LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Якты Күл Буе - 3
Süzlärneñ gomumi sanı 4316
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1997
37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Җир эшләре беткән урында опалубщиклар нәзек кенә шома нарат такталардан төрле багана формалары, колонна калыплары ясыйлар. Арматурщиклар бармак юанлыгы тимерчыбыклардан, ерткычларга читлекләр әзерләгәндәй, тимер-бетон өчен челтәрле рәшәткәләр үрәләр. Шуннан соң бетон эше башланачак. Әнә чуерташ юдыру машинасы әйләнә. Юылган чуерташларны вагонеткаларга төяп әзрәк алып баргач, бер ковшка бушаталар. Шунда ук икенче яктан бетонщиклар аңа ком, цемент кушалар. Ковш югарырак күтәрелә, һәм эчендәге катнашма бетон бутагыч машинага бушатыла. Шунда ком, цемент, чуерташ бергә кушылып болгатыла.
Өлгергән бетон күтәрү ковшына килеп төшә, анысы исә аны тиз генә тиешле урынга күтәреп алып менеп китә. Аннан бетон калай трубалар буенча кирәкле урынына барып җитә. Арматура тимерчыбыклары тигез тулсын өчен, калай трубалар аша биектән агып төшкән бетонны трамбовать итеп тыгызлап торалар.
Шефлар җир казучылар янына да килделәр.
Менә бер карт җирнең катылыгыннан зарлана башлады. _
— Йә, бигрәк тә каты булып чыкты бу урын, бер-ике генә ыргыткач та, йөрәк сикерә башлый, — диде.
Сабирны бетонщикларга бригадир итеп куйдылар... Аның күз алдында яңа эш кыры ачыла: аның кулыннан башларын күккә сузган колонналар, үзләренең җилкәләрендә ничә мең тонналы корпусларны күтәреп торачак борыслар туачак...
Ул, канаудан көрәген аркылы куеп, җир өстенә чыгучыны күрде:
— А-а, Галиулла авылдаш, ни хәлең бар?
— Ничек килеп чыктың, Сабир?
— Ничек дип, мин хәзер гел монда эшләячәкмен.
— Әллә безгә кердең?
— Ие, комсомол мобилизовать итте.
— Әйдә, конторга таба бармыйсыңмы? Минем шунда барасым бар иде, — диде Галиулла.
Алар, комендатура янындагы игъланнар ябыштыра торган такта янына туктап, белдерүләрне караштыргаладылар.
«Иртәгә, 29 июльдә, төзелештә булган партияле һәм партиясез яшьләрнең кырга чыгып күңел ачулары үткәрелә. Ашау расходларын төзелеше каплый. Җыелу урыны контора янында, иртән сәгать 7 дә» дип язылган игъланны укыдылар.
Кыр дигәч, Сабир күз алдына еракларга сузылган, дулкынланып торган игеннәр килә... Кояш әкрен генә күтәрелә, чирәмнәрдәге чыклар көмеш кебек ялтырый, тургайлар сайрый...
— Барабызмы? — диде Сабир.
— Юк, бармыйм, — диде Галиулла.— Кызу эш вакытында эшләргә кирәк. Ә шулай да анда соң нәрсәләр булачак?
Сабир башта ни әйтергә дә белмәде. «Нәрсә турында әйтсәң аның күңеленә ошар икән?» —дип уйлады ул.
- Кызлар, халык уеннары, су керүләр була инде, — дип куйды.
- Ә гармун буламы?
Галиулланың тел төбен Сабир тиз сизеп алды:
Гармун гынамы соң, анда башка уен кораллары да күп була.
— Барсаң да ярый икән, — диде Галиулла.
Сабир өчен иртәгеге көнне җиткерү авыр. «Менә иртәгә кызарып кояш чыгар, су өсте тын булыр, кармак алып барсаң да ярый. Хәер, вакыт булырмы икән? Бигрәк тә әле аның шунысы кызык: бу кырга чыгу күн заводы эшчеләре белән бергә булачак».
Иртә белән Сабир беренче эш итеп тәрәзәгә күз салды. Тышта вак кына яңгыр сибәли иде. Димәк, болай булгач, бары да бетте.
Ул, һәр атнадагы ял көнендәгечә киенеп, төзелешкә барды. Комсомоллар ял көннәрен үзләре теләп онытканнар иде.
Төзелеп! капкасыннан кергәндә, аңар рабочком председателе Корнишин очрады. Ул бөтенләй алҗыган; «күбенгән» портфелен көчкә сөйри:
— Безобразие, опалубщиклар бригадасы бүгеннән эшләрен туктатты.
— Нигә, әллә айлык әз төшәме?
— Такта юк.
Каяндыр, ашыгып, инженер Гуревич килеп чыкты. Аның ялан ялтыр башы фуражкасыз, күлмәк якалары каптырылмаган.
Корнишин, әтәч сыман, Гуревичка ташланды:
— Нигә материалларны алдан әзерләмисез? Утыз опа-лубщикның бүген простой...
— Мин гаепле түгел, иптәш Корнишин. Тәэминат бүлеге ни карый? Ул утыз кеше турында кайгыгыз булмасын, мин аларны башка эшкә урнаштырдым.
— Такта турында тәэминат бүлеге ни ди?
— Такта заводы такта җитештереп өлгерә алмый, ди.
— Такта булырга тиеш! Сабир да сүзгә катнашты:
— Яле, булмаса, үзем барып карыйм әле.
— Вот молодец! — диде Корнишин. Атлар да килде.
Өч комсомолдан торган бригада, такта алырга дип, такта заводына китте.
