🕥 35 minut uku

Төеннәр Иле - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4507
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2139
33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  (әкияти хикәя)
  (Кыскартылган рәвештә)
  
  Автордан
  
  Чынбарлык һәм фантастика, көнкүреш һәм әкият бер-берсеннән күпкә аерыламы? Кайда ул хыялның чиге? Бу мавыктыргыч, маҗаралы хикәядән шушы сорауларга җавап таба алырсыз кебек тоела миңа.
  Язучылар – бал кортларына тиң. Алар сүзләр басуыннан җөмләләр җыеп, шул җөмләләрне әсәр кәрәзләренә тутыралар. Бал корты кебек, язучы да әсәрне укучылар тәмләп укысын дип тырышадыр. Ә туган телдә язылган әсәр тагын да татлырак ул!
  Хыял - канатлы аргамакка тиң ул, аның өчен комачаулап торучы киртәләр дә, бәйләп торучы тышаулар да юк. Кешенең тәне генә түгел, хәтта җаны да бер урында каладыр, ә хыялы... Ә хыялы аны чиксез аралар аша чиксез вакыт күчәре буйлап, чиксез биләмәләрне уратып алып китә – бернинди дә вакыт машиналарын уйлап чыгарасы түгел. Бары тик хыяллана белергә, хыялланырга кирәк, егетләр!..
  Төн илен күрергә телисең икән, канатлы хыял юртагын җик, ләкин хыял атын берүк авызлыклап йөгәнли күрмә. Төн иленә эләгәсең килә икән, күзләреңне йом да, хыял чоңгылына чум...
  Хыял чоңгылын табалмыйсыңмы? Хыял чоңгылы – керфекләр астында ул! Күзләреңне йомганнан соң, сәгать текелдәвенә колак салып, түземлек белән бераз көтеп тор. Син үзеңне черем итеп киткәндәй тоярсың, ләкин... Ләкин кисәтеп куям, йоклап китә күрмә! Иң элек сирпелеп торучы нурларның төрле төстәге очкыннарын күрерсең, ә аннан соң күпмедер вакыт дәверендә салават күпередәй якты боҗралар киңәеп китеп, тарала-тарала, бер-берсен алыштырып торыр. Юк! Бу дифракция, интерференция куренешләре түгел, ә хыял нурлары. Өч йөз ундүрт шундый боҗра-ишектән үткәннән соң, Төн иленә килеп чыгасың. Ишекләр санын хәтереңдә калдырырга исәп тотсаң, p санын искә төшерергә киңәш итәм, аның алдагы цифрлары өч, бер һәм дүрт - өч йөз ундүрт.
  Мондый ил юк дисезме? Уйдырма, дип әйтәсезме? Без могҗизаларга мул чорда яшибез бит! Нигә әле оча торган тәлинкәләр барлыгына ышана торып, минем сөйләгәннәремне сез шиккә алырга тиеш?!
  ...Беренче тапкыр Төн иленә мин һич көтмәгәндә, очраклы рәвештә юлыккан идем. Тәүге сәяхәтемне, уйланып китеп, йокыга талып, төш күрүем генә дип кабул иттем. Ләкин икенче, өченче hәм соңрак булган сәфәрләрем бу ил чынбарлыкта бар икәнен һәм бу илдә кылынган маҗараларым төштә генә булмавын дәлилләде. Төш бит ул, сериаллар кебек, гел-гел кабатланып тора алмый. Теләгән нәрсәләрне төштә күреп, теләгән урынга эләгеп, теләгән ризыкны ашап булмый ич. Кем әйтмешли, бал ашыйсы килеп, мендәр астына алдан ук җитмеш җиде кашык әзерләп куйсаң да, барыбер төшеңә бал белән мөлдерәмә тулган кисмәк керми шул.
  Төн иле - ул, бәлки, параллель дөньядагы илдер. Бәлки, ул квантлар дөньясының бер өлкәседер. Бәлки, якын киләчәкнең иледер. Монысы миңа хәзер дә мәгълүм түгел әле. Бу илгә теләсә кемне кертәләр микән, анысын да ачык кына әйтә алмыйм. Нигә миңа кадәр Төн иле турында белмәгәннәр, язмаганнар соң? Тарих китапларында да бу ил турында бернинди мәгълүматлар юк. Димәк, шул илгә юлыккан, анда барып, сәяхәт кылып кайткан кешеләр булмаган. Яки Төн илендә булып та, аны гизеп чыгып та, кичерешләрен язып тасвирлый алучы кеше моңарчы табылмагандыр.
  Ләкин минем бурычым Төн иле каян барлыкка килүен ачыклау түгел, ә күргән-белгәннәремне, ишеткән-кичергәннәремне сезгә җиткерү. Нәтиҗәләрне үзегез ясагыз инде. Сүзне беренче сәяхәтемнән соң калган хәтирәләремнән башлыйм.
  
