- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Вакыт
🕙 1 minut uku
Учак Урыннары
Süzlärneñ gomumi sanı 110
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 60
50.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Болыннарда калган
Учак урыннары,
Атларымны әзләп
Йөри идем бары...
Учак урыннары, учак урыннары...
Һәр кишәрлек саен
Алар төрле якта
Ләхете иңеп төшкән
Кабер кебек ята, —
Алар төрле якта, алар төрле якта...
Болында көз көне
Шулкадәр күп алар;
Сонгми күк алар,
Орадур күк алар, —
Шулкадәр күп алар, шулкадәр күп алар.
Җир шарына тәңгәл
Болын шундый чуар...
Монда синең Болгар,
Монда синең Суар?, —
Болын шундый чуар, болын шундый чуар.
Учак урынына
Тишелмәгән курпы, —
Минем яшь йөрәгем
Урыныннан купты:
Тишелмәгән курпы, тишелмәгән курпы...
Нәфрәт кисәгедәй
Тешен кыскан кисәу,
Сонгмилар калка,
Калка әллә ничәу, —
Тешен кыскан кисәу, тешен кыскан кисәу...
Коз кәне яланда
Учак урыннары;
Атларымны туплап
Йөри идем бары, —
Учак урыннары, учак урыннары...
Учак урыннары,
Атларымны әзләп
Йөри идем бары...
Учак урыннары, учак урыннары...
Һәр кишәрлек саен
Алар төрле якта
Ләхете иңеп төшкән
Кабер кебек ята, —
Алар төрле якта, алар төрле якта...
Болында көз көне
Шулкадәр күп алар;
Сонгми күк алар,
Орадур күк алар, —
Шулкадәр күп алар, шулкадәр күп алар.
Җир шарына тәңгәл
Болын шундый чуар...
Монда синең Болгар,
Монда синең Суар?, —
Болын шундый чуар, болын шундый чуар.
Учак урынына
Тишелмәгән курпы, —
Минем яшь йөрәгем
Урыныннан купты:
Тишелмәгән курпы, тишелмәгән курпы...
Нәфрәт кисәгедәй
Тешен кыскан кисәу,
Сонгмилар калка,
Калка әллә ничәу, —
Тешен кыскан кисәу, тешен кыскан кисәу...
Коз кәне яланда
Учак урыннары;
Атларымны туплап
Йөри идем бары, —
Учак урыннары, учак урыннары...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 8nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Вакыт