Корнишин алар артыннан кычкырып калды:
— Карагыз, тактасыз кайтып керәсе булмагыз! Атлар юыртып баралар. Такта өчен махсус эшләнгән
кәкре арбада утыручылар тып-тын. Ал арның тәмәке төтене генә ат җиле белән артка бөтерелеп кала. Урман алдындагы үрне менгәч, такта заводының тимер морҗасы күренде. Аның янында тау-тау булып өелгән такталар. Тирә-якны пычкы чүбе каплап алган.
Комсомоллар заводның директорын эзләп таптылар. Ул завод каршындагы правлениенең бер кабинетында тәмәке төтененә күмелеп утыра иде.
— Иптәш директор сез буласызмы? — диделәр комсомоллар.
— Ие, мин булам.
— Вот, иптәш директор, без сезгә «Светострой»дан бик зур үтенеч белән килгән идек. Безнең хәзер анда эш тәмам тукталды. Утыздан артык опалубщик эшсез тора. Такта юк.
— Не, — диде директор, маңгай чәчен ике кулы белән төзәтеп.— Да, җегетләр, такта хәзергә юк шул.
Партия оешмаларының «Светострой» турындагы карарлары директорга билгеле иде, ул моны бик яхшы белә. Ләкин директор барыбер күнмәде. Менә якында тимер юл станцасы салыначак икән. Җитмәсә, ул да удар төзелеш. Анда эшчеләргә торырга барак төзү өчен такта кирәк. Бар тактаны иртәгә үк шунда озатачаклар: инде бол арының нәрәт вакыты әллә кайчан үткән. Җитмәсә, җитмеш чакрымдагы кәгазь комбинатының моннан ике ай элек бирелгән заказы үтәлмәгән.
— Юк, такта юк, иптәшләр. Булса, бик-бик рәхәтләнеп бирер идек.
Чыннан да, заводта артык такта юк иде.
Кычкырышып эш чыкмаслыгын белгәч, Сабирлар китү ягын карадылар. Ишек төбенә чыккач, алар бер план кормакчы булдылар.
— Тукта, завод хәтле завод булгач, аның партия ячейкасы, һич булмаса, комсомол ячейкасы бардыр, — диде Сабир.
Алар шул правление урнашкан йорттан комсомол ячейкасын эзләп таптылар. Өстәл артында берәү нидер язып утыра иде. Сабир туры аңа барды.
— Секретарь сез буласызмы?
— Ие, мин булам. Утырыгыз, — диде секретарь, кар-шыда торган урындыкка ишарә ясап.
Алар ни өчен килгәнлекләрен, директорның ничек җавап биргәнен сөйләп бирделәр. Секретарь дикъкать белән тыңлап торды да:
— Алай булгач, мин партия ячейкасы белән сөйләшеп карыйм әле, — дип чыгып китте.
Шул арада Сабирлар сөйләшеп алдылар:
- Бол айга киткәч, алабыз инде. Секретарь озак тормады:
— Ул юк икән, эшчеләр янына производствога чыгып киткән. Зарар юк. Әйдәгез әле, берегез белән директор янына кереп карыйк.
Сабир белән секретарь директор янына керделәр. Директор нидер ашыгып яза иде.
— Менә бу иптәшләр «Светострой»дан килгәннәр,— диде секретарь.
— Алар минем янда булдылар инде. Артык такта юк, иртәгә үк мин боларын озаттырам. Әгәр булса, бик рәхәтләнеп бирер идек.
— Алай булганда, менә нәрсә: безнең комсомол бригадасы, ял көне булса да, иртәгә эшкә чыгар. Бүген без «Светострой»га кирәкле тактаны биреп җибәрик, ә иртәгә без сезгә аның урынына яңаларын әзерләп өлгертербез.
— Менә алай дисәгез ярый, — диде директор. Ул комсомол секретареның бу сүзенә чыннан да шатланды. Хәтта, урыныннан торып, секретарьның аркасыннан сөеп куйды.
Алар такта төяргә дип чыкканда, көн дә аязып килә иде инде.
Байрак өчен
Якты күл буеның ике ягында да эш кызып бара.
Бер ягында, төзү материаллары арасында, үзләренең тимер көрәкләрен, балталарын тоткан эшчеләр төркеме эш мәйданына сибелгән; икенче якта күн заводының бетон корпуслары эчендәге эшчеләр тиреләрне төрле сыйфатка кертәләр. Аяк киемнәре, күн перчаткалар, күн курткалар әзерлиләр.
Күн заводы инде ярыш уты белән кабынды, ләкин әле яңа төзелештә бу нәрсә юк. Яңа төзелеш мәйданында бригадалар оеша гына башладылар. Күн заводыннан төзелешкә күчерелгән комсомолларга бу турыда нык кайгыртырга туры килде. Алар үзара җыелып сөйләштеләр, күн заводының тәҗрибәсен уртаклашырга, ул тәҗрибәне яңа төзелешкә дә күчерү кирәклеген әйттеләр.
Завод комсомол ячейкасы да төзелешкә ярдәмгә кил-мәкче булды. Бу эшне башлап җибәрер өчен, күн заводыннан Разия җибәрелде...
Ул, комендатурадан пропуск алгач, озак итеп төзелешне карап йөрде. Балаларча кызыксынып, бетонщиклар янына килеп чыкты. Бетон бутагычның әйләнүенә исе китеп карап тора иде, аркасына бер кул әкрен генә килеп төште. Артка борылып карады — ул Сабир иде.
— Каян җил ташлады?
