Latin

Төеннәр Иле - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 4454
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2201
33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Камыртән буларак, мин Бәрәңге Борын кушаматының тарихын башкачарак белә идем. Үз вакытында бәләкәй Бәбә башка балалар алдында борынын чөеп йөри иде. Имеш, ул алсолтан малае. Шуңа күрә дә ул, имеш, иң акыллы, иң булдыклы, иң алдынгы. Ләкин әтиеңнең исеме күләгәсендә булу, бу сыйфатларга ия булу дигән сүз тугел әле. Чынбарлыкта бәләкәй Бәбәнең гади бер мактанчык икәнен барысы да күреп торды. Гомумән, борын чөючеләрдән читләшәләр. Малай ялгызлыкка дучар булды, аның белән иптәшләре уйнамый, сөйләшми башладылар. Бу хәлгә Бәбә генә түгел, ә Бәбәнең атасы – алсолтан да бик борчылды, бик уңайсызланды, хәтта хурланды да. Беркөнне ул Бәбәне җилтерәтеп Ак бабай янына алып килде һәм Ак бабайга зарын сөйләде. Тегесе Бәбәнең кулына гади бер бәрәңге тоттырды. “Улым, - диде ул, - борыныңны чөеп йөргәнче шушы бәрәңгене чөеп йөр!” Бу сүзләрдән соң Ак бабай ниндидер бер тылсымлы дога укыгандай иттерде. Киңәш нәтиҗәле булды. Бераздан Бәбә борынын гына түгел, бәрәңгене дә чөеп йөрми башлады. Әмма аңа Бәрәңге Борын кушаматы инде тагылган иде. Шушы кушамат белән ул солтан булгач та тормыш юлын юл итте, алдагы гомерен үтте. Ак бабайны исә тылсымчы карт итеп таный башладылар.
* * *
- Мантыйк законнары буенча кунакка чакырылган кешене мантый белән сыйларга була ич, - әрсезләндем мин. Чыннан да, дәшми калсаң, ач калуың бар.
Солтан ризык әзерләү турында хезмәтчеләренә тиешле күрсәтмәләр биргән арада, әңгәмәбезнең соңгы сүзләре турында уйландым. Солтан мине тәртипсез кешеләр рәтенә кертүен шәйләдем.
- Ә укымышлы кешеләр ул яктан уңайрак түгелме? – дип әңгәмәне элеккеге юнәлшенә кайтарырга тырыштым.
- Монысына шикләнәм. Уку белем генә бирә, әмма акыл бирми. Акылны кеше тиешле тәрбия алып, үзенең башын эшләтеп кенә яулый ала. Укымышлы булып саналган баш вәзирем Олтанны гына искә алыйк. Дәрәҗәле Олтаныбыз кебек барыбыз да халыкка артыбыз белән борылсак, халык нишләргә тиеш? Олтанны вәзирлектән төшерер идем, ләкин ул тиз йөгерә, йомышларымны тиз үтәүчеләр кирәк шул миңа.
- Дилбегә тагын да тизрәк йөгерә ич. Нигә аны вәзир итеп билгеләмисең?
- Ә кем аннары көтүләрне көтәчәк?! Кырык биш вәзир дә бу эшне башкарып чыга алмаячак, ә Дилбегә хәтта ярдәмче дә сорамый. Менә шуңа да инде Дилбегә беркайчан да вәзир булмаячак.
- Димәк, дәүләт белән бер эш тә эшли белмәгән тинтәкләр идарә итәргә тиеш?!
- Нәрсә?! Менә мин дәүләт белән идарә итәм, мин тинтәкмени? - диде Бәрәңге Борын һәм тынычланыр өчен якында гына яткан, шомарып беткән бәрәңгене кулына алып чөяргә тотынды. - Мантыйны өстәлгә чыгарыгыз!
...Юк! Мин – Фәнис! Мин Камертон түгел, мин – Фәнис... Мин –Камертон... Ә сезнең антигравитацион мантый ашаганыгыз бармы? Киңәш итәм, хыялда гына булса да ашап карагыз. Менә, ичмасам, мантый! Күңелләрне чын мәгънәдә күтәрә. Гәүдәләр җиңеләеп китә, очып йөрисе килә башлый.
Шулвакытны, уйларымны өзеп, солтаннын әмере яңгырады:
– Минем янга Дилбегәне кичекмәстән җил-л-л-терәтеп китерегез! – дип боерды Бәрәңге Борын. – Җилне терәтү өчен Амазонка лотосы чәчәге тәлинкәсе зурлыгындагы[12] җиде калкан алыгыз. Хәер, калканнар урыннарында калсын, колгалар да ярар.
Мизгел эчендә солтанның каршысына Дилбегәне китереп бастырдылар. Һәркемне дә җыр белән сәламләүче, солтаннарны да җыр белән сәламли шул:
Дилбегә, Дилбегә
Сезнең алда бил бөгә.
Кү-кү... Хи-хи... Көл-хи-хи...

Кая киткән “гә-гә-гә”се? Каз малаеннан күке баласы чыккан түгелме?
– Телләнмә! – дип Дилбегәнең кабыргасына төртеп куйды уң якта торучы сакчы.
– Теләнмим мин! Мин теләнче түгел. Мин берни дә теләмим, – тезеп китте Дилбегә. Ул бер үк сүзләрне тәкрарлаган сыман тоелса да, шул сүзләргә салынган фикерләр төрледән-төрле булуына сакчылар да аптырап калдылар.
Дилбегә карашын минем тарафка кат-кат ташласа да, мине таный алмады. Димәк, мин Фәнис түгел, мин – Камертон... Камыр... Мыр-мыр... Мыр-мыр...
* * *
...Яныма песиебез килеп, сөрпәләнеп мырылдый. Ул хыялларымны бүлдерде: тәлинкәсенә сөт салырга кирәк... Кап-кара песине һәм ап-ак сөтне бергә кушсаң нәрсә чыга? Билгеле инде, нәтиҗәдә соры төс түгел, ә тук песи барлыкка килә.
Ә мәчеләр, этләр, ярканатлар хыяллана белә микән? Беләдер, әнә песиебез сөтне ничек сыпырта, әйтерсең лә, шул сөт турында өзлексез өч йөз ундүрт көн хыялланган! Өч йөз ундүрт – хыял коды түгел микән ул?!

