Latin

Үле Елга Буенда Авыл Бар

Süzlärneñ gomumi sanı 2256
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1384
41.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Адәм баласын билгесезлек җәлеп итми башласа, дөньяның кызыгы бетәдер ул. Моны аңлаганга түгел, каныбыз белән тойгангадыр, без, авыл малайлары, зурлар күзеннән качып, кайда да булса уйнау ягын карыйбыз. Урманга да барып чыгабыз, колхозның ташландык терлек абзарларына да килеп керәбез, таулар арасында да йөрибез, һич югы, ындыр артына китеп, биек арыш арасында бер-беребезгә әкият сөйләп ятабыз. Кызык вакытлар! Су буена төшкән юк, елга тулып дегет ага, казлар-үрдәкләр тәмам каралып, җир маена баштанаяк батып-чумып йөриләр, йөриләр дә — тәгәрәшеп кырылалар. Аларның ярдәм сорап кычкырулары барча терек җанны куркуга сала, йөрәкләрне сагыш били. Безнең ачу килә. Әллә, дибез, шул җир бораулап ятучы вышка-каланчаларны шартлатабызмы? Ничек кенә итеп шуны эшләргә?
Көне-төне авыл өстендә утлы факеллар уйный. Өйдә шәм дә яндырасы юк, төн уртасында да яп-якты, каләм-дәфтәр алып, дәрес хәзерләргә дә мөмкин, кызыгын гына тапмыйбыз. Җәй көне шул, мәктәп эшләренә бүтән вакытта да җитешербез әле...
Әнкәй эндәшә:
— Шомыртка чыпчык кунган, тәм кергән микәнни?
Тәрәзәгә капландым. Нинди чыпчык ди ул, Гапсаттар икән, күрше Хәкимулла абзый малае, култык дус.
— Кая йөгердең, улым? Чәй кайнап килә, тамак ялгар идең...
— Мин хәзер, тиз керәм, әнкәй!..
Озакларга бер дә теләгем юк иде. Килеп чыгуга, шомырт агачындагы Гапсаттарның аягына ябыштым:
— Төш, төш, диләр сиңа! Миңа калдырмыйсың бит...
Аңа нәрсә, авызы ерык. Инде дә буем җитмәсен белә, авызына учлап-учлап тутыра.
Бәреп үтерәм дип булмый ич инде. Нишләтергә моны?
Гапсаттар, минем гасабиланганны күреп, тагын да авызын ера, хихылдый, башын кашый. Аннары:
— Ярар алайса,— дип, минем янга теләр-теләмәс кенә сикерә.— Өлгереп җитмәгән әле бу, иртәрәк. Эче яшел. Авызны бөрештерә. Юкка борчылдың. Менә елга артына чыксак, вәт анда, малай, Гыйльмениса апалар берәр чиләк җыеп кайтканнар!..
— Өлгермәгән дип тормадың әле, авызыңа тутырдың...
— Шуңа үпкәләдеңме? Мин болай, тәмен белер өчен. Күрше хакын өлешләдем, уңышы начар булмагае дип кенә...
Болай ук ышандырып әйткәч, ризалашмыйча булмый иде. Чәкәләшергә әзер җиремнән сүрелдем.
— Әйдә елга аръягына, шомыртка!
Өстәлдә чәй дә көтеп торганга, ризалыгымны бирергә ашыкмадым.
— Ни бит... Ни... Икәү генәме? — Сәбәп үзе табылып тора тагын.— Елга артындагы ул иске авылгамы?
— Нәрсә, җеннәрдән курыктыңмы әллә? Исең киткән икән, Гарәфине дә алабыз. Аның бетие бар, әбисе язып биргән. Җеннәргә каршы. Койрыкларын да селкетә алмаслар.
