Latin

Туган Көнсез Малай - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 4572
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2071
39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Шулай икесе ике яклап килеп ябыштылар. Баштарак таш селкенеп тә карамады. Бик нык азаплангач кына, «ыһ» итеп, әллә кайсы җире беләндер ыңгырашып куйды да урыныннан кузгалды... Ниһаять, ул бер якка авыша башлады. Ләкин аны тартып чыгару бик үк җиңел булмады. Аптырагач, Мансур ташны кысып кочаклап алды да җан-фәрманга өскә таба сөйрәргә кереште. Таш урыныннан кузгалды һәм Мансурның көче артыннан ияреп, өскә шуып менә башлады... Берзаман ташның төбе, җирдән котылып, буш һавада эленеп калды... Мансур исә, баганасы-ние белән, бер читкә чәчрәп барып төште...
Мансур бу кабер ташының бәла китерәсен таш җирдән аерыла башлау белән үк сизенгән иде. Өстенә ава башлаган авырлыктан котылырга теләп, ул кулларын ычкындырды, читкәрәк тайпылгандай итте... Әмма, кая гына омтылса да, таш аны барыбер эзләп табачак иде. Һәрхәлдә, шулай тоелды. Мансурга, үзенең аянычлы язмышына буйсынып, авыр таш астына ятасы гына калды... Шулай да, бу хәтәр таш кайнар канлы йөрәген асрап яшәгән күкрәк читлегенә кагылганчы, хатыны Хәния хакында гына уйларлык вакыты бар иде аның.
«Кайда ул? Ник дәшми? Ник булышмый? Бергә булсалар, ничек тә котылырлар иде бу таштан... Көчле бит ул... аның Хәниясе...»
Ниһаять, таш авып төшеп җитте, адәм баласының сөяк белән каннан укмашкан тәнен изеп-сытып, зират туфрагы өстенә гөрселдәп сузылып ятты... Мансур: «Ыһ!» — дипыңгырашты да, соңгы мәртәбә иңрәүләп кычкырып куйды. Шушы иңрәү белән үк аның үксез җаны, бәрелә-сугыла, тән читлегеннән очып чыгып китте... Бу хәлсез җанга ташсыз калган кабер алдында учларын күккә сузып торучы Хәниянең: «Әбекәй! Мин үчебезне кайтардым!..» дигән шатлыклы-сөенечле авазы иярергә тырышып карады. Иярә алмады. Чөнки җан белән үчнең юллары бер түгел иде.
16 ноябрь, 2002 ел.



“СЕЗГӘ ХАТЫН-КЫЗ КИРӘКМЕ?”
(Хикәя)
Зиннәтнең урамдагы хатын-кызларга бу кадәр игътибар иткәне юк иде. Бүген генә башка дөньядан кайтып, беренче мәртәбә хатын-кыз күргән кеше кебек, каршысына очраган һәр ачык карашка тутырып, хәтта үз итеп, яратып карап барды. Якындагы бер эскәмиягә барып утыргач та күзәтүен ташламады. Гүя ул кемнедер эзли иде. Кемне эзләгәнен дә белми, ә эзли...
Менә бу кыз аңа ошый. Әллә каян күренеп тора: караттыра да, яраттыра да белә. Тик... Барыбер Зиннәтнеке түгел ул. Зиннәт тә аныкы түгел. Чөнки бу кыз күбрәк курчакка охшаган, Зиннәт исә гомер бакый андый курчаклардан читтәрәк йөрергә тырышты... Ә менә бу ханымның йөзендә сагыш бар. Кайгы-хәсрәт түгел, якты сагыш... Ләкин ул да Зиннәткә пар түгел. Зиннәткә бөтенләй бүтән төрле хатын-кызлар ошый.
Нинди хатын-кызлар ошавы хакында уйлап бетерә алмый калды, Зиннәт каршында, күктән төшкән кебек кенә, бер ханым пәйда булды. Менә шундый, нәкъ шундый мөлаем, әмма моңсурак карашлы, чем кара күзле, кара кашлы, маңгаена төшеп торган “ай чәчле”, түгәрәк иренле, бит очында “бәхет чокырлары” булган хатын-кыз гына аның күңеленә сораусыз-нисез килеп керә ала...
— Сезгә хатын-кыз кирәкме?
Зиннәт утырып торган эскәмиясеннән егылып төшә язды. Чөнки каршында басып торучы кызый, үзенең сәер соравы белән аның бәгыренә килеп кагылды...
— Аңламадым...
— Сезгә хатын-кыз кирәкме?
— Без танышмы әллә?
Кызый кыен хәлдә калды. Ак, чиста йөзенә кызыллык йөгерде. Ул менә-менә елап җибәрер кебек иде. Шулай да, бермәл иреннәрен кысып, нишләргә белмичә торгач, тагын бер мәртәбә шул ук сорауны бирде:
— Сезгә хатын-кыз кирәкме?
Ниһаять, Зиннәтнең зиһененә күңеле артында күптән сагалап торган коточкыч уй барып иреште: бу бит урам хатыны, очраган бер иргә тәнен сатып, шуны кәсепкә әверелдереп яшәүче мәхлук җан!..
Алай дисәң инде... Йөзенә, күзләренә баксаң, киемнәренә, үз-үзен тотышына карасаң, аны бер дә юньсез, шакшы хатын димәссең!.. Ихлас, хәтта сабыйларча самими карашлар, сафлык бөркелеп торган ап-ак чырай, зифа беләкләр, матур, килешле, озын итәкле зәңгәр күлмәк...
