җаннарын ялганчылык чокырына илтеп салдылар. Күп кешенең дөресне әйтергә түгел, сүз эндәшергә дә көченнән килми. Әйе, ә мин әйтим:
— Урамнарны себермиләр!
Карагыз әле, ишеттеләр. Барысы миңа борылып карадылар:
— Юк-юк, ул чүпне мин ташламадым!
Сүземне тагын ишеттеләр. Менә бит, мин дөресен әйтмәсәм, сүз сөйләшер, сүз әйтер кеше дә бетеп бара илдә.
— Җәмәгать, демократия заманы!
Әллә тагын ишеттеләр инде? Борылып карадылар.
Нигә болай сәерсенделәр икән?

УҢАЙСЫЗЛЫКТА
Хикәят
Бервакыт миңа шулай тоела башлады: тормыш минем белән юри уйныйдыр сыман.
Элекләрне кешеләргә соклана идем. Нинди булганнар, нинди акыллылар кебек иде алар. Һәм миңа:
— Кеше танымыйсың!— диделәр.
Ә кешеләр арасында акылсызлары, мәгънәсезләре, ахмаклары шактый күп икән. Түрәләр арасында да андыйларның булуы сәер түгел, әмма галим-голамә арасында шундыйлар очрыйлар да йөрәк өшенеп куя. Нигә андыйлар үз кемлекләрен белмиләр икән? Миңа:
— Кешеләрне аерма!— диделәр.
Баксам, без барыбыз да бер үк төрле кешеләр икәнбез. Тик дөнья гына безне төрле хәлләргә куя түгелме?
Шушы соравымнан үземә үк уңайсыз булып китте.

КӨЛКЕГӘ КАЛУ
Хикәят
Көлке хәлгә калган очракта нишләү хәерлерәк диярәк сүз чыгып, арадан беребез:
— Күтәрә алырга кирәк!— дип әйтеп куйды.
Икенчебез:
— Көлке хәлгә калудан үзеңне сакларга тиешле. Теләсә кем көлке хәлдә калмый. Җитди, горур кешене кем шаяртсын?— дип әйтеп куйды.
Өченчебез, елмаеп:
— Көлкесез, уен-шаяртусыз кеше яшиме инде?— дип, сораулы хәбәр белән әйтеп куйды.
Һәммәсе миңа карап алдылар, имеш, син нәрсә уйлыйсың?
— Көлкегә калган очракта хәлне төзәтергә ашыгудан да хәерсез гамәл юк! Иң яхшысы — шул көлкегә кушылып, аны үз өстеңнән җиңел генә уздырып җибәрүең!— дип, фикеремне әйттем.
Әмма бу вакытта сөйләшү темасы икенче үзәнгә кереп китәргә өлгерде, сүзләремә колак салучы да булмады.

КӨЛКЕ ҺӘМ МЫСКЫЛ
Хикәят
— Көлке бар, мыскыл бар... Боларның кайсысы яхшы һәм кайсысы начар?— дип сорадылар. Мин исә:
— Көлке эткәләп-төрткәләп аптырата, мыскыл изеп үк китә!— дип җавап бирдем. Ә миңа:
— Юк,— диделәр.— Көлке — көлдерә, мыскыл — тәрбияли. Шуны да белмәскә инде!
Аларның бу сүзләреннән мәгънә алдым һәм:
— Көлкедән дә, мыскылдан да дәлилегез бардыр. Алдыбызга куйсагыз иде!— дип үтендем.
Алар исә:
— Акылыгыз кот икән,— диделәр.— Аңлатып бирү генә җитмәгән, чәйнәп тә каптыртырга әйтәсез!
— Әйе,— дидем,— чөнки изелеп киткән идем әле! Балаларча!

