LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Урта Уралдагы Татар Атамалары - 4
Süzlärneñ gomumi sanı 4347
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1557
32.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
1863 елда бу авылда 22 йортта 207 кеше яшәгән. Беренче документта халкы башкортлар дип язылган булса, икенчесендә типтәрләр дип язылган. Типтәрнең күбесенчә татар икәнен инде беләбез. Ләкин бу авылдагы типтәрләрнең кайсыберләре үзләрен чирмешләр дип күрсәткән булганнар. Соңрак, 1869 елгы документ буенча Аракай татар авылы дип теркәлгән. Авыл Тирсә вулысына кергән. Тирсә дигән нәсел-ыруның борынгы заманнарда ук Уралда һәм Себердә яшәве билгеле һәм аның эзе калган. Мәсәлән, Тирсә Яманъелгасы барын беләбез, Әҗеголның да Тирсә дип аталганлыгы билгеле.
Аракай авылы халкының татар икәнлеге шуннан да белергә була, Алар күңгер татарлары кебек үк «Җуа җыены» бәйрәме үткәрә торган булганнар.
Инде Аракай авылының тарихтагы эзен эзләп карыйк.
Авылның атамасы күп вакытта тарих белән, күп вакытта тарихи шәхесләр яки нәсел-ыру исеме белән бәйләнгәнлеген инде беләбез. Ләкин башта авыл атамасын ачыклап куйыйк. Тирә якта яшәгән татар халкы, олы буын ничек исендә калдырган, аларның ата-бабалары авылны ничек атаганнар?
Башта Әрәкәй вариантын карыйк. Шәҗәрәләр буенча шундыйрак исемле кешенең Идел-Урал тирәсендә яшәгәнлеге күренми. Андый исемле нәсел-ыру булганлыгы да автор кулындагы язма документларда юк. Ләкин әле бу андый ыру булмаган дигән сүз түгел. Аракай вариантын карасак, андый исемдәге шәхес яки нәсел-ыру булганлыгы билгеле түгел, ләкин Ракәй исемле кешеләр элек яшәгән. Ләкин соңрак, XIX гасырның башында бу авылда Аракай (Аракәй) асылбаев дигән кеше старшина булып торган, аның улы Асмандияр булган, оныклары Нигматулла, Сабитулла, Ямалетдин, Әхмәди, Вәли, дип яза Әнвәр Әсфәндияров. Ә 63 яшьлек Ракәй 1850 елда шушы авылда яшәгән булган («Ватандаш» журналы).
Икенче яктан, авыл кешеләренең тарих белән кызыксынучылары (мәсәлән Әкрәм әфәнде) бу атаманың Арыккәй исемле кеше белән бәйле икәнен әйтәләр. Арыккәй бу авылның тарихында билгеле бер эз калдырган. Бу чынга охшаган, чөнки андый калыпта сугылган исемнәр юк түгел: Үрмәкәй, Галикәй, Көчекәй һ.б.
Арслан (Арсланово, Арсланково) авылы Чиләбе өлкәсенең Нязепетровский районына кереп киткән, гәрчә элек шул ук Красноуфимск өязенә караган булса да. Авылны Кама аръягыннан, Строганов җирләреннән күчеп килгән Арысланбай дигән татар кеше нигезләгән. Документлар буенча ул типтәр дип язылган булган.
Авыл картлары Байрамгулов Хаерзаман (1905 елда туган), Исмагилов Саргәскәр (1904 елда туган) сөйләүләре буенча, Башта авыл икенче урында урнашкан булган һәм ул «Йорт өсте» дип аталган. Шуннан соң хәзерге Мельничная елгасы (элек Арсланка елгасы дип аталган) буена күчеп утырган.
Арсланбай Шәкүр авылыннан хатын алган, тормыш корган. Үзе сунарчылык белән шөгыльләнгән. Ә соңрак җирле булып киткән.
Авыл халкының байтагы күмер яндырып якындагы заводларга ташып сатканнар.
Авылда башкортлар да булган, ләкин галимнәр аларның башкортлыгы икеле, дип белдерәләр. Авыл халкы Идел, Кама буеннан килгән татарлар исәбенә нык арткан.
Документларда авыл 1745 елда күренә башлаган. Димәк ул вакытта инде булган. 1834 елгы ревизия күрсәткәнчә, 120 типтәр (ирләр) яшәгәнлеге мәгълүм. Ә 1859 елда инде бөтенесе бергә 63 хуҗалыкта 381 кеше яшәгән.
Әҗегол, Тирсә (Азигулово). Якын тирәдәге татар авыллары өчен әһәмияте зур булган бу авыл 1834 елда типтәр һәм башкортлардан торган дип языла кайсыбер чыганакларда. Ул вакытта да авыл чагыштырмача зур гына булган, 486 кеше яшәгән. 1863 елгы ревизиядән соң 219 кеше җирбиләүчеләр (вотчинники) генә күрсәтелгән, типтәрләр санын, ахрысы, язмаганнар. 1869 елда чыккан Пермь губернасы авыллары исемлегендә ул татар авылы дип язылган. Ул вакытларда авыл Кошчы вулысына кергән.
Ләкин әле 1762 елда бу авылда инде Күңгер татарлары яшәве билгеле. Авылда байтак кына башкортлар яшәгән булган. Ләкин, әйткәнебезчә, соңрак алар тиз генә татар булып киткәннәр. Ә бу исә була торган хәл түгел. Димәк, алар башкорт дип язылган татарлар булганнар.
