🕥 30 minut uku
Яралы Йөрәк - 3
Süzlärneñ gomumi sanı 3890
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1817
38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Карыйм җентекләп.
Юк микән димен
Шушы балада
Нәсимәм төсе.
Әллә соң инде
Акылдан шашам,
Йөрим, йөрим дә,
Шигырьләр язам.
Уйлап карасаң,
Кеше көләрлек
Бу бит бер кәмит.
Бер сыйныф та мин
Укымадым бит.
Шигырь укырга
Гел яратмадым.
Шигырь китабын
Укымый идем,
Аңламый идем,
Яратмый идем.
Менә бит хәзер
Үзем язарга
Омтыламын бит.
Бер шигырь яздым,
Икене яздым,
Дистәне яздым,
Ошамадылар,
Ертып ташладым.
Тагын күп яздым,
Тагын ошамый.
Бер капчык яздым,
Бер тиенгә тормый.
Эх, белемем юк,
Бу шундый начар.
Эчтән хисләрем
Ташып чыгалар,
Кайнап чыгалар,
Шашып чыгалар,
Ничек язсам да,
Начар чыгалар.
Хатын да инде
Шикләнә миннән,
Юләрләнгән дип
Мин аны беләм:
Уйлый эченнән,
Надан икәнне
Ул белә күптән.
«Надан шагыйрь»,-дип
Мыек астыннан
Гел көлә миннән.
Ничек соң инде
Минем шигырьләр
Барып чыксыннар.
Шагыйрьләр аны
Ничек язганын
Бер дә күрмәгәч,
Кагыйдәләрен
Гел өйрәнмәгәч.
Хәтта бит әле
Язган сүзләрнең
Ни татарчасын,
Ни урысчасын
Һичбер хатасыз,
Бик дөрес итеп
Яза белмәгәч.
Һич буй җитмәслек,
Колач җитмәслек,
Белем җитмәслек
Нәрсәгә бит мин
Үрелгән булам.
Бу инде теге
Утлы кисәүне
Ялан кул белән
Кайнар ялкыннан
Алып карарга
Тырышкан кебек.
Булмаслык эшкә
Тотынганмын шул,
Һичберкайчан да
Барып чыкмас ул.
Күп вакыт үтте,
Күп айлар үтте,
Икенче бәби
Туар көн җитте.
Туды ул балам,
Элекке кебек
Кабат куанам.
Әлбәттә инде,
Әнисе дә бик
Шуңа куана,
Рәсих исемен
Куйдык без аңа.
«Кыз бала булсын»,-
Дигән идем дә,
Булмады инде,
Бик теләсәм дә.
Бу баламны да
Бик яратырмын,
Күз карасыдай
Һәрчак саклармын.
Зур үссен улым,
Бәхетле булсын,
Гомеркәйләре
Бик озын булсын.
Тик шуны телим:
Нәсимә кебек
Гомеркәйләре
Кыска булмасын.
Тормыш юллары
Шулай буладыр,
Кайгы вә шатлык
Бергә атлыйдыр.
Менә улым да
Зур үсеп килә.
Әле йөгерә,
Әле егыла,
Торган була да,
Шаркылдап көлә.
И гамьсез чагы,
Уйнап туймаслык
Бик һәвәс чагы,
Безнең өчен дә
Күңелле чагы.
Бик күп сөйләшә,
Бик күп сораша,
Һәр нәрсәнең дә
Бар исемнәрен
Белеп калырга
Бик тә тырыша.
Менә хәзер дә
Йокларга кирәк,
Ә ул һаман да
«Әти, әти»,- ди.
Әкият сөйли
Мин йоклаганда.
Әнисе шунда
Сүз арасында
Гел шелтә ясый:
«Татарча гына
Сөйләшмәгез»,- ди.
Мәктәпкә баргач,
Урысча белмәс,
Гел начар укыр,
Башкалардан ул
Бик артта калыр.
Минем бу сүзгә
Ачуым килә,
Күреп тора бит
Ике телне дә
Бик яхшы белә.
Шундыйларны мин
Бик күп күргәнмен
Шундыйларны мин
Бик күп күргәнмен
Газиз баласын
Туган теленнән
Мәхрүм ителгән.
Тинтәклек бит ул
Акыл җитмәүдән.
Шулай эшлиләр
Бердәнбер булган
Туган теленнән
Матур теленнән
Үз балаларын
Мәхрүм итәләр.
Күп җирдә булдым
Күп нәрсә күрдем,
Күп милләтләрне
Күп кешеләрне
Якыннан күрдем
Шул кешеләрнең
Күп милләтләрнең
Үз баласына
Туган телендә
Сөйләшмә диеп
Авыз ачканын
Һичбер җирдә дә
Һичбер кайда да
Һич ишетмәдем.
Нигә соң шулай?
Татар кешесе
Ихтирам итми
Туган телендә
Үз милләтендә
Урыслашып та
Кимеп тә бара.
Туган телендә
Сөйләшергә дә
Оялып тора.
Аллага шөкер,
Дөньялар гиздем,
Төрле чак булды,
Туган телемнән
Һич бизенмәдем
Әни бүләге,
Әнием теле,
Бар телләрдән дә
Миңа кадерле
Рәсих улым да
Туган теленнән
Һич аерылмас.
Кайда булса да,
Кайда йөрсә дә,
Нәкъ минем кебек
Телен онытмас.
Нәкъ шулай булды:
Зур егет булып
Үсеп тә җитте.
Гел туган телен
Ихтирам итте.
Шулай яшибез,
Матур яшибез
Фатирыбызда
Һәм урамда да
Бик рәхәтләнеп
Авыз тутырып
Үз телебездә
Оялмыйча да
Курыкмыйча да
Гел сөйләшәбез.
Иш янына куш,
Дигән шикелле
Тагын бер бала
Без таптык әле.
Бер генә бала
Нишләптер инде
Ятим күренә.
Икәү булганда,
Ямьлерәк була
Берсе-берсенә.
Бик ышанычлы
Терәк тә була.
Берсе каядыр
Китә дә калса
Ә икенчесе,
Әле бит кала.
Әйдә үссеннәр
Әйдә булсыннар.
Берсе-берсенә
Дус-иш булырлар.
Авыр чакларда
Берсе-берсенә
Гел булышырлар.
Рәзиф төпчегем
Бигрәк тә мине
Үлеп ярата.
Гел минем белән
Янымда ята.
Үзе дә бит ул
Нәсимәгә дә
Бигрәк ошаган.
Нәсимә кызым
Диеп әйтәм дә,
Бик каты сөям
Йокы аралаш.
Гомер тиз үтә.
Ай артыннан ай
Ел артыннан ел
Бара да бара
Тормышлар да гел
Һичбер туктаусыз
Үзгәреп тора.
Рәсих улым да
Эшли башлады
Үзенә кирәк
Бик күп әйберләр
Сатып та алды.
Рәзиф улым да,
Яше җидедә,
Укый мәктәптә
Яхшы билгесен
Бик горурланып
Безгә күрсәтә.
Шушылай итеп
Безнең тормыш та
Бераз төпләнеп
Җайланып алды.
Вакыт күп үткәч,
Балалар үскәч,
Шул кара кайгым
Бераз басылды.
Җәй көннәрендә
Балалар белән
Тимер атларга
Утырабыз да
Барып җитәбез
Яшел урманга
Җиләк-җимешләр
Җыеп кайтырга.
Бу саф һавада
Нәкъ табигатьтә
Һәр нәрсә ямьле
Балаларым шат
Алар шатлангач
Миңа күңелле.
Әнә бит алар
Бик тә сөенеп
Берсе зуррак,
Берсе кечерәк
Барыбер алар
Ике бертуган
Бер яшьтә кебек
Уйнап йөриләр.
Уйнап туймыйлар
Бу матурлыкны
Күреп туймыйлар.
Куанып туймыйм,
Шатланып туймыйм
Менә үзем дә
Бик матур итеп,
Килешле итеп,
Сөйләшәләр бит
Чип-чиста итеп
Татар телендә
Гел туган телдә
Ә бит бик күпләр
Шундый егетләр.
Бик тә аяныч:
Үз туган телен
Һич тә белмиләр.
Белгәннәре де
Бик сөйләшмиләр.
Икесе дә бит
Бик акыллылар
Һәммә нәрсәне
Бик тиз аңлыйлар.
Ике телне дә
Яхшы беләләр,
Яхшы эшлиләр,
Яхшы укыйлар.
Үз телен белеп,
Хур булмадылар.
Һәрвакыт минем
Сүземне тыңлап,
Тәртипле булып,
Тыңлаучан булып,
Бик таза булып,
Дингә ышанып,
Иманлы егетләр
Булып үсәләр.
Менә бер мисал:
Татар телендә
Әгәр сөйләшсә,
Урысча белмәс
Диючеләргә
Бик төпле җавап.
Минем тәрбиям
Бушка китмәде.
Нәтиҗәләре
Бик шатландырды.
Люциягә дә
Бик гыйбрәтле,
Ышандырырлык
Вакыйга булды.
Әйтер идем мин
Бар кешеләргә:
Ышанмагыз сез!
Татар телендә
Әгәр сөйләшсә,
Урыс телендә
Начар сөйләшә
Диючеләргә.
Бик тә акылсыз
Шул бәндәләргә
Ялган таратып,
Коткы чыгарып,
Туган теленнән
Бик биздерергә
Бик тә тырышып,
Буш куык булып,
Буш бугаз булып,
Үзенә дә бит
Акыл җитмәгән
Шул юләрләргә.
Мин үзем дә бит
Үткән елларны
Тик утырмадым,
Бик күп укыдым,
Бик хәтсез яздым,
Бик күп нәрсәләр
Белдем, аңладым.
Шулай итеп, мин
Укый-язарга
Өйрәнеп киттем
Хәтта мәкалә
Язарга да бит
Өйрәнеп беттем.
Әгәр тырышсаң,
Ышандым инде
Күп нәрсәләрне
Җиңә аласың.
Үз максатыңа,
Үз теләгеңә
Ирешүләрнең
Авыр юлларын
Ерып чыгасың.
Гел надан калсам,
Нишләр идем мин,
Бер мокыт булып
калыр идем лә.
Бер файдасызга
Яшәр идем лә.
Әлбәттә, миңа
Надан кешегә,
Минем ишегә
Һичбер нәрсә дә
Бирелмәде шул
Бик җиңел генә
Әдәби сүзләр
Ни татарчасын,
Ни урысчасын
Һич белми идем.
Яза башласам,
Сүзлектән эзләп
Таба алмыйча
Кирәкле сүзләр
Интегә идем.
Хәзер дә шулай
Һичбер нәрсә дә
Һич үзгәрмәде.
Элекке кебек
Гел шулай итеп
Сүзләр эзлимен.
