Latin

Якты Күл Буе - 6

Süzlärneñ gomumi sanı 3785
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1984
37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
— Бу эштә корткычлык юк микән дип шикләнәм,— дип куйды ул.
Адушкин чын күңеле белән елый иде. Сабирның мондый шикле соравыннан ул сискәнеп китте:
— Бу нинди сүз? Нишләп? Комсомол кеше... Бит аның бар эше безнең күз алдыбызда, әгәр алай булса, синең белән мин дә...
Ул сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, ишек шакыдылар. Ул яшьле күзләрен тиз арада сөртте дә ишек кагучыга:
— Керегез! — дип кычкырды. Галиулла шаулап керде:
— Яңгыр коя, ә анда дождевой язмаска йөриләр. Адушкин аңламады, ахры:
- Ни бар? — дип кайтарып сорады. Галиулла тәрәзәгә күрсәтте. Аның юеш киемнәреннән идәнгә яңгыр тамчылары коела иде.
— Күрмисеңмени?
Адушкин тәрәзәгә таба борылды. Тәрәзә пыялаларына эре-эре яңгыр тамчылары килеп бәрелеп кире агып төшәләр. Адушкин, әле һаман төшенеп бетермичә:
— Җә? — диде.
— Шул менә. Гуревич, дождевой язмыйм, дип тартыша. Мондый яңгырда гына, ди...
— Язарлар, язмый булмаслар, — диде Адушкин, үзе Сабирга эндәште: — Даваегыз әле, Сабир, өчәүләп, теге заводка хат язып салыйк, бүгенге собраниедә үткәреп тә алырбыз.
Галиулла да өстәл янына килде.
Адушкин, карага манган каләмен күтәреп, маңгаена якын ук китереп, озак уйлады: «Ничек башларга?»
— Җә, табыгыз әле, җегетләр, ничек башлыйк? Алар өчәүләп уйларга тотындылар.
«Сталин исемендәге Ленинград металлургия заводының комсомолларына». — Кәгазьнең башына Адушкин шулай язып куйды.
«Милли районнарның берсе булган Татарстан җөмһүриятендә салына торган «Светогрэс» теплоэлектроцентралънең комсомол коллективы сезгә түбәндәге хат белән мөрәҗәгать итә».
Сабир да түзмәде, Адушкинның кулыннан каләмен тартып алды да кызу-кызу язып китте: «Сезгә бирелгән заказлардан ике пар казаны һәм безнең станца өчен кирәкле булган башка нәрсәләрне өлгертүдә безгә комсомолларча ярдәм итәрсез дип ышанабыз. Безнең станца-ны җибәрергә тагын бер ай вакыт калды. Безнең турбиналарда хәзер монтаж эшләре бетеп, алар тиешле урыннарына урнаштырылдылар. Бар тоткарлык — сезнең пар казаннарында. Алынган телеграммага караганда, пар казаннары, инде юлда икән. Аларга кирәк булган вак кисәкләрен дә ашыгычлык белән җибәрүне сорыйбыз.
Безнең җиңү — сезнең кулыгызда!
Яшәсен юлбашчы коммунистлар партиясе!
Яшәсен электрлаштыруның шефы булган комсомол!
«Светогрэс» комсомол ячейкасы».
Хат язылып бетте. Аны җыелышта тикшерәсе һәм җибәрәсе генә калды.
— Ну, егетләр, — диде Адушкин.— Безнең иң үзәк урыныбыз булып хәзер пар казаннарын урнаштыру. Алар унбишенче апрельдән калмый урнашырга тиешләр.
Иртәгесен кич комсомолларның гомуми җыелышы булды. Җыелыш өзеклелекнең сабакларын тикшерүгә багышланган иде.
Докладны баш инженер Рейд ел ясады.
Докладтан соң сораулар өстәлгә кәгазь күбәләкләр булып очтылар. Бер сорауга инженер озак тукталды.
— Менә монда бер бик җитди сорау бар: «Бу эштә корткычлык юк микән, шушы безгә доклад ясаучы да корткыч түгел микән?»
Залда утыручылар арасында шаркылдау булды, аннан бераздан тындылар.
— Юк, иптәшләр, хәзергә кадәр вөҗданымны сатканым юк һәм киләчәктә дә сатмам... Тиешле оешмалар эшнең бу ягын карарлар дип уйлыйм... Ну, иптәшләр, монда тагын Булатовның кайдалыгы турында сораулар бирәләр. Без әйттек инде, күп көч кую сәбәпле, Булатов талчыккан, ул хәзер бик каты авырый...
Җыелыш азакка таба бара иде. Клуб ишеген ачып берәү керде. Утырган кешеләр әйләнеп карый башладылар.
Ишектән ябык йөзле Булатов күренде. Кемдер утырган җиреннән кычкыра башлады:
— Николай Ефимович, үләргә яткан Булатов килгән. Ничек, ул аяк өсте авырыймыни?