Статистикага килгәндә, Әҗегол авылы Уралда бүтән очрамый. Димәк, авылның атамасы (исеме) кеше исеменнән ягъни антропонимнан чыккан дип әйтергә була. Чыннан да, 1834 елдагы сан алуда Азигуловлар Кызылбай, Саит, Валит, Абдулмазит, Рахматулла, Мухаметшарип, Мухаметфазыл, Сайфулла, Сайфутдин теркәлгән булганнар. Татар-башкорт шәҗәрәләре буенча караганда (М.Әхмәтҗанов), Әҗегол исемле кеше Коңгырат кабиләсенең Чабчакай ыруыннан чыккан дип күрсәтелә. Коңгырат кабиләсе турында кыскача астарак, Кантуган авылы тарихында укырга була. Авылның килеп чыгу вакыты якынча 1600 нче еллар тирәсе дип уйларга була, чөнки Коңгырат белән Әҗегол арасында 14 буын туып яшәгән. Ә бер буынга тарихчылар уртача 25 ел бирәләр.
Әлбәттә, коңгырат кабиләләреннән тыш бу авылда борынгыдан килгән төрки ырулар яшәгәндер һәм дә 400-500 еллар элек көчле гәрәйләр һәм Кара бәк кабиләләре анда килеп утырып яңа исем биргәннәр булырга тиеш. Чөнки авыл халкының фамилияләрендә генә сакланган элекке исемнәр нәкъ менә шушы кабиләләрнең шәҗәрәләрендә язылган.
Әҗеголның Тирсә дип аталган заманы да булган. Бу турыда олылар беләләр. Башкортлар бу атаманың тирсә башкортларыннан алынган дип әйтсәләр дә, татар галимнәре тирсәләрнең татар булганлыкларын исбат итәләр. Әле 1625 елга кадәр үк Верхотурье өязендә яшәгән тирсә татарлары 5-6 елдан соң күченеп киткәннәр һәм аларның бер төркеме Өфе елгасы буена килеп утырган. Галимнәр уенча, алар Әҗегол һәм Аракәй авылларына урнашканнар.
Өфе елгасы баштарак авыл утырган тау астында түбән урында булган, чөнки анда иске елга эзләре бар. Ләкин соңрак елга арырак күчкән, һәм аның урынында зур гына авыл барлыкка килгән. 1850 елларда авылда 1 генә мәчет булган, ләкин соңыннан тагын икәү салынган.
Әҗеголның кайсыбер җирбиләүчеләре җирләрен Мончаждан Кардашиннарга сатканнар. Ә элегрәк, 1792 елда завод хуҗалары Лугининнарга күп кенә җир сатылган булган.
Әртә Шигер һәм Өфе Шигер. Әртә Шигер һәм Өфе Шигер авылларының язмышы тарих тарафыннан бер-беренә нык бәйләнгән, дип әйтергә була. Эш шунда ки, әле 1625 нче елда ук Верхотур өязендәге Койбагишев юрт дигән җирдә «булкурлар» һәм «шигирләр» дигән халык яшәгән. Ләкин боларның саны 1634 елда кинәт кенә кимеп киткән. Ә документлар күрсәтүенчә, 1647 елда Өфе елгасы буендагы Өфе Шигер һәм Әртә Шигер авыллары барлыкка килгән. Башкорт галимнәре бу ике авылны Гәйнә башкортлары авылы диләр. Ләкин Пермь татарлары белән рәттән яшәгән Гәйнә башкортлары дигән халыкның башкортлыгы үзе үк шик астында. Беренчедән, алар башкортча сөйләшми. Икенчедән, 1653 елда Пермь татарларның бер өлеше Уфа өязенә кертелгән һәм башкортлар дип атала башлаган. Мондый хәл әле һаман да күп җирдә дәвам итә. Өченчедән, Уфа өязенә кермәгән башкортларның да татардан китереп чыгарылуы турында инде күп язылды.
Әртә Шигер авылының язмышы гади генә булмаган. Авыл карты Ярмөхәммәт сөйләве буенча, авылга урыслар килгәли башлаганнар һәм боларның яхшырак атларын тартып алганнар. Шуңа күрә авыл халкы икенче урынга күчәргә булган. Авыл кешеләре Яхья һәм Мәүлекәй хәзерге урынга күчеп ике йорт салганнар. Соңрак бу урынга башкалар да килгән.
Инде «булкурлар» һәм «шигирләр» турында. Булкурлар дип Болгардан күченеп килгән халык аталуы мөмкин. Алар татарларның ерак ата-бабалары булалар һәм әле 700-800 еллар элек Уралга агылганнар. Шигер дигән халыкның булганлыгы билгесез. Уралда Шугур дигән урын гына бар. Ә шигир сүзе Идел буе белән бәйле булырга тиеш. Димәк, Әртә Шигер һәм Өфе Шигер халыкларының кайчандыр Болгар иленнән күченеп килүе мөмкин. Хәер, Алар элек яшәгән урыннарын үзләре дә Болгар иле җирләре булган дип әйткәннәр.
Әртә Шигер авылының исеме элекке документларда Арте Шигари дип тә, Арти Шигири дип тә язылган. Бу авыл башкортлары (ягъни җирбиләүчеләре, вотчинники) соңрак Әртә заводына җирләрен сатканнар һәм үзләре шул ук җирләрдә яшиләр дип язылган бер документта. Димәк авыл Әртә заводы салынган чакта (1787 ел) күптән булган инде. 1834 елгы ревизия күрсәтүе буенча бу авылда 16-17 йортта 125 кеше яшәгән. Ә 1859 елда инде 26 йорт булган һәм анда 220 кеше торган.
