Latin

Ясалма Кешеләр, Яки Хикәят Бакчасы Җимешләре - 10

Süzlärneñ gomumi sanı 1590
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 911
42.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
— Галимнәр холыкта авыр булырга тиешләрме соң?— диде ул, аптырап.
— Һич юк,— дидем мин, килешергә теләмичә,— акыл авырлыгы холыкка чыкса да, галим кеше күп нәрсәгә көлеп кенә карарга тиеш. Юкса акылының үткенлеге бетәр!

АЛАР ҺӘРКАЙСЫ БӘЙДӘ ШУЛ
Хикәят
Кайсыбер шундый кешеләр бар, алар намусның ни-нәрсә икәнлеген белмиләр, күз алларына да китерә алмыйлар. Андыйларның намусларына һичкайчан көч тә килми.
Шул хакта сүз китеп, фикеремне сорадылар. Җавап бирдем:
— Башыңда уй, зиһенеңдә акыл билгеләре юк икән, күңелеңнән намус тойгысын эзләп аптырау бер дә файда бирмәс.
— Акылсыз, ахмак кешеләрдә намус булмыймыни?— диде халык.
— Әйе,— дидем мин,— әгәр дә намуссыз кешене очратсагыз, бер дә аптырамагыз, ул кешенең акылы да, гыйлеме дә булмас. Акыл һәм аң намуссыз адәмдә тормыйлар!

ГЫЙЛЕМДӘГЕ БОГАУЛАР
Хикәят
— Гыйлемнең хикмәтен, өстенлеген беләбез, әмма аның кире яклары да буламы?— дип, бәхәс үлчәвенә үз фикерләребезне салдык.
Шунда:
— Белем ул — аяк-кулларны бәйләп тотучы богау кебек,— дидем мин, дусларымны сәерсендереп. Алар куркышып куйдылар. Саташмадымы диделәр булса кирәк.
— Чөнки гыйлем безне томаналыктан саклап тора. Гыйлемле кешенең намусы куәт алып, аңа хаталы юл буйлап китәргә бирми,— дип аңлата башладым.
Алар:
— Бу яктан да гыйлем үз өстенлеген дәлилли түгелме соң? Димәк, аңардан бары яхшылык кына көтеп була!— диделәр.

ХИКМӘТ УСАЛЛЫКТА ТҮГЕЛМЕ?
Хикәят
Усаллык белән намусның бергә сыешмавын белгән кешеләр миңа:
— Усаллык көч билгесе түгелмени?— диделәр.
— Юк,— дидем мин.— Кешенең куәте — гыйлемдә, гыйлемнең рәхәте — намусны көчлеләндерүдә. Ә намуслы кеше хөрмәтле һәм башкалар алдында дәрәҗәле була.
— Намуслы кеше хөкемдардан да дәрәҗәлерәкме?— диделәр, хәйран итеп.
— Әйе,— дидем.— Намусы бозык хөкемдарның дәрәҗәсе бармы?
— Юк!— диделәр.
— Ә дәрәҗәсе юк намус иясен күргәнегез бармы?
Җавап бирүче кеше табылмады. «Ә нәрсә ул дәрәҗә?»— дип сорыйсы итмәдем.

КИСӘРГӘ КАЙЧАН ДА СОҢ ТҮГЕЛ
Хикәят
Усал кешеләр әүвәле гамәл кылучан, аннары үкенүчән булалар. Ачу белән эшне башкарып ташлау өлгерлек саналмый. Кызып китүчән кеше коры салам кебек, кинәт янып, үзен генә харап итә.
— Усаллык — кешеләрнең рухын сындыра. Әмма кызмачалык үз җаныңны һәлакәткә алып бара,— дигән идем, миңа каршы чыгып:
— Йоклап маташуга караганда, терекөмеш булуың хәерлерәк,— диделәр.
Мин исә:
— Әмма кулыгыз кылырга, телегез сөйләргә өлгергәнче, акылыгыз уйлап, үлчәп җитешсен! Кисәргә кайчан да соң түгел,— дип әйтүдән уза алмадым.

ӨЛГЕ ХӨКЕМДАРЛАР
Хикәят
— Хуҗалар ай һәм кояш кебек якты, ачык йөзле булганнарында хәерледер,— дигән идем, кеше холкын тануда гыйлем ияләре:
— Халык көтүчесенең кулында чыбыркы, телендә әмер булу яхшырак түгелме соң?— диделәр.
Сәерсендем.
— Ә халыкны сарык булырга тиеш дисезме? Көтүнең көтүчесе кебекме?— дидем.
— Әйе!— диделәр.
— Кояш һәм ай без яшәгән җир белән идарә итмиләрме? Алар елның фасылларын китерәләр, агачларны, үләннәрне үстерәләр. Кайчан йөзләрен сытканнарын, чыбыркылап йөргәннәрен күргәнегез бар? Аллаһы тәгалә аларны, башкача булсалар, хуҗа итәр идеме?— дидем.