КОЛАК ИШЕТМИ — КҮЗ КҮРМИ
Хикәят
Кайбер кешеләр үзләренең томана булуларын белмичә дә үлеп китәләр, имеш. Бәхетлеләр.
Әле бер олы дәрәҗә чиновникның махсус әзерләнелгән нотыгын тыңладым. Илдә зур үзгәрешләр буласы, диде. Яшәешнең гадел һәм дөрес буласына ышаныч тумакчы гына иде, хыялларны хәтер җимереп ташлады. Нинди акыллы баш үзе утырган урындыкның астына чокыр казысын икән?
Дустым шалтыратты:
— Тыңладыңмы?— дип сорады.
— Нәрсәне?
— Агайның нотыгын? Кара әле, чоңгылга ничек очып төшеп бара!
— Әйе,— дигән булдым һәм шунда гына теге нотыкчы агайның үз урындыгы астына чокыр гына түгел, кое казырга өлгергән булуын аңлап алдым.
Хәер, бу кое аның үзенә генә түгел, ил халкына да иде түгелме соң? Димәк, миңа да!

АКЫЛГА УТЫРУ
Хикәят
Гомернең шушы кадәр күңелсез буласын белсәң, яшәп торуның мәгънәсе бармы диярәк аптыраучыларга исем китә. Әлбәттә яшәргә кирәк. Безнең үзебездән тормыймыни ул гомернең нинди булуы. Иренеп утырсаң, театрларга, киноларга, концертларга йөрмәсәң, кемдер килеп, синең көеңне көйләр, күңелеңне күтәрер дисеңме? Һич юк! Хәтта патшаларның да кирәге бер тиен икәнлеген кешелек тарихы гамәлләре белән раслады бит инде!
Мин шушы фәлсәфәдә рәхәтләнеп уйланып утыра идем, телефон шалтырады. Ашыкмыйча гына барып алдым.
Юк икән, мине сорамыйлар.
Куйдым. Шунда гына һичкемгә кирәгем юклыгын уйладым. Салымнарымны түләргә, бурычларымны кайтарып бирергә өлгергән кеше булуым да исемә төшкәч, моннан соң башкачарак яшәргә кирәклеге башыма килде.

НӘРСӘ ХАКЫНДА ИДЕ ӘЛЕ?
Хикәят
Кешеләр дан-дәрәҗәгә ирешү өчен нинди генә хәйләләр кормыйлар, хәтта үзләренең конкурентларын ялган карьерачылыкта да гаеплиләр. Көчле кешеләр көчле илдә генә үсә, көчсез илдә көчсез кешеләргә генә түр бирелә. Моны гына кем дә белә.
Шушы хакта сөйләшеп утыра идек, безнең янга бер шагыйрь әфәнде килеп, кыска гына бер шигырь сөйләп китте. Әңгәмәбезгә бер дә катнашы юк сыман иде, янымдагы дус:
— Ничек дөрес әйтте!— дип, соклануын белдерде.
Мин дә:
— Әйе, тирән фикерле!— дидем.
Өченче әңгәмәдәшебез генә:
Шигыре ничек иде әле?— дип сорады.
Без, искә төшерә алмагач:
— Онытылды да инде!— дидек һәм... хәйранлыкта көлеп җибәрдек.

КҮҢЕЛ УЧАКЛАРЫ
Хикәят
Күңелем тулы якты ут иде. Сөенеч, шатлык. Миннән учакларына ут сорап тордылар. Бирдем. Җылынсыннар. Көннәре якты булсын, дидем. Әмма әйтергә онытканмын:
— И кешеләр, күңел учакларыгызны сүндермәгез, юкса бәхетегездән мәхрүм калырсыз. Җаныгызны җылытырга яныгызда һәрвакытта да кирәкле кеше булсын!
Шунда миңа берсе әйтте:
— Син үзеңне шулкадәр бердәнбер, бик кирәкле кеше дип белдеңме әллә? Синнән ут алгач та... Учакларыбызда коры утын булмаса, учак тергезә алыр идекме?— диде.
Ул хаклы иде. Күңелем сынмыйча кала алмады. Сүрелдем. Тынычландым. Күңелдәге моңа кадәр җылы биреп торган учагым да акрынлап сүнде. Мин хәзер сөенеч һәм шатлык белән балкыймын.

