Latin

Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 07

Süzlärneñ gomumi sanı 4207
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2160
37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Чәйләре төгәлләнеп килгәндә инде Хәнифә Галиевна үз улының бәхетенә насыйп булырга тиешле Кәримәнең кемлеген тәмам ачыклап өлгерде. Аны хәзер Сабира кызыксындырмый иде. Газизчиге дә кемне сайларга белгән бит — асыл кошка үрелгән. Зиһене дә камил, укуы хактан да «бишле», чибәрлеге дә бер кашык су белән йотарлык сурәттә, акылы да камил, таланты да бар! Җитмәгән җире юк. Аның әле шигырьләр язуы нинди яхшы. Күренеп тора — күңеле саф, йөрәге чиста. Мондый асыл кош аларның фатирына үз канатлары белән очып кергән икән, чыгардым юк инде! Кешегә әрәм итәләр, димени? Акыллы шул улы, Газизчик, бик акыллы! Илдә бер! Һичбер генә дә кыз дип, хатын дип баш катырмады. Насыйбын көткән икән, насыйбын!
Ә менә бу көнче күбәләк Сабира белән нишләргә? Араларына керәчәк аларның, йөрәк бәгырьләренә үтәчәк. Аны бит фатирдан өреп чыгарып та булмый. Бергә укыйлар. Аягына чалыначак.
Шушы уйларында аптырап алган Хәнифә Галиевнаның йөзенә шат елмаю йөгерде. Ул инде бер-бер фикергә килеп өлгереп, бу кыен хәлдән чыгу әмәлен дә табып алырга җитешкән иде.
Шунда улы Газизчик белән Кәримә дә кайтып керделәр. Сабира алдында сер бирмичә, Хәнифә Галиевна алар белән үзен гадәттәгечә коры тотты. Аның болай үзгәрүе һичшиксез файдага гына иде. Сабира үзе белән аның ихластан сөйләшкән булуын төшенде, хәтта:
— Рәхмәт, Хәнифә Галиевна!— дип, тыныч күңелдә бүлмәсенә кереп китте.
Хәер, Газизчик тә өстәл янына килмәде. Хәнифә Галиевна да улын Кәримә янына чәйгә чакырасы итмәде. Үз бүлмәсендә ябылып алган Газизчик тыныч кына бер көйне скрипкәсендә уйнап җибәрер дип берсе дә көтмәгән иделәр. Ул «Тәфтиләү»не башлады, авырлык белән, озаклап эзенә керде. Өченче тапкыр башлаганында гына көйне ахырына кадәр ерып чыкты. Бу юлы ул бик тә матур, моңлы, үтемле килеп чыкты.

IV
Сабираның үзгәрүе Хәнифә Галиевнаның күңелен боза башлады. Ул юктан да Кәримәне яманлый торды. Эченә сыя алмый башлады. Әмма Газизчиккә карата мөнәсәбәте артыгы белән яхшы булу гына хуҗабикәне орылып бәрелүдән саклап калды. Хәнифә Галиевна ничек тә хәйләсенә керергә, җаен табарга тырышып карыйсы итте. Юк исә, Сабира бүген Кәримәгә ташланса, иртәгә Газизчиген алдарга яки пар күгәрченнәр кебек була барган кыз белән егетнең араларын бозып куярга да мөмкин иде. Шунда берәр яшь җилкенчәге дә кызыкмый бит үзенә!
Хәнифә Галиевна уйлавынча, Кәримә белән Газизчиге арасында Таһир һәм Зөһрәнеке кебек гүзәл бер мәхәббәт агачы үсеп, чәчәккә төренеп килә иде. Ул инде аңа кырау да төшерттермәс, салкын җилләрне дә тидертмәс. Бердәнбер улы Газизчик өчен бүген җанын фида кылса да кызганыч түгел!
Ә менә Сабира? Һай зәһәр дә инде теле. Әле кичә генә, университеттан кайтып та керде, Кәримәнең юклыгыннан файдаланып, шунда ук:
— Тагын бүген шагыйрь Фәхри Хисамига киткән ул! Аның белән мәхәббәт «крутит итә»!— дип, авызын алагаем ачып сөйләнеп торды, юньсез кыз!
Шагыйрь белән шагыйрә арасында әллә ниләр дә булырга мөмкин, анысы. Әмма шушы кадәр сабыр, шушы кадәр сагышлы, шушы кадәр бәлале, шушы да кадәр кешелекле Фәхри Хисами кебек, илле алты яшьлек карт әдип ул унтугызы да тулып җитмәгән кызга бәйләнмәс тә, аны бозып та йөрмәс! Монысын инде Сабира белмичә-аңламыйча сөйли, эт җан икәнлеген яшерә алмавыннан гына бу.
Инде дөньяның хикмәте ачылган да сыман тоела башларга мөмкин иде. Шушы соңгы ай эчендә Хәнифә Галиевна үзгәрде дә куйды. Моңа кадәр шәһәреңне бер үзе яулап алырдай булып йөргән хатынның көтмәгәндә бөтенләй дә тынычланып, эче тулы гаугалы, гамьле кешегә әверелеп калуы, җитмәсә кибеткә дип чыккан җиреннән берни дә алмыйча, күңеле югалгандай кайтып керүләре, уйлы һәм сабыр зат иясенә әйләнүе электән аны белгән танышларын хәйранга калдырды. Мондый галәмәтләрен берәүләр мәрхүм ирен сагынуына нисбәт итсәләр, икенчеләр аның иртә картая баруы белән бәйләделәр. Әмма ул үз улы хәсрәтендә иде. Кайсы ана асыл йөрәк җимешен бәхетле итеп күрергә теләмәс иде икән?