1869 елгы «Список населёных пунктов...» буенча Әртә Шигер татар авылы дип язылган.
Әртә-Шигер авылының тарихы белән шул авыл халкы да кызыксына икән. Бу бик күркәм гамәл. Шуңа күрә Әртә-Шигернең тарих укытучысы Кадырова Альбина язмасын китерәбез.
А.Әсфәндияровның «История Башкирских сел Пермской и Свердловской областей» дигән китабы буенча,безнең ата-бабаларыбыз Башкорт җиреннән чыкканнар, чөнки Әртә районы җирләре элек Башкортостанга кергән булган. 1755 елның 19 июлендә ул җирләр граф, соңрак барон Александр Сергеевич Строганов тарафыннан 300 сумга сатып алынган. 1850 нче елдагы 9 нчы ревизия (халык санын алу, перепись.Ред.) нәтиҗәләре буенча, Әртә- Шигер авылында 80 ир-ат, 76 хатын-кыз яшәгән. Ул вакытта авылның исеме Маулекеево булган. Ул атаманы авылга нигез салучы кеше исеменнән алганнар, диләр.
Элегрәк безнең авыл Әртә елгасының сул як яр буенда урнашкан булган. Ул урын хәзер «Йорт өсте»дип атала. Ә хәзер авылыбыз елганың уң ягында урнашкан. Әртә-Шигер дигән атама каян килеп чыккандыр, ансы безгә билгесез. Бер версия буенча, бу якларга ике туган Шигерләр күчеп килгәннәр. Аларның берсе Өфе елгасы буена урнашкан, һәм ул урында Өфе-Шигер авылы үсеп чыккан. Ә икенчесенә безнең яклар ошаган. Нәкъ шул вакытта безнең авыл урынын алыштырган, күпмедер вакыт ул ике исем йөрткән. Күрше авыллардагы олырак кешеләр аны әле дә Маулекеево (Мәүлекәй?) дип йөртәләр.
Авылыбызның исеме турында тагын бер версия бар: борынгы Азия халыклары телендә Шигер авыл, яшәү урыны дигән мәгънәдә кулланылган икән. Ләкин безгә беренче вариант килешәрәк төшә.
Өфе Шигер (Уфа Шигири, Уфа Шигари). Авыл картларының әйтүе буенча, Өфе Шигеренә кимендә 700 ел, бу хакта зираттагы борынгы кабер ташлары да сөйләп тора. Ләкин алар әле ныклап өйрәнелмәгән. Димәк ки, авылның барлыкка килүен әле ачыклыйсы бар. Бу авылы кешеләре шулай ук җирләрен Әртә заводына сатканнар, ләкин шул ук җирләрдә тормыш алып барганнар. 1834 елда авылда 141 кеше яшәгән. Ә 1859 елда инде монда 29 йорт булган һәм 221 кеше яшәгән. 1859 елгы документ буенча Өфе Шигер татар авылы дип язылган.
Шушы ике авылның атамасы турында язганда, шуннан башларга кирәк: шигер сүзе төрле вакытта, төрле җирдә төрлечә бозып язылган булса кирәк. Мәсәлән әлеге Шигердән башка Уралда Шугур һәм Шугуров та бар, Шигыр һәм Шигырт та бар. Алардан башка Татарстандагы Шөгерне (Шугур) искә төшерик. Төмән өлкәсендә дә Шугур (Шөгер) бар. Күренә ки, бу атама бары тик татарлар яшәгән җирләрдә генә күренә. Димәк бу татар сүзе. Татар авылларының атамасы күбесенчә кеше исеменнән чыкканлыгын беләбез һәм без моны күрдек. Ләкин автор кулындагы мең елларны эченә алган татар һәм башкорт шәҗәрәләрендә мондый исем бөтенләй очрамый. Уралдагы берничә дистә нәсел-ыру исемнәрендә дә андый ыру юк.
Шулай булгач, бу авылларның исеме ничек килеп чыгуын үзебезгә уйлап белергә кала. Ләкин татар сүзлекләрендә дә, башкортныкында да шигер сүзе дә, шөгер дә, шугур да юк. Ә бит бу киң таралган, көнкүреш тормышта еш очрый торган сүз булырга тиеш. Ләкин ул яки онытылган, яки ... бозылгандыр. Соңгысы, безнеңчә, иң дөресе булыр кебек. Бу сүзнең беренче кисәге шык сүзе. Ул ике мәгънәгә ия: беренчесе – матурлык, гүзәллек (шыксыз сүзе эле дә кулланыла); икенчесе – ышык сүзенең диалектик варианты шык, ягъни, укромное, тихое место. Димәк бу авыл кешеләренең ерак ата-бабалары бу җирләргә килеп урнашканда матур һәм шык (ышык) җир эзләп килгәннәр. Икенче вариант алар өчен бигрәк тә мөһим булгандыр, чөнки Уралга татарлар мең ярым буе килгәннәр дә килгәннәр бит, һәм күп вакытта дошманнарыннан качып килгәннәр. Хәзер сүзнең икенче кисәге турында: ул – җир яки йер(место, малая родина). Шулай итеп без шык җир яки шык йер сүзе китереп чыгардык. К кушма сүздә г булып ишетелә һәм языла да. Килеп чыга шыгйер, ә аны төрле җирдә һәм диалектларда әкрен-әкрен шигергә, шигиргә, шөгөргә, ә шөгөрдән урыслар – шугурга әйләндергәннәрдер. Әле шунсы да бар бит, элек безнең халкыбыз гарәп алфавитын кулланган, ә анда ы хәрефе шулай ук юк, кириллицада андый сүзне йә у белән, йә и белән язарга туры килгән.
