🕥 32 minut uku

Туфан Миңнуллинның Күптармаклы Һәм Бай Иҗаты - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4105
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1996
30.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да Т.Миңнуллин драматургиясе күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характердагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат принциплары торган саен ачыклана. Иҗатының башлангыч чорында драматург үзен нигездә авыл темасын яктыртучы автор дип игълан иткән, үзенең бер чыгышында эшчеләр тормышыннан ерак торуын нигезләргә дә тырышкан иде. Тарихи темага да ул тиз генә мөрәҗәгать итмәде. Эстетик идеалы ачыклана һәм сәнгатьчә осталыгы үсә төшкәч, ул тематик бертөрлелектән арынды. Нәтиҗәдә Т.Миңнуллин драматургиясе образлар системасы ягыннан да, жанрлар һәм стиль төрлелеге җәһәтеннән дә байый. Хәзер ул тарихи, тарихи-биографик һәм фәлсәфи-романтик драмалардан, психологик драманың һәм комедиянең күп төрләреннән, водевиль һәм әкият-пьесалардан тора. Сәнгатьчә эшләнеше буенча алар арасында саф реалистик стильгә караганнары да, шартлы-фантастика элементлары белән баетылганнары да бар.
  Т.Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе — аның заман проблемаларына аерата сизгер булуы. Агымдагы чынбарлыкны аның бүген чишүне сорый торган мәсьәләләрне чын сәнгать югарылыгында хәл итү, замандаш образын, аның тарихи ролен үзенчәлекле гәүдәләндерү кебек гаять авыр һәм катлаулы бурычларны үтәүдә Т.Миңнуллин иҗаты татар әдәбиятының алгы сафына чыкты һәм бүген дә алда тора.
  Драматургның материалы тормышның төрле өлкәләреннән алынган, яңа фикерләр күтәргән пьесалары идея ягыннан мөһим, еш кына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүчән. Идея эчтәлеге һәм художество үзенчәлеге буенча Т.Миңнуллин пьесаларын берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Алар художник талантының көчен, иҗат эшчәнлегенең колачын күрсәткән, аның эзләнүләренең үзенчәлекләрен чагылдырган юнәлешләрне тәшкил итәләр.
  Кешенең кеше буларак аякка басуы, рухи ныгуы, ягъни шәхеснең формалашуы проблемасы Т.Миңнуллин иҗатында киң урын ала. Бу темага «Миләүшәнең туган көне» (1968), «Күрше кызы» (1968), «Уйланыр чак» (1971), «Китәр юлың еракмы?» (1974), «Дуслар җыелган җирдә» (1978), «Адәм баласына ял кирәк» (1979), «Монда тудык, монда үстек» (1981) кебек пьесалары карый, алар аның драматургиядә тулы бер фикер һәм стиль юнәлешен тәшкил итәләр. Мондый әсәрләр гомумән 60-70 елларда совет драматургиясендә көчәйгән, интеллектуаль-фәлсәфи башлангычка нигезләнгән тенденцияне ачык чагылдыралар. Тенденциянең үзәгендә замандашларның рухи яшәешенең мәгънәсен тәшкил иткән әхлак нормаларын анализлау һәм раслау ята.
  Бу тенденциянең формалашуы һәм ныгуы иҗтимагый-сәяси шартлар белән, заман идеологиясе әдәбият һәм сәнгать алдына куйган таләп-бурычлар белән билгеләнә иде. Эстетик идеал ноктасыннан караганда бу тенденция драматургиянең яңа сыйфат ала баруын күрсәтә. Чөнки совет әдәбиятында эстетик идеалның конкрет гәүдәләнеше шактый вакытлар әдәби образда иҗтимагый-сәяси хасиятләрне чагылдыруга өстенлек бирү рәвешен алды. Ачыграк әйткәндә, әдәби образда төп игътибар эстетик идеалның иҗтимагый-сәяси идеал белән бәйләнешләрен чагылдыруга юнәлтелде. Соңгы еллар әдәбиятында исә, шул исәптән драматургиядә дә, эстетик идеалның әхлакый аспектларын аңларга һәм бәяләргә омтылыш бермә-бер көчәйде. Кыскасы, эстетик идеалның әхлакый аспектларына игътибар арту соңгы еллар әдәбиятында уңай герой образын чагылдыруның мөһим үзенчәлекләреннән берсен тәшкил итә.
  Шуны ук Т.Миңнуллин драматургиясендә дә күзәтергә мөмкин. Гади һәм гадәти көндәлек хәлләрне, еш кына бер гаилә эчендә булып узган вакыйгаларны сурәтләү аша автор тормыш итүнең иң әүвәл мораль-этик планда катлаулы булуын, хәзерге кеше яшәеше һәм рухының никадәр киеренке һәм каршылыклы икәнен чагылдыра. Югарыда әйтелгән драмаларында Т.Миңнуллин замандашларның рухи дөньясына шактый тирән үтеп керә. Кеше белән җәмгыять арасындагы, аерым шәхесләр, төрле профессия вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы нидән гыйбарәт? Хәзерге тормышта нинди әхлак принциплары өстенлек итә яки итәргә тиеш? Әхлак һәм этика нормаларының нигезе канларга барып тоташа, бүген алар никадәр тормышчан һәм тотрыклы? Менә шундый сорауларга җавап эзләү бу әсәрләрнең проблематика байлыгын һәм идея-художество әһәмиятен билгели. Бүгенге кешенең мораль йөзе саф һәм күркәм булырга тиеш! — Т.Миңнуллин үз әсәрләрендә менә шундый фикерне алга сөрә.