Кызый һаман әле күзләрен мөлдерәтеп карап тора иде. Зиннәт, каушавын җиңеп, елмайгандай итте, бу сәер хәлне көлкегә алырга, көлкегә алган булып, шушы кыен хәлдән чыгарга, язмышының көтелмәгән кискен борылышларыннан тайпылып, котылып калырга теләде. Ләкин хатын-кызлар белән аралашуны, сөйләшүне сагынган, тансыклаган теле бөтенләй бүтәнчә җавап бирде:
— Кирәк...
— Әйдәгез...
Кызый, җавап та көтеп тормыйча, авырсынып кына борылды да китеп барды. Зиннәт, һушын җыеп, тәмам җебеп төшкән күңелен, аннары төрле якка тарала башлаган сынын турайтып, торып басканчы, теге кызыйның озын, киң итәкләре күрше йортлар чатында җилфери иде инде.
Зиннәт аны бик тиз куып тотты. Ләкин кызый белән янәшә барырга кыюлыгы җитмәде, үкчәсенә басып диярлек, бер тотам да калмый артыннан иярде. Күңелендәге сәер халәттән һаман әле аның башы әйләнә, каны кызыша иде. Зиһенендә берничә уй бөтерелә, ә тойгыларының очы-кырые да, исәбе-хисабы да юк иде.
...Соңгы мәртәбә хатын-кыз белән булганына да ярты еллап вакыт узган икән. Өйләнешергә йөргән Сиринәсе белән котырып яшәп алганнар иде. Мәхәббәтләренең чиге-чамасы юк кебек иде. Сиринәсе балага узгач, шул минутта ук бер-берсеннән суындылар. Сиринә үзенең балага узуында Зиннәтне гаепләде, ә Зиннәт Сиринәсенең аборт ясатачагын белеп әрнеде. Сиринә барыбер баласын алдырды, Зиннәтне үзенә якын җибәрми башлады, Зиннәт тә аңа йөрәген тиз катырды, мәхәббәт шаукымыннан бушап калган күңелен эшкә багышлады. Ул бит фәнни-тикшеренү институтында гыйльми эш белән шөгыльләнә, Сиринә дә шунда ук эшли; көн саен күрешеп торсалар да, хәзер алар арасында бер генә уртак хис тә юк...
Кызый ике катлы йортның аулак почмагына кереп поскан кылка ишеккә барып төртелде. Озак кына йозакка ачкыч ярата алмый азапланды. Ул арада Зиннәтнең җилбәзәк күңеленә тагын авыр уйлар ябырылды...
“Нинди кызый бу? Кемнең газиз баласы? Әллә анасымы? Юктыр, ана булу мондый җиңел холыклы кызлар өчен харамдыр... Нигә ул андый? Нәрсә булган? Ни өчен?”
Ныклап уйлап баксаң, Зиннәт үзе дә аңардан артык түгел. “Хатын-кыз кирәкме?” дигәнгә генә шушы хатын-кыз затына ияреп китсен инде!.. Нигә килде ул монда? Ни җитми аңа? Ә бит ул нәкъ менә шушындый мөлаем җаннарны ярата иде. Кем белә, бәлки бу кызый да аның хыялы, аннары сөйгән яры, соңыннан язмышы булырга тиешле булгандыр?
Ә менә ничек килеп чыкты...
Ишек ике якка ачылып китүгә, каршыларында икенче катка күтәрелүче текә баскыч пәйда булды. Зиннәт баскыч очындагы сары ишекне шәйләп өлгергәнче, кызый, кабаланып өскә менеп тә китте. Менеп җитүгә, Зиннәткә таба борылды:
— Шунда торып торыгыз, хәзер чыгам...
Нинди сәер кыз соң бу? “Сез” дип сөйләшә. Бер дә урам кызларына охшамаган... Ниндидер сер бар монда. Зиннәт үз ихтыяры белән гомерендә дә аяк атламас иде бу хәерсез почмакка, әнә шул сер тартып китерде, ахры, аны монда.
Өске ишек шыгырдап ачылуга Зиннәт баскычтан күтәрелә башлады. Аның менеп килүен күреп, кызый кабат эчкә кереп китте, Зиннәт эчке бүлмәгә юлны үзе табарга мәҗбүр булды.
Кызый, эчке күлмәктән генә калып, урын-җир хәстәрләп йөри иде. Шулкадәр тыныч йөри, гүя ул бу эш белән гомере буе шөгыльләнгән...
— Исәнмесез... Керергә буламы? — Нигә кирәк инде бу төчеләнү? Зиннәтнең үз-үзеннән гайрәте чигеп куйды: “Кыланчык!”
— Керегез.
Тагын сүз бетте. Нигә сөйләшеп торырга? Болай да бөтенесе аңлашыла ласа! Эшеңне эшлә дә тизрәк чыгып тай. Шул! Сиңа — җиңеллек, кызыйга — азмы-күпме акча...
— Хәзер үк түлисезме?
— Ә?
— Башта ук түләп куясызмы, дим...
— Нәрсә? Акчамы? — Читтән берәрсе карап торса, Зиннәт аңламаганга салыша, дип уйлар иде, ә ул чынлап та үз хәлен аңлап бетерми иде. Шуңа күрә җавапны да теле белән түгел, күбрәк күңеле белән кайтарды. — Күпме кирәк? Йөз сум җитәме?
— Белмим. Мин... белмим...
— Ничек инде белмисең? Ә мин каян белим ди?! Мин дә белмим...
— Күпме бирә аласыз соң?
— Күпме бар, шулкадәр бирә алам. Менә, йөз сум, менә тагын, тагын... Барысы ике йөз сиксән биш сум була. Җитәме?
— Җитә. Рәхмәт.
— Ни өчен рәхмәт?
— Акча өчен.
— Сәер кызый син... Исемең ничек соң?
— Камилә. Ә сиңа нигә ул?