Газизчиге соңгы вакытларда бөтенләй дә сөйләшмәс булды. Ул елмаеп йөри бирә, көн дә скрипкәсен төрле сәер көйләр белән елата. Кәримәнең дә аның мәхәббәтен инкарь итмәве әнкәсенә мәгълүм. Әмма тулы бәхет өчен кемдерме, нидерме комачаулый. Әллә Сабираның күңелеме, әллә кызның яше бары тик унтугызга гына килеп җитеп маташумы — билгесез! Әгәр Газизчигенә кызның үсеп, өлгереп җитүен көтәргә туры килсә, ул моңа да риза, югыйсә. Нинди комачаулык бар соң? Шул Сабираның авыр күзе, ачулы теле генәме?
Хәнифә Галиевна мең кат үлчәде-үлчәде дә, бер фикергә килеп, ике туган сеңлесе Гөлшат Фаиковнага барырга, кирәк икән, хәтта гозерләнеп сорарга кирәк дигән нияткә килде. Аларның аралары бер вакытта да салкын яки җылы булмады. Ә бу юлы Хәнифә Галиевнаның нечкә мәсьәлә белән аңардан башка һичкемгә барасы килмәде. Хәер, аны аңларлык башка кеше табылыр идеме соң? Казанның зурлыгы, эче тулы халык булу — бер нәрсә, ә менә аның йомышын хәл итәрлеген көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмаячак.
Хәнифә Галиевнаның бәхетенә сеңлесе Гөлшат Фаиковна өендә, сау-сәламәт яшәп ята иде. Яшәп ята, димәктән — шушымы инде дөрес сүз? Гөлшат Фаиковна биш ир бала анасы, җитмәсә өрлек кебек ире гомер буе баш та бирә белмәде, каршында билен дә бөкмәде. Аңа хатыны кол иде. Малайлары да әткәләренә охшап, хатын-кызны санлый торганнардан түгелләр инде. Башкача була алмый. Шулай итеп, Гөлшат Фаиковна аларның колы булып, аш әзерләп, киемнәрен юу, йорт-җирне чиста тоту хафасында гомерен уздырырга хөкем ителгән иде шул. Өлкән уллары утызга җитеп бара, ә өйләнәм дип әйтми. Энекәшләренә өлге инде ул. «Типсәләр — тимер өзәрлек» егетләр булып беткәннәр, кызларны бияләй урынына гына алыштырып торалар дип Хәнифә Галиевнаның ничә ишеткәне бар иде, хак, ахрысы? Аталарына охшаганнар, аталарына, бер дә башкача түгел!
Хәнифә Галиевнаны сеңлесе аһ итеп:
— Абау, апам-җаным, мине дә исеңә алыр көннәрең бар икән,— дип каршы алды.— Әллә безнең Газизчигебез өйләнәме? Туйга чакырырга килдегезме?
Вакыт иртәнге як иде. Ял көне. Алар яныннан әүвәле бер уллары, аннары икенчесе, өченчесе, һәммәсе дә берәмләп исәнләшеп, чалбар-майкачан гына узып-сүтеп алдылар. Аларның үзара охшашлыклары бер гаҗәп, әмма аналарын игътибарга алып, санга кертеп аптырамаулары — икенче.
— Безнең малайлар шундый инде алар! Малай кешеләр кебек чукынчык балалар юктыр ул,— дип әнкәләре Гөлшат Фаиковна сөйләнгәләп тә өлгерде.— Бер кыз да алып кайта алмадым бит, кул янымда ярдәмче булыр иде!
Хәнифә Галиевна үзен тыныч тотты. Карашны югарыдан карауга көйләп куйган иде инде ул, эре кыяфәттә:
— Нәрсә, сеңлем-җаным, инде бу йортта мине түргә чакыру да юкмыни?— дип сорады.— Ярты сәгать ишек төбендә басып торам бугай?..
Гөлшат Фаиковна аның бу сүзләренә дә аһ итте. Көтелмәгәндә килеп кергән апасы алдында ул тәмам югалып калган иде. Зиһенен җыярга өлгерә алмыйча газапланды. Аннары гына, Хәнифә Галиевнаның күзләреннән сагыш һәм моң галәмәтләрен күреп өлгереп, йөрәге хафага төшкән хәлендә:
— Апам-җаным, апам-җаным!— дип, аңа түргә, кухня ягына узарга юл күрсәтте. Бу вакытта җилкәсенә эленгән тастымалы төшеп китеп аптыратты, аяклары алга-артка атлый алмыйча гаҗизләделәр.— Аякларыңнан салып торма! Шул көйгә генә кер, апам-җаным! Мондый үкчәле башмаклар белән шәһәрдә йөрүләре җайсыздыр бит?
— Бик җайлы, бик килешле!