  Шәхес һәм аның язмышының формалашуы, боларның нигезендә яткан гражданльгк намусы мәсьәләләре драматургның беренче әсәрләреннән алып соңгы еллар иҗатына кадәр авторның игътибар үзәгендә тора һәм шактый тәэсирле сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Бу яктан «Миләүшәнең туган көне» һәм «Дуслар җыелган җирдә» исемле драмалар аеруча характерлы. Персонажларның нигездә уртак булуы белән дә, куелган проблемалары ягыннан да алар бер-берсенең табигый дәвамы. Әсәрләрдә үзәккә кешенең тормышта үз урынын ничек сайлавы, җәмгыять өчен ничек файдалы булу мәсьәләләре куелган. Алар «Миләүшәнең туган көне» драмасында кичәге студент дуслар, бүген мөстәкыйль тормышта беренче адымнарын атлаучы иҗат яшьләре өчен бик җитди һәм катлаулы төс ала. Яшәүнең олы идеалына тугрылык саклау юлында яшь шагыйрь Рәфис, яшь композитор Фәһим, яшь рәссам Нурислам элекке дуслары рәссам Шәһит белән бәрелешкә керәләр, яшь җырчы Миләүшәне аның йогынтысыннан тартып алалар. Ә «Дуслар җыелган җирдә» драмасында, инде тормыш юлларының уртасына җитеп килгәндә, шул ук геройлар югарыда әйтелгән мөһим мәсьәләләрнең әле дә хәл ителеп бетмәгәнен, үзләре өчен һаман да актуаль икәнен күреп беркадәр аптырашта калалар. Алай гына да түгел, үз тормышыңны мәгънәле итеп, халыкка файдалы итеп кору җиңел эш түгел икәнен аңлап, алар хәтта тирән кичерешләр дәрьясына төшәләр. Тормыш һәр буын алдына яңача, катлаулы яклары белән килеп баса, гадел һәм файдалы итеп яшәү кагыйдәләрен кеше гомере буе үзләштерә. Карьерист Шәһиткә каршы чыккан, аның яшәү фәлсәфәсенең череклеген һәм зарарлыгын фаш иткән Нурисламнар, билгеле бер вакытлар узгач, үзләренең дә тиешле актив тормыш белән яшәми башлауларын, мещанлык баткагына кереп баруларын күреп-төшенеп алалар. Дуслык кебек изге хисне Рәфис һәм Фәһим, Нурислам һәм Гайнуллалар бер-берсенә кунакка йөреп, үзара макташу дип кенә исәпли башлаганнар. Алар бары җәмгыятьтән алырга, аңа түләргә кирәк икәнен, моның өчен үзеңдәге бөтен көч һәм сәләтне, физик һәм рухи мөмкинлекләрне эшкә җигү зарурлыгы турында уйламаска күнеккән шәхесләр булып алга басалар. Кызыклы ситуацияләр, җанлы детальләр ярдәмендә мондый яшәү рәвешен кире кагып, драматург үз буынын югары идеаллар белән янып яшәргә чакыра. Тынчу тынлыкка күнегү, иҗади сәләтен һәм рухи байлыкны ваклау, әрәм-шәрәм итү, үз вөҗданың алдында да, башкалар каршында да чиста булып кала алмау, кирәкмәгән ташламаларга бару яңа төр мещанлыкны барлыкка китерә, ахыр чиктә кешене шәхес буларак үсүдән туктата, кешенең кешелеген үтерә, дигән фикер үткәрелә әсәрдә. Мондый тискәре сыйфатларга автор метафорик исем бирә, «пәриләр» дип атый.
  Трилогиянең совет чорында язылган ике кисәгендә («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә») драматург җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәтен шул чор идеологиясе күзлегеннән торып, ягъни кешенең җәмгыятькә ни дәрәҗәдә файдалы булуы, җәмгыять һәм коллектив алдында һич шиксез җаваплылыгы ноктасыннан торып кына хәл итсә, «Хушыгыз!» пьесасында мәсьәләне башкача куя.
  Бу — күпмәгънәле, тирән фикерле драма. Т.Миңнуллин драматургиясенә гомумән ачык фикерле булу хас. Хәтта яшәү һәм үлем мөнәсәбәте кебек катлаулы фәлсәфи эчтәлекле «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы да үзенең ачык һәм якты, оптимистик фикерле булуы белән характерлы. Бу әсәрдә исә фикерләр тирән яшерелгән. Аны иҗтимагый-фәлсәфи драма дип атарга мөмкин. Илебез 90 нчы елларда килеп кергән иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый шартларда туган катлаулы мәсьәләләрне һәм хәлләрне чагылдырган күпкатлы әсәр.
  Сюжет гади. Танылган җырчы Миләүшәнең соңгы сәгатьләре суга. Шуны белеп, ул авылдан яшьлек дусты Галимулланы чакыртып ала. Аның әүвәлге дуслары белән арасы күптән өзелгән. Алар хәтта Миләүшәнең шифаханәдә ятып чыгуын да белмиләр. Тол хатын васыятендә электәге дусларын, хәтта төрле вакыттагы ирләре Шәһит белән Нурисламны да, мәете янына кертмәскә кушып язып калдырган... Галимулла белән сөйләшүләреннән Миләүшәнең язмышыннан ризасызлыгы, шәхси тормышында бәхетсез булуы, үз рухына туры килә торган юлны таба алмаганлыгы мәгълүм була. Ул узган тормыш юлы китек, ул яулаган дан-шөһрәтләр аңар шәхси бәхет тә, күңел канәгатьлеге дә китермәгән.