МӘЗӘК СӘБӘБЕ
Хикәят
Мәзәк хакында, аның кирәклеге, ничек тууы турында әңгәмәдә идек. Беребез:
— Мәзәк ул — көлкеле вакыйга. Шунысы әһәмиятле, ул вакыйга башкача була да алмый,— диде.
Икенчебез:
— Юк, мәзәк ул — көлкеле кеше, гомумән дә көлке иясе,— диде.— Мәзәк бары тик шундый шәхес-зат аркасында гына туа. Мисалым да бар: Хуҗа Насретдин!
— Әйе, килешергә була,— диде өченчебез.— Әмма мәзәк ул көлкеле фикер дә! Вакыйга да, шәхес-зат көлдерми, әгәр көлкеле фикергә таянылмаса!
Миңа да сүз әйтергә чират җитте. Аптырагач, әйткәнем булсын дип, мин дә өстәп куйдым:
— Мәзәк ул — көлкене аңлаучы кеше,— дидем.— Чынлап менә!
Һәммәсе дә тәгәрәшеп көлделәр һәм, ни гаҗәп:
— Әйе шул!— дип ризалаштылар.

ДӨНЬЯНЫҢ ХИКМӘТЕН ЭЗЛӘҮ
Хикәят
Бу дөньяның хикмәте нәрсәдән гыйбарәт? Дан-дәрәҗәдәнме, байлыктанмы, балалар бәхетен күрүдәнме?
Борынгылар утырышында булсагыз, алар сезгә:
— Болардан түгел, мәгънә асылына төшенүдән!— дип җавап бирерләр.
Әгәр дә: «Юк, башкача әйтерләр!»— дисәгез, үзегез борынгыларның китапларын укып карагыз. Сүзләремнең хакыйкать икәнлегенә төшенерсез!
Дан-дәрәҗәләргә омтылу начар гамәл түгел, әмма аларның зыяны да бар: алар кешене үтерә, харап итәләр. Дан-дәрәҗә иясе моны белми генә.
— Юк, дан-дәрәҗә белән кеше зур мөмкинлекләргә хуҗа була, исеме тарихларга керә!— диделәр миңа.
Тарих китапларын укыдым. Андыйларга халыкның бәддогасын күрдем.
Бу дөньяның хикмәте мөгаен байлыкта һәм балалар бәхетенә сөенүдер дип уйладым. Болары да хата фикер түгел идеме икән?
— Ә-ә,— дидем аннары,— белдем, җәмәгать, үзеңне табуда һәм үзеңне югалтмауда!
Әмма да көләсе килмәде.

МӘҖЛЕСЛӘР ХИКМӘТЕ
Хикәят
Бөекләр мәҗлесендә булдым. Һаман да үзләрен мактауны, үзләрен зурлауны таләп иттеләр. Алар арасында мин кем идем? Әйе, үземне бик тә мескен итеп тойдым. Дөнья йөзендә каһәрләнгән кешеләр генә мин-кемлек белән саташкан бөекләр мәҗлесенә бара икән дип уйладым. Моның шулай булуын күңеле китек «фәкыйрь»ләр мәҗлесенә килеп эләккәч кенә аңладым. Монда беркем дә мин-кемлек чире белән авырмый иде. Әйттем: «Син болар арасында җаныңа саулык табарсың!»— дидем.
Менә ничәнче тапкыр мин алар мәҗлесенә киләм. Дан-дәрәҗә, мактау һәм зурлауларны сөймиләр. Монда хикмәт һәм хакыйкатьтән дә кыйммәтлерәк һәм өстенрәк һичнәрсә юк икәнлеген төшендем.
Мин чын мәгънәсендә бәхетле идем.

