- 5nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Уги Кыз
🕥 32 minut uku
Тукран Малае Шуктуган
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 4144
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1849
35.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Көнчыгыш яктан, ерактан-ерактан алсу таң атты; киртәгә кунаклаган, төнен йоклап алган әтәчне уятты. Менә ул сикереп торды, җилпенә-җилпенә: «Кикрикүк! Кикрикүк! Уяныгыз хәзер үк!» - дип кычкырды. Бу тавышны ишетеп, елмаеп-көлеп, тау артыннан Кояш күтәрелеп чыкты, үзенең нурлары белән җир өстен җылытты. Таралды-югалды аксыл томан, алда күренде урман. Анда яшел киемле агачлар үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр пешәләр. Их, шәп тә соң карлыган куаклары, җыя аны яшьләре-картлары, биеп кенә йөри һәркемнең аяклары. Һавада, әйләнгәләп-тирбәнгәләп, күбәләкләр оча, аларны кояш нурлары коча. Ә аланда шундый күп ал, кызыл, күк чәчәкләр-гөлчәчәкләр. Хуш ис тараталар, бал кортларын үзләренә караталар.
Кара әле, кара, кем ул бер агачтан икенчесенә, өченчесенә сикерә-сикерә бара?.. Койрыгы нинди зур, бигрәк матур! Беләсезме, ул бит тиен, эзләп йөри үзенең өен. Монда әле ерткыч бүреләр дә, эш сөючән керпеләр дә, хәйләкәр төлкеләр дә, куркак куяннар да, авыраяк аюлар да яшиләр. Кайчакларда күренеп китә япьле мөгезле пошилар. Ярата аларны кешеләр.
Борын-борын заманда менә шушы урманда, түгәрәк күлле аланда, агач куышында, үзенең шалашында яшәгән, ди, врач-хирург Тук-тук бабай. Аның белән торган иң бәләкәй оныгы - Шуктуганы. Салкыннар башлангач та, алар җылы якка очмаганнар, үз куышларында гына кышлаганнар.
Яз җиткәч, җир кипкәч, Тук-тук бабай Шуктуганга бөтен урманны күрсәтеп йөргән; агач кайрысын ачып, чүпләрдән арчып, тәмле каен суы эчергән. Алар адым саен туктаганнар, яшел бөреләрдән ничек итеп яфраклар килеп чыгуын карап торганнар, чылтыр-чылтыр чишмә агуын тыңлаганнар, башка кошлар сайравына кушылып, үзләре дә җырлаганнар. Шуктуган (әле нәни булган) йөри-йөри арыган, ә шулай да икенче көнне йокыдан, әтәч күк, иртән үк торган. Чөнки урман һаман саен матурая барган. Алмагачлар, шомырт, миләш, юкә һәм башка агачлар чәчәк атканнар, тирә-юньгә хуш ис таратканнар.
Менә җир җиләге өлгергән. Кып-кызыл булып пешкән бөрлегән. Кая карама гөмбә; кемгә кирәк, кемгә?..
Кызарып таң аткач, ярканат йокларга яткач, көн саен иртән Тук-тук бабай эшкә чыга икән. Ул бер агачтан икенчесенә очып барган, һәркайсын сугып тыңлап караган. «Чирләмәгәнме, явыз кортлар ияләнмәгәнме?» — дип кайгырткан, кичкә таба гына өенә кайткан.
Оныгы Шуктуган бик шук булган: аланда, түгәрәк күл буенда көнозын уйнаган, шаярып туймаган. Ботактан ботакка сикергән, тирләсә, су кергән. Чәчәкләр арасында күбәләкләр куган, тик карыны ачкач кына, өенә юнәлә торган булган.
Тук-тук бабай оныгын бик-бик яраткан, тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр табып ашаткан.
Тормыш шулай үз уңаена тәгәрәгән дә тәгәрәгән... Ләкин беркөнне Тук-тук бабай ах-вах итеп, төсе китеп кайтып кергән:
- Уңмады юлым. Әшләр харап, улым. Кәкре юкә агачының яфракларын кемнәрдер ашаганнар-кискәннәр, килгән, ахры, безнең урманга явыз кортлар-кисмәннәр. Аларны юк итәргә кирәк. Киттек тизрәк! Югыйсә алар үрчерләр-күбәерләр, агачларга зур зарар китерерләр: яфракларын, сабакларын ашап бетерерләр...
Шуктуган бабасының бу сүзләреннән көлгән һәм болай дигән:
- Син инде бигрәк куркак. Бит ул кортлар бик-бик вак. Ничек алар агачларның яфракларын ашап бетерә алсыннар?! Әйдә, безнең урманның да тәмле сыен татып карасыннар.
- Авызыңны ерма, улым, алай, - дип ачуланган Тук-тук бабай. - Яхшыга китермәс урынсызга шаярту. Кирәк булыр хәзер үк кәкре юкәгә юл тоту...
Шуктуган каршы җавап кайтармаган, бабасы белән бергә барган. Алар юкә агачына очып килеп төшкәннәр, кисмәннәрне эзләргә керешкәннәр. Яфраклары ашалган, шыр ялангач калган күп кенә ботакларны караганнар, тик бер генә корт та таба алмаганнар.
