Latin

Төеннәр Иле - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 3319
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1831
35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Менә залга профессор Сарыкаен шакыл-шокыл атлап килеп керде. Профессор өстендә калай күлмәк һәм калай ыштан, аякларына титаннан ясалаган ике тәлинкә тимерчыбыклар ярдәмендә уратып куелган. Әллә рыцарь, әллә робот, әллә космонавт... Кыскасы, Дон Кихот та бу гуманоидка охшаган заттан мөлаемрәк күренер иде.
– Мине, әйе, мине антигравитацион сарык коткарды, – хисләнеп сөйләде профессор үзен камап алган хәбәрчеләргә. – Әле ярый чәчләремә һәм тырнакларыма дару үтеп кермәгән. Гәүдәм туфрак астына чумды, сулыш алуы кыенлашты. Корсакны җир асты суалчаннары кытыклый. Су астына эләккән кебек чапаланам, җир астыннан йөзеп барам. Шулай хәрәкәтләнә торгач организмда тупланган дару молекулаларыннан бераз арындым. Ә үзем ничек бу бәладән котылырга дип уйланам. Уйлый торгач, башымда менә дигән фикер туды: ничек булса да авырлыгымны юк итәргә кирәк. Лабораториямдәге гелий белән тутырылган шар булуы искә төште, шул шарга таба йөзеп киттем. Гелий тутырылган шарның җебенә өскә калкып чыгар өчен ябышырга тырыштым, ләкин кулларым җеп аша уза да китә, уза да китә торды. Ышанмасагыз, җир йотсын менә!..
– И-их, бичара!.. – дип көрсенеп куйды хәбәрчеләр арасындагы бөдрә чәчле бер ханым, кызгануын белдереп. Ул агымдагы вакыйгаларга карата хәбәрчеләр үз хисләрен белгертергә тиеш тугел икәнен онытып җибәргән булса кирәк.
– Яшисе килә шул, һич вакытыннан алдан җир астына китәсе килми. Шунда икенче идея туды, антигравитацион мәхлуклар искә төште дә инде, – дип тагын да дәртләнеп сөйләп китте профессор, – сарыгымны эзләп табарга булдым. Әле ярый сарыккаем еракка китмәгән, аның йоннарына чәчләремне урадым, тырнакларымны батырдым. Дөресрәге, чәч бөртекләремнең һәрберсе белән сарык йонына уралганмындыр. Чәч бөртегенең һәрберсе өзелмичә бер килограмм авырлыкны чыдата[15]. Пеләш яки җирән булган булсам[16], исән калмас идем, тырнакларымны кисмичә йөрүем дә бик файдалы булды. Ышанмасагыз, җир йотсын менә!..
– Шуннан, шуннан ни булды? – дип сорады пеләш башлы бер хәбәрче, пеләш башын чәбәкләп.
– Шуннан сарыгым күккә күтәрелде. Һавада әллә ничә көн сарыкка ябышып очып йөрдем. Ябышып түгел инде, ә чәчләремә һәм тырнакларыма эленеп. Башым әйләнүдән, ашыйсы килүдән аңымны югалттым. Минем, әйе, минем хәлемне төшенәсегез килсә, берничә көн чәчләрегездә эленеп торыгыз. Дару таркалып беткәнче күпме вакыт узгандыр. Аңыма килсәм, бер аланда ятам икән. Якында гына кадерле сарыгым кояш нурларын үзенә сеңдергән чирәмне утлап йөри, ул да ачыккан, мескенкәем. “Мескенкәем” димәс идем, әмма шул мескенкәем ничә көн рәттән мине, бал җыйган бал корты сыман[17], һавада өстерәп йөрде ич. Өстемдә киемнәрем юк, шәп-шәрә калганмын. Әле ярый якында гына тәлинкәгә охшаган, кырыйлары чигелгән бер сәер баш киеме ята иде. Шуның белән оят урынымны каплап өемә кайтып җиттем. Ышанмасагыз, җир йотсын менә!..
– Яп-ялангач калганмын, дисез, ә киемнәрегез кая китте соң? – дип, янә әсәрләнеп, сорады хисләргә бирелүчән хәбәрче ханым.
– Стеналар аша үтеп йөртерлек препарат өчен киемнәр пүчтәк ул, – профессорның бите колак очларына кадәр нигәдер кызарып чыкты. – Даруымны эчкәч, киемнәр эченнән чебен тизлеге белән очып чыктым ич. Соңрак, даруның тәэсире күпкә кимегәннән соң да әле, өемә кайтуы бик тә кыен булды: җир тотмый, хәтта бетон өстеннән барганда да аякларым тубыктан баталар. Чалбар-күлмәгем идәндә өелеп калган булып чыкты. Шулкадәр ачыкканмын ки, ашый-ашый туя алмадым, нинди ул талымланып тору! Өстәвенә, ашаган ризыгым корсакта тормый, эчәкләрне тишеп чыга, чөнки даруның тәэсире әле бетмәгән иде. Ышанмасагыз, җир йотсын менә!.. Җитмәсә, гәүдәмә туфрак кереп тулган. Әле һаман да тән әгъзаларымнан ком коела... Әйе, фән корбаннар таләп итә!!! Карт кешеләр турында юкка гына түгелдер, аның комы коела, диләр.
– Ә бүген иртән нәрсә ашадыгыз соң? – сорады пеләш хәбәрче.
– Иң кулае антигравитацион мантый булды. Шул ризык кына, тәнем аша үтеп, җиргә коелмыйча калды...

