Latin

Яңа Сәхифә

Süzlärneñ gomumi sanı 569
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 369
54.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
«Базарга таба» газетасы мөхәррире Сәлия Җәмиловна редакция хезмәткәрләрен җыйды да:
– Газетада яшьләргә дә, картларга да ярашлы берәр үзенчәлеклерәк яңа сәхифә уйлап табасы иде, җәмәгать. Югыйсә, «Яшьләр сукмагы», «Картлар, сезнең өчен генә» сәхифәләре һәркемгә дә кызыклы түгелдер, – дип, бик мөһим проблема күтәрде. Кыскасы, яңа сәхифәнең исеме үк ике буын вәкилләрен дә җәлеп итеп торса, әйбәт булыр иде, дигән фикерне алга сөрде мөхәррир.
Бер минуттан редакциянең иҗади хезмәткәрләре тирән уйга чумдылар. Күп тә узмады, әлегә кадәр «Яшьләр сукмагы» сәхифәсен алып барган Ләйлә:
– Мәхәббәт, гыйшык-мыйшык турындагы интим темалар бөтен яшькә дә хас. Шуларга кагылышлырак исем сайлыйк, – дип куйды.
– Чыннан да, әйтик, «Ятак» дисәк, ничек булыр? Тапталган исем дә түгел. Заманына күрә, яңгырашы да үзенә җәлеп итәрлек, – дип, аны хуплады Зәкия.
Мөхәррир бу турыда нәрсә әйтер икән, дигәндәй, барысы да Сәлия Җәмиловнага текәлделәр. Ул, бераз уйланып утыргач, үз фикерен белдерде.
– Ә ятак яшьләрне дә картларны да бер үк дәрәҗәдә кызыксындырамы соң? Монда яшьләр мәнфәгатьләре генә алга сөрелергә тиеш түгел, минемчә.
– Ятак яшьләргә генә түгел, картларга да якын нәрсә, анысы. Авырый-нитә калсалар, алар да шул якны гына каералар бит, – дип сүзгә кушылды Гөлгенә.
– Ышанычлырак булсын өчен «ятак» янына «күмәк» сүзен дә өстик. Анысы өлкәннәргә тагын да якынрак. Чөнки алар — совет чоры кешеләре. Ул чакларда «күмәк» сүзе аеруча популяр булган. Әйтик, күмәк хуҗалык, күмәк хезмәт, күмәк тырышлык, күмәк көч, күмәк җыр һ.б. Яңа сәхифәгә «Күмәк ятак» дип исем бирсәк, өлкәннәргә дә, яшьләргә дә бертигез ошаячак.
– Әйе, монда картлар күңеленә аеруча хуш килә торган «күмәк» сүзе, чыннан да, бик урынлы булыр иде, – дип килеште Гөлгенә дә.
Бу исем башкаларга да ошады. Газетаның чираттагы санында, яңа сәхифә чыга башлаячагы турында игълан да бастырдылар. Бу хакта хәтта җирле радио түбәндәге эчтәлекле кечкенә хәбәр дә тапшырды: «Базарга таба» газетасында яңа «Күмәк ятак» сәхифәсе ачылды. Анда яшьләргә һәм өлкәннәргә кагылышлы бөтен нәрсәне басу мөмкин булачак. Төрле зурлыктагы мәкаләләрегез белән «Күмәк ятак»ка рәхим итегез!»
Икенче көнне иртән яңа сәхифәне алып баручы Ләйлә утырган бүлмә ишеген шакыдылар.
– Керегез, – дип аваз салды сәхифә хуҗасы.
Шуны гына көткәндәй, ишектән чәче тузган, кырынмаган бер мужикның башы күренде. Ул, Ләйләгә игътибар да итмәстән, бөтен бүлмәне бер кат күздән кичерде дә, чыгарга уйлап, кире артка чигенде.
– Абый, сезгә кем кирәк иде?
Мужик туктап калды һәм, яңа гына күреп алып, Ләйләгә төбәлде.
– Күмәк ятакны эзләп йөри идем, сеңлем. Ишекне бутадым бугай...
– «Күмәк ятак» шушында була, абый.
Мужик янә күзләре белән бүлмәне айкарга тотынды. Тик үзе эзләгән нәрсәне таба алмады кебек.
– Әллә соң, мибелләрен куеп өлгермәдегезме? Идәндә генә дисәм...
– Соң, шушында инде «Күмәк ятак». Газетада чыга башлаячак яңа сәхифәгә материалларны шушында туплыйбыз.
Мужик күзләрен «челт-мелт» йомгалады. Ул «сәхифә» дигән сүзне дә, анда ниндидер материаллар туплануын да аңламый иде.
– Мин үзем авылныкы. Кичә радиодан ишеттем. «Базарга таба» газетасы редакциясендә «Күмәк ятак» ачылган. Яше-карты... — дип әйтә башлаган мужикны Ләйлә бүлде:
– Әйе, менә, – диде ул, өстәлдән бер кәгазь кисәге алып. – Кичә радиога биргән игъланда «Төрле зурлыктагы мәкаләләрегез белән «Күмәк ятак»ка рәхим итегез!» дигән сүзләр дә бар. Нәрсә, мәкалә алып килгән идегезме әллә, абый?
– Мәк... Мәк... Әй, нәрсә дидең әле, сеңлем?
– Мәкалә, дидем, абый!
– Ә-ә, мә... мәкаләмени? Мин кичә радиодан әйткән хәбәрне дөрес ишетмәгәнмен инде, сеңлем... Кичә, биш айга бер мәртәбә, калхуз акча биргәние... Дус-ишләр белән җыелышып, шуны юганыек... Күбрәк киткән...
Мужик башын иеп чыгу ягына атлады. Алай да, инде артыннан ишекне ябам дигәндә, борылып, бүлмәне кабат күздән кичерде. Хәтта, иелә төшебрәк, өстәл астына да күз салды кебек. Бу вакытта аның күзләреннән Ләйлә әйткәннәргә ышанып җитмәү дә, шул ук вакытта, «Ә бәлки?..» дигән өмет чаткыларын да күрергә була иде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.