Latin

Якты Күл Буе - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4354
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2237
36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Ә Галиулла күңел ачарга чыгу турында язылган белдерүне укыгачтын ук икеләнгән иде. Сабир ничек кирәк алай күндерә алды...
Менә хәтфә кебек тигез болынлык. Чалгыларны үтмәсләндерүче бер генә ат кузгалагы да күренми. «Их, киерелеп, үткен чалгы белән бер-ике пакус чыксаң иде!» — дип куйды Сабир.
Кемнәрдер ромашка чәчәкләре җыя башладылар. Фатыйма башкалардан да уздырып җибәрде, шул чәчәкне кулына алып берәмләп өзә башлады:
— Ярата, яратмый, ярата, яратмый...
Ә кайсылары ромашкаларны якаларына кыстырдылар, букетлар ясап, кулларында тотып йөрделәр.
Башта комсомол секретаре Адушкин ял итәргә ник чыкканлыкны аңлатып үтте:
— Иптәшләр, беләсез, машина да ял итә. Кешене без машина белән беррәттән куя алмыйбыз. Кеше машина түгел. Димәк, шуңа күрә без вакытында уйныйбыз, көләбез... Ә эш вакытында тауларны-ташларны актарып ташларлык дәртле көч белән муеннан эшкә чумабыз. Менә бу — безнең беренче мәртәбә ялга чыгу. Без, комсомоллар, бу ялга чыгуны да файдаланырга, партиясез яшьләрне дә үз сафыбызга тартырга тиешбез. Иптәшләр, әнә теге агач төбендәге өстәлдә утыручы комсомолга керү өчен анкеталар өләшә, теләгән кеше барып алсын...
Секретарьның сүзе беткәч, халык шау-гөр килеп таралды.
Мәйдан уртасында, Миләүшә елгасы янында халык уеннары башланды. Нәркем шат, һәркемнең йөрәге урыныннан чыгарлык булып тибә. Хәер, һәркемнең дип әйтеп булмас, әнә Вафаның...
Вафа бер читтә күңелсез генә уйланып утыра. Әйе, ул уйлый, үкенү катыш кайгыра: «Мин, комсомол булмагач, монда ник килдем? Комсомол булмаганнарга монда килергә ярамыймыни?»
Бүген ул барлык үткәненә үкенү аша карый...
Тагын очрашырбыз әле
Уйнап кына кабызган шырпыдан да көчле янгын чыгарга мөмкин. Шуның кебек, кечкенәдән башланган сөешү дә Вафаларның йөрәгендә ялкынга әйләнде. Гаилә чылбыры үзенең күренмәгән богаулары белән ике араны тоташтырды. Бу гаилә башка гаиләләр кебек бер-береңә булышу, җәмгыятькә файда китерерлек итеп корылмады. Гүя бу гаилә ашыгыч рәвештә генә төзелеп, үзенең тиздән җимерелүен көтте.
Менә хәзер аларның яши торган бүлмә эчләрендә үпкәләү катыш тынычлык хөкем сөрә. Мич тирәли юеш керләр киптерергә элеп куйганнар. Ике тәрәзә арасындагы буш урында өстенә кара түгелеп беткән, кырылган клеенкалы өстәл тора.
Мич буендагы караватта, тәртәләрен өскә күтәргән чанадай, киез итек кигән аякларын карават тимеренә куеп, авызыннан морҗа төтенедәй төтен чыгарып, Вафа ята. Ул үзенең үткән көннәрен бөртекләп саный, күз алдыннан үткәрә: беренче очраган юан гәүдәле, тиз йөрешле Фатыйма. Ул да булмый, аны чәчен йолкып-йолкып елый торган Фатыйма алыштыра... Менә аларның Фатыйма белән яңа танышкан көннәре. Вафа билет алган, алар театр карарга кереп баралар. Фатыйма алгы рәтләргә үк утырырга ашкына, Вафа әкрен генә аның чабуыннан тарта. Пудраланган, кызыл иннекләр сөрткән Фатыймага арткы рәттә утыру авыр була... Менә тагын алар бервакыт урамнан баралар, нидер кызу-кызу сөйләшәләр. Шул вакыт шакмаклы кепка кигән егет очрый:
— Ә-ә, исәнмесез, Фаечка, — дип, ул Фатыйма белән килеп күрешә, Вафага да баш игән була.
Фатыйма:
— Әсгать, нинди җилләр сине бу якларга китереп ташлады? — дип, шакмаклы кепка кигән егетнең кулын каты итеп кысып күрешә.
Вафаның йөрәгендә көнчелек уты кабына... Алар сөйләшеп калалар. Вафа, тәмәкесен кабызып, тротуар буйлап алга таба китә, ләкин Фатыйма һаман аны куып җитми. Ул артына әйләнеп карый, ләкин инде анда сөйләшеп торучылардан җилләр искән була...
Ул көнли. Иртәгә Фатыймага бер сүз дәшмәскә, аның белән ике араны бөтенләй өзәргә була. Ләкин иртәгесен Фатыйма үзе килеп сарыла.
— Авызыңны турсайткансың, җүләр, минем абый ла ул, — ди.
Бүгенге әрләшү дә, кычкырышу да Вафаның көнләшүеннән килеп чыга, ул өйгә кайта. Ни өчендер көн дә бикләнми торган иктек бүген бикле. Эчтә кемнәрдер ашыгып йөри. Ишек ачыла. Ут яндыруга, өстәлдәге тәмәке төпчеге, арткы яктан чыга торган ишекнең ябылып җитмәве Вафаның шиген арттыра.