Рейд ел бер сүз дә әйтмәде, ләкин аның йөзе яктырып китте. Адушкин да иркен сулап куйды:
— Булатовка сүз бирегез, ул сөйләсен, — дип, урыннан кычкыра башладылар.
Булатов сүз алды:
— Дөрестән дә, әз генә авырып алдым, ләкин хәлем бераз җиңеләюгә, менә монда килмичә калмадым. Дөрес, иптәшләр, бу авыр өзеклекне үткәрү ифрат кыен, бигрәк тә минем өчен кыен. Шуңа да мин, барлык авырлыкларга карамастан, эшләгән ялгышларымны төзәтергә сүз бирәм. Күрерсез, җиңү безнең кулда, бары безнең кулда булыр...
Тыңлап торучылар, аның сүзен бүлеп, кинәт кул чаба башладылар.
* * *

Элекке вакытлы буа ничек эшләмәскә кирәклекнең шаһиты булып калды. Киңәшмәдә тикшерелгән яңа проект буенча, вакытлы буа эшләтү һаман да Булатовка йөклэтелде.
Эшне кызулаттылар. Ике яклап шпунт коймасын сугарга да тотындылар.
- Югарырак, югарырак күтәр! Күтәрик, күтәрик!!!
- Раз возьмем, два возьмем, да, һоп, еще!
Шул тавышлар Якты күл буен тагын да җанландыра төште. Көндез дә, төнлә дә хезмәт җыры тукталмады. Өч көн үтәр-үтмәс, буаның коймалары ике яктан да әзер булды. Уртага кызыл балчык салынды. Аны нәзек катлау белән салып трамбовать итә бардылар. Буа кырыена мотор куелды. Баганадан тимерчыбык җибәреп, ток ялгадылар. Насослар әкрен генә суны суыртырга тотындылар. Су алгычтагы су җир төбенә сеңгәндәй булып кимеде. Менә инде тиздән аның төбе дә күренәчәк. Су китерү каналы Якты күл белән су алгычның икесен бергә тоташтыра да берсеннән берсен аерып ала алмаслык бөтен итеп ясый.

Вакыт күп калмады
Шул су каналын иң күп дигәндә унбиш көн эчендә казып бетерергә кирәк.
Булатов уйлады: «Ун көн, әйе, иң күп дигәндә унбиш көн. Туктаусыз эшләгәндә кырык биш смена дигән сүз. Кәр смена саен йөзәр кеше эшләсә, дүрт мең биш йөз эшче көче кирәк булачак. Юк, кул хезмәте белән генә булмый...»
Ул тагын чигәләрен учы белән тотып уйларга кереште. «Берәр машина кирәк иде, машина... Әйе, ничек тә булса эшне механикалаштырырга...» Кинәт ул ашыгып сызгалый башлады: менә канал буласы җирнең ике ягына баганалар сугып чыгасың, аларга, аркылы насадкалар ясап, такта җәйдерәсең. Уртада тактадан ясалган будка булачак. Будкага мотор белән лебедка урнаштырыла. Ле-бедкадан корыч аркан буенча түбән таба, су астына ковш асылынып төшәчәк. Аның авызы, соскыч авызы кебек почмак ясап, җиргә кадалып тора. Ковш өскә таба балчык алып менә. Менә монда, будка каршында, эстакада ясалачак. Шуның буенча ковш түбән һәм югарыга таба йөри. Чыгарылган балчыкны вагонетка килеп алып китеп тора...
Ул сызгалап бетерде дә Рейдел янына чапты. Бер кулына кепка, икенче кулына блокнот тоткан, ә тузган чәчләре дулкынлана. Ул конторга керер алдыннан комендатура аша үтте. Сакчы Булатовның бол ай ашыгып чабуын ни дә булса берәр куркыныч ашыгыч эш барга юрады. Артыннан куалармы әллә дип, Булатов килгән якка карады. Ләкин анда беркем дә күренмәде. Булатов баш инженер бүлмәсенә атылып керде.
Рейдел аның болай ашыгып керүеннән куркып китте.
— Николай Ефимович, эврика! Эврика! — диде Булатов.
- Ни бар, ни таптың?
— Менә су күтәрү каналын шулай казытам.— Ул үзеннән башка кеше таный алмаслык хәлгә килгән чертежын Рейд ел гә аңлатырга тотынды: — Менә моннан ике яклап субайлар суктырам, аннан такта җәйдерәм, эстакада да лебедка, мотор, ковш, вагонетка...
Сүз ахырында Рейдел проектны мактады:
— Бу бик яхшы фикер. Яңаны уйлап чыгару бит бу,— дип куйды.
«Их, тизрәк-тизрәк менә бу кечкенә блокнотта сызылган проектны гамәлгә ашырасы иде», — дип уйлады Бу-латов.
