🕥 35 minut uku
Туган Көнсез Малай - 2
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 4576
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2216
38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Илгиз исә аны тынычландырмады. Бары тик җилдәй йомшак чәченнән сыйпый-сыйпый, сөйләнде генә:
- Яшәргә өйрәнгән кебек, сөяргә, яратырга да өйрәнеп була, Зәлидә... Без әле синең белән озын-озак гомер яшәячәкбез, менә күрерсең...
9 ноябрь, 2007 ел.
ЖАН СУРӘТЕ
(Хикәя)
1. Нахак
Бүген Миндиярның җан ачулары, кая ул җан гына, җен ачулары чыкты. Мәңге салымыш Күке Гарифулласы аны колхоз сарыкларын урлауда гаепләде. «Күке» дигәннән, ферма мөдиренең кушаматы ул. Аның атасы үз гомерендә берничә хатынга йортка кереп, һәрберсендә берәр бала калдырып чыккан. Шуңа да шундый кушамат такканнар.
Нахак сүзгә шартлый язды Миндияр. Гомер буе фермада мал карап, өенә бер чирләшкә тәкә бәрәне дә алып кайтмаган кешегә яман яла яксыннар әле! Печәне-төгәне кайткандыр анысы, әмма җан башына кул сузганы булмады. Җан бит ул! Урланган мал икеләтә, өчләтә, унлата гөнаһлы итә, моны кем генә белми икән...
Кичкә югалган сарыкларны таптылар. Миндиярның гаепсез булуы да ачыкланды. Кешеләр: «Башта ук уйлаган идек аны, Миндияр эше түгел бу, дигән идек, рас килде», — диештеләр.
Әмма нахак сүз Миндияр күңеленә кара дегет кебек ягылып калган иде инде. Ул баштарак оялу, кыенсыну булып бимазалап торды, аннары гарьләнүгә күчте, ахырдан күңелнең бер почмагында тыныч-тымызык кына ятучы үчкә әверелеп яши башлады. Шушы тойгы Миндиярның рухын какшатты, аның җан кыйблаларын изеп ташлады, ниһаять, бердән-бер көнне, ырым-шырым белән шөгыльләнүче Мәймүнә карчыкка алып килде.
Сүзен уратып йөртмәде, турыдан ярды да салды:
— Мине нахакка рәнҗеткән кешедән үч аласым килә. Миңа нишләргә? — диде.
— Ай-һай, балам, дөрес юлда йөрмисең син. Бар, кайт, уйлан. Син уйланып бетмәгәнсең әле. Соңрак килерсең, — дип, имче карчык аны кире бормакчы иде, Миндияр уйлаган ниятеннән ваз кичү түгел, хәтта:
— Уйланасы уйланган иде. Ярдәм итәсеңме, юкмы? — дип, Мәймүнә карчыкның үзенә укталып куйды.
— Ә син беләсеңме, балакаем, үчле кеше берьюлы ике кабер казый бит?
— Белмим дә, беләсем дә килми. Нинди кабер ул? Мин бит үлсен димим. Үз нахагы өчен җәзасын гына күрсен, дим...
— Ә нахакның җәзасы үлем генә. Ялган, гайбәт, мәкер — дөньядагы иң зур явызлык ул. Аның әҗере үлем генә булырга мөмкин. Бабаларыбыз да: кеше үтергән берне генә үтерә, сүз йөрткән меңне үтерә, дигәннәр...
— Юк, үлмәсен ул...
— Алай булмый... Очы-очка ялганмый...
— Ә син ялга, әбекәй. Син ул кешене тынгысыз ит, җанын бимазала, күңелен катыр, гомерен агула...
— Булышмасам, ни кылырсың?
— Бүтән имчегә барырмын.
— Күреп торам, күңелеңә кара уй кергән синең, үч кергән. Булышам мин сиңа. Әмма үзеңне дә, балаларыңны да афәтләрдән, бәлаләрдән саклап калу өчен генә булышам. Бар, кайт, иртәгә килерсең. Барысын да иртәгә әйтермен...
Мәймүнә карчык Миндиярны тагын ике мәртәбә кайтарып җибәрде әле. Күрәсең, шулай сынады ул аны, күңеленә беркеткән уй-ниятен тикшерде. Ниһаять, ниятеннән кире кайтмасын белгәч кенә, Миндиярга сүзен әйтте:
— Нахак сүз синең җаныңны тынгысыз иттеме?
— Әйе. Җанымны рәнҗетте.
— Димәк, җанга — җан?
— Җанга — җан...
— Бар, кайт та нахак иясенең сурәтен яса.
— Нәрсә-нәрсә? Рәсем дисеңме?
— Рәсем түгел. Сурәт. Сиңа нахак бәла яккан җан иясенең йөз сурәтен яса. Үз зурлыгында булсын.
— Мин ясый белмим...
— Анысы мөһим түгел, син яса гына. Охшамаган җирен күңелең үзе охшатып ясап бетерә ул...
— Шуннан ни була?
— Сурәт ясап, син ул кешенең җанын аласың, җанын алып, тормышын тынгысыз итәсең... Шул. Шуны теләдең бит?
— Нәрсә соң ул җан тынгысызлыгы?
— Анысын сорама. Анысы синең эш тә, минем эш тә түгел. Бар кайт, бүтән килеп йөрмә. Болай да күңелемә авырлык алам. Син тагын да хәтәррәк гөнаһлар кылмасын өчен генә алам... Бар, кайт, бүтән күземә күренмә...
