Latin

Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 03

Süzlärneñ gomumi sanı 4120
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Кәримә бу мәсьәләдә күпләр белән килешә алмый, Сталинны, үлеменнән соң, хурлап әйтелгән, анда-монда ишетелгән сүзләрне дә кабул итми. Павлик Морозовны әтисе, кулак, үз әмере белән үтерткәнме? Үтерткән! Сыйнфый көрәш булганмы? Булган! Сугышта сатлыклар бар иделәрме? Бар иделәр! Әнә Муса Җәлилнең дә фашистларга хезмәт иткәнлеген әйтә иделәр. Әмма башкача сөйли башладылар. Тормыш бер генә катлы түгел икән бит! Дөресе башкача булган, Муса Җәлил фашист төрмәсендә дә Гитлерга каршы эшләр оештырган, татар әсир гаскәриләре арасында коммунистик пропаганда алып барган. Менә бит ул ничек! Абау, әле аны тәмам пычраттылар. Хәзер нишләрләр? Дөрес, болар хакында саклык белән, чама белеп, кызыктырып кына сөйлиләр әлегә. Әмма ул сүзләр хакыйкать булып чыкса? Ул вакытта бу дөньяны каралткан шакшы сүзләрдән күңелеңне ничек юып бетермәк кирәк?
Совет мәктәбендә тәрбияләнгән Кәримәнең уйлары да, хисләре кебек үк, төрле иде. Шушы халәте һаман да аның белән идарә итте. Каршылыклар кешегә дулкынланулар китерүчән. Хисләр ташкынын бары тик шигырь юллары гына үзләренә сыйдыра һәм сеңдерә алалар. Сер түгел, мондый иркенәеп китү, күз ачылу вакытларында кемнең дә күңеле җырлый. Кешенең җаны моңнан мәгънә ала, тормыштан аны эзли башлый. Ә сүзләрнең барча уйларны һәм шикләнүләрне колачлап бетерер куәте юк. Шуңа күрә дә кешегә, аның акылына-аңына моңнар ярдәмгә килә. Хис һәм уйның берлеген менә шул моң тәэмин итә. Шигырьләрен язганда Кәримә әллә нәрсәләр хакында уйлап бетерә. Бала чагы узган Сарман якларының тауларын да, киң кырлардан гына гыйбарәт тарафларын да, исендә өскә ишелеп торгандай куркыныч табигатьле булып сакланган кара урманнарны да, боз кебек салкын чишмә суларының татын да — барысын-барысын да хатирәләрендә яңарта. Йөрәге аша үзенең һәм таныш-белешенең тормышыннан һәр мизгеле диярлек уза. Ул шуларны кәгазьгә төшерә. Тыңларга теләсә, Сабирага да укыр иде. Әмма иптәш кызы үзен ни өчендер бик сәер тота. Яратмый ул шигырьләрне, аның күңелен башка төрле уйлар били. Икесе бер фатирда яшәп тә, бер үк уку йортында бергә, бер үк төрле лекцияләрне шул бер үк профессорлардан тыңлап та, көннән-көнгә икесе ике төрле кешегә әверелә бардылар. Сабира һаман да үз дөньясына чума торды. Кәримә дә нәкъ шулай иде, югыйсә. Тик берсенеке үз эченә бикләнә бару булса, икенчесенеке үзәккә, бер ноктага җыелу, дикъкатен үз күңеленә таба төбәүдән гыйбарәт. Моның кызлар ни сәбәпле шулай булуын үзләре дә аңлап бетерә алмыйлар. Вакыт-вакыт кирәкмәгәнчә үпкәләшәләр, ә аннары, көтелмәгәнчә ачылып та китәләр. Барыбер дә бер-берсен аңлавы аларга авырлаша бара. Сабира үзенең Нурулловына да әле якыная, әле ерагая. Кәримә өчен ул кеше бөтенләй беркем дә түгел. Ул аны хәтта укытучым дип тә әйтә алмый. Укыган лекцияләре дә ошамый, үз-үзен тотышы да. Көтмәгәндә Нуруллов, дәрес уртасында кәефе бозылып китеп, берәрсенә бәйләнеп тә ала. Сабира аның мондый чыгымлауларын «шаярту» дип атый.
— Бүтән профессорлар кебек тозсыз мәзәкләр сөйләп аптыратмый бит, аның ул шаяртулары — үгет-нәсыйхәт дәресе генә!— дип, «җанкисәккәен» күтәреп мактарга тотына. Аңламассың, әллә кайчан үпкәләштеләр, менә тагын аралары җайланырга тора, ахрысы?
— Абау, дустым, әллә син аны яратасың инде!— дия-дия үртәп, Кәримә мондый вакытларда рәхәтләнеп көлә, сөенә. Шушы минутларында аның бәхете артып киткәндәй тоела. Иптәш кызы өчен куануымы бу, әллә үртәве аркасында кызык табамы — боларын ук аңлап та бетерерлек түгел.