Шул ук сүзлектән
Талган күземне
Бик каты ачып,
Нык чекрәйтеп.
Һаман да әле
Күп нәрсә белмим.
Хәтта бер сүзне
Хатасыз гына
Яза да белмим.
Дөрес язган сүз
Була бик сирәк.
Һәрвакыт миңа
Сүзлек китабын
Ачарга кирәк.
Мәкалә язам,
Тирләпләр бетәм.
Өч тапкыр аны
Иң ким дигәндә
Кабат төзәтәм.
Бераз булса да,
Уңыш, казаныш
Күренеп бара.
Алгарак бара
Һәр җибәргәнне
Татарстанда
Гәҗит-журналлар
Бастырып тора.
Әлбәттә, миңа
Бу зур күчтәнәч.
Шатланам шуңа
Бу язганнарым
Бушка китмәгәч.
Тормышым инде
Җайланып килә
Дигәндә генә
Килә тагын бер
Коточкыч бәла.
Рәсих улымны
Эштән кайтканда
Вәхши бандитлар
Камап алганнар.
Балакаемны
Танымаслык та
Итеп шулкадәр
И кыйнаганнар.
Кыш көне иде,
Майка-трусиктан
Кайтып керде ул.
Өс-баш киемен
Салдырганнар шул.
Танырлык түгел,
Күзләре шешкән,
Йөзе канаган,
Тәне күгәргән.
Башы тишелгән,
Кайгым өстенә
Тагын бер кайгы
Килеп өстәлде.
Элекке кайгы
Ярасы да бит
Бетмәгән иде.
Төзәлеп тә бит
Җитмәгән иде.
Эх, мәлгунь язмыш
Бигрәк син шулай
Усал икәнсең,
Жәлли белмисең.
Ачык ярага
Тагын китереп
Агу сибәсең.
Шул көннән бирле
Улым-бәгырем
Мантымады шул:
Бик күп мәртәбә
Хастаханәдә
Ятып чыкса да
Файда итмәде
Һичбер нәрсә дә
Саулыгы һаман
Гел кими килде.
И җаныкаем,
Төннәр буе
Һич йоклый алмый.
Башы бик сызлый,
Авыртуына
Һич чыдый алмый.
Ашаганда да
Бик күп вакытта
Ашамлыклары
Төшә дә китә.
Үзе дә шунда
Аңын югалтып,
Ашларын түгеп
Ава да китә.
Аңын югалта
Төннәр буе
Әле әнисе,
Әле мин үзем
Саклап чыгабыз.
Берәр нәрсә эшләр
Күрми калырбыз
Диеп куркабыз.
Төннәр буе
Ул йоклый алмый:
Әле кухняга,
Әле бүлмәгә
Керә дә чыга,
Чыга да керә,
Ятып та карый,
Торып та карый
Нәтиҗә бирми.
Сызлаган тәнен,
Сызлаган җанын
Кая куярга,
Нишләтергә дә
Ул инде белми.
Өч елдан артык
Шулай интекте.
Ахырда аның
Түземе бетте.
Җаным корырлык
Шул сүзне әйтте:
Минем белән сез
Газап чиктегез.
Мин үзем дә бит
Бик газапландым
Сез шуның өчен
Гафу итегез.
Мин инде сезне
Һич интектермәм
Үзем дә шулай
Тиз котылырмын.
Унбиш катлы
Бинага менеп
Мин ташланырмын.
Үзе шулай ди,
Ә бит күзләре
Шундый сагышлы.
Матур йөзләре
Шундый кайгылы.
И улым, - дидем
Нәрсә сөйлисең?
Җан өшетерлек
Син бит әле яшь
Менә күрерсең,
Син терелерсең
Минем сүземә
Колак салмады.
Бик тиз генә ул
Киенеп алды.
И газиз улым,
Кая барасың
Төн уртасы бит
Юка киенеп.
Төннәр бик суык,
Шулай туңарсың,
Уйлый күрмәгез
Бу саташты дип:
Акылым аек,
Сүзләрем ачык,
Бәхил булыгыз!
Рәхәт яшәгез,
Мине тотмагыз,
Ниятемә сез
Аяк чалмагыз!
Нәсимә апам
Янына гына
Мине күмегез!
Менә шулай дип
Җитди төс белән
Ишекне ачып,
Чыгып та китте.
Артыннан чыгып
Тота алмадым.
Унбиш катлы
Бина янына
Барып туктадым.
Лифт белән, бәлки,
Менгәндер инде
Бина башында
Әнә күренде.
И биек бина,
Карыйм өстенә,
Башым әйләнә.
Ул шундый ямьсез,
Шундый куркыныч
Эшафот кебек
Күзгә күренә.
Күктә йолдызлар
Битараф булып,
Балкып торалар.
Минем хәлемне
Аңламый алар.
Әнә бер йолдыз
Күктә атылды.
Атылды да ул
Караңгылыкка
Төшеп югалды.
Шул йолдыз кебек
Бина өстеннән
Төште атылып
Бәгырь кисәгем
Ак кар өстенә,
Каннар чәчелде.
Кып-кызыл булып
Чалкаеп төште.
Зәңгәр күзләре
Ерак күкләргә
Төбәлеп калган.
Бик зур ачылган,
Күз төпләрендә
Яшь бөртекләре
Ялтырап калган.
Чарасызлыктан
Елаган мескен.
Егерме өчтә
Якты дөньядан
Яп-яшь көенә
Ничек кешенең
Китәсе килсен?!
Гыйнвар аеның
Унынчы көне
Кабатланды бит.
Шул каһәрле көн
Нәкъ шушы көнне
Нәсимә кызым
Вафат булды бит.
Ә күктә һаман
Балкый йолдызлар.
Минем кайгымны
Уртаклашмыйлар.
Кайгыңны синең
Уртаклашам дип
Күп әйтүчеләр,
Ләкин кайгыны
Бүлеп, өләшеп,
Кисеп, тураклап
Булмый шул аны.
Беркем белән дә
Биреп уртаклап.
Төнге сәгать өч
Йоклый бар кеше.
Шушы вакытта
Кемдә кемнең соң
Булсын ди эше.
Йоклый кешеләр,
Йоклый бар дөнья.
Тәмле төш күреп,
Бу кара төндә
Без икәү генә
Газизем белән,
Ул да йоклый бит,
Җаны бик тыныч,
Тәне сызламый,
Башы авыртмый,
Берни кирәкми,
Тик минем генә
Җан өзгәләнә.
Әрнү яшьләре
Ага йөземнән,
Бу җир йөзендә
Шушы мизгелдә
Иң кайгылысы
Бәлки, мин генә.
Бу явыз язмыш
Безнең тормышка
Килде дә килде.
Бәхетле булып
Балалар белән
Каһәр суккыры
Безгә бирмәде.
Әле дөньяда
Яшәмәдең дә,
Берни күрмәдең.
Сызланулардан,
Авыртулардан
Арыналмадың.
Ни өчен соң син?!
Ни өчен генә
Бик аз яшәп тә,
Шундый зур бәя -
Яшь гомерне
Биреп түләдең.
Зәмһәрир суык
И бөтерелә.
Янымда гына
Карлы бураны.
Улымның әле
Куллары җылы,
Ята җылытып
Ул салкын карны.
Бик күп вакытлар
Үткәндер инде.
Улкаемның
Куллары суык.
Вакыт узганын
Сизми калганмын.
Әле күзенә,
Әле йөзенә
Тораташ кебек
Карап катканмын.
Кулны кулыннан
Алыр хәлем юк.
Яратмыйм кышны,
Яратмыйм карны,
Яратмыйм шушы
Вәхши дөньяны.
Вәхшиләр белән
Тулган карынын.
Ләгънәтләр төшсен
Шул вәхшиләргә.
Минем улымны
Кыйнаганнарга.
Шулкадәрле зур
Бу кайгым минем
Ничек яшәрмен.
Ничекләр итеп
Аны җиңәрмен.
И Ходаем, син
Һичбер туктаусыз
Каза бирәсең
Ник вәхшиләргә
Шундый казаны
Бирмичә генә
Әллә соң инде
Гафу итәсең.
И Ходаем, син
Гафу ит мине,
Игътибар итмә.
Шул сорауларга
Үзем дә белмим
Нәрсә эшләргә.
Аптыраштан бу,
Чарасызлыктан
Белмим нишләргә.
Синнән башка юк
Тирә-юнемдә
Шушы кайгымны
Уртаклашырга.
Бәлки, әле мин
Ходайга сылтап
Хаклы түгелдер.
Бәлки, булгандыр
Нәсел-ыругта
Бик яман кеше
Хәтта кешенең
Канын түккәндер.
Менә шул явыз
Ерак кардәшнең
Зур бурычларын
Минем буынга,
Минем чорыма
Түләү хаклары
Килеп җиткәндер.
Ялгышмыймдыр мин,
Булгандыр шундый
Нәсел-ыругта.
Бер яман кеше
Ничек булганын
Мин аның белмим
Булгандыр аның
Кайчан булса да,
Берәр бик ямьсез
Кеше рәнҗеткән.
Хәтта кешенең
Канын коеп та
Эшләгән эше.
Ходай Тәгалә
Һәрвакыт гадел
Иртәме, соңмы
Яман эшенә
Яман кешегә
Җәза бирә Ул.
Гел белеп тора,
Һәммәсе дә бит
Язылып тора.
Фани дөньядан
Син бурычыңны
Түләми генә
Китә дигәнең
Һич мөмкин түгел.
Нинди озын төн,
Гаҗәп салкын төн
Нинди ямьсез өн.
Өшегән күптән
Минем җылы тән.
И авыр хәтта
Шушы урыннан
Кузгалырга да,
Елаган яшьләр
Кипкәннәр күптән,
Туңганнар күптән.
Кышкы төн озын,
Бик иртә әле
Таңнар атарга.
Минем яшьләрем
Ядрәләр булып
Барып кадалсын
Шул дошманнарга...
Рәсих улымны
Нәсимә кызым
Янына күмдек.
Аның наказын
Төгәл үтәдек.
Ике ел үтте,
Нервым какшаган.
Күп кайгылардан
Хәтта бер нечкә
Җеп өзәрлек тә
Хәлем калмаган.
Докторга бардым,
Бу нинди хәл дип.
Төрле докторлар
Күп тикшерделәр,
Күп карадылар.
Ахыргы чиктә
Бу синең иптәш
Псих чире дип
Шаккаттырдылар.
Мин шунда әйтәм:
Миңа карагыз
Нинди әле мин
Псих булыйм, ди.
Аң югалтмадым,
Акылым төгәл,
Хәлем генә юк,
Яхшы карагыз.
Сез, бәлки, әле
Бик ялгышасыз.