— Каян булсын, бергә тор да төзелешне күрмә! Бетонщиклардан берәү сүзгә кушылды:
— Син, кызый, нигә безнең бригадирны хаять итәсең? Разия, елмаеп:
— Әй, андый агач бригадирлар, — диде.
Эшчеләр дә елмаештылар. «Равиянең бүген бертөрле эше юк, ахры, шулай шаян сүзләр сөйләр өчен генә килгән кебек», — дип уйлады Сабир.
Разия, бетонщикларга карап:
— Җә, кайчан разряд аласыз? — диде. Бетонщиклар, шаярып:
— Иртәгә! — диделәр.
Алар, сөйләшә-сөйләшә, конторга таба киттеләр. Инде хәзер Разиядә баягы уен сүзләр юк, аның йөзенә җитдилек билгеләре чыккан иде.
— Беләсең нәрсә? — диде ул.— Обкомолның ярышта өстен чыккан завод-фабрикаларга дип билгеләнгән байрагы бар. Мин сезгә шул хакта килдем. Адушкин белән сөйләшергә дип килгән идем.
— Сез, рамочныйлар, заводта өстен чыккач, инде шәһәр күләмендә дә өстенлекне алырга уйлыйсызмы әллә?
— Эш аңарда гына түгел бит.
Алар баскычтан өске этажга күтәрелделәр. Сул якта ячейка бүлмәсе иде.
Аларны «Светогрэс» комсомол коллективы секретаре Адушкин каршы алды. Аның өстендә ак күлмәк, ике җиңе дә пөхтә итеп беләккә кадәр сызганылган.
Ул, керүчеләрне күргәч, яза торган каләмен куйды да:
— А-а, әйдәгез, кадерле кунаклар, түрдән узыгыз,— диде.
Адушкинның сүзенә каршы:
— Нинди кунак булыйк без сезгә, көн дә сездә дигәндәй йөрибез, — диде Разия.
— Кунак дими, сезне кем дияргә кирәк. Сез бит ай күрде, кояш алды кебек, керәсез дә югаласыз.
— Көне-төне сездән киткәнем юк, тик син үзең менә, бюрократ кебек, кабинетыңда ятасың.
— Менә хәзер генә кузгалырга уйлаган идем, сез кердегез...
Секретарь өстәл өстендәге кәгазьләрне рәтләргә тотынды. Разия белән Сабир тынып калдылар.
Секретарь, кәгазьләрне өстәл тартмасына сала-сала:
— Нигә тын калдыгыз, авызларыгызны бикләделәрме әллә? — диде.
- Гел-гел сөйләп тормыйлар бит, җил дә вакытлы гына исә, — диде Разия.
- Беләсеңме, Разия безгә ник килгән? — диде Сабир.
- Ник?
— Үзе әйткәнче, мин әйтим инде: матур җегетләрне күзләргә.
Разия уенны тагын да сузарга уйламады, ахрысы, төсенә җитдилек чыгарып, сүз башлады:
— Менә нәрсә, Адушкин иптәш, — диде. — Гәзиттә укыгансыздыр инде обкомол ярышта өстен чыккан оешмага байрак вәгъдә итә... Син аны укыдыңмы? — дип, ул секретарьга текәлеп карады.
— Укыдым.
— Уку гына җитми, аны җыелып тикшерергә дә эшкә башларга, ярышка чыгарга кирәк. Мине үзебезнең ячейка шул хакта җибәрде. Без сезнең комсомоллар белән бергәләп җыелыш ясарга да ярыш договоры кабул итәргә уйлыйбыз.
— Дөрес сөйлисең, — диде Адушкин. — Анысы кирәк, ә бит минем комсомоллар әле чыныкмаганнар, сезнең как-никак, үзең беләсең... Безнең җиңелүебез бар...
— Син ул хакта борчылма, безнең социализм ярышы капитализм конкуренциясе түгел бит ул. Без буксирга килербез, ярдәм итәрбез. Аннан, монда бит әле безнең менә мондый ун җегетебез бар. — Ул кулы белән Сабир-га күрсәтте. — Алар шактый эш башкарырлар.
Адушкин бераз гына уйлап алды да:
— Булды, Разия, бир бишне! — диде. ...Алар кул кысыштылар.
— Озын сүзнең кыскасы, әйдәгез, договорның пунктларын әзерлибез, — диде Разия.
Сабир бетонщиклар янына чыгып китәргә борылган иде, Разия аны бик тиз күреп шелтәләп алды:
— Кая качарга йөрисең син, җегет кеше?
— Кая качыйм, эшкә барырга кирәк.
— Хәзер бу эш барысыннан да кирәклерәк, әйдә безнең белән бергә эшләш, — диде Адушкин, үзе өстәл тартмасыннан кәгазь-каләмнәр чыгара башлады.
Разия, торып, тәрәзәләрне ачып җибәрде. Бүлмәгә саф һава керде. Алар, кулларына кәгазь, каләм алып, өстәл янына уңайлабрак утырдылар.
* * *
Төшке аш вакыты. Завод эче тын...
Рамочныйда да тынлык... Рамочный цех урнашкан бүлмә диварын зур кош канатыдай кызыл байрак каплаган. Ул байрак завод эчендәге ярышта беренчелекне алган өчен бирелгән булган.
Кызлар аны безнең байрак дип йөриләр. Төшке ашны ашап кергәч, Разия кызларны үз янына чакырды.
— Нәрсә бар? — дип, кызлар төрле почмаклардан килә башладылар.
— Менә шул нәрсә бар, — дип, ул диварда эленгән байракка төртеп күрсәтте.