Алтынчы сәяхәт
«Фонарь докторы»

...Бер вәсвәсәнең хәле аеруча начар иде. Күмеркүзне вәсвәсәләр янында кизү торырга калдырып, без Дилбегә белән бергәләп Ак бабай янына йөгердек. Араларны Дилбегә адымнары белән үлчәсәк, йөгердек дип түгел, ә метеордай очтык дип әйтергә кирәктер. Менә, ниһаять, исеме күп тапкыр колагыма чалынган чал бабайны үз күзем белән күрергә насыйп булды.
Гел җебегән кеше түгел мин, килеп керешкә Ак бабайның сул аягына уң аяк белән бастым, имеш, танышу йоласын үтим.
- Ай-ай-ай! Аягымны авырттырдың, нинди гадәт ул кешенең аягына тиктомалдан китереп басу? Кем уйлап чыгарган моны? – дип уфтанырга тотынды Ак бабай. Артымда Дилбегә бик канәгать кыяфәттә пырхылдап көләргә тотынды. Шуннан соң гына мин Дилбегәнең шаярту тозагына эләккәнемне аңладым.
- Ни йомышыгыз бар, балалар? Аякларымны болай таптар өчен генә дип тикмәгә ашыгып килмәгәнсездер, – тынычлана төште Ак бабай.
Без бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә вәсвәсәләргә бәйле хәлне сөйләдек. Гомер аптырамаган Ак бабай да аптырап калды.
- Мин бит дәвалаучы доктор тугел, фәннәр докторы ич мин! - сыпырды ак сакалын ул. Ак бабайның көмеш төстәге ак сакалын тотып карыйсым килде. Кыш бабайларның ясалма сакалын хәтерләтә иде аның сакалы. Шул арада Дилбегә:
- Фонарь докторы буламыни? - дип сорады.
- Юк! Фәннәр докторы мин. Кызганычка, мин сезгә берни белән дә ярдәм итә алмыйм. Башка мәшәкатьләрем дә бар әле үземнең: нигәдер белзиһен агачының чәчәкләре үзгәрә башлады. Чәчәкләр үтеп китүчеләргә телләрен күрсәтеп, аларны үчеклиләр. Шуңа ияреп кайбер балалар да ихахай-михахай килеп, юк-бар нәрсәдән дә хихылдап йөри башладылар, тырышып укуларын ташладылар. Араларыннан кайберәүләре өлкәннәрне ихтирам итми, акча җыю коткысына бирелде. Нигәдер белзиһен агачы телхихи агачына әверелә башлады.
- Моның сәбәбе нидә соң?
- Менә шуны ачыкларга боерды да инде шөһрәтле солтаныбыз. Хәзер шушы мәсьәләне чишеп утырам, - дип, формулалар белән чуарланып тулган дәфтәренә төртеп күрсәтте Ак бабай. - Агачның ябалдашын тамыр, ә тамырын ябалдаш итеп карарга була. Аермасы шунда ки, ябалдаш өчен туфрак урынына һава хезмәт итә. Агачның ябалдашына тәэсир итүче шартлар үзгәрмәде. Бездә Җирдәге кебек кислоталы яңгырлар яумый ич...
Мин сискәнеп киттем. Ничек?! Ак бабай Җирдәге хәлләр турында хәбәрдармыни? Хәер, көрән күн белән тышланган аның бу дәфтәре эчендә әллә нинди серләрнең ачкычлары ятадыр әле.
- Шапалаков та агач янына читләрне кертми, – дәвам итте Ак бабай. – Димәк, тискәре үзгәрешләр агачның тамырларында бара. Менә нәрсә борчый да инде мине. Бу фаразыма инаныр өчен, агачның ботакларын бер кат тикшереп чыгасы иде, ә Шапалаков агач янына хәтта мине дә якын китерми. Аның үз күләгәсе – күләгә, үз сүзе – сүз. Бигрәк тә үзсүзле инде. Ул да белзиһен чәчәкләре кебек, килүчеләргә телен күрсәтеп үчекли башлады. Мылтыгын кырыйга куя да, бармакларын колагы яки борыны тирәсендә бөтереп, телен Эйнштейн кебек ияк очына җитәрлек итеп чыгарып әллә ниләр кылана. Мине түгел, хәтта солтанны да үчекләгән, диләр...
– Ак бабай, сине инде Шапалаков ничек тә булса белзиһен агачы янына кертергә тиеш иде. Син бит аны судан коткарып калдың, – ишетелде Күмеркүзнең аптыраулы тавышы. Каян килеп чыкты әле бу тиктормас кыз, без бит аны вәсвәсәләрне карарга калдырган идек ич?!
– Судан түгел, кызым, ә судтан. Әйе, булган иде хәлләр! Хе-хе! – кеткелдәде Ак бабай, ниндидер көлке вакыйгаларны искә төшергәнгәдер. – Тик менә хикмәт икенчедә. Кичә солтаныбыз белзиһен агачын коткару эшендә үзен иң фидакарь күрсәткән кешегә кызын кияүгә һәм ярты патшалыгын бирәм, дигән. Абау, нигә кызардың әле, Күмеркүзем? – дип янә кеткелдәде Ак бабай. – Менә тырыша да инде Шапалаков. Мин карт инде, миңа солтан кызы кирәкми дип тә әйтеп карыйм, миңа патшалык та кирәкми – үземнең гыйлем патшалыгым миңа җитә дип тә карыйм, – күз кысты Ак бабай Күмеркүзгә. – Юк! Әтекәебезнең дә үз күләгәсе – күләгә, үз пәрәмәче – пәрәмәч.
Нинди кара мәче? – уйчан гына сорап куйды Дилбегә. Әллә нәрсә булган бу егеткә, гел игътибарсызланды Дилбегә. Күлмәгенең итәгеннән тарткалап куйдым. Әле ярый Ак бабай ишетмәде үзен. Ак бабай дәвам итте:
– Тик алай да сез вәсвәсәләрне тагын бер кат тикшерегез, аларның эчләренә таш алкышлар яки таш тутырмаганнар микән? Шуннан тыш вәсвәсәләрне ультрашәмәхә нурлар белән дәваларга кирәк.
– Талкыш тутырганнар дидеме ул? – пышылдап сорады миннән Дилбегә. Күрәсең, ул фонарь һәм кара мәче мәсьәләсендә төп башына утыргач, Ак бабайдан бераз шүрләбрәк тора иде һәм шуңа күрә сорауларын минем аша җиткерергә уйлады.
– Талкыш түгел, ә таш алкыш, диде, – тагын Дилбегәнең күлмәге итәгеннән тарткалап куйдым, бүлдермә, имеш.
– Ә ни өчен шәм нурлары кирәк?
– Шәм нурлары түгел, ә ультрашәмәхә нурлар. Шул нурлар белән вәсвәсәләрне эшкәртергә куша Ак бабай.
– Нигә?
– Вәсвәсәләргә вируслы авырулар йоккандыр, ди.
Ак бабайның киңәшләрен истә тотып, кире кайтып киттек.
Чыннан да, вәсвәсәләргә таш тутырылган булып чыкты. Төгәлрәк әйткәндә, таш алкышлар ташка әверелгән булып чыкты. Вәсвәсәләрне таштан арындыргач, тегеләр иркен итеп сулыш алдылар һәм аларның кәефләре дә күтәрелеп китте. Вәсвәсәләр күңелле итеп чыркылдаша да башладылар, әйтерсең лә, кошлар сайрыймыни...
...Тирә-юньдә кошлар сайрый, ә ак кәҗәбез ак сакалын селки-селки, күлмәк итәгемнән тарткалый-тарткалый күлмәк итәге очын бик тырышып чәйни. Шулай була ул артыгын хыялланып китсәң... Карале, нигә кирәк икән ул кәҗәләргә сакал?..