* * *
...Ә иртәгесен... Иртәгесен газеталарда нигәдер профессор турында бернинди дә мәкалә басылмады, бары тик пеләш башта чәч үстерү препаратларына гына рекламалар барлыкка килде, һәм ир-атларга да тырнакларны үстереп, тырнакларга маникюр ясап йөрү бик файдалы булуы тасвирланды. Төн иле халкы мактауларны, шапырынуларны яратмый иде.
Мәкаләләрне зарыгып көтеп торган профессор Сарыкаен бу хәлгә бик рәнҗеде. Беренче көнне ул: “Менә бит ничек мәсхәрә иттеләр!” – дип сукранды. Икенче көнне профессор: “Менә ничек мәсхәрә иттеләр!” – дип уфтанды, өченче көнне: “Менә мәсхәрә иттеләр!” – дип изаланды, ә башка көннәрне шушы җөмләдән берәр сүз, берәр сүз киметә барып тынычлана төште.
Галимнәр оптимист булалар. Рәнҗүле җөмләдән бер сүз дә калмагач: “Үтә күренмәле булу мөмкинлеген бирә торган дару уйлап табачакмын. Күрсәтермен әле күрмәгәннәрегезне!” – дип ант итте профессор. Алай да, ничек инде күренми торган әйберне күрсәтеп булуын ул узе дә әлегә белми иде.
Шуны вакыйгалардан соң профессор Сарыкаен лабораториясенә кереп бикләнде. Хәбәрчеләр иркен итеп сулыш алдылар, ял йортларына таралдылар, ләкин күпмедер вакыт үтүгә алар үзләре үк борчыла башладылар. Профессор Сарыкаенны җир кабат йоткан дигән гыйбарәләр халыкта янә таралды.
Шулай ярты ел үткәннән соң берәүләрнең бакчасы башында кеше скелеты күренде[18]. Аның янәшәсендә сарык скелеты атлый иде. Скелетлар башкаланың үзәгенә таба юнәлделәр: профессор, сарыгын ияртеп, Төн илендә иң таныклы газетаның редакциясенә юл тота иде...
Профессор үз сүзендә торган торуын. Ләкин утә күренмәле булу сыйфатын бирүче дару органик булмаган җисемнәрне үтә күренмәле итә алмаган, сөякләрнең бит күп өлеше кальцийдан тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: аңлашыла ки, ничек әкиятләрдә себеркегә атланып очып йөрүче убырлы карчыклар һәм үлемсез Кащейлар барлыкка килгән. Хыяллана белгән шул безнең борынгы бабайларыбыз да.
...Ә кәләпүшме?! Кәләпүш Төн иленең үзәк музеенда саклана.

