Latin

Тыкрык - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4401
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2248
35.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
...Кайтучылар эшне кызу тоттылар. Ни арада бурасын юлладылар да, кай арада осталарын таптылар: Сабантуйга кадәр йортны күтәреп, тышкы эшләрен төгәлләп тә куйдылар. Әле идән-түшәмнәре дә ныгытылмаган өйнең тәрәзә төбенә Сәгадәт алсу чәчәкле яран чүлмәкләре тезеп чыкты.
— Яран гөлле үз тәрәзәм турында күпме хыялландым!
... Тагын бер атнадан сугыш башланды.

III бүлек. Бәгърем
Бүген Василга унҗиде яшь тулды. Март кояшына төбәлеп, салкын кар өстендә ятканда әнә шул турыда уйлады ул. Унҗиде яшьлек үсмернең бер дә үләсе килми иде. Инде сугыш тәмамланып килгәндә, чит-ят җирнең ап-ак карында, ярасыннан шаулап аккан канны учы белән кысып чалкан ятканда, ул әтисен исенә төшерде.
«Ул да минем кебек үлде микән? Әллә теге Сергей исемле егет сымак, минада шартлап, үлем турында уйларга да өлгермәгәнме?»
Фронтта үткәргән өч айда аңа төрлесен күрергә туры килде. Үзен үлем турында гадәти нәрсәдәй уйларга өйрәнеп киләм дип саный иде. Алай түгел икән. Менә хәзер һәр күзәнәге яшәргә өметләнеп сулкылдый.
Яраланып җиргә егылганда ул бер авырту да тоймаган иде. Ә хәзер бөтен тәне сызлап, сулкылдавы бармак очларына кадәр үрмәләде дә тоташ бер зур ялкынга әйләнде. Тора-бара, авырту үзе дә шул ялкында эреп юкка чыкты, ахры.
Бүген генә унҗидесен тутырган, шушы көнгәчә бер кызны да сөяргә өлгермәгән яшь егет кар өстендә үлеп ята.
... Кинәт ул әнисенең тавышын ишеткәндәй булды.
Әйе, әйе, әнисе генә шулай йомшак итеп, иркәләп дәшә:
— Түз, бәгърем, хәзер, хәзер ...
Әнисе нәрсәнедер шытырдатып ертты, теге ялкындай дөрләгән яраны нәрсәдер эшләтә башлады.
— Түз, бәгърем, түз инде ...
«Нигә «түз» ди икән ул? Аның бер җире дә авыртмый бит. Тик нәрсә ул шулай кыздыра! Шул ялкынның телләре инде йөзгә, күзгә кадәр үрмәләп, әллә керфек очларын да көйдерә башладымы?»
... Әнисе аны бишеккә салган, ахры. Әнә бит, йомшак кына тирбәтә ...
— Түз, бәгърем, түз ...
... Әллә чанада шуамы ул? Теге Ибрай тавындагы шугалактан төшкәндә, шулай тыны кысылып, һавага күтәрелеп очып киткәндәй була иде...
Ул аңына килде. Үзенең плаш-палаткада кар өстеннән шуып баруын аңлады. Ап-ак киемле берәү аны каядыр өстери иде.
«Әнисеме соң бу? Әллә ялгышамы? Әнисе булса, кая алып бара аны?»
Авыртудан яраланган хәтере атака вакытында егылып калуын исенә төшерә алмый җәфаланды.
«Ә-ни-и-и-и! Мин кайда соң?»
Васил тавышсыз гына шулай дип кычкырды. Әнисе әллә ишетте инде? Кинәт... туктады. Аннан, акрынлап, чүгә-чүгә, бөтенләй егылды. Әллә ничек җайсыз итеп, бөгәрләнеп, җиргә ятты. Башы Василның иңбашына төртелде.
Шунда гына Васил аның япь-яшь кыз булуын абайлап алды. Күп булса, унҗиде-унсигез яшьләрдәдер. Бераз гына калтырап торган керфекләре, борын очындагы вак-вак сипкелләре дә кызның бала гына булуын искәртеп тора. Васил аның ирен өстендә төртеп торган сизелер-сизелмәс йомшак төкләренә кадәр күрде. Кинәт айнып китте. Кызның күкрәгеннән саркыган алсу кан, ап-ак карны эретеп, кызгылт чокыр да ясап өлгергән иде.
«Әллә үлдеме?» — дип уйлады ул тетрәнеп. Үзенең ярасын бәйләгән, аннары әллә никадәр тартып барган бу яшь кызның үлүен теләми иде ул. Күкрәгендә калган бөтен егәрен туплап, Васил җан ачысы белән кычкырып җибәрде:
— А-а-а-а-а-а!!!
... Васил госпитальдә генә аңына килде.
Исенә килгәнен үзе дә төшенмичә, кемнәрнеңдер сөйләшкәнен тыңлап шактый ятты.
— Она мне говорит: «Бягрем, бягрем ...» и что-то рассказывает на непонятном языке... Сама такая маленькая, тоненькая... Все тащит, тащит меня... Сама все повторяет: «Бягрем»... Вы не знаете? Что за слово это — «бягрем» ?
Васил күңеле белән аңа эндәште: «Мин, мин беләм! Бәгърем — ул безнең сүз! Татарча!»
Яралы сөйләнә дә сөйләнә:
— Уж очень ласково она говорит... «Бягрем, бягрем» ...
... Ап-ак түшәмгә, стеналарга карап шактый яткач кына, аны күреп алдылар. Карт кына, күзлекле хатын (врач булды, ахры) аның пульсын тикшерде, ни өчендер һаман «молодец!», «молодец!» дип кабатлады.