Менә шул күренешләрдән соң өйнең асты өскә килә. Менә шуннан соң Фатыйма чәчен йолкый-йолкый елый башлый.
Ачу әзрәк басыла. Вафа елаган Фатыйманың җилкәсенә кулын сала. Фатыйма аның кулын алып ташлый. Бер-бер артлы зәһәр сүзләр әйтелә:
— Син теләсә нинди хатын белән себереләсең, эчәсең... Ә мин өй сакчысы булып утырам... Икең ике яры ташланып йөргәч, гаилә түгел инде бу. Хурлык бит, иптәшләрдән хурлык.
— Ие, хурлык, — дип, Вафа да сүзен башлый.— Нигә алай булгач бергә торырга? Яратмыйсың икән, тот та әйт, аерыла ала торганбыз бит. Комсомолдан чыгарылуга, прогуллар ясауга синең белән Вәлүк кенә сәбәпче булдыгыз...
Вафа күңелсез уйларга бата: «Юк, болай яшәргә ярамый. Мин моңа чыдый алмыйм, үземне кулга алырга тиеш мин».
Вафа караватта озак ятты. Әнә шул балдакланып-бал-дакланып түшәмгә таба үрелгән төтеннәргә әллә никадәр очсыз-кырыйсыз кара уйлар ялганды. Кая алып баралар соң алар Вафаны? Ул инде артык түзә алмады. Кепкасын башына элде дә ишектән чыгып китте.
Ул бик озак барды. Кешеләр аның күзенә күренмәде. Вывескага күтәрелеп карагач кына айнып киткән сыман булды. «Хәрби комиссариат» дип язылган ишектән эчкә атлады.
— Иптәш, армиягә доброволец булып китәргә теләүчеләрдән үтенечләрне шушында алалармы? — дип сорады.
Аңар бер өстәлне күрсәттеләр. Ул алдан ук әзерләп куйган гаризасын кесәсеннән чыгарды...
* * *

Кырга чыгып күңел ачканнан соң, байтак көннәр үтте. Якты күл буена төрле машиналар килде. Корпуста соңгы бетон эшләре бара. Турбиналарга нигезләр инде күптән әзер, аларга монтаж ясап, вак детальләрдән торган машинаны җыеп ходка җибәрәсе генә калды.
Тиздән менә Якты күл буендагы насос станцасы өлгерер. Алар ходка китеп, көмеш; тамчылы суны суырырлар. Ул су, трубалар аша күп мәртәбәләр чистарыну үткәннән соң, пар казанына төшәр, анда парга әйләнер, ул пар турбинага барыр. Турбина, авыр тегермән тапты сыман әйләнеп, үзе белән бергә генераторны әйләндерер. Үзенең төзелеше белән моторга охшашлы генераторның эчендә ток хасил булыр. Ул бакыр чыбыклар буенча кирәкле җиргә яшен тизлеге белән барып җитәр. Тиздән Якты күл буенда зәңгәр күктәге кояшка көндәш булып икенче бер «кояш» пәйда булыр. Аннары кара төннәрдә чыраен сыткан ай белән урам чаты саен нур чәчеп торган Ильич лампалары очрашырлар.
Төзү эшләре шул дәрәҗәгә җиткән көннәрдә алар трамвайда очраштылар. Разия бик зур китаплар бәйләме тоткан иде.
— Исәнме, Сабир! — дип, ул кулын сузды, аңа буш урын күрсәтте.
— Кая җыендың болай? — диде Сабир.
— Кая дисең, китәргә җыенам ич.
— Кая китәсең?
— Авылга, курсны бетердем.
Разияне райком педагогия фронтындагы яшь буынны тәрбияләүдә өзеклекне бетерү өчен мобилизовать иткән иде. Ул укытучылар әзерләү өчен ачылган берьеллык курсны бетереп чыкты.
Менә хәзер инде авылга җибәрәләр. Бер уйлаганда, аның гөрләп торган шәһәрдән һич китәсе килми. Шаулап торган күн заводын, курста бергә укыган иптәшләрен, җанлы газетада катнашучыларны, бригадасындагы акыллы кызларны, бантын зәңгәр күккә сузган «Свето-грэс» гигантын, андагы Сабирны ташлап китәсе килми. Ләкин комсомол тарафыннан бирелгән задание...
...Трамвай корыч рельслар буенча тәгәри.
— Без тагын очрашырбыз әле, — дип, Разия Сабир-ның күзләренә карап куйды.
Сабир сүзсез генә башын селкеде. Трамвай һаман йөгерде дә йөгерде...
Беренче паровоз
Эшчеләрнең киңәшмәсендә председательлек итүче Сабир кыңгырау шалтыратты:
— Иптәшләр, җир казучылар цехының киңәшмәсен ачык дип белдерергә рөхсәт итегез. Киңәшмәне рабочком тарафыннан сайлап куелган кешеләр алып барачак, беренче мәсьәлә — инженер Гуревичның эшләрнең барышы турында кыска гына аңлатмасы була. Хәзер беренче булып сүз прораб, инженер Гуревичка бирелә.
