Latin

Туган авылым порталы

Süzlärneñ gomumi sanı 3642
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1543
43.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(фэнтези)
(Портал - капка)

Бу җәй безнең Яуды авылында сәер хәлләр башланды әле. Нинди хәлләр дисезме? Ә менә нинди - берәм-берәм авыл кешеләре югала башладылар. Кайда югалалар, ничек, беркем белүче юк?
Ә үзләре, авыл кешеләре трагедия ясап чаң да сукмыйлар. Әйтерсең шулай тиеш.
Мин бу хәлләрне ипләп кенә тикшерергә булдым әле. Ни өчен югалалар? Кай тарафларга юкка чыгалар?
Искә төшерә башладым. Кем соң әле авылдан беренче югалды? Уйлый торгач искә төшердем бит. Ике-өч атна элек кенә түбән очтагы авыл башында торучы Вадим югалды. Урман янында гына тора. Шуңа күрәдер инде төрле имеш- мимешләр йөри башлады. Я, урманнан кемнәрдер чыгып алып кереп киткәннәр, я үзе адашып кайта алмаган кебекләр инде. Хәтта, фантастик “пышылдаулар” да йөреде, янәсе, Вадимны күктән тәрлинкә белән төшеп, чит планета гуманоидлары алып менеп киткәннәр.
Күп халык ышанмады, әлбиттә, тик егет тә кире әйләнеп кайтмады. Ә Вадим минем классташ иде бит.
Участковый да килеп тикшереп йөрде, ләкин йомгакның очына чыга алмады.
Бер көн үтте микән, тагын бер кеше югалды. Монысы инде безнең урамнан Саҗидә апа. Аның югалуы турында бер генә “версия” барлыкка килде: урманга җиләк җыярга барган да югалган... Авыл белән эзләп карадык, тик бушка...
Ике-өч көн үтмәде, ике ир урманга агач кисергә баргач кире әйләнеп кайтмадылар. Шуннан авыл халкы бөтенләй кайгыга бирелде. Тирә яктагы урман алар өчен куркыныч бер дошманга әйләнде. Бу дошман кешеләрне үзенә тартып ала да кире кайтармый кебек тоела башлады.
Халык яңа легенда уйлап чыгарды: урман эчендә зур ерткыч пәйда булган икән. Кемне эләктерә, котылырмын димә, инде. Ул ерткычны нинди генә итеп сүрәтләмәде халык: зур соры аю кебек тә, ике башлы бүре итеп тә, хәтта, албасты итеп тә.
Ә албастыларның даны безнең якларда бик таралган инде ул. Шуларның берсе, куркынычсызрагы менә нәрсәләр турында сөйли.
Безнең авылдан бер ир печән чабырга барган. Зур гына акланда кичкә кадәр чапкан бу печәнне. Кич, эңгер-меңгер төшкәч, кенә кайтырга булган. Арбасына аз гына печән салып (чабылган печәнне башта киптерәләр безнең якларда) авылга таба юнәлгән бу. Берзаман, кинәт кенә аты туктап калган моның. Кугалап карый икән, юк, ат бер урынга баскан да катып калган. Арбадан төшкән дә бу, куактан чыбык сындырып алырга гына читкә тайпылган, аты, арбасы – ние белән чабып та киткән. Теге ир, кайда ат артыннан йөгерү, аптыраудан нәрсә эшләргә дә белми басып калган икән. Шул вакыт, караса, моның өстенә печәнлек ягыннан зур эскерт килә икән. Бу куркуга төшкән.
Алдына – артына карамый, аты “тайган” якка торып чапкан икән бу иркәй. Үзе чаба, үзе әйләнеп карый, ди. Янәсе, теге эскерт артта калганмы юкмы. Ә печән өеме якынайганнан якыная гына бара икән.
Менә, ир чаба, үзе ишетә, артында гына кемнеңдер йөгергән тавышы ишетелә. Нәрсәдер кыштырдый, кемнеңдер “кых-кых”, дигән тавышы ишетелә.
Менә тавыш бөтенләй ирнең янында ук ишетелә башлый. Тәмам хәлдән тайган ир әйләнеп караса...
Печән төялгән арба аның өстеннә чыгып киткәч хушын югалта бу ир...