Җиденче сәяхәт
Фаш итү

...Дүрт ай дүрт көн узгандай, җил очырткан тузандай үтте дә китте. Дилбегә белән Күмеркүз вәсвәсәләрне дәваладылар. Терелгән вәсвәсәләр моңарчы ачылмый калган “Биш Буш Баш” партиясенең планнары турында сөйләделәр, һәм бу мәгълүматлар халыкка билгеле булды. Шулай итеп, Олтанның астыртын эш йөртүе ачыкланды.
Ак бабай да:
- Менә-менә, хикмәт белзиһен агачының тамырларында булганын уйлаган идем, - дип өч көн рәттән сөйләнеп йөрде.
italki
Дүртенче көн җитте дигәндә, без аны ике кулына кечкенә генә кәшәкәләргә охшаган кызыл төстәге металл чыбыклары тоткан килеш очраттык. Ак бабай җитди адымнар ясап, алан буйлап йөри иде. Аның карашы әледән-әле аяк астына, әледән-әле чыбык кисәкләренә күчә.
- Бабай! Берәр нәрсә югалттыңмы әллә? - кызыксынды Күмеркүз. - Әйтсәң нәрсә югалганын, без дә эзләшер идек.
- Юк ла, кызым! Сез моны булдыра алмассыз. Мин белзиһен агачы тамырларының ничек урнашуын ачыклыйм. Шапалаков агач янына беркемне дә үткәрмәгәнен беләсез ич, ә агачның хәл-халәтен ничек тә ачыкларга кирәк. Билгеле булганча, белзиһен агачының өч йөз алтмыш биш тамыры бар. Ул тамырлар, бер үрмәдән икенче үрмәгә күчкәләп, җидешәрләп-җидешәрләп бер-берсенә үрелгән. Шул үрмә тамырлар унике юнәлешкә таба таралган.
- Өч йөз алтмыш биш саны җидегә бүленми ич! - борын астыннан гына мыгырдандым мин, чөнки Ак бабайның абруен хич тә төшерәсем килми иде. Ләкин Ак бабай сүзләремне ишетеп алды.
- Бүленә кайбер чакта. Ел атналарга бүленә ич... Тукта-тукта, менә моннан үткән булырга охшаган тамырның бер очы! Чыбыклар шуның турында белгертәләр.
- Ак бабай! Сезнең кулларда рентген аппараты түгелдер ич?! - шаярттым мин. - Ничек инде гади чыбыклар ярдәмендә туфрак астында тирән урнашкан тамырны күреп була?
- Менә шуны тикшерербез дә инде. Йә әле, Фәнис дустым, кхе-кхе-кхе-өрәкне эзләп тап әле, - ютәлләде Ак бабай.
Мин куркынып як-ягыма карандым, янымда өрәк пәйда булган кебек тоелды. Бигрәк куркак кеше икәнмен үзем. Хәер, хәзерге заман әсәрләрендә өрәк яки вампир искә алынмаса, ул әсәрләр кызык булмый, диләр. Минем хикәям дә башкалардан киммени?
Тирә-юньдә шикле әйберләр күренмәгәч, Ак бабай әллә Күмеркүзне өрәк дип әйтте микән дигән уй белән кызга сынаулы караш ташладым. Тегесе:
- Ак бабай көрәкне алып бирергә куша ич, - дип шаркылдап көләргә тотынды.
Ачуым чыкмады түгел, чыкты, ләкин белгертмәдем. Ак бабай алдан хәстәрләп куйган көрәкне дә күргәч, чокыр казырга туры киләчәк икәненә тиз төшендем.
- Мин бакча казымаган, җир тырмаламаган кеше түгел, җир казу эшеннән чирканмыйм, - диеп, уч түбенә лачт-лочт итеп төкердем һәм Ак бабай сәер кәшәкәсе белән төртеп күрсәткән урынга көрәкне батырдым. Күмеркүзгә карата ачуым әле басылмаган иде, хәйран кызу казыганыма үзем дә гәҗапләндем, әйтерсең лә сукыр тычканның рухы, сукыр тычканның өрәге минем тәнемә оялаган.
Шулай да чиратлашып сәгать-сәгать ярым чамасы чокыр казып шактый азапландык. Ниһаять, Ак бабай, канәгатьлелеген белдереп:
- Туктагыз әле, балакайлар! – диде.
Ул ниндидер бер аксыл шланглар төргәге өстендәге туфракны кулы белән себереп төшерде:
- Менә шушы инде ул белзиһен агачының тамырлары. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү! - барлап чыкты тамырларны Ак бабай. Мин тамырларның аерым бер урыннарда төеннәргә төйнәлеп укмашкан өлешләрен күрдем.
- Ак бабай! Ә болары нинди шарлар? - дип сорадым.
- Бу фикерләткеч төеннәре, - аңлатып китте Ак бабай. - Алар кешенең йөрәгенә тиң, насос кебек агачның суларын кирәкле җирләргә кудырып торадар. Менә монда кулыңны куеп кара әле, улым.
Ак бабай күрсәткән урынга уч төбемне куйдым һәм тамырдан узып торучы җиңелчә тибешләрне тойдым.
Ак бабай тамырның төеннәре тирәсенә якынрак итеп тамыр тышчасына тоемлагыч урнаштырды һәм сигналларны, көчәйткеч аша үткәреп, экранга чыгарды. Экранда кардиограммаларга охшаш ниндидер графиклар пәйда булды.
- Эхе! Агачыбызның җитмеш биш процент өлеше хихин белән агуланган, – диде Ак бабай. – Хихинны нейтральләштерү өчен җитдин даруы кирәк булыр. Төтенбашның заводлары хуҗасыз калды, кирәкле препаратны тиз арада чыгаруны ничек кенә оештыра алырбыз икән?..