Алар ярыша-ярыша укыдылар, практик-семинар дәресләргә әзерләнделәр, китапханәнең уку залында соңгача утырдылар. Нәрсә өй эше итеп бирелсә, шуны өйрәнеп барырга тырыштылар. Аларга баштарак гыйлем нигезләренең күп яклары аңлашылмый да кебек иде. Әмма укый, өйрәнә-өйрәнә, зиһеннәре ныгый барды. Әллә нинди авыр һәм катлаулы булган гыйлемнәр, акрын-акрын «кимерелә» торгач, җиңеләя һәм «йомшара» төсле тоелдылар. Әүвәле профессорлар куллана торган сүзләр аларга авыр һәм серле сыман уйлансалар, инде гади һәм гадәтигә әверелеп калдылар. Тел — әдәбияттан, әдәбият — тел гыйлеменнән аерымлана, ераклаша, үзара катнашлары булмаган өлкәләр рәвешендәрәк аңлашылып, Сабира күпчелек очракларда тел фәннәрен сөючән, Кәримә әдәбиятка мөкиббән студентларга әверелделәр. Бу да аларның зиһеннәре һәм табигатьләре аермалы булу хакында сөйли иде.
Кәримәне шигърияттәге уңышсызлыклары эчтән генә изде, эчтән генә яндырды. Ул үзен, беренче шигырен укуларына ук, әдәбият халкы күтәреп алыр дип ышанып көткән иде, әмма аңа игътибар итәргә теләүче табылмады. Калын дәфтәренә шактый гына шигырьләр теркәде, аларны үзе хәтта еламыйча укый да алмый. Әмма башкаларның күңеленә түгел, хәтта колагына да барып ирешмәүләре бик сәер. Сабира да, аңа бервакыт укып күрсәткәч:
— Болар нәрсә инде? Авыл такмакларымы? Сезнең авылда шушындый такмаклар чыгаралармыни?— дип мыскыллап әйтеп ташлады. Аңа каршы Кәримә, еларга җитешеп:
— Бу минем шигырьләрем бит! Нинди такмак булсыннар? «Умырзая чәчәкләре сыман сине көттем күзем чыланып!» Кая монда такмак?— дип, ә аннары аптырап калды, күңеле уттан суга, судан утка төште. Әмма Сабираның моңа исе дә китмәде:
— Мин дә язган идем андый такмакларны: «Килсәң иде минем алларыма, көтәм, бәгърем, сине сагынып!»— диде дә, авырлык белән әйтте дә салды.
Ул кичне Кәримә караватка капланып елый-елый йоклады. Аның хәтере шушы кадәр җимерелгәне юк иде. Хәтта укытучысына булган һәм беренче мәхәббәт сыман тоелган хисләрен дә каһәрләп чыкты. Төне буе саташты. Авырып та алды. Аңа укып йөрүләренең кадере дә, әһәмияте дә югалган кебек тоелды. Ул бит шушы шигырьләре өчен дип университетка укырга керде, хәзер туганнарыннан, әти-әнисеннән, туган якларыннан, аның миләшләреннән, каеннарыннан, тирәкләреннән, чишмәләреннән — һәммәсеннән-һәммәсеннән аерылып яшәргә мәҗбүр. Ә аның шигырьләре гади авыл такмаклары гына булып чыктылар. Ничек болай алданды ул? Йөрәк түрендә йөрткән серләре дә, якты хисләре дә, өметләре, сөенече, бәхете — барысы-барысы да буш, ялган һәм саташтыручы булып чыктылар. Нишләде ул, нишләде? Инде хәзер гади укытучы гына буласыңмы? Аңа бит ул эш бөтенләй дә ошамый. Белеп тора, хәтта әтисе, әнисе дә, яшьлектә комсомол кушуы буенча гына, зиһеннәре яхшылык, тәрбияләре күркәмлек аркасында гына укытучы булганнар. Гомер буена авылдан-авылга күченеп, бер юньле йорт-җир дә ясата алмыйча, анда балчыктан, монда таяктан эшләнгән салкын, тар, авыр исле хөкүмәт өендә яшәп эшләргә мәҗбүр иделәр. Кәримә дә аларга ияреп йөреп, көннәрен мәктәптә уздырды. Төнгә каршы гына, дәресләрдән, класстан тыш эшләрдән, «Ызба укулары»ннан, ата-аналар белән аң агару әңгәмәләреннән соң, салкын, мичләре боз булырга өлгергән, шыксыз, җиһазсыз өйгә кайтыр иделәр дә, төтен белән бөтен бүлмәне тутыра торган, акшарлары коела башлаган котсыз мичне ягып, аның җылынганын көтә-көтә, юрган астында калтыранып йоклап китә торган иделәр. Кайда барсалар да шушы хәлләр кабатлана торды. Ул хөкүмәт йортлары юри шулай эшләнелгәннәр кебектер сыман тоелалар аңа әле хәзер дә.
Әтисе дә, әнисе дә зарлана белмәделәр. Алар ятим үскән иделәр. Болары да зур бәхет кебек тоела иде аларга. Дөрес, Кәримәләрнең ерак авылда ак әбиләре дә бар иде. Ул аның әнисенең әнисенә апа иде. Әмма аны ул «әбием» дип ышанып үсте. Үз туган әбисе түгеллеген соңрак кына белде.