  Беренче сәяхәт
  Антигравитация
  
  ...Ахыргы ишек бусагасы аша атладым. Атладым дип әйтүем - ишекнең нурлы боҗрасы аша очып кергәнем шикелле тоелды. Ләкин очкан очракта, нигә мин абынып егылдым соң әле?! Гомумән, адәм заты канатсыз оча аламыни?! Нурлар дулкынына абынып-сөртенеп егылып буламыни?!
  Башымны күтәреп карасам, чирәмгә охшаган йомшак келәмдә ятам икән. Юк, келәмгә охшаган йомшак чирәмдә ятам икән. Чирәм арасына төймәләргә охшаш, иләк сыман тишкәләнеп беткән ялтыравыклы вак ташлар сибелгән. Янәшәдә генә бизәкләп чигелгән кәләпүшем ауный. Аны үрелеп аласы да иде, тик тәнем оеган, һич хәрәкәтләнергә әмәл юк, селкенәсе дә килми. Бары тик күзләремнең алмаларын гына йөртерлек хәлем бар. Тирә-юньдә төрле төстәге, чуар канатлы, гашыйк[1] күбәләкләр үзенә тиң ярларын эзләп очадыр. Нәкъ нәни чагымда әбием миңа бүләк иткән кулъяулыкта чигелгән күбәләкләргә охшаш алар. Канатларын какмыйлар, ләкин... югарыда очып йөриләр. Күбәләкләрнең канатларын какмыйча оча алуы миңа бик сәер булып тоелды[2]. Нигәдер: “Антигравитация?!” - дип уйлап куйдым.
  Менә гаҗәп, үзем әллә нинди сүзләр дә беләм икән әле! Хәер, дәресләрнең берсендә физика укытучысы гравитация турында сөйләгән иде. “Гравитация – ул әйберләрнең, җисемнәрнең бер-берсенә тартылу үзлеге”, – дигән иде шул дәрестә Хәлил Хәлимович. – “Гравитация – ул бөтендөнья тартылышы. Гравитация аркасында Җирдә авырлык көче барлыкка килә дә инде”... Ә антигравитация – гравитациянең киресе булып чыга тугелме?!
  Классыбызда Дилбәр исемле бик шук малай бар. Шул дәрестә Дилбәр: “Мәхәббәт тә – бер-береңә тартылу үзлеге”, – дип шаярткан иде, ә үзе, күзләрен тутырып, классыбыздагы иң матур кызга, Рушанияга карап куйган иде.
  Рушанияга бәйле минем дә эчке серем бар, ләкин ул сер минем эчке серем булып кала бирсен. Бар серләремне дә халык алдында шәрран яру ярамас ла. Ул серемне башка сүзләр белән генә әйтә алам: “Менә оча ала ич гашыйк күбәләкләр, канатларын хәтта какмыйча! Бернинди гравитация көчләре аларны тоткарламый-богауламый! Кыскача әйткәндә, Рушанияга карата гравитация көчләреннән көчлерәк тартылу көче сизәм мин үземдә”...
  Гравитациянең менә нинди төрләре буладыр бу дөньяда, дип уйландым мин гашыйк күбәләкләргә карап.
  Бәрәч, янәшәдә генә куаклар да бар икән. Кышкы чорда яфраклары коелган агачлар да матур була, ә болары тагын да таң калырлык. Алар кытай рәсемнәрендә төшерелгән яфраксыз куакларга охшаш, ботаклары үрелеп-бизәкләнеп күз явын биләп тора. Җентекләбрәк карасам, алты кырлы кар бөртекләренә охшаган вак яфраклар да бар икән ич аларда! Кристаллардан ясалган кебек тоелды ул яфраклар. Ботакларга төсле-төсле энҗеләр сибелгән сыман: әмма яшел, әмма гаҗәеп матур, әмма сокландыргыч! Эх, ялан тәпи йөгереп китәсе иде дә бит шушы аулак аланнан! Их, беләсе иде тагын ниләр барын ерак офык артында!
  Шул уйдан соң тәнемә дәрт тә керде, оеганлык хисе дә юкка чыкты. Дәвалый икән ул кешеләрне Матурлык дигән нәрсә! Терелтә икән кешеләрне Кызыксыну дигән омтылыш!
  Кинәт ботаклар очында көмеш чәчәкләр пәйда булды һәм шул ук мизгелдә юкка чыкты. Тоелгандыр... Тоелмыйча! Әнә ич куаклар өстеннән, сайрашып-чөкердәшеп[3], салмак кына балыклар көтүе йөзеп китте. Антигравитация!.. Балыклар, күбәләкләр белән уйнаша-куыша, очалар иде. Кинәт бер балыктан яшькелт яшен сыман очкын бөркелде һәм балык яшел чикерткәгә әверелде... Хыялның юллары могҗизалы, әверелешле икән... Чү! Шул мәлне куаклар ягыннан бер көй ишетелде. Аулак булмый икән хыял аланнары. Кемдер, әрбагыйлар җырлый-җырлый, миңа таба якынлашып килә иде.
  Бу җан иясе Шүрәлегә охшаган озынбуйлы бер зат булып чыкты. Шүрәлеләрне күргәнем булмаса да, бу егет Шүрәлеләр өммәтеннән булырга тиеш иде сыман. Аермасы – мөгезе булмавында гына ки. Ләкин аны шөкәтсез дип тә әйтеп булмый иде. «Матурлык – кешенең йөзендә түгел, ә кешенең күзендә», – дип әйтә иде әбием. Чын, хак сүз икән. Егетнең дәү зәңгәр күзләрендә үзенә җәлеп итеп торучы бер моңсулыкмы, шуклыкмы, яки шул ике сыйфат бергә катнашкан тойгы чаткылары уйный. Бу чаткылар егетнең беренче карашта ямьсез кебек тоелган йөзен яктырта иде.
  Мине күреп ул мөлаем генә:
  - Шәп ятасыңмы?! - дип әллә сорадымы, әллә исәнләштеме, әллә расладымы.
  Мондый сәер сорауга аптырап, югалып калдым. Аптырамыйча, җавап та бирерлек түгел ич. Эт тә үз оясында гына батыр була. Безнеңчә: “Синең ни эшең бар анда?!” - дип тупас җавап бирмәвең хәерлерәк икәнен аңламаслык аңгыра түгел ич мин. “Шәп!” - дисәң дә әллә ничек килеп чыга. “Ятам!” - гына дип тә әйтеп булмый, чыннан да, аунап ятам ич.
  - Бер көе! - дип җавап таптым мин, ниhаять.
  - Әйе, көе матур шул, - диде бу мөгезсез Шүрәле hәм, җавабымны мактау сүзләре дип кабул итептер, хисләнеп, һичбер тартынмыйча, серенадасын янә сузып җибәрде:
  
  “Мәхәббәтем минем - Күмеркүз,
  Кукуруз-кукуруз”...
  