Хәнифә Галиевна сеңлесенә түфли-башмак мәсьәләләрен тикшерергә килмәгәнлеген сиздерергә бер дә онытмады. Күңеле һаман да катгый аһәңдә калды. Аңа бу юлы:
— Минем мондыйларны кимәгәнемә дә бишбылтыр инде,— дип сеңлесе зар итеп маташса да, апасының авыз читендә аз бер елмаю кисәге генә күренеп калды. Мыскыллау сүзләре буларак әйтелергә тиешле фикерләре шул йөз үзгәреше эчендә онытылып калдылар, ахрысы. Хәнифә Галиевнаның түргә узуы гүяки хөрмәт күрсәтүе сыман тойгы эчендә барды. Үзеңнең ахмак икәнлегеңне сизенеп тә, башкаларга баш җитмәс биеклектәмен итеп дәрәҗәңне белдерә белү — зур сәнгать, мәртәбә һәм рух көче таләп итә. Хәнифә Галиевнамы шуларны белми? Аның акылы, татар кешесенә хас булганча, алдан йөри. Марҗа хатынымыни ул, әүвәле алданып, аннары сукыр күздән тәүбә яшьләре агызып җанын аптыратырга?
Икетуган сеңлесе Гөлшат Фаиковнаның торган җире төзек, кадагы да урынында, тактасы да яхшылап сырылган, идәннәре дә җепкә-җеп тартылган иделәр. Йортта ир кулы барлыгы да сизелеп тора шул. Әмма хатын-кыз мәсьәләсе монда чыннан да чишелмәгән, табак-савытлар, өстәлләр юылган-сөртелгән исә дә, оны-бәрәңгесе-ите — башкасы тарау ята иделәр. Җитмәсә өстәл янына беркетелеп куелган ит тарткыч та эшен башлаган да ташлаган кебек буялып басып тора.
— Апам-җаным, бик вакытлы әле килүең дә, менә бит, пәрәмәч пешерергә итеп тора идем. Малайлар тормый да тормыйлар, итемне дә тартып бирмиләр. Менә хәзер пәрәмәч тә өлгертербез, бер килгәч-килгәч инде...
Хәнифә Галиевна ваклыкларга бирелмәде. Тарттырырга дип кискәләп куелган табагы белән ит, ун-унбиш баш суган, ярты капчык өеме генә булмас — иләнгән он, тугылар өчен ватылган ничә дистә күкәй һәм аларның кабыклары, өч литрлы банка белән сөт — болар барысы да бер хатынга көне буена җитәчәк эш иде.
— Син, сеңлем, мине булышыр дип көтмә. Үземдә дә, улымны, аның янына ике кызны асрап, гомерем камыр-боламык эшеннән чыкмый!— Ул махсус шулай сөйләнде. Кызларны да сүз арасына юри китереп кыстырды. Кайчан да булса бер аларны теленә алырга һәм шуның өчен махсус килгәнлеген әйтеп аңлатырга тиеш иде ул. Менә бит, җае үзеннән-үзе ип килеп тора. Эшнең җебен акрынлап, очыннан башлап сүтә торуың хәерле шул.
— Кызларың булгач, синең яшәвең дә гөл бакчасында сандугач сайрату белән бер инде, апам-җаным, аны да сүз дип сөйләгәнче!..
Гөлшат Фаиковна электән телгә оста булса да, зиһендә сак түгел иде. Моны белгән апасы: «Каптыңмы, хәчтрүш!»— диярәк әлбәттә уйлап куя ала. Йөзенә мыскыллы елмаю билгеләре юктанмы чыктылар?
— Чәй куярга кирәктер?.. Кая соң әле чәйнегем?..
— Әйдә, чукынма әле, калдырып тор чәеңне! Мин озакка түгел!— диде, тәмам коелып төшкән Гөлшат Фаиковнаны бөтенләй дә бетерергә җыенгандай Хәнифә Галиевна, буш урындыкка кулындагы авыр төргәген куеп, сумкасын эләргә урын эзләп.— Беләкләремне өзеп төшерә яздым. Хәсрәт. Чемоданга тутырып алып килсәм ни иде? Казан буйлап, адәм көлдереп, кәгазь капчык асып йөр инде, Арча хәерчесе кебек...
Аның бер башлаган сүз белән ярты дөньяны әйләндереп китереп сөйләшә белү куәте ни җитте хатыннарны да аякларыннан егу көченә ия булганлыктан, Гөлшат Фаиковнаны тагын ике кулсыз калдырдылар. Ул бүгенге көндә апасын олы хәсрәте йөртүен, монда туйның да, башканың да катнашлары булмавын, акылына барып җитеп, шунда гына аңлады бугай? Хак сүз ул, туганың сине Казан читенә кадәр яхшы хәбәр белән эзләп килмәс, адәмне хәсрәт олы юлларга чыгара!
— Монда улымның бер-ике киеп калдырган киемнәре иде,— диде Хәнифә Галиевна,— ул кадәр ир гуртын киендерергә синдә Әндери казнасы юктыр? Шикләнмәсеннәр! Биби Шәрифәсенә биреп, өрфия яулык хисабына юдырттым. Бик тә чиста иткән, май аеның хуш исләре белән аңкыткан. Кайсы улыңа да төс булыр, киеп йөрсеннәр әле шуларны, дидем!