  Менә шунда кеше күңеленең дә, дөньяда яшәүнең дә никадәр катлаулы булуы мәсьәләсе калка. Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм коллектив мөнәсәбәтләре авыр, чуалчык. Иҗтимагый мәнфәгатьләр белән шәхси теләк-омтылышларның үзара катлаулы бәйләнеше, ярашу яки ярашмау мөмкинлекләре...
  Хикмәт шунда, Миләүшә якты дөнья белән хушлашу вакыты килеп җиткәч, үзенең эчкерсезлеккә, дөреслек һәм сафлыкка корылган тормышка омтылып яшәвен аңлый. Ул ялган белән, ясалмалык белән тулы тормыштан туйган.
  Аерым шәхес кичергән бәхетсезлекләрнең: ялгыз калуның, онытылуның, кичәге данлы кешене аяк сөртеп ташланган чүпрәк хәленә җиткерүнең төп сәбәбе бар. Аны кичәге җан дуслар — Рәфис, бигрәк тә Фәһим язмышы тагын да ачыклый. Вакытында танылган композитор бүген күңел төшенкелеге кичерә. «Яшисем килми минем бу дөньягызда, — ди ул. — Фәхешханәдә миңа кызык түгел». Миләүшәнең дә җанын кыйнаган, әмма әйтеп бетерә алмаган уен ачыклый ул: «Нигә әле мине җиңел генә онытырга тиешләр? Нәрсә, минем ашарга акча юклыгын белмиләрмени? Нәрсә, тамак хакы да эшләмәдеммени мин?» Аның сүзләрен тулаем хупламаса да, хатыны Эльмира: «Композиторы шундый хәлдә булгач, халкы нинди булырга тиеш», — дип нәтиҗә ясарга мәҗбүр. Шуны ук Рәфис тә раслый: «Заман нинди — кешеләре шундый. Йөрәк үлде, корсак кына калды кешедә», — ди ул.
  Совет чорында гел «кеше җәмгыятькә тиеш, кеше җәмгыять, коллектив алдында бурычлы» дип тукылды. Ә бит намуслы корылган җәмгыять үзе шәхесләр алдында бурычлы һәм җаваплы. Кичә булганмы, бүген бармы бездә шундый җәмгыять? Миләүшә кебекләрнең фаҗигасе артында гомумән безнең җәмгыятебезнең фаҗигасе ятмыймы? Күрәсең, миһербансызлыкның, бүтәннәр язмышына саңгыраулыкның чыганагы да әхлаклы җәмгыять тәртипләре булмауга барып тоташадыр?! Миләүшә кебекләрнең шәхси бәхетсезлегенең сәбәпләре күп: дуслык кадерен белмәгән дуслар, ясалмалык, ялган, икейөзлелек... Дусларның мондый булып әверелүенә дә алар үзләре генә гаепле түгел. Кыскасы, сәбәпнең зурысы җәмгыять шартларына барып тоташа. Совет шартларына алмашка килгән җәмгыятькә ышаныч бигрәк тә юк. Анда әхлаксызлык, корсак өчен генә яшәү көчәя бара, мөнәсәбәтләрдә эчкерсезлек, сафлык кими. Аерым алганда, сәнгатькә игътибар кими! Моны иң беренче булып татый башлаган сәнгать әһелләре — җырчы, композитор, кичәге шагыйрь, рәссамнар — менә ни өчен депрессия хәленә төшкәннәр.
  Ә шулай да яктылык бармы соң? Булырга тиеш, бар, ди пьеса. Моны үзгәртеп кору заманы каһарманы Рөстәм авызыннан яңгыраган соңгы сүзләр искәртә. Соңгы реплика, хәтта моңарчы гел русча гына сөйләп йөргән егетнең саф татарча сөйли башлавы да эчке мәгънәгә ия. Ул тулаем Рәфис, Фәһим, Миләүшә, Шәһит хезмәтләренә бәя, әдәбият вә сәнгатьнең тормыштагы урыны турында әйтелгән фикер булып яңгырый: «Исәнмесез, иҗат әһелләре, һаман да әле әтәчләнәсезме? — дип мөрәҗәгать итә ул. — Дөньяны матурларга җыенасызмы? Кеше күңелен камил итәргә җыенасызмы? Кызганыч кешеләр сез. Бүгенге дөньяга сыймаган кешеләр. Шулай да сез миңа ошыйсыз. Чөнки сез җүләрләр, тилеләр. Ә җүләрләрсез, тилеләрсез кешеләр яши алмый...»
  Димәк, хәтта бүгенге кыргый җәмгыять тә әдәбиятка, сәнгатькә хезмәт итүче «тилеләр»сез яши алмаячак, — драмадагы олы фикер әнә шул.