— Әй, аның барлыгын күптән беләбез без, — диде кызлар.
— Беләсез дә, белеп тә бетермисез әле. Безнең комсомоллар белән «Светогрэс» комсомол коллективы ярышырга уйлый.
— Белмим, әки, аларны җиңеп булыр микән? — диде бер кыз.
— Ә ярышта өстен чыккан якка нәрсә биреләчәк? — диде икенчесе.
— Республика күләмендә өстенлек байрагы, — диде Разия, аннан тавышын күтәребрәк сөйләп китте: — Иптәшләр, безнең алда зур бурычлар тора. Шуның өчен тагын да көчләрне арттырып, үзебезнең договорны алдан үтик, промфинплан завод күләмендә тизрәк тулсын. Шул хакта завод күләмендә комсомол җыелышы булыр, менә шуңа әзерләнергә кирәк. Әгәр дә тыңларга теләсәгез, мин сезгә договорның проектын укыйм.
— Укы, укы! — диде кызлар.
Разия халат кесәсеннән кәгазьләр чыгарды.
— Мин сезгә аның кереш сүзен укып тормыйм. Хәзер звонок булуы бар, тик аерым пунктларын гына укып чыгам, — дип, баскан килеш кенә укый башлады: «Светогрэс» һәм безнең комсомоллар тарафыннан үтәлергә тиешле пунктлар:
1. Завод һәм төзү промфинпланын һәр айныкын да тулы килеш үтәргә. 2. Брак һәм прогулны бетерү өчен көрәш алып барырга. 3. Ленин комсомолының шефы булган илне электрлаштыру планын үтәү нигезендә «Светогрэс» гигантын беренче майда ходка җибәрергә. Ә күн заводы комсомоллары икенче квартал планын вакытыннан элек —15 майга үтәп бетермәкчеләр».
Пунктларның иң зурлары шулар. Өстәрдәй әйберләрегезне җыелышта әйтерсез. Җәелеп сөйләшеп торырга вакыт юк.
Нәкъ шулчак звонок шалтырады.
Тагын чүкеч тавышлары, такта шапылдаулары, пешкаларның сикерү тавышлары цех эчен чорнап алды. Аскы катта мездра машинасы зырылдарга, барабаннар үкерергә тотындылар.
Ун сәгать
Кояш, кара туфраклы җирдән дымны үзенә алып, рәхимсез рәвештә кыздыра. Аның кыздыруыннан эшләүчеләрнең киндер күлмәкләре, манма су булып, тәннәренә ябышалар, әйтерсең әнә шул җир казучы кешеләр көннең кызулыгына чыдый алмаганнар да, Якты күлгә барып, чишенми генә чумып чыкканнар. Урак ургандагы кебек, ал арның салкын әйрән эчәселәре килә, ә төзелеш бакларында бары тик кайнаган су. Кайнаган су Вәлүкнең сусынын басмый. «Син аны эчәсең, бер минуттан ул, тир булып, тәнгә чыгып җитә... — дип уйлый Вәлүк. — Нәрсә дип кайнаткан булып суның тәмен бетерәләр икән, әҗәлең җиткән булса, теләсә нинди су эч — барыбер кәкрәерсең», — ди ул.
Җир казучылар бүген бетерергә тиешле эшләрен бетерә алмадылар, өзеклек килеп чыкты. Срок буенча иртәгә эшне тәмамлап тапшырырга тиешләр, тик әлегә сул як стена колонналарының булачак урынының балчыгы да кузгатылмаган.
Баш инженер Рейдел белән төзү башлыгы Вәлиев, икәүләп, башкарылган эшләрне карап йөриләр.
Инженер, үзенең һәрвакыт бимазалый торган пенснесен урыныннан кузгата-кузгата, Вәлиевкә сүз кушты:
— Иптәш Вәлиев, болар бетерә алмыйлар бит.
— Нишләргә соң?
— Бетонщиклардан Салахов бригадасын кушарга кирәк булыр.
— Каршы килмим, — диде Вәлиев.— Бик мәслихәт,— дип өстәп тә куйды.
Бетонщиклар бригадасы, көндезге сменадан эшләрен бетереп кайтып, ял итәргә ятканнар гына иде, Сабир янына Адушкин кереп сөйләп бирде:
— Менә, дус кеше, эш нәрсәдә: сиңа бригадаң белән бүген төнге уникедән өченче сменага чыгарга туры килә. Кара, подкачать итмә, комсомоллык байрагын югары тот!
— Була ул.
Сабир ышандырып калды. Ә бригадага әле хәбәр дә ителмәгән иде. Кайсыларыдыр ятарга әзерләнә башладылар. Каршыдагы уку бүлмәсендә ут сүндерелде. Аннан бер төркем яшьләр чыкты. Сабир аларга төнге уникеләрдә эшкә барырга тиешлекне әйтеп куйды.
Вәлүк каршы килеп маташты:
— Ул нишләгән эш тә эш, ял итәргә ярамый микәнни безгә?
Сабир каты бәрелде. Күптән инде шул исереккә аның ачуы кабара башлаган иде.
— Берьюлы, станцаны ходка җибәргәч ял итәрсең, — диде Сабир.
Башкалар дәшмәде.
— Беләсезме, иптәшләр, — диде Сабир.— Җир казучылар фундамент урынын берсекөнгә өлгертә алмыйлар. Фундамент урыны өлгермәгәч, бер яктан, ташчылар, икенче яктан, опалубщиклар эшсез торачаклар. Без төзелешкә аз булса да ярдәм итәргә тиешбез бит. Әгәр без баш тартсак, шулмы безнең ударниклыгыбыз?