- Әһә, төшендем бугай, - дигән Тук-тук бабай. - Кисмәннәр безнең килгәнне күргәннәр, кайры астына кергәннәр. Менә, улым, тыңлап кара. Сөйләшкәннәре ишетелеп тора... Юк, явызлар, алай качып котыла алмассыз, берегез дә исән калмассыз...
Утырган ул ипләп, койрыгын терәп, тотынган эшләргә - корыган ботакны тишәргә. Тирә-якка кайры кисәкләре чәчелгән, күп тә үтми, кортларны тотар өчен, кабып йотар өчен юл ачылган. Берсе шунда ук авызга эләккән. Алар анда шактый күп икән.
- Шуктуганым, син бит минем уңганым. Әйдә әле, үзең кунган ботакның кайрысын чукый башла, явыз кортлар оясын тетеп ташла...
Тукран малай бабасының бу сүзләренә шатланган, шунда ук эшкә дә башлаган. Ул очлы борыны белән агачка тук-тук сугып караган, ләкин кабат-кабат иелгәнгә, уйныйсы килгәнгә, бик тиз арыган.
- Ай! Борыным авырта минем, ай! Бабакай, дим, бабакай! Борынымның һәм муенымның авыртуына көчкә чыдыйм. Мин инде башка чукымыйм... Бабакаем, күлгә барып, суга чумып кына чыгыйм?..
- Ax, син минем шаяным-наяным! Ярар инде алайса, кулга йөгер. Ләкин тиз йөр. Син бит, улым, минем бердәнбер булышчы кулым. Кояш баеганчы, караңгыланганчы, кортларны чупләп бетерергә кирәк. Кайт тизрәк!
Шуктуган шуны гына көткән икән. Ул, шатланып, һавага күтәрелгән, аның канатларына йомшак җил бәрелгән. «Арыдым» дип әйтүе дә онытылган: күбәләкләр куарга тотынган.
Ул бик озак уйнаган-шаярган, оча-оча арыган. Ашыйсы, әчәсе исенә төшкән, үзләре яши торган аланга очып килеп төшкән. Төрле якка күз ташлаган, ашарга эзли башлаган.
Әзли торгач, берничә җиләк тапкан, шунда ук аларны авызына капкан. Аннан соң ул түгәрәк күлдә су коенып алган һәм, имән куышына - бабасының шалашына кереп, изелеп йоклаган.
Шуктуган кояш баегач кына уянып киткән, би-и-ик озак бабасының кайтуын көткән. Тик бабасы күренмәгән дә күренмәгән. «Нәрсә булды икән?.. Мона ничек түзәргә, барыйммы әллә әзләргә?.. Тик менә ничек табарга, карангы бит хәзер карарга... Бәлки, ул минем йокыдан уянуымны көткәндер-көткәндер дә төнге ауга чыгып киткәндер. Их, кызык итим: сиздермичә генә, артыннан куып җитим...»
Шулай уйланып торганда, төрле план корганда, тышта кемдер йөткергән, алҗып-талҗып, Тук-тук бабай кайтып кергән.
- Бабакай, нигә болай манма су булып кайттың, әллә инде зур балык тоттың?
- Әй улым, улым, мин бит иртәдән бирле кәкре юкә агачында булдым, бик-бик арыдым. Кайда ул балык тоту! Сиңа ошагандыр, ахры, тик яту. Нигә минем янга әйләнеп кайтмадың? Мин бит кортларны чүпләп бетерә алмадым...
- Нинди кортларны, нигә чүпләргә аларны?
- Менә син ә, өйгә кайткан да, барысын оныткан да... Ә мин бөтен урманны бетереп эзләп йөрдем бит сине, юньсез малай, - дип орышкан Шуктуганны Тук-тук бабай. - Кара аны, эш сөймәс, әйткәнне белмәс, болай булсаң, сине берәү дә яратмас, бабаң да тәмле әйберләр алып кайтмас, һәркем дан казана эштә. Менә ярканат сукыр килеш тә зур файда китерә, зарарлы чебен-черкиләрне, саранча һәм башка шуның кебекләрне бетерә...
- Юк инде, бабакай, бу ялганга һич тә ышанмыйм. Мин әле, ике күзле булсам да, черки тота алмыйм.
- Ышанмасаң, ярканатның эшләрен үзең барып кара. Ул урман уртасындагы ташландык йортта тора...
Шуктуган бабасы алып кайткан ризықларны тиз-тиз генә капкан да ярканат янына чыгып чапкан.
Бик матур төн икән, һава җылы, тын икән. Күк йөзе аяз икән. Шуктуган, адашмыйча-нитмичә, ялгыш юлга китмичә, ташландык йортка бик тиз барып җиткән. Сукыр ярканатның черкиләрне һәм башка шуның кебекләрне ничек аулавын үз күзе белән күрер өчен, сиздермичә генә күзәтер өчен, ул бер куак артына яшеренгән.
Менә, озак та үтми, ярканат үзе дә күренгән. Канатлары чамадан тыш зур булса да, җилфердәп торса да, аның гәүдәсе һәм авыз-борыны нәкһ тычканныкы кебек кенә икән. Ә үзе шундый оста аучы: ай нурларында куыш-куыш уйнаучы озын-борыннарны бик тиз куып тота һәм шунда ук кабып йота...