— Ә койрыксыз булсалар?— Миңа ничек тә аны ышандырырлык сәбәп табарга кирәк, югыйсә чәйсез калам. Каймак, шуның янына — коймак, бал. Аларга өстәп әнкәй прәннек тә чыгарса, бернинди җеннәр оясы кирәкмәс, һәй, юләр, андый нигъмәтләрне калдыралар димени?
— Койрыксыз җеннәр бармы инде, ахмак сүз сөйлисең. Үзе койрыксыз да булсын, җен дә... Менә әкәмәт!..
— Убыр инде, алайса!
— Шулай диген аны, җен, имеш, койрыксыз, имеш...
Гапсаттар алдында адәм хурлыгына калдым. Ярый әле әнкәй чакырып алды. «Тиз чыгам» дип кереп шылдым. Гарәфине эзли торсын. Ул арада мин дә корсак тутырырга өлгерермен.
Уем юш килде. Бал, май, коймак янына кала прәннеге дә бар иде. Әмма чокырның төбенә төшәргә, прәннеккә үрелергә дә өлгермәдем, Гарәфинең борын тишекләрендәге авазларын да кушып сызгырган тавышы ишетелде. Озак көттерми, Гапсаттар үзе үк кереп җитәр һәм:
— Хасия апа, Ярулла чыксын әле,— дип, чәйдән бүлдерәчәк...
— Әнкәй, рәхмәт, тәмле булды,— дия-дия кузгалып, кесәмә өч прәннек тыктым да, артымнан әйтелгән үгет-нәсыйхәтләрне ишеккә кысылган хәлләрендә калдырып, култык дуслар янына элдердем. Аяклар яхшы майланган тәгәрмәчләр төсле үзләре үк йөгертә иделәр. Капкага җитәрәк, Гапсаттар белән маңгайга маңгай килдек.
— Сөзеп үтерәсең бит! — Дустым очкан җиреннән мүкәләп торды да тагын шул сүзләрен кабатлады.
Мин капкага барып сыланган идем. Гапсаттарның күңелен йомшарту өчен кесәдән тизрәк прәннек чыгарып, кулына тоттырдым. Ачуы онытылып, нәфесе хушланды. Нишлисең, койма артындагы Гарәфигә дә бирергә туры килде. Аларга ияреп, өлешемә калган өченчесен тешләштерә башладым.
Безнең юл су буена таба, басмага иде. Аннан исән-имин чыксак, иске авылның шомырт бакчасына корт булып төшәчәкбез!
— Карале, малай, бу елгадан үлек исе килә.
Ни чыкса, Гарәфинең авызыннан чыга инде ул. Телгә салынып барган җиребездә шым булдык. Елгадан чыннан да үлек исе борыныбызга кергән кебек хис ителеп, укшыта башлады. Гапсаттар үзенең борын тишекләрен каплады. Күзләре аллы-артлы йөренә иделәр.
— Моңда бер-бер үлгән нәрсә ята булыр. Дөнья шушы кадәр сасымас иде.
Әмма аның сүзләрен дәлилләүче һичнәрсә күренмәде. Елга тирәләре тәмам шәрә калган, ник бер үлән сабагы, яфраклы агач яки талчыбык күзгә чалынсын.
Басма итеп салынган, кайчандыр ак тузлы каен агачлары булып та, хәзер майланып каралган сыгылмалы ике киртә буйлап ярның икенче ягына чыгу хәтәр эш иде. Үрмәләсәң, куллар һәм тез башлары дегеткә буялачак, аяк өсте генә үтәрмен дисәң, таеп китүең, баштүбән очуың бар.
Без, уйланып, ниятләнә алмый торганда, Гапсаттар инде икенче якта иде. Һе, аңа ни кыенлыгы бар дип беләсез? Гәүдәсе җиңел, мамык кебек, җил иссә дә күтәреп кенә ала. Юка тәненә сыланып торган күлмәк-чалбарлары да элпә канат төсле.
— Әйдә, Ярулла! Нәрсәдән куркып калдың?