Без ялгышмыйбыз,
Псих чиренең, ди
Төрлесе була,
Сезнең чирегез
Нәкъ шуңа керә.
Больницага ят дип
Ул язу бирә.
Стресс булган ди.
Шуннан соң күпләр
Шундый чир белән
Чирләп йөриләр.
Хастаханәгә
Ятарга кирәк
Дип үгетлиләр.
Әгәр ятмасаң,
Бик соңга калсаң,
Дәваланулар
Файда бирмәс
Дип кисәттеләр.
Нинди көннәргә
Калдым соң инде.
Күп йөри торгач,
Ятмас идем дә,
Бармас идем дә,
Шул больницага.
Башка чарам юк,
Нишләмәк кирәк,
Йөк ташу түгел,
Хәтта атларга
Көчең калмагач.
Ят, дәвалан дип
Инандырдылар.
Хастаханәдә
Урын бирделәр,
Бу тар бүлмәдә
Төрле психлар
Тулып яталар.
Мин керү белән
Тып-тын булдылар.
Ай-яй-яй монда
Ямьсезләре бар,
Куркып үләрсең.
Муенга гына
Килеп ябышса
Инде нишләрсең.
Элек тә әле
Шул юләрләрдән
Бик курка идем.
Юләрне күрсәм,
Бик ераклардан
Әйләнеп кенә,
Бик шүрләп кенә
Гел үтә идем.
Бәй, шулай булмый
Юләрдән аны
Нәрсә көтәсең.
Башы эшләми,
Бирер түбәңә
Шап итеп кенә
Мәтәлчек атып
Ерак китерсең.
Менә син аны
Пародокс бит
Шул юләрләрдән
Гел дә курыктым.
Ә менә хәзер
Үзем кем булдым
Нәкъ юләрләрнең
Тыгыз рәтенә
Килдем дә бастым.
Бу палатада
Алты псих ята,
Мин җиденчесе
Бер бик юләре
Яныма килде.
Дәү гәүдәлесе
Баштан аяктан
Карап чыкты да
Әнә урының
Шунда уз,- диде.
Аның янында
Бик куркып тордым.
Бераз чигендем,
Кинәт ташланса,
Буа башласа,
Нишләрмен димен
Әллә ничә көн
Йоклый алмадым,
Күзәтеп яттым.
Дөресен әйтим:
Шикләнеп яттым.
Ничек йоклыйсың
Гадәтләнмәгән
Шушындый җиргә.
Миңа соң инде
Нормаль кешегә
Килеп орырлар,
Сизми калырсың
Берәр җан җиргә.
Монда врачлар
Психлар белән
Күп сөйләшмиләр.
Кызыксынсаң да,
Җавап бирмиләр.
Нигә дип сорыйм
Нормаль кешене
Психлар белән
Бергә салалар.
Биналары да
Монда бик биек
Бәлки, психлар
Качмасын өчен
Врачлары да
Күрәм, бик сәер,
Әллә соң инде
Психлар белән
Бергә чуалып,
Үзләре дә бик
Шул психларга
Ошаган кебек.
Бераз яткачтын
Өйрәнеп киттем
Бу юләрләрдән
Шулкадәр инде
Шөлләмим хәзер.
Ике аяклы
Бу адәми зат
Төрле шартларга
Өйрәнә икән.
Игътибар итсәң,
Болар барысы да
Гади кешеләр,
Һәммәсе алар
Шушы бик авыр
Төзәлми торган
Чирләре белән
Газап чигәләр.
Ниндиләр генә
Ятмыйлар монда
Бума чирлеләр,
Калтыраучылар,
Хәлдән тайганнар
(минем кебекләр).
Юләрләр дә күп:
Башы әйләнгән,
Йокысы беткән,
Күзе акайган,
Эчләре пошып
Үлә язганнар.
Тагы да шунда
Бетәсе түгел
Эч пошыргычлар.
Дару бирәләр
Кушучлап, күпләп
Психлар ашый
Аны бик теләп.
Шуннан йоклыйлар
Гырлап, әлсерәп
Шундый да тәмләп.
Дару бирсәләр,
Аны ашамыйм,
Биргәнен ташлыйм.
Миңа файдасыз
Икәнен аңлыйм.
Күп дару ашап,
Күп сәгать йоклап
Терелсәң иде.
Бик яхшы булыр
Иде дә бит ул,
Ләкин бу чара
Бик кыска гына,
Вакытлыча шул.
Шушы чирлергә
Бар әле тагын
Икенче ысул.
Үз-үзеңне
Бик каты итеп
Кулыңа алу,
Ягъни чыныгу.
Үз-үзеңне
Бик нык ныгыту.
Ихтыярыңны
Бик каты туплап,
Терелүләрнең
Юлларын табып,
Үз-үзеңә
Бик нык ышанып,
Тик шулай итеп,
Мөмкин булачак
Сихәтлегеңә
Әйләнеп кайту.
Бер ай яткачтын
Врачлар миңа
Шулай әйттеләр:
Хәзергә әле
Эшкә яраксыз,
Инвалидлыкны
Сиңа бирәбез.
Бераз ял итеп
Өйдә ятыгыз,
Дәваланыгыз,
Нәтиҗәләрен
Соңрак белербез.
Шулай итеп мин
Законлы гына
Псих булып яшим.
Хәзер вакыт күп
Иҗат эшләрен
Күбрәк эшлим.
Люция миннән
Хәзер шикләнә.
Бик эреләнеп
Кенә сөйләшә.
Сүз уңаенда
Әй псих дип кенә
Миңа эндәшә.
Менә бит инде
Иң якын кешең
Шулай әйткәчтен
Башкалар белсә,
шунда ятканны
тыштан әйтмәсә
гел эчтән генә
бу юләр инде
дип әйтүчеләр
яки әйтүче
табылыр әле
берәр бик оста
зур тел бистәсе
белмәссең әле
бу тормышымның
кая барганын
сөйләсәләр ни,
сөйләмәсә ни
кеше авызын
ябып та булмый.
Барысына да бит
җиткереп булмый.
Псих чиренең
мең төрле төстә
була торганын.
Тормыш дигәне
Бер җирдә тормый
Заманасы да
Үзгәреп китте.
Үзгәртеп кору
Заманы җитте.
Шәһәребездә
Халык гөж килә,
Халык кузгалды.
Бу көнгә кадәр
Булмаган эшләр
Була башлады.
Күп төбәкләрдә
Митинглар бара,
Һәрберсе шунда
Берсеннән-берсе
Нәрсәдер әйтеп
Каты кычкыра.
Азатлык килгән
Сүз иреге дә
Дип халык шундый
Нишләргә белми
Гаять сөенгән.
Шул нәтиҗәдән,
Авыр эшләрдән,
Зур кайгылардан,
Бик күп йөргәннән
Бәлки, инде ул
Түзә алмаган.
Умыртка дигән
Бик мөһим сөяк
Ике җиреннән
Сытылган булган.
Менә шул инде
Мине аяктан
Ега да язды.
Йөреп тә булмый,
Ятып та булмый
Гел көйсезләнә.
Бу яман зәхмәт
Көннән-көн миңа
Каты бәйләнә.
Бер доктор әйтте:
Кичекмәстән үк
Операция
Ясарга кирәк.
Әгәр ваз кичсәң,
Паралич сугар,
Йөри алмассың.
Менә диде ул
Юллама язам,
Хастаханәгә
Барып ятарсың.
Нишләмәк кирәк
Башка чарам юк.
Риза булудан
Башка юлым юк.
Ясагыз дидем,
Ни булса булыр,
Моңа түзәрмен.
Бигрәк куркам
Мин шунысыннан:
Имгәк калудан,
Гарип калудан.
Дусларым кабат
Хәлне белергә
Берсе артыннан
Икенчеләре
Гел бертуктаусыз
Килеп тордылар.
Хәтта күпләре
Икешәр-өчәр
Тапкыр да килеп,
Бик тә кайгыртып,
Килеп тордылар.
Хәлемне белеп,
Ихтирам итеп,
Шул чакта үзем
Уңайсызландым:
Тагын шул инде
Оялчанлык
Тәэсир итүдән
Кем соң инде мин
Диеп уйладым.
Шул кадерле дә,
Зур ихтирамга
Лаек булырлык
Бер айлап вакыт
Үтте дә инде.
Ясаган җирләр
Бераз төзәлде.
Ясаган доктор
Уңышлы булды.
Озакламый син
Чыгарсың диде.
Әйтүен әйтте,
Ләкин мин сизәм:
Бик йоклый алмыйм,
Авырта сөяк
Димәк, хәзергә
Яхшы дияргә
Әле иртәрәк.
Төзәлер өчен
Бәлки, бик шактый
Вакыт күп кирәк.
Менә Габделхак
Язмыштан сиңа
Тагын бер бүләк.
Тагын да сиңа
Түзәргә кирәк.
Шушы сынауны
(Инде ничәнче)
Ничек булса да
Үтәргә кирәк
Бу афәтне дә
Җиңәргә кирәк.
Минем өчен бит
Вакыт туктады.
Ә бит ул миңа
Гел җитми иде,
Тиз үтә иде
Кирәк эшемдә.
Ә хәзер менә
Анда сугылам,
Монда сугылам,
Фатир эчендә
Менә шуңа да
Эч пошып тора.
Белмим үземне
Кая куярга,
Ябылган кебек
Мин бер читлеккә.
Сыкрый күңел,
Афәт артыннан
Афәт килгәнгә,
Җан әрни шушы
Гаделсезлеккә.
Начарлыкның да
Кайсы вакытта
Файдалы гына
Ягы да була.
Мәсәлән, менә
Күп уйланырга
Вакыт күп кала.
Уйлана торгач,
Ясадым әле,
Чыгардым әле
Кызык мәсьәлә.
Ни өчен әле,
Әледән әле
Килә дә килә
Гел көтмәгәндә.
Бирми яшәргә,
Берсеннән-берсе
Яман афәтләр
Килгәннән бирле
Шушы шәһәргә.
Таптым мин моның
Ахры җавабын,
Ямьсез сәбәбен:
Өйне салганда
Акыллы картлар
Бик тә җентекләп,
Сайлыйлар аның
Яхшы урынын,
Утырып шунда
Дога кылалар.
Бәхет телиләр,
Шушы урынга
Аннары гына
Өйне салалар.
Менә бу шәһәр
Ничек корылган,
Урынын аның
Кемнәр сайлаган?
Нинди урынга
Йортлар салынган?
Менә, мәсәлән,
Мин яшәгән йорт
Зират булган бит
Шушы урында
Бульдозер белән
Шушы урынны
Тигезләгәннәр.
Йорт салганнар,
Салган йортлардан
Күп кешеләргә
Фатир биргәннәр.