  Туфан Миңнуллин конфликтларның тормышчанлыгына, характерларның чынлыгына менә шундый мөһим мәсьәләләрне куеп һәм сәнгатьчә хәл итеп ирешә. Моның өчен ул еш кына соңгы вакытта драматургиядә көчәйгәннән-көчәя барган интеллектуаль драмага мөрәҗәгать итә, бу төр драманы «пьеса-диспут», «драма-бәхәс» дип тә атыйлар. Интеллектуаль драма биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, автор яшәү фәлсәфәсен ача һәм тамашачыны да тормыш дөреслегенә якынайта барган сәнгать дөреслегенә ирешә. Заманында сәхнәдә шактый көчәйгән схемачылык һәм ясалмалык, декларативлык һәм догматизмны кысрыклап чыгаруда драматург Т.Миңнуллин үзеннән зур өлеш кертә. Соңгы еллар сәхнә әдәбиятының үсеш перспективалары да шул юнәлештә ята.
  «Монда тудык, монда үстек» (1981) драмасында Т.Миңнуллин үз иҗаты өчен яңарак материалга — нефтьчеләр тормышына мөрәҗәгать итә һәм бу теманы яктыртуда уңышка ирешә. Нәтиҗәдә эшчеләр темасын яктыртуга багышланган Бөтенсоюз фестивалендә бу әсәр буенча Татар дәүләт академия театры куйган спектакль приз алды.
  Драмада конфликт «кара алтын» чыгарганда табигатькә мөнәсәбәт һәм гомумән нефтьче профессиясенә караш җирлегендә оеша. Бу яктан әсәр шактый традицион кебек, әмма әлеге конфликт ярдәмендә автор оригиналь характерлар иҗат итә, тормышның актуаль мәсьәләләрен күтәрә. Эшче намусын үзендә туплаган зирәк Саттар карт, күндәм, әмма эшче дигән изге исемнең төп мәгънәсен аңлап бетерә алмаган Зариф, үзенчәлекле һәм кешелекле җитәкче Шәүкәт Газизов, бунтарь характерлы Илфат образлары аша автор эшчеләр сыйныфының җәмгыятьнең әхлак нормаларын билгеләүдә дә мөһим урын тотуын күрсәтергә алына.
  Мораль-этик яктан караганда Нәҗибә образы аерым игътибарга лаек. Биредә һәр кешегә шәхес итеп карау, аны хөрмәт итәргә, аны аңларга чакыру идеясе үткәрелә. Нәҗибә дүрт мәртәбә иргә чыккан. Гомумән алганда, ирдән-иргә йөрү хатын-кызны бизәми, әлбәттә. Ләкин автор мәсьәләгә конкрет бер язмыш ноктасыннан торып карый, әлеге тулаем кире кагылырга тиешле ямьсез факт артында кеше язмышы ятканын күрсәтергә алынуын, героиня язмышының фаҗигале асылын ача. Нәҗибәнең ирләр алыштыру җенси азгынлыктан түгел, ә саф мәхәббәт эзләүдән икән. «Гомерем буйларына подручкам йөргән ир белән хатынга кызыгып яшәдем», — ди ул Зарифка. Хатын-кызны бизи торган сыйфатлардан ул бүген дә мәхрүм түгел. Яраткан кешесенә файда китерергә әзер тору, фидакарьлек, тугрылыклы юлдаш булу, хезмәте белән сөйгәненең яшәешен бизәргә омтылу бу хатынга карата хөрмәт уята. Шундый каршылыклы характерны сурәтләгәндә автор бүгенге гаиләләрдә очрый торган аерым кимчелекләргә дә дикъкать итә. «Алтын кебек бер ирләрен яманлап сөйлиләр, — ди Нәҗибә ачынып. — Миңа дүрт зимагур туры килде, урамга чыгып кычкырмадым».
  Т.Миңнуллин иҗат тәҗрибәсендә татар сәхнә әдәбиятының үткәннән килә торган күп кенә милли үзенчәлекләре дә чагылыш таба. Традицияләрне дәвам иттерү белән бергә, татар драматургының гомумән үз вакытында совет драматургиясендә барган эзләнүләргә дә сизгер булуын, аларны да өйрәнүен һәм үзләштерүен күрергә мөмкин. Шулар нәтиҗәсе буларак, Т.Миңнуллин философик драмадан шаян тамашага, заман турында җитди уйланулардан тарихи материалга бердәй иркен күчә. Мондый очракларда драматург күптөрле сәнгать чаралары белән эш итә, драманы яңа тасвир чаралары һәм алымнары белән баета.
  «Нигез ташлары» комедиясендә (1968), мәсәлән, вакыйгалар тормышчан эзлеклелектә ага. Башлангыч ситуация — комедиячел: Гарифулла карт, авырыйм дип, дүрт малаена телеграмма суктыра. Алданган уллары семьялары белән бер-бер артлы кайтып төшәләр. Аларның бергә җыйналуларыннан файдаланып, читтә яшәгән улларының кайбер начар гадәтләрен, кыек эшләрен ишетеп-белеп яткан Гарифулла карт берәм-берәм аларны «чистарта» башлый.
  «Ир-егетләр» драмасында (1971) Мәрвән шәһәрдә очраклы төстә фронтташ дусты белән очраша, исереклек юлына кереп киткән Әхтәмне авылына алып кайтып, үз язмышы турында, алга таба ничек яшәргә тиешлеге хакында иркенләп уйланырга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, Әхтәм характерындагы тискәре сыйфатлар берьюлы гына юкка чыкмый. Ләкин авылдагы яңалыклар, Мәрвәннең үз үрнәге, аның кызы Сайраның һәм хатыны Гашиянең самими мөгамәләләре үткәндә сәләтле архитектор булып танылган Әхтәмгә иҗади тормышка кайтырга, кешелеген яңадан табарга ярдәм итә. Болар табигый агышта бирелә, әсәрдә реаль чынлык нык саклана.
