LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Туган Көнсез Малай - 3
Süzlärneñ gomumi sanı 4479
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2215
37.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Туктагыз әле, кем сезгә дал право миңа кычкырырга? Сез нәрсә? Сез кем? Кем кемгә кул күтәргән? Менә хәзер сез җавап бирегез!
- Кемгә булсын, әнә, Кәлимулла картны кыйнап чыгаргансыз! Карар җире калмаган!
- Ә-ә, дядя Коляны әйтәсеңме? Булды шул аның белән хәлләр... Олкән медбраттан эләккән аңа... Дөрес эләккән. Йормәсен кеше эшенә тыгылып!
- Нәрсә эшләгән соң ул бу кадәр кыйнап чыгарырлык?
- “Нигә син картларга дигән ризыкларны үзең ашыйсың?” – дигән. Алай әйтергә ярыймыни инде ул психка?! Мин үзем дә сүз әйтергә куркам аңа. Ничек кенә исән калган әле. Дөреслек яклы имеш... Фронтовик имеш... Кайда соң ул дореслек? Кайда ул хәзер фронт? Ә? Менә син беләсеңме – кайда?.. Алты ай инде санитарларга зарплата биргән юк, картларга дигән ашны ашамый нишләсеннәр алар, нәрсә ашасыннар?
Кәлимулла карт өчен хак сорарга килгән Гайнанның “кикриге тиз шиңде”. Бүтән сатулашып, битәрләшеп тормады, китәргә кузгалды. Чыгып киткәнче әле, өйдә чакта ук күңеленә кереп урнашкан соравын бирде:
- Кәлимулла картны әйтәм, бездә бераз яшәп торсынмы әллә?
Комендант бу сорауга һич аптырамады. Аның йөзендә борчылуның әсәре дә юк иде. Киресенчә, шатланган кебек әйтеп куйды:
- Торсын соң... Хет бераз кешечә яшәп алыр... Пенсиясен соңгы тиененә кадәр биреп барырбыз, тик ашар ризыгы бездә калачак... Шуңа риза булсагыз – алып китегез...
- Ул бездә инде... Аның фронтовик дусты безнең бабай иде бит... Менә табыштылар...
Шулай килештеләр. Картның әйберләрен соңрак кереп алырга булып, Данияр кайтып китте, комендант исә караңгы коридор башында ыштан-чалбарын “юешләп торучы” бер гарип картны орышып калды.
Өйдә бәйрәм оештырдылар. Озак кына сөйләшеп утырдылар. Данияр мервант башыннан гармунын үрелеп алды. “Олы юлның тузанын” җырлап җибәрде... Аңа Кәлимулла кушылды... Өстенә дустының ак күлмәген киеп алган фронтовик картның йөзе дә шулай ук ак, нурлы иде. Ул бүген балаларча шаярды, уйнады, әле Алсуга аш бүлеште, әле Энҗене аркасына атландырып, “Урра” кычкыра-кычкыра дошманнарны куып йөрде...
Ятар алдыннан ул Алсудан ак кәгазь, соңрак җеп белән энә сорап алды. Аннары үзенә билгеләнгән эчке бүлмәгә кереп, таңга кадәр ут яндырып, үз эшләре, үз уйлары белән мәшгуль булды...
Иртән Кәлимулла картны үзенең йомшак түшәгендә кичәге ап-ак, нурлы йөзе белән табып алдылар. Ул инде ахирәт ягына чыгып өлгергән иде. Бу якта йөзендәге нур белән якты елмаю гына торып калган. Өстәлдә - пөхтәләп төреп куелган ак күлмәк. Аның өстендә язу... Кәлимулла карт соңгы хатында Данияр белән Алсуга рәхмәт әйткән, алардан Гарифулла фронтташы янына күмүләрен үтенгән. Күлмәк якасының эчке ягына, “Заһитов Гарифулла” исеме янына, өр-яңа тамга чигелгән: “Гвардии рядовой Минахметов Калимулла.”
28 декабрь, 2009 ел.
КҮЗЛӘР ХАКЫНДА ХИКӘЯТ
(Фронтовик хатирәсе)
1.
Мин кинәт сукырайдым. Фронтта еш була торган хәл: якында гына снаряд шартлый да бөтен зиһенне, аның белән бергә колакны, күзне томалап куя. Шактый вакыт аңга килә алмыйча исәңгерәп торасың. Җәрәхәт-мазар булмаса, өстәге балчыкны кагынасың да, бераз окоп төбендә утыргач, тагын сугыш гаменә биреләсең.
Бу юлы миндә җәрәхәт юк иде. Сызлау, әрнү юк. Аңым да зиһенемә кайта башлады. Колагыма дөнья тавышлары ургылып керде. Кайдадыр танклар үкерә, самолетлар гүли, командирлар кычкыра, җир ухылдый... Ләкин күз алларым һаман караңгы булып калды. Төн китмәде. Таң атмады...
Мине госпитальгә озаттылар.
Күзләрем исән-сау булып чыкты. Ләкин контузиядән соң һич уяна алмый икән. Күрше караватта яткан карт солдат:
— Күзеңнең кешесе зарарланган, шуңа шулай ул. Өметсез түгел, кеше бервакыт терелә, күзләрең дә терелер, — диде.
Шулай тынычландырды гына, әлбәттә. Яһүд врач аерым-ачык итеп әйтте бит: «Да-а, брат, умер твой глаз. Зато сам живой, домой поедешь, повезло тебе», — диде.
Кемгә «повезло»дыр, әйтүе кыен, әмма мин өйгә кайтасы килмичә генә кайттым. Анда инде барысы да беләләр икән. Унтугыз яшьлек егетнең фронттан сукыраеп кайтуын бөтен тирә-юнь зарыгып көтеп торган. Һәр көн була торган хәл түгел бит...