Әмма төргәкне ул чишеп маташмады, өстәл читендә торган чәйнекне күреп алды булса кирәк, тагын да йөзенә елмаю йөгерде. Аның күз карашына иярергә өлгергән Гөлшат Фаиковна исә шул якка борылып карады, майга пешкән пешекчедәй сикереп куйгандай булды һәм, ашкынуга күчеп, олы чуен тимерле яңа керогаз янына килеп, аның филтәсен күтәрә төште, җылынып утырган майлы таба урынына чәйнекне утыртып:
— Гомергә бер килгәндә дә ашымнан-чәемнән өстен булып, мине ким-хур итеп китмә инде, апа җаным!— дип сөйләнеп алды.— Менә хәзер пәрәмәчләрне дә булдырам. Алар минем бик тәмле пешәләр. Атчы Хафизулладан май да алган идем, Арча хатыннарыннан каймак та китерттем. Нигә шушы кадәр сыйлы булдым әле, дисәм, синең, апам-җаным, кунакка төшәсең булган икән,— дип, кыска гына әйтелергә мөмкин сүзне озынга алып сөйләп аптыратты.
Әгәр дә пәрәмәчләрнең җитешүен көтсәң, монда кичкәчә гомере үтәчәген уйлагандыр инде? Хәнифә Галиевна чәйгә генә риза буласын белдереп:
— Өйгә кайтасым бар, сеңлем,— диде, шулай да өстәл янында тәмам җайга килеп шунда ук иркенәеп, өендәгечә утыру рәвешенә кереп һәм, сумкасын алдына салып, аннан кулъяулык чыгарып, күз яннарын сөртеп алып.— Ял көннәре Газизчигемә үзем пирог-мазар пешерерменме әллә дигән идем. Озаклый алмам. Эшләрем барып чыкса, йомышымны кире какмасаң, сеңлем-җаным, әле болай гына калмам, йортыгызга тагын аяк басармын!
Кулъяулык мәсьәләсенә килгәндә, монысы да алдан уйланылып, кайчандыр Гөлшат Фаиковна тарафыннан бүләк ителгән, алып куелу сәбәпле, сандыкның ян тартмачыгында үз вакытын көтеп сакланып калынган затлы истәлек иде. Исәптә хисап була, дигәндәй, аның да файдасы тиде. «Әллә апам елый инде?»— дип аһ итәргә җыенган Гөлшат Фаиковна үз бүләген танып өлгергәндер — йөзен нурга күмде. Хәер, аның күңеле үзгәрүгә апасының зур хәсрәт белән түгел, йомыш артыннан гына йөрүен белүе дә тәэсир иткәндер әле? Яшермәде, башына ул мең төрле уйлар кергәнен хәләл теле белән әйтеп тә бирде:
— И апам-җаным, синең кебек зур кешенең сүзен тыңларга туры килер инде,— дип, ашыгып сөйләп, алдан вәгъдәләп тә өлгерде. Хәнифә Галиевна нинди уй белән йөрүен белдерер вакыт җиткәнлеген аңлады, Гөлшат Фаиковнаны гаҗизләүдән туктарга, эшне аңлатып бирергә булды. Әүвәле сүзне ерактанрак алып, фатирчы ике кызы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аннары Газизчигенә, аның мәхәббәт утларында хаксыз көюләре, әнкәсенең моңа йөрәкләре әрнүләре хакында затлы кыйсса бәян итте. Сөйләгәне алдан уйлап куелганнан да тәэсирлерәк килеп чыкканын тоеп, тагын мавыгып китүе аркасында Сабира да, Кәримә дә изге хури кызларына әверелдерелделәр. Мескен Гөлшат Фаиковнаның хәлләре китеп алды. Дөньяда мондый кешеләр дә булалар микәнни дигәндәй исләре таралганлык билгесе рәвешендә күзләре маңгаена менде, кулындагы өстәл тастымалы аяк астына шуышып төште.
— Менә шул иде, сеңлем-җаным,— диде Хәнифә Галиевна, үзе дә тәэссорат коллыгында калган хәлендә, хикәяләвенә, чыннан да шулай икән бит диярәк, тәмам ышанып бетеп.— Газизчигем, йөрәк парәм, арадан шуларның берсенә, сөрмә күз, бөдрә чәч Кәримәсенә гашыйк булды да... Үзен харап итмәгәе дип куркам. Араларына сары көнбагыш Сабираның көнчелек күләгәсе төшә бит, сеңлем-җаным!
«Мин нәрсә эшли алырмын икән бу хәлләрдә?»— дип әйтергә теләгәндәй, әмма зиһене сүзләрнең тәртибен югалтып, Гөлшат Фаиковна бөтенләй дә эчсез-тышсыз калды. Ярый әле Ходайның бирмеш бәрәкәте чәйнек яңа керогаз өстендә шаулап кайнап чыкты да, дөньяны яулап алырдай куе пар ата башлады.
Чәй эчү гамәле татарның бөек бәхетенә бер өстәмә итеп насыйп кылынган сөенече инде ул, анысы. Әмма моңа керешкәнче, апаның сеңелгә аталган йомышы хәл кылынырга тиеш иде.


V
Атна да үтмәде, кич булды дигәндә, Хәнифә Галиевнаны аһ иттереп, ишек төбенә чәчәктән-чуктан, гөлдән-җимештән әле генә өзелеп төшкән ике затлы егет килеп тә бастылар. Болар аның сеңлесе Гөлшат Фаиковнаның әле яңа егермесе генә тулган Шәрифе һәм Газизчиккә яшьтәш тиешлерәк улларыннан Гариф иделәр. Икесенең дә олы кара арыслан күзләре, бөдрәләнеп торган чәчләре, бит алсулыклары, җитмәсә энәдән-җептән киенгән булулары, башларындагы Казан егетләрендә яратылып өлгерелгән киң кырлы фетр эшләпәләре, кара плащлары, ак якалы галстуклы күтәренке муеннары, алыптай гәүдәләре — һәммәсе-һәммәсе бергә аларның дөнья йөзендә сирәк очрарга тиешле адәми хикмәтле затлардан икәнлекләре хакында сөйли иделәр. Болар янында сөекле Газизчик әлбәттә кәҗә сыйрагын кимереп яткан көчек сыман гына тоелачак. Кешеләр арасындагы каш ясыйм дип күз чыгару галәмәте дигән нәрсә шушы буладыр инде ул?