— Болай гына... Матур исем. Үзең дә матур. Хәтта чибәр...
— Кем беренче ята?
— Белмим... Ятасыңмы соң?
— Ә мин — Зиннәт. Ятыйм, алайса. Тик син карамый тор. Теге якка борыл...
— Зиннәт... Матур исем...
— Нәрсәсе матур инде аның?! Карама диләр бит сиңа!
— Матур...
— Ярый, шулай булсын ди. Мин яттым.
— Зиннәт.
— Әү.
— Мин чишенмичә генә ятам, яме.
— Нигә инде?
— Оялам.
— Ярый, алайса, шулай гына ят.
Алар, янәшә сузылып, бер-берсенә кагылмыйча, хәтта кыймшанмый да, шактый яттылар. Беренче булып Камилә телгә килде.
— Зиннәт, син беркемгә дә охшамагансың. Нигә һаман кагылмыйсың миңа?
— Болай дөрес түгел, Камилә. Кеше яратып сөешергә тиеш. Ә без — акчага... Күңел тартмый, тән тартмый...
— Уйлама ул турыда. Мин бит уйламыйм. Эшеңне генә эшлә. Әйдә... Беләсеңме, безгә җиңел булачак...
— Нигә алай дисең?
— Чөнки... Син миңа ошыйсың...
— Син дә миңа ошыйсың...
— Шулай булгач, әллә нәрсәләр уйлама. Безнең арага рәнҗеш, кимсенү кермәячәк, Зиннәт...
— Әйтмәле минем исемне!.. Әйткән саен якынаясың син миңа. Ә бу — куркыныч...
— Мин курыкмыйм. Мин хәзер бернидән дә курыкмыйм, Зиннәт...
— Камилә...
— Ә...
— Үзең хакында сөйләле. Син кем? Каян? Нигә? Ни өчен? Нигә каршыма килеп бастың? Нигә үзеңә алып кердең?
— Син сорама, мин әйтмим. Әйдә, назла мине... Үзеңнеке ит. Акча хакында оныт, телисеңме, мин аны сиңа кире бирәм. Син миңа ошыйсың, Зиннәт. Минем яратасым килә...
Зиннәтнең дәрте уянды, тәне тулышты, каны кайнады. Ул кайчандыр тәнен калдырып чыгып киткән ирлек гайрәтенең, чынлыкта исә мәхәббәтенең кабат кайтуын тойды. Кочагында сөюгә, назга сусап, татлы ыңгырашып яткан Камилә аның бу мәхәббәтен сулыштан-сулышка, ымнан-ымга, наздан-назга көчәйтә генә иде...
Шулвакыт әллә нәрсә булды. Зиннәтнең колагына чит-ят тавышлар килеп керде. Нидер җимерелде, нидер ауды, егылды...
Сикереп торган Зиннәтне Камилә дә тотып кала алмады. Җәһәт кенә чалбар-күлмәген эләктереп, ул тавыш килгән почмакка таба китте. Ә почмакта иске һәм килбәтсез шкаф тора иде. Зиннәт, үзен-үзе белештермичә, шул шкафның ишеген киереп ачып җибәрде. Аның эченнән тәгәрәп диярлек дүрт-биш яшьләрдәге бер малай килеп чыкты. Күренеп тора: ул әле йокысыннан уянып та өлгермәгән, әллә шуңа, әллә Зиннәт алдында кыенсынып, елар дәрәҗәгә җиткән...
— Улым! Илдар!
Түшәктә утырып калган Камилә тавышына малай да, Зиннәт тә берьюлы борылып карадылар.
— Улың?
Камилә җавап бирүне кирәк тапмады, янына менеп тезләнгән малайның башын күкрәгенә кысып, үзе генә аңларлык итеп сөйләшүендә булды:
— И, улым минем... Курыктыңмы? Әллә йокладыңмы? Ачуланма, яме, әниеңне... Мин бит бераз акча эшләп булмас микән дип кенә... Аңлыйсыңмы шуны?
Малай әнисен аңламый иде. Ул һаман аклануында булды:
— Син ябып куйгач, ятып кына торам дигән идем... Йоклаганмын да киткәнмен... Ачуланма, әнием... Бүтән вакытта йокламам...
— Йә, җитте, балам. Ачуланмыйм бит, күрмисеңмени? Нишләп ачуланыйм ди шундый зур малайны...
— Минем ашыйсым килә, әнием.
— Хәзер, балам, хәзер, урамга чыгып берәр нәрсә алып керәм дә... Менә — акчабыз да бар хәзер...
Шунда Камилә, ә син һаман да мондамыни, дигән кебек Зиннәткә карап алды. Зиннәтнең китәргә уенда да юк. Бер-берсенә елышып утырган ана белән балага карап, бераз шаккатып, телдән калып торганнан соң, ул малай каршына килеп тезләнде, уң кулын сузып:
— Исәнме, Штирлиц?..
— Исәнме...
— Мин — Зиннәт булам. Ә син кем?
— Илдар...
— Ә беләсеңме, мин кем?
— З-з... — Малай Зиннәтнең исемен әйтә белми иде әле.
— Мин синең әтиең булам.
— Юк минем әтием. Әнием генә бар... Менә ул.
— Синең әтиең дә бар. Бар, бар! Мин ул! Белдеңме?
— Юк, син түгел.
— Мин, мин! Ышанмасаң, әнә әниеңнән сора.
Илдар озак көттермәде, шундук чабуыннан тарткалап, әнисен тинтерәтә башлады.
— Әнием! Әнием! Бу абый минем әтиемме?
Камилә чынлап та каушап калды. Тотлыгып, ни дә булса әйтә алмыйча торды. Шулай да, Зиннәт уйлап тапкан уенга җайлы гына кушылып китте.