Ләкин, өстә әйтеп кителгәнчә, Шигер атамасы Шөгер дигән кеше исеменнән бозып та китереп чыгарылган була ала. Чөнки андый кеше Урдаҗ би шәҗәрәсендә очрый. Урдаҗ би Чыңгыз хан заманында ук «мең»нәр кабиләсе бие (князь) булган. 200 еллар үткәч, Урдаҗ би нәселе Нугай кабиләләре составында Уралның Пермь якларына кадәр яшәгәнлекләре билгеле. Әлбәттә, болай булса, Упа вулысына кергән авыллар бик борынгы булып чыгалар. Ләкин башка урыннардагы «шыкйер» аңлатмасыз кала, чөнки Шөгер исемле бер кеше тарафыннан шундый бер-береннән ерак булган авыллар салына алмас иде.
Бакый авылы (Бакый авыл, Коры Манчаж, Бакийково,Бакейкова). Бу авыл башта шулай ук типтәрләрдән (типтәрләр турында өстәрәк укыгыз) торган. Якынча 15-16 йортта 143 кеше яшәгән (1834 ел) булган. 1822 елда Рахманавыл һәм Бишавыл кешеләреннән җир алганнар. Шуның өчен барысы 325 сум акча биргәннәр, һәм дә ел саен 10 сум түләп торырга булганнар. Күрәбез ки, ул заманнарда акча бик кыйммәт торган. Мәсәлән, 12 сумга сыер сатып алып булган.
Мондый авыллар Уралда тагын икәү: Бакиево һәм Бакибаш. Ул урында, димәк, Бакый елгасы да бардыр. Бакый авылы 1869 елда шулай ук татар авылы дип Пермь губернасы авыллары исемлегенә кертелгән.
Авылның атамасына (название) килгәндә, ул киң таралган Бакый (мәңгелек) исемле кеше тарафыннан нигезләнгән һәм шуның исемен алган булгандыр. Мондый исем гәрәй кабиләләре нәселләрендә киң таралган булган. Башка ырулар шәҗәрәләрендә күренми диярлек. Гәрәй кабиләләре турында өстә язылып китте инде. Бу кабиләләр кыпчаклар нәселеннән булганнар, мең ел элек Көньяк Уралда, Кубань һәм Дон буйларында яшәгәннәр. Батый хан яуларыннан соң Алтын Урда составына кереп киткәннәр. Боларның бер зур гына өлеше 1380 елларда Уралга күченеп киткән һәм анда бик нык таралган. 1600 нче елларда Уралны үз кулына алган Нугай Урдасына кергәннәр. Ә көньякта үз урыннарында калганнары соңрак Алтын Урдадан бүленеп чыгып, 1441 елда Кырым татар ханлыгын төзегәннәр. Ханнарның исемнәре дә Гәрәйләр булганнар: Хаҗигәрәй, Сәхипгәрәй һ.б.
Бәяк авыллары: Бәяк Баш, Урта Бәяк, Бәяк Түз.
Бу авылларның исеме Бәяк елгасыннан алынган икәне күренеп тора. Берсе аларның елганың башланган җирендә, икенчесе – урта агымында, ә Бәяк Түз елганың Өфегә койган җирендә урнашкан. Димәк Бәяк елгасының атамасын ачыкларга кирәк.
Бу елга исеменең килеп чыгышы аңлашылмый, чөнки «бәяк» сүзе үзе үк без белгән нәрсә түгел. Кеше исеменнән чыккан дип әйтүе кыен, чөнки борынгы Урал һәм Идел буенда яшәгән халыкларда мондый исемле кеше очрамый. Татар һәм башкорт шәҗәрәләрендә дә андый исем юк.
Төркиләр яшәгән урыннарда да андый елга юк. Бары тик тарихка Алтайдагы «бояк» кабиләсе исеме генә кереп калган. Ләкин аның кайсы якка таба күченгәне дә билгесез. Батый яуларында катнашкан, соңрак Нугай Урдасы заманнарында Уралда яшәгән андый кабиләнең исеме очрамый. Булса калса, 2 - 4 нче гасырларда (1300-1400 еллар элек) гуннар (хуннар, сөннәр) кабиләләренең көнбатышка таба хәрәкәт иткән чакларында алар белән бергә килгән булырга мөмкиннәр. Моны булмас дип әйтергә ярамый, чөнки соңгы елларда Урта Уралда (Пермь краенда) археологларга нәкъ менә сөннәрдән (гуннардан) калган әйберләр табыла башлады.
Шуңа күрә бу авылларның исемнәре килеп чыгуда без кимнән дә өч вариантка тукталырга тиешбез:
1) Әлеге бояк кабиләсе (племя) башка зур кабиләләргә ияреп әле меңнән артык еллар элек Уралга килеп чыккан һәм шушы тирәгә урнашып, елгага исем биргән.
2) «Бәяк » сүзе инде онытылган бер сүзне аңлаткан, һәм хәзер инде аны белү мөмкин түгел.
3) Бәяк сүзе үзебезчә «бай як» сүзен аңлата. Безнең борынгы бабаларыбыз шушы җирләрнең җире-суы-урманы байлыгына кызыгып, монда урнашканнардыр.
Әлбәттә, соңгы 300-400 ел эчендә дә бу якка зур көчле кабиләләр килеп тә мондагы халыкларга килеп кушылгандыр. Чөнки якын тирә авылларга килеп утырган Гәрәйләр, Меңнәр, Кара бәк нәселләренең шәҗәрәләрендәге кешеләр исемнәре бу авылларда әле дә байтак. Күченеп килүчеләр күбесенчә Күңгер ягыннан килгәннәр.