Фронтта чакта, авылга ничек кайтып керүем хакында күп уйлый идем. Имеш, күкрәгем тулы орден-медаль. Каршыларга бөтен авыл чыккан. Балалар йөгерешә. Халык уртасында — әнкәй. Бераз арттарак — әткәй. Шунда ук — Гөлнәзирә. Ул әлегә кызлар арасында. Бераздан аны, этеп-төртеп, алгарак чыгаралар. «Бар, янәсе, — егетең кайта, каршысына бар!..»
Ә менә ничек кайтырга туры килде... Станциядә эшелон начальнигыннан комиссариат кешесе кабул итеп алды. Ул, ат юнәтеп, авылга алып кайтып җиткергәндә төн офыкка авышкан иде инде, Төн дип, аны тоеп, ишетеп кенә беләм хәзер, ә күзләремә, шул күзләр аша тормышыма, язмышыма да караңгы төн мәңге китмәскә килгән иде инде...
Кайтуыма иң сөенгәне әнкәй булды. Әткәй исә башын чайкап куйды. Күрмәдем, бу юлы да тойдым гына...
— Яшәү кыен булачак сиңа, улым, — диде ул уфтанып.
— Башы исән-сау кайткан, шуңа шөкерана кылып яшик, атасы. Ике кулы бар, аяклары бар, йөрәге тибә...
— Анысын әйтмим... Без үлгәч кыен булачак аңа, анасы...
— Бәй, атасы, нәрсә сөйлисең син? Шуңа кайгырып утырасыңмыни әле? Өйләндерәбез без аны, башлы-күзле итәбез, менә күрерсең дә торырсың — авылның иң булган кызына димлибез, Аллаһы боерса...
— Ни сөйлисең син, әнкәй? — Сүзгә кушылмый булдыра алмадым. — Нинди кыз инде миңа?!
— Нигә, нәрсә булган сиңа? Аксак-туксаклар да өйләнә әле...
— Әнкәй! Минем бит күзләрем юк! Аңлыйсыңмы-юкмы! Күзсез ничек дөнья көтмәк кирәк?! Әнкәй!..
— Күңел күзләрең күрсен, Гази, күңел күзләрең... Калганын ничек тә яшәрбез әле...
Барыбыз да ишек катыннан килгән тавышка борылып карадык. Күрмәсәм дә, мин дә карадым. Карасам, күзләрем ачылыр кебек тоелгандыр инде. Ачылмадылар. Күз алдымдагы кара пәрдә селкенеп тә карамады. Ләкин мин җаным-тәнем белән тойдым, хәтта кай җирем беләндер аерым-ачык күрдем: ишек төбендә, мине сугышка озытып, көтәргә сүз биреп калган күрше кызы Гөлнәзирә басып тора иде.
— Менә, Газиның кайтуын ишеттем дә йөгереп кердем. Зинһар, кумагыз мине...
2.
Төн уртасы җитә дип тормады, әнкәй, җиделе лампа тотып, келәткә чыгып китте. Гөлнәзирә табын тирәсендә булашты, мин әткәй белән сугыш хакында гәп куертырга керештем. Күрмәсәм дә, булачак хатынымның кая таба киткәнен, хәтта янымнан узган чагын да тоеп, сизеп торам. Ул йөргән чакта, йөземә, җаныма, ниндидер җылы, сихри дулкын булып, тылсымлы шаукым килеп кагыла да яшь йөрәгемне җилкендерә. Әнә бит ул нинди — минем Гөлнәзирәм. Сукыр дип тормаган — килгән дә кергән! Яратадыр, яратмаса кермәс иде...
— Гөлнәзирә, — дидем мин, алга сузылган кулларым белән таныш, кадерле кулларны эзләп. Авыр хезмәттән кытыршыланып, сөялләнеп бетсәләр дә, нәфислекләрен югалтмаган кулларны табуга сүземне дәвам иттем. — Мәйсәрә апа беләме?
— Белә, әнкәй барсын да белә. Аның фатихасын алып кердем мин, Гази... Бәгърем...
«Бәгърем» дидеме? Нәкъ элеккечә, шулай диде. Их, күрергә иде ул иреннәрне!.. «Бөгърем» дип, бөтен авызын бөтештереп әйтә иде Гөлнәзирә бу сүзне.
Келәткә дип чыгып киткән әнкәй урам башында яшәүче Самат абзыйны ияртеп кайткан. Күрешкәндә учларны учка туры китерә алмыйча интектек. Авылда мулла урынына йөрүче Самат абзыйның безгә килеп керүе әткәй өчен дә көтелмәгән хәл булмаган, ахры.
— Әйдә, Самат абзый, уз. Менә — яшьләр, ә без, әнкәсе белән икәү, шаһитлар булырбыз! Укы никахыңны, нәрсә язган булса, шул булыр...
Никахтан соң өлкәннәр түр өстәл артына урнашып калдылар, ә мин, яшь кәләшемне җитәкләп, тышка чыгып киттем. Дөресрәге, Гөлнәзирә үзе мине алып чыкты, үзе келәткә алып керде, үзе өстемне чишендерде, ипләп кенә түшәккә яткырды... Шуннан соң гына лампадагы утны өреп сүндерде...
— Гөлнәзирә, — дидем мин, — ник сүндерәсең аны?
— Оялам, — ди бу.
— Кемнән?
— Синнән...
— Бәй, мин бит күрмим...
— Һаман шулай дисең син... Нишләп күрмисең ди... Күрәсең... Сугыш томалаган синең күзләреңне. Мин аларны сөюем, мәхәббәтем белән терелтәчәкмен... Менә күрерсең дә торырсың...