Авылга кайтып сөйләгәч, әбикәйләр, бу хәлне албасты белән бәйләделәр. “Ярый әле җиңел котылгансың, - диделәр. – Албастылар алар кешеләрне, печән өеме, я башка берәр зур нәрсә булып, куып җитеп, басып үтерә торган гадәтләре дә бар.”
* * *
Бөтен авыл паникасына бирелеп, мин үзем дә иң башта шулай уйлый башлаган идем. Тик албасты ни, башка хайван ни, кешеләрнең гәүдәләрен, сөякләрен табучылар да юк бит. Ул хайваннар, албастылар кешеләрне сөякләре белән бергә ашамый торганнардыр бит инде.
Җавапны мин беркөн, үзем дә көтмәгән вакытта алдым.
Кәрәзле телефоным шалтырады. Алдым. Ике туган абыем шалтырата икән.
-- Туганым, мин сиңа урманнан шалтыратам, - ди. – Кәзә кичүендә мин. Син, беләм, югалган кешеләр белән кызыксына идең. Мин дә югалсам, онытмагыз, яме. Җиңгәчәңә дә әйтә күрмә яме.
Мин берни аңламый калдым.
-- Абый, аңламадым, син кайда дидең? Нәрсә эшләргә җыенасың?
Телефонның теге башында нәрсәдер шатыр-шотыр килеп алды.
-- Мин урманда, дидем бит. Кәзә кичүендә мин. Менә минем алда әллә нинди капка тора. Үзе томан кебек. Мин шунда кереп караячакмын. Әгәр кире кайтмасам, югалтмассыз.- Шулай диде дә абый, телефон тынып калды. Бернинди тавыш юк.
Нәрсә булыр бу? Нинди капка икән? Урман эчендә капка кайдан барлыкка килгән? Бар уйларымны шул сораулар алды.
* * *
Мин кәзә кичүенә тиз килеп җиттем. Бу җирдән аккан кечкенә чишмәгә элек кыр кәзәләре су эчергә килә торган булганнар. Шуннан калган инде ул сәер исем- кәзә кичүе.
Абый әйткән капкаларны эзли башладым. Кайда булырга мөмкин икән ул капка?
Эзләнеп йөри торгач барыбер таптым бит, әй. Ике каен арасында ниндидер аклык күренә иде. Якынрак бардым.
Бу аклык инде, ике каен арасында эләгеп торган болытка охшап калды. Һәм бу болытны, әйтерсең кер юуу машинасына салганнар, бертуктаусыз әйләнеп тора иде.
Мин сәгать әйләнешенә әйләнгән, болытлардан ясалаган капкага озак кына карап тордым. Бу күренеш, үзеннән- үзе, мине гипнозлап үзенә тарта башлады. Әйтерсең, капканың эчендә көчле магнит тора. Һәм ул магнит тимерне түгел, ә кеше җаннарын үзенең эченә тартып торырга көйләнгән...
Мин үземнең, капкага бөтенләй үк якын килгәнемне сизеп, сискәнеп киттем һәм артка тайпылдым.
Менә сиңа көч. Мине ихтыярсыз, үзенә тартып ала язды бит. Димәк, авыл кешеләрен дә, абыйны да шушы капка йоткан булып чыты инде. Һәм бу, үзенә алган кешеләрне кире дә кайтармый: күпме кеше югалды бит инде. Кире кайтучылар гына берәү дә булмады.
Үзем читтән генә капкага карап утырам, үзем сизәм – бу капка мине үзенә тарта бит. Сихерли, “әйдә, рәхим ит”, дигән төсле чакыра кебек тоела башлады.
“Әллә кереп карарга инде?”
Мондый уйның башыма кайдан килеп кергәнен да сизми калдым. Тик ул, тора бара, бар уйларымны басып, бөтен миемне биләп алды.
“Димәк, кереп чыгарга?”
Кемдер колагым тагын да пышылдаган кебек: “Кер, кер! Бәлки абыеңа ярдәм кирәктер!”
Баш миен дә, шушы болытлар да ак, боталчык томан басып алды. Үз-үземнең нәрсә эшләгенемне аңламый, капка эченә, билгесезлеккә атладым...
* * *
Күз алдымда ап- ак бушлык. Шул бушлыктан ягымлы хатын –кыз тавышы ишетелде:
- Рәхим итегез! Портал транспортацияга әзер. Ретранспортация порталын әйтеп бирүегез сорала.