2. Сурәт
Мәктәптә укыганда рәсем дәресе Миндияр өчен иң авыр дәресләрнең берсе иде. Рәсемгә баштан ук кулы ятмады аның. Дөресрәге, күңеле ятмады. Бигрәк тә кеше йөзен ясый алмый интекте ул. Гел ниндидер дуңгыз сурәте килеп чыга. Бөтен класс кычкырып көлә иде бу сәер сурәтләрдән. шул вакытлардан соң бер мәртәбә дә кулына каләм-карандаш алганы юк бит Миндиярның. Ничек ясасын ул Күке Гарифулласын?! Әле охшатып та ясарга кирәк, ди...
Миндияр, иң элек, сорамыйча гына, улының портфеленнән берничә карандаш алып яшерде. Ак кәгазь бите юнәтеп, хатыны күреп калганчы, анасын да ашъяулык астына җәеп салып куйды... Әлфиянең уенда да юк иде ул. Көне буе колхоз сыерлары янында йөреп арыйдыр инде мескенкәй. Уллары Рамил дә бүген үз түшәгенә тиз түңкәйде.
Өйдә шылт иткән тавыш та юк. Кече яктагы өстәл читендә, тонык кына янган ут яктысында гаҗәп бер күренеш барлыкка килде. Миндияр исемле адәм баласы, сабыйларча, башларын боргалый-боргалый, икенче бер адәм баласының йөз сурәтен, чынлыкта исә, аның җан сурәтен ясый. Чөнки йөз шул җан дигәненең хак сурәте була да инде. «Йөз нуры, «йөз суы» дигән сүзләр дә җан сурәтенә ишарә булса кирәк...
Авыл артындагы таулар аша беренче кояш нурлары үрелеп карый башлаган иде инде, ниһаять, һәр төрткесенә, һәр сызыгына үзенең ачуын, үчен кушып, Миндияр Күке Гарифулласының сурәтен төшереп бетерде... Төшереп бетерде дә, сак кына дүрткә бөкләп, кыйбла ягыннан җиде такта исәпләп, матчаның шул җиденче такта турысына кыстырып куйды. Аннары, чишенеп ишек төбендәге диванга сузылып ятты. Түр караватка барып хатынын бимазалап торасы килмәде. Аннары... тиешле сурәт ясалса да, уйлар уйланып бетмәгән иде әле. Аның менә шулай, ялгызы калып, соңгы вакытта шактый тузгып өлгергән күңелен тәртипкә саласы, чуалган хисләрен барлыйсы, уйларын бер төенгә төйнисе бар иде.
Миндияр иң элек шуны сизде: ул, ничектер, җиңеләеп калган иде. Күңелендәге таш, тамагындагы төер, җанындагы сызлавык юкка чыкты. Гүя ул үзе юк, аның җаны гына ята бу диванда... «Сурәт шаукымы» дөрес булып чыга болай булса. Әллә ни охшамаган да иде югыйсә... Күке Гарифулласының күзләре дә алай ук зур түгел, авыз-иреннәре дә сурәттәгечә кыйгаеп тормый, чәчләре дә бу кадәр тырпаеп йөрми бугай... Шулай да, кайсыдыр чалымнары белән охшаган да иде ул Күкегә. Әһә! Очлы борыны белән! Куе кашлары белән! Һәм, әйе шул, иреннәреннән алгарак чыгып, тырпаеп торган тешләре белән! шул тешләре арасыннан кысылып, сытылып чыккан сүзләре дә Күке Гарифулласыныкы иде:
— Әй син, кая куйдың сарыкларны? Сатып эчтеңме? Әллә, тиреләрен тунап, кар базыңа төшереп элдеңме? әйт тизрәк, юкса төрмәдә черетәм башыңны!
Миндияр баштарак аптырап, хәтта каушабрак калды. Әмма үзен бик тиз кулга алды. Нахак сүз кеше зиһененә шундук үтеп керә икән, җавап сүзе дә тиз булды.
— Син үзеңне санадыңмы соң?
Бу сүздән соң Күке тәмам чыгарыннан чыкты. Авыз-иреннәрен кыйшайтып, алгы тешләрен ыржайтып Миндиярга табан килә башлады. Үзе килә, үзе һаман зурая... Юк, гәүдә шул килеш тора, башы, йөзе генә үсә... Менә ул адәм ышанмаслык бер хәлгә кереп, бөтен дөньяны тутырды, кояшны, көнне каплады...
— Карак, бур!.. Мин хәзер үзеңне туныйм, үзеңне йотам!.. Һап!..
Ләкин Күкенең килбәтсез иреннәре ачылып ябылырга өлгерми калды, теге баш үз ачуына, үз мәкеренә тулышып шартлады... Дөньяда гарасат, зилзилә купты, хәтәр җил-давыл чыкты, җирдәге бөтен нәрсә кубарылып күккә очты, ә күктәгеләр, киресенчә, җиргә төште...
...Шакылдап идәнгә атылып төшкән Миндиярны Әлфия бала-чаганы орышкан кебек орышып тора иде.
— Төне буе юк белән булашып утыра да... Аннары идәндә тәгәрәп йөри...
— Нәрсә булды, Әлфия? — Нишләгәнен Миндияр үзе дә белеп бетерми иде шул.
— Бу хакта мин синнән сорарга тиеш! Кем беләндер талашып, сугышып ята идең бит... Хәзер кем икәнен дә белмисеңме?
Шунда гына Миндиярның аңына барып иреште: баягы ямьсез хәлләр төш кенә булган икән. Куркыныч төш, әмма бары тик төш кенә! Ул бер сөенде, бер көенде. Сөенде, чөнки тойды, сизде: аның сурәте ниндидер илаһи сихер юлы белән Күке Гарифулласына барып ирешкән. Көенде, чөнки бу сурәт аның үз җанын да тынгысыз һәм бәхетсез итәргә тели иде...