Чират миңа тигәч, нишлим, яңа гына шыплап тутырган шар кадәр бүксәмне уып куйдым да, баш та кашып тормастан алга атладым. Әмма минем килүемне сизенгән басма аяк йөрешемне тоюга ук сыгылгалап куйды. Елга белән чопыр-чапыр сөйләшеп алдылар. Миңа инде, хәвефтән аман дигәндәй, борылып, кайтып китәсе генә калды.
— Әйдә-әйдә, мин бу башыннан тотып торам, аяк терәп... Курыкма! — Гапсаттар әмәлен тапкандай өйрәтә бирде: — Гарәфи, син ул очын кара!
Басма уртасына килеп җиткәндә, таеп, чактан егылмый калдым. Йөрәк жу итеп, көчкә-көчкә чыгып җиткәнемне үзем генә беләм.
— Ну, малай, очсаң, негр буласы идең. Бәхетең бар икән, әле дә ярый тотып калдым...
Ай-яй, шулай ук микән?
Гарәфи генә чиратын җиңел уздырды. Ян белән ваклап-ваклап атласа да, җиңде тагын.
Гапсаттар аны да мактап куйганнан соң, юлларыбызны дәвам иттек. Комлы тар сукмак, шайтан таяклары арасыннан үтеп, шомыртлыкка таба сузылган иде. Анда безне ташландык иске авылның җимерек йортлары, салмыш мужиклар кебек кыегаешып басып торган капка баганалары каршы алачак. Аларга сәлам бирми генә узып, агач башларына үрмәләячәкбез.
Көннең эсселеге маңгайларны тирләтсә дә, телләребезнең сүзгә дәртен туктатырлык дәрәҗәдә түгел иде. Беребездән икенчебез уздыра-уздыра сафсата сатабыз. Бәхәсләшеп тә китәбез. Шулай да тарткалашуга кадәр үк барып җитмәдек әле. Ни дисәң дә, дуслар шул без!
Гапсаттарның койрыклы җеннәреннән соң минем койрыксыз диюләр хакында белгән-белмәгәнемнән хикмәтләр сөйләп ташлавым гәпкә маһирлыгы чамалы Гарәфинең телен шомартты. Әмма арттырыбрак җибәрде булса кирәк.
— Минем бабай шушы авыл башында бервакыт, ни, шайтанның үзен очраткан булган. Колаклары ишәкнеке кадәр, ди... Килә икән бу, килә икән... Маңгаенда ике мөгезе бармак башы кадәр генә чыгып тора, дүрт аякта йөри, йонлач, ди, менә малай!.. Әйе, ышанмасагыз, белеп торыгыз. Башмаклары сыер тоягыныкы кебек икән. Күзләре уттай яна, кып-кызыл... Җитмәсә, койрыксыз, ди, үзе... Әйе...
Аның сүзен Гапсаттар кырт кисте.
— Андый шайтан да буламы?
— Нинди?
— Үзең әйтәсең бит, койрыксыз, дисең.
Койрыксызлар мәсьәләсендә мин «белгеч» саналганлыктан, Гарәфи, ярдәм сорагандай өметләнеп, күзләрен үземә төбәде.
— Әйе шул,— диясем генә калды һәм шулай такылдарга да өлгердем.
— Ну, малайлар, шыттырасыз да инде сез! — Гапсаттар бездән чын мәгънәсендә канәгать түгел иде.— Алдыйбыз дигәч тә, бу кадәр үк ярамый ул, Ходайны үпкәләтүегез бар.
Мондый да олы сүз култык дустыбызның авызыннан чыккач, шым калып, тыннарны кыстык. Бәхәстә аны җиңәрлек дәлилләр бездә юк иде.
Малай чакта шулай бит, кемнең сүзе өстен, ул юлбашчы була. Хәер, өлкәннәр арасында да хәл нисбәте үзгәчә түгел. Зурларның гамәлләрен без, балалар, кечерәйтеп уйныйбыз шул.