Мин башта сискәнеп китсәм дә, аннан үземне кулга алдым.
“Тәк, нәрсә, ди бу хатынкай? Портал, ди ме? Ансы шушындый ук капкадыр инде. Транспортациясе - икенче җиргә күчерүдер инде. Азрак, фантастика укыган бит әле без, кабер әйберләрне беләбез... Тик менә икенче җиргә - ул кайда икән?”.
-- Ә сез мине кайда күчерергә уйлыйсыз? Мин абыемны эзләп йөрим, күрмәдегезме? – дигән булдым.
Ягымлы тавыш һаман үзенекен дәвам итте:
-- Портал транспортацияга әзер. Ретранспортация порталының номерын әйтегез.
“Нәрсә дип әйтергә соң әле моңарга? Нинди сан атарга? Әгәр дөрес әйтмәсәм, бу капка мине кай җирләргә илтеп ташлаячак?”
Ягымлы тавыш үзенекен дәвам итте:
--Портал санын атагыз, - дип, мине уйларымнан бүлеп куйды.
“Әй, кирегә борылу юк инде, ни булса, шул булыр”, - дип тәвәкәлләдем дә:
- Унике, - дип әйтеп куйдым.
Унике минем яраткан саным инде ул. Уникенче числода, уникенче айда туган бит...
- Рәхмәт, - диде дә ягымлы тавыш һәм югалды.
Мин янә берүзем торып калдым. Ни эшләргә дә белмичә бер минут чамасы басып торганмындыр, берсе дә эндәшмәгәч, алга, бушлыкка таба атладым.
Шундук битемә, җылы, дымлы җил килеп бәрелде. Һәм үз күземә үзем ышанмыйча басып торам: минем алдымда зәп-зәңгәр диңгез җәелеп ята. Ә мин үзем томанда да, урманда түгел, ә сап-сары комда басып торам. Артыма әйләнеп карыйм: яр буенда пальмалар үсеп утыралар. Ике пальма арасында күрәм, безнең урмандагы кебек, томанлы капка – портал “эленеп” тора.
Мин утыз яшемә җитеп әле диңгез күргәнем юк иде. Шундый рәхәт. Биттән, барлык тәнне ягымлы диңгез җиле иркәли. Ап- ак тасмалар, диңгез буйлап йөгереп килеп сары ком өстенә килеп менә.
Менә - сәхрә, менә - матурлык!
Киемнәрне тиз генә комга аттым да, йөгереп барып диңгезгә чумдым.
Бер сәгатьләп, судан чыкмыйча, диңгез куенында рәхәтләнгәнмендер. Аннан чыгып песокка сузылып яттым.
Эх, рәхәт тә икән ул дөнья! Телевизорлардан гына күргән диңгезне менә миңа да күрергә насыйп булды бит.
Үзем рәхәтләнеп пляжда ятам, тик уйлар ял итәргә бирмиләр. “Ә бу диңгез безнең җир шарында микән, әллә, башка урындамы? Башка берәр галәмдә, икенче дөньяда булса?”...
Шул ук вакытта, үзем порталны да күзәтәм: “Башка берәрсе килеп чыкмасмы?” – дип өметләнәм.
Юк, берсе дә күренми... Күпме көтеп ятсам да өметләрем акланмастыр кебек...
Кеше, үзе шулай ясалган инде ул. Халык күп булганда, ялгызы каласы килә. Ә берәр шатлыгы булса! Һәм дә ул шатлыкны уртаклашыр кешесе булмаса?!.
Менә, мин дә ятам рәхәтлектә, тик, барыбер, нидер җитми...
Дуслар җитми... Кешеләр җитми...
Әллә, авылга кайтып берәрсен алып килергә инде?...
Шундый уйга килдем дә, портал янына йөгердем.
Кеше, күп вакытта, башта нәрсәдер кыла, эшли дә, соңыннан гына уйлана башлый шул(бу бигрәк тә безнең халыкларга хас) һәм үзе ясаган хаталардан чыгар урыннар эзли башлый...
Минем дә, шунда гына башыма барып җитте: үзебезнең авылга кайта торган порталның санын белмим бит мин! Ягъни нинди санны әйтсәм безнең авылга, дөресрәге урманыбызга, кайтып керәчәкмен.
Уйлап басып торам, башка бернәрсә дә керми. Тоттым да портал эченә атладым...