Шуктуган ярканатның җитез хәрәкәтләрен озак күзәтеп торган һәм аның янына очып барган.
- Ярканат, дим, ярканат! Яле, миңа аңлат: синең сукыр бабаң да шулай яхшы очучымы, чебен-черкиләрне синең кебек оста тотучымы?..
Ярканат Шуктуганның мондый соравыннан аптырап калган, җавабын көч-хәл белән генә әйтә алган:
- Сез нәрсә сөйлисез, кем дисез?.. Минем бернинди дә бабам юк. Ай, сез нинди шук! Безнең урманда сезнең кебек шаян башка юктыр. Мин бит үзем сукыр. Дөрес, минем күзләрем бар. Ләкин аларның күрү сәләте начар...
- Юк-юк! Сукыр килеш болай оста очуыңа, чебен-черки тотуыңа ышанмыйм. Күзләрем бик шәп күрсәләр дә, мин аларны эләктерә алмыйм. Хәзер хәйләңне белербез. Ике күзеңне дә бәйләрбез. Шуннан соң менә очып кара! Китә алмассың ике метр ара...
- Ярар, үтәлсен сезнең карар, - дигән ярканат,- каен тузы белән күзләремне ура кат-кат. Ләкин хәйләләмә, колакларымны һәм авызымны бәйләмә. Югыйсә мин чебен-черкиләрнең кайда очуын ничек белермен. Ул гына да түгел, каршыда очраган һәрбер нәрсәгә барып бәрелермен...
- Ни сөйлисең син, юләр?! Авыз һәм колаклар белән күрә торган булсак, кирәкмәс иде безгә күзләр. Урынсыз мондый ахмак сүзләр. Авызыңны һәм колакларыңны барыбер томаламам. Әмма күзләреңә иң нечкә яктылык нуры керерлек тә, черкинең аягын күрерлек тә тишек калдырмам. Кил әле миңа якынрак, хәзер бәйлим яхшылап...
Шуктуган, шулай сөйләнгәләп, бик әйбәтләп башкарган эшләрен: каен тузы белән тугыз кат ураган ярканатның күзләрен.
- Әидә, менә хәзер очып кара! Китә алмассың ике метр ара.
Ләкин күзләре бәйләнгән ярканат, бернәрсәгә дә бәрелмичә, бик ансат очып йөргән, чебен-черкиләрне дә элеккечә, «ә» дигәнче эләктергән. Моны күреп, Шуктуганның исе киткән, ык-мык иткән, һәм ул аның күзләрен чишкән.
- Гаҗәп хәлләр бар дөньяда! Син болай сукыр килеш очарга өйрәндең кайда?.. Миңа да өйрәтче, бу хикмәтнең серен-хәйләсен әйтче, туган, - дип ялварган Шуктуган.
Ярканат күнгән һәм сөйләп биргән:
- Төнлә дә, кич тә, күзләребез бәйләнгән килеш тә, без оча алабыз: аптырап йөрмичә, бернигә бәрелмичә, теләгән җиребезгә барабыз. Моның өчен без авызыбыздан, «пи-пи-пи» дип, өзек нечкә тавышлар чыгарабыз, ә кайчакта бертук-таусыз кычкырабыз. Бу тавышлар, каршыда очраган һәрнәрсәгә бәрелеп, кире кайталар, безнең колакларыбызга алда ни барын хәбәр итеп торалар. Әгәр анда үзебез тукланачак бөҗәкләр — черки һәм озынборын кебекләр булса, без аларны тиз генә куып җитәбез. Әгәр агачлар туры килсә, читкә борылып китәбез. Менә ни өчен безгә авызның һәм колакларның томаланмаган булуы кирәк. Ә син, энекәш, өеңә кайт инде тизрәк...
Сукыр килеш очу серен белүенә Шуктуган бик куанган һәм оясына юл алган. Ләкин ул акыллы ярканатка рәхмәт әйтергә оныткан.
Шуктуган өенә таң атканда кайткан. Каиткан да аландагы, түгәрәк күл буендагы күршеләрен йокыдан уяткан.
- Әй сез, төлкеләр һәм керпеләр, куяннар һәм боланнар, аккошлар, сандугачлар, күбәләкләр, бөҗәкләр — барыгыз да, барыгыз да бирегә килегез! Чебен-черкиләрне күзләрем бәйләнгән килеш тотуымны күрегез...
Күршеләре аның бу сүзләрен ишетеп хәйран калганнар, «Ул әллә юләрләндеме икән?» - дип уйлап алганнар. Шулай да кызык тамашаны карарга барысы да күл буена җыелганнар. Тик Тук-тук бабай гына оныгының чакыруын ишетмәгән, чөнки ул аның кайтуын төне буе көткән һәм йоклап киткән.
Кәкре койрыклы тиен Шуктуганның күзләрен бик әйбәтләп бәйләгән һәм:
- Әйдә, һөнәреңне күрсәт! - дигән.