3. Җәза
Икенче көнне ферма мөдире Гарифулла эшкә чыкмады. Әлфия белән бергә сыер савып йөрүче хатыны: «Авырып тора», — дип сөйләп торган. Үз сарыкларын яланга куып йөрүче Миндияр Әлфия теле белән килеп ирешкән бу хәбәрдән сискәнеп үк китте: «Әллә чынлап та бармы бу сихер дигәннәре? Йә Ходай... Нәрсә бу? Җәзамы? Гөнаһмы? Ходай эшенә тыгылды микәнни? Авырып егылырлык булгач... Коръән тикле Коръән дә кушмый бит кеше сурәтен төшерергә. Ә ул — юньләп дога да белми торган бер адәм заты үч коткысына бирелеп адәм тикле адәм баласын харап итте...
Миндияр үзенә урын таба алмады. Йөрсә дә йөрде, йөрмәсә дә йөрде, эшләсә дә эшләде, эшләмәсә дә эшләде... Үз уйларыннан үзе дә авыруга сабыша язды.
«Икенче яктан караганда, дөрес тә эшләдем, дип уйланды ул. Явыз телле, нахак сүзле кеше, кайчан да булса, шул теле, нахагы өчен бер җәзасын күрергә тиештер ләса? Тиеш әлбәттә. Ходай тәгалә андый кешеләрне сөйми, монысы хак. Димәк, ул аларга барыбер җәза бирәчәк. Тик... ул барысына да ничек өлгерсен?! Ул бит берүзе! Җир өстендә, бәлки әле бөтен Галәм киңлекләрендә күпме гөнаһ кылына, ямьсез эшләр эшләнә, нахак сүзләр әйтелә, барысын да ипкә китереп бетерә алмый икән инде, бер сүз дә әйтеп булмый. Шелтәләп, ачуланып яисә үпкәләп булмый... Чөнки ул — Алла, Ходай, Тәңре! Язмыш дигән китапны язучы тәкъдир иясе! Ә булышырга кирәк. Кирәк!»
Шулай да, кайсыдыр ягы белән очы очка ялганып бетми моның. Миндияр шуңа да борчыла. Күке Гарифулласына җәза бирде, ди. Ярый анысы, бераз кирәк ул юньсезгә... Ә бит аның хәләл хатыны бар, өч баласы үсеп килә. Аларның ни гаебе?.. Аталарына бер-бер хәл булса, аяксыз-кулсыз калачаклар бит алар? Юк, бу дөрес үк түгел, ахры... Аннары... Күке Гарифулласы әллә нинди, баш бетәрлек эш тә эшләмәде... Ну, тиргәде ди, салмыш баштан, кызып китеп, нахакка ачуланып атты, ди... Сарыклар югалу уен эш түгел бит. Иң беренче шул Күкене үк төрмәгә тыгып куячаклар. Бу урында кем дә чыгарыннан чыгар... Кичерергә кирәк булгандыр, кичерергә... әнә бит, карты авырый, ди...
Шулай көн үтеп китте. Миндиярның күңеле, үз урыныннан купкан килеш, дөнья гаменнән, тормыш, эш мәшәкатьләреннән аерылып яшәвендә булды. Кемгәдер җан борчуы юрап йөргән кеше үзе үк җан тынычлыгын югалтты, яшәп булмаслык бер хәлгә килде.
Кич эштән кайтканда Миндиярның башына яңа уй килде: «Бик каты авырып та киткәч, Күке ай-һай үкенәдер инде, кичәге нахак сүзе өчен дә үкенәдер.. Нигә генә әйттем икән шул сүзләрне, ди торгандыр. Эчтән янып-көеп ятадыр...»
Өенә кайтып кергәндә Миндиярның тәмам күңеле төшеп беткән иде. Бүген ул Әлфиягә баш та какмады, баласын да сөймәде, һәр көндәгечә, бакча буйлап та йөреп кермәде... Өстен-башын да салып тормыйча, түргә узды, үрелеп, матчага кыстырып куелган теге зәхмәтле сурәтне алды. Аннары, кече якка чыгып, мич алдына килеп басты. Бераз уйланып торгач, ныклы бер карарга килеп, шырпы сызды да кулындагы сурәткә ут төртте, шомлы авазлар чыгарып янган кәгазь йомгакны мич авызына куйды...
4. Гыйбрәт
Ферма мөдире икенче көнне дә эшкә чыкмады. Хатыны бу юлы да: «Авырый», — дию белән чикләнде. Миндияр үзе барып сорады:
— Бик каты авырыймы? — диде.
— Бик каты авырый шул, — дип, күз караларын яшерә-яшерә, нәрсәдәндер оялган, кыенсынган кебек, кыюсыз гына җавап бирде Мәдинә.
Миндияр үзе дә кыенсынды. Мәдинәнең кыенсынуы өчен кыенсынды... «Нигә кыенсына инде ул? — дип уйлады ул. — Шакшы телле ире өчен шулай кыенсынмаса... Бу бичара хатынның бер гаебе дә юк бит... Шуңа да Миндияр Күкене кичерде. Яшәсеннәр әйдә, тигез яшәсеннәр, балалар үстерсеннәр, бәхетле булсыннар...»
