🕙 1 minut uku

Яна Вакыт, Безне Яндырып...

Süzlärneñ gomumi sanı 151
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 124
53.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Адымнарны сагайта.
  Хатирәләр яңарта.
  Әйтер сүзне сайлата.
  
  Йокысызлык офыгында
  Шәфкать аша таң ата.
  
  ***
  
  Үткәнне сорама.
  Сиңа да киләчәк...
  Җавап урынына
  бирием бер чәчәк.
  
  Күпме су сипсәң дә,
  ул да бер корыр.
  ...Кемнеңдер бер җыры
  гомерләргә тора.
  
  ***
  
  Y3 вакыты җиткәч, имән ава,
  йолдыз арып сүнә, рух какшый...
  Нихәл итмәк кирәк: кемдер чынлап
  Яшәештә мәңге калмакчы!
  
  Була кайчак: Дөньяны баскан
  Явызлыкны җиңә бер Яхшы.
  
  ***
  
  Талантъи да, буй-сынын да
  Җәлләмичә, ишеп биргән.
  Ефәктән түгел, каештан
  Язмышын да чигеп биргән.
  
  ...Бәхет дигән кульяулыктан
  бер чеметем кисеп биргән.
  
  ***
  
  Шагыйрьләр алар картаймый.
  Шагыйрьләр ара гына.
  Вакыт иңсәсенә басып
  ял итеп ала гына...
  
  Туксанда да ялганның ул
  суга ала яңагына.
  Шагыйрьләр пыскый алмыйлар,
  Шагыйрьләр яна гына!
  
  ***
  
  ...Кыз сынын ясады бер оста.
  Ә кыз эчтән көлде, масайды.
  «Җан өрсәң дә, оста, син ташка,
  таш таш инде, тере мин — башка!»
  
  ...Акты гомер. Оста күптән юк...
  Ә таш сын шул: көләч, яшь һаман!
  Бөкре карчык килә янына:
  яшьлегенә — сынга — яшь тама...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.