— Менә бу агачның шомырты пешкән күренә. Үзе эре...
Гапсаттарның бармагы төрткән җиргә күзләребез төбәлде.
Алдамый, нәкъ шулай булырга кирәк.
Аның артыннан агачка үрмәләргә үк тотындык. Бу юлы мин арткарак калдым. Коймаклы чәйдән шардай булып, сеңәргә өлгермәгән әлеге дә баягы бүксәм монда да үземне оятка калдырды. Күтәрелеп кенә китеп булмый бит, чукынчык.
Култык дуслар ул арада шомырт агачына үрмәкүчтәй менеп тә җиттеләр, мин әле һаман әйләнәм дә килеп төшәм, тәгәрим дә егылам. Болай оятка каласымны белсәм, һич югы балга-майга басым ясамаган булыр идем. Күр инде моны, йә!
Кемдер артымнан юри тартып төшерә дә, аңа кушылып, бүтәннәр көләдер төсле тоелды. Гарьлегемнән җир тишеген эзләргә тиеш идем, бу егылуымда як-ягыма карандым. Ни күрим, мөгезле һәм олы колаклы, кызыл күзле, хәшәрәт рәвештә маңкаланган кара йонлач тәнле, әле яңа гына, юлда Гарәфи сөйләгән шайтан миңа таба килеп маташа иде. Котым ботыма төшеп җиткәндер, куркуымнан чинап җибәрдем. Иптәшләрем ни булганын сорарга өлгергәнче мин инде алар янына менеп ябышкан идем. Аңлатырга кодрәтем җитмәде, бармак белән генә төртеп күрсәттем дә ым кактым:
— Үзе...
Теленә салына-салына шомырт чүпләгән Гапсаттар белән Гарәфи аһ итте. Безнең куркып калтырануданмы, әллә инде үзенә җан кереп өркүдәнме, шомырт агачы да дер-дер килә башлады. Болай да тәндә кот әсәребез калмаган, ә теге шайтан туп-туры безгә якынлаша бара, тояклары белән җирне актара, пошкыра, тагын әллә нәрсәләр эшли. Сөйлиләр иде аны, шайтаннан һичкая качып котылып булмый, суга чумсаң, аны корыта, тауга менсәң, ишә, агачка үрмәләсәң, тамырын каезлый, дип. Бетте башлар...
— Гарәфи,— дип пышылдады Гапсаттар,— чыгар теге бетиеңне, яндыр шул Иблисне.
Аның бу сүзләре мине дә аңга китерде. Әйе, Гарәфинең куенында Коръән теле белән язылган бети-бетек бар бит. Булды гына, шайтан беркая да китә алмый, хәзер янып юкка чыгачак.
— Янымда түгел шул...
Гарәфидән бу сүзне көтмәгән идек. Ничек инде алай? Һаман да үзе белән йөртә иде. Юк, шаярта гына торгандыр.
— Маташма, вакыты ул түгел, чыгар тизрәк. Тиз бул инде, хәзер башыбызны ашый бу!
Ләкин болай үрсәләнүем файда бирмәде. Гарәфи ышанычны акламады, хәлебез артыгы белән мөшкел иде.
Ул арада шайтан нәкъ без үрмәләгән агач төбенә килеп, нидер эзләгәндәй итте. Бәхетебезгә дип әйтимме, өскә күтәрелеп карамады. Тын алырга да куркып, өнсез калдык. Белмим, шушы хәлдә тагын күпме җансыз булыр идек, ярый әле кеше тавышлары ишетелде.
Ирләрне күрсә, Иблис кача да кача инде ул!
Кулларына кайсы тишек калай ләгән, кайсылары сәнәк-багор ише нәрсәләр тоткан хәлдә, ярсып сөйләшә-сөйләшә, ташландык йортлар артыннан өлкән кешеләр килеп чыктылар. Берсендә хәтта мылтык кебек әйбер дә бар иде. Шайтанны куа килүләредер мөгаен? Кайчан күреп-белеп өлгергәннәр?