— Кил монда, Гөлнәзирә...
— Тукта, хәзер...
— Юк-юк, салма күлмәгеңне... Үзем чишендерәм...
Гөлнәзирә тыңлады. Мин аны бик озак чишендердем. Караңгылыкка һаман күнегеп җитә алмаган кулларым бигрәк оятсыз кыландылар, ахры. Изү төймәләрен ычкындырган булып, Гөлнәзирәнең мәхәббәткә, дәрткә тулышкан күкрәкләренә кагылып үттеләр, күлмәк билбавын чишкәндә тыгыз янбашларын, зифа билләрен сыйпадылар...
Ниһаять, кәләшем шәп-шәрә калды. Түшәккә утырган килеш, мин аның бөтен тәнен тотып карап чыктым, назларга өйрәнеп тә җитмәгән учларым, бармакларым тулышкан яшь тәнне катырак та капшап җибәрделәр, ахры, Гөлнәзирә берничә мәртәбә: «Аһ!» — дип кычкырып куйды.
Юкка курыкканмын. Булачак хатынымның:
— Тагын, тагын... — дигән сүзләре мине тәмам шаштыра язды. Авыртудан түгел, рәхәтлектән шулай аһылдап җан яза икән ул... Соңгы елда автомат курогыннан башка әйбер күрмәгән шыксыз бармакларым бу минутта бары тик Ходай Тәгаләнең илаһи ихтыяры белән генә яши иде...
Гөлнәзирәне ничек түшәккә тартып алуымны сизми дә калдым. Кочагыма килеп кергән тән мине тәмам исертте, ахры. Исереп кенә калмады, тилертте, дивана итте... Мин, ниндидер шашкын мәхәббәт шаукымы белән, алдымда яткан зифа тәнне әвәли-әвәли, үбә, назлый башладым. Үзем үбәм, үзем көләм... Бераздан бу көлү шыңшуга, аннары иңрәүгә күчте... Мин шашып, сулкылдап еларга керештем... Үзем елыйм, үзем назлыйм, үзем сөйләнәм:
— Бәгърем минем!.. Мин сиңа тия алмыйм... Син бит яшь, чибәр... Ә мин... бер сукыр... Нәрсәгә сиңа сукыр ир? Бар кайт... Соң түгел әле, беркем дә белмәс... Син бәхетле булырга тиеш... Бар, кайт... Кайт, Гөлнәзирә... Бәгърем...
Гөлнәзирә мине чак тынычландырды. Өстемдә торып, минем ялангач, дер-дер килеп калтыранган тәнемне ипләп кенә түшәккә урнаштырды.
Аның тыгыз, әмма җылы йомшак күкрәкләре тәнемә тиеп киткән чакта бөтен җиремне ток суккан кебек була...
— Гази... Тик кенә ят, яме... Менә шулай... Барысын да үзем эшләрмен... Бүген минем көн... Син бераз гына булыш... Менә шулай... Тоясыңмы мине? Бәгърем... Ай! Аһ!..
3.
Сукыр кешеләрнең төшләре төсле була. Мин моны госпитальдә чакта ук искәргән идем. Рәсемнәрдә генә була торган җете, куе төсләр... Бу юлы да нәкъ шундый хәл. Әнә — ниндидер өй эче... Иртәнге томан таралып та өлгермәгән әле. Өй эченә ничек кергән соң ул? Өй дә түгел бу... Бу бит безнең келәт эче! Таныш сөлгеләр, кашагалар, чыбылдык-чаршаулар. Әнкәй өйдән алып чыгып элгән аларны... Нинди бәйрәм соң бүген? Элек, бәйрәм көнне генә, берәр кунак килсә дип, келәтне бизәп куялар иде... Сугышка кадәр... Сугыш? Мин бит сугышта булдым! Сукырайдым! Кайттым! Өйләндем! Шушы келәттә Гөлнәзирәм белән кавыштым! Өн белән төш туры килми диләр, туры килә икән бит... Бәлки бу өндер? Юктыр, мин бит сукыр, дөм сукыр... Төш әлбәттә...
Әнә томанлырак кына булса да, келәтнең кечкенә тәрәзәсе, аннан ургылып кереп яткан таң нурлары шәйләнә... Сөлгеләр, кашагалар, чыбылдык-чаршаулар... Түшәк өсте... Бусы кем тагы? Ак җәймәгә төренеп, кем җәйрәп ята? Әнә — җәймә аның бер күкрәген каплаган, икенчесен юри ачык калдырган...
Зифа, тигез калкулык өстендә шытып яткан йөзем бөртеген үбеп, хәтта өзеп аласым килде... Төштә болай гына кыланырга ярыйдыр ла...
Мин, бер ягыма янтаеп, ак түшәккә чумып яткан гүзәл зат өстенә иелдем. Ах, ничек ымсындыргыч бу күкрәкләр! Сусыл иреннәр... Матур, коңгырт күзләр... Юк, күзләре йомык әле аның. Әмма мин инде тоям, беләм: коңгырт бу күзләр... Гөлнәзирәнең күзләре коңгырт иде...
— Аһ! — Аһылдап, хәтта тыйнак, назлы ыңгырашып ачылган коңгырт күзләрнең Гөлнәзирәнеке булуы көн кебек иде.
— Гази... Синме бу?
— Гөлнәзирә... Синме бу? Төштә сөйләшмиләр бит, ник сөйләшәсең?
— Гази... Бу төш түгел, бу — өн...
— Өн? Ник алдыйсың мине, Гөлнәзирә?
— Алдамыйм. Өн бу, өн... Ә без — ир белән хатын...
— Нишләп мин күрәм соң, алайса?