Төн иле музее

Алтын капкалы зал буш булып калмады. Анда Төн иленең үзәк музеен күчерделәр. Ничектер җае чыгып, без Дилбегә белән бергәләп музейга кереп чыккан идек, һәм миңа андагы экспонатларны карап чыгарга насыйп булды.
Әгәр мондый музей бездә булса, безне каршы алган Музия ханымны – мумия ханым дип йөртерләр иде. Аның нечкә озын борыны очында дәү пыялялы күзлек урнашкан. Монысына аптырарлык түгел, ничек инде музей хезмәткәре күзлексез булсын ди?! Аптырарлык хәлне башка нәрсәдән күрдем: ниндидер могҗиза аша булса кирәк, ул күзлек төшеп китмичә борын очында эленеп тора иде.
Төн иле тарихы музеенда ниләр генә юк! Тишекле-тишекле ташларны элек тә күргән идем. Төн иле музее җитәкчесе Музия ханымнан:
– Бу ташларны ни өчен тиштеләр икән? – дип сорадым.
– Ул ташларны кешеләр тишмәгән, ә үсемлекләр тишкән, – аңлатып китте Музия ханым[19, 20].
Музейның түр бүлмәсендә үземнең кәләпүшемне күрдем. Аның янына урнаштырылган язма болай раслый иде: “Чит планетадан килгән гуманоидлар корабының антенна тәлинкәсе. Яшел аланда 20 густав көнне табылды”. Ае густав түгел август булырга тиештер. Густав исемен дә, Август исемен дә ишеткәнем бар.
Түбәтәемне кулыма алмакчы идем, Музия ханым туктатты:
– Музей экспонатларына кагылу, аларны тотып карау тыела!
Менә хәлләр! Менә сиңа мә! Әллә ничә ел рәттән баш очымда йөргән, күрмәгәннәрне күргән түбәтәем шулкадәр кыйммәтләнде ки, хәтта үземә үк аңа орынырга ярамый...
Музейның аерым бер бүлегендә Казанабел премиясенә лаек булган казанышлар нәтиҗәләре тупланган иде. Шушы бүлекнең экспонатлары белән танышу дәверендә тагын бер ачышка тап булдым. Ул ачышым хайваннарның әверелешен өйрәнүче Күндәм Күләгә исемле галим белән бәйле. Тасвирлаучы җөмләдә Күндәм Күләгәнең Дилбегә исемле улы бар диелгән.
Музейларга йөрергә яратмаган Дилбегә өчен дә бу зур ачыш булып чыкты.
– Безнеңчә үк булмаса да, безнеңчәрәк әйткәндә, син Дилбегә Күләгәевич буласың булып чыга, – дип төртеп күрсәттем мин аңар. Дилбегәнең күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Ничәмә ничә еллар, ул үзен ятим бала дип исәпләп йөргән ич. Ә монда ул күренекле затның улы икән ләбаса...
Музей гөмбәзе астында ук шарсыман абажур эленеп тора.
– Карале-кара! Нинди матур люстра эленеп тора, – диешәләр иде музейны карарга килүчеләр. Бу шар әле күптән түгел генә Камыртән утырган зиндан булуы халык тарафыннан онытылды булса кирәк.