Ни эшләсеннәр
Яшәп яталар.
Торыр җир булгач,
Шуңа да әле
Бик сөенгәннәр.
Гомумән әйтсәк,
Бу шәһәр үзе
Бик күп тоткыннар,
Ягъни корбаннар
Монда куылган,
Монда җирләгән.
Шул әрвахларның
Сөякләренең
Өсләрендә бит
Басып салынган.
Сизгәндермен мин
Шушы шәһәргә
Килү белән бит.
Һич ошатмадым,
Ләкин нишлисең,
Китергән мине
Монда язмышым.
Ошатмасам да,
Нишләптер калдым.
Шушындый җирдә
Пәйгамбәрләр дә
Дога кылмаган.
Каһәрле җирдә
Меңләгән коллар
Интеккән җирдә.
Үлчи алмаслык
Михнәтләр чиккән.
Күп каннар, яшьләр
Түгелгән җирдә.
Әле һаман да
Надзирательләрнең
Ачы тавышы
Яңгыраган кебек.
Булып торганда
Дымлы һавада
Нинди дә монда
Булсын соң инде?!
Монда яшәгән
Бу кешеләрнең
Бәхетле, яхшы,
Гамьсез тормышы.
Әби-бабайның
Көчле рузлары,
Менә шушында
Мине китерде.
Бәлки, шуңадыр
Мин монда килдем.
Алар калдырган
Зур кайгыларын,
Михнәт-зарларын,
Ачы язмышын
Мин уртаклашып,
Эчеп бетердем.
Язмышлар безне
Ниләр эшләтми:
Дөньяның әле
Бер почмагына,
Әле һичбер дә
Булмаган җиргә
Илтә дә ташлый.
Әле бер җиргә
Китерә дә ул,
Бәйләп куя да
Һич тә җибәрми.
Менә бит инде
Шушы төбәккә
Минем җилкәнем
Килеп туктады.
Бик тын гаваньга
Якорен салды.
Бәлки, шушында
Гел дә калырмын
Диеп уйладым.
Ниһаять, аның
Янына бардым.
Үзен дә күрдем,
Хәлен дә белдем.
Күрдем дә аны,
Бик нык жәлләдем.
Муртаеп беткән,
Үзен мүк баскан.
Канатлары да
Бик сәлперәйгән
Яртылай баткан.
Каралып беткән,
Кыяфәте дә
Бик ямьсезләнгән.
Шулай инде ул
Бер җирдә ятсаң,
Мүк басып китә,
Чүп басып китә.
Йөрсәң генә ул
Гел шомарасың,
Күпне беләсең,
Күпне күрәсең
Илһамланасың
Камилләшәсең.
Эх син җилкәнем,
Бар иде әле
Безнең дә шундый
Тиз очып йөргән
Күңелле чаклар.
Бердәй урыннан
Икенчесенә
Ялт кына итеп
Очкан вакытлар.
Әле балалар
Исән чагында
Бәхетле идек.
Ул бәхет безнең
Һичбер кайчан да
Бетмәс, кимемәс
Иделәр кебек.
Жуелмый да ул,
Онытылмый да
Һичбер нәрсә дә.
Елап аласың,
Көлеп аласың,
Җырлап аласың
Үз-үзеңә.
Бирешмим әле
Мин кайгыларга,
Диеп юатасың
Бернишләп булмый,
Яшәгән саен
Күңел нечкәрә,
Сизгерлек арта.
Шушы халәтем
Борчымый мине,
Ә киресенчә
Моңа куанам.
Битараф булу
Менә шунысы
Мине куркыта.
Ә шулай да бит
Бар иде минем
Бик көчле чаклар,
Куәтле чаклар.
Йөз кило капны
Очырткан чаклар.
Миннән бер кадак
Ясап каксалар да,
Бөгелмәс чаклар.
Язмышлар йөртә,
Язмыштан узмыш
Юк диләр күптән.
Сүз уңаеннан
Бәхәсләшмимен,
Алар хаклыдыр,
Әмма ләкин дә
Мин каламын
Үз фикеремдә.
Син ул язмышны
Җиңәргә тырыш!
Бик нык терәшеп,
Бик нык көрәшеп
Көрәшсәң генә,
Килә ул уңыш.
Һәрнәрсәне дә
Язмышка сылтау
Бирми ул миңа
Бернинди отыш.
Бар ул эзләсәң,
Сәбәбен тапсаң,
Бик нык теләсәң,
Язмыштан узмыш.
Гомерләр үтә,
Чәчләр агара.
Алтмыш биш миңа,
Гомер кояшым
Баерга бара.
Хәтер түрендә
Шундый да аяз,
Җылыта кояш,
Ә күңел һаман
Гел элеккечә.
Гел үзгәрмәгән,
Ул һаман да яшь:
Анда әле яз,
Яфраклар шавы,
Кошлар сайравы
Гомеремнең дә
Шатлыклы чагы.
Хыялларымның
Бик шашкан чагы.
Язлар бит алар
Гел кабатлана.
Кабат килер яз
Җилкәнем минем
Канатын кагар.
Элекке кебек
Фарватерының
Юлына басар.
Бәлки, әле ул
Туган җиренә
Туган якларга
Әйләнеп кайтыр.
Хәтта кошлар да
Туган җиренә
Әйләнеп кайта.
Читтә, чит җирдә
Түзмәслек булып,
Сагышлы көннәр
Сагыну хисен
Ярсып уята.
Читтә яшәүләр
Бигрәк ялкыта.
Читтә күп йөрдем,
Дөньялар гиздем.
Булмаган җирем
Минем калмады.
Һичбер хатасыз
Иманым камил,
Әйтәм бик туры
Читтә бәхетле
Кеше күрмәдем.
Кайберәүләр бит
Бәхет табарга
Читкә китәләр.
Шуны белмиләр,
Шуны сизмиләр.
Бит бәхетләрен
Туган җирендә,
Туган илендә
Күрә белмичә,
Таба белмичә
Бик тә ялгышып
Куеп китәләр.
Читтә юк бәхет,
Читтә юк тәхет,
Читтә күп читләр,
Читтә күп этләр,
Читтән килгәнне
Хәтта тешлиләр.
Читтә читләрне
Гел кимсетәләр,
Түбәнсетәләр.
Шуңа күрә дә
Юк монда бәхет.
Килгәннәр өчен
Күп монда ләхет.
Шул әйткәннәрне
Бик нык дәлилләп
Әйтәсем килә.
Мин әйткәннәрне
Читтә яшәгән
Һәр кеше белә.
Телимен шуны
Әйтеп китәргә:
Күпме тырыштык,
Күпме көч куйдык,
Нервылар боздык,
Шәһәребездә
Шул мәктәпләрдә,
Бакчаларында
Татар классы,
Татар төркеме
Ачарга диеп.
Ә нәтиҗәдә
Нәрсә соң булды?!
Ә нәтиҗәдә
Шунысы булды:
Төрле сәбәпләр,
Төрле дәлилләр,
Юньсез мисаллар
Уйлап таптылар.
Беркөн һәрберсен
Ябып куйдылар.
Бүгенге көндә
Берсе калмады.
Кабат башласак,
Без шул эшләрне
Күпме нервылар,
Күпме вакытлар,
Күпме сабырлык
Кирәк булачак.
Тагын да әле
Сәбәп табарлар:
Шул ук түрәләр
Әниләре бит
Туган телендә
Укытырга да,
Сөйләшергә дә
Теләмиләр бит
Диеп әйтерләр.
Примитив сәбәп
Уйлап тапканнар:
Кемнәр микән соң?
Шулай дип әйткән,
Бу туң зур башлы
Түрәләрнең соң?
Ничек әле дим
Шулай әйтергә,
Уйлап табарга
Зиһене җиткән.
Менә бит безгә
Шундый мөнәсәбәт,
Кайда булсак та.
Күп эшләсәк тә,
Илен баетып,
Салымын түләп,
Бик тырышсак та.
Ихтирам да юк,
Илтифат та юк.
Әйтерсең лә без
Дөньяда гел юк.
Алар өчен без
Юлда яткан таш.
Гел комачаулап
Һәрвакыт безне
Тибәргә була.
Таптап китәргә,
Кимсетергә дә
Аларга һәрчак
Сәбәп табыла.
Һичбер нәрсәне
Дәлилләп булмый,
Таләп тә итеп
Чөнки алар баш.
Монда гына баш
Түгел бит алар,
Хәтта безнең бит
Татарстанда,
Татардан да баш,
Булып масаеп
Боерык биреп
Яшәп яталар.
Ни эшлсәк тә,
Безгә катышып,
Гел дә тыгылып,
Гел дә тыкшынып,
Өйрәтә безне
Өлкән абзабыз:
Болай эшләгез,
Алай ярамый,
Болай ярамый,
Дип кенә тора.
Безне өйрәтә,
Безне кисәтә,
Хәтта куркыта.
Зәһәр чукмарын
Ул әзер тота.
Уку-язу да
Булсын аларча.
Башка язуга
Күчә күрмәгез,
Диеп кисәтә.
Татарстаннның
Кануннары да
Булсын безнеңчә.
Ә сезнең менә
Конституция
Гел дә башкача.
Гел дә төзәтеп
Язарга кирәк,
Иң баштан алып
Безнеңчә итеп
Ахырынача
Диеп өйрәтә
Шул ук абзабыз.
Шулай дип кенә
Чикләнми бит ул.
Өлкән абзабыз
Аның хыялы
Бик ерак китә,
Хәтта төшендә
Күреп ята ул.
Татарстанны
Кушып куярга
Урысстанга.
Аннары инде
Тынычланырга,
Бик тәмле төшләр
Күреп ятарга.
Эзли ул хәйлә,
Эзли ул сәбәп,
Шушы хыялы
Бирми бит аңа
Тыныч йокларга.
Озак сузмыйча
Кирәк бит аны
Җәһәттән эшкә
Тиз ашырырга.
Тәҗрибәләр күп
Тарих битендә:
Кечкенә булган
Авылларны бит
Кушып куйдылар
Зур авылларга
Була икән бит
Менә шулай да.
Бик мактандылар
Шул «уңыш» белән,
Бер чеметем дә
Һичберкемгә дә,
Һичбер кешегә
Файда дигәне
Гел булмаса да.
Менә бүген дә
Шул чакта булган
Тәҗрибәләрне
Искә төшереп
Бик тиз алдылар.
Хантый-Мансыйны
Пермь белән бит
Кушып куйдылар.
Әлбәттә, әле
Бу прелюдия,
Симфониясе
Алда булачак.
Безне көтә бит
Шундый киләчәк.
Өлкән абзабыз
Иртәме-соңмы
Татарстанны
Йотып куярга
Вакыт җитте дип
Әле әйтәчәк.