  - Исемең бар-ый-мы, атың ничек? - очкылык тоткан кеше сыман тотлыгыбрак сорады ул, җыруын кинәт өзеп.
  Тагын аптырашта калдым. Исемемне әйтергә кирәклеген хуп күрдем һәм аңлатып киттем:
  - Мин - Барый түгел, мин - Фәнис. Ә безнең өйдә атларыбыз юк...
  - Ә мин - Дилбегә!
  - Андый исем буламыни? Дилбегә - ул ат дирбиясенең бер әйбере генә ич.
  - Ник булмасын! Исемнәр бит алар хәрефләр тоташмасы гына. Хәрефләр - сүзләрнең атомнары гына ич, ә сүзләр молекулалар сыман шул хәрефләрдән төзелгән, - диде егет. - Хәрефләр - атомнар булгач, хәрефләрдән ат ясала да инде! Ат-ом!!! Ә дилбегә? Дилбегә атка кирәк түгел, атка дилбегәсез рәхәтрәктер дә әле, шулай бит?
  Мин ризалашып баш кактым. Уйлап карасаң, ул хаклы иде. Атка дилбегәнең кирәге юк, дилбегә ат белән идарә итәр өчен кешегә кирәк. Дәүрәк дилбегә ярдәмендә илләр өстеннән дә идарә итәргә була...
  - Ярый, атомнан ат ясалды ди, ә омның монда ни катнашы бар? - дип өздем агымдагы фикеремне.
  - Ничек катнашы булмасын ди? Ом - электр каршылыгын үлчәү берәмлеге ич.
  - Ләкин без бит бары тик кешеләргә бирелә торган исемнәр турында сүз алып барабыз.
  - Менә-менә, каршылыкны үлчәү берәмлеген ниндидер бер галимнең исеменнән ясаганнар да инде. Миңа моны Ак бабай үзе әйтте, ә Ак бабайның белмәгән нәрсәсе юк!
  Кинәт Дилбегә, иң мөһим эшен искә төшергән сыман, тагын сузып җибәрде:
  “Мәхәббәтем минем - Күмеркүз,
  Кукуруз-кукуруз!
  Синең чибәрлегең алдында, да-да-да,
  Дилбегә дә тез бөгә, гә-гә-гә,
  Уйларымда син генә ”...
  
  Җырларда “да-да-да”сын ишеткәнем бар, ә менә “гә-гә-гә”се нәрсәне аңлата икән[4]? Ә кукурузның монда ни катнашы бар? Бу бераз тилемсә түгел микән, дигән уйларымны да, җыруын да берьюлы өзеп, Дилбегә:
  - Әйдә мин сине Күмеркүзем белән талаштырыйм, тфү, таныштырыйм әле! - дип, кулымнан тартып торгызды да, җитәкләп, җилтерәтеп каядыр ияртеп алып китте. Мин ихтыярсыздан аның өндәвенә буйсындым, чөнки мин төш күрәм ич! Төш күргәндә вакыйгалар безнең ихтыяр көченә буйсынмыйлар. “Күк йөзендә балык йөзә, йөзми балык диңгездә!” - дигән рифма нигәдер башыма килде.
  Дилбегәнең дәү адымнары артыннан ничек кенә мин өлгерә алганмындыр, бары тик могҗизалы куаклар гына зур тизлек белән рәшә сыман алмашынып, артта кала тордылар. Менә ерак офыкларга таба йөгереп бару теләгем тормышка ашты, мине шүрәлегә охшаган бер малай офык артына ияртеп-очыртып алып та китте. Ләкин адым атлаган саен мин бары тик: “Кә-кә-кә-кә-кә!.. Тү-тү-тү-тү-тү!.. Кә-кә-кә-кә-кә!..” – дигән авазлар гына чыгарып бара алдым. Шулай итеп, күз ачып йомган арада дигәндәй, Күмеркүз янына килеп тә җиттек.
  – Нигә син миңа “Кәтүк! Кәтүк!” дип кычкырып бардың? – борчылып сорады Дилбегә, туктагач ук.
  – “Кәтүк!” димәдем ич!
  – Ә кем алайса “Кә-кә-кә! Кә-тү-кә!” диде?
  – Кәләпүшем аланда онытылып калды, шуны әйтмәкче идем. Кызу йөгердек ич, телемне тешли яздым, сүз әйтергә һич мөмкинлек булмады.
  – Нәрсә соң ул кә-кә-кәләпүш?
  – Түбәтәй.
  – Ә тү-тү-түбәтәй нәрсә?
  – Баш киеме. Баш түбәсен каплап йөрү өчен кирәк ул...
  – Әйдә төкер кәләпүшеңә! Бездә әйберләрне урламыйлар. Ничек булса да бер вакыт табып кәләпүшеңне барып алырбыз әле.
  – Төкерер идем дә кәләпүшкә, тик ул кәләпүш монда түгел ич.
  – Әй лә, аптырама әле, эш төкерүгә генә кайтып калса, кире аланга махсус килеп бергәләп, ә бергәләп булмаса, чиратлашып төкерербез әле. Мин сиңа үземнең кәләпүшемне бирермен. Минем өйдә сиксән җиде кәләпүшем бар, – дип юатты Дилбегә.
  Дилбегәнең бу юатуына, билгеле, мин һич ышанмадым. Ничек инде кәләпүшне нәрсә икәнен белмәгән малайның кәләпүшләре булсын ди?! Нигә кирәк булсын ди кешегә сиксән җиде кәләпүш?
  