Казанабел премиясе

Казанабел премиясе фәндә ис китәрлек нәтиҗәләргә ирешкән затларга бирелә иде. Үз вакытында Казанабел исемле бер эшмәкәр химия өлкәсендә уңышларга ирешеп, дарулар ясап, аларны кыйммәткә сатып хәйран күп акча туплый һәм узенең исемендәге премия булдыра.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар! Тырышты бит профессор Сарыкаен, күтәрде бит үзенең шәхесе тирәсендә шау-шуны, иреште бит Казанабел премиясенә.
Казанабел премиясен тапшыруга багышланган тантаналы җыелышта профессор Сарыкаен ясаган чыгышны бераз кыскартыбрак булса да газеталарда бастырып чыгардылар. Чыгышында профессор болай сөйләгән:
“Берәүләр минем исемемне, әйе, минем исемемне сарыклык белән бәйлиләр. Икенчеләр, имеш, каты җисемнәр аша саркып чыга алуыма таянып, миңа, әйе, миңа шундый кушамат бирелгән, диләр. Аңлашыла ки, чыннан да күп кенә тәҗрибәләремне мин, әйе, мин сарык өстендә үткәрдем. Ләкин исемем сарык белән дә, сарку белән дә бәйле түгел, ә сары каен белән бәйле.
Безнең өебез каршында бер каен үскән булган. Аның яфраклары нигәдер һәрвакыт саргаеп торганнар. Моның сәбәбен әтием ачыкламакчы була һәм каен төбен казып карый. Шунда бер сандык килеп чыга. Әтием сандыкны ачып караса, эченнән хәзинә килеп чыга.
Бу хәл мин, әйе, мин туган елны була, һәм әтием миңа, әйе, миңа Сарыкаен исеме бирә, ә хәзинәнең бер өлешен миңа, әйе, миңа мирас итеп калдыра.
Юкса хәзинә акчасын берәр завод төзүгә дә җибәреп була иде, ләкин минем, әйе, минем дан-шөһрәт казанасым килде. Бәлки, шул дан казану теләге мине, әйе, мине фән өлкәсенә алып килгәндер, һәм мин, әйе, мин тәҗрибәләр үткәрү өчен лаборатория төзедем. Нәтиҗәдә мин, әйе, мин үтә күренмәле булу мөмкинлеген тормышка ашырдым”.
italki
Ләкин үзенең чыгышында Сарыкаен даруның бер компоненты белзиһен агачы сөтеннән ясалуын әйтмичә калдырды, ул моны сер итеп сакларга уйлады.
Әмма яшерен сер – ул без дигән әйбердән дә очлырак, капчыкны һичшиксез тишеп чыга шул. Элек без Ак бабай белән казыган чокыр урыныннан без түгел, ә үсенте тишелеп чыкты. Ул белзиһен үсентесе иде. Шундый ук үсентесе икенче урында да шытып калыкты. Димәк, бездән башка тагын кемдер чокыр казыган дигән нәтиҗәмне Ак бабайга җиткердем.
Ә эш болай булып чыкты. Сарыкаен чокырны хатыны Сөремкәй белән төнлә килеп бергә казыдылар. Профессор туфракны алып торды, ә Сөремкәй балчыкны итәгенә төяп кырыйга ташып торды. Куркынудан, дулкынланудан Сөремкәйнең күзләре әйләнә буенча зур тизлек белән әйләнеп тордылар.
Әйләнмәс иде дә күзләре, бозды шул, әй бозды шул ул күзкәйләрен! Яшь чагыннан ук артыгы белән озак карый иде шул ул сүрәтләгеч тәлинкәгә. Көн-төн диярлек аерылмады ул сүрәтләгеч тәлинкәдән. Кызык та, мавыктыргыч та булып тоелган тапшыруларны күрсәтеп тордылар шул сүрәтләгеч тәлинкәдән, ничек аерыласың ди! Тапшырулар карый-карый Сөремкәй дөньясын онытты, һич томаналанды. Ире дә ач йөрде, үзе дә ач калды. Икесенең дә өс-башы юылмаган, ямалмаган булыр иде.
Сарыкаен хатынын Ак бабайга дәваларга алып барырга базмады, чөнки мондый чирне дәвалап булуына үзе дә ышанмый иде. Шуңа күрә дә Сарыкаенда Казанабел премиясен алу теләге көчәя барды, чөнки аның да кешеләрчә яшисе килә иде.
Шәмәхә суалчанга суксаң, Казанабел премиясеннән колак кагасың, дигәннәр иде үз вакытында Сарыкаенга. Ырымнарга ышанырга ярамый, дип тынычландырды үзен Сарыкаен, ләкин көрәкне туфракка кадаган саен: “Шәмәхә суалчан чыкмасын иде! Шәмәхә суалчан чыкмасын иде!” – дип уйлап куя иде. Күрәсең шул уйлары белән бәлане чакыргандыр ул. Көрәкне туфракка янә бер төрткән иде, шәмәхә суалчан килеп чыкмасынмы. Каушавыннан Сарыкаен шәмәхә суалчанның башына сукты. Вак эшләрне эшләгәндә дә, бөек эшләрне башкарганда да кабаланырга ярамый икән шул!..
Күп ырымнар тормышка аша торган булмаса да, бу очракта ырым тормышка ашты бит. Профессорның белзиһен агачы тамырына рөхсәтсез тәэсир итүе ачыклангач, Сарыкаенга Казанабел премиясен кире кайтарып бирергә кушалар.
Алай да, шәмәхә суалчанга бәйле гыйбарәне ырым булмавын бик сирәкләр генә белә иде. Хәтта Сарыкаен, профессор башы белән, бу ырымның каян чыгуы турында хәбәрдар түгел иде. Чынбарлыкта исә шәмәхә суалчан – ул җанланган уңыш символы икәнен Ак бабайдан тыш Бәрәңге борын һәм... Дилбегә генә белә иде. Шәмәхә суалчанга сугарга ярамый шул – эшең беркайчан да уңышлы килеп чыкмаячак!
Болар турында миңа Дилбегә сер итеп сөйләде:
– Суалчан белзиһен агачы тамырының бер кечкенә кисәге, ләкин аерым бер тамырга берекмәгән, ә тамырдан тамырга күченеп йөрүче өлеше. Кайбер чакта ул тамырларны үзара тоташтыра. Менә шушы мизгелләрдә кешеләрдә бер-берсенә карата мәхәббәт хисләре туа, кошлар матуррак сайрый башлыйлар, песиләр җырларын үзләренең җанкисәккәйләренә җырлый башлыйлар... Ах, Күмеркүзем!!!