Җитәр дияр ул
Татар җырларын,
Татар моңнарын
Сезгә уйнарга.
Юк микән димен
Шушы балада
Нәсимәм төсе.
Әллә соң инде
Акылдан шашам,
Йөрим, йөрим дә,
Шигырьләр язам.
Уйлап карасаң,
Кеше көләрлек
Бу бит бер кәмит.
Бер сыйныф та мин
Укымадым бит.
Шигырь укырга
Гел яратмадым.
Шигырь китабын
Укымый идем,
Аңламый идем,
Яратмый идем.
Менә бит хәзер
Үзем язарга
Омтыламын бит.
Бер шигырь яздым,
Икене яздым,
Дистәне яздым,
Ошамадылар,
Ертып ташладым.
Тагын күп яздым,
Тагын ошамый.
Бер капчык яздым,
Бер тиенгә тормый.
Эх, белемем юк,
Бу шундый начар.
Эчтән хисләрем
Ташып чыгалар,
Кайнап чыгалар,
Шашып чыгалар,
Ничек язсам да,
Начар чыгалар.
Хатын да инде
Шикләнә миннән,
Юләрләнгән дип
Мин аны беләм:
Уйлый эченнән,
Надан икәнне
Ул белә күптән.
«Надан шагыйрь»,-дип
Мыек астыннан
Гел көлә миннән.
Ничек соң инде
Минем шигырьләр
Барып чыксыннар.
Шагыйрьләр аны
Ничек язганын
Бер дә күрмәгәч,
Кагыйдәләрен
Гел өйрәнмәгәч.
Хәтта бит әле
Язган сүзләрнең
Ни татарчасын,
Ни урысчасын
Һичбер хатасыз,
Бик дөрес итеп
Яза белмәгәч.
Һич буй җитмәслек,
Колач җитмәслек,
Белем җитмәслек
Нәрсәгә бит мин
Үрелгән булам.
Бу инде теге
Утлы кисәүне
Ялан кул белән
Кайнар ялкыннан
Алып карарга
Тырышкан кебек.
Булмаслык эшкә
Тотынганмын шул,
Һичберкайчан да
Барып чыкмас ул.
Күп вакыт үтте,
Күп айлар үтте,
Икенче бәби
Туар көн җитте.
Туды ул балам,
Элекке кебек
Кабат куанам.
Әлбәттә инде,
Әнисе дә бик
Шуңа куана,
Рәсих исемен
Куйдык без аңа.
«Кыз бала булсын»,-
Дигән идем дә,
Булмады инде,
Бик теләсәм дә.
Бу баламны да
Бик яратырмын,
Күз карасыдай
Һәрчак саклармын.
Зур үссен улым,
Бәхетле булсын,
Гомеркәйләре
Бик озын булсын.
Тик шуны телим:
Нәсимә кебек
Гомеркәйләре
Кыска булмасын.
Тормыш юллары
Шулай буладыр,
Кайгы вә шатлык
Бергә атлыйдыр.
Менә улым да
Зур үсеп килә.
Әле йөгерә,
Әле егыла,
Торган була да,
Шаркылдап көлә.
И гамьсез чагы,
Уйнап туймаслык
Бик һәвәс чагы,
Безнең өчен дә
Күңелле чагы.
Бик күп сөйләшә,
Бик күп сораша,
Һәр нәрсәнең дә
Бар исемнәрен
Белеп калырга
Бик тә тырыша.
Менә хәзер дә
Йокларга кирәк,
Ә ул һаман да
«Әти, әти»,- ди.
Әкият сөйли
Мин йоклаганда.
Әнисе шунда
Сүз арасында
Гел шелтә ясый:
«Татарча гына
Сөйләшмәгез»,- ди.
Мәктәпкә баргач,
Урысча белмәс,
Гел начар укыр,
Башкалардан ул
Бик артта калыр.
Минем бу сүзгә
Ачуым килә,
Күреп тора бит
Ике телне дә
Бик яхшы белә.
Шундыйларны мин
Бик күп күргәнмен
Шундыйларны мин
Бик күп күргәнмен
Газиз баласын
Туган теленнән
Мәхрүм ителгән.
Тинтәклек бит ул
Акыл җитмәүдән.
Шулай эшлиләр
Бердәнбер булган
Туган теленнән
Матур теленнән
Үз балаларын
Мәхрүм итәләр.
Күп җирдә булдым
Күп нәрсә күрдем,
Күп милләтләрне
Күп кешеләрне
Якыннан күрдем
Шул кешеләрнең
Күп милләтләрнең
Үз баласына
Туган телендә
Сөйләшмә диеп
Авыз ачканын
Һичбер җирдә дә
Һичбер кайда да
Һич ишетмәдем.
Нигә соң шулай?
Татар кешесе
Ихтирам итми
Туган телендә
Үз милләтендә
Урыслашып та
Кимеп тә бара.
Туган телендә
Сөйләшергә дә
Оялып тора.
Аллага шөкер,
Дөньялар гиздем,
Төрле чак булды,
Туган телемнән
Һич бизенмәдем
Әни бүләге,
Әнием теле,
Бар телләрдән дә
Миңа кадерле
Рәсих улым да
Туган теленнән
Һич аерылмас.
Кайда булса да,
Кайда йөрсә дә,
Нәкъ минем кебек
Телен онытмас.
Нәкъ шулай булды:
Зур егет булып
Үсеп тә җитте.
Гел туган телен
Ихтирам итте.
Шулай яшибез,
Матур яшибез
Фатирыбызда
Һәм урамда да
Бик рәхәтләнеп
Авыз тутырып
Үз телебездә
Оялмыйча да
Курыкмыйча да
Гел сөйләшәбез.
Иш янына куш,
Дигән шикелле
Тагын бер бала
Без таптык әле.
Бер генә бала
Нишләптер инде
Ятим күренә.
Икәү булганда,
Ямьлерәк була
Берсе-берсенә.
Бик ышанычлы
Терәк тә була.
Берсе каядыр
Китә дә калса
Ә икенчесе,
Әле бит кала.
Әйдә үссеннәр
Әйдә булсыннар.
Берсе-берсенә
Дус-иш булырлар.
Авыр чакларда
Берсе-берсенә
Гел булышырлар.
Рәзиф төпчегем
Бигрәк тә мине
Үлеп ярата.
Гел минем белән
Янымда ята.
Үзе дә бит ул
Нәсимәгә дә
Бигрәк ошаган.
Нәсимә кызым
Диеп әйтәм дә,
Бик каты сөям
Йокы аралаш.
Гомер тиз үтә.
Ай артыннан ай
Ел артыннан ел
Бара да бара
Тормышлар да гел
Һичбер туктаусыз
Үзгәреп тора.
Рәсих улым да
Эшли башлады
Үзенә кирәк
Бик күп әйберләр
Сатып та алды.
Рәзиф улым да,
Яше җидедә,
Укый мәктәптә
Яхшы билгесен
Бик горурланып
Безгә күрсәтә.
Шушылай итеп
Безнең тормыш та
Бераз төпләнеп
Җайланып алды.
Вакыт күп үткәч,
Балалар үскәч,
Шул кара кайгым
Бераз басылды.
Җәй көннәрендә
Балалар белән
Тимер атларга
Утырабыз да
Барып җитәбез
Яшел урманга
Җиләк-җимешләр
Җыеп кайтырга.
Бу саф һавада
Нәкъ табигатьтә
Һәр нәрсә ямьле
Балаларым шат
Алар шатлангач
Миңа күңелле.
Әнә бит алар
Бик тә сөенеп
Берсе зуррак,
Берсе кечерәк
Барыбер алар
Ике бертуган
Бер яшьтә кебек
Уйнап йөриләр.
Уйнап туймыйлар
Бу матурлыкны
Күреп туймыйлар.
Куанып туймыйм,
Шатланып туймыйм
Менә үзем дә
Бик матур итеп,
Килешле итеп,
Сөйләшәләр бит
Чип-чиста итеп
Татар телендә
Гел туган телдә
Ә бит бик күпләр
Шундый егетләр.
Бик тә аяныч:
Үз туган телен
Һич тә белмиләр.
Белгәннәре де
Бик сөйләшмиләр.
Икесе дә бит
Бик акыллылар
Һәммә нәрсәне
Бик тиз аңлыйлар.
Ике телне дә
Яхшы беләләр,
Яхшы эшлиләр,
Яхшы укыйлар.
Үз телен белеп,
Хур булмадылар.
Һәрвакыт минем
Сүземне тыңлап,
Тәртипле булып,
Тыңлаучан булып,
Бик таза булып,
Дингә ышанып,
Иманлы егетләр
Булып үсәләр.
Менә бер мисал:
Татар телендә
Әгәр сөйләшсә,
Урысча белмәс
Диючеләргә
Бик төпле җавап.
Минем тәрбиям
Бушка китмәде.
Нәтиҗәләре
Бик шатландырды.
Люциягә дә
Бик гыйбрәтле,
Ышандырырлык
Вакыйга булды.
Әйтер идем мин
Бар кешеләргә:
Ышанмагыз сез!
Татар телендә
Әгәр сөйләшсә,
Урыс телендә
Начар сөйләшә
Диючеләргә.
Бик тә акылсыз
Шул бәндәләргә
Ялган таратып,
Коткы чыгарып,
Туган теленнән
Бик биздерергә
Бик тә тырышып,
Буш куык булып,
Буш бугаз булып,
Үзенә дә бит
Акыл җитмәгән
Шул юләрләргә.
Мин үзем дә бит
Үткән елларны
Тик утырмадым,
Бик күп укыдым,
Бик хәтсез яздым,
Бик күп нәрсәләр
Белдем, аңладым.
Шулай итеп, мин
Укый-язарга
Өйрәнеп киттем
Хәтта мәкалә
Язарга да бит
Өйрәнеп беттем.
Әгәр тырышсаң,
Ышандым инде
Күп нәрсәләрне
Җиңә аласың.
Үз максатыңа,
Үз теләгеңә
Ирешүләрнең
Авыр юлларын
Ерып чыгасың.
Гел надан калсам,
Нишләр идем мин,
Бер мокыт булып
калыр идем лә.
Бер файдасызга
Яшәр идем лә.
Әлбәттә, миңа
Надан кешегә,
Минем ишегә
Һичбер нәрсә дә
Бирелмәде шул
Бик җиңел генә
Әдәби сүзләр
Ни татарчасын,
Ни урысчасын
Һич белми идем.
Яза башласам,
Сүзлектән эзләп
Таба алмыйча
Кирәкле сүзләр
Интегә идем.
Хәзер дә шулай
Һичбер нәрсә дә
Һич үзгәрмәде.
Элекке кебек
Гел шулай итеп
Сүзләр эзлимен.