  Күмеркүз
  
  Күмеркүз чем-кара күзле сылу hәм чая кыз булып чыкты. Кыскарак буйлы булса да, ул биегрәк күренә, чөнки аның бер сәер гадәте бар иде. Ул әледән-әле, югарыда нидер күрергә теләгәндәй, өскә таба карап ала иде. Менә шул җиңелчә генә югары тарафка башын чөю аны биегрәк күрсәтә иде дә инде. Башта мин аны антигравицион балыкларга күз төшереп алуы, дип уйлаган идем, әмма бераздан аңладым, Күмеркүзнең бу хәрәкәте аның кирәкле фикерен туплау гадәте яки бер ярдәмчел ишарәсе икән.
  - Бас уң аягың белән аның сул аягына, - дип пышылдап өйрәтеп торды Дилбегә. - Бездә шулай танышалар...
  Сәер дөнья, мәзәк йолалар! Мин күндәм рәвештә йоланы үтәргә тырыштым. Үз өемдә күндәм булыр идеммени! Ә менә чит, таныш булмаган җирдә күндәм буласың икән шул! Эт тә үз оясында... төчкерә. Төчкерми лә, ә төш күрә. Хәй, ә этнең монда ни катнашы бар?..
  Күмеркүз дә шул ук рәвештә аягыма басты. Шулай итеп, без бер-беребезгә якынлашырга мәҗбүр булдык. Ә болай бер-береңә якын килү күзләрдә ниләр язылганын укырга мөмкинлек бирә икән. Һәм дә мин Күмеркүзнең күзләрендә чиксез кызыксыну барлыгын күрдем.
  - Мин - Фәнис, - дидем мин һәм... уянып киттем. Шуның белән беренче сәяхәтем дә тәмамланды. Нигәдер “кукуруз”, “күзәнәк”, “күзикмәк” дигән сүзләргә охшаш сүзләр генә хәтеремдә авырлыгын югалткан күбәләкләр кебек канатларын җилпи сыман иде, һәм чикерткә сыман сәгать текелди иде. Хыял җебе өзелде шул... Ә, әйе, мин балык тотарга барырга җыенган идем ич әле!
  ...Кая икән соң әле кәләпүшем? Менә шушы тәрәзә төбендә калдырган идем ич мин аны. Бүлмәне җентекләп айкап чыктым, ләкин кәләпүшемне таба алмадым. Ярый, бер табылыр әле! Бергәләп булмаса, чиратлашып... Туктале, нәрсә турында мин? Кем белән чиратлашып? Балыкка бармакчы идем ич! Хыял белән көнкүреш арасында болганды шулай минем уйларым ...
  Кармагымны, суалчан тутырылган савытны һәм бер кыерчык икмәк эләктердем дә, инешкә таба юл тоттым. Балык тоту гамәленә карата әйтелергә тиешле дога-такмакларны әйткәннән соң, суалчанга төкергәләдем дә, кармакны суга салып, калкавычка төбәлдем. Балыклар үзара ничек аралаша икән? Эх, берәр электр балыгы капсын иде! Электрлы скат тотсам, аны банкага салып куяр идем, менә дигән лейден банкасы[5] килеп чыгар иде. Дустым Дилбегәгә, әй ялгыш әйтелде, дустым Дилбәргә бер сюрприз ясар идем, шул балыкны кулы белән тотып каравына ирешер идем. Мизгел эчендә Рушанияны онытыр иде[6]... Туктале, ә нигә әле мин “дилбегә” дидем? Калабызның ерак читендә урнашкан, авыл тормышы белән шәһәр тормышы арасында эленеп калган өебездә нинди дилбегәләр булсын ди?! Шулайдыр-шулайдыр, Дилбәрнең исеме ялгыш буталып әйтелгәндер.
  * * *
  Җае чыккан саен мин Дилбәрне:
  – Дилбәр – кызлар исеме ул! – дип үчекләп килдем.
  – Үзең син – Галиморза Фәнтаза! – дип җавап бирә моңар каршы Дилбәр.
  Минем фамилиям – Галимов, Галиморзасы шуннан ясалсын да ди. Ә менә Фәнтазасы нидән чыккан? Дилбәрнең “Фәнтаза” диюе җен ачуымны чыгара да инде...
  Су агуыннан тукталды кебек тоелды, ә инешнең ярлары, киресенчә, агымсуга карата хәрәкәткә килде сыман һәм... хыял йомгагы тагын сүтелә башлады. Бер, ике, өч...
  
  Икенче сәяхәт
  Бер тартма вәсвәсә
  
  Бер, ике, өч, ..., өч йөз ундүрт! Мин кабаттан яшел аланда. Нәфис куакларда көмеш чәчәкләр бердәм булып ачылалар-йомылалар. Әйтерсең лә, алар мине сәламлыйлар. Бәлки алар ниндидер серне ачып салырга теләгәндәй миңа күз кысалардыр?
  Ботакларда яңа чәчәкләр бөреләнгән. Әмма күктә балыклар юк иде инде. Анда бары тик чикерткәләр өере-өере белән уйнап йөриләр. Араларыннан бер чикерткә кинәт чем-кара төстәге нәни песи баласына әверелде, әмма бу хәл минем игътибарымны үзенә җәлеп итәргә өлгермәде, чөнки миңа таныш аваз, таныш көй ишетелде:
  
  “Дилбегә, Дилбегә!
  Берәүләр берәүләрне
  Тиңләделәр тилегә, гә-гә-гә.
  Кукурузлар басуда
  Саргайганнардыр нигә ”...
  