Колак тондыргыч ачы тавыш белән кычкыра-кычкыра,
Шуктуган үзе кунган ботакның очына барып җиткән һәм очып киткән. Ләкин ул ике метр ара да уза алмаган, каршында очраган беренче агачка бәрелеп, җиргә егылып төшкән; канатын имгәткән, маңгаен тишкән. Күршеләре аны көч-хәл белән бабасы янына илткәннәр һәм, башларын иеп, кайсы кая үз эшләре белән киткәннәр.
Тук-тук бабай Шуктуганның мондый аяныч хәлгә төшүенә бик кайгырган, көне буе аның янында торган: балан суы эчергән, тәмле җиләкләр һәм бөҗәкләр табып китергән, сәгать саен караган ярасын. Бит ул өзелеп-өзелеп яраткан оныгын — баласының баласын, күз карасын.
Шуктуган кичкә таба гына аңына килгән:
- Мине ярканат алдады, - дигән һәм барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.
- Юк, улым, ярканат алдамаган, тик син аны аңламаган. Алар бит ишетелми торган тавышлар кулланалар.
- Ишетелмәгәч, ул нинди тавыш булсын, әйт шунысын.
- Кошлар сайравы, чишмәдә су шаулавы, эт ырылдавы, ишек шыгырдавы, җилдә селкенгән яфракларның кыштырдавы
һәм күкәй салган тавыкның җырлавы, кешеләрнең сөйләшүе, көлүе - болар барысы да гади тавышлар. Безнең колаклар аларны җиңел кабул итә һәм ишетә. Ярканатлар да — кошлар, ләкин алар сукыр килеш очканда авызларыннан чыгара торган тавышлар үзенә бертөслеләр, аны ишетә алмый безнең ишеләр, хәтта кешеләр. Кирәк моның өчен махсус колаклар, тик бездә юк алар.
Аның каравы миндә дә, синдә дә бар менә дигән борын. Тетмәсен тетәбез, юк итәбез агач кортларын... Һай! - дип, кинәт кычкырып җибәргән шулчак Тук-тук бабай. - Мин бит кисмәннәрне бөтенләй онытканмын, көне буе ойда ятканмын.
Алар юкә агачының барлык ифракларын юк итмәделәр микән, башка агачларга күчмәделәр микән?.. Юк, барыбер тынычлап йоклый алмам, балам. Караңгы төшкәнче, шунда барып кайтыйм, явыз кортларны азмы-күпме тотыйм, юк итим әле... Син, улым, өй саклап кал, мин кайтканчы йоклап ал. Тизрәк терелер, яңадан очып йөрер өчен, сиңа кирәк ял...
Шулай дигән дә, күзлеген кигән дә Тук-тук бабай кәкре юкә агачына таба юл алган. Шалашта Шуктуган бер ялгызы калган. Вакытны тизрәк уздырырга теләп җырлап та караган, ләкин шунда ук арыган. Аннан агачтагы яфракларны санаган: «Бер, ике, өч, биш... утыз... тугыз...» Буталып беткән һәм үзе дә сизмичә йоклап киткән.
Караңгы төн җиткән. Куктә янган йолдызлар. Җирда ялтыраган коңгызлар. Ауга чыккан ябалак. Куяннарны һәм боланнарны сагалап, бүре йөргән куак арасында, куркытып ба-
рысын да. Шуктуган боларның берсен дә күрмәгән-белмәгән. Ул уянып киткәндә, инде яктырган: югарыдан кояш карап торган...
- Бабакай, дим, бабакай!.. Мина балан суы әчер. Мине урынымнан күчер. Йокым туйды - күңелем булды. Торасым килә, чәчәкләргә һәм кубәләкләргә карыйсым килә. Озак яттым болай да... Бабакай, нигә җавап бирмисең, син кайда?..
Кычкырса да тукран малай, аның янына килмәгән Тук-тук бабай. Шуктуган шундый аптыраган, як-якка каранган. Тирә-юньдә бары тик агачлар да агачлар, аларга кунган кошлар...
Кояш инде өскә үк күтәрелгән. Шуктуганның елап ятуыннан көлгән. Малайның моңа ачуы килгән. «Кит, миңа карап торма, авызыңны ерма! Ашарыма һәм эчәремә табармын үзем. Башым авыртса да, мин түзем», - дигән. Ул бер ботактан икенчесенә, аннан өченчесенә күчкән, әкренләп җиргә төшкән.
Башы һәм канаты имгәнгән Шуктуганның мондый кыюлыгын күреп, Кояш бик куанган, болыт артына кача-кача, битен бер яба, бер ача-ача, тау артына юл алган.
Агачларның күләгәләре озын булып җиргә сузылып ятканда, Тук-тук бабай, сагындырып, арып-талып, өйгә кайтканда, Шуктуган күл буенда, болында, кара җиләк җыеп торган булган.
- Агачтан төшә, бер тамчы су эчә алмагансыңдыр, ачык-кансыңдыр дип көенгән идем. Менә хәзер сине биредә күреп сөендем, — дип сүз башлаган бабасы. - Анысы да анысы, харап булган безнең юкә агачы. Кисмәннәр инде аның тирә-юненә дә тарала башлаганнар, күршесендәге шомырт, миләш, алма агачларының да яфракларын ашаганнар. Иртәгә таңнан ук тагын шунда барам. Минем белән китәрсең, кортларны бетерергә ярдәм итәрсең син дә, балам!