* * *

Ак бабайның заводларга карата борчылуы артык булды. Икенче көнне үк зур чаннарга тутырып җитдин даруы китерделәр һәм тамырдагы төеннәргә ясалган укол аша даруны агачка кертә башладылар. Бу эшне Ак бабай «реанимация» дип атады.
Агач бик авырдан булса да, тернәкләнә башлады. Әмма, бәла өстенә бәла булып, белзиһен агачына ниндидер соры кортлар сарылды. Әйтерсең лә, кортлар Бишфикернең фикерләре арасыннан иң явызын тормышка ашырырга тотындылар. Алар агачның ботакларына ябырылып, яфракларын кимерә башладылар.
Ак бабайның тәкъдиме буенча, кортларны бетерү өчен тутый кошларны китерттеләр. Тутый кошлары кортларны тиз чүпләделәр, әмма алар да теләсә нинди шакшы сүзләр әйтеп, теләсә нәрсә лыгырдый башладылар. Ак бабайны күрүгә алар: “Кар-р-рт тар-р-ракан! Кар-р-рачкы!” – дип кычкырырга тотыналар иде.
Менә шушы вакытта кирәк булды да инде кара песиләр. Тутый кошлары песиләрдән куркып шым булдылар. Ә сез кара песиләрнең файдасы юк дип шикләнгән буласыз тагын!
Кортларның агачка ябырылуы яхшыга булмады. Агач корый башлады. Төннәрен ботаклар арасыннан эт чинаган тавышларга охшаган тавышлар ишетелә башлады. Бу тавышлар агачның кайрысы кәүсәдән аерылу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр иде. Җитдин даруын күпме генә кертсәләр дә уңай нәтиҗәләр алып булмады. Ак бабайның йөзендә борчылу хисләрен хәрефләп укып танып була иде.
– Эхе-хе! – уфтанды Ак бабай. – Хихин һаман да тәэсир итүен туктатмый. Каядыр хихин чыганагы яшерелгән ахырысы, шул чыганактан тамырларга хихин өстәлеп тора. Берничек тә хихинны җитдин даруы белән нейтральләштереп бетерә алмыйбыз.
– Эте бик ябык! – дидем мин, кинәт бер ачыш ясагандай, – “етебик ЯБК”. Хикмәт – Күсе Башлы Ябалак кибетендә!..
Сүзләремне өчесе дә берьюлы аңладылар: Ак бабай да, Күмеркүз дә, Дилбегә дә.
– Баш бәласын, тфү, бәла башын шуннан эзләргә кирәк! – раслады Дилбегә.
Берсүзсез кирәк-яракларны алдык та, Күсе Башлы Ябалакның кибетенә таба юл тоттык.
* * *
Кибет эче буш булып чыкты. Идәндә аунап яткан сынык саплы көрәк һәм күгәреп чыккан кәйлә тузан белән капланган, почмакларда авыр пәрәвезләр эленеп тора. Тәрәзә ярыгыннан бәреп кергән яктылык нурларында тузан бөртекләре сикерешеп уйный. Кире чыгып китәбез дигәндә генә, табигате буенча күзәтүчән булган Дилбегә тузан катламы астыннан идән капкачын шәйләде. Идән капкачына җиз боҗра эләктерелгән. Боҗрага Дилбегә белән икәү бергә ябышып тарткач, авыр идән капкачы биреште. Аның тупсалары кадакны кадак суыргыч белән тартып чыгарганда барлыкка килгән тавышка охшаган шыгырдау тавышы чыгарды, һәм базның авызы ачылды. Җир астыннан салкын тыгыз һава бәрде. Аска таба караңгылыкка баручы бормалы баскыч шомлылыгы белән үзенә чакырып тора иде. Офык киңлеге генә түгел, ә сер тирәнлеге дә үзенә тартып тора икән...
- Менә кая кирәк ул фонарь докторлары! - моңсу шаяртып куйды Ак бабай. - Үзебез белән берәр яктырткыч алырга онытканбыз ич.
- Борчылма, Ак бабай! Минем тычкан уты бөҗәкләре бар, - дип, Дилбегә куеныннан пыяла савыт тартып чыгарды һәм җиңелчә генә савытны селкеткәләде. Савыт эчендә гөлт итеп ут кабынды, тычкан уты бөҗәкләре дәррәү яктырта башладылар.
Базга беренче булып Дилбегә төшеп китте, аннан соң Ак бабай титаклады. Ак бабай артыннан, ай-ой килеп, Күмеркүз баз авызына чумды. Миңа исә Ак бабай иң арттан барырга кушты. Баз авызы тар булганга, аркам әллә такта кырыена эләгепме, әллә берәр кадакка тиепме сыдырылды. Әле ярый свитерым коткарды, артык нык авырттырмады авырттыруын, әмма казалы урыным әрнеп торды. Шул әрнүле кытыклауга игътибар бирелгәнгәме, бормалы баскыч кайчан беткәнен сизми дә калдым, инде менә тигез урында, кечкенә генә җир асты залында басып торабыз. Төрле якка тоннельләр таралган. Дилбегә артыннан ияреп, шул тоннельләрнең берсенә кереп киттек. Бу тоннельдән бара торгач, башка тоннельләргә тап булдык. Шулай тоннельләрдән йөри-йөри тәмам буталып беттек.
– Без лабиринтта адаштык, – диде Ак бабай. – Инде хәзер нишләргә? Бетте безнең башларыбыз шул буш башлар аркасында!..
Курыкканмындыр, салкынга эләккән шалтырак елан сыман[13] калтырый башладым. Тешләрем тешләргә тими.
– Ә кая синең свитерың? Ни арада син аны салып ташладың? – гаҗәпләнде Күмеркүз.
Шул чакта гына өстемдә свитерем юк икәненә төшендем, куркудан түгел, ә туңудан калтырыйм икән ич.
Свитерым сүтелеп беткән, свитердан билемдә бары тик бер тар тасма гына калган. Шул тасмадан җеп очы без үткән юлга таба юнәлгән. Әй шатлык! Менә ич Ариадна җебе!..
Ариадна җебе йомгакка әверелгәч, без кире теге кечкенә залга килеп чыктык.
– Йә, Фәнтаза! Фәнтазаның тән таза! Хәзер инде юлны син сайла, бүген сиңа фортуна елмая.
Туктале, бу кушамат белән миңа элек тә кемдер дәшә иде түгелме соң?!
– Ак бабай! Ул Фәнтаза түгел, ә Фәнис, – төзәтте аны Күмеркүз, үзен гаепле итеп тоеп дәшми калган Дилбегәгә кырын күз салып.
– Мин Фәнтаза димәгәнмендер, ә фантазия дигәнмендер, кызым!
Мин уң яктан икенче тоннельга калтыраган бармагымны төрттем.
Шул тоннельдән утызлап адым атламаганбыздыр, сары металлдан эшләнгән капкага килеп терәлдек. Капканың ишекләре ниндидер сүзләр белән бизәкләнгән.
– Монда кодлы йозак куйганнар, – диде Ак бабай, ишекнең урта бер җирен зурайту пыяласы белән карап чыккач. – Тик шунысы гына аңлашылмый, нигә кирәк булды икән мондый дәү капканы саф алтыннан ясарга?
Мин кодлы йозакның нинди булуын күрәсе килеп капканың йөзенә төбәлдем һәм сискәнеп киттем. Капка йөзеннән миңа ике күз ачулы караш ташлады. Шушындый була икән ул кодлы йозак!
Шул арада Күмеркүз капкадагы язманы укый башлады. Алтын капкага чокылган язма шуны раслый иде:

Болтан урыныннан кузгалып киткәндә, Билбөгә инде 8 чакрым алга киткән була. Билбөгәнең тизлеге сәгатенә 10 чакрым (10 чак/сәг), ә Болтанның тизлеге 14 чак/сәг була. Болтан кузгалып киткәннән бирле, ул Билбөгәне куып җиткәнче, алар арасында 15 чак/сәг тизлек белән үрдәк очып йөри. Yрдәк Болтан яныннан Билбөгәгә таба барып җитеп аңар: “Бак-бак, чап-чап, тизрәк чап!” - дип әйтә дә, кире Болтанга таба очып килеп инде аны: “Бак-бак, чап-чап, тизрәк чап!” - дип өнди икән. Шулай итеп, Болтан Билбөгәгәне куып җиткәнче, үрдәк әрле-бирле очып йөри. Ниhаять, Болтан Билбөгәне куып җитә, ә үрдәк хәлсезләнеп җиргә егылып төшә hәм нидер хисапларга керешә. “Бак - бак, күпме ара очтым икән мин?” - дип мыгырдана ул. - “Бак-бак, менә сезгә вак сабак! Капканы ачам дисәң, җавапны төгәл белсәң, шуңынчы күзгә шул мәртәбә бас, ипләп басма – бас тупас! Кря-кря, керә-керә алырсың.”