— Әйе, әтиең... Ул бүген генә кайтты.
— Нигә, алайса, мине шкафка яшердең? Күрми кала идем бит...
Әнисенә үпкәләргә маташкан малайны Зиннәт үз кочагына алды.
— Их сине! Малайлар җебек була димени?! Яле, күз яшьләреңне сөрт; монда кара... Ай-һай, синең күзләрең дә минем күзләр төсле икән... Чәчләрең дә, маңгайларың да минеке...
...Зиннәт урамга чыгып керде. Үзе үк Камиләгә биргән акчага хәтсез ризык юнәтте. Өчәүләп, җәелеп китеп сөйләшмичә генә, тамак ялгап алдылар. Илдар урамга — малайлар белән уйнарга чыгып китте. Икәү генә калдылар.
— Ә хәзер барысын да сөйлә.
— Зиннәт...
— Сөйлә дигәч сөйлә. Мин бит синең ирең булып яшисе кеше. Сөйлә...
— — Нәрсәсен сөйлисең инде аның... Моңа кадәр әниемнең пенсиясенә яшәдек. Быел яз ул якты дөньядан китеп барды. Вак-төяк эшләрдә эшләп йөрдем. Аларыннан да чыгардылар. Барысы да түшәк сорый. Ә мин андый түгел. Бүген мин беренче мәртәбә чыктым. Илдарымның икенче көн инде авызына юньле ризык тигәне юк. Шуңа чыктым. Азрак акча юнәтеп, баламның тамагын туйдырырга уйладым... Ул сабый алдында да оят. Шкафка бикләп, очраган беренче ир белән түшәктә яткан әнисе хакында нәрсәләр генә уйлагандыр инде... Син — беренче кешем. Һәм соңгысы. Сиңа да якын килмәс идем. Мин бит инде өч сәгать йөргән идем ул урамда. Бик әйбәт кешегә охшагансың — шуңа гына килдем. Миңа үз итеп, яратып карадың, рәнҗетмәс әле, дип уйладым... Ялгышмадым...
Зиннәт дәшмәде. Дәшәрлек, сөйләшерлек хәлдә түгел иде шул ул. Ә Камиләнең сүзе бетмәгән икән әле.
— Хәзер барысын да беләсең инде, шуңа күрә китә аласың. Илдар кергәнче китсәң, әйбәтрәк булыр...
Зиннәт аның соңгы әйткәннәрен ишетмәде дә.
— Камилә, нигә бу болай булды соң әле? Нигә без шундый? Ә? Уйлаганың бармы бу хакта?
— Ә син? Син уйлыйсыңмы соң? “Әтиең”, имеш. Син киткәч нәрсә диярмен мин аңа? Шул хакта аз гына булса да уйладыңмы?
— Ә мин китмәячәкмен.
— Нәрсә-ә-ә?
— Үзең әйттең бит, “ул синең әтиең” дидең. Димәк шулай! Балаларны алдарга ярамый... Аннары...
— Нәрсә тагы, Зиннәт? Нәрсә? Нәрсә?
— Син миңа ошыйсың, Камилә. Мин инде сине ярата да башладым бугай...
— Урам хатыннарын яратмыйлар, Зиннәт.
— Син урам хатыны түгел!
— Их, Зиннәт... Нәрсә бу? Язмышмы? Әллә ялгышмы?
— Бу, Камилә, бәхеттер, ахры. Мин берьюлы хәләл кешемне дә, газиз улымны да таптым... Бу бит минем хыялым иде. Бәхет шул түгелмени?
— Белмим, Зиннәт, мин берни дә белмим... Бәхетле булып караганым юк. Минем башым әйләнә... Мин бу хәлләрдән үләрмен, ахры...
— Үл син, Камилә, үл. Үл дә кабат терел. Бәхетле булып терел...
— Зиннәт...
— Нәрсә?
— Бәхете дә кирәк түгел, ач итмә безне. Ачлык бик начар нәрсә. Ул кешене кешелегеннән чыгара, аның җанын талкый, күңелен суыта... Өметен сүндерә...
— Нәрсә сөйлисең син, Камилә?!
— Барыбер сорыйм: ач итмә безне...
— Ярар, Камилә.
— Рәхмәт, Зиннәт...
— Нәрсә өчен?
— Булганың өчен. Очраганың өчен. Ияреп кайтканың өчен. Барысы өчен дә рәхмәт!
Бераз тын тордылар. Камилә тагын елап алды, башын озак кына Зиннәтнең күкрәгенә куеп торды. Аннары корт чаккандай торып утырды:
— Нишлибез без, Зиннәт? Болай ярамый, ярамый! Бар, кит, хәзер үк чыгып кит, Илдар кергәнче кит!..
— Камилә...
— Юк, юк, мин риза-бәхил түгел! Бар, кит! Мин синең белән тормыйм, тора да алмыйм! Шундый позордан соң... Ничек түзмәк кирәк?! Бар, тизрәк югал күз алдымнан! Бүтән күренмә!
...Зиннәт икенче көнне дә, өченче көнне дә шул ук эскәмиядә утырды. Кешеләр хәзер алай ук мөлаем күренмиләр. Кешеләр дисең, үз күңеле дә дөньяга шыплап ябылган, күз карашлары да төсләргә ярлыланып калган, табигый нурларын җуйган...
Шулай да, Зиннәт үз күңелендә ниндидер өмет яшәвен тоя. Әлеге тоем аны үзе яшәгән ялгыз, шыксыз тулай торакның бер бүлмәлек фатирыннан аерып, шушы хикмәтле урынга алып килә, мәрхәмәтле, бәхетле мизгелләр вәгъдә итә... Зиннәт әлегә белми: тиздән, бик тиздән — бүгенме, иртәгәме, аның каршына баласын җитәкләгән бер яшь хатын килеп басачак һәм, серле елмаеп:
— Сезгә бик матур бер малай иярткән хатын-кыз кирәк түгелме? — дип сораячак.