Шуктуган эшләргә - кортлар чүпләргә теләмәгән, ләкин «кирәкми» димәгән.
Иртәгесен Шуктуган таң атканда ук уянган. Моны күреп, Тук-тук бабай куанган, аның кәефе бик килгән:
- Тордыңмыни инде, улым, минем бердәнбер булышчы кулым? - дигән. - Канатың әле төзәлеп бетмәгән бугай. Сиңа минем белән бергә очуы булыр микән уңай?.. Мин тизрәк барыйм, эшкә тотына торыйм. Ә син үз җаең белән йөрерсең, әкренләп минем янга килерсең.
Тук-тук бабай сүзен шулай тәмам иткән һәм очып киткән. Шуктуган күлгә төшеп юынган, ашап алган һәм кәкре юкә агачына таба кузгалган. Бераз баруга, әзрәк аруга, аның каршына чәнечкеле тун кигән керпе килеп чыккан. Шуктуган аңа сүз кушкан:
- Әнекәш димме, иптәш димме, кара әле! Ямьсез дә соң синең туның! Алып ташлап булмыймыни энәләрен шуның?..
- Нәрсә дисез, ни сөйлисез?! Әнәләр бит тормыш итәр өчен иң кирәклесе...
- Китче, сөйләмә тузга язмаганны-булмаганны...
- Юк, алдамыйм, шулар ярдәмендә мин әйберләр ташыйм. Мәсәлән, яфраклар күбрәк коелган бер урынны табам да шунда ауный башлыйм. Яфраклар энәләремә иярә, аннан соң мин ояма йөгерәм.
Шуктуган уйлап алган: «Чыннан да, энәләр кирәкле нәрсә икән». Ә керпе сүзен дәвам иткән:
- Чәнечкеләрем мине төлке һәм бүре тешләреннән коткара. Нинди үткен алар, кара!
Шуктуган бер энәне тотмак булган һәм шул ук секундта, эләккән кебек утка, «ай!» дип кычкырып, канатын тартып алган.
«Иң кирәклесе - борын, ди минем бабам, күрәсең, ул ялгышкан. Чөнки ул керпеләрне күрмәгән, гел югарыдан очкан. Их, миндә дә булса иде чәнечкеле тун. Курыкмас идем каракошлардан һәм бүреләрдән, килсәләр дә бер түгел, ун...»
Шунда Шуктуганның уйлары бүленгән - кемдер шаркылдап көлгән. Менә куе яфраклар арасыннан япьле мөгезле поши күренгән һәм болай дигән:
- Чәнечкеле тун, имеш. Билгеле инде: кием шәбрәк энәсез килеш... Сезнең мескен бәхәсегезне исем китеп тыңлап торам. Юк, мин бүреләрдән курыкмыйм, мин аларны мөгезем белән чөеп кенә очырам...
«Их, миндә дә булса шундый мөгез, курыкмас идем бүреләрдән, килсәләр дә ун түгел, йөз» - дип, Шуктуган хыялланырга керешкән генә икән, аның бу татлы уйларын көлтә койрыклы төлке бүлдергән:
- Поши дускай, синеңчә эш итәргә насыйп булсын тик юләргә. Нигә кирәк юкка-эрамга кеч түгәргә?.. Бүре курсәм, мин, кереп куаклыкка, төрле якка койрыгымны гына болгыйм һәм аны шунда ук алдыйм...
Төлкенең мондый хикмәтле сүзләрен ишетеп, Шуктуган бик куанган, үз-үзенә сөйләнеп алган:
- Минем дә бар бит койрыгым. Болай булгач, бүген үк бер бурене хәиләләп карыйм. Башы әйләнсен, күзе бәйләнсен, мине тота алмыйча. Туктамам, ул бөтенләй хәлдән таймыйча.
Шулай дип, ул юлын дәвам иткән, бабасы янына барып җитәргә дә инде күп калмаган икән. Шулчак каршыда тешләрен ырҗайткан, күзләрен акайткан бүре очраган. Ләкин Шуктуган, аннан куркып, югары очмаган, ә кергән дә куаклыкка, куе яфраклар арасыннан койрыгын боргалаган төрле якка. «Я, тотып кара, якын бит ара!» Әмма сизгер бүре моны ерактан ук күреп өлгергән, әкрен генә килеп, тегене койрык очыннан һап итеп эләктергән. Бу хәлдән Шуктуганның коты алынган. Ул бар көченә талпынган-талпынган һәм ярый әле үлемнән котылган, коирыгындагы иң озын каурые гына өзелеп калган, ә үзе качкан: һавага очкан.
Бүре күздән югалгач, иркен сулыш алгач, Шуктуган түбән төшкән, кәкре юкә агачын һәм бабасын эзләргә керешкән.
Менә салкын чишмә очраган. Кәкре юкә үсә торган ямьле яшел алан якын гына иде аннан. Ә биредә, кая карама, гел корыган агачлар, күренми аларда бернинди кошлар.
«Юк-юк, бу безнең урман түгел. Сизенә күңел: бүредән кача-кача, мин бик еракка очканмын һәм адашканмын...»