  Бу каз малае җыруын “гә-гә-гә”сез җырласа, аның җыры тагын да матур булыр иде, дигән фикеремне уйлап та бетермәдем, Дилбегә каршымда пәйда да булды. Ул бик кәефсез иде.
  - Юлны кара песи кисеп үтсә, эшләр хөрти инде ул, шулаймы? - дидем, сүз башлар өчен, аның төксе йөзенә карап. Ә үземнең чем-кара төстәге нәни песи баласы турындагы уйларым баш мие буенча чикерткәләр сыман сикерешеп-йөгерешеп йөриләр иде.
  - Шулаен-шулай да, ләкин шулай ук түгел! - эндәште Дилбегә, сөртә-сөртә кулларын билендәге сөлгегә. - Юлны аркылы чыгучы кара мәчене күрергә тырышучыларның гына эшләре уңмый. Минем эшләремне уңышсызлыкка дучар итә алучы песи дөньяга тумаган әле.
  - Ә нигә кәефең юк соң? - дип сорадым, ә үземә чикерткәдән кара песи баласы барлыкка килүе янә искә төште.
  - Болай да тозы артык булган ашка тоз өстәмә әле! Күмеркүз белән килдек әле күзгә-сүз, тфү, сүзгә-сүз.
  - Кыска итеп әйткәндә, үпкәләштегезме әллә?
  - Алай әйткәч, кыска булып чыкмый ич. Бер-беребезне үпкәләмәдек-үбешмәдек лә, сүзгә-сүз килдек менә! Ул мине: “Әгәр син аңгыра булмасаң, үзеңне аңгыра икәнеңне аңлар идең!” - дип үтүкләде, тфү, үчекләде.
  - Шуннан ни?!
  - Шуннан шул! Тегеләй дә, болай да мин тиле булып чыгам ич!
  - Нәрсәдән бәхәс килеп чыкты соң?
  - Синең хакта әңгәмә кора идек. Мин әйтәм, балыклар суда йөзә алдыйлар, тфү, алмыйлар, дим. Алар һавада гына яши алалар, дим. Ә ул, безнең дөньядан башка дөньялар да бар, ди. Анда яшәү рәвеше башкача булырга мөмкин, ди. Миңа Ак бабай шулай сөйләгән иде, ди. Фәниснең әйтүе буенча, аларда балыклар суда яши, ди. Судан балыкларны кармаклар белән тотып алалар, ди.
  - Ә тозның монда ни катнашы бар?
  - Ничек инде катнашы булмасын?! Күмеркүз әйтә, тоз да ак төстә була, шикәр комы да ак төстә була, ди. Ләкин алар бер-берсеннән тәме буенча нык аерылалар ич, ди. Нишләп әле бар дөньялар да безнекенә охшаш булырга тиеш, ди. Ә мин моңар каршы, безнең дөнья – дөрес дөнья, дидем, башка дөньялар – дөрес дөньялар түгел алар, дидем, алар – хыялый дөньялар, дидем.
  - Шуннан киттемени дә инде вәсвәсәгез?
  - Юк, вәсвәсәләр... Вәсвәсәләр тартмада калды... Туктале, син каян белдең, без Күмеркүз белән бер тартма вәсвәсә тапканыбызны? Күмеркүз әйттеме әллә? Ни арада күрергә өлгердең әле син аны? - Бер-бер артлы сорау яудырды Дилбегә.
  Күмеркүзне очратмавымны әйттем һәм серле тартма турында җентенкләп сорашырга тотындым. Дилбегә юлда хуҗасыз яткан бер тартма табулары турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Тарма эченә вәсвәсәләр тутырылган булып чыкты. Вәсвәсәнең койрыгын кыссаң, ул үзендә тупланган мәгълүматларны әйтеп бирә икән, әйтерсең лә, алар тере магнитофоннар.
  – Без тапкан тартма монда якында гына, әйдә күрмәгәнеңне күрсәтәм, – ашыктырды Дилбегә.
  “Күрмәгәнне күрсәтү” башка нәрсәне аңлатканын Дилбегәгә ачып тормадым, дөресрәге, өлгермәс тә идем. Янә Дилбегә тизлеге белән йөгерү, янә чабыш. Бу тизлеккә ияләнә дә башладым шикелле, чөнки юлыбыз кырыендагы кайбер әйберләрне ачыграк шәйли дә башладым.
  – Дилбегә, әй Дилбегә! Ку-ку-ку..., – җөмләмне әйтеп бетерә алмыйча, чаптым мин.
  – Куам ич инде!
  – Ку-ку-ку...
  – Нәрсә, тагын кәләпүшеңе оныткан кебек берәр нәрсәңне онытылып калдырдыңмы әллә?
  – Юк ла! Артыбыздан ниндидер куак куып килә. Нәкъ елан шуышкан кебек.
  – Курыкма син аннан! Урынында тора ул агач, бездә агачларның ярты километр озынлыкта үсә торганнары бар [7]. Шундый агач яныннан узып барабыз ич.
  – Ку-ку-куркак түгел мин! – дигән сүзләрем елан-агачны узганнан соң ышанычлырак булып яңгырады.
  – Куармын-куармын...
  Менә без кечкенә генә алачык янына килеп җиттек. Алачык эчендә шәмәхә бәрхет белән капланган өстәл, өстәл өстендә сандыкка охшаган тартма тора иде. Дилбегә фокусчы хәрәкәтләрен хәтерләткән хәрәкәтләр ясап, тартманы ачып җибәрде, һәм тартмадан ак күсегә охшаган, җиз төсендәге җиде күзле, пружин сыман бөтерелгән койрыклы бер нәмәрсәне тартып чыгарды. Дилбегәнең кулына эләккәч, бу нәмәрсә кинәт төсен сыек яшелгә алыштырды, ә аннан соң куе зәңгәр төскә керде, бары тик күзләренең төсе генә үзгәрмәде. Бармак очлары белән вәсвәсәне сыпырырга мин дә җөрьәт иттем, кагылуыма җавап итеп вәсвәсә кызарып бүртенде, җиз күзләрен челт-мелт китереп кыскалады.
  – Күрәсеңме, вәсвәсә төсләрен үзгәртеп хисләрен белгертә ала, –аңлатып китте Дилбегә.
  Ләкин моның белән тамаша тәмамланмады. Бер вәсвәсәнең койрыгын кыскач, тегесе кемнеңдер тавышын кабатлады:
  - Беренче чиратта белзиһен агачын харап итәргә, тамырын корытырга кирәк. Белзиһен агачы корса, дәүләт таркалачак һәм мин, шул форсаттан файдаланып, идарәне үз кулыма алырмын. Сезне дә буш итмәм, министрларым булырсыз-сыз-з-з-з... Сыз моннан-оннан-оннан...
  Шушы сүзләрдән соң бу вәсвәсә көчен югалтып шиңеп төште, аның җиз күзләре гаҗиз күзләргә әверелде. Берәм-берәм башка вәсвәсәләрне дә “җибәреп” карадык. Унике вәсвәсәдән икесе генә сөйләрлек хәлдә иде. Башка вәсвәсәләрнең койрыкларын күпме генә боргаласаң да, алар тавыш-тын чыгармады.