Инженер Гуревич торып сөйли башлады. Берничә минуттан сүзен шулай бетерде:
—...Безнең алга бу айда куелган бурычлар: су агызу каналын казып һәм тимер юл өстенә комны җәеп бетерү. Күптән түгел җир казучылар бригадиры Галиулла Биктаһиров белән сөйләшкәндә, аңардан гаҗәп файдалы булган бер тәкъдим ишетергә туры килде. Ул тимер юл өчен кирәкле булган ком урынына су агызу каналыннан казып чыгарылган комны файдаланырга куша. Без хәзергә кадәр комны ничә километрдан ат белән ташый идек. Галиулла атларга да эш калдырмый. Су агызу каналы буенча сузылган ул участокны тачкалар белән илтеп аудару җаваплылыгын үз өстенә ала. Аяк астында гына яткан практик эш. Без моның белән күп экономия калдырачакбыз. Су каналыннан чыгарылган ком хәзерге вакытта лабораториядә тикшерелде, аның сыйфаты уртача дип табылды. Иртәгәдән без практик эшкә тотынабыз... Инженерның сүзе бетте.
— Сораулар бармы? — диде председатель. Сораулар бирүче булмады.
Сөйләргә Галиулла чыкты:
— Иптәшләр, бит бар эшне дә юлбашчылар гына күреп бетерә алмыйлар, безнең әле җитешсезлекләребез күп. Менә алар турында сөйләргә дә кирәк. Алар эшченең сүзенә колак салсыннар. Ул чагында безгә эшләве күңелле. Менә бу столовой турында әйтергә уйлыйдыр идем...
Башкалар:
— Әйтергә кирәк, әйтергә, — диештеләр.
— Туктагыз әле, җәмәгать, сөйләргә ирек бирегез. Миңа сүз бирелгән икән, мин сөйлим... Шул, столовойдагы ашның бер дә рәте юк. Продуктлар болай ярыйсы гына үзе, пешерә белмиләр, җәмәгать. Мин, ашаганда, эчтән генә уйлап куям: «Әй, мәйтәм, минем катын пешерсә иде бу ашны, телеңне йотар идең», — дим. Бусын примергә генә китерәм әле. Теге, ком турында инде анысы, иптәшләр, мин әйтмәсәм, башкасы әйтер иде дигәндәй.
Галиулладан соң башкалар да чыгып сөйләде. Күп кенә яхшы тәкъдимнәр керттеләр.
Бу киңәшмәгә ай дигәндә, яңа гына сузылган чуен тасмалар буйлап беренче паровоз килде. Аны вакытыннан алда эшләп бетерделәр. Тимер юл такта заводын каплаган биек тау буеннан борылып чыга. Тауның кабыргасын казып тигезләп салынган юлның бу борылмасы шундый матур. Аста әрәмәлекләр, яшел камышлары белән Якты күл җәелеп ята. Тынлык. Ара-тирә балта тавышы да күл буенда субай кагулары гына тынлыкны боза. Менә ерактан, көпчәкләрен дөбердәтеп, поезд килгән тавыш ишетелә башлый. Якты күл буендагы тау кабыргасына борылып карарга да өлгерә алмыйсың, пар яулыгын сел-ки-селки, паровоз килеп чыга.
Бүген шул юлны ачу көне ялга туры килде.
Халык җыелды.
Юлның ике ягына да багана утыртып, капка сыман бернәрсә ясап куйганнар. Аның башында Кызыл байрак җилферди. Юлга аркылы тасма сузылган.
Тантаналы митингны баш инженер Рейд ел ачты. Ул:
— Иптәшләр! — дип сүз башлады.— Бу — безнең җиңүләребезнең беренче адымы. Такта заводыннан сузылган җиде километрлык юл тармагы эшчеләрнең, инженер-техник көчләрнең зур тырышлыгы аркасында вакытыннан алда төзелеп бетте. Бу тимер юл тармагы безгә бик күп ярдәм итәчәк. Бу юл буенча станца өчен кирәк булган заказлар киләчәк. Юлның әһәмиятенә озак тукталып тормыйм, чөнки барыбызга да билгеле. Тик монда, иптәшләр, гади бер эшче Биктаһиров тарафыннан ясалган тәкъдимнең безгә никадәрле файда китергәнен генә әйтеп узам, тимер юлның аскы полотносын салганда, безгә бик күп күләмдә елга комы кирәк иде. Без комны ерактан китертергә уйлаган идек, һәм бу Мәскәүдән килгән проект буенча да шулай билгеләнгән иде. Казып чыгарылган комны файдалану мөмкинлеген җир казучылар артеле башлыгы килеп әйтте. Анализлардан соң ком яраклы дип табылды. Без бу тәкъдим аркасында кырык биш мең сум экономия ясый алдык. Шуңа күрә мин үз ягымнан Биктаһировны биш йөз сумга бүләкләү турында төзелеп! өчпочмагында тәкъдим ясадым, һәм бу кабул ителде.
Халык бердәм кул чапты.
Кайсыдыр Галиулланы табып килде. Аны, «ура» кычкырып, һавага чөеп алдылар.
Баш инженер, кызыл шнурны кисәр өчен алып килгән ялтыр кайчыны тотып:
— Безнең юлны салуда күп кенә экономия ясаткан иптәш Биктаһировка бирәм кайчыны, — дип, Галиуллага сузды.
Биктаһиров кызарган, оялган хәлдә кайчыны алды да шнур буена ук килеп җиткән паровозга юл ачты.
Көпчәкләрен әкрен генә әйләндереп, тимер рельслар буенча беренче паровоз алга кузгалды.
Музыка җиңү көен уйный башлады...
Хат
Көннәр салкынайта башлады. Якты күл буендагы өянкеләрнең яфраклары саргайды. Бертуктамый яңгыр сибәли. Болытлар кояшның нурлы йөзен каплаган, әйтерсең инде ул бер дә чыгачак түгел. Кичләрен ай да күренми, йолдызлар да җемелдәмиләр...