Кыш буе боз астында яшеренеп яткан Якты күл суы бүген зәңгәр һава төсен күрде.
...Булатов проекты буенча эш башланды.
Якты күл буена төшкән Гуревич Булатовның кыска бервакыт эчендә су алгыч каналында эшне ныклы юлга салып җибәрүенә гаҗәпсенде.
«Бу ничек болай? Димәк, унбише көн срок куелган су каналы... Эшләр болай барса, һичшиксез, ун көндә бетәчәк. Ул чакта Булатовка да премия, нинди яшь тәҗрибәсез кешегә!» — дип уйлады ул.
Гуревичның үзендә инженерлар турында гына йөртә торган үз фикере бар иде, ләкин ул аны кемгә дә булса сөйләп карарга батырчылык итмәде.
Гуревичның иң курыккан сүзе «корткыч» сүзе иде. Үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртучылардан, Гуревичтан эш киеме сорап кереп, ул яздырырга рөхсәт итмәсә, аны үз алдында ук шул сүз белән атаучылар бул-галады. Ике уртада йөргән Гуревичны совет ягына ныклап тартучы сәбәпләрдән берсе аңар «социализм төзүче» исемен алу булды. Кәм аңар, юлны эшләп бетергәч, премия дә бирделәр. Зур, якты, җылы квартирга да урнаштырдылар. Билгеле, Гуревич мондый эшләрне һич көтмәгән иде. «Большевиклар алар инженер хезмәтенә тиешле бәһа бирә алалармыни?» -- дип уйлый иде ул. Ләкин аның бу фикере дә дөрес булып чыкмады... Һәм Гуревич нейтральлектән акрынлап совет нигезенә, аерымлыктан коллективлыкка, бар көчен социализм фронтына бирә башлады.

* * *

Адилов бүлмәсеннән каядыр чыгып барадыр иде, аны Булатов туктатты.
— Мин сезгә җиңү рапорты белән, — диде.— Әйттем бит мин сезгә, иптәш Адилов, һәм шулай булып чыкты да: кичә төнге сәгать икедә канал казылып бетте. Бүген көндез су алгычка су җибәреп була. Теләсәң, ыстанны иртәгә үк ходка җибәр, су тоткарлык ясаячак түгел. Әле аңар тагын ике декада бар. Өстән генә исәпләүләргә караганда да эштә утыз мең сум экономия исәпләнә. Аңлыйсызмы? Утыз мең сум!
— Утыз мең сум?
Адилов, гаҗәпсенеп, шулай сорап куйды.
— Өстән-өстән генә исәпләгәндә дә әле, — диде Булатов.
— Молодис! Молодис! — Адиловның бар сүзе шул булды. Аннары ул: — Әйдә әле шунда киттек, — дип ялгады.
Алар күл буена таба атладылар.
Тиздән Якты күл буе тагын да яктыра төшәр. Тиздән Ильич лампалары берьюлы кабынырлар. Тиздән Якты күл буе гөрләп торыр...
Бер ай үтәр-үтмәс, Булатовка зур гына суммалы премия бирелде. Аны социализм Герое, төзелеш батыры дип тә игълан иттеләр.
Ирекле илнең буеннан-буена төзү симфониясе яңгырый, чүкечләр чыңлый, тимер-бетон корпуслар башларын калкыталар, паровозлар ашыга...
Төнлә
Разия чишенде.
Чишенгәч, бүген ул да, башка кызлар кебек, өстәлендәге көзгесен алып үзенең йөзен карады: саргылтсу кашлар соргылт күзләрен асларына яшергәннәр, яңаклар за-водтагыга караганда суырыла төшкән, яңак сөякләре калкыбрак чыккан. Аннары ул көнлек дәфтәрен язарга утырды. Бәлкем, бу эш Разия өчен килешеп тә бетми торгандыр. Чөнки ул элек, андый эшләргә каршы чыгып: «Мещан гадәте булган шул альбомнарны, көнлек дәфтәрләре белән маташуларыгызны ташлагыз әле», — ди торган иде. Ә бүген Миләүшә авылына килгәч ясаган көнлек дәфтәренә үзе түбәндәгеләрне язып китте:
«Авылга килгәнгә берничә айлар булды.
Әйе, бүген тәрәзә пыяласына көзге яцгыр тамчысы килеп сылана. Тышта җәй белән көз тартыша. Тышта җил. Агачларның, ялангач ботаклары өй тубәсен кыйныйлар. Мәктәп бүлмәсендә беръялгызы тору туйдыра башлады. Барысын да, барысын да ташлап, шәһәргә — заводка качасы килә, ләкин комсомоллык хисе ул саташкан уйларга ирек бирми, аларны авызлыклап тота.