Безгә җан керде. Гапсаттарның да атасы монда якынлашучы ирләр арасында булганлыктан, куркыр урын калмаган иде. Җитмәсә, тишек ләгән төпләрен каккалап, шаулашып та алдылар. Иблис, мескен, өркеде, моннан аяклану ягын карады.
— Авыл ягына җибәрмәгез!— дип сөрән салды ирләр.
Кемнәрдер уңга таба, кайсылары сул якка йөгереште. Без дә түбәнгә шуыштык. Вакыйгадан кызык табып, ирләрнең артларыннан иярдек. Шунда мактанган кыяфәт белән Гарәфи әйтә куйды:
— Койрыксыз шайтан булмый дип бәхәсләшәсең тагын. Күрдегезме инде?
Бу сүзләре Гапсаттарга аталган иде, әмма ул аны колагына да элмәде. Бераз барганнан соң гына:
— Кем әйтте әле сиңа аны шайтан дип? Күрмисеңмени, поши бит бу!
Поши? Чыннан да поши микәнни?
Гомеремдә беренче тапкыр тере поши күргәнлегем сәбәпле баягыдан да ныграк таң-гаҗәеп иттем.
— Әйе, Ярулла, поши бу! — дип, Гапсаттар озын нәзек буен горур кыяфәткә кертергә теләгәндәй кукраеп алды.— Әллә шайтан дип уйлаган идеңме?
— Үзең соң, агач башында!..
Әмма бу үчекләнеп әйткән сүзләрем аның белдекле кыяфәтенә зыян китермәде, әтисе дә монда булганлыктан, мин аның янында чүп кенә идем. Бүтән вакытта да бик исе китеп тормый дусларына. Шундый инде ул безнең.
— Хәкимулла абзый, чыннан да бу пошимы?
Минем соравым үзенә аталганлыктан, әүвәле өстемә карап куйды, аннары, әбиләр әйтмешли, төрек солтанында гына булырга мөмкин саналган гаҗәеп шәп борынын дәү учына сыйдырып бетерергә теләгәндәй әвәләп алды. Менә шуннан соң яхшы тавышы йомшак колакларны ныгытты:
— Нәкъ үзе, поши бу, Ярулла энем!
— Шундый да хәшәрәтме?
— Юк, дегет базына төшкән ул! — Хәкимулла абзый мәгънәле төстә итеп теш арасына мин аңламаган бер урыс сүзен кыстырды.— Асылда пошилар карап туймаслык матур булалар. Ә моны харап иткәннәр. Шашынып, акылдан язып йөри. Дегеттән тәне янадыр, бичараның? Ничә көннәр шулай саташып чаба торгандыр, белгән юк... Авылга кереп, көтүгә ияреп, малларга зыян итмәгәе дип куркабыз. Ни, балалар, монда йөрмәгез...
Сүзен әйтеп бетермәде, бригадир буларак, бүтән ирләргә әмерен кычкырып, поши артыннан ашыктырды:
— Авыл ягына чаба бит, ни карыйсыз анда!
Елга аша барганда поши сазлы җиргә кереп батты. Хәле беткәнлеге сәбәпледер, аннан чыга алмады. Ирләр исә кичкә кадәр, терлекләре абзарларына кайтарылып ябылганчы, аны уратып сакладылар, һәммәсенең күзләрендә хәсрәт иде. Пошиның кызганыч хәле, авылны төрле яклап чолгаган дегет хәвефе каршында алар да чарасыз иделәр.
Зурларның көче җитмәгәндә без, балалар, нәрсә кыра алабыз соң? Бу вакытлардан минем аңыма шул сеңеп калды: югарыдагы ниндидер иләмсез бер түрә халыкны харап итәр һәм интектерер өчен җир астыннан дегет чыгарта да, елгаларга махсус түктертә булса кирәк!