Шундый яңгырлы төндә Якты күл буендагы «Светог-рэс» төзелеше, кара-кучкыллы булып, караңгылыкны ерта. Механический цехта бертуктамый тимер чыңлый.
...Иртә белән көн аяза башлады. Төзелешнең яңа гына куйган гудогы иртәнге сәгать җиде тулганлыкны белгертте. Бетонщик л ар бригадасы гадәттә гудокны көтеп тормый. Алар, кешедән алда килеп, ун замес биреп тә өлгерәләр.
— Ну, җегетләр, бүген рекорд көне, — диде Сабир. Һ.әр көн сүз шулай башлана, ләкин рекорд алырлык
биш йөз замес бирә алган бер генә көн дә юк әле. Теге ун сәгать эшләгән көннәрдә алты йөздән узган чаклар булды. Ә хәзер алар сигез сәгать кенә эшлиләр. Кичә дүрт йөзгә биш кенә тулмады, аннан алдагы көнне дүрт йөз егерме икене санадылар. Ә биш йөз цифры ударникларның алга куелган идеаллары булып тора. Ныграк куалый башласаң, киртәләр килеп чыга. Моторист: «Мотор кыза», — ди, биргән замесканы күтәреп өлгертә алмый, йә чуерташны юып өлгертмиләр. Шуңа күрә дә Сабир бүген үзе чуерташ юучыларны кызулап торачак, инженерга әйтеп, мотористның «кнопка»сын бераз басачак. «Бүген ни булса да була. Биш йөзсез туктау юк! Салкыннар якынлаша. Тизрәк бетон эшләрен бетереп калырга кирәк...» — дип уйлый ул.
— Ну, җегетләр, бар көчегезне аямый, биш йөз өчен көрәшкә! — диде ул. — Җиңеп чыксак, биш мең сумлык бүләк безнең кулда булачак. Җиңеп чыксак, көзге салкыннарга кадәр бер атна эчендә барлык бетон эшләре бетә дигән сүз.
Аның иптәшләре дәртләнеп эшләүләрен дәвам иттеләр. Сабир чуерташ юучылар янына барганда, аның артыннан берәү куып җитте. Караса, Галиулла икән.
— Мә, сиңа кемнәндер хат бар! — дип, Галиулла зәңгәр конвертны Сабирга сузды.
Галиулла хатның кемнәнлеген белим инде дигән сыман тукталып калган иде, ләкин Сабир конвертны күкрәк кесәсенә тыгып куйгач:
— Мин булсам түзмәс идем, һич түзмәс идем укымыйча, — дип куйды.
— Вакыты ул түгел, әле ашыгам, бик ашыгам, — диде Сабир.
— Кая алай ашыгасың?
— Әнә шул чуерташ җыючылар аптыраттылар инде, шулар хакында рекорд биреп булмый.

Сабир, сөйләнә-сөйләнә, эре адымнар белән алга атлады.
Озынча, иләк сыман итеп ясалган чуерташ юдырткыч бертуктамый янга таба сикереп тора. Аның өстеннән, түтәлләргә су сибә торган лейка борыныдай, водопровод трубасыннан су сибелә.
Зур тимер көрәкләр бертуктамый шул иләккә чуерташ ыргыталар. Эш кызып бара. Бүген ни өчендер бераз үзгәреп: туган. Моны Сабир соңыннан сорашып белде. Кичә артель булып эшләгән эшчеләр бүген бригадага әйләнгәннәр. Алларына «Бетонщикларга тоткарлык ясамаска!» дигән бурыч куйганнар.
Бригадир, алгарак чыгып, Сабирны каршы алды:
— Тагын сүгәргә килә торгансыңдыр инде?
— Тукта, килеп җитим әле. Бүген сездә Нух темпын большевиклар темпы алмаштырган кебек күренә. Молодцы, иптәшләр.
Бригадир, Сабирга карап:
— Алаймы? — диде.
— Болай булгач, минем монда хаҗәтем юк икән, — дип, Сабир тарту мәйданына таба юнәлде.
Аны бригадир куып җитте:
— Тартырга бармы?
— Юк, мин бит тартмыйм.
Тарту мәйданында беркем дә юк иде. Сабир түзмәде, эскәмиягә утырып, кесәсеннән зәңгәр конвертны чыгарды да аның читен буйдан-буйга ертты. Эчтән ярты табак чамасы кәгазьгә язылган хат килеп чыкты. Хат Разиядән иде.
«Сабир!
Син инде артык эшле кеше, муеннан эшкә чумгансың да һаман шул бригадац... әлегә кадәр колак ишетмәгән, күз күрмәгән темп тудыру, рекорд алу өчен тырышасыңдыр. Тырыш, тырыш, өстен чык. Мин шул теләктә.
Менә мин дә шулай итеп интеллигентлашып киттем инде. «Безнең Миләүшә, безнең Миләүшә...» — дип, ике сүзнең берендә кыстыра торган Миләүшәңне күрә алдым. Авыз суыңны корыта торган Миләүшәңә мине укытырга билгеләделәр. Син укыган җидееллыкта хәзер зав булып эшлим.
Белсәң, беркөнне шулай читтәге партада утыручыга күзем төште. Күземне тутырыбрак карадым, әллә синең күләгәң чагылгандай булды. Барысының да фамилияләрен белеп бетерми идем әле. Укучымның фамилиясен сорасам, Салахов, диде. Сораша торгач, ул синең энең булып чыкты... Шулай итеп, энең миндә укый, миндә тәрбияләнә.