Бәяк Баш (Верхний Баяк) авылына 1760 елларда Күңгер татарлары күченеп килгән. Җирне алар Манчаж вулысы татарларыннан алып торган булганнар, һәм алар белән бергәләшеп договорсыз-нисез эшкәрткәннәр. Бу факт Манчажда татарлар җир биләп торганлыкны күрсәтә һәм Бәяк Баш халкының аларның якыннары яки туганнары булуына да ишарәли. 1859 елда инде Бәяк Башта 18 кеше яшәгән (җирбиләүчеләр, башкортлар турында гына сүз бара).
18 кеше яшәгән дигәннән, башкорт документларында (Ә.Әсфәндияров «Свердлвск өлкәсенең башкорт авыллары») 18 башкорт яшәгән диелә. Бу алдашу. Чөнки башкорт сүзе ике төрле мәгнәдә йөргән: берсе милләт, башкорт милләте, икенчесе – катлам(сословие), җир хуҗасы. Өстәрәк җир хуҗасы булган татар да башкорт дип аталганын белдек. Мәсәлән, әгәр берәр авылда 25 башкорт яшәгән дип язылган булса, әле без аларның кем икәнен белмибез. Әгәр дә анда тагын 12 татар, 11 чуваш яшәгән дип язылган булса, ул чакта без андагы 25 кешенең чын башкорт икәнен аңлар идек. Ләкин татар һәм башка халык беркайчан да милләте буенча язылмаган, алар йә кертелгәннәр (припущенники), йә типтәрләр, йә башкача язылганнар. Башкорт авторларыча язсаң, болай булып чыгар иде: бүген авылга 6 кеше килгән: икесе башкорт, дүртесе слесарь.
Шул ук язмада башкорт урынына «җирбиләүче» дип тә языла. Димәк, алар барысы да башкорт, дип белдерә автор. Ләкин без җирбиләүче татарлар да күп булганын белдек. Дөресенчә, монда аңлатып язу кирәк иде: авылда, мәсәлән, 25 җирбиләүче (вотчинник) булган, шуларның 12 - татарлар. 11 типтәр чувашлардан (13 җирбиләүче башкорт икәне күренер иде). Ләкин болай итеп язу авторга кирәкми, чөнки ул вакытта татардан башкорт ясавы авырая.
Урта Бәяк турында 17 гасыр документларында мәгълүматлар юк, ахрысы авыл соңрак барлыкка килгән. Ләкин 1762 һәм 1869 елдагы татар авыллары исемлегенә кергән. Бәяк Баш һәм Урта Бәяк татарларының 1762 елларда Күңгер ягыннан күчеп килүе билгеле. Әлеге фактлар халыкның яңа властьлардан җиргә рөхсәт алуы булып саналырга тиеш. Ә аңа чаклы алар элекке татар ханнарыннан алган ярлык буенча шул ук авылларда яшәгәннәр һәм җир тоткан булганнар.
Бәяк Түз (Усть Баяк) авылында 1834 елда 168 кеше үз җирләрендә яшәгәннәр дигән язма бар, ә 1863 елдагы язма буенча 48 йортта 291 кеше яшәгән. Шулардан 53 кеше соңрак килгән татар-типтәрләр булганнар. Авылга күпмедер мишәрләр дә килеп утырган.
Бу турыда шуны әйтеп китәргә була, авылларның барлыкка килүе 1450-1500 нче еллардан да соң булырга тиеш түгел, чөнки патша администрациясе эшли башлагач, боларның җирен үз җирләре дип билгеләгән.
Татар авылларының борынгылыгын шуннан чыгып та әйтергә була. 1382 елда Туктамыш хан (Алтын Урданыкы) Кырым ягыннан берничә дистә мең татарны Идел-Урал буена күчереп утырта. Ул моны Кырым әмирлеген көчсезләндерү, ә Болгар вилаятен, киресенчә, көчләндерү өчен эшли. Чөнки кырымлылар Алтын Урдадан аерылып чыгу өчен сугыш башлап торалар. Ә Болгарга (хәзерге Татарстан һәм Урал тирәләре) Пермь аша урыслар туктаусыз һөҗүм итәләр. Алардан саклану өчен халык санын арттырырга кирәк булган.
Шул вакытларда Уралга нәсел-нәсел булып конгыратлар (күңгерләр), гәрәйләр, меңнәр, угызлар, Кара бәк ырулары, табыннар һәм башкалар күченеп, электән монда яшәгән төркиләргә кушылалар, яңа авыллар салалар.
Бикенә авыл (Биккенә, Бикенавыл, Биткино, Биткинина, Старое Биткино). Тарихи материаллардан күренгәнчә, бу төрле вакытта төрлечә аталган авылның чын исеме Биккенә авыл булырга тиеш. Бу антропонимның (кеше исеменең мәгънәсе бик (князь) кенә дип уйланыла. Аның ата-анасы балабыз бары бик кенә булачак дип ышанганнар һәм теләгәннәр. Дөресен әйткәндә, ул заманнар өчен бу табигый исем.
Биккенә Урта гасырларда татарда киң куланылган исем. Ләкин барлык татар ыруларында да түгел, бары тик Кара бәк нәселендә һәм гәрәйләр нәселендә генә . Кара бәк нәселе Агыйдел буйларына һәм аның кушылдыкларына 500-600 еллар элек килә. Гәрәйләр бераз гына соңрак килеп урнашалар.