СҮЗ ИЯСЕ БЕЛӘН ЙӨРМИ, ДИСӘЛӘР
Хикәят
Хикмәт һәм зирәклек иясе бер ир белән очраштым. Ул бер дә җитди сөйләшмидер сыман иде. Әмма һәр сүзе күңел сандыгыма акыл энҗеләре булып коела торды. Зиһенемнең нурлануына хәйран иттем, сорадым:
— Бу сүзләрегезне җитди рәвештә әйтсәгез нәрсә булыр иде?— дидем.
— Ул вакытта алар нәсихәт буларак ишетелер, каеш яки чыбыркы кебек сугар һәм котларны ала торган булырлар иде,— дип тагын да шаяртып куйды.— Нәсихәт ул мөгаллим авызыннан чыкканда гына татлы була.
Уйга калдым. Аннары, сүзләремне үлчәгәч:
— Сез чыннан да хикмәт һәм зирәклек иясе ир икәнсез!— дидем.

КИМЛЕКТӘ ДӘ ХУРЛЫК, АРТЫКЛЫК ТА
Хикәят
Гамәлдә кимлек һәм артыклык бар. Кайбер кешеләр артыклыкны яхшырак күрәләр. Әмма акыл ияләре кимлекне дә, артыклыкны да хурлыклы саныйлар. Монымы белми идем?
Миңа мөэминнәр:
— Без гамәлләрегезне, хурлыкка калмас өчен, артыклык белән кылабыз,— дип мактандылар.
— Ә сез Аллаһы тәгаләне акылсыз буларак белдегезме әллә?— дидем аларга.
— Нинди көфер сүз әйттегез!— дип ачуланып, миңа инкарь күзләрен салдылар.
— Ул вакытта ни өчен үзегездән таләп ителгәнне генә кылмыйча, гамәлләрегезгә артыклык кушасыз соң?— дидем, хәйранлыгымны белдереп.

ТАТАР ФӘЛСӘФӘСЕ
Хикәят
Кешедәге өч төрле сыйфатны татарларда мактыйлар: үз-үзеңне тота белүне, кыюлыкны һәм үткенлекне. Әмма берәүләр, үткенмен дигәндә, сизгерлекне күздә тоталар, икенчеләр исә — кискенлекне.
Миннән бу хакта сораганнарга:
— Татарлар йоклаган кешеләрне сөймиләр, моны бичаралык буларак беләләр. Димәк, үткенлек ул кискенлек кебек бер сыйфат дип беләм. Әмма сизгерлек юкта кискенлек бармы?— дидем.
Ризалаштылар. Моңа сөенеп:
— Үзеңне тота белүне сабырлыктан, кыюлыкны егетлектән, үткенлекне елгырлыктан килә торган сыйфатлар буларак беләм,— диярәк, фәлсәфә кылып алгандай иттем.

АКЫЛ БЕЛӘН ЯШӘРГӘ ӨЙРӘНҮ
Хикәят
— Миңа нишләргә?— дип бардым акыл иясенә, киңәшен үтенеп.
Сүзләремне тыңлап бетерде дә:
— Аларның электән шундый икәнлекләрен белә идегезме? Сүздә берне сөйләп, гамәлдә икенчене кылып җавап бирмәделәрме?— дип сорады.
— Белми идем,— дидем.
— Акыллы кешеләр җылымса ашны да өреп кабалар. Тәҗрибә дә кылмадыгызмы? Кешедән дә ишетмәдегезме?— дип кабат сорады ул.
— Кешеләргә ышану, аларны яхшыга санау гадәтем бар шул минем,— дидем җавабымда.
Аннары ул, бераз уйлап-уйланып алды да:
— Сезнең акылыгыз бер дә минекеннән калышмый. Акылыгыз белән киңәшегез, нәрсә эшләргә белерсез, ул әйтер,— диде, сүзен бетереп.