- Баба-ка-ай!.. АйЙ!.. - дип елап җибәрүен Шуктуган үзе дә белми калган. Ул бизгәк тоткандагы кебек калтыранган.
Шулчак каяндыр якыннан гына Тук-тук бабай килеп чыккан, оныгын шеплап орышкан.
- Бала дисәң бала соң! Син нәрсә, адашкан кешедәй, разбой саласың?!
- Кәкре юкә агачы аланлыгын таба алмыйм, бабам!..
- Һай, нәкһ уртасында басып торасың бит, балам.
- Алдамыйм һич. Биредә корыган агачлар гына ич. Кая киткәннәр бөдрә яфраклы ак каеннар, шомыртлар?
- Барысын да әрәм иткән явыз кортлар. «Кисмәннәр бик ваклар, алар яфракларны ничек ашап бетера алсыннар?!» - дип авыз ерган идең. Менә хәзер белдең... Эшлар харап. Күрше урмандагы тукраннарга хәбәр итәргә кирәк. Син хәзер үк алар янына очып кит... Әбәү, ни күрәм, койрыгыңда иң озын каурыең юк бит! Нишләдең?.. Һай!..
- Бабакай, төлке күк, мин бүрене алдарга уйладым, ә ул, явыз, койрыгымны эләктереп алды. Тотылсам тотылдым, әмма качып котылдым.
- Вәт син, акылсыз! Калырсың бит башсыз, я булмаса көлкегә. Койрык белән алдау хас тик төлкегә. Ә безгә койрык ул - терәк, корт чүпләгәндә агачка ябышып тору өчен кирәк. Сиңа, улым, киңәш шул: башкалар тормышына күз-колак бул, ләкин үзеңчә уйлап әш кыл. Алдакчы төлкеләр һәм явыз буреләр тирәсеннән ерак бул. Алар үзләрен тук итәрләр, ә сине юк итәрләр... Менә калгансың бит инде озын каурыйсыз, читен булыр сиңа очуы ансыз... Вакытында колак салмадың шул сүземә, хәзер башка тукраннарны чакырыр өчен туры килә китәргә үземә. Югыйсә кисмәннәр тагын да үрчер-таралыр, барлык агачларны басып алыр - бөтен урман корыр. Ярый ла иптәттләребез янына барып җитә алсам, аларны тапсам. Күзләрем яхшы күрми, канатлар да шәп йөрми.
Алай да очарга кирәк - китим тизрәк. Ә син, балам, хәзергә монда төп каравылчы булып каласың, бар җаваплылыкны үз өстеңә аласың. Агачларны карап-тикшереп йөр, кортларны чүпләштер. Син бит уңган кош. Хуш!
Тук-тук бабай сүзен тәмам иткән һәм очып киткән. Шук-туган күзләрен мөлдерәтеп карап калган. Ул болай уйлап алган: «Инде нишләргә, үзем генә ничек яшәргә?..»
Аның кубәләкләр куып йөрисе дә, нечкә ботаклар буйлап йөгерәсе дә, кояшта кызынып ятасы да, күлдә балык тотасы да килмәгән. Кыскасы, уйнарга-шаярырга теләмәгән, елмаймаган, көлмәгән. Ыңгырашып утыручы бер авыру нарат агачын тук-тук суккалап карый башлаган, ләкин эшен бик тиз ташлаган.
- Ай! Борыным авырта минем, ай!.. Кайда соң син, бабакай?..
Бу елак тавышны ишетеп, явыз бүре килгән. «Әһә, бу тукран малае хәзер минем авызга эләгәчәк», — дигән. Ярый әле Шуктуган аны вакытында күреп өлгергән һәм тиз генә һавага күтәрелгән.
Шул китүеннән күршеләре Шуктуганны биредә инде күрмәгәннәр, аның кайда яшәвен һәм нәрсә эшләвен белмәгәннәр.
Урманда, элеккечә, анда-монда «Тук-тук! Тук-тук!» дигән күңелле аваз яңгырамаган. Берәү дә агачларны карамаган. Ә кисмәннәргә шул гына кирәк икән. Аларның эшләр җайга киткән: җәенке яфракларны да, нечкә сабакларны да кимергәннәр. Шундый симергәннәр! Аулакка, үзләренә кунакка дип, көяләрне һәм яшел бетләрне чакырганнар.
Хәзер инде тирә-юньдәге барлык агачлар, янгынга эләккәндәй, шыр ялангач басып торганнар. Җитмәсә күләгәсез калган җирләрне колит кыздырган да кыздырган, тик ачы җиллар сызгырган. Хуш исле мәтрүшкә, тукранбаш, маче койрыгы, эремчек үләннәре, ромашка, зәңгәр кыңгырау һәм башка кыр гөлләре белән чуарланган ямьле алан саргайганнан-саргая барган, ә аннан соң бөтенләй корыган. Күбәләкләр качканнар.
Бал кортлары бу тирәне читләтеп очканнар.
Урманда берәү дә шаярмаган-уйнамаган, ашарга кайдан табу турында гына уйлаган. «Харап булабыз!» - дип, бар җәнлекләр кайгырышканнар, елашканнар, һәм кәннәрдән бер көнне болар киңәшергә-серләшергә җыелганнар.