Бу тарихларда тирән эз калдырган, Чыңгыз хан һәм Батый хан заманнарыннан ук инде дөнья селкетеп торган кабиләләрнең кыскача тарихы бераз өстәрәк язылып кителде инде. Кабатлап тору кирәкмәстер.
1834 елгы ревизия буенча Бикенә авылында 153 кеше яшәгән. Димәк йортларның саны 15-20 булгандыр. 1863 елда инде 26 йорт булган һәм анда 183 кеше яшәгән. Алар үз җирләрендә яши диелгән. Халкы башта башкортлар дип бирелә, 29 елдан соң вотчинниклар (җирбиләүчеләр) дип язылган.. Өстә әйткәнчә, ул вакытларда кешеләрне милләте буенча йөртмәгәннәр, ә җиренең күплеге буенча. Җире күп булса, башкорт дип әйтелгән. Аз булса, «кертелгән» (припущенник яки типтәр). Татар галимнәре шулай ук бу авыл башкортларын татар булганнар дип исәплиләр.
Шушы авыл кешесе Фатыхов Хәниф (1906 елда туган) әйтүе буенча бу авылда да башкорт оч, типтәр оч, күңгер оч булган.
1869 елгы «Список населённых пунктов...» буенча Бикенә авыл инде татар авылы дип язылган.
Бикмәт авылы (Бикмәтавыл, Бихметково, Бехметкова) Бу авыл Манчаж елгасы буенда утырган һәм элек Иске авыл дигән атама да алып торган. Ул 1834 елгы сан алу буенча билгеле. Ул заманда анда типтәрләр торган. 7-8 йорттан торган бу авылда 70 кеше яшәгән. Типтәр дигән катлам (сословие) аз җирле халыктан торган. Алар җирне шундагы башкорт дип аталучы җирбиләүчеләрдән (вотчинниклардан) 1793 елда алганнар, кайсыберләренә хөкүмәт буш җирләрне бүлеп биргән. Әлбәттә, Бикмәт авыл (башка авыллар кебек үк) нәкъ шул елда барлыкка килгән дип уйлау дөрес булмастыр, чөнки аңа кадәр дә бу җирләрдә кеше яшәгән бит. Ә менә рус администрациясенең Уралга килеп урнашып, властьны үз кулына алып, җирләрне яңадан бүлештерә башлавы шушы вакытларга туры килә. Элегрәк бу җирләр Казан яки Себер ханлыгына, аннан соң Нугай Урдасына нисбәтле булган, ләкин ул вакыттагы документлар сакланмаган.
Типтәрләр милләтләре буенча күбесенчә татарлар булганнар.
Авылның атамасы Бикмәт исеменнән чыгарылган. Ә Бикмәт сүзе ике сүздән чыккан: бик – бай, башлык кеше (князь), һәм Мөхәммәт. Кушма исемнәрдә пәйгамбәребезнең исеме күп вакытта кыскартылып –мәт дип әйтелгән: - Кадермәт (кадерле Мөхәммәт), Мамәткол (Мөхәммәт колы) һәм башкалар шундый кыскартылып ясалган исемнәр.
Әйтергә кирәк, Бикмәт дигән авыллар Уралда берничә җирдә бар. Авыл халкының тарихын аның нинди кабиләләргә, нәселләргә каравыннан фаразларга була. Бикмәт исеме өстә әйтеп кителгән Кара бәк һәм гәрәйләр нәселенә карый дип әйтергә була, чөнки ул нәкъ шул нәселләрнең шәҗәрәләрендә күзәтелә. Бу нәселләр Идел буена һәм Уралга 500-600 еллар элек Кырым, Кубань буйларыннан күчкәннәр һәм күп җирләргә таралганнар, һәм төрле җирдә авыллар нигезләп калдырганнар. Бу кабиләләрнең кыскача тарихы өстәрәк язылып китте инде.
Шунсын дә әйтеп китү кирәктер, Бикмәт авылына соңрак башка җирләрдән, бигрәк тә Идел буе татарлары килеп утырган булырга тиеш, чөнки авыл башта кечкенә булса да, соңрак ул нык кына үсеп киткән. Ә инде Идел буе татарларының Уралга күпләп күченүе хак, бу Турыда Д.Рамазанова тәфсилләп яза (Урал буе татарлары: тарихы һәм теле).
Бишавыл (Бишаул, Бишково). Бу зур булмаган татар авылы 19 нчы гасырдагы ике ревизия буенча билгеле. Кошчы вулысында булган бу авылда 1834 елда уздырылган ревизия (кешеләр санын алу) Бишавылда башкортлар торган дип күрсәтә. Алар барысы 54 кеше булганнар, шуларның 23 ир заты. Кешеләр саны буенча караганда, барлыгы 5-6 йорт булгандыр дип әйтергә була. 1863 нче елдага ревизия кәгазьләре буенча, 12 йортта 91 кеше яшәгән, шуларның 49 хатын-кыз. Ә 1869 елдагы «Список населённых пунктов Красноуфимского уезда» дигән документта, башка авыллар кебек үк, ул инде татар авылы дип әйтелгән. Әлбәттә, 15 ел эчендә башкорт татарга әйләнә ала алмый. Моның өчен берничә йөз ел вакыт кирәк. Ә бит халык Бишавылдан беркая да күчеп китмәгән, олырак буын кешеләре бу турыда яхшы беләләр иде.