— Нигә минем үз әбием юк?— дигәч, әнисе, аны юатып:
— Шушы ак әбиең минем әнкәм булды. Туган чагымда ук ятим калганмын. Аның кулында үстем!— дип аңлатып бирде. Ни өчен әби-бабайлары юклыгын Кәримә шушы хәбәрдән чыгып төшенде. Аннары аңа китаплар да ярдәм иттеләр. Аларда элекләрне тормышның бик авыр булганлыгы, кешеләрнең озак яши алмаулары хакында язылган иде. Патша хөкүмәтен каһәрләп, совет илен яратып үсүендә бу укыганнарының әһәмияте чиксез зур иде. Кәримә авылдагы башка әбиләрнең-бабайларның совет власте аркасында гына шулай озын гомерле булуларын белде. Андый бәхет аның үз әби-бабасына гына тәтеми калган икән бит. Аңа әгәр дә «Һади Атласи эше» дигән татар милли зыялыларын кырып бетерү максаты белән оештырылган егерменче еллар ахыры-утызынчы еллар башындагы хәлләрне сөйләсәләр, ул мондый вакыйгаларны әкияткә санар, аларга ышана да алмас иде. Хәзер дә әле Сталинның гамәлләрен хурлап телгә алучыларны аңлый алмый, мондый хәл аның башына сыймый. Ничек инде бөтен ил белән бер кешенең кубызына биегәннәр? Шул адәмнең йөзенә бәреп кем икәнлеген әйтерлек батырлар кая булганнар?
Үзеннән шагыйрә чыкмасын аңлаган Кәримәнең ярасына Сабирасы тоз сала белде. Җае килгән саен ул аңардан мыскыллы көләргә тырышты. Элек-электән Казанга йөреп, йорт эшләренә ялланып, калача усалланып яшәргә өйрәнгән шушы Тау һәм Арча ягы хатыннарының кызлары да үз бәһаләрен кыйммәтледән тота белүләреннән Кәримә бөтенләй дә хәбәрсез иде.

V
Университетка укырга керү һәм анда данлыклы профессорлардан лекцияләр тыңлау бәхетенә ирешкәнсең икән, аны юктан гына ташлап китү бөтенләй дә күз алдына китерерлек хәл түгел иде. «Укый алмаган!»— дип күзләрен дә ачтырмаячаклар. Әти-әнисе халык күзенә ничек карар? Аларны һәммә хөрәсән, күтәрелеп карарлык итмичә: «Нәрсә, балагыз укый алмадымыни?»— дип оятлы итеп бетерәчәкләрен күңеленә китереп, Кәримә кабат лекцияләренә йөри, конспектларын тырышып төзи, һәр дәрестә белемен яшермичә күрсәтүчегә әверелде. Әмма ул инде хәзер гыйльми диспутларда да актив катнашып, кайвакытта укытучыларын да кыен хәлгә куя башлады.
Хакыйкать ул — күпьяклы. Аның хикмәте дә менә шунда. Дәлилләп аңлата белү сине һәртөрле бәхәстә өстен чыгара, акыллы, аңлы икәнлегеңне белдерә. Бары тик хакыйкать диңгезенә курыкмыйча чумарга гына кирәк. Синең бөтен уең, фикерең, теләгең шул хакыйкать белән бердәй булып кушылырга тиеш. Моның шулай булуын мөгаллимнәре дә яхшы аңлыйлар, әмма үз фикерләреннән китәргә, сүзләрендә, үстерә килеп, барып төртелгәннәрен аңларга теләмиләр.
Кәримә икенче курста укуының башында бигрәк тә шушы яктан «азынды». Җәйге каникулда әтисе мәктәбендә пионервожатый булып эшләп, вак балаларны ике ай буена үз карамагында йөртеп чыныккан, алар белән алны-ялны белми шөгыльләнгән кыз, матур кичләрдә клубка да чыкмыйча калмый, су буендагы уеннарга да төшми тормый иде. Чаялыгын телләргә алып сөйләрләр, гайбәт ителер дип башына да кертмәде. Яшьләрнең уеннарында кызларны бер үбеп алу өчен корылган хәйләләрнең җәтмәсенә дә төшкәли иде ул. Әмма шулай кызык иде. Авыл кызлары, көнләшеп:
— Кәримә бүген Хафизга үптертте... Кәримәне уенда Гатаулла кочаклады... Кәримәне Самат каптырмакчы иде, яңагына алды...— дип, әллә нинди ямьсез һәм көтелмәгән сүзләр сөйләделәр. Боларның ул сүзләре Гариф мөгаллимгә дә килеп иреште. Ул, гайбәттән котырынып кайтып:
— Бүген су буена уенга төшәсең юк! Әнисе, чоланга бикләп куй кызыңны! Клубка да җибәрәсе булма!— дип дау куптарды.
Әйе, аныңча булды. Кәримәне чоланга ябып куйдылар. Ә ул аптырап калмады, салам түбәне тишеп чыгып качты. Әти-әнисе, бичаракайларым, бу хәлдән нәрсә эшләргә дә белмәделәр. Кәримәгә егетләрнең үбүләре, кочарга омтылулары ошый иде. Алар боларны, аулакта качырып түгел, кеше алдында эшләделәр. Авыл кызларының мыштым-посып, егетләре белән бакча башларында үбешүләреннән ул бик яхшы хәбәрдар иде. Тик моның хакында авыз әчеттереп сөйләп йөрдеме? Юк! Хәтта әти-әнисенә дә, күңелләрен тынычландыру өчен генә булмасын, һичбер әләкләп әйтмәде. Белсеннәр иде кемнәрнең кем икәнлеген! Әмма, юк, андый түбәнлеккә төшәргә ярамый. Гайбәтче дигән атың чыкса? Шулаен шулай да бит, әмма гайбәтнең авыр канаты аның үзен какты.