Бәлки бу сәяхәт соңгысы түгелдер
Данлык һәм наданлык

Әйе, туннель ясауга күп хезмәт түгелгән.
– Ай-һай! Туннельне сукыр тычканнардан да тизрәк казыганнар болар, – дип гәҗәпләнеп куйды Ак бабай. – Менә сиңа җитештерүчәнлек[21]!
Зыянга дип эшләнгән эштән дә файда күреп була, диде Ак бабай. Аның тәкъдиме буенча, җир асты юлын белзиһен агачы тамырларын тукландыру, ашламалар китерү өчен куллана башладылар. Белзиһен агачын ашламалар белән фәннәрчә тукландыру мәсьәләсен Ак бабай үз өстенә алды. Белзиһен агачы тернәкләнде, аның чәчәкләре тагын да күбрәк, тагын да матур булып ата башладылар.
Ничектер җае килеп чыккач мин Ак бабайдан болай дип кызыксындым:
– Сез профессор Сарыкаен белән абруйлы ике галим. Әмма Сарыкаенны халык бик өнәп бетерми, ә сезне нигәдер ярата. Моның сере нәрсәдә соң?
– Синең соравың алыш-биреш белән бәйле, улым! Хикмәт шунда ки, профессор Сарыкаен алырга гына тели. Ул дан артыннан куа, үзенә ташламалар даулый. Ә мин исә булганымны, белгәнемне бирергә омтылам. Профессор Сарыкаен алу юлларын эзли, ләкин таба алмый. Ә мин бирү юлларын беләм. Кешеләргә булышу миңа чиксез шатлык китерә.
Миңа Ак бабайның җавабы барыбер сәер булып тоелды. Эчтән үзем Ак бабай белән риза булсам да:
– Бар булганыңны биреп бетерсәң, король Лир сыман ялангач каласың ич. Шатлана-шатлана ач утырып булмый ла ул! – дигән сүзләр атылып чыкты авызымнан.
Мондый сүзләрне каядыр ишеттем түгелме? Шул ишеткәннәремне кайтаваз шикелле кабатлыйм түгелме? Ә, әйе, бу сүзләр солтан белән Камыртән диалогыннан ич. Диалогның эчтәлеген искә төшерер өчен, нәкъ Күмеркүздәй күзләремне күккә таба чөйдем. Диалогның эчтәлеге искә төшмәде, һәм күзләремне аска төшерергә мәҗбүр булдым. Әмма янәшәмдә Ак бабай юк иде инде, аның ерагаеп барган гәүдәсе Төн иленең яшькелт томанына күмелеп шәүләгә әверелеп бара иде. Саубуллашмый китүчән түгел иде Ак бабай, саубуллашкандыр ул, саубуллашкандыр...
...Без Күмеркүз һәм Дилбегә белән белзиһен агачы төбендә утырабыз. Агач могҗизалы чәчәкләргә күмелгән. Дилбегә хәзер тотлыкмый инде. Аның төсе-бите дә үзгәрде. Әйтерсең лә, ул, әкият герое шикелле, кыяфәтен үзгәртеп, матурланып киткән.
- Күсе Башлы Ябалак - ул клон! – диде ул.
- Клон түгел, ә клоундыр. Нишләп син аны клон дисең? – борылып карадым аның яңартылган йөзенә.
- Кызык булсын өчен. Менә син безнең Төн иле турында хикәяләр язарсың. Ә укучыларга тамаша кирәк, алар синнән вакыйгаларны кызыклы итеп тасвирлавыңны көтәләр. Мин Күсе Башлы Ябалакны клон булуын әйткәч, синең укучыларыңның колаклары үрә торыр. Алар маҗараларның кискенләшүен көтә башларлар.
- Ләкин бу бит укучыларны алдау була.
- Булса соң... Нинди әсәрне язганда бераз шыттырмыйлар? Сүзләр - җөмләләрнең атомнары гына ич, һәм җөмләләр молекулалар сыман шул сүзләрдән төзелгән, дип үзең әйткән идең. Әгәр атомның диаметрын ике йөз метр итеп алсак, аның төше борчак зурлыгында гына була[22]. Борчак чәчү мәсьәләсе турында да үзең миңа сөйләгән идең ич. Син дә бераз ялганлап җибәр шунда, тизрәк дан казанырсың. Караңгыда кара мәче күренми ул! Даның атласын алдап, тфү, алдан!