Әле бу юлларның авторы хәтерли, авыл халкы бер-берен башкорт, типтәр, күңгер, дип үрти торганнар иде. Димәк монда да башка урыннардагы кебек, җирләре күп кешеләр башкорт катламына, аз җирлеләр типтәр катламына кергән булганнар. Күңгерләр дигәне шуннан чыккан дип уйланыла, Красноуфимнан ерак түгел Ахметкино дигән авыл татарларының җирләрен руслар тартып алганнар, һәм җирсез калган халык Бишавылга күчкән. Алар анда үзләре бер оч тәшкил иткән. Бу хәл 20 нче гасыр башында булган һәм авыл картларының хәтерендә озак сакланган. Красноуфимск музеенда да бу турыда мәгълүмат бар. Күңгерләр Рахманавылда да төпләнеп калганнар.
Авылның урыны башта икенче җирдә, Бакый авылына табарак урнашкан булырга тиеш, чөнки шул урында иске зират бар иде, ә күл читенә таба төшкән тау кырында өй урынына охшаган 5-6 чокыр бар. Авылның күчүе Өфе елгасының арырак икенче юл салуына бәйләнгәндер.
Авылның исеме турында. Башка якын-тирәдәге авыллар кебек кеше исеменнән чыккан дип әйтергә нигез юк кебек. Авылдашлар арасында Биш (Биеш) карт башлап салган авыл бу дигән сүз йөргәләсә дә, шәҗәрәләрдә мондый исемнәр бер дә очрамый, ә Бигеш исемле очрый. Шулай да, шундый хәбәр булгач, монсын беренче вариант дип карарга була.
Икенче вариант буенча, бу авыл кечкенә булганга (биш өй) исемен дә шулай биргәннәр. Шунсы да бар, Уралда Бишаул дигән авыллар берничә. Бу да аның кеше исеме буенча аталмавын күрсәтә кебек. Ниһаять, Өчиле (өч өйле), Дюртюли (дүрт өйле) дигән авыллар Уралда да , Татарстанда да бар. Җитмәсә әле берничә җирдә Бишбүләк дигән авыллар да бар (Бишбүләк – зуррак авылдан бүленеп чыккан биш йорттан торган кечкенә авыл). Кырым татарларының да Беш эли (Биш өйле) авылы бар.
Инде тарихка керик. Татар шәҗәрәләренә караганда, авылны башлап салучылар Кара бәк һәм Гәрәй нәселләре булганнар дип әйтергә була. Чөнки бу нәселләр шәҗәрәсендә шушы якын тирәдәге авылларда яшәгән кешеләрнең исемнәренең күбесе бар. Ә исем бит кабиләдә, нәселдә сакланган, башка нәселләр исемнәрен кушу соң гына, совет власте елларында гына башланган.
Гәрәйләр һәм Кара бәкләр турындагы мәгълүматларны түбәндәрәк укырсыз.
Бер уңайдан, өстәрәк язылган Кошчы вулысы (волость) башкортлары турында да әйтеп китү кирәктер, чөнки болар рәтенә байтак татар авыллары кертелгән. Ләкин татар галимнәре ачыклаганча, Кошчы кабиләсе татар халкыннан торган (Д.Исхаков, И.Измайлов. «Этнополитическая история татар),
Богалышлар. Урта Богалыш, Яңа Богалыш, Богалыш – тамак (Средний Бугалыш, Новый Бугалыш, Усть - Бугалыш). Красноуфимск районына кергән бу татар авылларының иң «олысы» дип Урта Богалыш исәпләнә. Авыл якынча 1600 нче елда салына башлаган дип санала. «История Бугалыша» дигән китапны язган Мөхәммәтнур Муллануров та шундый ук фикердә булган. Дөресрәк әйткәндә, 1600 нчы елда авыл инде булган. Күптән түгел Урта Богалышның 400 еллык юбилеен бәйрәм итү, минемчә, ашыгычрак булгандыр. Чөнки киләчәктә аның «яше» күпкә олырак икәне ачылуы мөмкин. Һәм чыннан да, М.Муллануров шул ук «История Бугалыша» дигән китабында Богалишның килеп бу урынга утыруын 1438 елга туры китерә. Моның белән килешергә була, чөнки татар тарихчылары Уралда татарларның бик борынгыдан яшәүләрен исбат итәләр.
Урта Богалышның беренче нигез салучысы, ди М.Муллануров, Себер татарлары ягыннан килгән Богалиш исемле кеше. Моны хуп күрергә була, чөнки, беренчедән, күпчелек татар авылларының атамасы кеше исеменнән чыккан. Икенче яктан, Идел буендагы һәм Уралдагы татар-башкорт шәҗәрәләрендә мондый исем күренми. Димәк, ул Себер ягыннан булгандыр.
Урта Богалыш авылына шул ук елларда, бәлки бераз соңрактыр, Кленовской улусындагы Айтуган авылыннан вогуллар (мансилар) күчкән, дигән хәбәр булса да, монда шикләнергә урын бар: ни өчен вогуллар татар авылына күченделәр икән? Алар бит тайга халкы. Җитмәсә үзләре дә татарча аталган авылдан килгәннәр. Һәм чыннан да бу хәбәр дөрес түгел булып чыккан: Д.Исхаков Кленовской улусындагы вогулларның чын вогул түгел, ә вогул ясагын түләгән татар кешеләре икәне турында язган. Димәк, ул вакытларда вогуллар да, катлам буларак, үзләренә башка ясак түләгәннәр.
Урта Богалышта 1834 елгы ревизия буенча 291 ир заты яшәгән, Яңа авылда 75, Богалыш - Тамакта 144. Ә 25 елдан соң инде Урта Богалышта ирләр-хатыннар бергә 120 хуҗалыкта 821 кеше яшәгәннәр. Яңа Богалышта – 255 ( 46 йорт), Богалыш –Тамакта – 246 (40 йорт).