Бу вакыйгалар зур оят хисе тудырган иделәр булса кирәк, август башыннан әти-әнисе, сеңлесе һәм Кәримә, бердәм кубарылып, Түбән Ләшәү авылыннан Әлмәткә күченеп киттеләр. Анда ике атналап эшләгән иделәрме-юкмы, — мәктәпләре дә яхшы, фатирлары да иркен иде,— әтиләрен район мәгариф бүлегенә чакыртып алып, киредән шул ук Түбән Ләшәү авылына кайтырга боерык бирделәр. Җыелыр өчен бер көн, китәр өчен икенче көн җиткәнен әйттеләр. Югыйсә әтисенең партбилетын да, дипломын да алачаклар икән.
Кәримә шунда гына тынычланды. Түбән Ләшәүнең чишмә сулары да, һавасы да аны яңадан дәрткә күмә башладылар. Пионер лагерындагы эшләрен тапшырганының икенче көнендә үк ярый әле Казанга китеп барырга туры килде аңа. Бу юлы кызын әтисе озатып мәшәкатьләнмәде. Хәер, Кәримә үзен кала кызы итеп хис итә иде инде. Әти-әнисен никадәр җәфаларга салуын ул бары тик аларны сагына башлаган минутларында гына төшенеп, озын-озын итеп хатлар язды, түбәнчелек белән гафулар үтенде, мәңге-бакый бары тик тәүфыйклы гына булырга антлар итте. Җаваплары да озак көттерми килеп җитте. Ата-ана үз баласын аңламыймы, гафу итмиләр димени?
Бу елда да ул Хәнифә Галиевналарга фатирга төште. Гомер булмаганны, бер-берсен шулкадәр сагынышкан иделәр, хәтта базарга да бергә чыктылар, хуҗабикәнең иптәш хатыннарына да кереп, озаклап чәйләп утырдылар. Сүз һаман да:
— Бу кыз бала, Хәнифә Галиевна, сезнең киленегезме әллә?— дигән тәртиптә башланып китте.
— Юк инде! Сез нәрсә? Ул минем үз кызым кебек!— дип, Хәнифә Галиевна белән очраганнарында да, иптәшләрендә дә сүз башлап китүләре ниндидер бер серле өмет һәм дулкынлы хыял челтәренә уралып искән җилнең аһ итүләре сыман иде. Шушы йөрүләрендә Кәримә хәтта данлыклы профессор Якуп Агишның да шигырьләр язуы хакында хәбәрләр ишетте. Әмма бер дә бастырмый икән ул аларны, мыскыл итәрләр, көләрләр дип курка, имеш. Әгәр дә мондый акыллы, олы белемле кешеләр дә шигырьләрен матбугатта чыгара алмыйлар икән, Кәримә кебекләргә бәхет кояшы елмаерга мөмкинме?
Сабира бу елда да беренче ике атнасын туганнарында яшәде. «Бәрәңгесен кимереп бетергәч, үзен дә «ашый» башларлар әле,— диде аның хакында Хәнифә Галиевна,— аннары монда елап килер. Ә мин сиңа иптәшкә башка кызны китерермен. Сабираны фатирга алмам!»
Һәм менә Кәримә дә моның шулай булуын күңеленнән теләп йөри башлады. Әмма фатирда яңа кыз күренмәде. Хәнифә Галиевнаның улы Газизчик һаман да иртә таңнан эшенә китеп, төнлә генә кайта торды. Аның сабырлыгы, уйларының артыгы белән башыннан ашулары бер хәл, ул хәтта хатын-кыз белән дә кызыксынмый иде булырга кирәк. Кәримәнең килүен дә, исәнлеген белешеп тупсасыннан атлап керүне дә кирәккә санамады. Хәтта ялгыш кына да алар күзгә-күз очрашмадылар. Ә Кәримә аны да сагынган, аның өчен дә кайгыра иде. Шулай ялгызы яшәр микәнни буйдак булып?
Ә менә Сабира, лекцияләрдән соң, Кәримә китапханәдә калгач, Хәнифә Галиевна янына килеп, фатирга кертүен үтенеп, хәтта килешенеп тә киткән. Нәрсәләр вәгъдә иткәндер — билгесез. Әмма Кәримәне хурлап алуын фатир хуҗасы шул ук көнне җиткерде:
— Иптәш кызыңа бик ышанып ачылма әле, кызым!— диде ул аңа, кайтып керүенә, чәйгә утыруына ук.— Сабира килгән иде. Бүген кич фатирга монда күченмәкче идем, ди. Керттем инде. Әллә үпкәләшкән идегезме? Сине хурлады әле бу юлы! Аңа әллә нәрсә булган! Әмма үзенә әйтмә! Кара аны, белдермә! Үзең генә уеңда йөрт. Сер саклаган кешенең күңеле ныклы да, аптыраусыз да була аның, белеп тор!
Сабираның начарга алып сөйләгән булулары Кәримәне гаҗәпкә калдырды. Тик ул авызындагы «сөякне» төшермәде, капкан килеш калдырды. Шунлыктан:
— Белмим,— дигән булды,— минем белән университетта бик тә үз итеп, сагынып кочаклап алып сөйләште. Аны-моны сизмәдем.