Монда заводка караганда да көрәш көчлерәк тоела: бугазга-бугаз, йөзгә-йөз, сүзгә-сүз, канга-кан, үчкә-үч урыны бу.
Их, авыр да, татлы да, кызыклы һәм кызыксыз да син, көрәш.!
Бүген авыл советыныц утырышы булды. Икмәк за-даниесенец калдык өлешләрен бүлдек. Авыл уртасында әрәм булып череп ята торган Һашимов йортын колхоз правлениесенә бирдек. Ул Һашимов дигәннәре бик бай нәрсә булган икән, әйтәм, заводта көлләү цехы һич алга китә алмыйдыр иде. Бай кеше соц Совет хөкүмәте өчен тырышамы! Әле нигәдер авылда йөри. Йортын тартып алганга эче поша булыр.
«Сабир, Сабир! Синең белән Миләүшә буендагы каеннар арасында йөргәндә, йөрәкләребезне бер-беребезгә ачып сала алган идек. Әллә хәзер мин оныттым, әллә син ташладың? Ник соң менә бу йөрәктәге бушлыкка мәхәббәт кереп утырасы урынга эш кереп утыра икән...
Мәктәп. Шулмы инде минем Сабирымны алыштырган әйбер. Яшь буын киләчәк тормышның матур чәчәкләре. Шулармы инде минем шатлыкларым? Ие, шулар. Болар бит бер-берсенә каршы, түгелләр. Бүген мәктәп. Иртәгә дә шул ук мине чорнап алыр...»
Ул каләмен өстәл өстенә куйды. Көнлек дәфтәрен дә рәтләп җыеп куймыйча, караватына ауды. Ул бүген бик арыган иде. Ә тышта һаман-һаман җил үкерә.
Интек шыгырдады. Берәү акрын гына тупсаны каера башлады. Разия уянды.
Кем бар дигәнче, колагын салып тыңлады. Башта тыштагы җил генә шулай үкерәдер дип уйлаган иде, ләкин ике кешенең пыш-пыш үзара сөйләшкәнен ишеткәч, ул уеннан кайтты. Тупсаларны ныклап каерырга тотындылар. Разия тәрәзәдән сикереп урамга ташларга торганда, ишекне каерып керделәр дә аңар ташландылар. Берәү Разиннең бугазына ябышты. Аның тырнаклары йомшак муенга бүре тешләре күк сеңеп керделәр.
Биш минуттан инде Разиннең гәүдәсе идәндә ята иде.
...Иртәгесен көндәгечә балалар мәктәпкә җыелдылар. Алар укытучы апаларының дәрескә керүен озак көттеләр. Ахырда чыдамадылар. Берсе, дәшәргә дип, укытучы апаларының бүлмәсенә атлады. Керсә, ни күзе белән күрсен: апалары, чәчләре тузган килеш, идәндә аунап ята.
Малай куркып кычкырып елап җибәрде:
— Разия апаны үтергәннәр...
Буа ерылгандагы су ыргылган шикелле, балалар да ишеккә таба ыргылдылар.
Кичкә таба мәктәптә җыелып! булды. Кайгылы гомуми җыелышны укыту бүлеге мөдире Багданов ачты. Балалар, картлар, Миләүшә авыл халкы белән тулган зал эчтән генә көрсенде.
Багданов Разиннең тәрҗемәи хәленә, һөҗүмнең ничек булуына тукталды:
— Иптәшләр, Баязитова менә шушы залда утыручы ярлыларның баласы ул. Аның ата-аналары ачлыктан үлгәннәр. Шуннан соң ул балалар йортына эләгә. Аннан шәһәрдәге күн заводына эшкә керә һәм анда, үрнәк күрсәтерлек итеп бригаданың башында торган хәлдә, актив эшли. Эш белән бергә укуын да алып бара. Укытучылар әзерләү курсында укып чыгып, безнең Миләүшә авылындагы ШКМга мөдирә булып керә. Биредә без аның авыл советы эшенә һәртөрле кампанияләрдә нык тырышып эшләгәнен күрәбез. Күрәсез, шуңа да сыйнфый дошман аны безнең арабыздан тартып алырга омтылды. Ләкин аның һөҗүме уңышсыз чыкты. Үләргә йөз тоткан сыйнфый дошман юкка гына безнең актив иптәшләргә ябырылмады.
Багдановның әйтерсең тамагына төер утырды: ул, сөйләүдән туктап, күз яшьләрен яшерер өчен түбән карады.
Өстәлгә бер кечкенә генә кәгазь кисәге килеп төште. Багданов бармак очлары белән генә кәгазьне ачты:
«Иптәш, Багданов!
Заводка телеграмма җибәрергә кирәк. Аннан, сыйнфый дошманныц бу эшенә җавап итеп, моцарчы колхозга керми калган урта-ярлы катлаулар колхозга кермәк-че булалар. Телеграммада шуны күрсәт. Әхми».