Янә ягымлы хатын-кыз тавышы, тик монысы безнең авылныкы кебек түгел:
- Рәхит итегез! Ретранспортация порталын атагыз, - дип каршы алды.
- Ноль! – дидем мин үзем дә аңламыйча. Дөресрәге, баш миендә, бәлки ноль- иң беренче порталдыр ул дигән уй, яшен тизлегендәй, яктыртып үтте.
Тынлык...
Порталдан алга табан аяк белән басам.
Озын-озын агачлар, лианалар басып алган тирә-якны. Кояш күзне камаштырып яктырта, хәтта, тирә-як яктылыкка чумган. Аңлыйм, безнең урман түгел бу. Мондый табигать, бәлки, бездә ничә миллион еллар элек кенә булгандыр...
Ә, бәлки, булачак?... Кем белә?...
Тыныч кына, шундый, уйларыма бирелеп карап тора идем, арт ягымнан зур муенлы, миннән унар-унбишәр мәртәбә зур хайван килеп чыкмасынмы...
Мин соңыннан гына аның динозавр икәнен аңладым. Ә ул вакытта?...
Миңа карап теге, мәхшәр тавышлар чыгарып, кычкырып җибәрмәсенме?! Мин артка мәтәлдем һәм тигезлекне саклый алмыйча, арт ягым белән портал эченә тәгәрәп кереп тә киттем.
Шунда гына, тора-тора, тынычлана алдым.
“Менә сиңа мә! Чын динозавр булды бит бу!.. Исәннәр үзләре...”
- Рәхим итегез!..
Бу хатынкайларның тагын нәрсә әйтәселәрен инде белә идем. Күченергә портал санын сорый инде.
Уйлыйм, ә абый нинди сан атаган булыр иде икән? Аңардан да сорагандыр бит инде бу хатынкай, ул да берәр сан атагандыр бит...
“Җиде! Әлбиттә, җиде! Ул бит җиденче мартта туган бит. Шуңа карап, әйтә торган иде бит: “Мин хатынга (ягъни җиңгәчәйгә) бүләк булып туганмын!”, дип. Әйе, җиде санын ярата иде ул...
Тик, нигә әле мин үткән заманда сөйлим. Исәндер әле ул, икенче дөньяда гынадыр. Икенче порталдадыр, диюем.”
Портал “хуҗабикәсе” тагын бер үзенең матур тавышын ишеттерде.
Мин дә: “Җиде!”, дидем...
* * *
Икенче якка атлаганда яшел тау башында тора идем инде мин. Бу тау өстендә кечкенә урман үсеп утыра. Шул урмандагы ике агач арасына урнашкан да иде бу җиденче портал.
Тау итәгенә якынрак киләм. Алдымда зур булмаган шәһәрчек ята иде. Иң зур өйләр дә өч кенә катлыдыр. Төрле төскә буялганнар, матур рәсемнәр төшкән иде ул йортларның диварларына. Шәһәрнең бер ягыннан икенче ягына зур урам үтә Һәм бу урамга кечкенә урамнар барып тоташа. Урамнарда бер техника юк. Җәяүле кешләр генә күренәләр.
“Абыем чыннан да шушы шәһәрдә микән?”
Моны белер өчен миңа шәһәргә төшәргә кирәк инде...
Үзәк урам буйлап барам. Матур гына шәһәрчек. Америка вестерннарындагы кыргый көнбатышка охшаган бу. Тик матур-матур язулар гына татарча.
Бар кешеләр елмаялар миңа, сәламлиләр. Әйтерсең, мин аларның күптәнге танышлары һәм минем, чит-якларда йөреп кайтуны, түземсезлек белән көткәннәр.
Беркемне белмәсәм дә, мин дә сәламлим.
Миңа бу шәһәрдәге кешеләр барысы да бәхетледер кебек тоела. Бер проблемалары да юктыр төсле бу кешеләрнең.
Ике катлы бина каршысына тукталам. Зур хәрефләр белән “БАР – “ҖӘННӘТ” дип язылган.
“Җәннәтне күрмичә китеп булмас моннан”...
* * *
Ишек төбеннән мине зәңгәр томан каршы алды. Әйтерсең, бу барда гел тәмәжникләр генә җыелган. Ләкин бу тәмәке төтене булмады. Бу төтен хуш исле булып чыкты һәм тын алу белән мине исертеп җибәргәндәй төсле булып китте. Тәнгә дә шундый рәхәтлек йөгерде...