- Мин бүген сәгать уникенче яртыда эшкә чыгам, сезне дә үзем белән чыгарга чакырам... Үзен эшче дип йөргән кеше...
Ул әйтергә теләгән сүзен әйтеп бетермәде, иптәшләренең күбесе, тавышланып, аның сүзен бүлдерделәр:
— Тукта әле, сиңа бит бармыйбыз дигән кеше юк шикелле...
— Иптәш бригадир, син агитация ясап маташма, тот та әйт: җегетләр, эшкә чыгабыз, диген.
Чыннан да, Сабирга күп сөйләп торырга кирәк түгел иде. Эшчеләрнең күбесе чәй алып кереп эчәргә утырдылар. Тик Вәлүк кенә нәрсәдер мыгырдап йөрде. Ул бармаска уйлады. Баракта калучыларны да бутарга кереште. Сабир чыгып киткәч:
— Беләсезме, Сабир ник тырыша? Ул награт алырга тели, ә без, җүләр җилкәләр, арка тиребез белән аңар награт әзерлибез, — диде.
Ләкин аның нинди кеше икәнен бетонщиклар белеп өлгергәннәр иде инде. Шуның өчен дә аның сүзенә колак салучы булмады. Бөтен кеше китеп беткәч, ул да үз фикереннән кайтты.
Соңгы трамвайлар ашыгып уздылар.
Соңгы трамвай күк, бригаданың соңгы члены Вәлүк тә эшкә чапты.
«Мин генә бармый калу килешеп бетмәс, аннан бит әле...»—дип уйлады ул.
Галиулла бригадасы икегә бүленеп эшли иде. Алар-ның бер өлеше эшкә тотынган инде. Аларга Сабирлар бригадасының болай ярдәмгә килүе хурлык булып күренә... Галиулла өчен дә бу, билгеле, уңайлы түгел иде. - Нихәл, җегетләр, эшләр хөрти диген, ә? Алла куәт бирсен, — дип, бетонщиклар көлемсерәп хәл сораштылар.
— Сезнең шикелле тимер җегетләрне монда бирсен,— диделәр җир казучылар, алар да сер сынатмадылар.
— Барыбер үзегезне килеп буксирга алырга туры килде...
— Буксирга булгач, сез ничек, баржа буласызмы инде?
— Буксирга караганда баржага күбрәк мал төйиләр ич.
— Сөрлектегез, җегетләр, сөрлектегез.
— Яхшы ат та бер сөрлегә ич ул, Вәлүк абзый.
— Анысын дөрес әйттең, абзый кеше.
Алар шундый уен-көлке белән эшкә тотындылар. Икенче көнне ашханәдән кайтып чәй эчәргә утырыр алдыннан Сабир белгертеп куйды:
— Җегетләр, чәйдән соң беркая чыгып китмәгез, сөйләшәсе сүзләр бар.
Чәй эчкәннән соң, менә шул «сөйләшәсе сүзләр» өчен, бетонщиклар бригадасының җыелышы булды.
Беренче мәсьәлә ун сәгатьлек эш көне хакында иде.
Председатель, секретарь сайлап тормадылар, җыелышны бригадир Сабир алып барды.
- Эш менә нидә тора, җегетләр. Безнең төзелештә хәзерге вакытта эшче көчләр җитми. Без булган кадәр эшчеләрнең эшләп чыгару мөмкинлеген, куәтен-көчен файдаланырга тиешбез. Шуның өчен без, алдынгы бригада сыйфатында, үзебез бантлап ун сәгатькә күчеп, башка бригадаларны да үзебез белән тиңләшергә чакырыйк. Менә минем шундый тәкъдимем бар. Сез ничек карыйсыз?
Башта берәү дә сүз башларга батырчылык итмәде. Бераз тын торганнан соң, Исмай чыкты:
— Ну соң, Сабир, ун сәгать эшләп безнең талчыгу арта, эшләп чыгаруыбыз түбәнәймәс микән? Аның нинди кирәклеге бар? Эшләп чыгару кимеми торган булса, күчәргә кирәк, җегетләр, минем әйтәсе килгән сүзем шул гына иде, — диде ул.
— Аны исәпләгәннәр инде, — диде Сабир.— Дөрес, эш көненең унынчы сәгате белән беренче сәгатен чагыштырып булмый. Шулай да аерма зур түгел.
Арадан берәү кычкырды:
- Ә акча ягы ничек булачак?
— Безнең эшләү эш башыннан, аннан соң шуңар өстәмә рәвештә шул артык ике сәгать өчен тариф ставкасын да китереп кушачаклар.
Арадан бер карт чыкты:
— Сабир, нани, бу турыда күп сөйләп торасы юк. Без болай да ун сәгать эшлибез бит, кешедән алда барып ябышабыз... Әйдә яз, барыбыз да риза, диген. Галиулланыкыларны да, Митринекеләрне дә чакырыйк.
Бу фикерне башкалар да яклады.
Вәлүк дәшми-тынмый гына утырды. Эченнән ул каршы иде. Ләкин ул да кулын ун сәгатьлек эш көненә риза булучылар белән бергә күтәрде.
— Иптәшләр, тагы бер мәсьәлә бар. Бу үз арабыздагы тәртипсезлекләр турында: менә Вәлиулла абзый күп вакыт куелган мәсьәләгә каршы төшә. Бүген менә ничектер әле каршы чыкмады. Аңарга без җыелыш исеменнән әйтеп үтик: әгәр дә тагын бер мәртәбә генә бригаданың карарына аның тарафыннан каршы килүме, аяк чалумы астыртын рәвештә сизелсә, ул бригададан чыгарылачак.