— Исәнмесез, Хәнифә Галиевна!— диделәр болар, килеп керешкә үк, Берлинны алган егетләрчә күкрәкне киң тотып.
Төшемме-өнемме дигән хуҗабикә артка чигенергә мәҗбүр булды. Эшенә чумган Гөлшат Фаиковнаның елмайган йөзе, Биби Шәрифәсеннән өрфия яулык бәрабәренә юдыртылган, улыннан калган, әмма зат итеп илткән бетеш киемнәре, ярты Казанны уңымда, калганын сулымда тотам дигән олы өметтәге уйлары күз алдыннан берәм-берәм йөгерешеп үтәргә тиеш иделәр. Сурәтләр артыгы белән күп булып, ахрысы, ул аңаша алмыйча торгач, егетләр тагын да:
— Хәнифә апа, без Гөлшатның уллары Гариф белән Шәриф булабыз!— дип, авызларын еруны куймыйча, ямь белән әйтеп алдылар.— Менә сезнең хәлләрегезне белергә кереп чыгасы иттек. Әнкәй сәламнәрен җибәрде!
Шунда энесенә кул аркасы белән генә Гариф төрткәләп алды да:
— Әнкәбез сезгә күчтәнәч тә җибәрде әле,— дип, борынына кадәр тутырылган сары күн сумка суздырды. Аннан әле дә суынырга өлгермәгән пәрәмәчләр исе килә иде. Хәнифә Галиевна сумканы ирексездән кочагына алды.
Шунда, Ходаның рәхмәте, Газизчик тә кайтып керде. Егетләр үзара сөенешеп күрештеләр. Курыкканнан гына Гөлшат Фаиковнаның уллары әллә кемнәрдәй күренгәннәр икән, әнә бит Газизчикнең дә алардан бер кайтыш җире юк. Тик менә җилкәләре генә таррак сыман икән!
— Әнием, нишләп минем братларымны ишек төбендә тотабыз? Түргә үтик, егетләр!— дип, Газизчик шунда аларга өске киемнәрен салырга булышты әле җитмәсә. Күренеп тора, бик тә куана иде ул.
— Әнием, әллә тәмле пәрәмәчләр пешергәнсең инде? Мең ел ашаганым юктыр сыман ачыкканмын! Сый янына кунакларыбыз да бар!— дип тә әйткәч кенә, Хәнифә Галиевна үз уйларыннан айнып, күчтәнәчле сумканы кочаклаган хәлендә кухня ягына ашыгып кереп китте. Шунда гына аның сулышы урынына утырды. Хәзер бөтен курыкканы фатирчы кызларның вакытсыз кайтып керүләре белән бәйле иде.
Әмма кирәкмәсне уйларга ярамый шул ул — алдыңа килә дә баса. Монда да нәкъ шулай булды: егетләр түргә узарга гына атлаганнар иде, Кәримә белән Сабира, ике затлы фәрештә, тавышларын:
— Без кайттык!— дип, көлешә-көлешә көмеш кыңгыраудай чәрелдәтеп килеп тә керделәр. Өйдә чибәр егетләрне күреп, дөрес ишектән узмадык, ахрысы, дигәндәй як-якларына карангалап алып, ябылырга өлгергән җиңел йозак келәсенең «келт» итүеннән соң, шым булып, телсез калдылар. Күзләренең аптырашта ачык торуы, кызыл чия иреннәренең дерелдәп алуы, йөзләренең агарынып та китүе шушы кара һәм сары чәчле яшьлек гөлләренең балкышына тагын да күркәмлек һәм каләм язып бетәрә, адәм хис итәргә өлгерә алмаслык гүзәллек өсти иделәр.
Егетләрнең күңелләрендә хәйранлык күренеп, йөзләрендәге нур балкышын яңача төсләрдә көчәйтеп җибәрде. Йөрәкләре дә аһ иде, ахрысы. Әмма завод эшендә катыланырга өлгергән Гарифның зиһене тиз ачылды. Ул әллә көлеп, әллә сокланып:
— Ну Газиз туган, син җәннәт хурилары белән яшисең икән шул, малай!— дип әйтеп куйды.
Аның бу сүзләре арадагы югалып калу һәм урнашып өлгергән тынлык пәрдәләрен телде дә төшерде. Егетләр Газизчикнең бүлмәсенә юнәлделәр, кызлар, өске киемнәрен салып, үз бүлмәләренә мыштым гына чумдылар. Әмма аларга анда озак калтыранып куркышып, мәхәббәттән котлары калмыйча тоткарланып торырга насыйп түгел иде.
— Кызларым, сез кая?— дип, кухня ягыннан аваз салды Хәнифә Галиевна. Аңлашыла, кунаклар да булгач, кичке ашны хуҗабикә үзе яши торган зал ягында зур өстәлгә яптырачак. Мондый катлаулы эшләрне ул бер башына гына башкарып чыгарга теләми, фатирчыларын электә дә йөгертә белә торган иде.