Нинди бәхет инде ул? Мәдинәнең шешенгән йөзенә, төне буе керфек тә какмый чыккан күзләренә карап, Миндияр барысын да аңлады: Күкенең хәле шәптән түгел икән. Бәлки, бу минутта ул үлем белән көрәшеп ятадыр. Ә Миндияр? Олы бөтен ир башы белән ниндидер фәлсәфә куертып булаша... Хәзер үк барырга тиеш ул Гарифулла янына, хәлен белергә, күңелен, җанын тынычландырырга, әгәр кирәк икән инде, үзенең ырым-шырымнары өчен кичерүен сорарга, әйе-әйе, гафу үтенергә тиеш!
Миндияр, үз гомерендә беренче мәртәбә эшен ташлап, авылга кайтып китте. Беренче мәртәбә үз өен узып китте. Түбән очта яшәүче Күкеләрнең биек капкасына барып төртелде аның юл очы.
Ишегалдында да, өйдә дә кеше-мазар күренмәде. Эш өстендә бөтен капка-ишекләрнең шар ачык булуы бераз сәер тоелса да, Миндияр әллә ни аптырамады, ян бакча буйларына күз салды, иң ахырдан абзар-кура ягына барып килде. Юк, җан әсәре күренми... Бәй, теге авыру Күке кая булган соң?
Миндияр менә хәзер генә пошманга төште. Шул Күке өчен килде ләса ул! Шуны көйләр-чөйләр өчен... Үзе өйдә дә юк икән әле... Менә сиңа мә!
Шулвакыт абзар артындагы бәрәңге бакчасы ягында ниндидер хайван мөгрәп куйды. Димәк, анда нидер бар, ниндидер җан иясе бар... Көтүдән калган малмы? Гарифулла да шунда димәк...
Юк, абзар артында көтүдән калган мал да, Гарифулла үзе дә табылмады. Көз таратыр өчен әзерләп куелган тирес өеме янында ниндидер адәм гыйбрәте аунап ята иде. Эчеп, исереп, тәмам кешелектән чыккан бу җанлы, дөресрәге, җансыз гәүдәне Миндияр бераздан гына таныды — әле кайчан гына, акыра-бакыра, аны урлауда гаепләгән ферма мөдире Күке Гарифулласы иде бу. Юк, ул үзенә бер тамчы да охшамаган. Ул күбрәк Миндияр төне буе рәсемгә төшергән, ахырдан, бөтен булган үчен бәгыренә алып, утка яккан ямьсез, килбәтсез сурәтне хәтерләтә иде...
19 август, 2003 ел.
СУКЫР ЯЗМЫШ
(Хикәя)
Электричкада кеше күп түгел. Көпә-көндез ник бушка куалардыр бу кадәр тимер өемен?! Әллә шул кеше юклыккамы – тавыш-тынсыз гына, шыңшып кына йөри ул бүген.
Менә берзаман аның кәефе күтәрелеп киткәндәй булды; ул үз моңын югалтмыйча гына, ниндидер дәртле, күңелләрне җилкендерә торган күтәренке көйгә күчте...
Моның сәбәбе бик тиз ачыкланды.
Вагонга, ургылып, халык кереп тула башлады. Минем каршыдагы утыргычка да бер пар килеп кунаклады. Пар шул. Аларның пар булулары, бәхетле булулары күзләрендә, йөзләрендә, бөтен хәрәкәтләрендә чагыла. Берәрсе килеп: «Бәхет нинди була?» - дип сораса, мин, һич икеләнмичә, нәкъ менә шушындый була, дип җавап бирер идем.
Ләкин бу «бәхет» аерылышырга кергән икән.
- Бар инде чык, минем белән китәсең бит... – Кыз үзе егетне куа, үзе һаман аның куенына керә бара.
- Тукта инде, тагын бераз гына карап калыйм бу матур күзләреңне! Бер көн күрми торачакмын бит мин аларны! Юк, бер көн һәм бер төн! Каяле, биреп тор әле миңа үзләрен. Сөеп, үбеп калыйм...
Шулай диде дә егет кызның күзләреннән йомшак кына үбеп алды, тагын үпте, тагын, тагын...
Беркемнән кыенсынмыйча, оялмыйча, үз мәхәббәтләреннән исереп, күзгә-күз карашып, кулга-кул тотынышып утырган бу ике яшь көрәккә карап, уйлап куйдым: «Күз генә тия күрмәсен, күз генә...»
Уйладым да, нигә уйлаганыма үкенә дә башладым. Уйлаган күз алдына килә, ди бит. Яшьләрнең бәхетенә хилафлык китерүдән курыктым.
Егет платформага чыккач та, алар тәрәзә аша озаклап, тәмләп саубулаштылар. Бу юлы да кеше күзенә күренми торган иң нечкә күз нурлары, күңел кыллары белән назлы итеп сөештеләр. Вәгъдәләр бирештеләр. Дәшмичә-сөйләшмичә генә бөтен гомерләре буена бер-берсенә тугры булырга ант иттеләр.
Поезд кузгалып китте. Вагондагы халык әле генә бер тәүлеккә аерылышкан «Бәхет» шаукымында яши башлады. Һәркем үзенә тигән бәхет, язмыш хакында уйлады. Кем – үткәнен, кем киләчәген, дигәндәй... Мин дә уйлыйм. Миндә моңсу, сагышлы хисләр күбрәк. Күңелем нидер сизенә, андагы моң шомга әверелә бара, моны тою үзе үк мине бәхетсез итә...
Бәхетле пар белән килеп кергән матур дөнья бик кыска гомерле булып чыкты. Вагонның аргы башыннан бер моң бәйләме, хәтта... хәтта кайгы-хәсрәт кыйпылчыгы килеп керде. Килеп керде лә бөтен вагонны үзенең шомлы көенә алып кереп китте, сихри шаукымында иләсләндереп тора башлады...