Моңар бары да риза иде...
* * *
Сабир бригадасының чакыруын төзелеш башлыклары бик шатланып каршы алдылар. Бу мәсьәлә турында Наркомтруд белән дә сөйләшенде. Анда, төзелешкә эшче көчләрнең җитешмәвен искә алып, вакытлыча ун сәгатьлек эш көне кертүгә каршы килмәделәр. Менә хәзер комендатура янына ун сәгатьлек эш көне кертү турында приказ эленгән. Узган-барганнар һәрберсе шуны укып китәләр. Анда бу эшне башлаучы Сабир бригадасына рәхмәт тә бар.
Менә сәгать дүрт тулды. Нәзек кенә итеп төзелеп! гудогы сузылды. Эшчеләр кое янындагы тау сыман калкып торган урынга җыела башладылар. Әнә рабочком председателе Корнишин белән партия ячейкасы секретаре Адилов та кое янына килеп басканнар. Таушалган портфель күтәргән Корнишин җыелган эшчеләр өстеннән бер күз йөртеп чыкты да:
— Башласак та ярый, — диде.
Мыжлап торган кырмыска оясына охшашлы эшчеләрнең тавышларын Корнишин тиз басты:
— Тынычланыгыз әле, иптәшләр! Корнишин дәвам итте:
— Беләсез, иптәшләр, безнең төзелеш — удар төзелеп:. Ул бездән күп көч куюны сорый. Безгә хәзерге озын көннәрдә сигез сәгать эшләү генә җитми, безгә ун сәгатькә күчәргә кирәк. Без менә хәзер шуны тикшерәчәкбез.
Ач яңаклы җир казучы Мәһди карт, тирә-юньдәге иптәшләренә дә ишетелерлек итеп:
— Миколай вакыты кире кайта икән алай булгач, — дип әйтте дә, кычкырып, Корнишинга сорау бирде: — Кара әле, рабочком иптәш, ун сәгать эшләп кенә күп файда китерә алырбызмы соң?
Корнишин җавап кайтарганчы, Адилов сүз алды. Сүзен сөйләргә керешкәнче, ул зәңгәр күзлеген сөртте. Адилов-ның бер күзе генә исән, икенчесе пыяла иде. Ул бер күзен гражданнар сугышында калдырган, батырлыгы өчен бирелгән Кызыл йолдыз хәзер күкрәгендә ялтырый иде.
— Бездә, иптәшләр, хәзерге вакытта эшче көче җитешми, ә төзелешне тизләтергә кирәк. Аның сузылган һәр сәгате безнең өчен миллионнар тора. Бездә бит эш эш башыннан эшләнә. Ун сәгатьлек эш көненә күчкән кеше аңардан башка тариф ставкасыннан егерме биш процент алачак. Бу эшне бетонщиклар, Салахов бригадасы башлап җибәрде. Алар аны бөтен төзелеш алдына куйдылар.
Контора эшчеләреннән андыйлары, Совет властена җаны-тәне белән бирелеп эшләүчеләре, һичсүзсез, ун сәгатьлек эш көненә күчәчәкләр.
Шуның белән Адилов тукталды.
Баягы Мәһди карт, ишетелер-ишетелмәс кенә, тагын әйтеп куйды:
— Күп сөйләп торасы юк инде, приказ бар бит. Ике сүз булырга да мөмкин түгел.
Бу сүзне Корнишин ишетте да козырегы астыннан Адиловка карап куйды, үзе кызып сөйләп китте:
- Вот, иптәшләр, сыйнфый дошман безнең ялгышла-рыбыздан һәрвакыт файдаланырга гына тора. Эшчеләрнең үзләре башлап җибәрүләре белән вакытлыча ун сәгатьлек эш көненә күчүне Миколай вакытына кире әйләнеп кайту, ди. Без, эшчеләр, болардан сак булырга тиешбез...
Корнишин туктады да:
— Кемнәр сүз ала? — диде.
Бу эшне башлап җибәрүче Сабир сүз алды:
— Иптәшләр, бетонщиклар һәрвакыт алда барган кебек, партячейка тарафыннан яклап чыгылган һәм бик кирәкле дип табылган ун сәгатьлек эш көненә күчерүне төзелеп! башлыгыннан эшчеләр үзләре сораганнар иде. Рәхмәт, безнең тәкъдим кабул ителгән, безгә җиң сызганып эшләргә генә кала. Әгәр дә төзелеш шуны сорый икән, без бу айдагы ял көннәрне дә эшләргә сүз бирәбез һәм җир казучыларны, бигрәк тә Галиулла бригадасын ярышка чакырабыз.
Галиуллага җавапсыз калу оят иде. Ул тирә-яктагы бригада членнары белән нидер сөйләшкәләде дә сүз алды:
— Иптәшләр, авыл кырларында көтү көткән чагымда, кайвакыт шулай көтүем таралып киткәли иде. Шуның кебек әле минем бригада яңа оеша, аңарда әле таркаулык сизелә. Мин начар көтүче түгел идем, таралган көтүне минут эчендә туплый идем... Мин үз бригадамның күпчелеге исеменнән бетонщикларның чакыруын кабул итәм. Кирәк булганда, ял көннәрендә дә эшләргә сүз бирәм...
Хезмәткә күнгән куллар күтәрелделәр. Ун сәгатьлек эш көне бертавыштан үтте... Шушы җыелыштан кайтып килгәндә, Сабирга Вафа очрады:
— А-а, Вафа, исәнме!