— Син?.. Син күрәсеңмени? Ай! — Гөлнәзирә, сискәнеп, шәрә тәнен түшәктә таралып яткан җәймә белән капларга кереште...
— Нәрсә бу, нинди зәхмәт? Гөлнәзирә?
— Зәхмәт түгел, тылсым бу, Гази... Бәгърем. Тылсым! Бүген төндә Ходай Тәгалә минем теләгемне ишеткән, ялынып-ялварып укыган догаларымны кабул иткән... Гази, бәгърем!.. Син күрәсең! Күрәсең!.. Күрәсең...
...Күзләрем шулай ачылды минем. Баштарак томан аша гына күрә идем. Дөнья яктырганнан-яктыра барды. Көннән-көн, дөресрәге, төннән-төн әйбәтрәк күрә башладым. Һәр сөешү, һәр кавышу миңа якты дөньяның тагын да яктырак бер кисәген бүләк итә барды. Беренче малаебыз туганда мин инде, таяксыз-нисез, аягымны җиргә нык басып йөри ала идем.
13 февраль, 2003 ел.
СТЕПАН РУХЫНА ДОГА
(Тормыштан алынган хикәя)
* * *
Мин Валера Ендиряков белән университетта укыганда таныштым. Без ике ел бер бүлмәдә тордык. Чуаш милләтеннән булса да, ул күбрәк татарлар белән аралаша, татар телен үз теле кебек яхшы белә иде.
Бервакыт, җәйге ялга чыккач, Валера мине үзләренә — Чуашстанга чакырды. Күңелемнең яңа очрашулар, яңа тәэсирләр сорап, ымсынып торган чагы иде, мин шундук риза булдым.
Таң тишеге белән вокзалга төшеп, электиричкага утырып та киттек. Үзем барам, үзем уйланам: “Нишләп бетәрмен инде мин бу чуашлар арасында? Аларның диннәре дә, деннәре дә башка ласа. Чукыналар бит алар... Сихер белән дә шөгыльләнәләр, ди, бигрәк тә ир-егетләрне ялгыштыралар, бозалар, ди... Ай-һай, мин әйтәм, юньлегәме бу?”
Юкка курыкканмын. Чуаш илендә ике авылның берсе татар авылы булып чыкты. Электричкадан төшкәч тә безне бер машина үзенә алды. Мостафа абзый, үзенең матур, купшы мишәр теле белән, юл буенча, шул төбәктәге авыллар хакында сөйләп барды. Татар авылларының үткәнен дә, чуаш авылларының тарихын да ул яхшы белә икән.
* * *
Мин ул авылга килеп кергәндә үк ниндидер сихри, илаһи халәт кичердем.
Моңа кадәр күзгә чалынган авылларга кино караган кебек кенә карап бардым, ахры. Бу юлы бөтенләй башка тойгы, башка халәт. Ниндидер ямьле, нурлы җир бу. Иманлы җир. Шулай да, күңелдә сорау бар әле: татар авылымы, чуашныкымы? Күңелем татар ягында булса да, бик ышанып бетә алмыйм; бу якта чуашлар да үзләренең изге диннәре, иманнары белән яшиләрдер бит?
Сөенечемнең чиге-чамасы булмады: татар авылы икән. Мин моны күк катына китеп сыенган айлы мәчет манарасын күрүгә үк аңлап алдым.
Мостафа абзый тагын җанланып китте. Моңа кадәр аның һәр сүзен хуплап, җөпләп барган Валера гына басылып, сагышланып калгандай булды. Сораштырырга кыймадым, аның үз авылына да ерак калмаган иде шул. Әти-әнисе, туганнары белән очрашу минутларын тоеп моңсуланадыр. Гел шулай була бит: туган җиреңә якынайган саен, күңелләрне, шатлыклы, сөенечле хисләрдән бигрәк, күбрәк сагышлы, моңсулы тойгылар биләп ала...
Мәчет бик иске икән. Хәтта борынгы. Хәтта изге... Соңгы “үзгәртеп корулар”дан соң төзелгән мәчетләр кебек, ясалма, купшы түгел. Чын. Манарасы да, ничектер, күккә омтылышлы, ае да — Һилал ай... Ниндидер серле, сихри дулкынланыш, нурланыш биреп, күңелне җылытып тора.
Мостафа-шофер да мәчеткә төбәп килгән икән. Менә ул үзенең иске “Москвич”ын шыгыр-шыгыр китереп, як-ягы яшел чирәм белән түшәлгән, эре-эре бүрәнәләрдән өелгән мәһабәт мәчет каршында туктап калды. Мин сораганны көтеп тормады, әйтеп куйды:
— Без монда гел туктыйбыз. Шундый йола. Степан дәдәйгә дога кылып чыгабыз.
Мин сорашыр өчен авызымны ачканчы, Мостафа абзый, машинасыннан төшеп, җыйнак кына җибәрелгән сакал-мыекларын сыйпый-сыйпый, мәчеткә керергә әзерләнә башлады.
Безгә Валера да иярде. Шуңа игътибар иттем: аның йөзендә бер бөртек тә аптырау галәмәте юк. Көн саен мәчеткә кереп йөри диярсең...
Берни аңламасам да, ниндидер таныш түгел серле-сихри көчкә буйсынып, тау кебек мәчетнең киң ишекләренә барып кердем. Мостафа абзый кем беләндер күрешеп тора иде. Валера да ике учын сузып күреште. Мин дә...
Түгәрәк сакаллы ап-ак карт безне эчке бүлмәгә алып кереп китте. Анда егермеләп кеше өйлә намазына тезләнешеп утырганнар иде. Без дә чүктек, дөнья гаменнән арынып, илаһи халәткә керергә җыендык. Ләкин дөньялыктан тиз генә китеп котылып булмады әле. Имам урынына баскан хәзрәт ниндидер Степан Ендирәк улы рухына дога укый башлады, шулай ук аның нәсел-нәсәбенә, улларына-оныкларына да Коръән теле белән изге теләкләр теләде.