Күз бу җәннәт томанына өйрәнгәч, бар бүлмәне карап чыктым. Сул якта бар табыны, уң якта гади түгәрәк өстәлләр тезелеп киткән. Күбесе артында кешеләр утыра. Бүлмәнең түрендә эстрада да күренә. Кемдер анда селкенә, бии дә, бугай.
Якындагы өстәл артына барып утырды.
Яныма йөгереп килеп тә җиттеләр. Я, аллам, карасам ак альяпкыч кына элгән официантка басып тора. Башка бер киеме дә юк үзенең.
- Нәрсә телисез? – ди елмаеп, матур ап-ак тешләрен күрсәтеп.
Мин авызны ачып, аның матур фигурасына карап торам икән.
- Беренче клиент буларак, сезгә фирменный блюда бушка, - ди бу тагын да ныграк, кызган җанны кыздырып.
Бу ялкынны ничектер сүндерергә кирәк бит инде.
- Ә, аракыгыз бармы? – дим.
- Бар. Хәзер алып киләбез. Закуска бушка, - диде дә, бу “шайтан кызы”, зәңгәр томан арасына кереп югалды.
Эстрада ягыннан моңлы көй агыла башлады. Бу көйдән, тән “чемердәп” китте. Сихри моңнан баштагы уйлар да ял итә башлады кебек.
Кем бу көйне уйнаганын гына күреп булмый: бар эстрада кызыл, зәңгәр, яшел төсләргә бизәлгән, томан эченә чумды.
Шул арада теге “шайтан кызы” да килеп җитте. Нечкә кулларында поднос тулы ризыклар, аракыдан башка, әлбиттә.
- Рәхим итегез! – дип, җитез генә азыкларны, закускаларны өстәлгә урнаштырды. Шап иттереп бер ярты да утыртып куйды.
- Рәхмәт! – димен мин чибәркәйгә күз кысып.
- Рәхәтләнеп ял итегез! Тагын кирәк булса чакырырсыз. Мин Лулу булам, - диде дә гүзәл томан эченә кереп югалды да.
Мин үз исемемне дә әйтергә өлгерми калдым.
“Әй, минем кебекләр монда көненә йөзәрләгән керәдер”...
“Тәк, абый юк, ә әлегә... Ә әлегә әзрәк бәйрәм итеп алганда да була”...
Аракы, тәнгә тагын да ныграк рәхәтлек өстәп, эчне җылытып җибәрде. Салатлары да, (нинди үләннәрдән ясалгандыр?), ләкин, шайтан алгыры, бигрәк тәмле булып чыктылар.
Үзем эчәм, үзем моңлы җырны тыңлыйм. Шулай, бервакыт, бу моң белән колагыма, икенче яктан, татар сүзләре дә керә башлады бит әле. Тавышы да таныш кебек тоела.
“Кем соң әле бу?.. Бәй, минем абыйның тавышы түгелме соң бу? Тик ул эстрада да нәрсә эшләп йөри соң?”
Юк, тавыш эстрада ягыннан түгел, ә миннән ерак булмаган бер бүлмәдән килә иде. Мин иң элек ул бүлмәләрне искә дә алмаганмын. Диварлар төсендәге пәрдәләр белән генә капланган бу бүлмәләрдә дә кешеләр бәйрәм итәләр икән.
Мин таныш тавыш ишетелгән бүлмәгә якынрак килдем. Чынлап та абый тавышы бу. Кемнедер мактый үзе.
Әкрен генә пәрдәне ачам...
Кеченә бүлмә. Уртада-ризыклардан сыгылып торган өстәл. Ә өстәл артында?!..
Өстәл артында яраткан абыем утыра. Кочагында ике чибәр кыз. Үзләре көлешәләр.
- Абый?
Менә, кемне-кемне, ә минем бу бүлмәгә килеп керүгә абый әзер түгел иде, бугай...
- Апаем?
Ике чибәркәй ике якка очтылар. Абый, өстәл аша сикереп чыкты бугай-мине кочаклап алды.
- Туганым, сине күрүгә ничек шат мин! Нинди җилләр ташлады үзеңне? Әйдә, түрдән уз, - дип мине өстәл янына өстери башлады.