Сабира бүген өлгеррәк булып чыкты. Ничә көннәр авырганнан соң, Кәримәнең вакыт-вакыт хәле дә киткәләп алучан була башлады. Җитмәсә затлы егетләрнең күз карашлары аның да йөрәген ук кебек үтәли тишеп, уттай яндырып үткән. Күңеле урынына утыра алмыйча гаҗизләде. Әмма, ни хикмәт, бу минутларда аның акылы ныклы иде, гыйшык дәрьясының тоткыны Фәхри абыйсы Хисамины да, биек мәртәбә бастионыдай үзен горур саклаган кызның күңелен байраклар күтәреп яулап ала баргандай тоелган Газизчик абыйсын да, теге ике затлы егет арысланнарын да аның зиһене бәхет төймәсенә салып санга кертергә, намус бизмәнендә берәмләп үлчәргә булдыра алыр, әлбәттә. Шулай да андый исәп-хисапны уена кертергә аның башына килмәде. Хәтерендә бары тик сагыш тулы күзләре белән яктырып шагыйрь абыйсы гына йөренде. Бу аңа тынычлану өчен ныклы җирлек иде.
Кәримәнең булышырга килергә ашыкмавы Хәнифә Галиевна өчен кулай булып чыкты. Ул шунда ук Сабираны мәхәббәт тойгыларына ымсындырып куярга өлгерде. Артыгы белән җылы мөнәсәбәт күрсәтеп куйса, кызны шиккә дә саласын аңлап:
— Әле бу атнада гына икетуган сеңлем Гөлшат Фаиковнаны күрергә дип барган идем. Матур яшәп яталар. Аллаһыга мең шөкер! Сиңа да сөйләгәнем бар, беләсең инде, кызым!— дип башлап алып, сүзен махсус җайлап-җайлап китерә биреп, теләгендә саклаганын белдерде дә куйды:— Менә шунда, мин тиле, фатирчылар булып ике чибәр кызымның да бездә яшәүләре белән мактанып куйганмын. Бигрәкләр дә сине, Сабирам, сине инде, зурлап, дөресләп-матурлап, кадерлем итеп берничә кат телгә алдым. Әнә бит, мәлгуньнәр, килеп тә җиткәннәр, әнкәләренә сөйләгәннәрне ишетеп торганнар инде болар! Аларның икесе дә ут кебек, тормышның терәге булырлык егетләр. Бигрәк тә өлкәнрәге, Гариф дигәне, заводта зур эштә, уч тутырып акча ала. Әллә сиңа яшьрәге ошыймы?
Сәясәт гыйлеменнән яхшы хәбәрдар ханым өчен инде бу көнгә унтугыз яшендәге кызның акылын хәйлә төтене эчендә калдыру берни дә түгел иде. Әмма ул, һәр эштә чама барлыгын тоеп яшәгәнлеге сәбәпле, бу сөйләшүне дә табигый агымга көйләргә ният итте. Хәзер Сабира, авыл мокыты, авызына су кабачак, күңелендәге серен чишмәячәк инде!
— Миңа да өлкәнрәге күбрәк ошады, Хәнифә Галиевна,— дип, шунда ук шушы сары чебеш әйтеп алсын әле! Хуҗабикәнең йөрәге валерьянка сорагандай тартылып куйды булса кирәк, кабаланган җирендә ул, тынын алыштыра алмыйча, хәрәкәтсез калгандай булды.
Бу Сабира дөньядан үзенә дигәнен алачак кына түгел, хәтта галәмнең рәхәт бәхет бишегендә ятарга хаклы кызыдай үзен тотарга әзер икәнлеген күрсәтеп, Хәнифә Галиевна каршында көтелмәгәнчә борынын югары чөеп йөренә башлады, җитмәсә:
— Энесе дә начар кебек күренми, шук егеткә охшаган!— дип, үз алдына шаян елмаеп та алды.
Боларын ук көтмәгән хуҗабикә, тәмам сагаеп калып, сәясәт утын әлегә сүндереп торырга, Газизчиген мондый бәлагә тармауда котларга ашыгырга тиеш иде дә, яннарына Кәримә кереп җитте һәм:
— Өстәлне хәстәрләп тә бетергәнсез икән, шул ара эчендә... Һай өлгерләр!— дип аларны мактап кына әйткән иде:
— Ялкау уянганчы көн үтә, төн җитә!— диярәк, Хәнифә Галиевна аңа битәрләү сүзен ташлады.
Хуҗабикәнең уенда әлбәттә сәясәт иде. Кәримәнең егетләр күргәч тә йомшарып китмәвен теләүдән шулай әйтте ул. Әмма кыз алай кабул итмәде.
Кәримәнең кадере белән бергә кәефе дә китте. Бу хәл аның йөзендәге гүзәллек нурларын бераз киметә төште. Әмма хуҗабикәнең сары әрсез фәрештәсе Сабира тагын да матуррак балкый алды. Бу хәл исә кунакларны һәм Газизчикне эсселәтми-суытмый өстәл янына китерү өчен иң кулай минутларның берсе иде.