  - Хәлсезләнеп беткән вәсвәсәләрне дәваламыйча бернинди яңалык белеп булмас. Моның өчен кимендә дүрт ай вакыт кирәк булачак, - уфтанды Дилбегә, вәсвәсәләрнең тәннәрен табибларча капшап.
  Шул арада мин Дилбегәгә:
  - Икмәк пешерүчеләрнең вәсвәсәләреме әллә болар? Нигә алар он турында сөйлиләр? Икмәк пешерүчеләр забастовка ясаганнармы әллә? Оннан беләзеккә нәрсә сызарга кирәк? - дигән сорауларымны яудырдым.
  Дилбегә бу сорауларымны һич аңламады кебек, чөнки ул башка нәрсәләр турында сөйләнергә тотынды:
  - Бу вәсвәсәләр Буш Биш Баш партиясенең вәсвәсәләре булса кирәк, - диде борчылу тавыш белән Дилбегә. - Әллә нинди мәкерле уй-фикерләре бардыр шул юньсез буш башларның... Вәсвәсәләр яхшы хәбәрләр белән тутырылган булса, күккә таба шарлар сыман ыргылып торыр иде, ә боларның эченә, әйтерсең лә, тимер тутырганнар, койрыклар очыннан тотсаң гер кебек эленеп торалар. И, мескеннәр...
  - Хуҗалары кем икәнен тавышыннан танып булмыймыни?
  - Юк шул! Вәсвәсәләр бары тик авазларны гына хәтерендә саклый алалар, ә кешеләргә хас булган тавышның яңгырашын үз эченә ала алмыйлар. Алар информацияне саклый алсалар да, хәбәрләргә бәйле хисләрне үзләштерә алмый. Дөресрәге, алар хисләрне төсләр белән генә белгертәләр. Минем төсмерләвем буенча, буш башлар белзиһен агачына кул күтәрмәкче булалар...
  - Нинди агач соң ул белзиһен агачы? - түземсезлек белән бүлдердем мин аны. Мәсьәләнең асылына тизрәк төшенәсем килә иде. Бу соравыма каршы Дилбегәнең уч төбенә елышып йокымсырап яткан вәсвәвә салават күпере төсләре белән уйнаклап алды.
  - Ул агач – белем һәм зиһен агачы. Агачның чәчәкләре зиһен өсти, җимешләре белем бирә. Ел саен мәктәпләрдә беренче сентябрь көнне беренче сыйныфка килүче нәни балаларга белзиһен чәчәкләренең орлыкларын өләшәләр. Балалар ул орлыклардан шытып чыккан чәчәкләрне кадерләп үстерергә тиеш. Чәчәкләргә су сипмиләр, ә хәрефләр сибәләр. Шул очракта гына, балалар инде өлкән сыйныфларда укыган чорда, чәчәкләрдән белемнең татлы җимешләре шытып чыга башлый.
  - Алай булгач, белзиһен агачыннан теләсә кем чәчәкләрен өзә ала ич!
  - Юк, агачны сакчылар уяусыз, тфү, аяусыз нык саклыйлар. Элегрәк чәчәкләрне комсызланып өрүчеләр, тфү, өзүчеләр күп иде. Миңа тиешле булган чәчәкне Күсе Башлы Ябалак исемле бер азгын малай урлап ашаган. Чәчәкләрен күпләп-күпләп өзә башлагач, агач корый башлады. Шуннан соң агачны сакларга сакчылар куйдылар. Белзиһен агачының чәчәге үз вакытында миңа эләкмәгәнгә күрә, кайбер чакта тотлыгам да инде, кайбер чакта сүзләремдәге хәрефләр бутала. Соңрак, Ак бабай белзиһен агачы чәчәкләреннән төнәтмә ясап, дәвалап та карады үземне, ләкин төнәтмәләр булышмады. Ак бабай әйтүе буенча, әгәр киләчәктә миңа белзиһен агачын коткарырга насыйп булса гына мин бу авыруымнан арына алам... Ә хәзер мине бары тик көтүче итеп кенә эшкә алалар.
  – Ничәмә-ничә тапкыр очрашып та, синең көтү көткәнеңне күрмәдем. Бернинди дә көтү юк ич монда. Чыбыркың да юк синең үзеңдә.
  – Ә күбәләкләр! Күбәләкләрне куар өчен чыбыркы кирәкмени?
  – Күбәләкләрне күрдем. Чыннан да алар көтү белән йөриләр, ләкин ни файда бар ул күбәләкләрдән?
  – Ничек инде файдасы булмасын? Күбәләкләр җеп эрлиләр. Ул җепләрне җыеп, тукымалар тукыйбыз, киемнәр тегәбез. Күбәләкләр булмаса, халык ялангач йөрер иде, – зур канәгатьлек белән аңлатып китте Дилбегә. – Менә шул көтүне көтүне йөкләделәр дә инде миңа.
  – Әмма ләкин күбәләкләр бер көн генә яши ич.
  – Бер көн генә яшәсә соң?! Шул җитә! Ә икенче көнне алар сыерларга әверелер, сөтен саварбыз. Аннан соң алар тавык булырлар, йомырка салырлар...
  – Ә һәрвакыт сыерлар гына булып торуларын тәэмин итеп булмыймыни? – дидем мин, ә үзем җәйләүләрдә яшел чирәм утлап йөрүче сыер көтүен күз алдына китердем.
  – Булуын була, ләкин табигать законнарын бозарга ярамый. Табигать законнарын бозсаң, бар дөнья җимерелергә мөмкин. Бу инде экологик һәлакәткә китерә!
  – Ә менә кара мәчеләрдән ни файда? – искә төшердем чикерткәдән барлыкка килгән кара песи баласын.
  – Ничек инде ни файда?! Ә күселәрне, тычканнарны кем тотар?
  – Әгәр көтүең тычканнарга әверелсә, нишләргә кирәк?
  – Тычканнарның да файдасы күп. Мәсәлән, алар төрле калдыкларны эшкәртәләр, аларны җимереп, тфү, кимереп ваклыйлар һәм җиребезне чүп-чардан арындыралар. Монысы, беренчедән. Ә икенчедән, песиләрдән кычытканнар, тфү, тычканнар барлыкка килми, чөнки бу очракта песиләр тычканнарны тота башлыйлар һәм табигатьнең тигезләнеш законы бозылачак. Нәтиҗәдә көтүдәге хайваннар юкка чыгарлар иде. Гадәттә, песиләр керпеләрдән барлыкка килә. Шулай итеп үзе керпе – узе песи булган керпесиләр дөньяга туа. Ә песиләрдән чебиләр ярала, үзе мәче – узе чеби булган мәчебиләр ясала. – аңлатып китте Дилбегә һәм җырлап та җибәрде:
  