Шул ук сүзлектән
Талган күземне
Бик каты ачып,
Нык чекрәйтеп.
Һаман да әле
Күп нәрсә белмим.
Хәтта бер сүзне
Хатасыз гына
Яза да белмим.
Дөрес язган сүз
Була бик сирәк.
Һәрвакыт миңа
Сүзлек китабын
Ачарга кирәк.
Мәкалә язам,
Тирләпләр бетәм.
Өч тапкыр аны
Иң ким дигәндә
Кабат төзәтәм.
Бераз булса да,
Уңыш, казаныш
Күренеп бара.
Алгарак бара
Һәр җибәргәнне
Татарстанда
Гәҗит-журналлар
Бастырып тора.
Әлбәттә, миңа
Бу зур күчтәнәч.
Шатланам шуңа
Бу язганнарым
Бушка китмәгәч.
Тормышым инде
Җайланып килә
Дигәндә генә
Килә тагын бер
Коточкыч бәла.
Рәсих улымны
Эштән кайтканда
Вәхши бандитлар
Камап алганнар.
Балакаемны
Танымаслык та
Итеп шулкадәр
И кыйнаганнар.
Кыш көне иде,
Майка-трусиктан
Кайтып керде ул.
Өс-баш киемен
Салдырганнар шул.
Танырлык түгел,
Күзләре шешкән,
Йөзе канаган,
Тәне күгәргән.
Башы тишелгән,
Кайгым өстенә
Тагын бер кайгы
Килеп өстәлде.
Элекке кайгы
Ярасы да бит
Бетмәгән иде.
Төзәлеп тә бит
Җитмәгән иде.
Эх, мәлгунь язмыш
Бигрәк син шулай
Усал икәнсең,
Жәлли белмисең.
Ачык ярага
Тагын китереп
Агу сибәсең.
Шул көннән бирле
Улым-бәгырем
Мантымады шул:
Бик күп мәртәбә
Хастаханәдә
Ятып чыкса да
Файда итмәде
Һичбер нәрсә дә
Саулыгы һаман
Гел кими килде.
И җаныкаем,
Төннәр буе
Һич йоклый алмый.
Башы бик сызлый,
Авыртуына
Һич чыдый алмый.
Ашаганда да
Бик күп вакытта
Ашамлыклары
Төшә дә китә.
Үзе дә шунда
Аңын югалтып,
Ашларын түгеп
Ава да китә.
Аңын югалта
Төннәр буе
Әле әнисе,
Әле мин үзем
Саклап чыгабыз.
Берәр нәрсә эшләр
Күрми калырбыз
Диеп куркабыз.
Төннәр буе
Ул йоклый алмый:
Әле кухняга,
Әле бүлмәгә
Керә дә чыга,
Чыга да керә,
Ятып та карый,
Торып та карый
Нәтиҗә бирми.
Сызлаган тәнен,
Сызлаган җанын
Кая куярга,
Нишләтергә дә
Ул инде белми.
Өч елдан артык
Шулай интекте.
Ахырда аның
Түземе бетте.
Җаным корырлык
Шул сүзне әйтте:
Минем белән сез
Газап чиктегез.
Мин үзем дә бит
Бик газапландым
Сез шуның өчен
Гафу итегез.
Мин инде сезне
Һич интектермәм
Үзем дә шулай
Тиз котылырмын.
Унбиш катлы
Бинага менеп
Мин ташланырмын.
Үзе шулай ди,
Ә бит күзләре
Шундый сагышлы.
Матур йөзләре
Шундый кайгылы.
И улым, - дидем
Нәрсә сөйлисең?
Җан өшетерлек
Син бит әле яшь
Менә күрерсең,
Син терелерсең
Минем сүземә
Колак салмады.
Бик тиз генә ул
Киенеп алды.
И газиз улым,
Кая барасың
Төн уртасы бит
Юка киенеп.
Төннәр бик суык,
Шулай туңарсың,
Уйлый күрмәгез
Бу саташты дип:
Акылым аек,
Сүзләрем ачык,
Бәхил булыгыз!
Рәхәт яшәгез,
Мине тотмагыз,
Ниятемә сез
Аяк чалмагыз!
Нәсимә апам
Янына гына
Мине күмегез!
Менә шулай дип
Җитди төс белән
Ишекне ачып,
Чыгып та китте.
Артыннан чыгып
Тота алмадым.
Унбиш катлы
Бина янына
Барып туктадым.
Лифт белән, бәлки,
Менгәндер инде
Бина башында
Әнә күренде.
И биек бина,
Карыйм өстенә,
Башым әйләнә.
Ул шундый ямьсез,
Шундый куркыныч
Эшафот кебек
Күзгә күренә.
Күктә йолдызлар
Битараф булып,
Балкып торалар.
Минем хәлемне
Аңламый алар.
Әнә бер йолдыз
Күктә атылды.
Атылды да ул
Караңгылыкка
Төшеп югалды.
Шул йолдыз кебек
Бина өстеннән
Төште атылып
Бәгырь кисәгем
Ак кар өстенә,
Каннар чәчелде.
Кып-кызыл булып
Чалкаеп төште.
Зәңгәр күзләре
Ерак күкләргә
Төбәлеп калган.
Бик зур ачылган,
Күз төпләрендә
Яшь бөртекләре
Ялтырап калган.
Чарасызлыктан
Елаган мескен.
Егерме өчтә
Якты дөньядан
Яп-яшь көенә
Ничек кешенең
Китәсе килсен?!
Гыйнвар аеның
Унынчы көне
Кабатланды бит.
Шул каһәрле көн
Нәкъ шушы көнне
Нәсимә кызым
Вафат булды бит.
Ә күктә һаман
Балкый йолдызлар.
Минем кайгымны
Уртаклашмыйлар.
Кайгыңны синең
Уртаклашам дип
Күп әйтүчеләр,
Ләкин кайгыны
Бүлеп, өләшеп,
Кисеп, тураклап
Булмый шул аны.
Беркем белән дә
Биреп уртаклап.
Төнге сәгать өч
Йоклый бар кеше.
Шушы вакытта
Кемдә кемнең соң
Булсын ди эше.
Йоклый кешеләр,
Йоклый бар дөнья.
Тәмле төш күреп,
Бу кара төндә
Без икәү генә
Газизем белән,
Ул да йоклый бит,
Җаны бик тыныч,
Тәне сызламый,
Башы авыртмый,
Берни кирәкми,
Тик минем генә
Җан өзгәләнә.
Әрнү яшьләре
Ага йөземнән,
Бу җир йөзендә
Шушы мизгелдә
Иң кайгылысы
Бәлки, мин генә.
Бу явыз язмыш
Безнең тормышка
Килде дә килде.
Бәхетле булып
Балалар белән
Каһәр суккыры
Безгә бирмәде.
Әле дөньяда
Яшәмәдең дә,
Берни күрмәдең.
Сызланулардан,
Авыртулардан
Арыналмадың.
Ни өчен соң син?!
Ни өчен генә
Бик аз яшәп тә,
Шундый зур бәя -
Яшь гомерне
Биреп түләдең.
Зәмһәрир суык
И бөтерелә.
Янымда гына
Карлы бураны.
Улымның әле
Куллары җылы,
Ята җылытып
Ул салкын карны.
Бик күп вакытлар
Үткәндер инде.
Улкаемның
Куллары суык.
Вакыт узганын
Сизми калганмын.
Әле күзенә,
Әле йөзенә
Тораташ кебек
Карап катканмын.
Кулны кулыннан
Алыр хәлем юк.
Яратмыйм кышны,
Яратмыйм карны,
Яратмыйм шушы
Вәхши дөньяны.
Вәхшиләр белән
Тулган карынын.
Ләгънәтләр төшсен
Шул вәхшиләргә.
Минем улымны
Кыйнаганнарга.
Шулкадәрле зур
Бу кайгым минем
Ничек яшәрмен.
Ничекләр итеп
Аны җиңәрмен.
И Ходаем, син
Һичбер туктаусыз
Каза бирәсең
Ник вәхшиләргә
Шундый казаны
Бирмичә генә
Әллә соң инде
Гафу итәсең.
И Ходаем, син
Гафу ит мине,
Игътибар итмә.
Шул сорауларга
Үзем дә белмим
Нәрсә эшләргә.
Аптыраштан бу,
Чарасызлыктан
Белмим нишләргә.
Синнән башка юк
Тирә-юнемдә
Шушы кайгымны
Уртаклашырга.
Бәлки, әле мин
Ходайга сылтап
Хаклы түгелдер.
Бәлки, булгандыр
Нәсел-ыругта
Бик яман кеше
Хәтта кешенең
Канын түккәндер.
Менә шул явыз
Ерак кардәшнең
Зур бурычларын
Минем буынга,
Минем чорыма
Түләү хаклары
Килеп җиткәндер.
Ялгышмыймдыр мин,
Булгандыр шундый
Нәсел-ыругта.
Бер яман кеше
Ничек булганын
Мин аның белмим
Булгандыр аның
Кайчан булса да,
Берәр бик ямьсез
Кеше рәнҗеткән.
Хәтта кешенең
Канын коеп та
Эшләгән эше.
Ходай Тәгалә
Һәрвакыт гадел
Иртәме, соңмы
Яман эшенә
Яман кешегә
Җәза бирә Ул.
Гел белеп тора,
Һәммәсе дә бит
Язылып тора.
Фани дөньядан
Син бурычыңны
Түләми генә
Китә дигәнең
Һич мөмкин түгел.
Нинди озын төн,
Гаҗәп салкын төн
Нинди ямьсез өн.
Өшегән күптән
Минем җылы тән.
И авыр хәтта
Шушы урыннан
Кузгалырга да,
Елаган яшьләр
Кипкәннәр күптән,
Туңганнар күптән.
Кышкы төн озын,
Бик иртә әле
Таңнар атарга.
Минем яшьләрем
Ядрәләр булып
Барып кадалсын
Шул дошманнарга...
Рәсих улымны
Нәсимә кызым
Янына күмдек.
Аның наказын
Төгәл үтәдек.
Ике ел үтте,
Нервым какшаган.
Күп кайгылардан
Хәтта бер нечкә
Җеп өзәрлек тә
Хәлем калмаган.
Докторга бардым,
Бу нинди хәл дип.
Төрле докторлар
Күп тикшерделәр,
Күп карадылар.
Ахыргы чиктә
Бу синең иптәш
Псих чире дип
Шаккаттырдылар.
Мин шунда әйтәм:
Миңа карагыз
Нинди әле мин
Псих булыйм, ди.
Аң югалтмадым,
Акылым төгәл,
Хәлем генә юк,
Яхшы карагыз.
Сез, бәлки, әле
Бик ялгышасыз.
Без ялгышмыйбыз,
Псих чиренең, ди
Төрлесе була,
Сезнең чирегез
Нәкъ шуңа керә.