21—22 гыйнвар, 2004 ел




ЮЛ ЧИТЕНДӘГЕ АВЫЛ
(Хикәя)
Гайнан паромнан төшкәндә, көн кичкә авышкан иде инде. Кояш та, нур-канатларын баш очына җыеп, офык читендә төнгелеккә урын күзләргә керешкән. Җәйге көн ахырында дөнья якты булса да, җир өсте тиз суына... Көн кызуы басылып өлгергән – кызыл шәүләгә әверелеп офык артына китеп барган; ул убылып төшеп киткән яктан җиләс җил исә башлаган.
Кайтыр якка машина күренмәде. Гайнанның моңа исе китмәде. Бала-чактан җәяү йөрергә ярата ул. Кайчандыр авыл белән пристань арасын йөгереп кенә үтә иде. Гомумән йөгерергә ярата иде. Әнисе дә: “Канатың бардыр синең, балакаем, бу хәтле очып йормәс идең”, - ди иде...
Олы юлга төшкәч, Гайнан тагын бер сөенеп куйды: күңелендә таралып яткан хисләрен, уй-фикерләрен тупларга, тәртипкә китерергә җай чыгачак бит... Ун ел элек тә шушы юлдан чыгып киткән иде ләса ул. Армиягә барасы егетне йөргән кызы Ләйсән озата барган иде. Башкалар пристаньга атларга утырып, олауга тупланып бардылар, Гайнан белән Ләйсән генә җәяүләп киттеләр. Бер-берсенә сыенышып, тын гына бардылар. Алда барган олау ягыннан җыр ишетелә. Булачак солдатлар бераз кызып алганнар да тамаклары карлыкканчы күңел язалар...
Прахут килә, прахут килә,
прахут күрми калабыз.
Яшь гомерләр узып бара,
рәхәт күрми калабыз...
Ә менә бу җыр Гайнанның йөрәгенә мәңгелеккә кереп калды. Күрәзә дими, ни дисең инде, ул армиягә китеп, ике ай үтүгә, аның сөйгән кызын урладылар... Пристаньга барганда җырлаган җыры рас килде...
Бәләкәйдән зур булдык,
Ат урладык – бур булдык.
Ат урлап та тотылмадык,
Кыз урламый хур булдык...
Берәүләр Ләйсәнне юлда куреп калган, имеш, икенчеләр, кайсыдыр ерак авылга кияүгә чыккандыр, дип фараз кылган. Ата-анасынын, канлы яшьләрен түгә-түгә, дөнья бетереп эзләүләрен күргәч кенә бу фараз-хәбәрләр ишетелмәс булган. Берничә айдан елга төпкеленнән бер кыз гәүдәсе табып алып, аны җир куенына иңдергәч кенә авыл бераз тынычланып кала.
Сержантлар мәктәбендә укып йөрүче Гайнан бу хәбәрне бик авыр кичерде. Шуңа да, хәрби хезмәтен тәмамлагач, ул авылга кайтырга теләмәде. Әти-әнисе, кардәш туганнары белән ул Казанда очрашты. Шулай яшәде – җаны белән авылда, якыннары янында булса да, тәнен каланың таш йортлары арасында асрады. Ләйсәннең фаҗигале үлеме белән бәйле авыр кайгысын оныту өчен баштан-аяк эшкә бирелде, көне-төне төзелештә булды, таш чапты, измә ташыды, шул кызулык белән, үзе дә соңыннан йорт җиткезеп керде. Менә хәзер яңа йортта торыр өчен әнисен алырга авылга кайтып бара... Бәлки аның бу якларны соңгы тапкыр күрүедер?
Гайнан баштарак, юлдан тайпылмыйча, туп-туры авылына кайтырга уйлаган иде. Әмма, бара торгач, як-якка кереп китә торган юл-сукмаклар аны үзләренә чакырып, ымсындыра башлады. “Әйдә кер, кер, әрәмәлек буен-
дагы ялан өстенә утырып хәл ал, чишмәләребезнең шифалы суыннан авыз ит”, - диләр кебек иде алар.
Бу яклар хикмәтле тарихлары, серле, хәтта сихерле шаукымнары белән данлыклы. Әллә шул сер-шаукым тәэсир иттеме, бара-бара, Гайнан юл читендәге сукмакларның кайсынадыр кереп чыгу турында ешрак уйлый башлады. Нәрсә югалта соң ул? Ә менә отуын ота! Кечкенә чакларында ук күрергә хыялланып яшәгән серле урыннар белән танышачак, бер очтан хәл җыеп, тамак чылатып, күңелен тынычландырып алачак...
Аеруча бер юл Гайнанны үзенә җәлеп итте. Ике мәһабәт имән арасыннан кереп китә торган бу юл шундук аны бала чагына, яшьлегенә алып китте... Элек бу юл алып бара торган Пәриле авылы хакында бик сәер сүзләр сөйлиләр иде. Ни хикмәт, җаннарны сискәндерә торган исем йөртүче бу авылда Гайнанның моңа кадәр бер тапкыр да булганы юк. Кемнең генә булганы бар икән соң? Әле дә хәтерендә: бу авыл белән тирә-яктагы авыллар бик аралашып яшәмәде. Бик сәер урын иде ул – анда мәчетләр дә, мәктәп тә юк, аның халкы хәтта ут, газ кертүгә дә каршы булган, имеш...