Гаҗәпләнүемнең чиге-чамасы юк иде. Урамга чыгып, машинага утырганчы теге серле Степан хакында сорашмыйча чак түздем.
Минем бу соравым Мостафа абзыйга, аңа гына түгел, Валера дустыма да бик сәер тоелды, ахры, алар ялт кына бер-берсенә карашып алдылар, аннары, беренче тапкыр күргән кебек: “Шуны да белмисеңмени?” дигән караш белән миңа төбәлделәр.
* * *
Мостафа абзыйның сөйләгәннәреннән мин шуны аңладым. Элек-электән бу авылда татарлар белән янәшә чуашлар яшәгән. Алар азрак булганнар, әмма татарча яхшы сөйләшкәннәр, татарларның диннәрен дә, йолаларын да хөрмәт иткәннәр, үз диннәрен дә рәнҗетергә ирек бирмәгәннәр.
Утызынчы елларда мәчет манараларын кисү башлангач, авылның большевик татарлары районнан килгән вәкил күз алдында үз мәчетләренең манарасын кисеп төшермәкче булалар. Менә алар, аркан юнәтеп, балта-пычкы асып, өскә үрмәләргә җыеналар. Урамда җыелган халык, татары-чуашы бергә, башларын чайкый-чайкый, бер шатланып, бер шомланып, шушы гайре табигый хәлне күзәтә. Ул арада мәчет каршындагы мәйданчыкта митинг башланып китә. Районнан килгән вәкил:
— Дин — әфьюн ул. Эшче-крестьяннарның аңын томалап торучы хорафат, — дип, Маркстан, Лениннан, Сталиннан саллы-саллы сүзләр китереп сөйли. Аны хуплап тагын берничә активист чыгыш ясый.
Бервакыт, сүзгә катышмыйча, үз динегез, үзегез карагыз дигәндәй, тыныч кына читтәрәк басып торган чуаш төркеменнән Степан чыга. Татарлар бу көтелмәгән хәлдән берара гөрләшеп, шаулашып алалар, хәтта Степанга таба дәррәү кузгалышып та куялар. Ничек инде ул чуаш башы белән татар-мөселман диненә каршы чыксын?! Үз динен белсен әнә!
Авылның хөрмәтле кешеләреннән исәпләнеп йөргән көтүче Степан исә сүзен ерактан йөртеп тормый, бераз мишәрчәләтеп әйтә дә сала:
— Мәчет манарасын кисәргә кәрәк тегел. Күпме турган, әле дә турыр. Перни дә пулмас.
Мәчет алдын үлем тынлыгы баса. Районнан килгән вәкил, агарынып-күгәренеп, бер Степанга, бер активистларга карый... Партияле татарлар болай да чак басып торалар, “бетүебез шушы икән”, дип уйлыйлар.
— Юк, мин Ленинга да, Сталинга да против тегел, — дип сүзен дәвам итә Степан. — Мин мәцет манарасын кисүгә генә против. Һәркем пелә — пазардан кайтканда әллә ницә цакрымнан күренә башлый ул. Кайтулары рәхәт. Цакырып кайтарган кебек, көц биргән кебек пула. Шол кемеш айга карап бик скоро кайтып етәбез. Аннары, бөтен тирә-як урман-яланнардан күренеп тора бу мәцет, — гүмер пуе шуңа карап йерибез... Гөмбәгә, еләккә китеп адашкан кеше пармы? Юк, бу мәцет торганда пулмас та... Кышкы бураннарда да мәцет манарасындагы лампа утына карап табабыз авылны... Бу — нацармы? Мал көтүләребез дә шул кемеш айга карап кайта, шондагы азан тавышына... Юк, кисәргә кәрәк тегел аны, ул авылны үзенә җыеп, саклап тора, пеләсегез килсә... Мин — против...
Степан уң кулындагы чыбыркысын мәчет түбәсендәге балкып торган көмеш айга табан болгап ала да үз урынына барып баса. Халык, сулыш алырга да куркып, тынып кала. Чөнки белә: шушы минутта нидер булды. Һәм моның очы бер чыгачак. Хәзер Степанны алып китәчәкләр...
Ләкин халык тикле халык ялгыша. Степанга берни дә булмый. Әллә Ходай тәгалә ихтыяры белән, әллә район вәкиле бөтенләй үк беткән, өметсез кеше булып чыкмый, — ул баскан, урынында таптанып тора-тора да авыл җыелышының резолюциясен язарга куша. “Чуаш Степан Ендирәк улы тәкъдиме белән, авылның иминлеген саклау максатыннан, мәчет манарасын кисми калдырырга” дигән сүзләрне укыганда татарлар арасында сөенечтән елап җибәрүчеләр күп булган, диләр...
Мостафа абзыйның сөйләгәннәре мине тетрәндерде. Үзем дә сизмәстән:
— Кайда ул Степан? Әле яшиме? — дип сорадым. Аннары үз соравымнан үзем кыенсынып куйдым: ничек яшәсен ди инде? Яшәсә, хәзер аңа... йөздән артып китәр иде...
— Юк шул инде ул. — Гаҗәп, минем сорауны Мостафа абзый җитди кабул иткән. — Үлгән ул. Янып үлгән. Татар большевиклары мәчет манарасы өчен кичерә алмаганнар аны. Өенә ут төрткәннәр... Тыштан ишеген терәп куйганнар... Бүтән чуашларны да куганнар, яшәргә ирек бирмәгәннәр. Шул... Калганын үзең дә беләсең: хәзер көн саен бу мәчеттә Степан-чуаш рухына дога укыла...
