Latin

Үзем Һәм Башкалар Турыңда

Süzlärneñ gomumi sanı 812
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 556
49.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Дыр-дыр дырабан, Мокамай йомырка урлаган, Әйшө тәтәй тоткан, Караулны кычкырткан.
Бу минем беренче шигырь. Җиде яшемдә вакытта минем бөтен гомерем буена тирән бер авыр, сагынулы эз калдырган батрак улы Мөхәммәтҗан - Мокамай исемле бер иптәшем бар иде. Аның белән дус кына торганда, ничектер борынлашырга туры килде. Икенче көнне аның Гайшә тәтәйнең оясына кереп йомырка урла­ганда тотылганы мәгълүм булды. Мин, аңардан үч алу нияте белән, шушы беренче шигыремне чыгардым. Хәзер дә әле хәте­ремдә: язгы ташкын вакытында ул, муеннан суга кереп, атасы­ның кыйнавыннан куркып, көн буе суда торды. Ә без, авыл ма­лайлары, жыелып, бүрәнәләр өстенә утырып, мин чыгарган шушы такмакны җырлап утырдык.
Соңгы елларда аның тәгәрмәчләр урлап, Сыркыды халкы та­рафыннан кыйналып, идән астына ябылгач, кесәсендә калган пычагы белән үзен-үзе үтерүе турында хәбәр иттеләр. Күземә яшьләр килде. Миңа беренче шигыремне илһам итүче минем иң якын дустым Мокамай шулай үлгән.
Соңга табан авыл җырчысы булып киттем. Минем җырларны әле дә Сыркыдыда җырлыйлар бугай. Минем шагыйрьлегемә әниемнең дә зур тәэсире бар. Әнием ике сеңеле, бер абыйсы белән яшьләй ятим калганнар. Алар өчесе дә укый, яза белә булганнар. (Ләкин кайдан өйрәнгәннәр, моны әле һаман белгәнем юк.) Ул вакытта Сыркыдыда укый-яза белүче хатын-кызлар бишәү генә булганнар. Шуның өчен болар язын кешедә ачлы-туклы урак урып, кеше балалары укытып, читтә йөргән кешеләргә хатлар язып, алардан килгән хатларны укып көн күргәннәр. Авылның бөтен серләре аларда булган. Авылда булган фаҗигале вакыйга­ларга җырлар чыгаручы өч сеңел булганнар. Әни хәзер дә әле миңа язган хатларын җырлар белән яза. Ләкин ул үзенең җырчы икәнен белми. Унөч-ундүрт яшемдә мәктәпкә эләгеп, ниндидер гөнаһ шомлыгы белән, әдәбият белән танышырга туры килде.
Шуннан инде чынлап шигырь яза башладым. Элек бик зур, бөтен дөньяга мәшһүр шагыйрь булырмын дип уйлый идем. Тора-бара бөтендөнья әдәбияты белән никадәр якыннан таныша барсам, шулкадәр ул теләгемнең ерагая барганын сиздем. Хәзер инде «бу­лып булмастыр, ахры» дим. Егерме ике яшемә кадәр язган ши­гырьләремне яндыра бардым. Чөнки мин ул шигырьләрне Тукай­дан да яхшы, Сәгыйть Рәми шигырьләреннән дә ким түгел, ләкин оригиналь нәрсәләр дип тә уйлый алмый идем.
Егерме ике яшемнән үз өслүбем, үз аһәңчә үземчәлекне сиз­дем. Шуннан соң шигырь яндырудан туктадым. Татар әдәбия­тын аз укыйм. Татар шагыйрьләреннән яратып укыганнарымның берсе — Кави Нәҗми. Без аның белән «Безнең юл» журналында бергә үстек. Аңарда оста бер җанландыру көче бар. Ул чын ху­дожникларча тормышка карый белә. Шагыйрьләр генә күрә ала торган тормыштагы вак бриллиантларны җыя белә. Ләкин аның кайбер әсәрләре күп вакытта даһиларча ясалган декорация эчендә татар артистлары уйнаган пьесага охшыйлар.