Теге ике кызкай бу хәлгә аптырап карап тордылар.
- Всё, матуркайларым, булды. Барыгыз! – дип абый аларны да тиз генә озатты.
Тиз генә рюмкаларга шакмак шешәдән эчемлек койды да:
- Әйдә, туганым очрашу хөрмәтенә берне еппәрик! – диде дә эчеп тә җибәрде.
Мин дә аның артыннан шайтан суын эчеп куйдым. Очрашу хөрмәтен тагын да тәм генә өстәп җибәрде бу эчемлек.
Икәү шулай бәйрәм итеп утырабыз, шундый рәхәт. Әйтерсең, без, әллә нинди чит дөньяда түгел, ә үзебезнең Башкортостандагы бер барда утырабыз.
“Йомшап” алгач, абый үзенең яраткан җырын да сузып җибәрде:
-Эх, сез, матур кызлар!
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын
Аңламасыйсыз!
Абыйга мин дә кушылам. Татар җыры барга тарала.
Теге, чибәр кызлар безгә сыйларны ташып кына торалар.
Абыйдан сорыйм:
- Безгә качырга вакыт җитмәдеме? Болар өчен ничек түләп бетерәбез соң?
- Курыкма, апаем, - дип юата абый.- Бездә акча бер букча!
Шулай дип, кесәләреннән пачка-пачка яшел акчалар чыгарып өстәлгә ташлый башламасынмы?
Мин шак каттым. Хәтта, айнып та киткән кебек булдым.
- Кайдан шулкадәр баедың, абый?
Абый мине култыгымнан алды да:
- Әйдә, туганым, мин сиңа бер әйбер күрсәтәм.
Мин аңламый да калдым: ул инде чибәр кызларга бер пачка акча калдырып, мине урамга өстерәп тә чыгарды.
- Әйдә тау башына менәбез. Мин сиңа бер әйбер сөйлим, - дип шәп-шәп атлап тауга табан атлап та китте.
Миңа, аны югалтмас өчен, артыннан иярергә генә калды.
Тау башына менгәч, тагын бер мәртәбә шәһәргә күз салдым. Шәһәр өстенә кич төшкән иде инде. Төсле-төсле нурларлар кабынып, шәһәрне тагын да матурлап җибәргән.
Абый, минем шәһәр белән сокланып карап торганымны күреп калды бугай:
- Матур, әйме, туганым? – дип сорап куйды.
- Әйе, матур!
- Шул-шул! Ә без, үзебезнең сасып беткән авылда ятып, шундый матурлыкларны да күрә алмаган булыр идек. Әгәр бу порталлар ачылмаган булса. – Абый портал ягына төртеп күрсәтте. - Ә беләсеңме аларны без генә күрә алабыз бит. Ә башкалар күрми...Хәтта, бу шәһәр кешеләре дә... Кызыкмы? Инде күпме порталларга кереп карадым, ә башкаларның бу капкаларны күрү түгел, ишеткәннәре дә юк...
- Ә башка бенең авыл кешеләрен күрмәдеңме соң? – дим мин.
- Күрдем, - ди абый. – Синең дустың Вадимны күрдем. Ничәнче порталда икәнен оныттым инде. Чакырган идем, ул порталдан китәсе килмәде, бугай, минем белән бармады. Ә мин килеп, шушы шәһәрне таптым. Миңа монда охшый...
Абый төнге шәһәргә карап торды.
- Син, абый, шулкадәр акча кайдан таптың? –дип теге сорауны тагын кабатладым.
Абый сискәнеп китте.
- Беләсеңме, туганым, мин күп порталлар буйлап күчеп йөрдем. Һәм менә, берзаман, мин шундый бер дөньяга килеп чыктым. Тау башында чип-чиста кечкенә күл тора иде анда. Көзге кебек... Юк, көзгедән дә чистарак. Шул, зур булмаган күл өстендә төсле-төсле нурлар чәчеп шар эленеп тора. Үзе зур да түгел шикелле... Әллә зурмы? Оныттым инде. Ул шар һаман үзгәреп торды бугай. Күпме сокланып карап торганмындыр, белмим. Тик ул шардан күзне алмый, күзне талдырмыйча мәңге карап торып булыр иде кебек.
Абыйның шулай хисләргә бирелеп сөйләгәнен мин беренче мәртәбә генә ишетә идем әле. Ә ул, туктамыйча дәвам итте.