  Драматург башка алымнардан да иркен файдалана. «Дуслар җыелган җирдә» пьесасы, мәсәлән, драматик хикәяләүнең тормышчанлыгына омтылу белән бергә, композиция төзүдә кайбер шартлыкларга да мөрәҗәгать итеп язылган. Вакыйгалар агышы кинәт кенә бер ноктада өзелә, аннаң соң шул ук ноктадан икенче бер җирдә, вакыт ягыннан шул туктап калган мизгелдән башлап кителә дә, Рәфисләр өендә, Фәһимнәрдә, Нурислам фатирында дәвам иттерелә. Шундый сәхнә шартлылыгы ярдәмендә вакыт һәм урын өзгәләнсә дә, чынлык бозылмый, тормыш үз рәвеш-формасында гәүдәләнә.
  Сюжетына һәм композициясенә фантастика һәм шартлы элементлар кертелгән, образлар системасында да метафорикага мөрәҗәгать иткән пьесалары белән Т.Миңнуллин иҗаты яңа баскычка күтәрелде. Үз вакытында илнең төрле театрларында да менә шундый әсәрләре киң яңгыраш тапты. Болар арасында «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы (1977), «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле моңсу комедиясе (1976), «Моңлы бер җыр» дип аталган публицистик-фәлсәфи драмасы (1981) бар. Бу әсәрләрдә дә реальлек белән фантастик шартлылык чигендә драматург кеше психологиясенә тагын да тирәнрәк үтеп керү, замандаш образларын эрерәк гомумиләштерү, проблемаларны сәнгатьчә үтемлерәк хәл итү мөмкинлекләрен эзли. Драматургның сурәтләү объектлары һәм алымнары, стиль үзенчәлекләре төрле-төрле булган, шул яктан бер-берсеннән нык аерылып торган пьесаларын бернәрсә үзара шактый якынайта, һәм ул Т.Миңнуллин иҗатында мөстәкыйль бер юнәлеш тудыра. Сүз бүгенгенең уңай геройларына игътибар юнәлтү, аларны иҗтимагый тормышта үз урыннарын тапкан, вазифаларын һәм бурычларын яхшы аңлаган кешеләр итеп тасвирлау турында бара. «Ир-егетләр», «Үзебез сайлаган язмыш», «Йөрәк янар өчен бирелгән», «Кырларым-тугайларым», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Моңлы бер җыр», «Бәйләнчек» кебек пьесаларның үзәгендә нәкъ менә шундый геройлар тора. Кешелек хыялланган идеалларга омтылу ноктасыннан караганда, әлеге тип геройларны үзәккә куеп тасвирлау ягыннан «Канкай углы Бәхтияр» исемле тарихи драма да шушы юнәлештә каралырга мөмкин.
  Уңай герой — әдәбиятның һәм гомумән сәнгатьнең өлгергәнлек дәрәҗәсен, сәнгатьчә йөзен билгеләүче факторларның берсе. Шунлыктан әдәбият һәм сәнгатьтә эстетик идеал да, иң әүвәл, уңай герой образында чагылыш таба. Совет әдәбиятында конфликтсызлык теориясе шактый тамыр җибәргән чорларда сәхнәдә дә декларатив, тормыштан аерылган геройлар күбәйгән иде. Уңай геройны схемачылыктан коткарып, тормышчан нигезе нык булган җанлы характер итеп сурәтләү юнәлешендә Х.Вахит һәм Ш.Хөсәенов, А.Гыйләҗев һәм Д.Вәлиев, И.Юзеев һәм Р.Хәмит, Ю.Әминов һәм Ф.Садриев, Ю.Сафиуллин һәм Р.Мингалимнәр зур өлеш керттеләр. Бу өлкәдә Т.Миңнуллин аерата күренекле урын тота. Драматургның әлеге геройны гәүдәләндерүдәге эзләнүләрен тема һәм стиль өлкәсендә дә, форма эшләнеше һәм характерлар бирелешендә дә күрергә мөмкин. Боларның барысының нигезендә авторның сәнгатьчә дөреслеккә омтылуы ята. Әйтергә кирәк, замандашларның уңай образларын тудыруга Т.Миңнуллин берьюлы гына ирешмәде. Аның колачлы уңай каһарманнар гәүдәләндерү өчен башта оригиналь тискәре персонажлар барлыкка китерергә кирәк, дип фикер йөрткән чаклары да булды. Автор, теләсә-теләмәсә дә, шулай итеп, ул чакта чынбарлыкта иң әүвәл тискәрене эзләргә чакыра торган позициядә тора иде. Ләкин драматург андый карашлардан ваз кичә алды, иҗатында андый позициядән китте. Уңай герой проблемасын хәл итүгә дистәләгән пьесаларын багышлады.
  Бу мәсьәләдә беренче җитди уңышка Т.Миңнуллин «Ир-егетләр» драмасындагы Мәрвән образы белән иреште. Бөек Ватан сугышын батырларча үгкән кеше булуы, колхозны алга җибәрү өчен фидакарьләрчә көрәшүе, кешеләргә хөрмәте һәм ышаныч белән каравы (бу аның Әхтәмгә булган мөнәсәбәтендә тулы чагыла) аны уңай яктан, кеше һәм җитәкче буларак үрнәк итеп характерлыйлар.