— Ярар, алайса... Миңа гына шулай тоелгандыр!— диде Хәнифә Галиевна, шунда ук Кәримәне якынрак күрүен ни өчендер артыгы сиздереп һәм аркасыннан сөеп кагып.
Шул минутта диярлек ишектә звонок бирделәр. Озын гомерле Сабира хәерле кичләр теләде, чемоданын һәм биштәрен тоткан килеш тупсадан узды. Әмма ишек ачкан Кәримәгә якты йөз күрсәтмәде. Моны начарга алмасыннар өчен:
— Уф! Ардым! Күрше подъезддан монда кадәр киләсе, ничә баскыч менәсе булды!— диде, тәмам кыяфәтен китереп.— Ярдәм итүче дә юк!
Хәнифә Галиевна гына түгел, Кәримә дә моның бары тик кылану икәнлеген аңлап алдылар, шулай да Сабирага әйберләрен күтәрешергә булыштылар. Биштәре кухня ягына китте, чемоданы кызлар бүлмәсенә керде.
Быел анда аерым-аерым ике карават куелган иде.
— Син — хәйләкәр!— диде Сабира, шунда ук ачу китереп.— Үзеңә тәрәзә янындагы якты урынны сайлап алгансың. Миңа ишек буе гына калган!
Әмма Кәримә дә сер бирмәде:
— Алдан килгән — урын өчен!— дип, аның күңелен тынычландырды.
Кызларның быел дустанә яши алулары икеле иде.

VI
Бу җәйдә Сталин төрмәләреннән, сөргеннәреннән ничәмә әдипнең кайтуы хакында хәбәрләр хәтта авыллар буйлап та йөргән иде. Студентлар белән очрашу кичәсенә шундыйларның берсе — Һади Такташ дәверендә үк татар шигъриятенең төп әдипләреннән саналганнарыннан, әмма бу хакта тарих әлегә онытып торган Фәхри Хисами исемле шагыйрьнең чакырылуы, аның яшьләр алдында шигырьләрен дә укыячагы хакында хәтта Хәнифә Галиевна да ишеткән, кызларыннан:
— Сез барасызмы?— дип ныклап сораган, үзенең дә һичшиксез анда булырга теләге барлыгын белдереп өлгергән иде.
— Без аның нинди шагыйрь икәнен түгел, кемлеген дә белмибез бит,— дип киреләнгән Кәримәгә ачуланып:
— Ул минем яшьлегем хисләрен, уй-хәсрәтләремне сурәтләп бирә алган әдип! Син нәрсә беләсең!— дип авыр кагылып та алган иде. Аннары, йомшарып:
— Бездә аның бер китабы бар. Бирим әле, укып чыгарсың!— дип, кызлары өйдә юкта шул кече кулга зур булмаган шигырьләр мәҗмугасын эзләп алып, табып та куйган иде.
Аны Кәримә курка-курка гына укып чыкты. Баштарак бары тик шигырьләрдәге хисләрнең сафлыгы кызыксындырды. Алар артык гади, ә күп очракларда вакыйгаларны таркау сөйләү кебек язмалардан гына гыйбарәт сыман тоелдылар. Дөресе шул: яшь шагыйрәнең җаны ул Фәхри Хисами дигәннәренең шигырьләрен кабул итмәде. Аларда сөекле әдибе Габдулла Тукайның рухы сизелми иде. Тукайча түгел икән — шигырь ул такмак кына! Кыз башка төрле уйламады.
Ә аннары, икенче юлы, ял көнне радиодан тапшыру тыңлап утыра иде, шул Фәхри Хисми дигәннәренең берничә әсәрен укыдылар. Алар Кәримәнең күңеленә шундый кискен тәэсир иттеләр ки, ул, хәйран калып, кабат шул шагыйрьнең мәҗмугасын кулына алды. Гадилек, сабырлык, сафлык, эчке хис агымы бу юлы аның күңел дулкыннарына килеп кушылдылар. Инде кыз йотылып укыды. Алар аңа бик тә танышлар сыман тоелдылар. Бу шигырьләрне язган шушы гадәттән тыш гадел абыйны күрәсе, хәтта аңа үз шигырьләрен дә биреп укытасы килде. Шушы уе аны тагын хыялларга күмде. Инде хәзер үзенең шигырьләре тупланган калын дәфтәргә ябырылып, арадан унга якын шигырьне сайлап алып, аларны акка күчерергә, очрашу көнендә шагыйрь Фәхри Хисамига ничек тә бирергә тиешмен дигән нияткә килде. Аңа ни өчендер шушы абыйсы бик якын, рухи туган кебек тоела башлады. Ул аны аңлардыр, хәтта шигырьләренә басылып чыгарга булышырдыр сыман иде.
