🕙 1 minut uku

Тургай җыры

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 107
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 86
48.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Тагын да яз.
  Кояш Җир йөзенә
  алтын керфекләрен сирпеде.
  Җирне ялый кояш,
  җир парлана
  яңа туган бозау шикелле!..
  
  Тагын да яз.
  Тургай, үрли-үрли,
  биеклеккә менә тырпылдап.
  И кистерә!..
  А, Паганини —
  әздерә бит бары бер кылда!..
  
  Иң югары авазларны ала:
  турр-туррр,
  колоратур
  сопрано!
  Иң югары авазларны ала:
  ноталары кояш нурларына язылган...
  
  Минем кебек, ул да илһамланган
  туып үскән җирнең языннан.
  Биеклеккә димли игеннәрне,
  бодайлар, дип, биек үрләсен,
  танкларны үлән басып китсен,
  сугышларны тынлык җирләсен!
  
  Җирне күтәрәсең, тургай!
  Үзең
  сайрый торган нокта нибары!..
  Җырла, әйдә! Язып алсын сине
  гигант магнитофон — Җир шары!
  Һәм тыңласын еллар,
  сине язсын
  сугыш авазлары өстенә.
  Тургай кебек,
  кояш нотасына
  Җир җырласын яңа көч белән!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.