Больницага ят дип
Ул язу бирә.
Стресс булган ди.
Шуннан соң күпләр
Шундый чир белән
Чирләп йөриләр.
Хастаханәгә
Ятарга кирәк
Дип үгетлиләр.
Әгәр ятмасаң,
Бик соңга калсаң,
Дәваланулар
Файда бирмәс
Дип кисәттеләр.
Нинди көннәргә
Калдым соң инде.
Күп йөри торгач,
Ятмас идем дә,
Бармас идем дә,
Шул больницага.
Башка чарам юк,
Нишләмәк кирәк,
Йөк ташу түгел,
Хәтта атларга
Көчең калмагач.
Ят, дәвалан дип
Инандырдылар.
Хастаханәдә
Урын бирделәр,
Бу тар бүлмәдә
Төрле психлар
Тулып яталар.
Мин керү белән
Тып-тын булдылар.
Ай-яй-яй монда
Ямьсезләре бар,
Куркып үләрсең.
Муенга гына
Килеп ябышса
Инде нишләрсең.
Элек тә әле
Шул юләрләрдән
Бик курка идем.
Юләрне күрсәм,
Бик ераклардан
Әйләнеп кенә,
Бик шүрләп кенә
Гел үтә идем.
Бәй, шулай булмый
Юләрдән аны
Нәрсә көтәсең.
Башы эшләми,
Бирер түбәңә
Шап итеп кенә
Мәтәлчек атып
Ерак китерсең.
Менә син аны
Пародокс бит
Шул юләрләрдән
Гел дә курыктым.
Ә менә хәзер
Үзем кем булдым
Нәкъ юләрләрнең
Тыгыз рәтенә
Килдем дә бастым.
Бу палатада
Алты псих ята,
Мин җиденчесе
Бер бик юләре
Яныма килде.
Дәү гәүдәлесе
Баштан аяктан
Карап чыкты да
Әнә урының
Шунда уз,- диде.
Аның янында
Бик куркып тордым.
Бераз чигендем,
Кинәт ташланса,
Буа башласа,
Нишләрмен димен
Әллә ничә көн
Йоклый алмадым,
Күзәтеп яттым.
Дөресен әйтим:
Шикләнеп яттым.
Ничек йоклыйсың
Гадәтләнмәгән
Шушындый җиргә.
Миңа соң инде
Нормаль кешегә
Килеп орырлар,
Сизми калырсың
Берәр җан җиргә.
Монда врачлар
Психлар белән
Күп сөйләшмиләр.
Кызыксынсаң да,
Җавап бирмиләр.
Нигә дип сорыйм
Нормаль кешене
Психлар белән
Бергә салалар.
Биналары да
Монда бик биек
Бәлки, психлар
Качмасын өчен
Врачлары да
Күрәм, бик сәер,
Әллә соң инде
Психлар белән
Бергә чуалып,
Үзләре дә бик
Шул психларга
Ошаган кебек.
Бераз яткачтын
Өйрәнеп киттем
Бу юләрләрдән
Шулкадәр инде
Шөлләмим хәзер.
Ике аяклы
Бу адәми зат
Төрле шартларга
Өйрәнә икән.
Игътибар итсәң,
Болар барысы да
Гади кешеләр,
Һәммәсе алар
Шушы бик авыр
Төзәлми торган
Чирләре белән
Газап чигәләр.
Ниндиләр генә
Ятмыйлар монда
Бума чирлеләр,
Калтыраучылар,
Хәлдән тайганнар
(минем кебекләр).
Юләрләр дә күп:
Башы әйләнгән,
Йокысы беткән,
Күзе акайган,
Эчләре пошып
Үлә язганнар.
Тагы да шунда
Бетәсе түгел
Эч пошыргычлар.
Дару бирәләр
Кушучлап, күпләп
Психлар ашый
Аны бик теләп.
Шуннан йоклыйлар
Гырлап, әлсерәп
Шундый да тәмләп.
Дару бирсәләр,
Аны ашамыйм,
Биргәнен ташлыйм.
Миңа файдасыз
Икәнен аңлыйм.
Күп дару ашап,
Күп сәгать йоклап
Терелсәң иде.
Бик яхшы булыр
Иде дә бит ул,
Ләкин бу чара
Бик кыска гына,
Вакытлыча шул.
Шушы чирлергә
Бар әле тагын
Икенче ысул.
Үз-үзеңне
Бик каты итеп
Кулыңа алу,
Ягъни чыныгу.
Үз-үзеңне
Бик нык ныгыту.
Ихтыярыңны
Бик каты туплап,
Терелүләрнең
Юлларын табып,
Үз-үзеңә
Бик нык ышанып,
Тик шулай итеп,
Мөмкин булачак
Сихәтлегеңә
Әйләнеп кайту.
Бер ай яткачтын
Врачлар миңа
Шулай әйттеләр:
Хәзергә әле
Эшкә яраксыз,
Инвалидлыкны
Сиңа бирәбез.
Бераз ял итеп
Өйдә ятыгыз,
Дәваланыгыз,
Нәтиҗәләрен
Соңрак белербез.
Шулай итеп мин
Законлы гына
Псих булып яшим.
Хәзер вакыт күп
Иҗат эшләрен
Күбрәк эшлим.
Люция миннән
Хәзер шикләнә.
Бик эреләнеп
Кенә сөйләшә.
Сүз уңаенда
Әй псих дип кенә
Миңа эндәшә.
Менә бит инде
Иң якын кешең
Шулай әйткәчтен
Башкалар белсә,
шунда ятканны
тыштан әйтмәсә
гел эчтән генә
бу юләр инде
дип әйтүчеләр
яки әйтүче
табылыр әле
берәр бик оста
зур тел бистәсе
белмәссең әле
бу тормышымның
кая барганын
сөйләсәләр ни,
сөйләмәсә ни
кеше авызын
ябып та булмый.
Барысына да бит
җиткереп булмый.
Псих чиренең
мең төрле төстә
була торганын.
Тормыш дигәне
Бер җирдә тормый
Заманасы да
Үзгәреп китте.
Үзгәртеп кору
Заманы җитте.
Шәһәребездә
Халык гөж килә,
Халык кузгалды.
Бу көнгә кадәр
Булмаган эшләр
Була башлады.
Күп төбәкләрдә
Митинглар бара,
Һәрберсе шунда
Берсеннән-берсе
Нәрсәдер әйтеп
Каты кычкыра.
Азатлык килгән
Сүз иреге дә
Дип халык шундый
Нишләргә белми
Гаять сөенгән.
Шул нәтиҗәдән,
Авыр эшләрдән,
Зур кайгылардан,
Бик күп йөргәннән
Бәлки, инде ул
Түзә алмаган.
Умыртка дигән
Бик мөһим сөяк
Ике җиреннән
Сытылган булган.
Менә шул инде
Мине аяктан
Ега да язды.
Йөреп тә булмый,
Ятып та булмый
Гел көйсезләнә.
Бу яман зәхмәт
Көннән-көн миңа
Каты бәйләнә.
Бер доктор әйтте:
Кичекмәстән үк
Операция
Ясарга кирәк.
Әгәр ваз кичсәң,
Паралич сугар,
Йөри алмассың.
Менә диде ул
Юллама язам,
Хастаханәгә
Барып ятарсың.
Нишләмәк кирәк
Башка чарам юк.
Риза булудан
Башка юлым юк.
Ясагыз дидем,
Ни булса булыр,
Моңа түзәрмен.
Бигрәк куркам
Мин шунысыннан:
Имгәк калудан,
Гарип калудан.
Дусларым кабат
Хәлне белергә
Берсе артыннан
Икенчеләре
Гел бертуктаусыз
Килеп тордылар.
Хәтта күпләре
Икешәр-өчәр
Тапкыр да килеп,
Бик тә кайгыртып,
Килеп тордылар.
Хәлемне белеп,
Ихтирам итеп,
Шул чакта үзем
Уңайсызландым:
Тагын шул инде
Оялчанлык
Тәэсир итүдән
Кем соң инде мин
Диеп уйладым.
Шул кадерле дә,
Зур ихтирамга
Лаек булырлык
Бер айлап вакыт
Үтте дә инде.
Ясаган җирләр
Бераз төзәлде.
Ясаган доктор
Уңышлы булды.
Озакламый син
Чыгарсың диде.
Әйтүен әйтте,
Ләкин мин сизәм:
Бик йоклый алмыйм,
Авырта сөяк
Димәк, хәзергә
Яхшы дияргә
Әле иртәрәк.
Төзәлер өчен
Бәлки, бик шактый
Вакыт күп кирәк.
Менә Габделхак
Язмыштан сиңа
Тагын бер бүләк.
Тагын да сиңа
Түзәргә кирәк.
Шушы сынауны
(Инде ничәнче)
Ничек булса да
Үтәргә кирәк
Бу афәтне дә
Җиңәргә кирәк.
Минем өчен бит
Вакыт туктады.
Ә бит ул миңа
Гел җитми иде,
Тиз үтә иде
Кирәк эшемдә.
Ә хәзер менә
Анда сугылам,
Монда сугылам,
Фатир эчендә
Менә шуңа да
Эч пошып тора.
Белмим үземне
Кая куярга,
Ябылган кебек
Мин бер читлеккә.
Сыкрый күңел,
Афәт артыннан
Афәт килгәнгә,
Җан әрни шушы
Гаделсезлеккә.
Начарлыкның да
Кайсы вакытта
Файдалы гына
Ягы да була.
Мәсәлән, менә
Күп уйланырга
Вакыт күп кала.
Уйлана торгач,
Ясадым әле,
Чыгардым әле
Кызык мәсьәлә.
Ни өчен әле,
Әледән әле
Килә дә килә
Гел көтмәгәндә.
Бирми яшәргә,
Берсеннән-берсе
Яман афәтләр
Килгәннән бирле
Шушы шәһәргә.
Таптым мин моның
Ахры җавабын,
Ямьсез сәбәбен:
Өйне салганда
Акыллы картлар
Бик тә җентекләп,
Сайлыйлар аның
Яхшы урынын,
Утырып шунда
Дога кылалар.
Бәхет телиләр,
Шушы урынга
Аннары гына
Өйне салалар.
Менә бу шәһәр
Ничек корылган,
Урынын аның
Кемнәр сайлаган?
Нинди урынга
Йортлар салынган?
Менә, мәсәлән,
Мин яшәгән йорт
Зират булган бит
Шушы урында
Бульдозер белән
Шушы урынны
Тигезләгәннәр.
Йорт салганнар,
Салган йортлардан
Күп кешеләргә
Фатир биргәннәр.
Ни эшләсеннәр
Яшәп яталар.
Торыр җир булгач,
Шуңа да әле
Бик сөенгәннәр.