- Мин шул шарга карап тордым да, ни өчендер, “эх, күп акчам булса икән! Шулай рәхәт яшәсәң икән”, дип уйлап куйдым. Артымда кемдер пәйда булды кебек. Борылып карасам, бер өем пачка-пачка акчалар ята. Шардан ягымлы бәрхет тавыш ишетелде: “Җиденче портал!” ... Ни өчен алай әйткәндер, нәрсә булгандыр ул шар, мин барыбер белә алмадым. Ә менә, үземнең яраткан җиде саны белән шушы шәһәргә килеп чыктым... Һәм бу шәһәрне яраттым...
Абый тынып калды.
Мин тынлыкны бозып:
- Ә авылга кайтасың килмиме? Сагындырмыймы? – дип сорап куйдым.
Абый миңа сәерсенеп кенә карап куйды.
- Юк, кайда ул!.. Бу минем дөньям! Миңа охшый монда.
Абый моны катгый гына әйтеп куйды, мин куркып та киттем. Әйе, абый үзгәргән төсле Һәм бу үзгәрү миңа бик үк охшап та бетмәде.
Икебез дә тынып калдык.
Ике, башка дөнья кешеләре, чит тау башында утыралар... Үзләрен борчыган сорауларга җавап эзлиләр...
Авылдагыларга әйтсәң ышанмаслар иде. Хәер, аларның күбесе дә шушы порталларда, бер- берсен табалмый, адашып йөриләр инде...
Бу тынлыкны үзем беренче булып бозарга булдым.
- Абый, безнең белән нәрсә булыр икән?
Абый бер мәргәлгә уйланып торды да:
- Туганым, һәркем үз бәхетен үзе эзли. Мин үземнекен монда таптым инде. Яшьлегемдә хыялланган әйберләрне монда мин тормышка ашырам... Эх, бушка узган яшьлегем...
Абыйның күзләрендә яшь бөртекләре дә күренде. Менә монысы мин белгән абый иде. Җиңе белән күз яшьләрен сөртеп куйды да:
- Бәләкәй чактан ук сәяхәт итәргә хыялландым мин, туганкаем. Чит илләр, чит җирләр күрү иде теләгем. Тик... Тормыш башкача икән ул. Тормыш үзенә буйсындырып, бер суырып ала да җибәрми. Һәм берничек тә төзәтеп тә булмый, үзгәртеп тә булмый шул язмышны... Хәтта, хыялларны да бөтенләйгә оныттырта, балачак хәтерне җуя. Авыл да, көндәлек эшләр белән үз-үзенә тартып ала да, тирә-яктагы матурлыкны да күрмичә, уйланмыйча көне-төне эшлисең дә эшлисең... Кайда инде ул ял итү...
Абый авырсынып, тын алып куйды.
Күпме еллар буена үз эченә җыеп килгән бу уйларны сөйләве авыр иде аңа күрәсең.
- Дөньялар күрү иде минем хыялым Һәм мин, туганым, хыялыма тагын мәртәбә хыянать итәсем килми... Мин авылга кайтмасам гафу итәрсез... Җиңгәчәң дә аңлар, - абый мине иңемнән кочаклап алды. – Аңлар, беләм. Безнең арада чын хисләр дә булмады бит... Аңлар, онытыр әле...
Нәрсә, нәрсә, ә абыемнан мондый ихласлык көтмәгән идем.
- Нәрсә эшләргә уйлыйсың инде?
Абый сикереп басты. Кулларын як-яка җәеп:
- Әй, туганым, минем алда иксез-чиксез дөньялар бит. Башка, хыялга сыймас ачышлар. Ә, туганым, телисеңме, әйдә бергә дөньялар гизәбез?
Мин нәрсә әйтергә дә белми тордым.
- Абый, мин бу турында уйламадым бит әле.
Абый, тынып калып, ниндидер уйларга чумды. Аннан кинәт кенә, башына якты уй килгән кебек:
- Беләсеңме, туганым, нәрсә эшлибез? Сине без, теге, уйларны тормышка ашыра торган порталга җибәрәбез. Минемчә, син нәрсә телисең, шуны үти ул шар. Телисеңме?
Мин яраткан абыема нәрсә әйтергә дә белмәдем. Теләгән теләкләрем дә юк кебек. Җилкәмне генә җыереып куйдым.