Имәннәр яныннан үткәндә колак төбендә нидер зеңләп куйды. Берәр бөҗәкме, кош кисәгеме, әллә юл буйлап артыннан килүче телеграф баганасы шулай моңланамы? Гайнан туктаган җиреннән бер адым артка чигенеп карады. Тагын шул ук зеңләү авазы: “зең”, “зең”, “зең”. Бик серле урын ласа бу! Ниндидер чик! Чикне үткәндә генә шулай була – үзе ымсындыра, үзе шомландыра...
Имәннәрне узып, басу юлына килеп төшкәч тә авылга кереп китә алмады әле Гайнан - шактый вакыт буш кырдан барды. Күптән йөрмәгәннәр, ахры – кайчандыр тузан тузгытып яткан юлны куе чирәм күмә башлаган. Ат арбасы, машина эзе дә күренми. Хәтта кошлар да очмый, бөҗәкләр дә безелдәми... Әллә зират якын булгангамы? Әнә бит ул – имәннәр яныннан ук башланып, авылга кадәр сузыла...
Гайнан, үрелеп, зират читендәге кабер такталарына күз салды. Кайберләрендә сурәтләр дә бар. Заман җиленнән саргаеп өлгергәннәр. Таш-такталары янтаеп, бер якка чүккән каберлекләр дә очрый. Ун ел элек куелып та, мәңгелек гомер кичергән кебек саргайган фотолар... Гайнан шунда гына игътибар итте: бу каберләрнен барысы да элгәрерәк куелганнар, яңалары кайда күмелә икән соң?
Ул арада каршыда беренче йортлар пәйда булды. Авыл урамнарында да шул ук хәл – кайчандыр киң тасма булып җәелеп яткан юлларны ян-яктан чирәм басып ала башлаган, ләкин бу чирәмлектә бер генә мал әсәре дә, кош-корт та күренми. Сәер түгелмени – урамда “шылт” иткән тавыш та юк, хәтта әтәч кычкырган, эт өргән авазлар да ишетелми...
Бу сәерлекне Гайнан күңеленә алып бетерә алмый калды, урам башында күктән төшкән кебек кенә бер карт пәйда булды. Иң гадәти авыл карты. Йөзен сөттәй ак сакал-мыек баскан, җәйнең челлә вакыты булуына карамастан, башына калын яшел эшләпә кигән, өстенә, кояшта уңып, төсен югалтып өлгергән җилән япкан, кулына үзеннән дә озын таяк тоткан... Менә ул, учларын каш өстенә куйган килеш, сабыр гына Гайнанны көтеп алды да, аны уздырып җибәрергә теләгәндәй, читкә тайпылды...
- Исәнме, бабай, әллә мине көтәсең инде? – Гайнан шаяртып исәнләшмәкче булган иде, карт та төшеп калганнардан түгел икән, елмаеп җавап бирде:
- Сине көтәм шул... Бераз соңардың, олан...
Карттан мондый җорлыкны көтмәгән Гайнан аптырабрак калды. Ул моңа кадәр таныш булмаган ниндидер сергә тап булуын аңлый башлаган иде. Карт исә, киресенчә, тагын да җанланып китте.
- Әйдә, олан, безгә керәбез... Аргансыңдыр... Юл озын бит... Юл һәрвакыт озын... Өзлегеп куюың бар... Хәлимә абыстаң да көтәдер... Әйдә, әйдә...
Карт, кырт борылып, авыл башындагы беренче йортка таба китте. Ниндидер көч Гайнанны да аның артыннан иярергә мәҗбүр итте. Юк, үз теләге белән иярде бугай ул бу сәер карт артыннан. Баягы шик-шөбһәсе кызыксынуга, кызыксынуы илаһи бер тойгыга әверелеп бара иде аның... Ай-һай серле урын бу, элек дөрес сөйләгәннәр икән. Ләкин бу серлелек нишләптер куркытмый, бәлки үзенә тартып, чакырып тора...
Алар кергән өйдә чуар яулыгын йөзенә төшереп бәйләгән бер карчык өстәл хәстәрләп йөри иде. Гайнанның исәнлек сорашуына ул җавап бирмәде, башын кагып кына куйды да моңсу, төссез күзләрен читкә таба алды.
Өстәлдә барысы да бар иде: сөте-каймагы, ите-йомыркасы, бәрәңгесе-суганы... Иң түрдә - авыл мичләрендә генә пешә торган гәрәбә түбәтәйле икмәк...
Карт килбәтсез озын таягын ишек катына сөяп куйды да өстәл янына узды, аннары, күпереп пешкән икмәкне күкрәгенә куеп, калын телемнәргә телә башлады.
- Утыр, олан... Булганыннан авыз ит... Ә син, карчык, бар, үз ягыңа чык, ир-ат янында авыз күтәреп утырма... Монда үзебез карарбыз...
Менә алар икәү генә калдылар. Ризык каба-каба, Гайнан өй эчен өйрәнә башлады. Аның башка гаме дә юк. Чөнки каршында утырган карт, күзләрен йомып, мәрткә китеп барган. Дога сүзләре пышылдаган иреннәре генә калтыранып-дерелдәп тора...
Иң гадәти бура өй. Гадәти үк түгел икән шул. Тәрәзәләрендә пәрдәләр, мич-бүлмә аралыкларында чыбылдык-чаршаулар юк. Хәтта түшәк тә юк! Аннары... көзгеләр юк... Өйдә иләмсез тар сәке белән такта өстәл генә. Боларына да түзәр идең, авыл өйләрен бизәп утыра торган гөлләр юк бу өйдә... Гөлләр өйнең җаны кебек бит ул. Әнисе шулай ди торган иде... Ахыр килеп, гөлләр юклыкка да түзәр идең... Бу тынлыкка ничек түзмәк кирәк!? Сәгатъ текелдәгән тавыш та ишетелми ичмасам... Тукта, берәр сәгатъ бармы соң монда? Әһә, бар икән. Әнә ул түрге стенада ике тәрәзә арасына беркетелгән. Тик ни хикмәт – ул бит йөрми!..