Теге «бәгърем» дип сөйләнгән яралы янәшә караваттан икән. Аксак таягына таянып, титаклый-титаклый керде дә бөтен палатаны яңгыратты:
— Ребятки, мою спасительницу из операционной вывели! В «темную одиночку» положили. Я уже имя ее знаю — Анфиса... Татарка... Понимаете, братцы, она все время повторяет «бягрем»... Что за слово — это «бягрем»?
Васил җавап бирмәде. Бик сөйләшәсе килсә дә, бугазга утырган төер, комачаулап, тынны буды.
«Әллә теге кыз инде? Ул да гел «бәгърем» дип кабатлады бит! Анфиса, ди... Исән! Димәк, исән!»
Ул үзен тартып барган кызның бөгәрләнеп карга ауганын тагын бер тапкыр күз алдына китерде.
«Шулдыр, шул үзедер! Шул кыз бит әнисе тавышы белән «бәгърем», «бәгърем» дип аңа дәште».
Бәгърем... Нинди матур сүз! Бу сүзгә моңарчы, никтер, игътибар да ителмәгән... Мәгънәсен теге яралының бик беләсе килә дә... Ничек аңлатырга соң? «Бәгърем!» дип русча ничек әйтергә?
Донбасста рус арасында яшәгәнгә, Василның русчасы шәп иде. Күңелдән генә әллә никадәр сүзне барлады: «милый мой», «любимый мой», «сердце мое»... Юк, бу сүзләр берсе дә «бәгърем»дәге сөю көчен, яраткан кешеңә тугрылыкны аңлата алмый бугай ...
Кипшергән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып, ул да әңгәмәгә кушылды. Теге кыз турында күбрәк белергә теләү көч бирде, ахры.
— Я ее знаю... Она и меня спасла... «Бягрем» — это по-татарский означает... — Кирәкле сүзне табалмый тынып калды. — Понимаете, в русском нет такого слова... Так можно назвать только единственного, драгоценного, любимого человека ...
— Понятно... — дип сузды тегесе. — Я раньше думал, татары — косоглазые... Очень красивая девушка... А почему ее Анфисой зовут? У вас разве и имена как у наших девчат?
« Анфиса... Чынлап та, нигә Анфиса? Татар кызы, ә исеме — Анфиса ... »
Кинәт йөрәге ашкынып-ашкынып тибә башлады.
— Нәфисә! Наверное, ее зовут не Анфиса, а Нә-фи-сә! Наше — татарское имя! В переводе — изящная!
Василга шөгыль табылды. Караватка «беркетелгән» көннәре елларга тиң кебек тоелса да, Нәфисә исемле татар кызы турындагы уйлары җанга рәхәтлек бирде.
«Күзләре нинди икән? »
Васил аның дерелдәвек керфекләре белән борын очындагы сипкелләрен генә күреп калды шул.
«Мөгаен, кара күзледер... Татар кызлары, аның әнисе кебек, кара күзле, кара кашлы булалар бит... Бер кешелек кечкенә палатада нәрсә уйлап ята икән? Күршедә генә үзе үлемнән коткарган ике ир-егет ятуын белә микән ул? »
... Ниһаять, аңа да урыннан торырга рөхсәт иттеләр.
Васил, аякка басу белән, Нәфисә яткан палатаны юллап китте. Бер-ике атлый да туктый, аннан тагын, тагын атлый... Тапты... Башкаларына игезәктәй охшаган ишеккә текәлеп, шактый озак басып торды. Бүлмәгә ник берсе керсен дә, ник берсе чыксын.
Анда, ишекнең теге ягында гына, татар кызы Нәфисә ята. Үзе коткарган егетнең зар-интизар булып аны көтүен сизә микән ул? Кем син, Нәфисә? Кечкенә генә йөрәгеңә күпме яралыны яудан чыгарырлык көч-кодрәтне каян алдың да ничек сыйдырдың?
Нәфисәнең үзен күргәнче, бу ишек төбен аңа шактый күп таптарга туры килде әле.
Карлар эреп, дөньяның яшәрә башлаган чагы иде. Васил, апрель кояшы җылысына битен куеп, шул рәхәтлеккә эреп, бакчадагы эскәмиядә утыра иде. Ак халатлы шәфкать туташы янәшәсендә акрын гына атлап килүче кызны ул шунда ук күреп алды.
«Нәфисә! Әйе, әйе, шул үзе! Әнә, борын очындагы сипкелләре бераз арта да төшкән бугай. Үзенә ничек килешеп тора! Ә күзләре... Ике зәңгәр күл диярсең... Зәңгәр күзләреннән балалык чаткысы да югалырга өлгермәгән әле »...
— Нәфисә!
Кыз, аптырап, аңа борылды.
— Нәфисә! Бу — син бит! Син! Син минем ярамны бәйләдең, яраланып карга егылдың... Хәтерлисеңме?
Кызның зәңгәр күзләре балкып китте.
— Син исәнмени, бәгърем? Мин синең турыда күпме уйладым... Санчастька илтеп җиткерә алмадым бит үзеңне ...
Гомер буе танышлар, диярсең!
Кырык бишнең язы җиңү язы гына түгел, ул мәхәббәт язына да әверелде. Агач бөреләренең ачылуын, яшел үләннең баш төртүен алар бергәләп күзәтте, җиңүне дә бергәләп көтте.
Дөрес, бу аларның туган җире түгел. Тик шушы җир өчен көрәшеп, аның өчен кан түккәч, аларның да туган җире була түгелме соң?
Нәфисә, зәңгәр күзләрен зур ачып, аңа төбәлә.
