- 2nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Уңай сыйфатлар
🕙 1 minut uku
Тылсымлы елмаю
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 178
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 146
58.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
73.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
79.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Мәктәптә укыганда, мин ял көннәрен яратмый идем. Иртән торып, мәктәпкә барулары ошый, ә ял кәннәре — юк. Сәбәбе шул: беренче укытучымның елмаюы матур иде, шуны күрәсем килә иде. Аның иреннәре генә түгел, күзләре дә елмая иде. Шуңа күрә без мәктәпне бик тиз үз иттек. Беренче укытучыбыз бик шат күңелле булган, күрәсең.
Шулай да мин аның бер тапкыр елаганын күрдем. Мәктәп буенча тимер-томыр җыю өмәсе игьлан ителгәч булды ул. Әтиләре тракторда яки комбайнда эшләүче малайлар-кызлар бу хәбәргә сөенделәр. Ә мин күңелсезләнеп калдым. Минем әти комбайнчы да, тракторчы да түгел. Анысы гына нәрсә, ул бөтенләй безнең белән яшәми. Әти булмагач, өйдә тимер-томыр да юк диярлек. Ә кешедән калышасы килми.
Тәнәфестә түзеп тора алмадым. «Бездә тимер-томыр юк!» — дидем дә партага капланып еладым. Шулчак кемнеңдер, йомшак кына итеп, иңемә кагылганын тойдым. Укытучы апам икән.
— Елама, сенлем,— диде ул мина,— миндә тимер-томыр бар, үзем бирермен! — чынлапмы? — дип, сеенеп, мин аңа күтәрелеп карадым. Укытучы апамның күзләрендә яшь иде.
Ә кичен бер капчык тимер-томыр алып килде ул безгә. Гадәттәгечә елмаеп килеп керде.
Инде ничә еллар узгач та хәтеремдә җуелмаслык булгач, тылсымлы елмаю булгандыр укытучы апабызның елмаюы.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 2nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Уңай сыйфатлар