  “Дилбегә, Дилбегә
  Белмәгәннәрне белә!
  Әйтеп бирер, ни өчен
  Кара песи, гә-гә-гә,
  Әверелде чебигә”...
  
  Бу юлы нигәдер Дилбегәнең “гә-гә-гә”се һич тә күңелемне тырнамады. Киресенчә, аның “гә-гә-гә”се бик урынлы булып тоелды. Ләкин күңелемне, үткен тырнакларын баш миенә батырып, мондый бер борчулы фикер тырный иде:
  – Әгәр көтүеңнән кешеләр, әйтик, төлкеләрдән төлкешеләр барлыкка килсә, нишләрсең? Карале! Ә без үзебез хәзер тычканнарга әверелмәбезме? – тәнемне ашык-пошык капшарга тотындым, чөнки тычканга әверелгәнмен кебек тоелды. Күктә кара мәчеләр очып йөрсен дә, тычканга әверелсәң, ничек шүрләмәскә ди! Күз ачып йомганчы..., юк, куркуыңнан күз йомып ачканчы ризык итәрләр.
  Хайваннар кешегә, ә кешеләр хайванга әверелә алмыйлар, – башта тынычландырды, ә аннары пошаманга салды Дилбегә. – Ә менә кайбер кешеләр, мәсәлән син, коточканга әверелә мөмкин.
  – Нинди хайван соң ул коточкан исемле хайван?
  – Коточкан – хайван түгел, ә синең кебек куркак, коты очкан кеше, – дип мыскыллы елмайды Дилбегә һәм шаярып кабыргам астына җиңелчә төртеп куйды. – Куркуыңнан чыраең нәкъ тәкә, тфү, нәкъ тәвә йомыркасы кебек ап-ак төскә кергән ич.
  – Ә безнең күршедә яшәүче Сара апа, ире исереп кайтса, аны “Хайванга әверелгәнсең!” дип тирги, – шаярырга тырыштым мин дә. Әмма Дилбегә берни аңламыйча, аптырап күзләремә карап, тораташ булып катып калды. Шуннан соң гына төшендем: ничек инде Дилбегә аңлый алсын ди минем әйткәннәремне, каян белсен ди ул Сара апаны, каян белсен ди ул “исерек” сүзен, каян күз алдына китерә алсын ди ул кешенең хайванга әверелүне нәрсә икәнен? Үзе үк әйтеп тора ич, мөмкин түгел ди. Шуңа күрә икенче соравымны үлчәбрәк бирдем:
  – Нигә кешеләр хайваннарга әверелә алмый соң?
  – Хикмәт менә нәрсәдә, кешеләргә антигравитацион булу сыйфаты хас түгел. Күкләрдә очып йөрү өчен хайваннар кебек самими булырга кирәк, ә кешеләр самими була алмыйдыр. Шуңа күрә дә инде кешеләр һавага очкычларсыз күтәрелә алмыйлар...
  – Ә күктә кем очып йөри соң алайса? – имән бармак белән төртеп күрсәттем мин һавадагы сарыкка ябышып очып баручы бер адәмгә.
  – Кайда-кайда? – күзләрен чекерәйтеп югарыга карады Дилбегә.
  – Әнә ич, әнә!..
  Дилбегә җавабын әйтергә өлгермәде, чөнки бу вакытта Күмеркүз килеп җитте:
  - Пәрәмәч, Фәнис тә монда икән! Егетләр, хәлләрегез ничек?
  - Уртачасы яхшы, - дидем. Билгеле сәбәпләр аркасында Дилбегә дәшми калды.
  - Ул ничек була инде? - Күмеркүзнең күзләрендә миңа элеккеге очрашудан истә калган кызыксыну чаткылары чагылды.
  - Бу болай була! Әгәр барлык уңай якларны һәм тискәре якларны кушып урталай бүлсәң, уртачасы чыга.
  Күмеркүз җавабымнан тиешенчә бәяләде булса кирәк, ул бераз уйланып торды. Шул арада карашымны янә күккә ташладым, ләкин сарыкка ябышып очып баручы, ерагаеп, күренер-күренмәслек бер ноктага әверелгән иде инде.
  Дилбегәнең түземлеге озакка җитмәде, шул тынлык белән файдаланып, ул:
  - Нишләп Фәнис пәрәмәч булсын, ди? Аны да үпкәләтә күрмә тагын, - диде.
  Күмеркүз эшнең нидә икәнен тиз төшенеп алды. Ул:
  - Дилбегәкәй! Миңа үпкәләдеңме әллә? Шулай үпкәләүчән булып Төтенбашка әверелмәсәң ярый инде, - дип, Дилбегәнең битеннән пәп итеп тә алды.
  Егет кешегә күп кирәкмени - нурлы караш, җылы сүз! Дилбегәнең авызы колакка кадәр ерылды. Хәтта колаклары да елмайды кебек:
  - Юк ла! Үпкәләүчән түгел мин.
  - Ә нишләүчән?
  - Эшчән...
  Әмма шул ук мәлне Дилбегәнең йөзеннән елмаю юкка чыкты, битенә ачу чаткылары чәчрәде. Мондый хәлгә Күмеркүз генә түгел, хәтта мин дә куркып калдым. Төтенбашның кем булуын ачыкларга теләвемә бәйле соравым телем очында эленеп калды. Ул сорау һаман да әле тел очында эленеп тора сыман. Вакытында җавап алынмаган сораулар тел очында эленеп кала икән шул!.. Дилбегәнең күз карашы төшкән якка борылдык. Анда бер бәндә кызу адымнар белән артка таба чигенә-чигенә бара иде. Төгәлрәк әйткәндә, бу бәндә артка таба йөгерә иде.
  - Әнә Олтан, моннан китеп, монда килә. Фу-у-у!.. - пышылдады Дилбегә, борын очын ике бармагы белән кысып. Олтан килә торган яктан салмак искән җил ниндидер бер җирәнгеч ис китерде.
  