Аның каравы бу карт үзе бер дөнья кебек. Әнә нинди якты, хәтта нурлы йөзле ул! Хозыр-Ильяс диярсең – ниндидер вәкарь белән, уз бәясен белеп, дәрәҗәсен саклап утыра... Йокламый кебек, күзләре йомык булса да, күнеле белән кунак егетнең һәр ым-хәрәкәтен күзәтеп тора кебек...
Игелекле, изге бу җан иясенә Гайнан бик тиз күнегеп өлгерде. Шулай да, ачыклыйсы серләр бар иде әле...
- Бабакай, сезне кем дип дәшим соң?
- Хәернас бабаң булам мин. - Күзләрен йомып утырган килеш, тыныч кына әйтеп куйды йорт хуҗасы. - Ә син Гайнан буласың, шулаймы?
Гайнанның күңеле сискәнеп алса да, үзе сер бирмәде:
- Кайсы авылдан икәнне дә беләсезме?
- Беләм, ник белмәскә?! Син бит Кариле авылыннан Сәрбиҗамал улы.
- Әйе шул... Каян беләсез? – Бу юлы Гайнан, тәмам гаҗәпләнеп, торып ук басты. Карт та күзләрен ачып җибәрде.
- Беләм. Юл читендәге авыллар арырак яшәүчеләрне әйбәт белә ул. Без дә сине ару гына беләбез.
Гайнан, бер баскач, кабат утырып тормады, ян тәрәзәгә таба омтылып, тышка күз салды. Урам һаман шул ук – бер җан әсәре юк. Хәтта агачлардагы яфраклар да да селкенми... Тукта! Нишләп җан әсәре булмасын?! Әнә бер шәүлә үтеп китте койма буеннан! Әнә, әнә... Тагын, тагын... Әнә ул туктап калды. гайнан, бар зиһенен күз карашына туплап, алгарак омтылды. Бер хатын-кыз, каршыдагы юан тупыл артына посып, Гайнан карап торган тәрәзәне күзәтә иде. Менә ул кинәт: “ Мине күреп, танып кал”, - дигәндәй, бер адым читкә атлады да үрә басты... Гайнан “ах” итте: аның каршында кайчандыр шушы юл буенда гаип булган Ләйсәне басып тора иде! Әллә аның шәүләсе генәме! Үз уйларына җавап эзләгәндәй, Гайнан өстәл артында утырып калган картка борылып карады. Һаман шул килеш, йокымсырап, дога пышылдап утырган картта кунак гаме юк иде. Гайнан, өметен өзеп, карашын кабат урамга күчерде. Каршыдагы тупыл буенда беркем дә күренмәде.
- Хода бәндәсе ул... Ничә еллар үзенә тынычлык табалмый йөри...
Картның сүзләреннән Гайнан егылып китә язды. Ләкин акылдан язып өлгерә алмый калды.
- Сез... Син... Ләйсәнне каян беләсең, бабакай? Ул монда ничек килеп эләкте?
- Утыр, олан... Аяк өсте торып сөйләшмә олылар белән.
- Бу чынлап та Ләйсәнме? Әллә?.. – Гайнанның түземлеге тәмам төкәнде. Түземлеге белән бергә җаны да суырылып чыгып бара кебек иде.
- Ялгышма, олан, сабыр бул... Утыр... Ризыктан олы булма...
- Бабакай! Мин аны үз күзләрем белән күрдем бит! Ләйсәнне күрдем! Ә? Ул чын, үзе түгелмени?
- Син аргансың... Сиңа ятып алырга кирәк... Әйдә, мин сиңа йоклар урыныңны күрсәтәм.
- Юк, минем йокым килми! Минем елыйсым килә, хәтта үләсем килә, беләсеңме!.. Миңа авыр, бабакай, бик авыр!.. Мин бит Ләйсәнне күргән кебек булдым...
- Авырсынма, олан. Без бит сине күптән көттек, ул да көтте... Хәзер табыштыгыз инде, моннан соң аерылышмассыз... Йокламыйм дисең инде... Алайса, тыңла, көй тыңла...
Карт, акрын гына торып, салмак хәрәкәтләр белән стенада эленеп торган агач курайны үрелеп алды. Алды да, тәрәзә каршынарак килеп, ишетелер-ишетелмәс кенә көй чыгарып уйный башлады...
Бу көйдә барысы да бар иде. Гайнанның ярсый башлаган йөрәген тынычландырырдай дала моңнары да, үткәннәрдән калган авыр хәсрәтне йолып алырдай су агышлары да, йөрәгенә юшкын булып утырган юл сагышлары да бар иде бу курай моңында... Өмет бар идеме – анысын Гайнан төгәл генә белеп бетерә алмый иде әле...
Курай моңы аны оета башлады. Тәне мамык кебек йомшады, аңы саңгырауланды, йөрәге дә теләр-теләмәс кенә типте... Менә ул ярымачык тәрәзә янына килде, артсыз урындыкка утырды, аннары, башын стенага терәп, күзләрен йомды...
Ләкин йокыга китә алмый калды. Тәрәзә артыннан ниндидер тавыш ишетелде. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр бик тиз Гайнаннын зиһененә барып иреште, чөнки бу тавыш кайчандыр аның сөйгән яры булып йөргән Ләйсәннеке иде.
- Йоклама... Гайнан... Йокласаң... Беттең... Каласың... Йоклама... Зинһар... Йоклама... Бәгърем...