Үз шигырьләрендә дә Кәримә Фәхри Хисами абыйсыныкы кебек хис-тойгыларны тапты. Аның өчен бу зур шатлык иде. Күңелнең нинди киңлекләргә тартылуын аңлап та бетермәскә мөмкин. Бигрәк тә Кәримәгә, соңгы ике елда күбәләктәй очынган хисләрен басып тотуда күнегә барган кешегә, җанын кысып торуы кай вакытларда авырлаша иде, әгәр шигырь язарга сәләте булмаса, бәлки шашынып та китәргә мөмкин иде. Шушындый инде без барыбыз да. Хисләребез ныгый алмыйча, утырыр урын тапмыйча интегәбез. Хәсрәтебез баштан ашкан кебек тоела. Күңелне таратыр өчен җырлап та карыйбыз, шундый да моңлы чагыбызда артыбыздан берәр хәерчесе килеп, шайтан баласы сыман сәлам бирә, котны ала. Никадәр мәрхәмәтсезлек. Ул хакта уйлап та карамыйдыр бәлки? Ул адәмгә ничек рәхәт, әлбәттә. Уен-көлке. Ә син бөтенләй хәйран хәлдә каласың. Моңа, үзенең ахмаклык кылуына игътибар итмичә, сереңне бүлешмәгәнең өчен үпкәли әле җитмәсә, нәкъ Сабира кебек, Кәримә үз иҗат хисләренә чумган мизгелдә генә, юри үчекләгәндәй, аның аркасы ягыннан килә дә, язып утырган җирендә, җилкәсенә таянып:
— Эше беткән берәүнең!— ди.
Мондый да хәерсезлекне ничек аңларга да белеп булмый. Кәримә шашына кала. Ярыймы инде ят кешенең күңеле ачылган минутта өстенә килеп басарга? Әгәр комачауларга теләсәң, башкача да бик мөмкин бит, юллары җитәрлек. Үзенең ул, дөресе, эше беткән. Башкаларның вакыты артыгы белән, дөнья кадәрле дип белә торгандыр инде?
Кояш ничек болыт артына яшеренеп, йөзен бер күрергә теләгән бәндәләрне зарлы итсә, Кәримәнең соңгы вакытларда күңеле нәкъ шушындый хәл белән бәрабәр иде. Кеше төрлечәрәк була. Берәүләргә гадәти көн дә рәхәтлек бирә, икенчеләргә бәйрәм аралаш яшәве күбрәк ошый. Кәримә элекләрне һәр көнен бәхет һәм бәрәкәт буларак тоя иде. Әмма яшьлеге ни өчендер һаман да аны моңсулык белән озатып бара. Әле бу гамәле дөрес түгелдер сыман, бүтән эше дә барып чыкмыйдыр кебек. Бәлки моңа кадәр үлеп бер гашыйк була алмавы да йөрәген шушындый кара томанлы хисләр эченә куып кертә торгандыр?
Җәйге уеннардагы вакытларында авылдагы егетләр белән ямьсез кыланулары, аларга шукланып үбеп алырга мөмкинлекләр биргәләүләре хәзер аңа бик тә күңелсез вакыйгалар сыман тоелалар. Ничек ялгышты ул шулай? Кирәкми иде әти-әнисен хәсрәткә салулары, гайбәт сүзләр таралу өчен юллар куярга. Әмма акланырлыгы да бар: уен тәртибе шушындый булуны таләп итә иде. Ә менә иптәш кызларына көнчелекләрен ташытып чыгарырга шушылар бик җитә калды. Аһ, ничек ялгышкан ул, ничек ялгышкан! Шул егетләр арасында комсызлары да, оятсызлары да бар иде. Бит очыннан гына үбеп калу җитмәгән, иренгәчә үрелүчеләре, эшләре барып чыкмаса, мактанып:
— Безнең кызлар ирек бирәләр әле!— дип үпкәләүчеләре.
Кәримә андыйларга ышанып куя язды. Нәкъ менә шул егетләр ахырдан, үз ишләре алдында мактанып:
— Кәримәнең чия иреннәрен ашадым әле!— диярәк сөйләнүләрен ишеткәч кенә, кыз тәмам хәйранга калды, кичке уеннарга чыгып йөрмәскә антлар итте. Әмма әтисе, аны, әлеге дә баягы сөйләнгәнчә, чоланга ябып куйгач, салам түбәне тишеп чыгып, болынга кәҗә бәрәне кебек ахмакларча йөгерде. Аңа яшьләр арасында күңелле дә, рәхәт тә иде. Бергә уйнап үсмәгәнлектән, ул аларның нинди холыкта, хәйләдә икәнлекләрен белеп тә бетерми. Хәтта арада Ләке керәшеннәреннән:
— Сезнең авыл Кәримә белән бергә шәрә тән су коенып үстек,— дип сөйләгәннәрен ишеткән егетләр дә барлыгын, алар моны сабый балаларның бер-берсеннән ятсынмый торган вакытларга бәйле сүзләр икәнлеген аңламыйча, яше җиткән чибәр кыз турында булырга кирәк төсле аңлауларын да белми иде.
Кәримәнең балачагы Ләкедә узганлыктан, ул андагы Метри, Аксана һәм башка дусларын бик тә сагына торды. Әтисе мәктәптә директор булып, әнисе — укытучы, ә андый кеше баласына асылда хөрмәт чиксез зур иде. Керәшеннәр үзләре дә, әгәр Кәримәне район үзәге Сарманда очрата калсалар, тәмам шатлыкка күмелеп:
— Безнең Кәримәбез!— дип кочаклап ала, хәтта егетләре дә ятсынып тормыйлар иде.