* * *
Чуваш ягына ни өчен кайтканымны мин шунда гына аңладым. Шушы гыйбрәтле тарихны ишетергә кайтканмын икән. Минем акылым өчен, күңелем өчен, яшәвем өчен кирәк булган икән. Шулай ук мәгънәм, иманым өчен дә шушы тарих җитмәгән булган. Хәзер ул бар. Миңа хәзер яшәү, дөнья белән аралашу, инсаннарны аңлау җиңелрәк булачак.
Мин, рәхмәт әйтергә уйлап, Валера дустым ягына борылдым. Ләкин дәшми калдым. Чөнки ул бик моңсу, хәтта сагышлы иде бу мәлдә.
Аның үз авылы да ерак түгел икән. Степан-чуашлар җиреннән өч авыл аша гына. Тик нигә һаман моңсу-ямансу соң әле ул?
Үз авылларына керер алдыннан Валера машинаны туктатырга кушты. Дустым, төшеп, якындагы агачлык ягына китеп баргач, Мостафа абзый барысын да аңлатып бирде.
— Каберлек анда... Степанның кабере дә шунда. Аның кара янып беткән гәүдә-сөякләрен шушында алып кайтып күмгәннәр, ә якыннарына, җир бүлеп, йорт салып биргәннәр...
Минем күңелем нидер сизенеп җилкенә башлаган иде инде. Һәм мин баядан бирле җан түрендә кадерләп йөрткән серне ачыкларга булдым.
— Кем соң ул — Валера?
— Валера ул, туганым, әнә шул изге Степанның оныгы була...
20 апрель, 2005 ел
ҮЧ ХӘТЕРЕ
(Хикәя)
Мансур быел мунчасын яңартырга булды. Ун ел аз вакыт түгел. Әнә — мунча бурасының аскы ниргәләре тәмам череп, көпшәкләнеп беткән. Түбәсеннән дә үтә. Миче бозылган, идәне тузган, ләүкәсе кыйшайган...
Бура юнәтү авыр булмады. Күрше мари авылларында бура әлләни кыйбат түгел. Анда эш хакы түләмиләр, шуңа күрә акча кыйммәт йөри.
Ә менә таш... Бу якларда таш юк. Урманнар күп, очсыз-кырыйсыз кырлар бар, сулар җитәрлек, ә менә таулар юк. Тау булмагач, ташы да юк. Ташы булмагач, өйләрнең нигезе нык түгел. Нигезсез салынып, иләмсез янтайган йортларны Мансурларның авылында күп очратырга мөмкин.
Хәтта мунчага да нигез кирәк. Бура астына бер рәт таш җәеп чыкмасаң, шундук «җир уйната» башлый. Нигезсез, ташсыз бураның гомере озын булмый — ул тиз чери, тиз кыйшая, басыла...
Мансур, ат җигеп, бөтен тирә-юньне йөреп чыкты. Тапкан иң зур ташы йодырык кадәр иде. Мунча ташына ярар әле, дип, йомырка кадәресен дә бөртекләп җыеп барды ул. Күңеле тәмам төшеп, өенә кайтып кергәндә, хатыны Хәния, ниндидер хат болгап, ишегалдына чыгып килә иде. Үзе тузыныпмы-тузына:
— Әнә, бу ялда малайларың җыелып кайталар. Өмә ясыйбыз, бура күтәрәбез, яңа мунчада юынмыйча китмибез, дигәннәр... Кая синең нигезең? Ничә көн юкны бушка аударып йөрисең, хәчтрүш!.. Бүген дә буш кайттыңмы?
Хәния начар хатын түгел. Мансур белә: сабыр хатын ул, тик бераз һавалырак кына. Бүген дә усаллыктан кычкырмыйдыр, чарасызлыктан гына битәрлидер...
Ләкин Мансур да берни эшли алмый. Булмаган ташны каян алсын инде ул? Кешеләр, әнә, йөзәр чакырым ераклыктан кайтарталар. Ә Мансурның моңа көче дә, хәле дә юк. Мондый таш алтын бәясенә төшә. Көчәнеп күтәнең чыгар... Мунчага нигез ташы юнәтәм дип, шул нигезгә үзе ятсынмы?
Дөресен генә әйткәндә, Мансур бер урында таш барлыгын белә. Белә, әмма бу хакта уйларга да курка. Авылның иске зираты урнашкан урын ул. «Рухлар бакчасы» дип тә йөртәләр. Кешеләр ул урынга якын барырга да куркалар. Ямчылы чокыры буена урнашкан бу үзәнлек, чынлап та, гадәти җир түгел, каяндыр читтән, хәтта күктән күчереп утыртылган бер сихри утрау кебек. Әйе-әйе, җир өстендәге җир утрау. Елның кайсы гына вакытанда да ул җете яшеллеген югалтамый. Бу җиргә хәтта кар да ятмый. Төшә дә эри, төшә дә эри...
Шушы күз күреме җирдә кеше биеклеге ташлар чәчелеп ята. Аларның санын беркемнең дә исәпләгәне юк. Кабер ташлары икәнен генә беләләр. Бу озынча, җәлпәк ташларның ике ягы да шоп-шома. Заман җиле шулай шомарткан аларны. Берсендә генә, җир астыннан казып алынганында, ниндидер чөй язулар сиземләнә; аларның әллә нинди, бүгенге көн адәм балалары өчен аңлашылмый торган тамгалар булуы көн кебек ачык...