Рәис аю бабай сораган болай:
- Я, әйтегез, кайсыгыз тели бүгеннән үк эшкә керешергә: явыз кисмәннәр белән көрәшергә?
Башлап сүз алганнар боланнар:
- Ике-өч көндә юк итәбез ул кортларны үзебез, аларның тетмәсен тетәргә ярдәм итәр безгә олы үткен мөгезебез...
Бу ялкынлы вәгьдәне ишетеп, бар җәнлекләр иркен сулу алганнар, тынычлап өйләренә таралганнар, читтән генә күзәтеп торырга булганнар.
Менә бер көн узып киткән, икенчесе җиткән, аннан өченчесе; ләкин алга бармаган боланнарның эше. Дөрес, кисмәннәрнең ояларын туздыру өчен, алар вакытларын да, үзләрен дә җәлләмәгәннәр, корыган каты ботакларны тишә-кисә, бөтен мөгезләрен сындырып бетергәннәр. Боланнар хәлдән тайганнар, телсез калганнар. Ә хәйләкәр кортлар, аларның мегезләренә атланып, бер агачтан икенчесенә күчеп йөргәннәр, анда-монда калган саргайган яфракларны да юк итәргә өлгергәннәр.
Урманда хәзер үләннәр дә корыган. Җәнлекләрнен хәле начарайганнан-начарая барган. Менә алар тагын бергә җыелганнар. Бу юлы төлкеләр башлап сүз алганнар:
- Хәзер без ул кисмәннәрне көлтә койрыкларыбыз белән агачлардан җиргә себереп төшерербез һәм аннан соң барыбыз бергә аларны таптап үтереп бетерербез...
Шулай итеп, төлкеләр эшкә тотынганнар, ә башка җәнлекләр кортларның җиргә төшүен сагалап торганнар. Торуын торганнар, ләкин көтеп-көтеп арыганнар, чөнки кисмәннәр кайры астына кереп качканнар. Хәйләкәр төлке дә калган көлкегә!
Ярдәм итә алмаган туны энәле керпе дә, һәлакәттән котылу юлын белмәгән беркем дә. Шулай аптырап торганда, төрле планнар корганда:
- Карр-карр!.. Бу бәладән коткаручы бар, бар-р-р! - дигән карга. - Ләкин ул Тук-тук бабайны кайдан табарга?..
- Тукран! Тукран кирәк! Барыйк янына тизрәк! - дип, җәнлекләр гөр килеп шаулашып алганнар. Аннан, Тук-тук авазын ишетү өчен, барысы тып-тын калганнар. Хәтта җил дә бу тирәдә куыш-куыш уйнап йөгермәгән, сызгырып йөрмәгән. Тынлыкта бары тик «Әптчи, әптчи-и-и!» дигән тавыш кына ишетелгән.
- Ахрысы, безнең урманга ниндидер яңа киек килгән?..
Аю бабайның бу соравына җавап бирмәгәннәр. Чөнки «әптчи»нең кем икәнлеген белмәгәннәр.
- Без аны хәзер үк барып күрик, кайдан килүен һәм кем булуын тикшерик.
Бар җәнлекләр «әптчи» авазы ишетелгән якка киткәннәр. Шактый озын юл үткәннәр һәм ике йөз ел яшәгән карт имән аланлыгына җиткәннәр. Теге тавыш менә шул агач куышыннан килгән. Кутәрелебрәк карасалар, анда бер авыру кошчык утыра икән. Кәкре койрыклы тиен аны шунда ук таныган:
- Бу бит Тук-тук бабайның оныгы Шуктуган!
Уз исемен ишетүгә, Шуктуган атылып килеп чыккан. Ул бик талчыккан, җитмәсә яхшы ук ачыккан булган, көч-хәл белән бер ботакка кунган. Ул әптләмичә, авырганга салынып йөргән-йөргән һәм чыннан да томау әләктергән икән. Шуна ул течкергән, күзләренә яшь килгән. Менә шулчак аланда болан да, керпе дә, төлке дә берьюлы сүзгә килгәннәр һәм болай дигәннәр:
- Әнәләргә, мөгезгә һәм койрыкка зур бәя биреп, без булдык адәм көлкесе. Сезнең борын икән иң кирәклесе. Кисмәннәрне бетерә алмады безнең беребез дә. Хәзер бөтен ышанычыбыз сездә. Без менә ни өчен бирегә килдек. Мең-мең рәхмәт әйтер идек...
Мондый сүзләрне ишеткәч, Шуктуган ык-мык иткән, ә шулай да күңеле күтәрелеп киткән:
- Мин бик телим урманыбызны рәткә кертергә, кисмәннәрне үтереп бетерергә. Әптчи!.. Әптчи!.. Абау, баптны вата бу томау... Бабакаем булса, дәвалау чарасын күрер: дару бирер...
Шуктуган сүзен тәмам итә алмаган - аны тиен бүлдергән:
- Бездән качтымыни Тук-тук бабай да, ул соң хәзер кайда? - дип сорау биргән.