Тырналып, кыршылып беткән гитара тоткан сукыр солдат кыяфәтендә иде бу моң бәйләме, бу кайгы кыйпылчыгы. Яшь, чибәр йөзенә караганда, соңгы чечен сугышыннан иде ул. Зәңгәр биреттән, кояшта уңа башлаган, кердән майланып каткан яшел-чуар гимнастеркадан... Түшендә – берничә медаль һәм ... олы тәре. Анысын Россия солдатларына сугышта кан койган өчен бирәләр. Монысы ни тагын? Сукыр солдатның ачык изүе аша олы көмеш ай балкып күренеп тора. Димәк, мөселман кешесе, димәк... татар малае... Бер үк күкрәк өстендә тәреле орден белән мөселман ае ничек килешеп бетәләрдер – әйтүе кыен, әмма шуны төгәл чамаларга була: бу Хода бәндәсенең язмышы каһәрле сугыш юллары, дәүләт чиновникларының пычрак сәясәтләре, акча исеннән исергән генералларның шәхси мәнфәгатьләре һәм әхлакый кануннар, буыннар, иманнар кисешкән урында нык кына гарипләнеп өлгергән. Рухын сындырмаганмы, өметен өзмәгәнме – бу хакта әйтүе кыен әлегә...
Күңелне сискәндергәне болар да түгел. Иң кызыгы, ә бәлки иң кызганычыдыр – сукыр солдатны җитәкләп килүче малай. Җитү чәчле, йөз-бите юл тузаныннан, поезд корымыннан караеп, керләнеп беткән бу нәни җан кисәге, чем-зәңгәр күзләрен елтыратып, янында барган десантник абыйсы белән чиксез горурланып килә. Ул хәтта акча җыяр өчен алдына сузып тоткан солдат бүрегеннән дә кыенсынмый. Иң мөһиме – аның солдат абыйсы бар, ул – десантник, ул – Герой!
Солдат гитарасын җайлап тотты да, кылларын үзәк өздерерлек итеп чиртеп алганнан соң, карлыккан тавыш белән җыр башлады. Ямьсез, күңелгә ятышсыз тоелса да, моңлы иде аның тавышы. Кеше күңеленең иң тирән, иң саф төпкелләреннән саркып чыга иде бу татар җыры. Бу җырда ярты юлда югалып, имгәнеп калган яшьлек хыяллары белән, күзләрен генә түгел, тормышын, киләчәген дөнья яктылыгыннан мәхрүм иткән сугыш ачыгысы бергә яши иде.
Һәрбер агач кочагына ала,
Һәрбер куак үрелеп пышылдый...
Әллә алар белә микәнни соң –
Сукырайгач күзем ачылды!..
Ниндидер таныш та, таныш түгел дә җыр бу. Каян ул? Кайсы җан яраларыннан туып, кайларда канат үстереп, дөньялыкка очып чыкты икән ул?
Кояшы да назлы карый бүген,
Ай нурыннан кайгым басылды.
Әллә алар белә микәнни соң –
Сукырайгач күзем ачылды!..
Җырны ишетеп, вагондагы халык шым булды. Шунда каршымда утырган «Бәхет»кә - бая гына сөйгәне белән сөешә-сөешә аерылышкан кызга карадым. Аның йөзе качкан иде. Шомырт күзләре, үз төсен югалтып, күк төсенә кергән. Карашларында – гаҗәпләнү, юк, курку... Кулындагы биштәрен күкрәгенә кысып, үз почмагына бөрешеп поскан да тынсыз, хәрәкәтсез калган...
Күзләре генә тере. Шушы төссез күзләрдә барысы да бар: югалту сагышы да, күрешү ачысы да... «Бәхет»нең дә сагышы, борчу-кайгысы булыр икән!
Гитарасын чиртеп, үзәк өзгеч җырлар җырлап килүче сукыр солдат якынайган саен, күршемдәге кыз да үзенең бәхетеннән ерагая барган сыман тоелды миңа. Учларына хәләл җанын кысып утырган бу бәгырь кисәге җырчы егет аның янына килеп җиткәч нишләр соң? Үз уемнан үзем куркып киттем: мин бу ике гөнаһсыз җан арасында ниндидер серле-сихерле багланыш тоя башлаганмын ласа!...
Ниһаять, сукыр солдат белән зәңгәр күзле, кар-тут йөзле малай безнең белән тигезләштеләр... Алар белән бергә җыр да килеп җитте.
Мин дөньяны ныграк таныйм хәзер,
Мин язмышка ныграк ышандым.
Сез, кешеләр, нигә аңламыйсыз –
Сукырайгач күзем ачылды?..
Шунда җыр өзелде. Җырчыга нәрсәдер булды. Әллә дөньяга нәрсәдер булдымы? Тузган чәчле малай гимнастерка чабуыннан күпме генә тарткаласа да, солдат урыныннан кузгалмады. Төпсез, җансыз күзләрен ниндидер билгесез ноктага текәп, серле, киеренке халәттә торуында булды.
Вагонны үлем тынлыгы басты. Кешеләр бу якка торып-торып карый башладылар. Пышан-пышан сөйләшү китте. Кемдер, баштарак салган акчасын азсынып, малай кулындагы бүреккә хәер өстәп салды... Аргы баштан:
- Тагын җырла, солдат, тагын!.. – дип кычкырдылар. Аны: «Җырла, җырла...» - дигән тыйнак, басынкы тавышлар хуплап алды.
Мин исә, күңелемдә туган бетмәс-төкәнмәс сорауларга җавап эзләп, тагын күршемдә утырган кызның сагышлы да, шомлы да, әмма инде үз төсенә кайта башлаган күзләренә карадым. Бу минутта әлеге ике яшь йөрәкнең ниндидер серле һәм уртак язмыштан яралганлыгын аңлап, төшенеп алган идем инде.