Мансурның «Рухлар бакчасы»нда берничә мәртәбә булганы бар. Беренче тапкыр ул, бабасына ияреп, кәмит карарга барган кебек барды. Зират эчендәге таш баганаларны сәгатьләр буе карап йөрделәр алар. Мансур куе, биек үлән камыллары арасында адашып та кала язды әле. Елар хәлгә җитте. Бабасы табылмады да табылмады. Анда чапты, монда чапты, каты камылга йөзе, куллары сыдырылып бетте... Тәмам хәлсез калды... Алдындагы бер биек ташка таянып хәл алырга гына уйлаган иде, теге таш терелде дә китте. Йөри башлады. Борылып карады... Дәште... Баксаң, бу таш дигәннәре Мансурның бабасы икән! Нишләп алайдыр ул? Мансур үзе дә аптырады. Ә менә бабасы һич аптырамады. Каршысында үрә катып торган таш балбалга карап торды да: «Бу таш — безнең нәсел ташы булырга тиеш, балам...» — дип үзалдына сөйләшкән кебек кенә әйтеп куйды. Аннары, ниндидер дога пышылдый-пышылдый, ары кузгалды. Тагын бер ташка игътибар итте. Аңа карап: «Ә менә монысы — безнең кан дошманыбыз», — диде.
Мансур:
— Син каян беләсең аны, дәү әти? — дип сорады. Бабасының каян белүен белсә, күп нәрсә ачыкланыр кебек иде аңа.
— Каян булсын... Шәкүр бабай сөйләп калдырды. Мин менә сиңа сөйлим... Син үз оныгыңа сөйләрсең...
— «Кан дошман» кем була ул, дәү әти? — дип сорамыйча булдыра алмады Мансур. Чөнки ул «кан дошман»ның кем булуын чынлап та белми иде.
— Үлем белән бәйле дошман була ул, балам. Бу нәсел кешеләре безнең нәсел кешеләрен үтергәннәр. Аннары безнекеләр алардан үч алганнар. Аннары алар — безнекеләрдән... Шулай гасырлар буе дәвам иткән...
— Дәү әти, кемнәр алар — безнең «кан дошманнар»?
— Белмим, балам, бабай бу хакта бер сүз дә әйтмәде. Бары тик: «Аларның чираты. Әмма ул нәселдән бер ир заты да калмады инде», — диде.
Икенче тапкыр Мансур бу зиратка ун еллар чамасы элек көтү көткәндә килде. Көтү йөртү өчен, авыл тирәсендә үзәнлекләр җитәрлек, ә менә Мансурның, нигәдер, шушы җиргә киләсе килде. Ямь-яшел, сусыл үләне җәлеп итте аны. «Коймасы-мазары юк, бер мәртәбә көтү тиеп киткәннән берни дә булмас әле», — дип уйлады ул. Ләкин маллар бу үзәнлеккә кермәделәр. Борыннарын җыерып, мышнанып тордылар да якындагы яланга борылдылар. Мансур ялгызы аптырап басып калды. Аннары, кулындагы чыбыркысын өстерәп, көтү артыннан иярде.
...Менә хәзер дә ул капка төбендәге эскәмиядә шул «Рухлар бакчасы» хакында уйлап утыра. Әллә шул борынгы зиратка барып карарга микән? Берничә таш алганнан нәрсә була? Кем күрә? Кем белә? Таш кына бит ул...
Артык җәелеп китеп сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Хәния басылган. Җайлы кеше ул: бер чәпчеп ала да үз урынына утыра. Каршы дәшмә генә. Каршы дәшсәң инде... Ахырзаман кыямәте башлана. Ниндидер җеннәре уяна Хәниянең. Ә дәшмәсәң... Җил-давыл яннан гына үтә дә китә...
Мансур Хәниягә яратып өйләнмәде. Кызганды ул аны. Кызгану начар хис түгел ләса. Кызгану хисеннән мәхрүм кешеләр, кемнедер үлеп яратып та, бертуктаусыз рәнҗетеп яшәргә мөмкин. Ә менә алар гомер буе бер-берсен хөрмәтләп яшәделәр. Хәния хакында күп белми Мансур. Кайчандыр аларның бөтен нәсел-нәсәбен үтереп чыкканнар, дигән хәбәрләр йөрде йөрүен. Мансур ныклап сорашырга батырчылык итми. Хәния үзе сөйләми. Ул бит ирсез, баласыз килеш картайган Хәят әбидә үскән. Бу карчык Мансурлар нәселен яратмый иде. Шулай да, Хәнияне үзе җитәкләп китереп бирде. Китереп тапшырды да берничә көннән башка дөньяга күчеп тә китте...
Чәйдән соң кабат атын җигәргә керешкән Мансур янына Хәния порхылдап килеп тә чыккан.
— Кая җыенасың, Мансу-у-ур?..
— Бер җирдә таш бар, шунда барып карыйм әле...
— Нинди җир ул?
— Теге иске зират бар бит әле! Исеме бик сәер... Рухлар бакчасы...
— Ай Аллам! Шунда кадәр барасыңмы? Кит, йөрмә! Башыңа бәла эзләп... Бик зәхмәтле дип сөйлиләр бит аны...
— Нәрсә булсын миңа. Чәчелеп, тузып яткан берничә таш алганнан кыямәт купмас әле... Андагы ташларның ияләре күптән туфракка әйләнгәндер инде...
— Ә рухлар, Мансур? Рухлар һәрвакыт тере, ди бит...
— Әкият сөйләмәле, Хәния. Рухлар Коръәндә, догада гына була. Күргәнең бармы аларны? Берәрсенең күргәне бармы? Юк шул!
— Барыбер сак бул, алдыңны-артыңны карап йөр. Зәйтүн баба сөйли иде — «Кан дошманнар»ның үчле рухлары аларның исән оныклары кыяфәтендә күз алдына килә, ди иде.