VI
Мәҗлес көтелгәннән дә яхшырак һәм күңеллерәк узды. Кунак егетләренең икесенең дә күзләре Сабирада иделәр. Кызларның күңелләрен көйләүдә маһирлыкның алтын медален алган бу егетләр үзләрен бик тә ипле, итагать ияләре, хөрмәт хуҗалары итеп тоттылар. Башкалар өчен ул хәлләр ниндидер театр уенын хәтерләтсә, Сабираның бәхет канатлары чиксез галәмнәрне иңләп, күз күрмәгән, хыял ирешмәгән сәгадәт диңгезенә таба оча иде. Чак кына Шәриф тыелып калса, Гариф телгә күчеп, аннары кабат олысын кечесе, кечесен олы алыштырып, кызның күңел кошын бер дә җиргә төшерми, болытларда кат-кат йөздерделәр. Шунда, бу уеннан хәбәрдар булмаган Газизчик, аларны бераз тынычландырырга теләп:
— Монда безнең Кәримә дә бар бит әле, егетләр!— дип әйтеп куйды. Аның бу сүзләрен ишетеп алган Хәнифә Галиевнаның әлбәттә җитмеш җиде җене берьюлы котырынгандыр? Әмма улын ул башкалар алдында: «Мокыт, алама тәре!»— дип битәрләргә базмады булса кирәк. Бары тик:
— Кәримә кызыбызга да бик күңелле, улым,— дип кенә әйтеп өлгерде. Әмма Шәриф, уенда могҗиза күрепме:
— И-и, монда, Хәнифә апа, тагын бер кызыгыз бар икән, аны онытып җибәргәнбез... Гафу итә күрегез, туташ!— дип, ят бер инкари караш белән Кәримәгә карап куйды.
Аның бу сүзләре Сабирага серле хикмәттәй ошадылар һәм ул, инде ике ел буена җыелып килгән ачуын чыгарыр хәлдә, көнчелек катыш мыскыллы күз карашын иптәш кызына юллап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Бусы ук артык иде. Шунда Кәримә өчен мөгаен дөньяны су баскан да, күкләр җимерелеп төшкән кебек тоелгандыр? Шагыйрә бит, күңеле мыскыллауны күтәрә алмый, урыныннан калкып:
— Хәнифә Галиевна, минем башым авыртып тора,— диде дә, шуның белән рөхсәт сорагандай өстәл артыннан кузгалып, үз бүлмәсенә таба йөгереп диярлек чыгып китте. Хәзер бу бала әлбәттә мендәргә капланачак, үксеп-үксеп елый инде!
Шунда ярты Казанны уң кулым белән тугылыйм, ярты Казанны сулы белән бутыйм дигән мәртәбәсен югары санап йөргән хуҗабикә дә аптырашка төште. Сеңлесенең улларына хәйран иде ул. Бу егетләр адәм дигән затны ничекләр уйнатырга кирәк икәнлеген аңа күрсәтеп алдылар. Ханымның акыл бәрәкәте энҗеләре сакланучы баш сандыгының капкачы парланып өлгерде. Ул үзен могҗиза урманында адашып калган бала сыманрак хәлгә төшкәндәй тоймый булдыра алмады. Болар янында үзенең чүп кенә булуын аңлавы вәкарен һәм мин-минлек кикрикләрен шиңдерде. Ул да кузгалды, җәһәтрәк кухня ягына чыгу юлына басты. Шунда авызын иләк ясап, Сабираның бәхетенә сокланып утырган мокытына төртеп аласы килде. «Бар, Газизчик, бу уен сиңа түгел, Кәримәң янына кер!»— дип чак кына әйтеп ташламады. Ә мөмкин иде. Әмма шунда күзләре Сабираның биленнән алырга үрелгән Гарифның кулларын күреп калырга өлгерде. Барган адымнарын акрынайтып, беразга туктыйсы итте. Уймак чыккан уенга шик төшерү эшенә керешмәскә тиешлеген фикер итте. Мәгәре бу егетләр таш йөрәкле Сабираны да эретүгә, аның күңел кошын канатландырып, үз ятьмәләренә кертергә ирешкәннәр икән, менә башка, хискә йомшак хатыннар-кызлар белән нәрсәләр эшлиләрдер бит әле?Ничәмә гүзәллек иясе аларның хәйләсеннән төпсез чиләккә утырып калмаган, дисең?
Хәнифә Галиевна кухня ягына ирешеп өлгермәде, Шәрифнең сүзләрен колагына алырга ашыкты. Ул:
— Әйдәгез, Газиз абый, онытып торамын икән, бер эш турында сезнең белән киңәшергә иткән идем бит, сезнең кабинетка? «Мужской разговор»!— дип әйтте.
Урыннан кузгалдылар. Хәнифә Галиевна Шәрифнең Сабираны абыйсы Гариф иркенә калдыруын шунда ук аңлап, моңа хәтта бераз көенеп тә куйды. Аллаһ сакласын, Сабирага мондый да егетнең җиле тими үтмәс, көт тә тор, имеш. Ил алдында оят булмагае!
Шәриф белән Газизнең шәүләләре генә шәйләнеп калды. Артларыннан ишекне алар ябып чыктылар. Газиз, билгеле булганча, профессор әткәсенең кабинетында яши, аның киң күн диванында йоклый. Гадәткә кергәнчә, ә аны һаман да кабинет дип йөртәләр. Хәер, анда барысы да искечә кала бирә иде.