Кыз тавыш-тынсыз гына елап утыра. Әле кайчан гына мәңге еламас кебек тоелган матур, мәхәббәтле күзләрдән туктаусыз яшь ага. Карашлары яшь аралаш сукыр солдатка төбәлгән...
Бу яшьле карашны егет тә тойды, ахры. Баядан ук текәлеп карап торган билгесез ноктасын югалтмыйча гына безнең якка борыла башлады.
Кыз да, мин дә, як-ягымдагы бүтән пассажирлар да бөтенләй сулыш алмас булдык, йөрәгебезне тибүдән туктаттык, җаныбызны җуйдык... Ләкин шунда егет белән сәер хәлләр башланды. Ул, малайны бер як читкә этәреп, кызга таба омтылмакчы булды да кинәт туктап калды. Йөзен чытты. Күзләрен йомды. Гүя ул күзалларга телгән кешесен күңел күзләре белән күрмәкче булды...
Менә ул авыр итеп сулыш алды да, шул ук карлыккан, әмма гаҗәеп моңлы-сагышлы тавыш белән сорап куйды:
- Син... Син бәхетлеме?
Бу көтелмәгән сораудан бөтен вагон халкы, «аһ» итеп, калтыранып, өскә калкынып алды. Күзләрен чытырдатып йомган, иреннәрен дерелдәеп, нидер укынып, багынып утырган күрше кызына карап, мин дә сискәнеп куйдым: ул инде безнең дөнья кешесе тугел иде...
Сукыр солдат белән акча җыючы малай ишеккә таба киттеләр. Алар белән бергә вагондагыларның да җаннары суырылып чыгып киткәндәй булды. Кыз да... Менә ул, җырчы сукбайлар артыннан ишек шапылдап ябылуга, дертләп уянып китте, олы матур күзләрен ачып җибәрде, аннары, дәррәү торып, бәрелә-сугыла, таныш җыр яңгырый башлаган күрше вагонга чыгып йөгерде...
Бу тарихны шунда тәмамларга да булыр иде. Ләкин һәр вакыйганың, һәр язмышның бер гыйбрәте була бит... Электричкадагы тетрәндергеч очрашуның гыйбрәтен күрше утыргычларның берсеннән күтәрелгән авыл апасы сөйләп-аңлатып бирде.
- Безнең авыл кызы ул... Бик яратышканнар иде... Армиягә киткән егете Чечняга эләкте. «Кайтмыйм. Көтмә. Мин сине яратмыйм», - дип хат язган, диделәр. Кыз кеше нәрсә – берәр ел кайгырып, өзгәләнеп яшәде дә бүтән егет белән йөри башлады. Озакламый туйлары булырга тиеш иде. Булачак кәләшнең көмәнле булуы хакында да сүзләр чыкты... Әнә бит, тегесе дә кайткан... Күзләре күрмәгәч, кешегә авырлык китерәсе килмәгәндер инде бәгырькәйнең... Хәерлегә түгелдер бу, юньлегә түгелдер...
Минем бүтән тыңлап торырга хәлеп дә, теләгем дә юк иде. Дәррәү торып, сукыр солдат белән күрше кызы чыгып киткән якка юнәлдем. Аларны тагын бер мәртәбә күреп калырга иде исәбем. Кирәк булса, ярдәм итәргә иде. Хәлләренә кереп, юатырга, сөеп-назларга иде...
Юк, булмады. Иң беренче тукталышта ук төшеп калганнар. Ә менә ул содатның җырын яхшы хәтерлиләр. Ул җырны мин дә мәңгелеккә отып калдым:
Сез, кешеләр, нигә аңламыйсыз –
Сукырайгач күзем ачылды?..
22-23 октябрь, 2005 ел
ТАМГА
(Хикәя)
Данияр белән Алсу, Дәү әтиләренең кырыгын үткәрүгә, аның кием-салымнарын җыештыра башладылар. Мәрхүмнең орден-медальләр сырып алган костюмына кагылмадылар. Анысы фронтовик картның истәлеге булып торачак. Ә менә башка кием-салымны кая куярга белмичә, аптырабрак калдылар. Күрше-күләнгә кертсәң – көләчәкләр генә, хәзер бит мохтаҗлык заманы түгел, ни киясең килсә - кибетендә шул бар...
Якындагы картлар йорты турында иң элек Алсу әйтеп куйды. Аны шундук Данияр хуплап алды:
- Ну, карчык, баш та бар инде үзеңдә!.. Караучысыз калган ул картлардан артмас әле, әйдә шунда гына илтәбез...
Шулай килештеләр. Пөхтәләп төйнәлгән төенчекләрне җәһәт кенә күтәреп, чыгып та киттеләр. Аларга аяк астында бөтерелеп йөргән кызлары Энҗе иярде. Якындагы бакча аша үтеп, тимер койма белән уратып алынган, җил-яңгырларда яшел төсен югалта башлаган шыксыз йорт-бинага бик тиз барып җиттеләр. Янәшәдә генә яшәүләренә карамастан, аларның монда беренче булулары иде. Тонык кына яктыртылган тар коридорга барып кергәч, тыннары кысылып куйгандай булды. Әллә куркудан, әллә каушаудан - Энҗе әнисенен култык астына ук кереп бетте. Куркырлык та шул: бу тынчу, караңгы йорт аларны үзенә суырып алыр кебек иде... Бигрәк тә төрле яктан ишетелеп торган ялвару, җикеренү, сүгенү тавышлары, ютәлләү, ухылдау, ыңгырашу авазлары җаннарны тынгысызлый, тынгысызлап кына калмый, аны изә, талкый, хәлсез итә...