Язуны комсомол Әхми язган иде.
Багданов, язуга күз йөртеп чыкканнан соң, өзелеп калган сүзен дәвам итте:
—...Иптәшләр, Разия хәзер больницага озатылды, аның хәле авыр. Мин менә монда сезгә шәһәрнең күн заводына сугарга әзерләнгән телеграмманы укыйм:
«Ленин исемендәге күн заводы партия ячейкасына Миләүшә авыл советыннан.
Кич 24 нче числога каршы төндә сыйнфый дошманнар колхоз яшьләре мәктәбе мөдирәсе Разия Баязитова-га һөҗүм кылдылар. Аны, каты рәвештә җәрәхәтләнгән килеш, больницага озаттык. Сыйнфый дошманныц бу чыгышына каршы Миләүшә авылы «Таллы Бүләк» колхозы обоз оештыра; ун хуҗалык колхозга керде.
Авыл советы».
Багданов телеграмманы укып чыкты да сүзен дәвам итте:
— Һөҗүм кылучылар, иптәшләр, һичшиксез табылачаклар. Без шикләнгән кешеләрне инде кулга да алырлар. Без сыйнфый дошманнарга каршы кискен отпор бирергә тиешбез.
Ул да булмады, чәчләре тузган бер хатын, яшьле күзләре эчкә баткан бер ирнең кулыннан тотып, клуб ишегеннән сөйрәп керде:
— Ул кыйнаган Разияне, имансыз. Ул кыйнаган. Әйдә менә халык алдында ни йөзең белән җавап бирерсең, җирбит!
Хатын, баласын җитәкләгән сыман, сакаллы кешене президиумга таба өстерәде...
Ханым сәхнәгә менеп басты:
— Ишетәсезме, ул кыйнаган, дим Разияне! Салах кыйнаган! Эчүдән айнымаган нәрсә. Үз кызым кебек яраткан Равиямне кыйнаган. Менә халык алдында җавап бир, бәдбәхет нәрсә...
Хатын шулай буылып-буылып сөйләде:
— Бүген менә яктыргач кына кайтып керде. Бөтенләй үзгәргән, айныган... Үзе җылый, үзе сөйли... Әнвәр котыртты, ди. һашимовны әйтә. Тотарга кирәк имансыз-ны, качып өлгергәнче...
Сакаллы кешенең күзеннән борчак-борчак яшьләр акты, ул чынлап та елый иде.
— Сездән яшерен-батырын түгел, җәмәгать... Мин эчү белән бозылган бер кеше инде. Шулай, Һашимов кайткач, мине бер көн сыйлады, ике көн сыйлады: «Син шул Разия дигәннәрен дөмектерә алмассың микән? — ди. — Заводтан мине кудыртты, хәзер монда өемне тартып алдыртты», — ди. Күп эчүләрдән соң... Мин күндем... Менә шундый бер пычраклык эшләп ташладым...
Барысы да кызгану һәм ачу катыш хис белән картка карадылар.
Дөрестән дә, ул кызганыч иде.
Ул залдагы халык алдына килеп баскан... Керфекләре очыннан, борчак-борчак булып, яшь бөртекләре коела. Ул хөкем көтә... шыңшып-шыңшып елый...
* * *

Күптәнге ике танып: кеше поездда очраштылар.
— Кая киттең болай?
— Менә Төркестан ягына барып карыйм әле.
— Ә син кая?
— Менә дөньяны әйләнергә чыктым әле.
...Кинәт вагонга зәңгәр фуражкалы берәү керде, кешеләрнең документларын тикшерә башлады:
— Сезнең документларыгыз?
Зәңгәр фуражкалы кеше күптәнге ике танышның сүзләрен бүлдерде. Алар икесе дә берьюлы паспортларын чыгарып күрсәттеләр. Озын гәүдәлесенең документы зәңгәр фуражкалы кешене кызыксындыра төште, ахры, кесәсеннән телеграмма чыгарды. Телеграмманы паспорт белән озак чагыштырганнан соң: - Киенегез! — диде.
Биш минут эчендә зур гәүдәле кеше киенеп өлгерде.
...Әле генә булган күренеш танышына аңлашылмый калды. Имеш, кинәттән Һашимовны кулга алдылар. Ул бу эшнең очын уйлап чыга алмыйча урынына ятты. Тышта төн иде...
Беренче май
Бәйрәм таңы иртәнге кояш нурына күмелде.
Офык буен кызыл нурларга манчып күтәрелгән кояш үзе белән әнә шул киң шәһәр урамына да шатлык алып килде. Кичтән үк эленеп куелган байраклар иртәнге җилдә иренеп кенә тирбәлделәр. Киң урамнар аша тартылган лозунглар җиңүче сыйныфның йөрәгеннән ташыган бүгенге омтылышны үткәннәргә аңлаттылар.