  “Үзебез сайлаган язмыш» (1972) драмасы белән автор бу юнәлештә тагын бер уңышлы адым ясады. Пьеса халык мәгарифе өлкәсендәге алдынгы көчләрне гәүдәләндергән кешеләргә тирән хөрмәт белән сугарылган. Вакыйгалар үзәгендә яшәү принциплары ачык булган, олы идеал хакына көрәш алып барган герой тора. Ул — мәктәпнең яңа директоры Илгиз Туктаров. Ул шактый нык тамыр җәйгән иске тәртипләргә каршы көрәш ача. Ләкин искелек, күнегелгән гадәтләр шактый көчле булып чыга, аларны актив яклаучылар да табыла. Мәсәлән, завуч Мөнирә кебекләргә шулай яшәве дә, эшләве дә җиңел, күнегелгән. Укытуның сыйфаты түбән булса да, өлгереш процентын югары итеп күрсәткәнгә күрә, мәктәп моңарчы районда алдынгы булып йөргән. Яңа директор шуңа каршы чыга, укытуның сыйфатын күтәрүне таләп итә. Аны баштарак хәтта Нариман шикелле намуслы һәм тәҗрибәле карт укытучы да аңламый. Яшь директорны эшеннән алалар, күчеп китәргә мәҗбүр итәләр. Шулай да мораль җиңү аның ягында кала. Ул үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә башлый. Фасил кебек һәрвакыт битарафлык ягын каерган кешеләр йокыларыннан уяна, иҗтимагый активлык даирәсенә тартып кертелә, искелеккә көчле басым ясала. Үзенчәлекле җитәкче, баш-аягы белән эшкә чумган, кешеләр өчен яшәүчән Шәйхаттаровның элекке директорны яклау позициясенә басуы әлеге көрәшнең иҗтимагый эчтәлеген тагын да конкретлаштыра.
  Сынмас рухлы һәм нык иманлы герой, образларын иҗат итү юнәлешендә эзләнүләрен дәвам иттереп, драматург «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977) исемле драматик хикәясендә яңа адым ясады.
  Авторның персонаж буларак үз әсәрендәге вакыйгаларга катнашуы да күптәннән очрый. Т.Миңнуллин монда традицион алымнан файдалана. Пьесада персонажлаштырылган автор үзенең әдәби герое белән бәхәс-тартыш алып бара. Драматург әсәрен мелодрама рухында яза башлавы сәбәпле, пьесада геройларның күз яше мул агуы, аларга алмашка бәхетле тәмамланган финал килүе сорала иде. Ләкин көтелмәгән хәл туа: үзәк персонаж Мәдинә Сафина автор теләгенә буйсынмый, күз яшьләрен күрсәтми, авырлыклардан сыгылып төшми. Героинясының шундый үзсүзлегенә үртәнгәндәй, автор аны яңадан-яңа авыр сынаулар алдына куя: яраткан ире Мәдинәгә хыянәт итә, бердәнбер юанычы булып калган кызы һәлак була, соңыннан үзе дә, әнисе кебек үк, сукырая. Ләкин Мәдинә боларның берсенә дә бирешми, «кешедәге көч ул үзе уйлаганнан күбрәк» икәнен раслый. Автор бәхәстә оттыра, ихтыяр көче сынмый торган кешене күреп соклана, бу хатынның тимер ихтыяры алдында баш ия. Шул рәвешчә, Мәдинә үз язмышына үзе хуҗа була алган кешеләрнең җыелма образы төсендә гәүдәләнә.
  Бу әсәр буенча Әлмәт дәүләт театрында куелган спектакль өчен драматургка, спектакльнең режиссеры Гали Хөсәеновка һәм баш рольдә уйнаган артистка Д.Кузаевага республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. «Ай булмаса, йолдыз бар» русчага тәрҗемә ителеп, «Театр» журналында да [Мәскәү, 1979, № 6] басылып чыкты.
  «Моңлы бер җыр» исемле публицистик драмасында (1981) автор әлеге пьесада файдаланылган алымга кабат мөрәҗәгать итте. Әсәрнең идея-художество эчтәлеге нык кына абстракцияләүгә корылган. Драматургның әйтергә теләгән фикерен, аның дөньяга карашын чагылдырган хәзерге шагыйрь монда легендар шәхес Муса Җәлил белән очраша. Мондый ситуациядә күрсәтелгән персонажларның үзара мөнәсәбәте шактый катлаулы шартлылыкка корылган. Үзе дә шартлы сәхнә образы булган Шагыйрь фантазиясе белән Муса Җәлилне, аның көрәштәшләрен һәм дошманнарын һ.б. «терелтә»; берәүләре белән диалог-бәхәс алып бара, икенчеләре белән диалог-фәлсәфә кора, өченчеләреннән сорау алу оештыра. Болар һәммәсе драманың фәлсәфи-сәяси эчтәлеген тирәнәйтергә булыша. Зур мәсьәләләрне хәл итүдә, фашизмның кешелек өчен куркынычлыгын, аның үлемгә хөкем ителгәнлеген күрсәтүдә әлеге алымнарның киң мөмкинлекләреннән Т.Миңнуллин оста файдалана. Бу әсәр нигезендә куелган спектакльдә яшәү белән үлем фәлсәфәсе, аның азатлык көрәшендәге, гомумән, кеше язмышындагы роле үзенчәлекле һәм тирән ачылды.