Бераздан алар әллә каян гына килеп чыккан комендант хатынга тап булдылар. Нигә килгәннәрен тиз-тиз генә аңлатып, төенчекләрен тоттырдылар да ашыгып чыгып киттеләр...
Бу сәфәр аларның өчесендә дә авыр тәэсир калдырды. Үзара сөйләшергә дә кыенсынып, кайсы кая барып бәрелергә белмичә, кич җиткезделәр... Хәтта башка вакытта шук-шаян Энҗе дә бүген олыларча уйчан, ямансу һәм сагышлы иде. Ул әле Дәү әтисенен стенада эленеп торган сурәте каршына барып баса, аңа озак кына карап тора, әле сервант читендә эленеп торган орден-медальле костюмга барып тотына...
“Дәү әти” дигәннән, Энҗенең үз Дәү әтисе түгел ул. Аның үз Дәү әтисе авылда яши, кешенеңң бер генә Дәү әтисе булганга күрә, Энҗе анысын “бабай” дип йөртә. Аның бабасы Казанга бик сирәк килә, сонгы елларда бөтенләй дә килгәне юк. Телефоннан гына хәлсез тавышы белән: “Авырыйм шул... Юл йөрүе авыр... Үзегез кайтыгыз...” – ди. Ничек кайтасың ди?! Ул бит себердә үк яши! Аннары... Энҗенең бер Дәү әтисе бар бит инде.
Ә ул болай килеп чыкты. Институт тәмамлап, яңа өйләнешкән ике яшь кеше – яңа гына эшкә урнашкан Данияр белән балага узган Алсу – торыр урын эзләп йөргәндә шундый белдерүгә тап булдылар: “Бер балалы яшь гаиләне фатирга кертәм”. Шул минутта ук әлеге фатир хуҗасына барып керделәр. Сөйләштеләр, аңлаштылар, килештеләр. Һәм менә җиде ел инде шушы карт нигезендә гомер сөрәләр. Картның үзенең балалары юк, якынрак туганнары да үлеп беткән...
Озак авырып ятмыйча, тиз генә авырып, тиз генә китеп барды Гарифулла карт. Чын фронтовикларча, зарланмыйча, кешегә авырлык китермичә генә китте дә барды... Киткәнче, ай-вайларына да карамыйча, бар мөлкәтен, өен, нигезен яшьләргә яздырды. “Сез теләмәсәгез, оныгыма булыр”, - дип, бу мәсьәләгә ныклы нокта куйды. Менә шундый тарих. Данияр белән Алсу да, аларның кызлары Энҗе дә хәзер гомерләрен шушы матур, әмма сагышлы тарих белән яшәргә тиеш...
Әлеге тарих шушында тәмамланса, кызык та булмас иде. Шушы юлларның авторы, зурдан кубып, хикәя дә яза башламас иде. Хикмәт шунда: икенче көнне бу матур да, сагышлы да тарих дәвам итте.
Ял көне иде. Кичәге хәлләр кунелгә моңсу, әмма якты хатирә булып ягылып калган. Ул хакта сүз башламаска тырышып, бер гаилә булып яшәүче өч җан бөртеге күңелле генә чәй эчтеләр... Гадәттәгечә, өчәүләп шәһәргә чыгарга җыендылар... Шулвакыт өй ишеге шар ачылып китте дә, аннан эре-эре адымнар белән, мәһабәт гәдәле бер карт килеп керде. Фронтовик. Әнә бит - өстендәге костюмында энә кадарлык та буш урын калмаган – орден-медаль белән тулган...
Анын керүе дә сәер түгел әле. Кешегә кем кермәс тә, кемнең кемгә нинди йомышы төшмәс... Иң кызыгы шунда булды: таныш түгел карт, ишекне атлап керүгә үк, җитди, үткен карашлары белән мәрхүм булган өй хуҗасының түр стенада эленеп торган зур сурәтен эзләп тапты, бераз вакыт үрә катып торганнан соң, әлеге сурәт каршына солдатларча эре адымнар белән атлап килеп, чын хәрбиләрчә:
- Честь имею, товарищ гвардии сержант! К Вашему распоряжению – гвардии рядовой Минахметов Калимулла! – дип эндәште.
Шуннан соң көтелмәгән кунак тагын берникадәр вакыт үрә катып торды. Аннары гына, үрелеп, сөялгә каткан бармаклары белән сурәтне тияр-тимәс кенә сыйпый башлады...
Менә бервакыт ул, диванда гаҗәпкә калып утырган яшьләрне, бигрәк тә Энҗене телсез, һушсыз итеп, костюмын урындык башына элеп куйды да җәһәт хәрәкәтләр белән өстендәге күлмәген салырга кереште...
Эмма ак күлмәк тиз генә бирешергә теләмәде. Әле түшеннән ачылмыйча, әле җиңнәре белән тартышып, картның җылы тәненнән аерыласы килмәде. Аерылгач та, аның сөякка калган, әмма зифалыгын югалтып бетермәгән гәүдәсенә ябышып, сарылып торды...
Менә ул чишенеп бетте дә, яка турысын кире якка әйләндереп, күлмәген Даниярга сузды.
- Менә ул – күрәсезме? Менә аның язуы! Менә: “Гвардии сержант Заһитов Гарифулла”, диелгән монда! Ул кемме? Ул... Ул – герой! Ул - минем командирым! Полковой дустым... Әйтегез – кайда ул? “Улде” дисәгез – ышанмыйм. Ул мине күрмичә үләргә тиеш түгел иде...