— Син безнең авылның марурлыгын күрсәң! Бакча башында гына урман башланып китә. Самавыр кайнаганчы, чәй эчәргә дип, бер савыт җиләк җыеп өлгерәсең... Ә син каен җиләген сөткә болгатып ашарга яратасыңмы, бәгърем?
Васил сүзсез генә елмаеп баш кага. Авылга кайткач, җиләккә йөрергә өлгермәде шул. Ә Нәфисә сөйләсен, туктамасын гына... Сөйләсен дә, сөйләсен ...
— Ә синең туган авылың нинди, Васил?
Туган авыл? Туган авыл дип атап була микән аны? Нигәдер бик кырыс каршылады ул аларны. Авыл советындагы «кара мыек» гел аяк чалып җәфалады. Сугыш башлануга, әтисен фронтка алдылар, яңа йортта бер төн генә кунарга өлгерде. Кара пичәтле кәгазьне декабрь ахырында ук китерделәр. Әнисе белән икесе көн-төн колхоз эшеннән бушамады. Җидееллыкны бетергәч, укудан да туктарга туры килде Василга. Сәгадәтне иң борчыганы тагын шул булды: уналтысы яңа тулган егеткә повестка тоттырдылар. Җитмәсә: «Улыңның яшен киметеп ялган документ ясаткансың. Җавап бирергә туры килер!» — дип, бәгыренә төште Хөрмәтулла. Әнисе ни тырышса да дөреслекне исбатлый алмады.
Унҗидесе тулган көнне яраланып кар өстендә ята иде инде ул.
Хәзер нишли икән әнисе? Нигә улының хатларына җавап язмый ул? Әллә чирләгәнме? Их, кош теле кадәр генә бер хат килсен иде!
Нәфисә аны юатырга мең төрле сәбәп таба:
— Әй син, шахтер малае, авылның исәпсез-хисапсыз мәшәкатен һаман аңлап бетермәдеңме? Сугыш бара бит, сугыш... Аннары, юлда күпме хатлар югала... Килер, бәгърем, килер, түз генә ...
... Җиңү көнендә госпиталь әздән генә күккә күтәрелмәде. Андагы шау-шу! Тавыш! Күз яшьләре! Инде терелеп килгәне дә, кузгала алмый урында ятканы да шатлыктан елый.
Нәфисә исә көлде дә көлде.
Ул кичне алар таңга кадәр бакчада утырдылар.
Нәфисәне кочагына кысып, аның башны әйләндергеч чәч исеннән исереп утырган төн Василның иң-иң бәхетле төне булган икән. Бәхет төнен алар бергәләп озатты, бергә-бергә таңны каршылады. Шул төндә ул беренче тапкыр Нәфисәне үпте, беренче тапкыр аның зәңгәр күзләренә шулай якыннан карады.
Шундый бәхетле көннәре тагын булды микән Василның? Нигәдер хәтерләми... Җиңү көне кайгыга да, шатлыкка да уртак нокта куйды бугай. Ә аннан соң үткәргән көннәр, елларны яшәү дип атап буламы икән? Юктыр, мөгаен... Алары — бары тик тереклек итү генә... Яшәү өчен яныңда яраткан кешең дә булу кирәк икән, һичьюгы, аның булачагына ышаныч ...
... Ул чакта Нәфисә нинди шат иде! Кыз өзлексез көлде, җырлады:
— Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына,
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына ...
Аннан, күңел ашкынуын тыялмыйча, Василны госпиталь артында башланып киткән аланлыкка тартты:
italki
— Хәзер ландышлар чәчәк аткан вакыт... Син аларның исен белсәң! Шуның хуш исеннән исерәсем килә. Дөньяда шуннан да матур бер чәчәк тә юктыр, мөгаен ...
Алар, җитәкләшеп, аланлыкка йөгерде ...
Нәфисә җырлый-җырлый чәчәк җыя:
— ...Ландыш чәчәк аткан чакта
Яратам ландыш исен;
Ах, бәгырем, син белмисең
Саргаям синең өчен.
Бәгырем, диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына.
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына ...
Аннан соңгысын Васил хәзер дә искә төшерергә курка. Колак тондыргыч шартлау авазы катыш һавага күтәрелгән тузан болытыннан ул бермәл аңына килә алмый торды. Нәрсә булды?
Җан ачысы белән кычкырып җибәрде:
— Нә-ә-ә-фи-и-и-сә-ә-әү!
Актарылган кара җир өстендә йөзтүбән яткан Нәфисә исән иде. Бер тамчы да каушамады Васил: халат путасы белән кызның ике балтырын да кысып буды. Аннан канга баткан мамык кебек җиңел гәүдәне күкрәгенә кысып, госпитальгә йөгерде.
Кара туфрак белән аралашкан ландыш чәчәкләре янында... ике аяк ятып калды.
Кыз аңында иде. Бертуктаусыз пышылдады:
— Бәгьрем... Бәгърем ...
... Икенче көнне Васил госпиталь артындагы каберлеккә Нәфисәне үз куллары белән җирләде.
Кичен аңа Мөхлисә карчык язган хатны тоттырдылар. Кәкре-бөкре хәрефләр җан өшеткеч хәбәр китерде:
«Улым, әниең югалганга айдан артты инде. Чана тартып симәнәгә киткән җиреннән әйләнеп кайтмады. Әллә язгы ташу суына акты, әллә явыз бәндәләргә очрады — белгән юк. Гәүдәсен дә таба алмадык бәгырьнең ...»
Сугыш беткән көн әнә шул вакыйгалар белән хәтердә калды ...