- Әллә инде, -дим.
- Әллә инде, түгел инде. Киттек, - дип мине портал ягына табан алып та китте.
Менә без төсле нурлар белән “уйнап” торган капка каршысында торабыз. Тагын нинди дөньяларга алып керер ул?
- Туганым, хәзер кергәч тә “Сиксән сигез”, дип әйт, яме? Теге серле порталның номеры – сиксән сигез. Онытмассыңмы? – дип абый миңа карап елмаеп куйды.
- Ярар, ярар, - дип абыемнымы, әллә үземнеме юатам.- Әгәр килеп чыкмаса?
- Чыгачак, әлбиттә чыгачак!- Инде абый аркамнан ук портал ягына этәпме эти.- Мин сине монда, “җидедә” көтәчәкмен...
* * *
Мин портал эченә атлыйм. Ап-ак томан. Томан эченнән ягымлы тавыш:
- Рәхит итегез! Ретранспортация порталын атагыз, - дип каршы алды.
- Сиксән сигез!
Тынлык. Порталдан атлыйм.
Күзне камашырлык яктылык каршы алды мине.
Мин зур тау башында басып тора идем, ә каршымда- күл. Абый әйткәнчә, күлнең үзәгендә һавада шар эленеп тора иде. Ул шар шундый сихри нурлар сибә иде мин, хәтта, үземнең монда нигә килгәнемне дә оныттым, шикелле. Күпме карап торганмындыр, белмим. Уянып киткәндә башымда бер нинди уй да юк иде, тик, ни өчендер, бер сүз генә тел очында әйләнә: “ бәхет... бәхет... бәхет...”.
Шул сүздән кинәт кенә җөмлә дә барлыкка килде. Ул җөмләдә минем бар уй- хыялларым, теләкләрем җыелган кебек булды.
“Минем бәхетле буласым килә!”
Ничектер, күңелем белән сиздем - бу шар минем теләгемне ишетте, аңлады.
Әллә шардан, әллә артымдагы порталдан, пышылдаган кебек үк, тавыш ишетелде:
- Утыз!
Мин аңлап алдым, бу- мине бәхетле итә торган портал.
Күңелләр күтәрелеп китте. Шарга карап:
- Рәхмәт! – дип кычкырып җибәргәнемне дә сизми калдым.
Һәм яшен тизлегендәй порталга атылдым. Иң беренче чиратта абыйны күрү иде теләк, ә аннан бәхетле порталга!
- Җиде.
Абый һаман да мине озаткан җирдә, уйланып басып, көтеп тора иде.
- Туганым, бик тиз син!
- Абый, ул шар миңа утызынчы порталга керергә кушты. Мин шунда атлармын инде.
- Ничек телисең, туганым, шулай эшлә.
Абыйның тавышыннан ук аңладым. Минем белән хушлашуы аңа авыр иде.
- Мине беләсең инде кайдан табырга. Мин шушы “җиденчедә”.
- Хуш, абый, - мин порталга кереп киттем.
- Хуш, туганым.
Портал. Томан.
- Утыз!
Тынлык...
Мин бәхетемә табан атлыйм...
Авылымның урманын шундук танып алдым мин һәм авылга табан йөгердем.
Димәк, минем бәхетем үземнең, инде сагындырырга өлгергән, авылымда?!
- Исәнме, авылым! Исәнме бәхетем!
* * *
УТЫЗЫНЧЫ ПОРТАЛ КҮЗӘТҮЧЕСЕННӘН ҮЗӘККӘ РАПОРТТАН...
Техник сәбәпләр аркасында утызынчы портал гади кешеләр күзенә ачылды. Хаталарны төзәтү унбиш көнгә барды. Барлык, порталга кергән кешеләр дә, авылларына кайтарылды, хәтерләре юылды.
Бүтән анды хәлләр кабатланмас!
* * *
Бервакыт, авылга югалган кешеләр дә кайта башладылар. Иң элек Вадим күренде, аннан соң башкалар. Тик кайда булганнарын гына берсе дә белмиләр дә, хәтерләмиләр дә иделәр...
Миннән башкалар...
Барысы да кайтты, тик... Тик, абый гына кайтмады...
Бары мин генә аның кайда икәнен беләм.
Әйе, ул үзенең хыяллары дөньясында! Үзенең бәхетендә.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.