Хәзер безнең мәктәп сез «йодрык» чыгарып йөргән Сафин мәктәбе түгел. Ул бөтенләй башка, төбе-тамыры белән үзгәргән...
Мәктәптән ерак түгел урында мастерскойлар ачып җибәрдек. Бердән, китапханәнең, уку йортының барлык китаплары төпләнсә, икенчедән, балалар үзләре эшкә өйрәнеп үсәләр. Мәктәбегез җидееллык түгел хәзер, ШКМга әйләндердек, яңа кыр белгечләре, агрономнар әзерләп ятабыз, аңлы колхозчыларның санын күбәйтәбез. Механический мастерскоебыз бар, ләкин әлегә өйрәтерлек кешеләребез юк — бик аптырау. Вакыт-вакыт: «Әй, Сабир монда булса иде», — дип куям. Син шул болторез станогың белән бергә күз алдыма килеп басасың. Дөнья кадәр иген кораллары, машиналар төзәтергә кирәк. Менә шулай политехнизацияне тормышка кертеп ятабыз. Син, бәлкем, станцаны ходка җибәргәч, кайтып әйләнерсең әле дип уйлыйм.
Ие, Сабир, сез кайчан инде ул «кояшыгызны» кабызырсыз? Монда да аны өзелеп көтәләр. Кайсылары инде синең турыда әкиятләр дә чыгара башлаганнар. Имештер, шәһәрдә салына торган станцага Германиядән инженер китерткәннәр. Шулар булдыра алмаган ниндидер бер әйберне аларның Сабирлары булдырган. Нимесләр башларын селкеп шаккатканнар да синең кайсы, авылныкы икәнлегеңне, исем-фамилияңне язып алганнар, ди. Германиягә чакырып аптыратканнар, ди... Кыскасы, синең монда, малай, почет зур. Тизрәк кабызыгыз инде ул «кояшны», крестьяннар бит ул утларның кабынуын дүрт күз белән көтәләр. «Миләүшәгә дә якты китереп булмас микән?» — диләр алар.
Җәмәгать эшләреннән күп нәрсә юк. Сельсовет члены булгач, утырышларын калдырмаска туры килә. Килеп тә җитә алмадым, сайлап та өлгерделәр үземне. Хәзер икмәк әзерләү бик кызу бара. Эш муеннан.
Галиуллага сәлам диген. Аналары исәннәр. Анасы: «Улыма ярты мең награт чыга икән», — дип, авыл буена сөйләп йөри, ди.
Синең атаңны күрдем. Гаҗәп, ул сиңа һич-һич охшамаган, һәм син аңар охшамагансың. Аның кулыннан стакан төшми, алкоголикка әйләнеп бара, диләр. Анаң бик йомшак күңелле — ул миңа ифрат ошады. Синең хакта сораша да җылый, аннан бөртекләп сарайга: «Анысы да шәһәргә китеп азып-тузып йөри күрмәсен...» — ди.
«Юк, — мин әйтәм, — ул эчу түгел, тәмәкене дә авызына якын китерми», — дигәч, карчык шатлана.
Мица хәзер синец авылдан ничек китүең бик ацла-шыла, һәм синец алай эшләвеңне дөрес дип табам.
Нашимов бу арада авылда йөри. Ник кайтканы билгеле түгел. Көн дә синең атаңнар белән җыелып эчәләр.
Вафага сәлам әйт. Каһәр малай, ул бит, ахрысы, юлдан яза. Сабир, шуны кеше итеп булмасмы икән? Инде комсомолдан да ычкынды...
Шәһәр хәбәрләренең барысын яз. Мин киткәч, нинди яңалыклар булды — берсен дә калдырма. Бик озын яз, укып туярлык булсын.
Ярый, хуш. Адресым сиңа билгеле.
Коммунистлар сәламе белән Разия.
5. X. 1930, Миләүшә авылы».

Сабир хатны бертын белән укып чыкты. Шәһәрдә эшләгәннән бирле аның мондый хатны беркемнән дә алганы юк иде. Дөрестән дә, бу хат аңар ошады.
Хат өстенә алынган числосын язып куйды да, бөкләп, кесәсенә тыкты. Үзе, Разия турында, кечкенә энесе Галим турында, атасы турында уйлый-уйлый, алга атлады. Сабир бетонщиклар янына килеп җиткәндә, кояш инде төшлеккә авышкан, алар инде ике йөз илле биш замес ясаганнар иде.
«Ике йөз илле биш. Төшке ашка кадәр өч йөз, төштән соң ике йөз. Биш йөз дигән сүз», — дип уйлады ул. Аның күңеле хәзер гаҗәп күтәренке иде.
Өлгергән бетон күтәрү ковшына шаулап коелды. Билгеләп торучы тактага акбур белән тагын бер билге сызды. Ике йөз илле алтынчы замес труба буенча шаулап ага башлады. Эш кызып барганда гына, моторист эшне бүлде:
— Булмый, мотор кыза.
Кызган мотордай, Сабир да кызды. Ул, әүвәл барып, моторны кулы белән тотып карады. Дөрестән дә, мотор кызган иде.
— Кызсын, давай җибәр, үзем җавап бирәм, — диде.
— Юк, мин җаваплылыкны үз өстемә ала алмыйм. Мотор бәһасен бер ел эшләп тә түләп бетерә алмассың...
