- 4nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Тукайга
🕙 1 minut uku
Тугры дус
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 72
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 56
50.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
71.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
80.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Һич хыянәт итми торган
Бер дустым бар янымда:
Күңелем минем кимлек сизми,
Янда ул бар чагында.
Ул булганга, ил алдында
Кызармый минем йөзем.
Кая барсам — кадерем бар,
Сөйләсәм — үтә сүзем.
Ул булганга, көнем якты,
Офыкларым киң һаман.
Арысам да, авырсам да
Туя белмим дөньядан.
Ул — минем шатлык, юаныч,
Ул — минем зур горурлык.
Дөньяда һичнәрсә юктыр
Аңарга тиң булырлык.
Ул — минем тормыш тоткасы,
Ул — минем бетмәс көчем.
Тугры дустымның исеме —
Хезмәтем минем, эшем!
Бер дустым бар янымда:
Күңелем минем кимлек сизми,
Янда ул бар чагында.
Ул булганга, ил алдында
Кызармый минем йөзем.
Кая барсам — кадерем бар,
Сөйләсәм — үтә сүзем.
Ул булганга, көнем якты,
Офыкларым киң һаман.
Арысам да, авырсам да
Туя белмим дөньядан.
Ул — минем шатлык, юаныч,
Ул — минем зур горурлык.
Дөньяда һичнәрсә юктыр
Аңарга тиң булырлык.
Ул — минем тормыш тоткасы,
Ул — минем бетмәс көчем.
Тугры дустымның исеме —
Хезмәтем минем, эшем!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 4nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Тукайга