— Безнең дошманнар үлеп беткән инде.
— Ә безнең кан үче кайтарылмаган әле...
— Нәрсә-ә-ә?
— Нәрсә ишеттең, шул.
...Авылдан Рухлар бакчасына кадәрге ара авыр үтелде. Мансур барса да барды, бармаса да барды. Зираттан таш ташу игелекле эш түгел шул. Гөнаһлы эш. Ничек кенә күңелен тынычландырырга тырышса да, Мансур моны белә. Тик... Бер тәвәккәлләгәч, эшләмичә дә булмый. Чөнки мунча шуңа килеп терәлгән... Теләп эшлимени ул аны. Теләмичә эшләгән гөнаһ — ярты гөнаһ кынадыр әле...
Туктале-тукта... Хәния нәрсә ди? «Үч кайтарылмаган» диме? Менә сиңа кирәк булса. Иртәгә үлсә, белми калган булыр иде, билләһи! Тфү-тфү! Нинди үлем сүзе төште соң әле аның тел очына?!
Уйлаган уйларыннан арып-талып, күңеле ярсынып килеп җиткән Мансурны тыныч каршы алды. Ташларымны бирмим, дип, ялындырып, үртәп тә азапланмады. Мансур җирдән җиңелрәк куба торган биш-алты ташны көч-хәл белән аударып, арбасына сузып салды да, торпыша белән каплап, юлга кузгалды. «Бернинди рух та, дух та юк монда, юкка шикләнгәнмен», — дип күңелен тынычландырырга тырышты. «Бүтән мәңге килмәсәм дә була хәзер», дигән бер уй да шунда гына иде. Әлеге уйны да, ипле генә итеп, күңел түренә беркетеп куйды Мансур.
Ләкин тормыш, яшәеш шома гына, көйле генә барса, ул тормыш булмас та иде. Хикмәт нидәме? Алып кайткан ташларны мунча нигезенә салып чыккач, шул ачыкланды: тагын бер буй таш җитми кала икән.
«Ярар, — дип уйлап куйды Мансур. — Бер таш икән инде... Булгач булсын! Нигез нык булсын! Хәзер урап киләм... Юл ерак түгел. Ат та хәлле...»
Бу юлы Рухлар зиратына икәүләп барырга булдылар. Мансур үзе дәште. Юлда уйланасы авыр уйлардан шулай котылырга теләде ул. Янәшәсендә Хәния утырып барса, күңелен шомлы уйлар талкымас кебек иде. Аннары... таш салышканда да ярдәме тияр. Нык, егәрле аның беләкләре. Авыл хатыны бит... Сәнәк белән салам каерып, җирен казып, суын китереп яшәгән хатын...
Бу юлы аларны зират борчылып каршы алды. Мансур шунда ук сизенде — ниндидер җил кузгалган монда. Бая ул җил юк иде, билләһи, юк иде... Нәрсә булыр бу? Әнә бит үләннәрне ничек җиргә ега... Адәм балаларын якын җибәрергә теләмиме? Әллә... Әллә теге рухларның булуы хакмы? Шулар уянып чыкканмы? Юк, икенче мәртәбә килү дөрес булмады бугай...
Мансур, авыр уйларына җавап эзләп, Хәниягә күтәрелеп карады. Хәния дә шулай борчулы булса, ике дә уйламыйча кире кайтып китәчәк ул. Һәм бүтән монда сыңар аягын да атламаячак...
Юк шул. Хәниянең йөзе искиткеч дәрәҗәдә тыныч иде. Әнә ул арбадагы торпышаны ипләп кенә җиргә алып куйды, баш очына җыеп бәйләнгән яулыгын рәтләштерде, аннары, эндәшми-нитми генә зиратның бил тиңентен булып үскән үләннәре арасына кереп китте. Ерак кермичә, бер таш каршына килеп тә басты. Иелеп, ташның мүкләнә башлаган нигезен сыпырыштырды, аның кытыршы йөзеннән учларын йөгертеп алды, аннары, йөзе белән борылмыйча гына, Мансурга эндәште:
— Менә шушысын алабыз. Арбаны мондарак бир...
Мансурның йөрәге «жу» итеп китте, бөтен тәне калтырана башлады. Калтыранырсың да, шомланырсың да.
Хәния Мансурларның «кан дошманы» күмелгән кабер каршында басып тора иде! Шул, шул! Кайчандыр дәү әтисе аны шушы таш янына алып килгән иде...
— Хәния! Нишлисең син? Бу бит безнең «кан дошман»! Үч бар бу урында, нәсел үче!.. Кан үче! Якын барасы булма...
— Нишләп? Дошманыңның кабер ташын мунча нигезенә салсаң, нәсел бабаларың рәхмәт укымасмыни? Ятсын шунда сасы су эчеп...
— Анысы шулай да... Бу «кан үче» зәхмәт белән бәйләнгән булса? Өйгә зәхмәт алып кайтабызмы?
— Бер дә зәхмәт түгел. Аударырга да бик җайлы. Әйдә, кил, тот теге башыннан...

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Туган Көнсез Малай - 4
- Büleklär
- Туган Көнсез Малай - 1Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4553Unikal süzlärneñ gomumi sanı 150741.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.56.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.64.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Туган Көнсез Малай - 2Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4576Unikal süzlärneñ gomumi sanı 221638.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Туган Көнсез Малай - 3Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4479Unikal süzlärneñ gomumi sanı 221537.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.53.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.61.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Туган Көнсез Малай - 4Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 4572Unikal süzlärneñ gomumi sanı 207139.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.66.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
- Туган Көнсез Малай - 5Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.Süzlärneñ gomumi sanı 1145Unikal süzlärneñ gomumi sanı 65053.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.70.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.74.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.