Latin

Укы, Энем!

Süzlärneñ gomumi sanı 412
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 309
47.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
68.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Карале энекәш! Торып тор дим бераз! Һич җитешеп булмый артыңнан. Папирусың борынны кытыклап калдырды. Тукта, минәйтәм, куып тотып, берәр тәмәкесен чиертим әле, бер уңайдан кем икәнен дә белермен дидем. Менә хәзер таныдым, син бит шәһәрдә пыркарурга укып йөрүче Мәсләви малае. Дөресме? Алайса, укуга түләргә ике сыерлык акча китә дип атаң синең турында зарлана инде. Китәр шул, ник китмәсен! Ул прафисырларның да адәм рәтле тормыш итәселәре киләдер.
Синең алайса, энем, пыркырур булырга инде исәбең? И-и, шатланыр инде Мәсләви төпчеге укып кайтып, башкаларны төрмәгә утырта башласа. Үзе, бичара, бензин урлаганда эләктергән өчен парторгның яңагын сындырып, ничәмә елын казна йортында уздырды бит. Ул парторг хәзер күрше авылда мулла булып йөри. Ә шулай да теге хәлне Мәсләви онытмаган икән, юкса, елына ике сыерлык акча юнәтеп интекмәс иде. Шуңа, энекәш, син кызурак укып чыгу ягын кара. Синең ише түләп укучылар авылда муеннан. Ә ферма берәү генә. Анысы да бетеп бара.
Мин үзем хәзер төннәрен йокы алмагач, фләгәне газга куям да банкага тамган арада, ферма тирәсен күзәтергә капка төбенә чыгып утырам. Ну, малай, ташып күрсәтәләр дә инде фермадан фуражны! Ул бичара калхуз сыерларына сөт каян килсен! Хәзер халык балаларын укытып, кеше ясарга тырыша бит. Сәнәк атып, авыр эштән туйгангадыр бу галәмәт.
Беркөнне Тәзкирә әйтә: "Малай быел укып чыкса, шәт, кайтып бераз булышыр иде", – ди. Булыша пычагым! Аның малае хатын-кыз врачына укып йөри бит. Ник алай иза чигеп укытып йөрисең дип сорагач, кулыннан бүтән бер эш тә килми ди. Бер яктан дөрес әйтә инде, хатын-кыз заты аның малаен күрүгә эри дә китә. Белмәссең, әллә кулы шифалы, әллә... Тәзкирәне әйтәм, улым булышыр дип юкка өметләнә, ул малайның куллары бер дә сәнәк тотарга яраклашмаган. Синең ул яктан, энекәш, сөбханалла, беләкләрең тупырдап тора, җилкәләрең дә киң, икешәр капчык куеп ташырлык. Ничек, ничек? Урларга закун рөхсәт итми? Кит, җүләр! Атаң закун кушканча өендә кул кушырып утырса, син болай көязләнеп шәһәрдә укып йөрер идеңмени?
Әнә, авылга яңа участковый булып килгән Хизбуллин да баштарак караклыкның тамырын корытачакмын дип шапырынган иде, барып кына чыкмады. Ник дигәндә, Хизбуллинның бераз иләсрәк кызы укырга керә алмады. Әмма калхуз чутына хәл ителгән дүрт баш сарыкны ите-тиресе белән шәһәрдәге бер елгыр адәмгә илтеп тапшыруга, ни гаҗәп, кызы кергән булып чыкты. Хәзер, әнә, борынын чөеп ассиминаторга укып йөри. Хизбуллинның да хәзер бернидә гаме юк, беркемне күрми, берни ишетми.
Шуңа күрә, син, энем, бер дә борчылма. Укып чыгып, пыркарур булып кайта калсаң, авылдашларың өчен кызарырга һич тә туры килмәячәк, чөнки кайтуыңа калган малларның урлыйсын урлап, бүләсен бүлеп калхузның әттәхиятен укытып куячаклар. Атаң Мәсләви кебекләр болай нык тырышканда бу эш озакка сузылырга охшамаган.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.