  Сәер рәис
  
  ...Олтан һәрвакыт артка таба чигенеп йөри иде.
  Бервакыт белзиһен агачының баш сакчысы Шапалаков аннан:
  - Ник алай артка атлап йөрисең? - дип кызыксынып сораган иде.
  - Вакытны кире якка сүтәм, әлбәттә, шулай итеп яшәреп китмәкче булам, әлбәттә, - дип төче генә җавап бирде тегесе, “әлбәттә” сүзен кабатлый-кабатлый. Бу сүз үзен башкалардан акыллырак итеп тоярга мөмкинлек бирә иде Олтанга.
  - Ләкин кыслалар да артка таба чигенеп йөриләр, һич яшәрмиләр.
  Дәлил әллә ни тәэсир итмәде, һәм Олтан үз юлыннан чигенә-чигенә баруын дәвам итте. Аның яшәрәсе түгел, ә озак яшисе килә иде. Артка таба йөргән кеше озак яши, имеш. Ни өчен озак яшисе килүен ул беркемгә дә әйтмичә, зур сер итеп саклый иде.
  Юлында яткан әйберләргә ничәмә-ничә тапкыр абынып, башына “мөгезләр” чыгарып та, ничәмә-ничә тапкыр салкын сулы, сазлыклы күлгә егылып төшүләр дә аның карашын үзгәртә алмады. Абынып егылып былчыракка сузылып яткан саен борчылудан гомере тагын да кыскара төшүен аңламый иде инде ул.
  Шулай артка таба атлап йөри-йөри Олтан башка кешеләрне дә күрмәскә ияләнде. Ахыргы чиктә ул киләчәкне дә абайлый алмый торган затка әверелде.
  Шуларга өстәмә буларак, Олтан үзен олы түрә дип исәпли иде, имеш, аның исеменә үк “олы” сүзе салынган. Минем исемем “Олы таң” сүзләреннән ясалган, дип мактанырга ярата иде ул. Бу Олтанның холкына тәккәберлек өстәде. Һәркем үзен башкалардан акыллырак, камилрәк хис итәргә ярата шул. “Әлбәттә” сүзен еш кабатлавы да шуннан килә иде Олтанның. Аның тагын да олырак дәрәҗәгә күтәреләсе, дәүләт белән идарә итәсе, Төн иле солтаны буласы килә иде. Шул максаттан чыгып, узган ел Олтан “Биш Буш Баш” партиясен оештырды. Имеш, киләчәктә партия исеменнән ил белән җитәкчелек итәргә аңа тәкъдим итәчәкләр.
  Беренче утырышта Олтан үзенә дүрт ярдәмче сайлады. Шушы дүрт зат Төн илендә тискәре яклары белән билгеле Бишфикер, Куштамак, химик матдәләр җитештерү өлкәсендә билгеле булган магнат Төтенбаш һәм атаклы мафиози Күсе Башлы Ябалак булып чыкты. Партиянең исеме дә әлеге ярдәмчеләр исемнәрен болгатканнан соң барлыкка килде дә инде. Шул ук утырышта партиянең герб тамгасы һәм байрагы кабул ителде. Тамганы, партиянең исеменә бәйләп, “Б” хәрефләрен төрлечә урнаштырып ясарга карар кылдылар. Иң гаугалы бәхәс хәрефләр саны буенча купты. Төтенбашның тәкъдиме буенча хәрефләр саны өч булырга тиеш иде, чөнки партиянең исемендә өч “Б” хәрефе салынган. Бишфикер гербка биш хәрефне кертәсе килде, имеш, җитәкчелеккә биш кеше сайланган. Бу очракта Бишфикер бишле санын үзенең һәрвакыт биш төрле фикер әйтүе белән бәйле булуын әйтмичә калды.
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.