(повесть)
IV бүлек. Нарат хикәяте
Казан вокзалына килеп төшкәч эшләгән иң беренче эше шул булды Василның: базар сымак җирдә сату иткән бер ирдән күлмәк белән кәчтүм-чалбар сатып алды да, куаклар арасына кереп, өстендәге хәрби киемнәрен ташлап, яңасын киеп куйды. Ничә еллар өстән төшмәгән казна киеме шулкадәр туйдырган, тәнне генә түгел, җанны да кысып, буып җәфалаган икән. Иркенәеп, бушап калды.
Урамда җәй иде. 1950 нче елның кызу җәе ...
Хәрби хезмәт аның өчен әле генә тәмамланды.
Балалыктан кисәк ирлек дәверенә атлады ул. Егет чагы булмады да кебек... Кырык дүрттә алганнар иде, менә хәзер кайтып килеше.
Сугыш бетүгә, аларны Көнчыгышка җибәрделәр. Донбасс егетенә ком чүлләрен дә күрергә язган икән. Телне әйләндереп, исемен дә әйтеп булмый торган Чаньчун, Пинцюань кебек кытай шәһәрләрендә сугышты, Зур Хинган тауларын кичте, яраланып, Чифын госпиталендә ятты. Аннан соң аны Кировтагы хәрби частька күчерделәр ...
Алты ел гомер әнә шулай узды.
«Алты»ны бәхетле сан диләр. Васил ачы итеп елмайды. Менә, алты елга сузылган «бәхет» — тәмам. Әти-әнисез, Нәфисәсез алты ел! Өзелеп көткән якын кешеләре булса, ул, алты гына түгел, алтмыш ел да түзәргә риза да! Юк бит, юк! Бу дөньяда ул - япа-ялгыз ...
Менә кайта. Кая? Кемгә? Аны ни көтә?
Мөхлисә карчык та инде күптән үлгәндер. Соңгы елларда язган хатлары җавапсыз калды аның. Әнисе белән бәйле хатирәләрне кайдан эзләп, кемнән табар?
Якын кешеңнең кабере булу — үзе бер бәхеттер ул! Каберлексез ялгыз дөнья... Гыйззәт... Гөлйөзем... Әти... Әни... Һәм ерак Польша җирендә ятып калган Нәфисә ...
Бәлки теге яңа йортта аны бәхет көтәдер? Бәлки теге нарат та әле исәндер? Әнисе нараты ...
... Донбасстан кайтканда, әнисе авыл башындагы ялгыз наратны кочаклап елаган иде. Васил бервакытта да аның елаганын күрмәде. Дөресрәге, Сәгадәт беркемгә дә күз яшен күрсәтмәде. Ә ул чакта елады.
Ялгыз агач, нараттан бигрәк, мәгърур имәнгә охшаган иде. Кәүсәсе кочакка сыймаслык юан, таза булып, ябалдашлары шундый киңәеп як-якка җәелгән ки, коелган күркәләре дә, агачтан шактый ерак тәгәрәп, кибеп ачылырга өлгергәннәр, йодрык кадәр булып, тырпаешып яталар.
— Безнең нарат... — диде ул чакта Сәгадәт.
— Әни нараты... — дип кабатларга яратты Васил һәрчак.
Зыярат янындагы юлны да ул «зыярат юлы» дип атамады, «наратлы юл» диде.
... Менә хәзер шул юлда басып тора.
Монда бар да үзгәргән. Зыярат коймасын киңәйтеп, юл читенә кадәр китереп җиткергәннәр икән. Теге нарат та зыярат эчендә калган. Һаман да шулай мәгърур торуына карамастан, ул зыярат агачына әйләнгән инде. Анда исә бармак төртеп күрсәтергә дә, матурлыкка сокланырга да ярамый.
Анда-санда күренгән яңа йортларны исәпләмәгәндә, авыл әлләни үзгәрмәгән дә кебек. Үз йортларына килеп җиткәнче, ник бер кеше очрасын! Күзгә ташланган беренче нәрсә шул булды: тәрәзә төпләре буш иде. Алсу чәчәкле яран гөлләре әнисе хатирәсе булып күңелдә йөргәнгә, авылны искә төшереп, күз алдына иң башта шул яран чәчәкләре килә иде. Алай түгел икән ...
Тукта, тукта! Әллә күзенә ялгыш күренәме? Мөхлисә карчыкның йорты һаман да исән бит! Җиргә чүгеп беткән ярым җимерек өйнең тонык пыяласы аша күренгән гөл — әнисе яраны түгелме соң? Шул бит! Шул!
Карчыкның ишегендә күгәреп беткән иске йозак эленеп тора. Ә яңа йортның тәрәзәсеннән колакны авырттырырлык шау-шу ишетелә.
— Син кабәхәт белән үткән гомерем җәл! — дип ачыргаланып кычкырды хатын-кыз тавышы. — Мөхлисә карчыкны да йортыннан кудың син... Сәгадәтнең дә башына син җиттең ...
— Тыныңны чыгарма! — дип, аның сүзен бүлде ир-ат тавышы.
Нәрсәдер ватылды, кемдер чинады, берәү кычкырып елап җибәрде.
Бусагада чәче-башы тузгыган, йөзен сакал-мыек баскан исерек ир пәйда булды. Акайган күзләре белән Василга карап торды да:
— Син кем? — дип акырып җибәрде.
Васил аны таныды.
Бу — ул! Алар гаиләсен күрәлмаучы, гел бәла-каза гына китерүче кеше — Хөрмәтулла иде.
— Нәрсә? Терәлеп каттың? Эзең булмасын! — дип бакырды Хөрмәтулла.
Васил аның белән очрашуга әзер түгел иде .