Кич иңгәндә өлкәннәр яр буенда учак тергезделәр. Пошины төне буе сакларга иде исәпләре. Безгә генә өйләргә кайтып китәргә туры килде. Шомырт ашау уе башыбыздан да чыккан.
Иртән урамда култык дусларым белән очрашкач, иң беренче сүзем шул булды:
— Әйдәгез, пошины күрергә төшәбез!
Гапсаттар миннән көлеп куйды:
— Нинди пошины?
— Кичәге!
— Аны яндырдылар шул инде...
— Ничек? — Мин Гапсаттарның якасына килеп ябыштым. Ул исә кулларымны сыпырып кына төшерде дә, әйтеп салды:
— Ишетмәдеңмени төнлә ату тавышын. Үтергәннәр дә, өстенә керәчен сибеп, ут төрткәннәр. Барыбер рәткә керәсе түгел иде инде ул.
Гапсаттарның монда гаебе юк иде. Мин дә тынычланып, якындагы капка төбенә барып утырдым. Гарәфи дә янымнан урын алды.
— Борчылмагыз, малайлар, ыһ та итмәгән. Рәхмәт кенә әйткәндер әле!
Гапсаттар шулай диде дә бит, әмма бу пошиның хәсрәте озакка җитте. Апалар-җиңгиләр ул елда урманга аяк атламас булдылар. Безне дә әрәмәлекләргә керүдән, агачлар арасында йөрүдән тыйдылар. Ни эшләсәк тә, күз-колак тота иделәр. Иске авыл янындагы шомыртлыкка да күңел тартмады. Җимешләре шул килеш коелып, әрәм булып беттеләр.
Йөрәкләргә хәвеф кереп оялады. Нишлик, хәтта урман да, без анда бармаганлыктан, моңсуланып, кечерәеп диярлек калды. Вакытыннан элек саргаеп, кара көз кергәнче үк яфракларын койды. Бу — урман иясенең адәм балалары кылган гамәлләргә үпкәсе, мескен баласы поши өчен хәсрәтләнүе иде. Аны үртәмәс өчен, авыл халкына бер-бер зыян итмәсенгә һәркем саклык күрсәтә иде анысы. Бәлки, чыннан да, урманга барудан тыелып тору, шушы рәвешле аның хуҗасыннан барчабызның ярлыкау үтенүе дөрес гамәлләрдән булгандыр?
Әмма мин тагын шуны хәтерлим, ул елда, ни хикмәт, юлларда соры бүреләрне күрү очраклары хакында бик еш сөйләделәр. Язга чыккач, көтүлеккә китерелгән маллар да шашынып, урман эченә кереп киткәннәр. Өч көн буена диярлек гаҗизләнеп, хуҗалары көчкә җыеп алды үзләрен.
Бу вакыйгалар исә безне, авыл малайларын, шактый сагайтты. Өлкәннәрдән качып уйнау гадәтебезне тәмам онытып, кеше күзе төшкән, колагы ишеткән урыннарда гына була башладык. Юк, бу безнең куркаклыгыбыздан түгел, бәлки табигать каршыңда адәм балаларының көчсезлеген аңлаудан килә иде.
Хәзер дә, болар хакында уйласам, кешеләр бу Җир шарыныкы түгел, читтән килгәннәр дә, шунлыктан, яулап алучылар буларак, гомерләре буена табигать белән яки солых төзеп дустанә яшәргә, яисә көрәшергә мәҗбүрләр. Алар инде күптән, кеше һәм табигать, берсе икенчесенә бәйле югыйсә. Әмма табигать, кешеләргә теләгәннәрен эшләргә юл куйса да, аз гына ялгышулары өчен дә аларны зур газапларга тарта сыман. Шулай түгелме? Ә бәлки мин ялгышамдыр. Җир йөзендә кешедән дә көчле һәм кодрәтле бүтән җан иясе юк түгелме соң?! Шулай дигән булалар да бит...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.