Сабир Вафаның башыннан алып аягына кадәр карап чыкты: таушалган кепка, аның астыннан таралмаган чәчләре салынган, җиткән сакал-мыек.
Вафа авыз эченнән генә җавап кайтарды:
— Ничево, үзеңдә ни хәлләр бар?
— Ни хәлләр дип, малай, хәлләр ал да гөл. Менә әле собраниедән кайтам. Моннан соң төзелештә ун сәгать эшләмәкче булабыз. Мине бит әле бетонщикл арга бригадир итеп куйганнар иде, без хәзер — ударниклар.
Вафа игътибарсыз гына тыңлады. Сабирның сөйләп бетергәнен көтмичә, аны бүлде:
— Әйдә, юлда басып тормыйк, мин дә шул якка таба барам.
Сабир, сүзеннән бүленмичә, Вафа белән бергә атлады:
— Үзебезне берничә тапкыр бүләкләделәр. Мине тиздән десятниклыкка күтәрәләр...
Вафа әзрәк кенә көнләп куйды: «Бу аның авылдашы Сабирмы? Юк, һич юк. Бу башка Сабир». Сабир сорашырга тотынды:
— Ну, гаилә хәлләрең ничек?
— Ничек дип, шул инде, башкаларныкы кебек.
— Юк, мин Фатыйма белән сине начар торасыз дип ишеттем...
— Кеше сүзе инде ул, — диде Вафа, эч серен ачып саласы килмәде. Үзе, Сабирга үпкәләгән сыман: — Син дә авылдаш итмисең хәзер, һич килеп чыкмыйсың... Килеп чыксаң, үз күзең белән күрер идең менә.
— Хәзер эшнең бик тыгыз чагы, унар-уңикешәр сәгать эшләргә туры килә. Ял димибез, ни димибез. Бит менә җәй көне безгә фундаментларны салып, стеналарны корып, түбәне ябып калдырырга кирәк. Аннан кыш көне, машиналарны куеп, беренче майда зырылдатып ходка җибәрергә. Кара әле, Вәлүкне белмисеңме син?
— Беләм, — дип көрсенеп куйды Вафа.— Беләм, ник белмәскә. Аны суд белән утын кисәргә җибәргән булганнар, ул, качып, сезгә эшкә кергән...
Алар саубуллашып аерылдылар.
Ул көнне кичтән җир казучылар барагында Вәлүк озак котыртып йөрде. Шуның аркасында Галиулла бригадасының яртысы ун сәгать эш көненә калмады. Алар да Вәлүк сүзен кабатладылар:
— Хөкүмәт үзебезнеке, эшчене аны бернишләтә алмыйлар. Галиуллага нәрсә аңар, бүләк тә бирерләр, награда да алыр... Безгә кая әле ул.
Корнишин тагын кызды. Сабир да битарафлык күрсәтмәде. Тагы бетонщиклар бригадасының җыелышы булды.
Вәлүкне бригададан чыгардылар.
Корнишин кызып-кызып сөйләде:
— Сыйнфый дошман... хөкүмәткә саботаж ясап, утын кисәргә хөкем ителгән, аннан качкан. Безнең арада әле алар күп, шуның өчен һәрвакыт искәреп йөрергә тиешбез.
Эшчеләр зур игътибар белән тыңладылар. Азактан Корнишин икенче тәкъдим ясады:
— Төзелештә эшче көче җитмәүне исәпкә алып, Вәлүкне җир казучылар бригадасында калдырабыз, каршы кеше юкмы?
Моңар берәү дә каршы килмәде.
Корыч кадаклар
Эшнең кызып барган чагында, кадак җитмәү мәсьәләсе көн кадагына килеп басты. Кадак күп тә кирәк түгел иде. Магазиннарда да һичбер төрле кадак заты юк, бүген-иртәгә кадак килүен көтәләр.
Кадак юклыкка карап эшне туктатырга ярамый. Төзелеш башлыгы Вәлиев анда сугылды, монда сугылды да комсомол ячейкасы секретаре Адушкин янына керде. Аларның сүзләре шул кадак табу турында барды. Сала-хов килеп кермәсә, алар, бәлкем, озак утырган булырлар иде. Ишектән шадра битле, сипкелле Салахов күренде.
Вәлиев кычкырып каршы алды:
— Әйдә, әйдә, Салахов, түрдән уз.
— Дәшмәсәгез дә киләм инде.
— Салахов, опалубка әзер була, бетонга әзерләнегез. Ул җир эше сезне туйдырып бетергәндер инде.
— Бер генә кадак та булмагач бит аны...
— Булмаса, табарга кирәк, — диде ул, бу малайдан берәр файдалы фикер чыкмасмы дигәндәй, аның ягына башын кыйшайтып.
— Менә мин дә шул кадак хакында җенләнеп йөрим. Миндә ике төрле тәкъдим бар иде, — диде Сабир.
Вәлиевнең күзләре Сабирга текәлде. Адушкин да, ашыга төшеп:
— Йә? — диде.
— Берсе — тимерчыбыктан кадак кисү, икенчесе... Адушкин, әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә, кулын
селекте.
— Белмим, булмас, — диде, кинәт өметсезләнеп.— Ә икенчесе?
— Икенчесе? Теге корпусның уң ягындагы бетон колонналар кипкәннәрдер дип уйлыйм. Кипсәләр, ал арның опалубкаларын алырга кирәк.
— Аның белән нишләмәкче буласың?
— Иске кадакны суырып алып, турайтып, эшкә җибәрербез.