Угланнар шунда чагында хуҗабикә өч тыңланып, биш караштырып, инде хихылдый башлаган Сабираның хәлләренә күз-колак сыйфатта зал ишеге яныннан узгалап йөрде. Ишекнең пыяла тәрәзәсе бүлмәдәге вакыйгаларны киноэкрандагы галәмәтләрдәгечә итеп, бик тә матур ясап күрсәтә иде. Менә сөйкемле сөяк Гариф һәммә төрле саклыкның файдасын белеп, инде тәмам дәрт дәрманының мөлдерәмә тулган чиләгенә әверелергә өлгергән Сабирага таба үрелә. И сала сыйрагы, син дә үбешә беләсеңмени? Хәнифә Галиевнаны күрмиләр дә, белмиләр дә. Ул Гарифны әйтер идең инде, бер көн, бер сәгать эчендә мең ят кызны дәрт җилендә җилгәрсен инде?
Кулына Хуҗабикә әле уклау барып алды, әле табак тотып карады. Әгәр дә Гарифның чамадан узуын күрсә, ул шуларны коралы итеп, яшьләр янына кылычлы-калканлы каһарман сурәтендә бәреп керәчәк, ике гыйшыкчыны рисвай итәчәк иде. Шунда кабинеттан Шәриф белән Газизчик бик җитди тонда рәхәт итеп сөйләшә-сөйләшә чыктылар һәм, аякларына сак басып атлап, бер кулына табак, икенчесенә уклау тоткан Хәнифә Галиевнаны күреп алдылар. Бу хәлендә кеше көлкесенә калуы хуҗабикәнең үз күңеленә куш килерлек күренеш түгел иде. Ул шунда ук хәйләгә кереште һәм:
— Оным бетеп киткәнме, чоланга чыга идем, сандыктан онны алыйммы дигән идем... Улым, берәр тәмле ризык пешеримме соң?— дип, арылган кыяфәттә сүзләр тәгәрәтте.
— Әнием, нинди ашыйсы килү инде ул? Гөлшат Фаиковнаның пәрәмәчләре дә ярты өстәл тулып тора. Калдыр ул уйларыңны!— дип үтенде шунда Газизчик, әнкәсен тынычландырырга теләп.
Хәнифә Галиевна кеше арбасыннан төшеп калганнардан түгел, акылы үзендә булуны тойдырырлык итеп Шәрифкә дә карап алды. Егет шунда ук:
— Бик матур кунак булдык. Әлегә эшләребез бетте. Кайтасы юл да якын түгел. Рәхмәт сезгә җылы кабул иткәнегез өчен! Без китик инде!— диде. Ә аннары Гарифка эндәште: — Абый, шулаймы?
Зал ишеге ачылып, аннан егетләрнең солтаны үз мәртәбәсен саклаган, әле генә татлы ирен җиләкләрен тәмләп ашаган вакытында рәхәтлекләр кичергән кыяфәттә килеп тә чыкты. Ул да бу йортка рәхмәтләрен белдерде. Һәммә әһлесен мактап алды, киенә үк башлады. Энесе дә аңардан калышмады. Биш минуттан ишек тоткасына өсләрендә яхшы кара киң плащлы, башларында фетр эшләпәле, ак якага кара галстуклы ике асыл егет үрелделәр. Сабира бу юлы да кайтып кергәндәге хәлендәгечә югалып калган хәлгә кергән иде. Шунда Гариф:
— Хәнифә апа, мин тагын иртәгәме, башка көндәме килсәм, ничек булыр икән?— дип сорады. Аның бу сүзләре әлбәттә Сабирага адресланган иделәр. Моны гына хуҗабикә дә җиңел аңларга тиеш иде, эсселәтми-суытмый ул да:
— Килегез, кил, сез бит минем туганнарым! Юлны онытмагыз!— дип, әмер биргәндәй әйтүгә күчеп өлгерде.
Сабираның куанычы җиденче күкләргә тиде. Йөзеннән шатлык нурлары сибелгәнен ул яшерә алмады. Хәер, моның кирәге дә юк иде. Егетләр:
— Хуш, чибәркәй!— дип, бераз үртәп һәм кызның күңелен тәмам ымсындырып, бармаклар белән хәрәкәтләр ясап алдылар.— Сау булыгыз! Газиз абый, Хәнифә апа, хушыгыз!— диделәр дә, Кәримәне исләренә дә алмыйча, тиз арада чыгып киттеләр.
Ишек ябылуга өч-дүрт минут үтмәгәндер, хуҗабикә кухня ягында олы аһ күтәрде. Нәрсә булганлыгын белергә дип Газизчиге йөгереп килде, аннары Сабира җитеште. Алар бу вакытта зал ягына өстәл җыештырырга кергән иделәр генә.
— Сумка тотып килгәннәр иде, кире бирергә онытканмын!— диде аларга Хәнифә Галиевна.
— Хәзер... Үзем... Артларыннан куып тотып, илтеп бирәм!— дип, Сабира чыгып йөгермәкче иде дә, аны:
— Тукта, кызым!— дип хуҗабикә чак эләктереп калды.— Алар тагын киләләр әле. Күчтәнәчләр салып куярбыз! Буш сумка күтәреп йөрмәсләр бит инде!— диде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 08
  • Büleklär
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4182
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2166
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4141
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2133
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4120
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
    35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4012
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2242
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4256
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2190
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4235
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4207
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2160
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4213
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2024
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4119
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4146
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 1530
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 981
    45.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.