Беренче май зур бәйрәм һәм җиңү көне иде.
...Бүген таңнан алып «Светогрэс» көндәгегә караганда да артык хәрәкәт урынына әйләнде. «Светогрэс»ка юнгштурм костюмы кигән комсомоллар, эш киеменнән эшчеләр бертуктамый агылып тордылар.
Демонстрация агымы, зур урамнарны әйләнгәч, Ленинга куелган һәйкәл янына җыелып, шәһәр башлыкла-рының рапортларын тыңлады. Аннан соң колонна Якты күл буена юл тотты. Байраклар җилнең исүенә ыргылып уйнадылар. Иң алда, трибуна янында ук, җиңүчеләр байрагы — светогрэсчыларга обкомол тарафыннан бирелгән байрак җилфердәде.
Музыка «Интернационал»дан бер куплет уйнагач, трибунада бөдрә чәчле, кылыч борынлы, зур күзле шәһәр советы рәисе Ефимов күренде:
— Иптәшләр, җөмһүриятнең гигант «Светогрэс»ны ходка җибәрү тантанасын ачык дип белдерәм...
Ул, «Светогрэс»ны төзүдә эшче сыйныфының каһарманлыкларына тукталганнан соң:
— Беренче сүз «Светогрэс» төзелеше башлыгы иптәш Вәлиевкә бирелә, — дип белдерде.
Шатлыклы «ура!» тавышы урман буена китеп яңгырады. Шул тавышны алып киткән җил көзгедәй күлнең өстен урман ягына таба йөгергән нәни дулкыннар белән шадралата.
...Вәлиев, уң кулындагы кепкасын йомарлый төшеп, сүз башларга омтылды. Ул, нәрсәдән башларга белмичә, беркадәр аптырабрак торды. Алай да ул, тагын бер омтылып, үзен кулга алды.
- Иптәшләр, бүген, — дип башлап китте ул, — бүген Беренче май. Алга куелган бурычны үтәдек. Җитмеш ике киловаттлы «Светострой» хәзер үзенең бер кисәге белән «Светогрэожа әйләнде. Социализм эш методларын үзләштерү һәм партиянең нык җитәкчелеге астында без шушы уңышларга ирештек...
Музыка, аның сүзен бүлеп, шатлык көен уйнарга, колоннадагы эшчеләр, кызылармеецлар, хезмәткәрләр «ура!» кычкырырга тотындылар.
Соңыннан ул үзе дә сизмәстән кызып китте:
— Бүген Беренче май... Менә шундый көндә кечкенә генә бер эш бүләге китерү белән «Светогрэс» коллективы ифрат шат. Хәзер без унбиш мең киловаттлы «ВКП», ун мең киловаттлы «Ленин комсомолы», җиде мең киловаттлы «Пионер» дигән өч турбинаны җибәрәбез... Яшәсен Беренче май! Яшәсен алгы җиңүләргә җитәкләүче Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты һәм юлбашчыбыз иптәш Сталин!
Тагын «ура!», музыка тавышлары...
Вәлиевтән соң партячейка секретаре Адилов трибунага менде. Аның соры гимнастеркасының сул як кесәсендә җиңү ордены кадалган иде:
- Бу җиңү -- тагын бер партиянең тоткан юлының җиңеп чыгачагына, бишьеллык планның тулысы белән дүрт елда үтәләчәгенә җанлы шаһит. Сыйнфый дошманнарның авыз ерып көлүләре, оппортунистларның безгә хыялланучылар дип караулары безнең эшкә һичбер төрле дә комачаулык ясый алмады. Без, җиңү байрагын югары тотып, аңар кер төшермәдек... Сүзләр күп булды: имештер, «Светогрэс»ның бер як стенасы ярылган, имеш, бер як фундаменты җиргә сеңеп бара икән, быел станцаны ходка җибәрә алачак түгелләр икән... Ие, без мондый сүзләрне ишеттек, ләкин бирешмәдек. Карагыз (ул кулы белән бетон корпуслар ягына таба күрсәтте), элекке ташландык җирдә нинди гигант төзедек. Караңгылык баскан Якты күл буенда Ильич лампалары кабыздык!..
«Ура!» тавышы тагын урман буена китеп яңгырады. Инженер-техниклар исеменнән котлаучы Булатов сүзен кыска тотты:
— Безнең җиңүне шатланып каршы алган һәм аны үз күзе белән карарга дип килгән эшче сыйныфына ялкынлы сәлам! Совет төзелеше өчен җаннарын фида итәргә торган белгечләр һәрвакыт сезнең белән! — диде ул.
Адушкин да, Сабир да сөйләделәр. Бөтен сүзләр һаман шул җиңү ялкыны белән тулган иде.
