🕙 1 minut uku

Урман - Һади Такташ

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 129
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 100
58.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
73.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
78.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Урман.
  Анда давыл симфониясе,
  Анда үзенә башка тавышлар,
  Анда кыргый кошлар,
  Ач бүреләр җырлый,
  Анда шаулый куллар, камышлар...
  
  Урман.
  Бер агачтан күчеп бер агачка,
  Азык әзләп очкан сандугач
  Адашкандыр, бәлки,
  Ул урманда,
  Мескен,
  Кайда кунар инде, тән булгач...
  
  Урман.
  Яфраклы төн.
  Урман -
  Зәңгәр төтен.
  Яздыр әле анда
  Һаман да...
  Урман.
  Читләрендә аның әнкәй арыш урган,
  Ләкин башкаларга...
  Мескен...
  Үзе ачтан үлгән соңыннан.
  
  Миннән хәзер ерак булган,
  Минем көтү көтеп йөргән урман!
  Сәлам сиңа сөйгән улыңнан!
  Синең бөтен җирең минем хәтердә;
  Сагынсам да сине,
  Яратсам да сине -
  Кайта алмыйм әле хәзергә.
  
  Урман!
  Сагынсам да, синдә тиз булмам.
  Юлларымның башы синдә, урман!
  Яшълек көнем синдә узган!
  Синең яланыңда
  Әткәй китте аклар кулыннан.
  
  Урман!
  Мин, партизан, сиңа кайтырмын!
  Кайтырмын бер килер көннәргә;
  Тик көтүче булып түгел,
  Ә инҗенер булып эшләргә!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.