Татарда андый гадәтләр юк. Үзләрен хис-тойгыларында, күңелләрен ачып куюда бик чиклиләр. Әмма, мондый хәлләргә аптырагангадыр, Кәримәнең керәшеннәрдән кочаклатуын гайбәт итеп сөйлиләр. Азмы булды андый очраклар? Ихласлыктан яманлык эзләү татарның авыруы микәнни? Нишләп табигый түгел бу татар халкы? Кеше алдында кочаклашу һәм үбешү аларга котчыккысыз хәл кебек тоела. Ә үзләрендә, аптырамаслык та түгел, һаман да бер-ике кыз, ел саен диярлек очрый шул хәл, буйлы булып өлгерә дә, көмәнле хәлләрендә кияүгә чыгалар. Сабыр гына, пөхтә генә, оятлы гына йөргән кызлар шуны эшлиләр бит. Җәй көне әтисе Гариф абыйның шашынуын да Кәримә аңларга тиеш иде бит. Ул да кызын шулай астыртын, егетләр белән качып йоклап йөридер дип уйлаган, бу оятның никадәр авыр булуын күз алдына китергән, шуның аркасында акылыннан китәр хәлгә җиткән, йорт-җирен, мәктәбен ташлап, Әлмәткә күченү җаен караган иде. Эше әле дә ярый барып чыкмады. Аның әтисе дә, әнисе дә, ике атна яшәп, шәһәрчә төзелгән мәктәпкә урнашып, анда да тәмам аптырашта калган иделәр. И сагындылар шул ничә көн эчендә авыл тормышын. Кем уйлаган аларның шул холыкка авыр халык яшәүче Түбән Ләшәүне шушы кадәр дә яратуларын?
Сугыш елларында ул авылда Ленинградтан күчерелеп китерелгәннәр яшәгән. Алар бик тә тырыш, эшкә батыр булганнар. Түбән Ләшәү авылының тирә-ягындагы сазлыклардан шакмак-шакмак кисеп торф чыгарырга, аны киптереп, ягарга халыкны өйрәткәннәр. Алар китеп барсалар да, бер тәртибенә күнегеп калгач, утын эзләп аптырамыйча, әле хәзер дә ул авылда торф ягалар. Һаман шул Ленинград марҗаларын рәхмәт белән искә алуларын бер дә яшермиләр. Артларыннан гайбәт капчыкларын тутырып калуларын Кәримә хәтерләми. Өлкәннәрендә андый гадәт бөтенләй юк, ахрысы. Ә менә яшьләрне әйтеп тә булмый инде, бигрәкләр әллә ниндиләр, башка халык балалары сыманнар.

VII
Фәхри Хисами белән студентларның очрашу кичәсе пәнҗешәмбе көнне кичке сәгать бишкә билгеләнгән иде. Актлар залында узачак бу чарага шактый күп халык җыелып, алгы рәтләрдә чал чәчле галим-голамә халкы тезелешеп утырган, шәһәр кешеләре дә бар, студентлар исә һәммә калган урыннарны, дивар буйларын, тәрәзә төпләрен тутырганнар, ишекләргә өелгәннәр. Хәнифә Галиевна, махсус театрга гына киеп барыла торган өс-башка төренеп, үзенә урын табу теләге белән әле Якуп Агиш, әле башка профессорлар тирәсендә кайнашты. Аңа хөрмәт күрсәттеләр, каяндыр җайлап, олы, киң урындык китерделәр. Ул да утыргач, университетның Актлар залы тәмам тыгызланып калды. Инде башларга вакыт иде. Әмма Фәхри Хисами әфәндене ректор үз бүлмәсенә дәштереп чәй эчерә икән, сөйләшәләр, дигән сүз күпләрне тынгысызлап йөрде. Халык шул сәбәпле җанын борчулы һәм ризасыз тотты. Әмма тынычлану һәм канәгатьлек аларның да арасына җәелә барды. Сталин төрмәләрен, сөргенен күтәргән, ул гаделсезлекләргә сабыр иткән, кешелеген югалтмаган шагыйрь Фәхри Хисами хакында халык арасында риваятьләр бары тик соклану хисләренә генә төренгән иделәр. Ленинград, Мәскәү якларыннан килеп ирешкән хәбәрләр буенча гына да фикер йөрткәндә, татарның бу шагыйрен күкләргә чөярлек иде. Анда, сөргендә дә, төрмәләрдә дә, Фәхри Хисамины холкы, гадәтләре, кешелелек кебек сыйфатларына бәйле «Әүлия» дип атап йөрткәннәр булып чыкты. Нәкъ солдат хезмәтендәге кебек, сөргеннәрдә-төрмәләрдә кешеләрнең чын йөзе ачыла икән. Әгәр дә син хайван икәнсең, андый җирләрдә хайванлыгың арта, инде дә син чын кеше булсаң, кешелегең өстен чыга, имеш. Фәхри Хисами чын кеше икәнлеген иптәшләренә йөз өлеше белән күрсәткән. Шунлыктан аңа сокланганнар, аны һичкемнән кимсеттермәгәннәр, әле хәзер дә, дуслары-танышлары аша хәбәрләшеп: «Казан гололобыйлары» безнең «Әүлияне» какмыйлармы анда?»— дип белешеп алганнар. Дөньяда кешеләрнең хөрмәтен казанудан да зуррак мәртәбә була аламы? Җәннәткә юлны менә шушы — кешеләрнең чиксез хөрмәтен казану — сала түгелме соң?