Гайнанның йокысы шундук качты. Картның серле-сихерле курай моңыннан сөйгәненең тылсымлы тавышы көчлерәк булып чыкты. Ул сискәнеп торып басты, үрелеп, ачык тәрәзәдән урам ягына карады. Тәрәзә каршындагы тупыл артында ниндидер шәүлә чагылып киткән кебек булды. Хатын-кыз гәүдәсе... Әллә тагын кайчандыр дөньялыктан гаип булган Ләйсәне күзенә күренәме? Аның рухы, аның мәтам сулышы шулай кисәтәме Гайнанны? Әрвахы тынгысызлыймы?
Гайнан урам буен җентекләбрәк карый башлады. Шул вакыт ул аргы очтан килүче ике картны шәйләп алды. Менә алар салмак хәрәкәтләр белән, дәшми-сөйләшми килделәр дә, Гайнан карап торган тәрәзә каршында туктап, тын калдылар. Авылның җанлануына соенеп куйса да, бераздан Гайнан шомлана башлады: “Кемнәр болар? Нигә бер авыз сүз сөйләшмиләр? Кеше сөйләшкәндә генә җанлы, тере бит.” Баягы, тәрәзә артындагы тавышның иясе күренмәде. Аның каравы, курай тавышына авылның төрле ягыннан кешеләр җыела башлады. Берәмләп тә, икешәрләп-өчәрләп тә баягы ике карт янына халык агылды. Барысы да бер чама – яшькә өлкәннәр, өсләренә озын җилән-халатлар кигәннәр, таяк таянганнар. Күбесе ак сакалдан... Тын гына җыелалар да җыелалар... Ник берсе авыз ачып сүз әйтсен...
Хозыр-Ильяска охшаган йорт иясе серле коен уйнады да уйнады... Баштарак бик матур, моңлы булып тоелган бу көй бераздан Гайнанның күңеленә шом булып, ыжгырып, хәтта ажгырып керә башлады... Ул, соңгы көчен җыеп, ишеккә таба китте, караңгы чоланны үтеп, урамга чыкты... Кешеләр төркеме яныннан узганда шуны искә алды: болар бит аны күрмиләр! Әнә, көй ишетелгән ачык тәрәзәгә карап бакканнар да җансыз сыннар кебек катып калганнар...
Гайнан авыл чигенә барып җиткәнче артына борылып карамады. Ике мәһаббәт имән уртасыннан чыкканда таныш тавыш зеңләп куйгач кына бераз тынычланды. Шундук каяндыр бер машина килеп чыкты. Авылына җитеп, өйләре каршында төшеп калгач, берничә минут элек кенә юл читендәге авылда булган хәлләрне ботенләй оныткан кебек булды.
Әнисен нык сагынган икән! Бер-берсенә газиз ике җан кочаклашкан килеш озак кына басып тордылар. Аннары чәй өстәле артына утырдылар. Шуннан соң гына ана кеше сорашырга кереште:
- Тормышларың ничек соң, балам? Калада хәзер авыр диләр бит...
- Авыр итеп яшәсәң, кайда да авыр инде ул, әнкәй. Әллә монда сезгә җиңелме?
- Монда да җиңел түгел, балам, дөрес әйтәсең. Эше дә юк, яме дә юк хәзер авылларның. Кеше бик китә хәзер җирдән... Кайсы авыллар бөтенләй шәрәләнеп калды, юкка чыкты... Әллә кеше гонаһы шулай тота инде, әллә Ходай каргышы төшәме, кем белсен...
Авыл хәлләрен сөйләшеп алдылар, туганнарны искә төшерделәр, ниһаять, иң авыр сүзгә дә чират җитте.
- Әнкәй, Ләйсән белән ничек булды ул?
- Ничек булсын, Уфага дип, паром ягына киткән җирдән юкка чыкты балакай... Шуннан бирле беркем берни белми... Күрше авылларның кайсынадыр урлап алып киткәннәр, дигән сүзләр йөрде йөрүен... Кем ышансын?.. Урланган булса, кеше күзенә барыбер бер күренер иде... Бик кызганыч булды... Ата-анасы гына түгел, ботен авыл елады. Мин дә үз баламны югалткан кебек булдым... Сина әйтергәме-юкмы дип, аптырап беттем...
Гайнанның басылып-моңсуланып калуын күреп, ана кеше үзен-үзе битәрли башлады:
- Әй... Нишләп телемә салынып торам соң әле... Юлдан арып-алҗап кайткан кешене шик-шөбһәле сүзләр белән бимазалыйм!.. Балакаем, әйдәле, күңелеңне төшермә, тамагыңа да берни капмадың, менә бит, синең кайтуыңа сыйлар пешереп куйдым...
- И-и, әнкәй, күңел бит ул - әле тегеләй, әле болай... Ачуланма, яме, чынлап та ашыйсы килми... Мин бит кайтып җиткәндә генә ныклап тамак туйдырдым.
- Кайчан? Бу бер дә килешми инде, балам... Кайтып җиткәч, үз өеңә кермичә, кешегә кереп йорүеңне әйтәм... – Ана кеше үпкәләргә җыенып кына беткән иде, Гайнан кырт кисте:
- Юк ла, әнкәй, мин бит юл читендәге авылга кердем. Хәернас бабайда ашап чыктым... Хәлимә апаларда...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Туган Көнсез Малай - 5
  • Büleklär
  • Туган Көнсез Малай - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4553
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1507
    41.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Туган Көнсез Малай - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4576
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2216
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Туган Көнсез Малай - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4479
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2215
    37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Туган Көнсез Малай - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4572
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2071
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Туган Көнсез Малай - 5
    Süzlärneñ gomumi sanı 1145
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 650
    53.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    70.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    74.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.