Бер пионер, алга чыгып, быргы кычкыртты. Эстакададагы ленталар үзләре белән бергә өскә таба ташкүмерне әкрен генә сөйрәп алып менеп киттеләр. Күккә таба сузылган бетон корпуслар эченә яшерелгән машиналар үкерергә, Якты күл буендагы насослар су суырырга тотындылар.
Күп тә үтмәде, ораторлар сөйләр өчен ясалган трибуна буенда карбыз зурлыгындагы лампада ут кабынды.
Пионерлар бертуктамый барабан кактылар. Музыка «Интернационал» уйнады. Их, күңелле дә иде соң җиңү көне!
Шул җиңү көне өчен әйтерсең кояш та шатлана... Якты күлдәге кичәге дулкыннар каядыр югалганнар, камышлар да, шәмдәй булып, җиңү музыкасын тыңлыйлар.
Шәһәр шау-гөр килә...
* * *

- Вафа, сиңа хат бар! — дип, Вафаның кулына зәңгәр конверт китереп тоттырдылар. Хат Фатыймадан иде:
«Атасы!
Менә без малаец батыр белән икәүләп сица хат язабыз, синец якка искән җилләргә ялгап, сица булган ялкынлы сәламнәребезне җибәрәбез. Язган хатыцны алдык, бик зур рәхмәтләр әйтеп, хат язганыңа шатланып калабыз... Әти кешегә бер яца хәбәр бар: хәзер без тотынып баса башладык инде. Әнкә белән икәүләп һәр көнне яслегә барабыз. Көнебез менә шулай үтә.
Үзем яслегә эшкә кердем: мөдирә булып эшлим. Ничә бала минем кулда тәрбияләнә. Син әле киткән чагың-да: «Малаемны бозар инде бу тәүфыйксыз нәрсә дип уйлагансыңдыр». Курыкма, мин ул иске гадәтләремне ташладым инде.
Менә армияңнән кайт, күрерсең, гөрләп тора башларбыз, хәзер мин гаиләнең нәрсә икәнен аңлый башладым... Кайт әле менә, атасы. Җимерттереп торырбыз, валлаһи.
...Сабирны бригадирлыктан десятник итеп күтәргәннәр. Галиулланы, бик файдалы тәкъдим ясаганы өчен, биш йөз сум белән бүләкләделәр. Каядыр укырга китәргә йөри бугай.
Күн заводы комсомоллары «Светогрэс» белән ярыштылар. Күчмә байракны Сабирлар алды.
Тиздән станцаны җибәрергә җыеналар.
Ярый, хуш..
Сине сагынып, Фатыймаң.
20 апрель».

Хатны укыгач, Вафа уйга батты. Аның күз алдыннан бер-бер артлы күн заводында эшләгән көннәр, җанлы газета, җыелышлар узды.
...Майның уны иде.
— Ур-ра, ходка киткән, чынлап ходка киткән! — дип, газета тоткан килеш, Вафа, балаларча шатланып, казармадагы иптәшләре янына атылып килеп керде. — Иптәшләр, карагыз әле, карагыз әле! — дип, ул газетага тупас бармаклары белән сугып куйды. — Киткән, ходка киткән!
— Ни булган? Нәрсә ходка киткән? — дип, аны башкалар чорнап алды.
Укыганчы, ул рәсемнәрне күрсәтергә тотынды:
— Менә бусы — дулкынланып торганы — Якты күл дигән күл инде. Әнә ерактарак бер читтә бетон корпуслы бер йорт күренәме? Ул — мин эшләгән күн заводы. Ә менә бусы — «Светогрэс». Менә шул, моннан ун көн элек кенә ходка киткән. Менә бу рәсемне күрәсезме? — Баш инженер Рейдел. Менә бусы — Буланов дигән инженер. Теге, төрмәгә япкан булганнар да иртәгесен үк чыгарганнар, дип сөйләгән идем бит... Менә болары — минем авылдашлар, икесе дә безнең Миләүшәнекеләр; бусы — җир казучылар бригадиры Биктаһиров — зур гына экономия ясый торган тәкъдим керткән өчен бүлкәләнгән кеше. Бусы - - бетонщик ларның бригадиры Сал ахов. Бусы — партком Адилов. Рабочком Корнишин, комсомол секретаре Адушкин... Бол арның һәрберсе хезмәт ордены белән бүләкләнгәннәр.
Ул күрсәтеп бетерде дә:
— Их, кайтырга иде, күрергә иде шул « Светогрэс»-ның яктысын! — дип куйды...

Эпилог
Шәһәр читендә үзенең бетон корпуслары белән «Светогрэс» балкый. Зур тәрәзәләрдән җиз чыбыклар сыман ут яктылары күлгә сузылалар. Әйтерсең күл эченнән әнә шундый энергия чишмәсе туган...