Ни әйтергә ? Нәрсә дияргә?
Ул, борылып, урамга чыкты. Монда хәл итәсе мәсьәләләр күп булырга охшаган. Соңрак... Барысы да соңрак ...
Аяклары аны нарат буена илтте.
... Каршысына әнисе атлап килгәндәй тоелды. Әнә ул, беләкләре белән наратны урап кочкан да, аңа серләрен сөйли ...
... Сәгадәт Хәмитҗанга кияүгә гашыйк булып чыкмады. Әти-әнисен югалткач барлыкка килгән ялгызлык аны бик куркытты. Мулла кызы булып иркәләнеп үскән Сәгадәт билгесез шомлы тормыш каршында берялгызы шактый озак чәбәләнде. Янәшәсендә — таянырлык, ышанычлы кеше кирәк иде. Хәмитҗан шундый кеше булды: күп сөйләшмәс, ярдәм кирәксә — көчле, җылы учын сузар, таянырга — киң җилкәсен куяр. Аның көченә ышанып, Сәгадәт үзе дә кыюланды, сүзен курыкмыйча әйтә торган көчле рухлы хатынга әйләнде.
Шунысы кызганыч, хисләре һәрвакыт богауда булды аның. Мәңгелек үкенече дә шул: хатын-кызга хас иркәләү-назларны Хәмитҗан аннан күрми дә калды бугай. Гомер әле алда — яшисе дә яшисе кебек тоелган иде. Иркәләү-назлауга да өлгерер, барысы да алда кебек яшәлде... Кем уйлаган бит... Кем уйлаган ...
Бөтен назларын Хәмитҗанны сугышка озатасы төнгә дип саклаган икән.
Әле салынып та бетмәгән яңа йортта соңгы төнне уздырдылар алар. Шунда Сәгадәт үзенә күрә бер ачыш ясады: Хәмитҗанны ярата икән бит ул! Мәхәббәтен аңламыйча, күпме гомере әрәмгә үткән лә! Ирен соңгы тапкыр шашып иркәләгәндә, күз яшьләре шуңа елга булып аккан да, йөрәгенең «соңгы тапкыр» диеп пышылдавын күңеле белән сизенеп, шуңа сыкрап елавы булгандыр ...
Кырык бернең декабрендә килгән кара пичәтле хат шул сизенүгә нокта куйды. Үкенечле нокта ...
Сәгадәт, көнне төнгә ялгап, колхоз эшенә чумды. Мулла кызы печәнен дә чапты, сука да сукалады, урман да кисте. Нинди авыр эш булса, барысы да Сәгадәткә булды.
Сугыш башлангач, Хөрмәтулланы колхоз рәисе итеп куйганнар иде. Беренче көнне үк Сәгадәтне идарәгә чакыртты ул:
— Синнән дә укымышлы беркем юк, әйдә, хисапчы бул, — диде. — Сугыш әле кайчан бетә, урының — җылыда, тамагың тук булыр.
Хатын Хөрмәтулланы яхшы белә иде:
— Юк! — дип, бер сүз белән генә җавап бирде.
Шуннан башланды инде. Горур хатынның башын идерер өчен, ни генә кыланмады яңа рәис. Җае чыккан саен кимсетеп бәгыренә тиде.
Сугыш чорында авылда хатын-кыз затыннан халык күп булды: җиләк кебек яшьләре дә, тол калганнары да бихисап... Хөрмәтуллага да якты чырай күрсәтүчеләр санап бетерерлек түгел, берәвесе бозыклык белән елмайса, икенчесе тамак хакына куенын ачты. Председатель талымлап тормады, барысына да җитеште. Әмма нәфес дигән әйбернең чиге-чамасы юк диләр. Төннәрен исерекле-уяулы: «Сәгадәт! Сәгадәт!» дип саташты.
Хатын якын җибәрмәде. Куркытып та, ялынып та карады Хөрмәтулла:
— Мин сине теге чактан бирле яратам, сине сөргенгә озатканчы ук, — дип, елады да хәтта.
Сәгадәт көлде генә.
Кырык дүртнең ахырында, инде унҗиде яшьлекләрне дә сугышка чакыру башлангач, соңгы чараны кулланды: уналтысы тулып килгән Василны исемлеккә кертте.
Сәгадәт идарәгә чапты. Хөрмәтулла ялгызы иде. Хатынны күргәч, әллә нигә йомшарды: инде менә теләгемә ирешәм дип, канәгать елмаеп, аны стенага терәде, изүеннән кереп, күкрәкләренә ябышты.
Егерме ел элекке чибәр мулла кызы арсландай көчле хатынга әверелгән иде... Сәгадәт чыгып киткәч кенә, аңына килеп, көч-хәл белән идәннән күтәрелде Хөрмәтулла. Ике ай буе хатын-кызны күрәсе килмичә, бүртенеп йөрде.
Кырык бишнең язына кадәр Сәгадәтне иректә калдырды ул: дәшмәде, күрмәде, сөйләшмәде.
Март башларында Кормаш элеваторыннан симәнә ашлыгы ташый башладылар. Таң атуга чана өстерәп, унсигез чакрымдагы Кормашка чыгып китәләр дә, кичен генә көч-хәл белән кайтып егылалар. Иртән иртүк—тагын юлга. Ай буе шулай. Елгаларга су төшкәнче, эшне бетерергә дип, планны катгый куйганнар иде. Сәгадәт эштән беркөн дә калмады. Ябыкты, суырылды, әмма зарланмады.
Кормаш белән ике арада күперсез-нисез бер елга булып, эссе җәйдә суы урыны-урыны белән билдән генә калса да, язын, юлны өзеп, котырынып ага торган гадәте бар иде. Боз өстенә су төшкәнче дип, ул көнне дә ашыга-кабалана Кормашка юнәлделәр.