– Ак бабай, син аның күт..., тфү, күзенә төрт! – дәште Дилбегә.
– Анысын үзем дә аңлыйм, тик кайсысына?
– Берьюлы икесенә. Әйдә, үзем басам! – Дилбегә тәвәккәл кыяфәт белән ике күзгә ике бармагын тидерде. Шул мәлне гөлт итеп очкыннар чәчрәде һәм Дилбегә авыртудан чинап җибәрде. Ике күзгә югары көчәнешле электр тогы китерелгән булуын кем белсен ди?
Ак бабай нидер хисаплады да, һич шикләнмичә кодлы йозакның уң күзенә ике тапкыр басты. Капка гөрселдәүле тавыш чыгарып ачылды...

Зынҗыр җыры

Капкадан керүгә күкрәкләребезгә уклар очып килеп кадалыр, өсләребезгә сөңгеләр коелыр, дип уйлаган идем, әмма алай булып чыкмады. Бернинди дә хәрәкәт тә сизелмәде, каршыга өнеңне алырлык өч башлы этләр дә атылып килмәде. Без мичкәләр белән шыплап тутырылган залга эләктек.
Мичкәләргә елмаеп торучы күселәр сурәтләнгән һәм “Хи-хи-хи!!!!!!!!!!!! БББ” дип язылган иде. Мичкәләрдән белзиһен агачы тамырларына таба нечкә торбалар сузылган.
– Шушы инде ул хихин даруы, – диде Ак бабай һәм... шаркылдап көләргә тотынды.
Аңар кушылып Күмеркүз дә, мин дә көлә башладык. Бу хихин даруы парларының тәэсире иде. Әй дәррәү көләбез, әй көләбез, һич туктап булмый. Кая ул туңу, эссе була башлады!..
Бары тик Дилбегә генә көлмәде. Мәкерле бүлмәдән безне ул тартып чыгарды да инде, югыйсә шунда көлеп үләр идек. Уклар, сөңгеләр – чүп кенә ул, ә менә көлкегә калсаң!..
– Хихин даруы нигә сиңа тәэсир итмәде, нигә сине көлдермәде? – дип кызыксындым Дилбегәдән, тыелгысыз көлүдән калган күз яшьләремне сөртә-сөртә.
– Көлерсең монда. Син язманы искә төшер. Болтан – ул Олтан ич, ә Билбөгә мин булып чыгам. “Биш Буш Баш” сектасы “Б” хәрефенә табынып, гыйбадәт кыла башлаган. Менә шулай Олтан исеменнән Болтан ясалаган, ә минем исемемне, күрәсең ич, гел дә мыскыл итеп бозганнар. Беркайчан да йөгерү буенча ярышларда Олтан мине узып киткәне юк әле... Гомумән, миңа хихин даруы тәэсир итми... Кыска итеп әйткәндә, югары көчәнешле ток мине гөмбердәткән шикелле сине дә гөмбердәтсә, бик көләсең килмәс... – дип тезеп китте Дилбегә.
...Теге вакытта Солтан янына китергәч, Дилбегә солтанны ничек бил бөгеп саләмләгәнен искә алуны урынсыз булыр дип таптым. Монда үземнең гаебемне дә күрдем, мин Камыртән тәнендә идем ич. Димәк, әлеге вакыйга турында Күсе Башлы Ябалакка ычкындырганмындыр, ә тегесе Олтанга җиткерергә шат кына. Яшәгән саен, гомер узган саен күңелләребездә үкенерлек нәрсәләр дә туплана икән шул! Хыялның нәтиҗәләре күптөрле була икән шул!
Шушы уйларымны өзеп, кинәт югарыдан җан өшеткеч, әрнүле ыңгырашу ишетелде.
– Кем бар монда? – дип кычкырды Ак бабай.
– ...Монда, ... монда, ... монда, – дәште кайтаваз. – Монда мин, ...онда мин.
Барыбыз берьюлы залның гөмбәзенә таба караш ташладык. Гөмбәз түшәмендә шөпшә оясы сыман кечкенә генә үтә күренмәле шар ыргаклы чылбырда эленгән килеш атынып тора иде. Ул шар пыяладан ясалган кебек тоелды миңа. Шул пыяла куык эчендә йонлач бер җан иясе бөгәрләнеп утыра иде.
– Коткарыгыз, зинһар, коткарыгыз-з-з! – ишетелде шар эченнән.
– Кем соң син? – дип сорады Ак бабай.
– Мин – Камыртән... Камертон – мин!
– Кайсы вәхшие сине монда тыгып куйды?
– Күс-с-с... – дигән тонык аваз ишетелде, һәм тынлык урнашты. Бары тик шар эленгән чылбыр гына, чыелдап, зынҗыр җырын башкара иде.
Шөпшә оясын хәтерләткән пыяла куык эчендә берничә көн инде су-ризык күрмичә ябыгып-бөрешеп беткән Камыртән иде. Аны Күсе Башлы Ябалак куык эченә бикләп куйган икән. Шушы нәни шар эченә Камыртән ничек сыйгандыр?..