Соңгы вакытта Туфан үзенең шигырьләре эчендәге сирәк, ләкин яшь яңа хисләре, күп вакытта гакыллы тирән хисләре белән җанга җылылык кертә башлады. Аңарда зәңгәр яшьлек хисләре бөдрәләнә. Чәчәгеннән бигрәк, җимешле агач булыр ул. Тик тех­никасы эчне пошыра. Минемчә, шагыйрь үзенең техникасы белән оригиналь талант, көчле талант булып танылмый. Шагыйрь үзенең яңа, хәзергә кадәр әйтелмәгән хисләре, фикере белән укучылар­ны үзенә карата, сөйдерә ала.
Кутуйны мин башта бик яратадыр идем. Аңарда шул юга­рыдагы яңа, яхшы хисләр мине тарткан иде. Ул шул юлы белән барганда, ашыгып, пешереп җитмәгән шигырьләрен матбугатка чыгарырга ашыкмаганда, үсәр, якты бер йолдыз булыр иде. Ләкин ул безне дә бераз алдады, аны футуризм принциплары үтерә язды. Башка язучыларны укымыйм.
Тәнкыйть турында язар идем, бездә яхшы тәнкыйть юк. Бездә тәнкыйтьчеләр шагыйрьләрне надан дип сүгәләр, шагыйрьләр-тәнкыйтьчеләрне. Моның, бәлки, икесе дә дөрестер. Бездә тәнкыйтьчеләр, күп вакытта маңлай тире түгелеп, нечкә кораллар белән эшләнгән матур йортларны тикшереп чыгар өчен кергәндә, күп вакытта балта белән эш итәләр. Ишектән керәсе җирдә ди­варга тишек тишеп, тишектән керәләр. Кайсы нәрсәне сүгәләр, сүгәргә тиешле нәрсәне мактыйлар. Мин үзем ул халыкны бик үк яратып бетермим. Үзем турында язылган тәнкыйтьләрне, нәрсә язалар икән дип, настроением һәйбәт булганда гына укыйм. Берәр файдасы булыр, төзәттерү нияте белән берәр кимчелекне төзәтер дигән ышану юк әле миндә. Каракны никадәр кыйнап та үтермәсәң, барыбер урлый дигәндәй, шагыйрьне теләсәң күпме кыйнап та үтереп ташламасаң, барыбер яза икән ул.
Минем турыда урынсыз надан тәнкыйтьләр күп булды. Киләчәктә дә үтереп куймасалар, уйлап-уйлап торып та язгалар-мын, ахры.
Мин ара-тирә тормышта алдалашсам да, җырларымда бер генә булсын ялганламадым. Шул ялганламау өчен миңа күп эләкте. Минем табигый үсүемне аңламаган кешеләр күп сүгенделәр, хәзер дә мактамыйлар. Шагыйрь ул элек шигырьне үзенең тормышын­да тудырырга тиеш. Тормышы төрле гакыллы-гакылсыз вакый­галарга ярлы булган кеше шагыйрь була алмый.
Мин үземне шагыйрь итеп кулыма каләм алган чакта гына таныйм. Ул вакытта мин меңнәрчә йөрәкләрнең кылларын үзем­нең кулымда хис итәм. Ул кылларны теләгәнчә чиртә алуыма ышанам. Шуның өчен дә ялганламыйм. Шуның өчен дә, ул кыл­лар белән уйнамаска теләп, үземнең шигырьләремне төннәр буе эшлим.
Мин үземне язган вакытта гына иң бәхетле — иң бай кеше итеп хис итәм, чөнки мин атналар буенча укучыларымның йөзләреннән, күзләреннән, йөрәкләреннән урлап җыеп йөргән байлыкны үзләренә кайтарып бирәм.
Ләкин мин бик аз язам. Тормыш, көнкүреш, яшәү өчен көрәш моңа ирек бирми. 75 процент көч шуңарга китә. Ә калган 25 про­цент белән матур шигырь язу мәсьүлиятен үз өстемә ала алмый йөрим.
«Безнең юл» мине үстерде. «Безнең юл» минем үсү бишегем иде. «Безнең юл»ның бәйрәме — минем һәм күпләрнең яхшы бәйрәме.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.