Кайтканда, Сәгадәт, ялгыш басып, аягын каймыктырды. Авыртуына чыдый алмыйча, оекбашын салып караса, шаккатты: аяк шайтан сөягеннән кызарып шешеп чыккан. Ә алда — башланмаган ун чакрым юл. Нишләргә? Сәгадәтне кызгандылар, аңа җиңелрәк булсын дип, бер капчыгын яшүсмерләр үз чанасына салды.
— Әйдә утыр, тартып кайтабыз, — диючеләр дә табылды.
Хатын ризалашмады, иркәләнүне оныткан иде инде ул.
Авырткан аяк белән башкаларга ияреп бара алмады Сәгадәт, акрынлап симәнәчеләрдән артта калды. Елгага җитәрәк, бөтенләй басалмас булды.
Көн кичкә авышты. Кояш караганда тирләп юешләнгән өс киеме, туңдырып, бөтен тәнне калтыратты. Хатын, чарасызлыктан үртәлеп, үксеп елап җибәрде.
Әнә шул чакта аны бер атлы куып җитте. Сәгадәт, шатлыгыннан, башта чанадагының йөзенә карарга да оныткан иде, Хөрмәтулланы күргәч, кара көйде.
Рәис атын туктатты. Хатынның кулыннан чана бавын алып, ат чанасына бәйләде. Карышып тору мәгънәсезлек кебек тоелды: Сәгадәт ризалашты.
Ат кузгалып китте. Тынлыкны беренче булып Хөрмәтулла бозды. Әллә нинди басынкы, мескен тавыш белән сүз башлады:
— Сәгадәт, син минем яратуга нигә ышанмыйсың?
Хатын дәшмәде.
— Мине назласаң, майда-балда гына яшәтәм бит үзеңне.
Әллә аягы сызлаудан, әллә Хөрмәтулла сүзеннән Сәгадәт йөзен чытты.
— Әллә «гөнаһ» дип уйлыйсыңмы? Ирең юк бит инде синең — ул үлде... Гөнаһысын үзем күтәрәм ...
Җавап сүзе ишетелмәде.
— Гомер буе ялгыз яшәрмен дисеңме?
Сәгадәт җавапның бик берәгәйлесен бирде:
— Дөньядагы бөтен ир заты кырылып бетеп, син берүзең калсаң да... кирәкмисең!
Хатын чанадан сикереп төште, аяк авыртуыннан сыны катып, җиргә чүкте.
Хөрмәтулла шуннан файдаланып калырга ашыкты. Сәгадәтне күз ачып йомганчы ат чанасына күтәреп салды да, өстенә капланып, изүендәге сәдәфләренә ябышты. Аларны чишеп, вакыт әрәм итеп тормады, бишмәте, күлмәге белән бергә умырды... һәм өнсез калды.
Күпме хатын-кызны белеп, мондый матур күкрәк күргәне юк иде аның, комсыз иреннәре белән алсу ими башларына капланды... Хатын кыргый җәнлектәй карышты: тырнады, тешләде ...
Чанада барган сугыштан өреккән ат пошкыра-пошкыра боз өстенә килеп кергән иде инде. Дилбегәнең бушаганын сизеп, ахры, иреккә ыргылды, көтмәгәндә, ал аякларын югары чөйде, аннан дагалы тояклары белән язгы бозны ярсып төя башлады. Чәрдәкләнгән боз катыш суның салкын чәчрәвеннән өркеп, тагын да ярсыды, тагын алга ыргылды, тагын бозлар ватылды ...
Ул арада Сәгадәт һушына килеп өлгерде: бөтен көчен җыеп, Хөрмәтулланы этеп җибәрде дә, астыннан җиңел генә шуып чыгып, чанадан читкә сикерде һәм... бозлы су бөтен тәнен куырып алды. Елганың тирән түгеллеген белә иде, аска киткәнен сизсә дә, каушамаска тырышты. Аяклары белән кармаланып, елганың төбен эзләде. Тапты... Бар көченә этелеп, өскә омтылды... Башы белән тоташ бозга килеп бәрелде, тагын аска китте. Тагын өскә этелде... Тагын бәрелде... Миендә бер уй сызылып үтте: «Яшәмәгән дә кебек идем» ...
... Кап-кара су катыш боз арасында хатынның башы һаман күренмәде.
Хөрмәтулланы курку басты. Бөтен тәне белән калтырый-калтырый ул судан күзен алмады. Караңгылык куерып, күзләре әлҗе-мцлҗе килә башлагач та көтте әле.
... Ул Сәгадәтне чын-чынлап ярата иде. Аның үзенеке булмаячагын күңеле белән сизсә дә, шуны белгән саен, отыры аңа тартылды, яратуы да көчәя генә барды. Җавапсыз тиле мәхәббәте аны көннән-көн ярсытып, көннән-көн котыртты гына.
Хөрмәтулла: «Сәгадәт!», «Сәгадәт!» — дип күпме дәшсә дә, җавап булмады. Тыела алмыйча, кычкыра-кычкыра елады ул. Ирнең, үзен белә башлаганнан бирле, беркайчан да болай күз яше түккәне булмагандыр. Сәгадәт аның ирлек горурлыгын күптән изеп, чәлпәрәмә китергән иде инде... Ничә тапкырлар аның бу горур хатынны газаплып җәзалыйсы, көчле куллары белән, ләззәтләнә- ләззәтләнә, үзен яратмаган йөрәген сытасы килгән чаклары булды. Ничә тапкыр булды... Тик тиле йөрәге бу хатынны шашып ярата иде.