— Бар кит, җибәрмәсәң, үзем җибәрәм. Син менә бетон күтәрү ковшын төшерүгә, без тәмәке тарткан арада моторны тик тот...
— Ну, ярый, ни булса, шул була, җибәрәм, — дип, моторист та күнде.
Кичкә таба, гудок булыр алдыннан, инженер Гуревич төзелеш эшләрен тикшерергә чыккан иде. Ул бетонщиклар бригадасының эшләвен карарга да кагылды. Шунда билгеләп торучы малайга барып:
— Ничәнче замес? — дип сорады. Аңар:
— Биш йөз икенче, — дип җавап бирделәр. Әле бетон бутагыч һаман бертуктамый әйләнә, калай труба аша цементка укмашкан чуерташлар коелалар иде...

Инженерлар
Инженер Гуревич үзе хакында зур фикердә иде.
Маңгайга җыерчыклар салган еллар, дөрестән дә, аның эшләгән саен практика багажын арттырдылар. Бу инженер үз гомерендә күп нигезләр, шулар өстенә сансыз кирпечләрдән өйләр, пулатлар өйдерде, һәр яңа йорт баш калкыткан саен, аңар җиңү бәйрәме килде.
Ул бүген ниндидер бер чертежны җентекләп утырадыр иде. Ишектән артельщик Галиулла күренде. Башта Гуревич аны күрмәмешкә салынды. Бүреген култык астына кыстырган Галиулла, борынын тартып кына, бүлмәдә үзенең барлыгын белдерде. Гуревич, күзлеген төзәткән булып, керүчегә карады да:
— А-а, Биктаһиров, әйдә утыр, — дип, буш урындыкка ишарә ясады.
— Ничево, басып та торырбыз, — диде Галиулла.— Вот эш нәрсәдә бит, иптәш Гуревич, эшчеләр бик зарланалар, эш киемнәре юк бит.
Гуревич җилкәләрен өскә таба күтәрде дә:
— Юк бит әлегә, килеп җитмәгән, сез аңлыйсызмы шуны?
— Аңлыйбыз да бит...
— Аңлагач?
— Кияргә кирәк бит.
— Ярый, мин менә хәзер сезгә чабаталар яздырып торам. — Ул, ишекне ачып, десятникка кычкырды: — Мусин, Биктаһировка чабата яз әле!
Галиулла чабата яздырыр өчен чыгып китте.
Гуревич тагын ялгызы калды, кулындагы чертежны өстәл кырыена куеп, уйга чумды... «Ул быел җәй көне отпуска да алмый калды бит. Нинди кызганыч...»
Ул, уйларыннан бушанырга теләгән кебек, ашыгып кына чыгып китте.
Тышта колак яфракларын чеметә торган салкын кыш көне иде.
Соры сукнодан тегелгән кыска гына пинжәк американ ялтыр балтырлы итекне, билгеле, каплап җиткерә алмый. Аның балтырлары, аякка шып ятып ялтырап, инженерның кыяфәтенә тагын да матурлык, тагын да ыспайлык өстиләр.
Юлда ул баш инженер Рейдел белән бер төркем халыкның Якты күл буена табан төшеп баруларын күреп калды. Төркемдәге бобрик пальтолы бер кешедән башкалары бары да Гуревичка таныш иде.
Бобрик пальтолы таныш булмаган кеше белән Гуре-вич, бәлкем, кызыксынмаган да булыр иде, ләкин аның күп вакыт баш инженер тирәсендә әйләнүе аның кемлеген белергә теләүне арттырды.
Ул уен җыя алмыйча торган Столяровка табан якынлашты да, аның колагына иелеп:
— Николай Иванович, теге бобрик пальтолы кем ул, центрданмы әллә? — дип куйды.
Дөрес, центр дан дип әйтү бобрик пальтолы кешегә артыграк бәһа бирү кебек тоелды аңар. Чөнки, бердән, пальто бик таушалган, студентныкына охшап калган, икенчедән, галошлардагы ертык кырыйлар да аның күзенә бәрелгәч, яшь егетнең андый ук зур кеше була алмаслыгын кычкырып торалар иде шикелле.
— Юк, яңа пешкән совет инженеры, татардан, — диде Столяров.
- М-м, — дип, Гуревич ис китү кыяфәте белән бер генә карап алды да мәсьәләне артык сузмады. Аныңча, шул начар киемле татар малаена инженер исемен бирү ничектер килешми, ул инженер дигән югарылыкны бөтенләй югалта кебек тоелды. Үзе белән бертигез права бирү, баш инженерның аңар зур игътибар күрсәтүе, яңа кешегә кулларын бутый-бутый аңлатуы, аныңча, бары да артык булып тоелдылар.
Әле хәзер генә булган инженер-техниклар киңәшмәсе Якты күл су алгыч коесына кертмичә генә җир эшләрен эшләү өчен буа ясау проектын кабул итте. Бу проектны Булатов эшләгән иде.
Менә шул проект буенча буа эшләнәчәк урынны инженерларның бары да карарга чыкканнар.
Барыннан да битәр бу авыр эш турында Булатов үзе күп кайгыртты. Дөрес, өстән генә карасаң, бу эш җиңел дә кебек. Нәрсә, буе унике метрлы, иңе шуңардан ким булмаган бер мәйданчык. Шуны, кыш булуга, туңган балчык булуга карамастан, язга кадәр эшләтеп бетерергә, дүрт мең кубометр җирне бер ай эчендә актарып ташларга, тирәли карлыгач койрыгыдай итеп шпунт кагарга, коперлар көйләтергә һәм су алгыч коесы әзерләп, бетон-щикларга тапшырырга кирәк. Алга куелган бурыч шулар иде.