УСАЛЛАР АРАСЫНДА
Хикәят
Кешедә өч төрле усаллык бар: беренчесе — теле усал, икенчесе — гамәлендә усал, өченчесе — уенда усал. Боларның кайсы яхшы һәм кайсы начар?
— Урынына карап!— диделәр күпләр.
Шунда мин:
— Уенда усал булган кешедән дә авыррак адәмне белмим, шул кеше начар!— дидем.
— Теле белән усал кешедән күңелебез ватыла, гамәле белән усаллык кылган кешедән гарипләнеп калабыз. Әмма уенда усаллык булган кешедән безгә ни зыян?— диделәр сүземне аста калдыручылар.
— Анысы шулай,— дидем мин дә аларга.— Уенда усаллык булган кеше яхшыдан сөйләгәндәй, яхшыдан гамәл кылгандай, әмма асылда боларның киресен башкара. Хәтерләрегезне яңартыгыз, күзегез ачылыр!

РУХИ БӘРӘКӘТ
Хикәят
Түбән җанлы кешенең сүзендә һәм гамәлендә дөреслек булмый, диләр. Әгәр дә кемнедер ялганында сизсәң, аның рухы югары түгеллегенә фал итүең дөрес санала. Бу хакта кем белми!
Бервакыт дуслар:
— Мөселманлыкның эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт?— дип сорадылар.
Әйе, нигезе иман икәнлеген кем дә белә. Ә менә эчтәлеге?..
— Үзеңнең наданлыгыңнан хурлануда!— дидем мин. Коръәннән гафилләргә җәннәт ишегенең бикле булуы хакындагы аятьне дәлилгә китердем.
Алар:
— Без гыйбадәт дип белә идек. Нинди наданлык ул тагын?— диделәр.
Мин аларның Аллаһы тәгаләнең Хак һәм Хакыйкать булуын тануларына шикләнә калдым.

БАҺАДИР ИРЛӘР ГАЛӘМӘТЕ
Хикәят
Дөньяда куәтле ирләрне күп очраттым. Араларында батырлар да бар иде. Әмма баһадир дип аталырдаен тапмадым. Һәм, шундый ирнең барлыгы хакында ишеткәч, тупсасына килдем.
— Йомышыгыз ни иде?— дип сорады ул.
— Баһадир адәмне күрәсем килде. Ниндирәк кеше ул?— дидем.
— Әгәр дә монда андый ир юкмы дип эзләп килгән булсагыз, ялгышкансыз,— диде җавабында ул.— Баһадир адәмдә, куәт һәм батырлыктан тыш, мәртәбә һәм зәвык була. Ә минем күңелем тар, чөнки сандугач сайравын тыңларга яратам, таң атканда кояш чыгуына сокланам. Башкаларга исем китми.
Күңелемә сөенеч тулды, рәхмәт әйтеп чыгып киттем.

БАШЛЫ ХӨКЕМДАРГА КИҢӘШЧЕ
Хикәят
Башың олылыкта бер бәла бар: кигән бүрегең авыр була! Әмма телнең тинтәклеге аны җиңеләйтә.
Бер хөкемдар үзенә киңәшче итеп чакырган иде, алардан:
— Өч сорау бирергә мөмкинме?— дип сорадым.
— Өчесе бергә ничек?— диде алар.
— Минем кебек акылы сай, гыйлеме тар, күңеле суык кешегә нинди мохтаҗлыгыгыз төште?— дип сорадым.
Алар исә:
— Акылыбыз да, гыйлемебез дә үзебездә җитәрлек, рухыбыз да кайнар, әмма киңәшкә болардан мәхрүм кеше кирәк иде!— диделәр.
Мин җавап бирдем:
— Әгәр шулай булса, сезнең сайлавыгыз дөрес. Ризамын!— дидем.

ҺӘЙКӘЛ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Хикәят
Үз бөеклеген элекләрне даулап йөргән бер әфәнде белән очраштык. Әүвәле ул мине хәйран итте, аннары аңарга сорау бирергә мәҗбүр булдым:
— Бер-бер нәрсәгә кәефегез китмәдеме? Бигрәк сагышлы күренәсез,— дидем.
— Күптән уңыма-сулыма карап киләм. Дөнья шундый үзгәргән. Үземнең кечкенә икәнлегемне тойдым,— диде ул.
— Сезнең кебек бөек кеше дә болай әйткәч инде,— дидем мин,— безнең ишегә ни-нәрсә кала?
— Ул кадәр үк мыскыл итмәсәгез дә ярар иде,— диде ул.— Нинди бөек булыйм ди мин!
Аңарга сынап карап куйдым да:
— Менә хәзер сез чыннан да бөек булгансыз!— дидем.— Сөенегез!
Ул һәйкәлгә әверелә калды, мин юлымны дәвам иттердем.