Берничә минуттан ул, кабат күлмәген киеп, костюмын алдына бөкләп салып, башын аска салындырып, диванда утыра иде инде. Баштарак бу көтелмәгән хәлләрдән каушап калган Данияр, бераз һушын җыеп, аның янына күчеп утырды.
- Сез кем буласыз? Каян? Безнең бабайны каян беләсез?
- Сержант Заһитовны белмәскәме? Фронтта аны белмәгән кеше юк иде!
Аны генераллар белә иде! Ул “разведчик номер один” иде! Ә менә сез аны каян беләсез?
- Каян булсын, ул гомере буе шушы йортта яшәде. Кичә “өчен” үткәрдек...
Бераз тын тордылар. Даниярнең сүзе бетмәгән икән әле.
- Сез үзегез картлар йортыннанмы? Бу күлмәк – безнең бабайныкы бит, шулаймы?
- Аныкы, наныйларым... – Карт авыр сулап куйды, түш кесәсеннән эзләп табып, дару төймәсе капты. – Мин аны гомер буе эзләдем. Кая гына язмадым, кемнән генә сорашмадым... Ә ул... янымда гына яшәгән булып чыкты... Аның тамгасын күргәч, бер үлдем, бер терелдем... Безнең взводта киемнәргә шундый тамгалар кую гадәте бар иде. Мин үзем әле дә бар киемнәремә тамга салам. Менә шундый хәл, наныйлар...
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Бу халәтне җиңеләйтергә теләпме – Алсу, җәһәт кенә торып, каяндыр кечкенә чемодан алып килде һәм аның эченнән орден-медаль кенәгәләре, фронт хатлары, фотосурәтләр алып, өстәл өстенә тезә башлады...
х х х
Картлар йортында яшәүче Кәлимулла карт көн сан диярлек кереп йөри башлады. Баштарак ул фронтташ дустыннан калган фотоларны карап утырса, сонрак Данияр йә Алсу белән дөнья гаме, тормыш мәшәкатьләре хакыныда гәп куерта башлады. Беренче көннәрдә читтән генә карап-күзәтеп утырган Энҗе бердән-бер көнне Кәлимулла картның алдына менеп утырды, аннары куенына ук үрмәләде. Үзе бертуктаусыз сорашты:
- Син минем Дәү әти белән сугыштыңмы?
- Так точно, кызым, мин биш ел буе синен Дәү әтиең белән сугышның иң хәтәр җирләрендә булдым. Без бик дус идек. Бергә түшәктә, түшәк булмаса, бер окопта, бер чирәм өстендә, агач ышыгында йокладык, бер ризыкны икегә бүлеп ашадык...
- Дәү әти батыр идеме?
- Батыр иде, чын герой иде. Минем аннан да батыр кешене күргәнем юк әле. Беләсеңме, аңа Герой исеме бирергә тиешләр иде. Бер калкулыкны саклап, ул ике йөз фашистны юк итте. Генерал соңыннан полкны тезде дә: “Сине, Заһитов, Геройга представлю”, - диде, бу хакта блокнотына да язып куйды. Шунысы жәл: шул кичне генералны дошман пулясы харап итте...
Кәлимулла карт азга гына уйчанланып, тын калып торса, Энҗе аның җиңеннән тарткалый башлый:
- Сөйлә инде, тагын сөйлә минем Дәү әти турында...
Кинәт кенә үз булып киткән карт тагын сөйли, тыныч кына, дога укыган кебек кенә сөйли, гүя бу тарихлар бала өчен түгел, күбрәк үзе өчен, үз куңелен тынычландыру өчен кирәк...
Бервакыт Кәлимулла карт Даниярларда кунып калды. Аның гыйбрәтле тарихы бар. Ул көнне яңа дусларына килеп кергәндә аның йөз-битләре кара янып, шешенеп-күгәреп беткән иде. Йөзендәге елмаю белән күпме генә яшерергә тырышча да, бу карт тәндәге авыртыну, газаплану әллә каян сизелеп, күренеп тора иде. Гайнан да, Алсу да бик авыр кабул иттеләр бу хәлне. Картның: “Юк ла, берни дә булмады, егылдым гына”, - дигән сүзләренә алар ышанырга уйламадылар да...
...Гайнанны картлар йортында таныш тавышлар каршы алды: йөрәккә үтәрлек ыңгырашулар, ачыргаланып ухылдаулар, үтенеп-үтенеп ялварулар... Ара-тирә ярымкараңгы коридор буйлап үтеп йөрүче карт-карчыклар очрап куя... Алдар үзләрен бик сәер тоталар: бер-берсен күрмәгән кебек кыланалар. Гүя алар ниндидер шаукымга эләккәннәр дә яшәү гаменнән ваз кичкәннәр...
Боларның барысыннан да Гайнанның күңелендә шундый тойгы калды: бу йорт чынлыкта тилеләр асрала торган бинаны хәтерләтә иде...
Сораша-сораша барып, канына тулышкан, кызыл йөзле комендантны эзләп тапканчы шактый вакыт узды. Таза хатын Гайнанны шундук танып алды:
- Ә-ә, сезме бу? Тагын нәрсәләр алып килдегез?
Җен ачулары чыкты Гайнанның. Ләкин артык дорфа кыланырга тырышмады. Тик ипле генә дә сөйләшеп китә алмады:
- Сез нәрсә?! Сез үзегезне кем дип белдегез?! Карт кешегә кул күтәрергә ничек җөрьәт итә алдыгыз? Ә? Мин сездән сорыйм – хәзер үк җавап бирегез!

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.