«Йа Хода! Ул вакыйганы болай тәмамланыр дип уйламаган иде. Нишләде ул? Нишләде? Сәгадәтнең үлеменә сәбәпче булды түгелме соң? Сәгадәт булмаса, бу дөньяда яшәүнең ни рәхәте, ни яме бар аның өчен?»
Ул шуларны уйлап, ярсый-ярсый елады.
Кинәт аңы сафланып китте. Моңарчы беркемнең дә батып үлгәне булмаган елгага Сәгадәтнең төшеп югалуы мөмкин түгел иде. Сәгадәт бит ул! Шундый көчле Сәгадәт! Әллә Ходайның, аның мәхәббәтенә ышанмыйча, тагын бер тапкыр шулай сынап каравымы?
Хөрмәтулла үзенең елавын берәрсе күрмәдеме дип, шикләнә-шикләнә, як-ягына каранды.
Эңгер-меңгер юрганын ябынып өлгергән тирә-юнь тып-тын иде. Аннары ул симәнәле чананың бавын чиште дә кара-кучкылланып торган бозлы суга таба этеп җибәрде. Чана бер чупылдады да күздән югалды ...
... Ун чакрымны ун минутта үткәндер. Сәгадәт качып кына аны күзәтеп торадыр да, каршысына чыгып: «Сиңамы соң мине җиңү!» — дип, мыскыллап көләр кебек тоелды.
Ул шулай булуын теләде. «Нәрсә әйтсә әйтсен, тик исән генә булсын!» — дип йөз, мең кат Ходайка ялварды.
Хөрмәтулланың ишек кагуына болдырга чыккан Мөхлисә карчыкка бер генә акырды:
— Сәгадәт кайда?
Карчык аның тырналып, тешләнеп беткән йөзенә, кан саркып торган яраларына карап, имәнеп китте.
— Кайтып җитмәде әле... Кормашка симәнәгә китте бит ул ...
Ир, аҗгырып, ишек тупсасына китереп типте.
Мөхлисә карчык «дерт!» итте, йөрәген тотып, чак кына егылмый калды. Аннан, шактый кыюланып, сүз башлады:
— Сәгадәткә бәйләнүеңнән кайчан туктыйсың син, җирбит? Авылда сиңа хатын-кыз беткәнме?
Хөрмәтулла тагын да ярсыды:
— Миңа акыл сатуыңмы, карт тиле! Молчать! — дип акырып салды.
Карчык, еш-еш сулыш алып, бермәл тынып торды:
— Үзем белән кабергә алып китәсе серем иде... Вәгъдәмне боздырасың инде, җүнсез... Сәгадәткә бәйләнүеңнән тукта! Шуны бел: сез — бертуганнар! Аңладыңмы? Бертуганнар! Атаң патша хезмәтендә чакта, Сәгадәтне анаң уйнаштан тапты... Үзем кендек әбисе булдым... «Баланы берәр яры олактыр, адәм хурлыгыннан саклый күр!» — дип, елый-елый ялварды миңа... Гыйззәт хәзрәтнең баласы үле туган чак иде... Син — биш яшьлек сабый гына идең... Кичер, Аллам, кабергә алып китәсе серем иде ...
Хөрмәтулла ни үле, ни тере басып торды да башы белән бусагага төртелде.
... Сәгадәт әнә шулай югалды. Мөхлисә карчык күпме көтсә дә кайтмады.
Хөрмәтулла да көтте. Ай буе айнымады. Төннәр буе идән тырнап, улый-улый елады. «Сәгадәт! Сәгадәт!» — дип ыңгырашып, өйдәге берәүгә дә йокы күрсәтмәде.
... Бу авылда җанга якын бердәнбер урын булып шул нарат кына калган, ахры. Шунда гына күңеленә юаныч табып, әнисе турындагы хатирәләргә бирелә ала Васил.
Ул нарат кәүсәсенә йөзе белән капланды.
— Әни... Ишетәсеңме мине? Бу мин — синең улың ...
— Ишетәм, бәбкәм, ишетәм ...
Егет тынсыз калды.
«Әллә зыярат агачлары шулай пышылдашамы?»
— Ишетәм, ишетәм... — дип тагын кабатлады усак яфраклары.
Васил, дөньялыкка кайтып, тирә-ягына күз салды. Шунда гына ул куак төбендәге ап-ак төенчекне күреп алды. Әнә төенчек селкенеп куйды... Юк... Бу төенчек түгел! Ап-ак күлмәк кигән, ак яулыгын таратып бәйләгән бөрешеп беткән кечкенә карчык усак яфраклары тавышы белән шулай аңа дәшә:
— Кайттыңмы, улым, әниеңне эзләп, монда килдеңме?
Егет карчык янына чүгәләде. Җыерчыклар арасыннан аңа ике томанлы күз төбәлгән иде.
— Мөхлисә әби ...
Ул карчыкның кипкән яфрак кебек гәүдәсен кочты. Карчык шундый ябык иде, хәтта күлмәк эче бөтенләй буштыр кебек тоела. Шул ап-ак күлмәге генә карчыкның лепердәп торган җанын урап тора да, саксыз кагылсаң, ул җан эреп юкка чыгар, я болытка әверелеп күккә ашар сыман.
Карчык дөм сукыр иде. Ул калтыравык куллары белән егетнең йөзен капшады, күкрәк, беләкләренә орынды.
— Йөзгә әниеңә тарткансың, гәүдәгә тач атаң икәнсең ...
Егет үзен әти-әнисе һәм үткәне белән тоташтырып торучы шушы бөрешкән җанга томырылып катып калды.