- Кара мәче үзе күренмәсә дә, караңгыда аның күзләре елтырый шул. Нәкъ ике нәни лампочка, ике светодиод кебек... Миңа дан кирәкми. Килсә миңа дан, кешеләр калыр надан!
- Нәрсә?! Дан кирәкми дисеңме? Беләсең килсә, барлык ачышлар да дан казану максатыннан чыгып ясалгандыр әле. Әгәр инде берәрсе ачыш ясап яки сугыш башлап дан казанмый икән, ул һичюгында берәр юләрлек эшли. Геростратны гына искә төшер. Дан казанам дип, нинди хайванлык кылган бит[23]...
- Менә-менә! Мин дә хәзер дан казанам дип явызлык эшләргә тиешме? Туктале, син Герострат турында каян беләсең?
- Хәбәрия ханым китабыннан.
Менә сиңа көтүче малай! Көтүче һөнәренә һәрвакыт кимсетеп карадылар. Әмма чынбарлыкта алай түгел икән ул, көтүче һөнәре зур гыйлем таләп итә. Дилбегәгә барлык җан ияләренең тормыш рәвешен җентекләп өйрәнергә туры килгән. Аның көтүендәге көн саен диярлек мәхлуклар төре гел алышынып тора ич: бүген – күбәләкләр, иртәгә – үрмәкүчләр, өченче көнгә – этләр яки аюлар буласын алдан белеп тә бетерә алмыйсың. Ә һәр мәхлук өчен җаваплылык синең өстә: аюларны аерырга, бүреләрне бүлергә, тавыкларны таратырга, күбәләкләрне күбәйтергә, сыерларны сыйларга, тукраннарны тукландырырга, үрмәкүчләрне үкертергә, тфү, сикертергә[24]. Менә Дилбегәгә ияреп үзем дә “тфү” дип сөйләнә башладым.
Моңар Дилбегә дә игътибар итте:
- Карале, син хикәяңне язганда бу “тфү”ләрне язма инде, – диде ул. – Бөтен хикәяң буйлап мин генә төкереп чыккан булам ич. Хәтта сиңа да бу гадәт йога башлаган. Бу Дилбегә, дөя кебек, минут саен төкереп тора дип уйлаулары бар, мине хурлыкка калдырма инде...
- Нишләтим соң? Чынбарлыкны бозып күрсәтә алмыйм ич, син үзең беренче көннән үк минем кәләпүшкә төкерергә өндәгән идең, – күз кыстым мин Күмеркүз ягына борылып. Күмеркүзнең күзләрендә шаян очкын чаткылары уйный иде...
...Бераз читтәрәк Шапалаков нидер өметләнеп сагышлы тавыш белән кукуруз турында җыр суза:

Гомер уза...
Кукуруза-уза-уза...

Узган вакыйгалардан соң Шапалаков кукуруз турында җырлар уңыш китерүенә ихластан ышана башлады. Ул көтүче булырга хыяллана иде. Булдыклы кешегә солтан кызларына тиң кызлар табылыр дип тә хыяллана иде ул...
Хыяллы уйлар һәрчак хәрәкәттә шул, галимнәр әйтмешли, динамикада. Әйе, хыял дөньясы үзгәрүчән, әверелүчән. Әле генә ул бер рәвештә иде, мизгел үтүгә икенче рәвешкә керә. Замана шулкадәр кызу узып бара ки, хәтта аны бәяләргә дә өлгереп булмый... Кызганычка, без хыяллар дөньясында бары тик кунак кына!
«Алтын капканы нишләттеләр?» – дип сорыйсызмы? Шунда, үз урынында, музей ишеге булып калды ул. Кемгә кирәк соң ул?! Алтын капканы күрәсегез килсә, Төеннәр иленә барып карагыз, юлын өйрәттем ич! Капканың тышкы ягына мондый язма урнаштырылган:
«Акылны Алтын Алыштыра Алмый!».