Су алгыч салыначак урынны тикшергәч, төркем конторага кайтып китте.
Булатовның күптән инде конторага кереп чыгасы бар иде. Ул «Комсомол ячейкасы» дигән язулы ишекне ачты.
Ячейка секретаре Адушкин әллә нинди кәгазьләр эченә баткан иде. Тегеннән комсомоллар турында исемлек сорыйлар. Әле бер прораб, үз участогындагы комсомолларның санын, фамилияләрен белергә теләп, ячейкага отношение җибәргән. Цех җитәкчеләренә юллар күрсәтергә, сәяси мәктәпләр өчен дәреслекләр, җитәкчеләр табарга кирәк. Барысын да җыеп әйткәндә, шул «Светогрэс»ның ике йөз илле кешелек комсомол коллективы өчен Адушкин җавап бирә. Бер комсомол прогул ясаса, Адушкинга киләләр, воздействие яса, диләр. Тегендә партиясез яшьләр эчеп сугышканнар, комсомол аң-белем эшләрен җитәрлек алып бармый, икенче урында ташчыларга эш юк, цемент беткән, тагын комсомолга чабарга, эчке мөмкинлекләрне файдаланырга, күрше оешмалардан бурычка цемент сорарга, баракларны тикшерергә, заказлар турында завод ячейкаларына хатлар язарга кирәк.
— Гафу итегез, комсомол ячейкасы секретаре сез буласызмы? — диде Булатов.
— Әйе, мин булам, — диде Адушкин, күтәрелеп карамыйча гына, кәгазьләр арасында актарына биреп.
— Миңа учетка керергә кирәк иде, — диде яңа кергән кеше.
Адушкин урыныннан күтәрелде, янында утыручы тех-секретарь Сәлимәне эзләде.
— Ул кешебез каядыр чыгып киткән икән шул... Ярый, мин үзем генә эшләрмен, — дип, өстәл тартмасыннан таушалып беткән бер исемлек чыгарды.
— Фамилиягез?
— Булатов.
— Чыгышыгыз, туган елыгыз?
— Эшче. 1908 ел.
— Кем булып эшләргә килдегез?
— Инженер-гидротехник.
Адушкинның күзләре зурая төште. Ул каршындагы кешегә урындык бирмәвенә дә уңайсызланды... Тәкъдим итмәкче иде, ә инде ул арада Булатов үзе, урындык алып, өстәл янына утырды. Кесәсеннән портсигарын чыгарды да секретарьга таба сузды:
— Рәхим итегез!
Адушкин бер папирос тартып чыгарды. Алар сүзгә керештеләр:
— Бирегә кайдан килдегез?
— Мәскәүдән. Яңа гына укуны бетереп чыктым.
— Безгә нинди эшкә килдегез инде?
— Гидротехника эшенә, специальностем буенча. Инженер Булатов ачык кеше иде. Ул Адушкиннан
комсомол эшенә ни рәвешле куелуын сорашты. Адушкин алдагы бурычларны санап чыкты.
— Менә безнең инженер-техник көчләр арасында комсомолларыбыз юк иде. Сезнең килү безгә зур шатлык. Менә хәзер техпропаганданы эшләргә кешеләребез юк, ә эшчеләр моңар бик сусыйлар.
Алар шундый мәсьәләләр турында шактый сөйләшеп утырдылар. Кинәт инженерның исенә ниндидер мөһим нәрсә төште, ул, сискәнеп, урыныннан торды.
— Ярый, хәзергә хушыгыз, мин ашыгам.
...Булатов нинди генә уйлар уйламады: менә институт, сыйныфтагы иптәшләре белән дәрес укулар, уен-көлке, мәктәпне ничек кенә булса да тизрәк бетереп чыгарга омтылу, чыгарылып: җыелышы, анда сөйләнгән сүзләр, анда бирелгән вәгъдәләр...
Хәзер менә шунда алынган белемнәрне тормышка ашырырга кирәк. Шул белемнәр әз, практик эшкә ябышырга җитәрлек түгел кебек. Күңелдә әллә нинди эчпо-шыргыч курку да бар.
Ишектән чыгуга, зур корпуслары белән станца күренеп тора. Бетон баганалар, тирәли арматура тимерләре, цементтан бушаган мичкәләр, тоташтан өелгән чуерташ тавы, аяк астында бөгәрләнеп яткан йомычкалар, вагонеткалар, йөрер өчен тар рельстан салынган юллар... — әйтерсең ул алар арасында югалып калды. Тачкалар тоткан эшчеләр, маңгай тирләрен киндер күлмәкләренең җиңнәре белән сөртүче җир казучылар Булатовны Якты күл буена кадәр озатып калдылар.
Якты күлгә кертелеп казылачак су алгыч коесы инженер Булатовның эшләү участогы иде.
Кыш көне җир казу эшләрен үтәү җиңел түгел. Шул җирне казу эшенә башлап Галиулла бригадасы тотынды. Булатов эш урыныннан үзе дә көннәр-төннәр буе китми торган булды, күп вакыт конторда гына кунды.
...Чабаталары белән кар өстендә сырлы эз калдыра-калдыра, җир казучылар су алгычны казыр өчен чәчелгәннәр.