Күсе Башлы Ябалак шундый кансыз кыланыр дип көтмәслек түгел иде. Хәер, башка кешенең өлешенә кереп, Дилбегәгә тиешле чәчәкне ашаган явыздан ни көтеп булсын ди?!
Куык кое чыгыры сыман ясалган җайланма ярдәмендә күтәртелгән булып чыкты. Чыгырны тиешле юнәлешкә әйләндереп, куыкны аска төшердек.
Үлемнән бер адымда торган кешенең үз гомерен саклап калырга омтылышы нинди булуын мин беренче тапкыр үз күзем белән шушында күрдем, куыкны ачуга Камертон куыктан ук кебек атылып чыкты.
Бу көнне без башка берни дә эшли алмадык, чөнки Камертонны хастаханәгә озату кирәк булды.
Икенче көнне махсус гаскәр җибәрелде. Газдан саклагыч битлекләр кигән хәрбиләр хихин даруын төяп алып киттеләр һәм, аулак урынга алып китеп, зарарсызландырдылар.
Ниһаять, белзиһен агачы тернәкләнде, җитдиләнде, һәм аның чәчәкләре дә, матурланып, элеккеге хәленә кайттылар.
Агачның кичергән фаҗигасы турында бары тик бер әйбер генә искә төшерә иде, ул да агач тирәсендә Шапалаковның мылтыгын чөя-чөя маймылланып йөрүе иде. Ак бабай Шапалаковның хәрәкәтләрен бераз күзәтеп торганнан соң болай диде:
- Шапалаковны җитдин даруы белән генә дәвалап булмас шул. Чөйне чөя-чөя, юк ла, чөйне чөй белән генә бәреп чыгарып була, әйдә без дәррәү аның үзен тел күрсәтеп үчеклик.
Шулай эшләдек тә. Шапалаков башта аптырап калды, агарынды, кызарынды, бүртенде, күзләрен челт-челт итеп йомгалады һәм... елап җибәрде.
- Болай булгач бу егет дәвалана алуына өмет бар, терелер мескенкәй, - диде Күмеркүз. Ул бабасы кылган могҗизаларның нәтиҗәләре нинди булачагын алдан белә иде. Кайбер чакта авырудан күз яшьләре дә терелтә икән...
* * *
Бәрәңге Борын сүзендә тору нияте белән белзиһен агачын коткаручы каһарманны таптырды. Мине, Дилбегәне һәм Күмеркүзне каршына китереп бастыргач, солтан югалып калды – каһарманнарның өчәү булуын ул һич көтмәгән иде. Аңар ничектер вәгъдәсендә торырга кирәк ич... Кемгә хәзер ярты патшалыкны тапшырырга, кемгә хәзер кызны кияүгә бирергә?.. Ярый, патшалыкны өләшү җиңел, аны өлешләргә бүлеп тә була, ә кызны?!.
Солтан алдында шулай басып торабыз: мина кызык, Дилбегә җитди кыяфәттә, ә Күмеркүзнең күзләрендә шаян чаткылар уйный – исеме җисеменә туры килә. Кем беренче итеп сүз башлар?
Беренче булып сүзне Дилбегә башлады:
– Кирәкми миңа патшалыгың да, кирәкми миңа кызың да! – диде ул солтанга. – Мин синең кызың Күреркүзне түгел, ә Күмеркүзне яратам! Әнә, Күреркүзгә Фәнис өйләнсен, Фәнис йортлансын, Фәнис патшалыклансын...
Солтанның ачуы чыгуын барысы да күреп торды, аның йөзендә кызыл тимгелләр барлыкка килеп зурая башладылар:
– Монда иң батыры син икән, димәк, кызымны сиңа кияүгә бирәм! Мин әйттем – син өйләнәсең! Карале моны, минем кызымнан баш тарта! Үзе яратам ди, үзе аңар өйләнмим ди...
– Солтанның кызы – мин ич инде! – талпынды Күмеркүз. – Син, Дилбегә, һаман төшенмәдеңмени шуны? Күреркүз һәм Күмеркүз исемнәре бары тик бер хәреф белән генә аерылганына игътибар итмәдеңмени?
– Син, Күмеркүз, һаман сыныйсың мине, һаман шаяртасың. Алай да син солтан кызы булсаң, мин сиңа солтан кызына буларак түгел, ә сине яратканга өйләнер идем!
Солтанның йөзендәге кызыл тимгелләр кечерәя-кечерәя бара юкка чыктылар, аның ачуы басылды. Йөзендә ай нурларын балкытып елмаю барлыкка килде.
Үз вакытында солтанның кызы тугач, солтанга кызның зәгыйфь, көчсез булуын хәбәр итәләр. Кызның исән калуы икеле, диләр. Алай да солтаннан кызга исем кушуын сорыйлар. Солтан:
– Кызымны кичекмәстән Ак бабай янына дәваларга илтегез, исән калса, күрер күз, – дигән.