Кожкомбинат төзелешендәге инженер-техниклар киңәшмәсеннән кайтучы техник Сабир Салахов үзенең бригадасы кулыннан үткән бетон корпусларга карап ала да үткәндәге хәлләрне, кешеләрне, бөек эшләрне күз алдына китерә. Инженер Рейдел Сабир Салаховның аркасыннан үзенең зур куллары белән кага: «Егет син, Сабир, егет, — ди. -— Тормышның югары ноктасыннан, тау итәгеннән тау башына менгән кебек үрмәлисең, яратам мин сине», — ди. Күптәнге бу сүзләр бүген әйтелгән кебек күңелдә сакланалар...
...Баштан үткән еллар, таныш кешеләр, аларның фигуралары, экранда алмашынып торган күренешләр кебек бертуктамый алмашынып торалар. Җәйге кояш офык артына яшеренгән.
Күктәге кызыллык та бетә бара. Шәфәкъ караңгылыкта югалырга юл алган. Ә Сабир Якты күл буйлап атлый. Шул тирәдә, Якты күл буен гомерендә беренче тапкыр күргән кеше сыман, бер кызылармеецның кызыксынып карап йөргәне күренә. Ул күлнең озынлыгын да, «Светогрэс»ның бетон стеналарын да дикъкатьләп карый. Әлеге кеше шлемлы башын әле бер, әле икенче якка бора. Армеецның йөзендә шатлык елмаюы балкый.
Сабир адымын шул армеецка таба ешайта. Армеец та, Сабирга игътибар итмичә, күл буйлап «Светогрэс»тан ерак түгел яңа гына төзелеп ята торган тире комбинатына таба атлый.
Армеец, бәлкем, искәрми узып та киткән булыр иде. Ләкин Сабир аны туктатты:
— Вафа, бу син түгелме?
— А-а, Сабир, саумы?
Күптәнге дуслар озак итеп күрештеләр.
— Кайттым диген.
— Әйе, менә елны тутырдым да кайттым. Җә, сөйлә, кемнәр кайда эшлиләр?! Минем бик беләсем килә. Бит инде минем сине күрмәгәнгә ике ел тулды. Ә сез шул арада нинди корпуслар үстергәнсез! Тегесе күнкомбинат-мыни?
Сабир кайдан башлап китәргә дә белми торды.
— Рейдел, Булатов, Гуревич, Галиулла кебекләр кызыксындыра торгандыр инде сине?
— Билгеле, шулар. Бит мин соңгы вакытларда синең белән эшләсәм дә, алар миңа танышлар.
— Рейдел Владивосток ягына бер зур электр станца төзелешенә Энергоцентр тарафыннан күчерелде. Хәзер партиягә кергән икән, ду китереп төзеп ята, ди. Булатов биредә, аны күп вакыт очратам. Авыл хуҗалыгы институтында гидротехника кафедрасында доцент булып эшли. Ә Галиулла, Мәскәүгә хронометражистлар курсына барып, аны бетереп кайтты. Хәзерге вакыт бездә — кож-комбинат төзелешендә, хронометражист Гуревич шәһәрдән ерак түгел синтетик каучук заводы төзелешендә дип ишеттем.

Вафа, бер урынга баскан килеш, Сабирның сүзләрен дикъкать белән тыңлады. Аны бигрәк тә Галиулла мәсьәләсе кызыксындырды, шуңар ул Сабирдан кайтарып сорады:
— Галиулла бит әле ул яртылаш надан иде, кай арада укып өлгерде, — дип куйды.
Сабир аның сүзенә каршы халык мәкале белән җавап кайтарды:
— Тырышсаң табарсың, ташка кадак кагарсың, диләр бит.
— Әйе, шулай инде.
Алар Якты күл буйлап озак сөйләшеп йөрделәр. Сүз Ьашимов турында да булды. Сабир Ьашимовның кулга алынгач каядыр юкка чыгуын сөйләде. Атасы Салах турында күп каршылыклардан соң Миләүшәдә төзелгән «Сталин» колхозының актив члены булып китүен әйтте.
Хәлил Сафинны телгә алучы да булмады. Элекке мөдир үзенең укучылары күңелендә бераз гына булса да җылы хис калдырмаганга, аның турында сүз дә чыкмады.
Вафа никтер Разия турында бер дә сорашмады. Алар озак йөрделәр. Ай Якты күл аша үзенең нурларын алтын сукмак итеп таратты. Йолдызлар күптән күрешмәгән ике иптәшнең йөрәк серләрен тыңлаган сыман җемелдәштеләр.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, Сабир торган йорт янына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Сабир ишек буендагы тәрәзәне әкрен генә чиртте. Өй эчендә кемдер торды. Ишекне ачтылар.
Ишек ачучы Разия Баязитова иде.
1931 — 1932
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Якты Күл Буе - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4388
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2270
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4384
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2090
    35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4316
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4354
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2237
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4432
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2044
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 3785
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1984
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.