Су алгыч янына ук комсомоллар «Кызыл такта» белән «Кара такта»ны китереп урнаштырганнар. Тактага электр лампочкасын беркеткәннәр. Андагы «Кызыл такта»дан түбәндәге сүзләрне укып була:
«Хезмәт дисциплинасын югары дәрәҗәгә җиткергән һәм эшләп чыгаруны 140 % ка җиткергән өчен элеккеге бетон-щиклар — Салахов бригадасы «Кызыл такта»га языла».
...Төнге 12 булуга карамастан, су алгыч җанлы. Хәзер яңа смена килгән. Арыганнар йокларга китәләр.
Ләкин Булатов әле йокларга китми. Ул әле, яңа килгән сменаны ныклап урнаштыргач кына, Якты күл буеннан кузгала. Төнге сменадан кайтышлый, ул һаман уйлана: «Норма буенча эшчеләр андый туң җирне берәр кубометр эшләргә тиешләр. Шулай эшләгәндә дә, утыз өч көнгә тартыла. Ә эшне ун көннән артыкка сузмыйсы иде...»
Иртәгесен тагын көндәгечә таң атты. Көндәгечә, портфельләрен күтәреп, хезмәткәрләр эшкә чыктылар. Гуре-вич та кешеләр белән беррәттән эшкә килде.
Гуревич инженерлар арасыннан икеләнүчеләр төркемендә иде. Ул әле Совет властен чынлап торып аңлап та җиткермәгән, аңар каршы торып корткычлык та эшләми. Ләкин аның болай нейтраль торуы күпләрнең эчен пошырды.
Ул үзе дә моны сизде.
Революция елларында Гуревич саботажчылар сафында булды. Мәскәүгә якын урында паровозлар эшли торган завод салына иде. Власть советлар кулына күчкәч, төзелеш халыклаштырылды. Беренче булып Гуревич төзелешне ташлап качты. «Совет власте белән эшләп буламы соң, мин рабочийлар рәтеннән ничек жалованье алыйм, мин прежде всего инженер...» — диде ул.
Гуревич куркынган иде. Имеш, коммунистлар хезмәтнең барысын да бертөрле итеп исәпләячәкләр. Эшчегә күпме түләнсә, инженер да шулкадәр алачак. Ләкин алай булып чыкмады.
Соңыннан ул, үзе дә сизмәстән, совет эшенә бирелеп китте. Ул болай булды. Аклар гаскәре ул торган шәһәрдән чыгып кына киткән иде. Армия штабына вакытлы эшкә инженер кирәк булды. Гуревичның бер иптәше аны тәкъдим итте.
Комиссар белән икәүләп алар урта киңлектә булган елга буена атладылар.
Дошман гаскәре качкан чакта күперне ваткан. Бүрәнәләр тәртипсез рәвештә, башларын суга тидергән килеш, кое сиртмәседәй, кайсылары башларын һавага күтәреп кадалганнар...
— Шуны гаскәр чыгарлык итеп ясарга ничә көн кирәк булыр? — диде комиссар.
Гуревич кызып сөйләп китте:
— Менә прогоннары яраклы түгел, насадкаларын алмаштырырга кирәк, субайлар артиллерия үткәрә алырлык түгелләр... Расчет ясыйсы бар. Һәрхәлдә, бер атнада өлгертеп булыр.
— Бер атна?!
Комиссар кылыч сабына бәреп куйды:
— Өч көндә минем армиям елганың теге ягында булырга тиеш. Өч көн срок!
Гуревич шул минуттан алып эшкә тотынды. Барлык армеецларны җикте. Көн эшләделәр, караңгы дип төнне дә эшләмичә калдырмадылар. Күп кыенлыклар белән күпер өлгерде...
Өстәл артына утырып шул үткән хәлләрне уйлаган Гуревичның вөҗданы газапланды. Ул ишекне ачып бүлмәсеннән чыкты. Алгарак бара төшкәч, ак буяулы, җиз тоткалы ишек күренде. Гуревич шул ишекне шакый башлады. Эчтән:
— Пожалысты, мөмкин, — дип кычкырган тавыш ишетелде.
Алар бик шәпләп куллар кысыштылар.
Өстәл артында утыручының кулында телефон трубкасы иде. Ишектән керүчегә ул ишарә белән урын күрсәтте. Гуревич күрсәтелгән урынга барып утырды.
Булатов телефон трубкасын элеп куйгач, Гуревич сүзен башлады:
— Вот, иптәш Булатов, сиңа бер киңәш бирергә килдем, шаять, ачуланмассыздыр бит?
— Пожал ысты, пожал ысты, — диде Булатов.
— Сезнең бит җир эшләрегез бик әкрен атлый.
— Әлегә шулайрак шул.
— Шартлату юлы белән алдырсагыз, ничек булыр икән дим.
Ул үзенең Мәскәү янындагы паровозлар заводын төзегән чакта кыш көне җир эшләрен шартлату юлы белән алып барганлыгын сөйләп китте.
— Менә шул хакта хәзер генә саперлар ротасы белән сөйләшеп алдым әле. Иртәгә шартлатырга кил мәкче булдылар.
Гуревич, исе китмәгән сыман гына итеп:
— Беләсез, бик нык саклык белән эшләргә кирәк, — Диде.
Алар озак утырмадылар. Гуревич, урындыгын тавыш белән кузгатып, урыныннан торды. Булатов та кузгалды.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Якты Күл Буе - 5
  • Büleklär
  • Якты Күл Буе - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4388
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2270
    34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4384
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2090
    35.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4316
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4354
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2237
    36.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 4432
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2044
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Якты Күл Буе - 6
    Süzlärneñ gomumi sanı 3785
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1984
    37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.