Монысы да кечкенә генә бер сәяхәт булса да, һич хыял түгел (Эпилог)
Олтан

Трамвайда утырып баруым. Берәүләр янәшәдә генә үзара сөйләшеп бара:
- Яратам кире якка укыла торган җөмләләрне. Мәсәлән, “Теге Азат таза егет!” җөмләсе, әлбәттә, дөньяда иң камил җөмлә. Ә менә “Теге Ирек кире егет!” җөмләсен, анда “кире” сүзе булса да, өнәмим. Ул, әлбәттә, кирегә таба укылмый.
- Ничек инде кирегә укылмасын?! – дип мин дә әңгәмәгә кысылдым, түземлегем бетеп. - Ничек?!. Ә?!. Олтан!..
- Хөрмәтле кондуктор! Бу бала билетсыз бара, әлбәттә! – диде шулчак Олтан һәм трамвай ишегенә таба чигенә башлады.
Кондуктор шап итеп беләгемнән эләктереп тә алды. Күпме талпынып карасам да, кондукторның кулыннан ычкына алмадым. Олтан, трамвай ишеге ачылган форсаттан файдаланып, чүл комына кереп качарга теләгән чаяндай, трамвайдай чыгып та шылды. Трамвай тимер тәгәрмәчләрен гөлдер-гөлдер китереп, тукталыштан кузгалган арада Олтан күз явыннан югалган иде инде. Бары тик нәрсәсе беләндер таныш булган ялтыравык борынлы машина гына, кара төтеннәр чыгарып, юл чатындагы светофорның кызыл утын санга сукмыйча, зур тизлек белән урам буенча элдертте. Оча торган тәлинкәләрегез кырыйда торсын!.. Кая карыйдыр автоинспекция хезмәткәрләре?!
Автомобиль ерагайган саен ноктага әверелә барды һәм күз уңыннан югалды. Димәк... Димәк, Олтанның командасы безнең дөньяга да үтеп кергән микәнни?..
Шуның өстенә үч иткәндәй Дилбәрнең мыскыллы тавышы ишетелде:
- Билет тикшерүченең килгәнен сизми калып эләктеңме? - дип тешләрен ыржайтты Дилбәр. - Эх, син, ачык авыз, Фәнтәзүр!!!

* * *
Түбәтәем Төн иленең үзәк музеенда калды. Аның урынына Хәбәрия ханымның китабы күчермәсе кайтты. Моның белән бәйле мин бер тәҗрибә үткәрдем. Өйдә икенче түбәтәемнең авырлыгын үлчәүгә куеп үлчәдем һәм китапның авырлыгы белән чагыштырдым. Массалары чама буенча туры килде бит, ә! Кем әйтер, җисемнәрнең массасы сакланмый дип? Башка – баш булган алмаш! Димәк, Төеннәр иле – ул параллель дөнья. Китапны ачтым...