  
  Драматургның үңай герой концепциясе тагын бер төр образлар ярдәмендә тормышка уңышлы ашырыла. Алар — ил картлары, хезмәт халкының намусын, әхлак сафлыгын һәм башка уңай сыйфатларын үзләрендә туплаган киң колачлы һәм яңгырашлы образлар. Автор аларны идеаль геройлар рәвешендә күрсәтми, ялгышлары да булуын, кайсыдыр яклары белән әйләнә-тирәдәгеләр өчен кулай түгелләрен дә искәртә. Шундыйларның берсе — «Миләүшәнең туган көне»ндәге герой — бу дөньяда мескен булмаска өндәгән кичәге фронтовик, бүгенге колхоз рәисе Харис. Гомере буе, карчыгына гына түгел, инде аерым яшәгән улларына һәм киленнәренә дә тынгылык бирмәгән тиктормас Гарифулла карт та («Нигез ташлары») шундый характер буларак тамашачы хәтеренә кереп калды. Ялгыш юлга басканын бик соңга калып төшенгән, шуны танырга үзендә көч таба алган карт укытучы Нариман да («Үзебез сайлаган язмыш») шул ук образлар галереясында лаеклы урын алды. Зирәк ил карты Әлмәндәр («Әлдермештән Әлмәндәр») һәм эшче намусын югары йөрткән Саттар карт («Монда тудык, монда үстек») образлары белән автор мондый төр геройларның тагын да масштаблырак образларын иҗат итте. Бер караганда, бу картларга инде фани дөнья мәшәкатьләреннән читтәрәк яшәргә дә мөмкин, чөнки алар лаеклы ялда. Әмма бөтен гомерләре халык мәнфәгатьләрен кайгыртып үтүе, шулай яшәргә күнегүләре сәбәпле, алар картлык көннәрендә дә иҗтимагый актив тормыштан читләшә алмыйлар. Зур тормыш тәҗрибәсе, хезмәт кешеләренең уңай рухи-әхлакый сыйфатларын үзләрендә тупланганлыклары белән алар бүгенге җәмгыять өчен кадерле. Мондый геройларын драматург яхшы белә, ярата, аларга сокланып карый. Ул аларны билгеле бер дәрәҗәдә замандашлар өчен иҗтимагый һәм мораль-этик яктан үрнәк итеп тә күрсәтә. Әлмәндәр, мәсәлән, туксанның өске ягында булса да, яшьләрнең омтылышларын, дөньяга карашларын һәм үз-үзләрен тотышларын да тирән аңлый, аларга теләктәшлек белдерә. Гарифулла белән Саттар Биккинин дөньяга аек карашлы булулары белән, тормышыбыздагы уңай яклар өчен куанып, тискәре күренешләргә каршы үзләренчә көрәшүләре, әйләнә-тирәдәгеләрне дә көрәшкә рухландырулары белән аерылып торалар. Кыскасы, халыкның уңай сыйфатларын, иң күркәм гореф-гадәтләрен үзләрендә саклап килгән бу аксакалларны драматург бер үк вакытта заман рухына сизгер кешеләр итеп тә гәүдәләндерә.
  Үзенең тынгысыз сәнгатьчә эзләнүләрендә Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле комедиясендә аеруча зур уңышка иреште. 1977 елда сәхнә күргән бу әсәр 70нче еллар татар әдәбияты һәм театрында күренекле бер вакыйга төсен алды. Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен Т.Миңнуллинга, режиссер М.Сәлимҗановка һәм артист Ш.Биктимеровка 1980 елда Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
  Шулай киң танылган бу пьесаның төп уңышы андагы үзәк персонажга, аның сурәтләнеш формасына бәйле. Әсәр конфликты 91 яшьлек Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасында хасил булса да һәм каршылыкка кергән бу ике көчнең һәркайсы мөстәкыйль күзалланса да, боларның нигезе бар. Мифик Әҗәл образы шул ук Әлмәндәр карт язмышына турыдан-туры бәйле, һәркемнең әҗәле үзенеке, ниндидер гомуми әҗәл юк. Шулай була торып та, тамашачы Әлмәндәрнең үз әҗәле белән көрәшен чынлык яссылыгында кабул итә. Чөнки бу көрәш кешелекне кызыксындыра торган гомум сорауларга кагыла.
  Татар драматургиясендә үзәк идеяне тулы һәм сәнгатьчә үтемле итеп ачу максаты белән аллегорик образлардан беренче мәртәбә уңышлы төстә Г.Коләхметов файдаланды. «Ике фикер» драмасында аллегорик Кызыл һәм Кара фикерләр көрәшен сурәтләп, ул татар драма поэтикасына зур яңалык алып килде. Шартлы метафорик алым белән сурәтләнгән әлеге фикер көрәше әсәрдә башлыча Даут тирәсендә бара, аңардан аерылып китми.
  Т.Миңнуллин исә бу алымның яңа мөмкинлекләрен ача. Әҗәл вакыт-вакыт үзбашка «яши» башлый. Ләкин автор һәрвакыт аның реаль җирлеккә һәм конкрет кешегә бәйле булуын сиздереп тора. Шуңа күрә уйдырма Әҗәлнең миссиясе реаль булганы кебек үк, ул үзе дә аллегорик образ буларак яхшы аңлашылып кабул ителә. Шартлылык яшәү белән үлем көрәше кебек теманың тормышчан фәлсәфи мәгънәсен тулы, шулай да тамашачыга авыр тәэсир итмәслек төстә, ачарга булыша. Әлмәндәр — чын халыкчан характер.