Күп кенә авыллардагы кебек, Богалыш буйларына да Идел буеннан күп кенә татарлар күчеп киләләр. Бу хәл бигрәк тә Явыз Иван Казанны алгач көчәя. Татарстанның Саба төбәгеннән зур төркем татарлар күчеп килүе билгеле. Шулай ук Каманың югары агымыннан урыслар тарафыннан туган җирләреннән куылган Эҗембай нәселе татарлары күчеп килеп, бер «аймак» булып утыралар (1585 ел). Күңгер татарлары да бер урам булып килеп йортлар салалар (1624 ел).
Авыл карты Мөфлихунов Габдельян әйтүе буенча, Урта Богалышта өч зират булган: типтәрләрнеке, күңгерләрнеке һәм Идел ягы татарларыныкы.
Яңа Богалышның (Яңа авыл, Новый Бугалыш) язмышы Урта Богалышныкы белән бергә үрелеп барган. Авыл картлары сүзе буенча, Яңа авылда башлап йорт салучы Уразмәт исемле кеше булган. Аның туганы Уразбай Урта Богалышта урнашкан.
Богалыш – Тамак (Усть – Бугалыш), бу авыл 1515 елга кадәр салынган булуы мөмкин, чөнки зиратта бер кабер өстендә куелган ташта шушы ел күрсәтелгән. Чыннан да мондый ташлар элек каберләр өстенә еш куелган. Анда әлеге мәрхүм турында нәрсәдер белергә мөмкин булган: үзенең, нәсел -нәсәбенең исеме, туган һәм вафат булган еллары һ.б. Хәллерәк кешеләрнең ташы да зуррак, зиннәтлерәк, тексты да тулырак итеп язылган.
Беренче бу урынга килеп утырган кеше Сыскы авылыннан Гайса дигән кеше булган.
Г ә й н ә, (Гайны), Пермь өлкәсендә, Кама елгасы яры буендагы шәһәр тибындагы поселок, шулай ук Әчит районындагы татар авылы.
Бу топоним (атама, исем) гәйнәләр (гайнинцы) дип аталган төрки телле, дөресрәге, татар телле халыктан чыккан. Гәйнәләр төньяк тарафында, Каманың югары агымында әле Идел буе Болгар дәүләте заманында ук (мең ел элек) яшәгәннәр. Хәзерге вакытта алар үзләрен татар дип исәплиләр.
Татар галимнәре – этнографлар, лингвистлар һәм башкалар гәйнәләрне я болгарлар нәселеннән, я болгар теленә күчкән угро – финн кабиләләре нәселе дип исбатлый.
Башкорт галимнәре исә гәйнәләр – татарга әйләнгән башкортлар дип саный.
Гәйнәләр турында бәхәс бару бу турыда күп кенә язма материал килеп чыгуга китерде. Мәсьәлән, татар галимнәре Д.Исхаков, М. Әхмәтҗанов, Д.Рамазанова, башкорт галиме А.Әсфәндияров һ.б. бу турыда күп яздылар.
Татар профессоры М. Зәкиев гәйнәләрнең борынгы Биармия дәүләтендә яшәгән Урал төркиләре икәнлеген яза.
Бу язманың авторының фикере шундый: дөньяда бер халыкның икенчесен йотуы, яңа халыкларның барлыкка килүе даими рәвештә бара. Бу – тарихи процесс. Шуңа күрә, күптән инде икенче халыкка әйләнгән үз халкыңның эзләрен эзләү файдасыз. Монда шуны гына истә тотарга кирәктер: кем дип исәпли бүгенге көндә үзен синең халкың, шул дөрес булыр, мари икән – мари, татар икән – татар, башкорт икән – башкорт. Әгәр дә татарлар үткән заманнарда татар булган халыкларны эзләп йөрсәләр, эш зурга китәр иде. Мәсәлән, элек татар булган урысларны саный башласаң, дистәләгән миллионнар килеп чыгар иде.
Гәйнә турында язгач, якындагы Гәйнәне дә онытырга ярамый. Әлбәттә, башкорт галимнәре дә, татарлар да Әчит районындагы Гәйнә халкын Кама буендагы Гәйнәдән күчеп килгән халык дип исәплиләр. Ләкин бу турыды төгәл документлар юк шикелле, һәрхәлдә бу юлларның авторына алар билгеле түгел. Билгеле булганы шул ки, 1834 елда Гәйнә авылында 13-14 йортта 99 кеше яшәгән. Алар үз җирләрен биләгәннәр. Ә 1859 елда инде 39 йортта 234 кеше яшәгән. Монсы документта инде алар «кертелгәннәр» (припущенники) дип язылганнар. Ләкин җирне кемнән алулары билгесез. Авылның төзелү вакытын якынча гына билгеләргә була.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Урта Уралдагы Татар Атамалары - 5
- Büleklär
- Урта Уралдагы Татар Атамалары - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4031Unikal süzlärneñ gomumi sanı 176629.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.43.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Урта Уралдагы Татар Атамалары - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4588Unikal süzlärneñ gomumi sanı 182729.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.42.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.50.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Урта Уралдагы Татар Атамалары - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4464Unikal süzlärneñ gomumi sanı 188827.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.41.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Урта Уралдагы Татар Атамалары - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4347Unikal süzlärneñ gomumi sanı 155732.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.46.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Урта Уралдагы Татар Атамалары - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4216Unikal süzlärneñ gomumi sanı 160033.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.48.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.55.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.