Хәбәриянең хәбәрләр китабыннан

[1] Гашыйк күбәләкләр бер-берсен 10 километр ераклыктан да эзләп таба алалар.
[2] Күбәләкләр канатларын секундына 5-10 тапкыр, чебеннәр – 147-220 тапкыр, ә озынборыннар – 196-494 тапкыр кагалар.
[3] Кайбер балыклар, тешләрен бер-берсенә ышкып, 4800 герц ешлыктагы тавыш чыгарып «сайрыйлар».
[4] Классик кытай телендә шагыйрь һәм галим Чжао Юаньжень иҗат иткән «Ши, ши, ши, ши, ши» атлы шигырьнең исеме «Таш читлектә арысланнар белән сыйланучы шагыйрь» дип тәрҗемә ителә. Шигырьнең һәр 92 иҗеге дә «ши» авазын тәшкил итә. Шигырьне укыганда иҗекләр бер-берсеннән тавышның йә югарырак, йә түбәнрәк тонда булуы белән аерыла.
[5] Голландия физигы Питер ван Мушенбрук 1745 елда гади электрик конденсатор – лейден банкасын уйлап таба.
[6] Амазонкада яшәүче электр еланбалык 500 вольт көчәнештәге электр тогы бушануын хасил итә ала.
[7] Тропикларда агач кәүсәләренә үзенең ыргаксыман эләктергечләре белән «ябышып» үсә торган ротанг пальмасы ярты километр озынлыкта була ала. Ротангны тропик урман еланы дип тә йөртәләр.
[8] Гигант агачлар Калифорния тауларында да үсә, аларны секвойядендрон яисә веллингтония дип йөртәләр. Агачның буе 100 метрдан артып китә, кәүсәсенең әйләнәсе 10 метрга җитә.
[9] Ярканат 30000-150000 герц ешлыктагы ультратавыш чыгара.
[10] Австралиядә иң биек агач - эвкалиптның буе 100-110 метрга җитә. Иң каты агач - самшит, ул тимердән дә катырак. Аны балта белән дә чабып булмый. Балта йөзендә бу агач эзләр калдыра. Дөньяда кәнфит, сөт, ипи, хәтта колбаса агачлары да бар.
[11] Бөҗәкләр авыртуны сизмиләр, чөнки аларның психикасы юк. Аларны тере робот дип исәпләргә була.
[12] Амазонка лотосы чәчәге тәлинкәсенең диаметры 1 метрга җитә. Ул, суда батмыйча, 8-9 яшьлек баланы яки өстенә тигез итеп җәелгән 50-60 кг комны тотып тора ала.
[13] Шалтырак еланнар температурасы һава температурасыннан бары тик 0,2°С аермасы булган җылы әйберләрне сизә алалар.
[14] Бака хәрәкәтләнми торган әйберләрне күрми. Аның күзе бары тик селкенүче әйберләргә генә игътибар итә.
[15] Бер чәч бөртеге 3 килограмм авырлыкны өзелмичә күтәреп тора ала.
[16] Баштагы чәчләрнең саны чәчнең төсеннән тора. Җирән чәчле кешеләрнең башында 89 мең генә чәч бар, кара чәчлеләрнең – 102 мең, көрән чәчлеләрнең – 109 мең, ә ак чәчлеләрнең – 140 мең.
[17] Бал корты бер очуда 0,02 г нектар алып кайта.
[18] Ульяновск дәүләт университеты галиме Олег Гадомский әйберләрне күзгә күренми торган итү ысулын уйлап тапты. Ачыш әйберләрнең яктылыкны кире кайтару сәләтенә нигезләнә. Әлегә хәрәкәтләнмәгән әйберләрне генә күренмәслек итеп була.
[19] Агач тамыры 3-4 сантиметр калынлыктагы асфальт түшәмәне тишә ала.
[20] Тузганак берничә килограммлы ташны урыныннан күчерә ала.
[21] Сукыр тычкан бер төн эчендә 68 метр озынлыктагы туннель казый ала.
[22] Атомның диаметрын 211 м (Штутгарт шәһәрендәге телевизион манара биеклеге) итеп күз алдына китерсәк, аның төше бары тик борчак кадәр генә булып күренер иде.
[23] Герострат дан казаныр өчен Иония дәүләтенең Эфес шәһәрендә төзелгән бөек Артемида гыйбадәтханәсенә ут төртә. Бу явызлык безнең эрага кадәр тарих чорының 356 нчы елында кылына.
[24] Кайбер сикерүче үрмәкүчләр, буйлары 1 сантиметрдан кечерәк булса да, 10 сантиметр биеклеккә сикерәләр.

Әдәбият чыганаклары
1. “Сабантуй” газетасы, №23(5669). 7 июнь, 2008 ел. – 7 нче бит.
2. “Сабантуй” газетасы, №24(5670). 14 июнь, 2008 ел. – 7 нче бит.
3. “Сабантуй” газетасы, №25(5671). 21 июнь, 2008 ел. – 7 нче бит.
4. “Сабантуй” газетасы, №26(5672). 28 июнь, 2008 ел. – 7 нче бит.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Төеннәр Иле - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4507
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2139
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Төеннәр Иле - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4427
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
    32.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Төеннәр Иле - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4454
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2201
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Төеннәр Иле - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 3319
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1831
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.