Гомумән әйтсәк,
Бу шәһәр үзе
Бик күп тоткыннар,
Ягъни корбаннар
Монда куылган,
Монда җирләгән.
Шул әрвахларның
Сөякләренең
Өсләрендә бит
Басып салынган.
Сизгәндермен мин
Шушы шәһәргә
Килү белән бит.
Һич ошатмадым,
Ләкин нишлисең,
Китергән мине
Монда язмышым.
Ошатмасам да,
Нишләптер калдым.
Шушындый җирдә
Пәйгамбәрләр дә
Дога кылмаган.
Каһәрле җирдә
Меңләгән коллар
Интеккән җирдә.
Үлчи алмаслык
Михнәтләр чиккән.
Күп каннар, яшьләр
Түгелгән җирдә.
Әле һаман да
Надзирательләрнең
Ачы тавышы
Яңгыраган кебек.
Булып торганда
Дымлы һавада
Нинди дә монда
Булсын соң инде?!
Монда яшәгән
Бу кешеләрнең
Бәхетле, яхшы,
Гамьсез тормышы.
Әби-бабайның
Көчле рузлары,
Менә шушында
Мине китерде.
Бәлки, шуңадыр
Мин монда килдем.
Алар калдырган
Зур кайгыларын,
Михнәт-зарларын,
Ачы язмышын
Мин уртаклашып,
Эчеп бетердем.
Язмышлар безне
Ниләр эшләтми:
Дөньяның әле
Бер почмагына,
Әле һичбер дә
Булмаган җиргә
Илтә дә ташлый.
Әле бер җиргә
Китерә дә ул,
Бәйләп куя да
Һич тә җибәрми.
Менә бит инде
Шушы төбәккә
Минем җилкәнем
Килеп туктады.
Бик тын гаваньга
Якорен салды.
Бәлки, шушында
Гел дә калырмын
Диеп уйладым.
Ниһаять, аның
Янына бардым.
Үзен дә күрдем,
Хәлен дә белдем.
Күрдем дә аны,
Бик нык жәлләдем.
Муртаеп беткән,
Үзен мүк баскан.
Канатлары да
Бик сәлперәйгән
Яртылай баткан.
Каралып беткән,
Кыяфәте дә
Бик ямьсезләнгән.
Шулай инде ул
Бер җирдә ятсаң,
Мүк басып китә,
Чүп басып китә.
Йөрсәң генә ул
Гел шомарасың,
Күпне беләсең,
Күпне күрәсең
Илһамланасың
Камилләшәсең.
Эх син җилкәнем,
Бар иде әле
Безнең дә шундый
Тиз очып йөргән
Күңелле чаклар.
Бердәй урыннан
Икенчесенә
Ялт кына итеп
Очкан вакытлар.
Әле балалар
Исән чагында
Бәхетле идек.
Ул бәхет безнең
Һичбер кайчан да
Бетмәс, кимемәс
Иделәр кебек.
Жуелмый да ул,
Онытылмый да
Һичбер нәрсә дә.
Елап аласың,
Көлеп аласың,
Җырлап аласың
Үз-үзеңә.
Бирешмим әле
Мин кайгыларга,
Диеп юатасың
Бернишләп булмый,
Яшәгән саен
Күңел нечкәрә,
Сизгерлек арта.
Шушы халәтем
Борчымый мине,
Ә киресенчә
Моңа куанам.
Битараф булу
Менә шунысы
Мине куркыта.
Ә шулай да бит
Бар иде минем
Бик көчле чаклар,
Куәтле чаклар.
Йөз кило капны
Очырткан чаклар.
Миннән бер кадак
Ясап каксалар да,
Бөгелмәс чаклар.
Язмышлар йөртә,
Язмыштан узмыш
Юк диләр күптән.
Сүз уңаеннан
Бәхәсләшмимен,
Алар хаклыдыр,
Әмма ләкин дә
Мин каламын
Үз фикеремдә.
Син ул язмышны
Җиңәргә тырыш!
Бик нык терәшеп,
Бик нык көрәшеп
Көрәшсәң генә,
Килә ул уңыш.
Һәрнәрсәне дә
Язмышка сылтау
Бирми ул миңа
Бернинди отыш.
Бар ул эзләсәң,
Сәбәбен тапсаң,
Бик нык теләсәң,
Язмыштан узмыш.
Гомерләр үтә,
Чәчләр агара.
Алтмыш биш миңа,
Гомер кояшым
Баерга бара.
Хәтер түрендә
Шундый да аяз,
Җылыта кояш,
Ә күңел һаман
Гел элеккечә.
Гел үзгәрмәгән,
Ул һаман да яшь:
Анда әле яз,
Яфраклар шавы,
Кошлар сайравы
Гомеремнең дә
Шатлыклы чагы.
Хыялларымның
Бик шашкан чагы.
Язлар бит алар
Гел кабатлана.
Кабат килер яз
Җилкәнем минем
Канатын кагар.
Элекке кебек
Фарватерының
Юлына басар.
Бәлки, әле ул
Туган җиренә
Туган якларга
Әйләнеп кайтыр.
Хәтта кошлар да
Туган җиренә
Әйләнеп кайта.
Читтә, чит җирдә
Түзмәслек булып,
Сагышлы көннәр
Сагыну хисен
Ярсып уята.
Читтә яшәүләр
Бигрәк ялкыта.
Читтә күп йөрдем,
Дөньялар гиздем.
Булмаган җирем
Минем калмады.
Һичбер хатасыз
Иманым камил,
Әйтәм бик туры
Читтә бәхетле
Кеше күрмәдем.
Кайберәүләр бит
Бәхет табарга
Читкә китәләр.
Шуны белмиләр,
Шуны сизмиләр.
Бит бәхетләрен
Туган җирендә,
Туган илендә
Күрә белмичә,
Таба белмичә
Бик тә ялгышып
Куеп китәләр.
Читтә юк бәхет,
Читтә юк тәхет,
Читтә күп читләр,
Читтә күп этләр,
Читтән килгәнне
Хәтта тешлиләр.
Читтә читләрне
Гел кимсетәләр,
Түбәнсетәләр.
Шуңа күрә дә
Юк монда бәхет.
Килгәннәр өчен
Күп монда ләхет.
Шул әйткәннәрне
Бик нык дәлилләп
Әйтәсем килә.
Мин әйткәннәрне
Читтә яшәгән
Һәр кеше белә.
Телимен шуны
Әйтеп китәргә:
Күпме тырыштык,
Күпме көч куйдык,
Нервылар боздык,
Шәһәребездә
Шул мәктәпләрдә,
Бакчаларында
Татар классы,
Татар төркеме
Ачарга диеп.
Ә нәтиҗәдә
Нәрсә соң булды?!
Ә нәтиҗәдә
Шунысы булды:
Төрле сәбәпләр,
Төрле дәлилләр,
Юньсез мисаллар
Уйлап таптылар.
Беркөн һәрберсен
Ябып куйдылар.
Бүгенге көндә
Берсе калмады.
Кабат башласак,
Без шул эшләрне
Күпме нервылар,
Күпме вакытлар,
Күпме сабырлык
Кирәк булачак.
Тагын да әле
Сәбәп табарлар:
Шул ук түрәләр
Әниләре бит
Туган телендә
Укытырга да,
Сөйләшергә дә
Теләмиләр бит
Диеп әйтерләр.
Примитив сәбәп
Уйлап тапканнар:
Кемнәр микән соң?
Шулай дип әйткән,
Бу туң зур башлы
Түрәләрнең соң?
Ничек әле дим
Шулай әйтергә,
Уйлап табарга
Зиһене җиткән.
Менә бит безгә
Шундый мөнәсәбәт,
Кайда булсак та.
Күп эшләсәк тә,
Илен баетып,
Салымын түләп,
Бик тырышсак та.
Ихтирам да юк,
Илтифат та юк.
Әйтерсең лә без
Дөньяда гел юк.
Алар өчен без
Юлда яткан таш.
Гел комачаулап
Һәрвакыт безне
Тибәргә була.
Таптап китәргә,
Кимсетергә дә
Аларга һәрчак
Сәбәп табыла.
Һичбер нәрсәне
Дәлилләп булмый,
Таләп тә итеп
Чөнки алар баш.
Монда гына баш
Түгел бит алар,
Хәтта безнең бит
Татарстанда,
Татардан да баш,
Булып масаеп
Боерык биреп
Яшәп яталар.
Ни эшлсәк тә,
Безгә катышып,
Гел дә тыгылып,
Гел дә тыкшынып,
Өйрәтә безне
Өлкән абзабыз:
Болай эшләгез,
Алай ярамый,
Болай ярамый,
Дип кенә тора.
Безне өйрәтә,
Безне кисәтә,
Хәтта куркыта.
Зәһәр чукмарын
Ул әзер тота.
Уку-язу да
Булсын аларча.
Башка язуга
Күчә күрмәгез,
Диеп кисәтә.
Татарстаннның
Кануннары да
Булсын безнеңчә.
Ә сезнең менә
Конституция
Гел дә башкача.
Гел дә төзәтеп
Язарга кирәк,
Иң баштан алып
Безнеңчә итеп
Ахырынача
Диеп өйрәтә
Шул ук абзабыз.
Шулай дип кенә
Чикләнми бит ул.
Өлкән абзабыз
Аның хыялы
Бик ерак китә,
Хәтта төшендә
Күреп ята ул.
Татарстанны
Кушып куярга
Урысстанга.
Аннары инде
Тынычланырга,
Бик тәмле төшләр
Күреп ятарга.
Эзли ул хәйлә,
Эзли ул сәбәп,
Шушы хыялы
Бирми бит аңа
Тыныч йокларга.
Озак сузмыйча
Кирәк бит аны
Җәһәттән эшкә
Тиз ашырырга.
Тәҗрибәләр күп
Тарих битендә:
Кечкенә булган
Авылларны бит
Кушып куйдылар
Зур авылларга
Була икән бит
Менә шулай да.
Бик мактандылар
Шул «уңыш» белән,
Бер чеметем дә
Һичберкемгә дә,
Һичбер кешегә
Файда дигәне
Гел булмаса да.
Менә бүген дә
Шул чакта булган
Тәҗрибәләрне
Искә төшереп
Бик тиз алдылар.
Хантый-Мансыйны
Пермь белән бит
Кушып куйдылар.
Әлбәттә, әле
Бу прелюдия,
Симфониясе
Алда булачак.
Безне көтә бит
Шундый киләчәк.
Өлкән абзабыз
Иртәме-соңмы
Татарстанны
Йотып куярга
Вакыт җитте дип
Әле әйтәчәк.
Җитәр дияр ул
Татар җырларын,
Татар моңнарын
Сезгә уйнарга.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.