- Юк, ул качмады, башка тукраннарны чакырырга киткән иде. Аннан соң яңа каурыем үсеп җитте инде. Ә бабаем кайтмый да кайтмый. Мине берәү дә иркәләми-юатмый...
Әптчи!..
Шуктуган авыр сулап алган, туктап калган. Тамагына нәрсәдер терәлгән, күзләре мөлдерәгән. Ярый әле төлке ирдәмгә килгән:
- Әйе шул. Тук-тук бабай сине би-и-ик ярата, тәмле-тәмле әйберләр алып кайта, - дигән. - Ул инде, бәлки, кайткандыр, сине таба алмыйча эзләп йөридер. Яңгыравык нарат агачына борының белән тук-тук сугып, үзеңнең кайда икәнлегеңне белдер.
Шуктуган төлкенең бу киңәше белән килепкән һәм шунда ук эшкә керешкән. «Тук-тук! Тук-тук! Тук-тук!» Тирә-якка кайры кисәкләре чәчелгән. Күп тә үтми, кисмәннәрне чупләр өчен тишек ачылган. Шуктуган бик ачыккан булган - һәрбер күренгән корт авызга эләккән. «Кара ничек тәмле икән!» Ашап алгач, тамак ялгагач, Шуктуган эшеннән туктаган.
- Ай,авырта соң борыным! Ничек тагын агачка орыныйм... Әптчи!.. Башка инде чукымыйм, бабамның килгәнен көтеп кенә торыйм... Әптчи!..
— Юкка көтмә дә, ул сине әле ишетмаде, — дип сүз кушкан, башка җәнлекләргә, үзе кебекләргә елмаеп күз кыскан төлке. (Берәүнең борыны авырта, ә аңа көлке!) - Әйдә, Шуктуган, тук та тук, яшь чакта ул ару-талуны белү юк. Мин дә булдым синең күк шук. Үзем биреп торам команда. Тук-тук итсәң һаман да, бабаң ишетер, бирегә очып килер. Ул бит сине бии-ик ярата, тәмле җиләкләр, симез бәҗәкләр алып кайта...
Сөекле бабакаен күрәсе, кочаклыйсы-үбәсе килгәнгә, Шуктуган тагын кортлар чукырга тотынган: тук-тук, тук-тук, тук-тук! Ара-тирә «әптчи» дигән тавыш та яңгырап киткән. Ләкин бу аваз бара-тора бөтенләй юкка чыккан. Авыру борын эшли торгач тазарган-чыныккан. Шуктуган тирләсә тирләгән, әмма кисмәннәрнең дә кирәген биргән. Урман корткычларын ул җәлләп тормаган, эләккән берсен исән калдырмаган.
Кисмәннәрдән арынган агачлар шунда ук ямь-яшел ифраклар чыгара башлаганнар, җиргә үзләренең шифалы күләгәләрен ташлаганнар. Туфрак дымланган, андагы төрле үсемлекләрнең тамырлары үсәр өчен юл алган. Күп тә үтми, карт имән тирәсендәге алан аллы-гөлле чәчәкләр белән чуарланган. Безелдәп, татлы ширбәт эзләп, бал кортлары килеп җиткәннәр. Бөдрә куаклыкта сандугачлар чут-чут иткәннәр.
Бизәкле күбәләкләр дә әйләнеп кайткан. Урманның яме артканнан-арткан. Ә моның барысын күреп торган Шуктуган хезмәт җырын тагын да көчлерәк яңгыраткан: тук-тук, тук-тук, тук-тук!
- Шуктуган, сиңа рәхмәтебезнең-мәхәббәтебезнең чиге юк. Хәзер белдек: синең борының икән иң кирәклесе, - дигән җәнлекләрнең, кош-кортларның, бөҗәкләрнең һәр-
берсе. - Карының ачкандыр, арыгансыңдыр, бераз ял итеп тор.
- Рәхмәт, минем тамагым тук. Кортларны чүпләп бетермичә туктарга исәбем юк. Мин алар белән эшне тиз тотармын, үзләрен өчәрләп-дүртәрләп кенә йотармын.
Ләкин исән калган кисмәннәр авыз ачып тормаганнар-урманның төрле якларына таралганнар.
Көне-төне тырышкан Шуктуган. Ул чамадан тыш арыган. Бераз гына хәл алыйм дип яткан икән, шунда ук йокыга киткән.
Көн артыннан төн җиткән, ул да үткән, менә бервакыт Шуктуган «тук-тук» дигән тавышлар ишеткән. «Өнемме бу, төшемме?» Ул башын күтәргән һәм бабасын, тагын бик күп тукраннарны күргән.
- Бабакай!
- Һай, үскәнем минем, нинди зур, нинди матур, нинди батыр икәнсең, урманга ямь керткәнсең! — дип, Тук-тук бабай Шуктуганны кочаклап алган.
Алар икесе дә бик шатланган.
Менә шунда әкият бетте. Бу вакыйгадан соң байтак еллар үтте. Шуктуган күптән инде үсеп буйга җитте. Ул хәзер үзе бабай, ләкин бик үк карт түгел алай. Көйли-көйли, әкиятләр сөйли. Менә монысын үзем язып алдым, шигъри калыпка салдым.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 5nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Уги Кыз