ЗАМАНА ШИГЪРИЯТЕ
Хикәят
Бер артист әфәндедән шагыйрь агасының бер шигырен укуын үтендем. Риза булды. Онытылып тыңладым, аннары:
— Бу — даһи шигырь!— дидем.
Әүвәле югалып калды, аннары:
— Ни өчен алай әйттегез?— дип сорады, миннән дәлил көтеп.
— Бу шигырьдә,— дидем мин аңарга,— мәхәббәт тә, нәфрәт тә, гыйлем дә, гафиллек тә, хис тә, акыл да, фәлсәфә дә, сәясәт тә, тузан бөртеге дә, галәм дә һәм башкалары да бар!
— Әмма алар хакында бер генә сүз дә юк бит анда,— диде ул.
— Әйе, юк кебек, әмма алар һәммәсе дә анда бар. Үзегез дә бик яхшы тоясыз, шуңа да бу шигырьне яттан беләсез,— дидем, хәтта үзем дә яттан сөйләп күрсәтеп.

ХӨКЕМДАРЛАР БӘЛАСЕ
Хикәят
— Сез нишләп хөкемдарларны, урын ияләрен бер дә сөймисез?— дип сорадылар миннән.
— Кайдан белдегез, кем әйтте?— дидем аларга.
— Кемнән дә сорыйсы юк. Аларны күрсәгез, яки борылып китәсез, яисә игътибарыгыздан читкә этәрәсез, күрмәмешкә салынасыз,— диделәр.— Хикмәт нәрсәдә?
— Ярый, әйтим инде алай булгач,— дидем,— чөнки алар белән исәнләшсәң, туры килсәң, сөйләшергә дә кирәк була. Ә андый сүздә сәясәт катнаштырмый мөмкин түгел. Сәясәт бар җирдә мәнфәгатьсез булмый. Мәнфәгатьтә исә хәйлә кирәк. Хәйләне ялган кушмый йөртү мөмкин түгел. Минем намусым ялганнан курка.

ФАЙДАСЫЗ АКЫЛ
Хикәят
Сер сөйләшкәндә, аны бүлешәләр, имеш. Хакыйкатьне сөйләгәндә — аңа өйрәтәләр. Ә акыл сатканда нишлиләр икән?
— Сезнең кайчан булса да акыл сатканыгыз бармы?— диделәр.
— Юк,— дидем,— минем хәлемне үзегез дә күреп торасыз, акыл сатып ала-ала, җыя-җыя шушы мескен хәлгә калдым инде: йөзләрем җыерчыкланды, чәчләрем агарды, гомеремнең кыйммәтле чорлары исраф булдылар. Әмма һаман да дивана калдым.
— Ә без сезне хикмәт, акыл, зирәклек иясе буларак беләбез,— диделәр, мөгаен да миннән көлеп.
— Картайгач кына кергән акыл юләрлекнең бер билгесе инде ул,— дидем, аларга аңлатып,— чөнки аның инде үзеңә файдасы юк, башкаларга бирсәң генә! Әмма кирәк табарлармы?

ГЫЙЛЕМНЕҢ ХИКМӘТЕ
Хикәят
Өч төрле гыйлем иясе очраштылар да һәркайсы үз фәнен мактый башладылар. Мин алардан:
— Гыйлемнән гыйлем аерыламы?— дип сорадым.
Җавап бирә алмый тордылар. Шуңарга күрәдер:
— Хакыйкатьне төшенүгә, яшерен серләрне төгәл итеп ачыклауга корылмаса, гыйлем буламы соң ул?— дидем тагын да.
Шунда берсе:
— Хикмәт анда гына түгел, гыйлемнең нәтиҗәсе дөньяны үзгәртү көченә ия булырга тиеш!— диде.
— Ә кешене үзгәртү көченә ия булган гыйлемне фәнгә санамыйсыз инде, әйеме?— дидем аңарга, күңелен вәсвәсәләп.

СҮЗ АХЫРЫ
Хикәят
— Сүзеңне тавык-чебешләрдән башлаган идең, әллә нинди фәлсәфәләр белән бетердең,— дип бер әфәнде китабымны хурларга итте.
Аңа җавабым әзер иде:
— И дустым,— дидем, җененә тиеп,— нинди яхшы һәм серле гыйлем булган математиканы да сан санарга өйрәтүдән башлыйлар. Язу-уку гыйлемен дә хәреф танудан... Ә хикмәт өйрәнүне ничек тавык-чебештән башламыйсың инде?
Һәм ул:
— Менә зирәк сүз!— диде, куандырып.

Казан, 26 нчы май, 2006 нчы ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.