Шулай итеп кызга Күреркүз исеме бирәләр, ягъни солтанның әмерен үтәү була бу. Ак бабай кызны аякка бастыра, аны үз оныгын тәрбияләгәндәй тәрбияли. Кыз да Ак бабайны үз бабасы кебек йөртә. Хәер, солтанның тәрбия эшләренә вакыты да җитмәс иде, чөнки дәүләт эшләре күп очракта ата-аналарны балаларыннан аерып йоталар. Аларны бүреләр түгел, крокодиллар түгел, ә дәүләт эшләре ашый...
“Менә бит мизгел дә узмады сыман, ә күпме гомер узган. Кыз да кияүгә бирерлек буйга җиткән... Туйга әзерләнергә кирәк! Ә бу үзен Фәнис дип йөрткән малайны нәрсә белән бүләкләргә икән?” – уйланды солтан.
– Фәнис! Сиңа патшалыгымның икенче яртысын тапшырсам, үзем патшалыксыз калам. Теләсә нәрсә сора бүләккә, бары тик патшалыгымны сорама, – диде Бәрәңге Борын.
– Солтан галиҗәнаплары! Әгәр миңа Хәбәрия ханымның хәбәрләр кенәгәсе һәм Ак бабайның дәфтәре күчермәләрен бирсәгез, мин шуңа бик риза булыр идем, – дидем мин.
Шулай итеп каһарманнар да, җинаятьчеләр дә ачыкланды. Каһарманнар бүләкләнде, җинаятьчеләрне җәзага тартасы гына калды. Солтан Шапалаковка җинаятьчеләрне төрмәгә ябу эшен йөкләде, әмма тегеләрдән инде җилләр искән иде.
...Күсе Башлы Ябалакның автомобиле, бөтерелеп күтәрелгән тузан эченә шәмәхә төтен пошкыртып, Көн иленә таба юнәлде. Автомобиль бара торган юл яныннан күбәләкләр, балыклар һәм чикерткәләр дәррәү күтәрелеп качалар иде.
Күсе Башлы Ябалакның кәефе юк иде. Ул, янәшәсендә утыручы Олтанга игътибар итмичә, узган вакыйгаларны искә алып, хәзерге хәле турында уйланып бара. “Ах, ахмак мин, ахмак! – дип тиргәде ул үз-үзен. – Белзиһен агачын харап итү ысулын мин уйлап таптым ич, туннельне дә үзем казыдым, бар эшен дә үзем башкардым. Миңа, кара эшләремне туктаткандай итеп, белзиһен агачын афәттән коткарам, дип сөрән салырга иде һәм туннельне билгеле бер вакытка кадәр бикләп куеп торырга иде. Шулай итеп мин герой булыр идем! Хәзер ярты патшалык һәм солтан кызы минеке булыр иде. Менә бу сасы көзәннәрне төяп, элдерт инде хәзер җылы йортыңны калдырып, булган байлыгыңны ташлап”. Шушы уйларыннан соң Күсе Башлы Ябалак, машинасының багажнигында ике капчык алтын яшереп куйганын искә төшереп, бераз тынычлана төште. Ләкин “Биш Буш Баш” партиясенең алтыныннан коелган капка кулына төшмәве аның күңелен әрнетте. Шушы әрнүнең билгесе булып Күсе Башлы Ябалакның күз кабаклары арасыннан бер бөртек күз яше үрмәләп чыкты. Әгәр Күсе Башлы Ябалак эчке хисләрен яшерә белми торган булса, бу мизгелдә аның күзләреннән яшьләре елга булып агар иде. Хәерчелек кенә түгел, ә комсызлык та елата икән...
Олтан гадәтен ташламас инде, ул арты белән алга борылып утырган һәм арткы утыргычларда җәелеп баручы “Биш Буш Баш” партиясенең актив әгъзаларының сытык кыяфәтләренә бака карашы белән карап[14], нәфрәтләнеп нидер сөйли. Күрәсең, ул кабат скунс дуңгызы тизәгенә юлыккан, чөнки машина эчендә авыр ис аңкып тора. Менә нигә Күсе Башлы Ябалак юкка гына сасы көзәннәрне искә алмыйдыр.
Ә арткы утыргычларда җәелеп баручы “Биш Буш Баш” партиясенең актив әгъзалары бик пассив рәвештә тәрәзәгә төбәлгәннәр. Бары тик Куштамак кына, машинадан ничектер шылып, кире кайтсам, бәлки, гафу итәрләр мине, дип уйлап куйгалый. Гафу итсәләр, хамелеон үз төсен үзгәртә алган кебек Куштамак та холкын үзгәртә белер иде. Бәлки аның уйлары андый ук булмас иде, әгәр Олтаннан сасы ис килмәсә. Әнә ич әллә нинди химик матдәләрнең исенә түзә алган Төтенбаш та хәтта борын очын кысып утыра. Автомобильнең идәнендә кәгазь кисәге аунап ята. Анда мондый язманың өлешен шәйләп була:

...енче Беркетмәсе
1.Бәрәңге Борынны Беләкләреннән-Буыннарыннан Бәйләп, Б...ка (язмада сүз аңлаешлы язылмаган) Батырырга....

Әйе, күп әсәрләрдә без тискәре геройларны тинтәк итеп күрсәтергә күнеккәнбез. Имеш, явыз эшне эшләү өчен хәйлә кирәкми. Алай түгел икән ул! Астыртын, мәкерле эшне башкару өчен әллә нинди хәйләләр кора белә Олтаннар. Бу качкыннар Олтан җитәкчелегендә киләчәктә күпме этлек эшләячәкләрен әле үзләре дә белмиләр иде... Әгәр кошлар өере башында козгын торса, ул өерне үләксә янына алып киләчәк, дип юкка әйтмиләр!..

Профессор Сарыкаен исән!

Төн иле халкын тагын бер вакыйга дулкынланырга мәҗбүр итте: профессор Сарыкаен табылды. Бу хәлгә бәйле киңәйтелгән пресс-конференция уздырылды. Нинди генә хәбәрчеләр килмәгән анда. Язу, сызу, төшерү, сорашу аппаратлары белән коралланган операторлар шәһәрне десантчылар кебек басып алды. Башкалада вәсвәсәләргә кытлык туды.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Төеннәр Иле - 4
  • Büleklär
  • Төеннәр Иле - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4507
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2139
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Төеннәр Иле - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4427
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
    32.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Төеннәр Иле - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4454
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2201
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Төеннәр Иле - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 3319
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1831
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.