Шагыйрьнең сәхнәгә күтәрелүе унбиш минутка соңартылды. Көткәндә тамашачы сабырсызлана, сүтелеп алучан була. Алдагы рәтләрнең аяк өсте басулары тәрәзә төбендәге студентларның хәрәкәткә килүе шул вакыт калганнарның кул чабулары белән кушылып китте. Ректорның үзе, аның янында озын буйлы, ак куе, мул чәчле, озынча йөзле кешенең оялып кына атлавы, тагын унлап калын-калын адәмнәрнең аларга ияреп килүләре залны тәмам сабырсызлады. Алгы рәткә килеп җитеп, андагы халык белән озаклап кул бирешеп күрешү күренеше булып алды. Утырыштылар. Кәримәнең бәхетенә урыны сәхнәдән әллә ни ерак түгел иде. Ул хәтта сулышында да онытылды. Кулындагы дәфтәрен бөтереп диярлек кысып тотса да, аны ялгыш төшереп җибәрә язды. Күңеле тулы дулкынлану иде. Шунда хорчылар чыгып тезелештеләр, башта гимн башкардылар. Һәммә кеше үрә басып тыңладылар. Ахырда кул чаптылар. Утырыштылар. Ректор, сәхнәгә күтәрелеп, куе алкышларны кабул иткәч, кичәнең ни сәбәпле уздырылуын, татарның бөек шагыйрьләрен искә төшереп әйтте. Партия һәм советлар хөкүмәтенең кылдан нечкә, кылычтан үткен сәясәте макталды. Бу чыгышы үзенә күрә вакытлы һәм әһәмиятле кебек тоелды. Беразга тын торганнан соң, ректор сәхнәдәге хорчылар хакында да әйтеп узды, шушы хор коллективының университет горурлыгы булын ассызыклап искәртте. Инде сүзен йомгаклап диярлек, кабат шигърият мәсьәләсендә, кешелек өчен аның әһәмияте турында берничә сүз әйткәч, Фәхри Хисамины үз янына күтәрелергә сорады.
— Бу — гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, шигъри җанлы, оялчан, артыгы белән тыйнак кеше, һәммә-барчабызны сөендереп, безнең өчен кадерле очрашуга килергә вакыт тапты. Әйдәгез, аңа чиксез рәхмәтебезне белдереп кул чабыйк!— диде.
Зал дәррәү купты.
Ректор янына чыгып баскан чал чәчле чандыр шагыйрь күзләрен кулъяулыгы белән сөртте. Шунда Хәнифә Галиевнаның пышылдап, әмма ишетелерлек итеп әйткән сүзләре Кәримәнең колагына керде:
— Елый, бичаракаем!
Зал аһ итте. Кәримәнең дә күзләренә кайнар яшьләре килде. Моңа Хәнифә Галиевнаның сүзләре генә түгел, Фәхри Хисами абыйсының үзен тыйнак һәм дулкынланган халәттә тотуы да сәбәпче иде.
— Исәнмесез!— диде ул, чал башын түбән иеп.— Мин бу, мондый хәлне көтмәгән идем, бу хакта хыяллана да алмаган идем...
Зал кабат аһ итте. Култыклап тотып торган ректордан Фәхри Хисами читкәрәк тартылды. Сәхнәдән төште. Кичәнең тәртибе шулай корылганлыгын беркем уйлый алмады. Зал шагыйрьнең сүзләрен, күп-күп сөйләвен көтә иде. Шунлыктан бераз канәгатьсезлек тойгыларын белдереп алучылар сабырсызлыкта тавыш салдылар. Кемнәрдер, шау-шуга күчү чигенә җитеп:
— Шигырь укысын, шигыйрь!— дип куәтле аваз салдылар.
— Шигырь дә булыр, ашыкмыйк!— диде ректор, катгый тавышын йомшак тотып.— Хәзер студентларга сүз бирәм. Алар нәрсәләр әзерләгәннәр икән — күрик!
Шулай концерт башланып китте. Сәхнәдән төшкән ректорны конферансье алыштырды. Әүвәле туган илне, ватанны сөю турында дәртле шигырьләр булды. Аннары җырлар, биюләр башкарылдылар. Тагын да шигырьләр укылгач, инде ике сәгатьтән артык, тәнәфессез концерт барганнан соң, ахырда шагыйрьнең үзе — Фәхри Хисами чакырылды. Бу юлы ул ялгызы гына чыгып басты. Сүзен башлый алмыйчарак торды. Күзләрендә яшь энҗеләре иделәр булса кирәк, алар ялтырап алдылар. Әмма шагыйрь әфәнде йомшаклыгын сиздермәде. Бераздан соң, тыныч тавыш белән генә:
— Мин бүген үземне бәхетле кеше итеп тоеп утырдым,— дип сүзләрен башлап алып китте.— Күңел татар җырына, моңына, җылылыкка сусаган булган. Тормыш өчен алар бик тә кирәкле, бик тә кыйммәтле байлыклар. Моны миңа аңларга туры килде. Тормышка, әдәбиятка яңадан кайту өчен сезнең күңел җылыгыз миңа бик тә кирәкле! Рәхмәт сезгә, рәхмәт!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 04
  • Büleklär
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4182
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2166
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4141
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2133
    36.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4120
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
    35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4012
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2242
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4256
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2190
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4235
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2002
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4207
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2160
    37.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4213
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2024
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4119
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1985
    38.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4146
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1958
    39.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Умырзая (Озакка Сузылган Үлем) - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 1530
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 981
    45.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    68.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.