— Сиңа тапшырасы әманәтем яшемне йөзгә тутырды, балам... Ярый әле кайтып җитештең ...
Ул, кыштырдый-кыштырдый, күлмәк бөрмәләренә кереп китте. Әллә кайдагы яшерен кесәдән гәрәбә мәрҗән белән аралашып тезелгән тәсбих тартып чыгарды.
— Гыйззәт хәзрәт авылыбызның нуры иде... Явыз адәмнәр аның башына җитте... Сәгадәт тә затлы иде... Син затлы нәсел баласы, шуны онытма!.. Нинди гайбәт ишетсәң дә, ышанма ...
Лепердәп торган җаны күккә ашып, карчык җиргә түнде.
Васил мамыктай гәүдәне күтәреп алды.
Туп-туры үзләренең яңа йортына атлады. Күз төпләре кара көйгән хатын (Хөрмәтулла хатыны булды, ахры) барысын да аңлап алды, тиз-тиз башына ак яулыгын япты, түр караватка ак җәймәсен җәеп, карчыкны салырга урын күрсәтте.
... Йорт тып-тын калды. Мөхлисә карчык янына ни арада авыл карчыклары җыйналып өлгерде. Күңел түрендә сакланып калган догаларын укый-укый, алар карчыкны соңгы юлга әзерли башладылар.
Хөрмәтулла хатыны шулар тирәсеннән китмәде дә. Әле тегесен, әле монысын биреп, ярдәм итәргә тырышты. Нидер кирәксенеп, ишек алдына чыккан иде, әллә нәрсәдән шикләнеп, ишеге ябык торган сарай янына килде, ашыга-кабалана ишеген ачып җибәрүе булды, ачты да «Ах!» итеп җиргә утырды.
Матчада... ире асылынып тора иде.
... Бу көн бик авыр үтте. Авыл, сугыш беткәннән бирле, бер көндә ихатадан ике мәет чыкканны хәтерләми иде. Зыяраттан кайтып кергән Василны зур-зур төенчекләр күтәргән Хөрмәтулла хатыны каршылады.
— Син безгә рәнҗемә, энем... Бу йорт Хөрмәтулла исеменә язылган булса да, аның төп хуҗасы — син... Үлгән кеше турында начар сөйләргә ярамый: нишләтәсең—шундый кеше булды инде ...
— Сез ... кая җыендыгыз?
— Яшәргә урын кирәк бит... Мөхлисә карчык йортына күченәбез ...
Хатын төенчекләрен күтәрде. Аның артыннан өч үсмер кыз да иярде. Кызларның өчесе дә — кап-кара кашлы, кара күзле иде. Василның тәннәре чымырдап куйды. Кайда күрде соң ул бу күзләрне, мондый карашны? Әнисе бит! Әнисе шулай карый иде!
Ул, хәлсезләнеп, идәнгә чүкте. Аларны рәнҗетсә, күңел түрендә сакланган кара күзле, кара кашлы әнисе хатирәсе дә рәнҗер, үпкәләп, аны читкә тибәрер кебек тоелды.
Васил чемоданына үрелде. Бу нигезгә соңгы тапкыр тутырып бер карады да капкага юнәлде.
— Яшәгез!

V бүлек. Сания
Кайсы якка барганын да белешмичә, ин беренче үтүче поездга билет алды ул. Сәндерәнең дә иң өстәгесенә менеп, баш астына кәчтүмен бөкләп салды да стенага борылып ятты. Үзе бертуктаусыз кулындагы тәсбихны аралады. Гөлйөзем мәрҗәннәре белән аралашкан тәсбих аның кулын яндыра иде. Юк, кулын гына түгел... Ялкыны бармаклардан йөрәгенә кадәр үрмәләп, бөтен күкрәген дөрләтә түгелме соң?
Аның әле бервакытта да болай ялгыз булганы юк иде. Күкрәктәге ялкын сулкылдап-сулкылдап куя, нидер, күзне ачыттырып, тамак төбенә утыра ...
Шушы халәттә ул саташулы-уяу күпме яткандыр, Нәфисә тавышын ишетеп, «дерт» итеп китте.
— «Улым, бәгърем, син кайда?» — дип кычкырам, эзлим, елыйм... Ә ул дәшми ...
— Кайчаннан бирле эзлисең? — Монысын бөтенләй башка тавыш әйтте.
— Алты ел инде... Ул хәзер үскәндер... Минем бәгырь кисәгем — улыма ун яшь тулгандыр ...
Күкрәген бәреп чыгардай типкән йөрәген учлап, Васил түбәнгә карады.
Бөтен вагон йоклый. Өстәл артында кара-каршы утырган ике хатын гына уяу. Нәфисә тавышлысының урыны Васил ягында булганга, йөзе бөтенләй күренми диярлек.
— Иремнең үлгән хәбәре килгәч, ни булса шул булыр, туганнар янына сыярмын әле, дип, Ижауга кайтырга юлга чыккан идем ул чакта ...
— Үзегез кайда яшәдегез соң?
— Донбасста... Акча эшләргә шахтага киткән идек... Сугыштан кача-кача, Сталинградка килеп җиткәнмен... Шул тирәдә югалттым аны... Бик тере, матур малай идее, бәгырькәем ...
Хатынның тавышы өзелде. Уфылдап, борын тартканы гына ишетелде.
Хатыннар тынды. Васил үзе дә йокылы-уяулы төн уздырды.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Тыкрык - 3
  • Büleklär
  • Тыкрык - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4272
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2263
    34.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тыкрык - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4401
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2248
    35.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тыкрык - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 3764
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2050
    37.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.