АКСАК ЧАГЫШТЫРУ
Хикәят
Кыяр каракларын беләсезме? Алар, асылда, бала-чагалар булалар. Болай «этлек» итүләре кызык та, файдалы да, имеш. Ризыклы булалар бит!
Бу хакта кыяр бакчасы тоткан бабайдан белештем. «Андый балалар сезнең башыгызга төшкән бәладер»,— димәкче идем, ул, ярты сүземнән аңлап:
— Юк, алай әйтмәгез!— диде.— Киресенчә, алар кыярны күбрәк өзгән саен файда гына итәләр. Кыяр ул шундый үсемлек, әгәр аны җыеп тормасаң, уңышы кими, мәгәр гел өзеп торсаң, һаман үсә, уңышы күбрәк була!
— Кызык икән!— дидем һәм, рәхмәт әйтеп, үз юлым белән киттем. Бара торам, уйлый торам: «Галимнәр мисалында икән! Башкаларга күбрәк өләшкән саен галимнең дә гыйлеме арта гына бара!»

ИРЛӘР СЕРЕ
Хикәят
Күңелем тулы күз яше. Еласам — күзләрем сукыраерлар сыман. Түгелеп китәргә торган чүлмәк кебек тулышып йөрдем. Хәлемә керерлек кеше табалмадым. Күз яшем тәнемә сеңде. Үземне җебек итеп тойдым. Һаман да бу бәладән арыну җаен тапмадым. Миңа хәзер табип та ярдәм итә алмаячак иде. Шунда Аллаһы тәгалә кайнар көннәр бүләк итте. Эш арты эш кулымнан узды, таулар күчерергә туры килде. Тәнем генә түгел, күңелем дә тәмам коргаксып бетүен тоймый да калганмын.
— Нишләп туктап калдың?— диделәр миңа.
Шунда:
— Ә беләсезме, дусларым,— дидем мин аларга.— Дөнья йөзендә ир кешенең бөтен бәхете — эш һәм эш икән бит!

Ә КЕМ ГАФУ ИТКӘН ӘЛЕ?
Хикәят
Бик яшьли мин-кемнәр белән аралаша башлавым сәбәпледер, әлегә яшел һәм беркатлы булуымнан файдаланып, алар җанымны өзгәләргә, кискәләргә, изгәләргә күп тапкырлар өлгерделәр. Миңа карата кылган усаллыкларын гадәтләре иттеләр. Түздем. Үч алырга, чыгырымнан чыгарылырга тиеш идем. Әмма сабыр санда калдым. Үзегез дә беләсез, агач яшел чагында җимешле була, саргайган агачның кайчан җимешләрен өзеп, тәмләп ашаганыгыз бар?
Бәлки хаталанганмындыр да?..
— Син нигә аларны гафу итәсең, измисең?— диделәр.
Елмаеп җавап бирдем:
— Аларга бу кыла торган яхшылыкларым һәммәсе дә хаталарын аңлаулары һәм үкенүләре өметендә,— дидем.— Үкенүдән дә авыррак газап бармы? Юк! Шушымы аларны гафу итү һәм измәү?

КОЛЛЫКНЫҢ МӘГЪНӘСЕ
Хикәят
Халыкка кайвакыт зарларымны сөйләп алгалыйм. Әллә ишетмиләр, әллә ышанмыйлар — бер сүз дә әйтмиләр.
— Юатуларын өмет итәсеңме әллә?— диде бер танышым.
Нигә аңарга: «Әйе!»— дидем икән?
Өй почмагында үксеп җил елый. Тәрәзәмне ачсам, өлгеләрне ватып керәсен беләм.
Ишекне ачкан идем, каерып ыргыта язды. Җилне юатумы кулымнан, телемнән килә торган эш? Аның табигатендә түгелме соң ул елау?
Халыкка кайвакыт көлкеләремне сөйләп алгалыйм. Ишетәләр, ышаналар, әмма бер сүз дә әйтмиләр. Ә тәрәзәм каршында бүген кояш көлә. Күңелем шат, чөнки тагын бер хакыйкатьне аңладым: хезмәтчеләреннән кайчан хуҗаларның канәгать булганнары бар?