  Мондый сыйфатка ул, иң элек, үлемгә реаль мөнәсәбәттә булуы белән ия. Күп хәлләрне башыннан кичергән, ил язмышының иң җаваплы чорларында вакыйгалар үзәгендә кайнаган булу аны халык трибуны дәрәҗәсенә күтәрә. Аның күркәм характер сыйфатлары сәхнәдә кылган эшләре белән аклана бара. Ул моңарчы үзе таянган югары әхлак нормаларын, гүзәл гадәтләрне үз-үзен тотышы һәм эше белән исбат итеп килә. Кайбер сәер гадәтләре исә җир өстеннән, кешеләрдән, яраткан шөгыльләреннән аерылып китәргә теләмәве, яшәргә тыелгысыз омтылышы һәм оптимизмы чагылышы дип кабул ителә. Әлмәндәр образының фольклор традицияләре белән уртаклыгы зур, ләкин ул халык авыз иҗатындагы шартлы герой булып түгел, бәлки реаль җир кешесе рәвешендә алга баса. Чөнки бу образны драматург халык авыз иҗатына хас героик гиперболалаштыру алымы белән түгел, ә реалистик сәнгать алымнары белән тудыра. Шуның белән Т.Миңнуллин совет чоры әдәбиятындагы героик башлангычны индивидуальләштерү тенденциясен дәвам итә.
  Әсәр алынган проблемасының җитдилеге белән аерылып тора. Шуның белән бергә, ул төрле хисләргә бай, мул бизәкле. Монда җиңел, уйнак юмор, җитди көлү һәм сатирик үткенлек, лиризм һәм драматизм, фаҗига да үзара тыгыз аралашкан хәлдә яшиләр. Моңсулык белән якты оптимизмның органик кушылмасы әсәрнең иң көчле якларыннан берсен тәшкил итә, теманы отышлы хәл итү өчен кирәкле сыйфатлардан берсе булып тора. Пьесада төрле жанр үзенчәлекләренең, әдәби-драматик төрләрнең, алымнарның үзара аралашуын, җитди комедия формасының бүтән төрле художество чаралары белән баетылуын күрергә мөмкин. Болар барысы ахыр чиктә әсәрне соңгы еллар драматургиясенең генә түгел, гомумән татар драматургиясенең иң яхшы үрнәкләре рәтенә кертеп карарга мөмкинлек бирә.
  Тулысынча комик конфликтка һәм көлкеле ситуацияләргә корылган, юмористик һәм сатирик образларны үзәккә куйган комедия һәм водевильләр Т.Миңнуллин иҗатында мөстәкыйль бер юнәлеш хасил итәләр. Алар арасында «Безнең авыл кешеләре» (1966), «Нигез ташлары» (1968) кебек җитди рухтагы комедияләр дә, «Бәхетле кияү», «Гомердә булмаганны» (1969), «Гөргөри кияүләре» (1995) шикелле шаянлык чәчеп торган күңелле комедияләр дә, «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ак тәү бә, кара тәүбә», «Алай түгел, болай ул» (1976) кебек водевильләр дә, «Яшьлегем, юләрлегем» (1978) дигән моңсу-лирик комедия дә, «Бәйләнчек» (1982), «Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел» (1994) исемле сатирик комедияләр дә бар. Бу төр әсәрләрдә юмор һәм сатирик сызыклар мәгънәлелек белән, заманының актуаль мәсьәләләре белән бербөтен тәшкил итәләр. Алардагы ситуацияләрдә һәм характерларда заманның өлгергән проблемалары чагыла, образларның тормышчан нигезләрен автор чын халыкчан тел ярдәмендә ача.
  Комедиограф буларак, Т.Миңнуллин бигрәк тә К.Тинчурин традицияләренә тугрылык саклый, аларны үстерә. Бу аерата тормыш материалын иңләп алуда, кызыклы ситуацияләр тудыруда, кеше рухының нечкә тирбәлешләренә сизгерлектә, тапкырлыкта һәм шаянлыкта ачык күренә. Шул ук вакытта биредә Т.Миңнуллинның үзенә генә хас үзенчәлекләре дә бар. Үткәнне төрлечә инкарь итү заманында яшәгән К.Тинчуринның төп пафосы, мәсәлән, буржуаз дөньяны тәнкыйтьләүгә юнәлтелгән, шунлыктан аның әсәрләрендә алгы планда үткен сатира тора иде. 20-30 елларныкыннан үзгә иҗтимагый-рухи мохиттә яшәгән Т.Миңнуллин исә күбрәк йомшак юмор белән эш итә. Асылда сатира рухы белән сугарылган «Бәйләнчек» әсәрендә дә, бигрәк тә үзәк герой Альберт образында, моңсулык һәм якты көлү, тискәре персонажларның кимчелекләре өчен җан әрнү, ул кимчелекләрнең бетәчәгенә ышаныч вакыйгаларга һәм образларга үзенчәлекле төс бирә. Автор бүгенгенең уңай сыйфатларын раслауның үтемле формаларын эзли.
  Драмаларындагы кебек, Т.Миңнуллин комедияләренең күбесенең үзәгендә шулай ук уңай герой образы тора. Алар — гадәттә гади хезмәт кешеләре. Нинди дә булса гадәттән тыш бер хәлгә юлыккан мондый геройлар үзләренең күркәм яклары белән ачылып китәләр.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.