Секретарь утырган җиреннән торды:
— Ә монысы, чыннан да, барып чыгар шикелле. Төзелеш балалыгы да, папиросын суыра-суыра:
— Бер гаҗәп эш булачак, — дип куйды. — Давай, Адушкин, бу эшне тиз генә оештыр, — дип өстәде.
— Мин әле күн заводында булдым. Безнең бит андый эшкә үз эшчеләребезне тоту файдасыз, күн заводы комсомоллары безгә өмәгә килмәкче булалар, шул арны кушарбыз, — диде Сабир.
Бу йөрәкнең нинди дәрт, нинди ашкыну белән типкәне әллә кайдан сизелә иде... ...Вәлиев урыныннан торды:
— Кайтыйм мин, җегетләр, иртәгә иртүк барасы җирем бар иде, — диде. Аннан, Адушкинга таба борылып: — Кадак өмәсен оештыруны сиңа тапшырам, — дип куйды.
— Була ул! — диде Адушкин. — Әйдә, мин дә киттем, күн заводына тагын бер тапкыр әйтеп куйыйк, яхшырак булыр.
Алар өчәүләп баскычтан төшеп киттеләр. Иртәгесен ял көне иде. Күн заводындагы яшьләр кадак өмәсенә килделәр. Аларны Сабир:
— А-а, иске дуслар килгән, — дип каршылады.
— Ие, безне онытып та җибәрдегез, — дип җавап кайтарды Разия.
— Сез онытыласызмы соң? — дип, Сабир уенга борды.
Яшьләр эшкә тотындылар. Разия корпусның уң яктагы опалубкасының тактасын лом белән каера. Сабир, эш белән үтеп барганда, аның янында тукталды. Ул Разиягә бераз карап торды да:
— Бир әле ломыңны, каера белмисең, — дип, аның кулыннан ломны алды.— Аны менә болай итеп каерырга кирәк.
Такталар шытырдап кубып чыктылар.
Әнә Галиулла да кулындагы ломы белән бетон багана һәм такта арасындагы арага китереп-китереп суга...
...Каерылган такталар, тавышланып, җиргә төшәләр. Секретарь белән бер төркем яшьләр кулларына корыч келәшчәләр алып аларның кадакларын суыралар. Суырылган кадакларны бер ящикка җыя баралар.
Әнә бер урында шул кадакларны тимерләр өстендә турайталар. Бер читтә доң-доң итеп тимерчыбыктан кадак кисәләр. Чүкеч тавышы үзенең чыңы белән колакны яра.
— Кадак булачак!
Өмәдәге яшьләрнең барысы да шул уй белән яна, алар-ны шул нәрсә шатландыра.
* * *
Күн заводы белән төзелеш яшьләре кырга чыгарга дип билгеләнгән көннәрендә яңгыр яуганга күрә бармый калганнар иде. Шуннан соң инде берничә ял көне үтте. Менә алар кадак суыру өмәсеннән соң килгән беренче ял көнендә барысы да кырга җыелып чыктылар.
Якты күл буйлап барып, Шайтан чокыры яныннан үтеп үрне менгәч, Миләүшә елгасы ялт итеп җәелеп ята. Тирә-ягы яшел болын белән уратып алынган елга, боры-лып-борылып, үзенең очын әрәмәлектә югалта.
Таллар ботаклары белән суга иелгәннәр дә әйтерсең Миләүшәнең терекөмеш суын эчәләр. Болын һавасы күкрәкләргә рәхәтлек бирә.
Разия, сумкасын тоткан кулын селки-селки, Сабир белән янәшә атлый. Алар ни турындадыр кызып сөйләшәләр.
Фатыйма белән Вафа да килә... Вафаның йөзе болытлы көн төсле ачулы, аңардан дөньядан туйганлык сизелә. Ул менә хәзер дә теләр-теләмәс кенә атлый. Бантка яшьләр кебек шат түгел.
Үткән прогулдан соң Вафага бары да кырын күз белән караган сыман тоела...
Колактан-колакка Фатыйма турында йөргән сүзләр Вафага килеп ишетелделәр: «Имеш, Фатыйма Булат дигән бер студент белән чуала, Вафаны ташлаган икән». Билгеле, бу сүзләр көнче Вафа күңелендәге ачуны тагын да кабарта төште.
Разия генә ул сүзләргә чик куярга теләде:
— Сез, әкиләр, кеше артында сөйләмәгез, берәр сүз ишеткәнсез икән, тотыгыз да аның күз алдында чикылдатып әйтегез.
Кызларның бер-икесе каршы килеп маташты:
— Туры әйткән туганына ярамаган, диләр бит, кеше йөзенә ничек чикылдатып әйтәсең.
Әле менә Вафа бу күңел ачуга килмәскә дә теләгән иде. Аны Фатыйма ирексезләп алып килде. «Барыйк, барыйк, әллә безнең хакыбыз юкмы?» — диде. Вафа каршы килә алмады.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Якты Күл Буе - 4
- Büleklär
- Якты Күл Буе - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4388Unikal süzlärneñ gomumi sanı 227034.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Якты Күл Буе - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4384Unikal süzlärneñ gomumi sanı 209035.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Якты Күл Буе - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4316Unikal süzlärneñ gomumi sanı 199737.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Якты Күл Буе - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4354Unikal süzlärneñ gomumi sanı 223736.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Якты Күл Буе - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4432Unikal süzlärneñ gomumi sanı 204437.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.52.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.59.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Якты Күл Буе - 6Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 3785Unikal süzlärneñ gomumi sanı 198437.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.