МӨМКИН ИДЕ БИТ
Хикәят
Аның хакында нәрсә уйлаганнарыңны, күңел серләреңне нигә әле белдерергә кирәк? Менә мин сине яки аны кемнәр санында йөртәм дияр өченме? Шуннан соң ул кешенең сиңа карата мөнәсәбәте үзгәрерме соң?
Әйе, имеш, куркып калачак, уйланачак инде. Рәнҗеткән булса, юкка мыскыллаганмын моны дип борчылырмы? Һич юк, әлбәттә!
Ә өметләнәбез шул, и юләрләр!
Танышым очрап, мине үтереп-үтереп мактый башлады. Шикләнә калдым һәм, аны бүлдерергә теләмәсәм дә:
— Гафу итегез, сезнең алда нинди гаебем бар иде?— дип сорадым.
Ул аптырап калды. Бераздан елмайды. Аннары көлеп җибәрде.
Соравымны кабатламадым. Әмма аның купшы мактавыннан котылдым. Ә шулай да, дөресен әйтим, миңа аның ул сүзләрен ишетү рәхәт иде бит, әйткәннәре чын күңеленнән булырга мөмкин иде.

ӘҮЛИЯЛЕК ИТКӘН БУЛЫП
Хикәят
Дусларның әңгәмәсенә колак салуда идем. Алар хөкемдарлык һәм хөкемдарыбыз хакында сөйләшүгә күчтеләр. Чөнки ил халкының бәхете һәм бәхетсезлеге хөкемдар белән бәйле, имеш. Шунлыктан халык аны бик еш искә ала.
— Ни өчен хөкүмәт тирәсенә җыен карьерист, әтрәк әләм, акылсыз кешеләр җыела, зур мәртәбәләр ала, беләсезме?— диде беребез.
— Әүвәле үз фикерегезне әйтегез!— дидек, чөнки бу мәсьәләгә, ул сөйләп өлгергәнче, җавапларыбыз әзер булачак иде.
— Шуңарга,— диде ул,— хөкемдарга үз тәхетен саклау, үз кемлегенә соклану өчен тирәсендә шундый кешеләр кирәк!
Мин көлеп куйдым. Дусларым сүзне миңа бирделәр.
— Әгәр хөкемдар үз тирәсенә сез әйткән кешеләрне җыйса, алар аны тиздән харап итәрләр!— дидем.
Сүзнең дәвамы өзелде. Әмма ул елның ахырында хөкемдарыбыз тәхетеннән куылды.

МӨЭМИН БУЛЫЙМ ДИСӘҢ
Хикәят
— Байлык адәм баласына кирәкме?— дип сорадылар миннән.
— Әлбәттә кирәк!— дидем җавабымда.— Ул никадәр күбрәк булса һәм файда китерсә, керем бирсә, тагын да яхшырак!
— Без бит сине суфи, дин иясе дип белгән идек. Юк сүз сөйләмисеңме? Байлык кешене боза ул,— диделәр.
— Әйе, дөрес әйтәсез,— дидем.— Мин сезнең белән килешәм, байлык кешене бозу көченә ия. Әмма мине дин иясе, суфи түгел дигәнегезне аңламадым. Нәрсә, хаҗга бару өчен байлыгың, еллык керемең җитәрлек булу шарт түгелме соң? Ул шарт үтәлми торып, бу фарызны башкару ярыймы? Мөэминнәр юмарт булабыз дисәләр, байлык хуҗасы түгелләр икән, моны эшли алырлармы?

ХЕЗМӘТ ИТҮ НИ БИРӘ
Хикәят
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 8