Latin

Төеннәр Иле - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4427
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
32.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Биш сәгать бәхәсләшкәннән соң урталыкка омтылучы Куштамакның тәкъдиме узды һәм герб башлары белән дүрт якка юнәлтелгән дүрт “Б” хәрефеннән оештырылды.
Байрак, киресенчә, бәхәс тудырмады. Аны кызыл квадрат рәвешендә күрделәр. Квадрат уртасын ак түгәрәк биләде, һәм шул түгәрәк эченә герб сурәте урнаштырылды. Дөресрәге, Бишфикернең байракка карата әйтелгән биш фикере дә тулаем кабул ителде: флаг квадрат булырга тиеш, төсе кызыл булырга тиеш, уртасында ак тап булырга тиеш, шул тап түгәрәк булырга тиеш һәм флагның үзәгендә герб торырга тиеш.
Утырыш тәмаланганнан соң беркетмә төзелде. Аның өземтәсендә түбәндәге карарлар расланган иде:

“Биш Буш Баш” Берлегенең Беренче Беркетмәсе
1.Берлекнең Байрагын Булдырырга.
2.Берлекнең Беләмәне Буларак Бишфикерне Билгеләргә.
3.Башкаладан Бирелгән Боерыкларга Буйсынмаска.
4.Булганнарны Болгатып Борынгы Бабайларыбызның Батырлыгын Былчыракка Батырырга.
5.Болар Белән Беррәттән Бәйләр Бәйләүне Бозырга.

Берлекнең Беләмәне Бишфикер.


Беркетмәдә башка матдәләр дә бар иде. Мәсәлән, сәер тоелган бер матдә болай язылган иде: “Барлык Биналарны Бертөсле Буяу Белән Буярга”. Бу тәкъдимне Кусе Башлы Ябалак кертте. Аның фикере буенча, әгәр биналарны бертөрле итеп төзеп, бертөсле буяуга буясаң, кешеләрнең фантазиясен, хыяллану сәләтен юк итеп, рухын изеп була, һәм кешеләр чыгырыннан чыгып бер-берсе белән әрләшеп, орышып, сугышып ятачаклар.


Керпеләр яңгыры

Партиясен оештырган вакытта, Олтан партиясенә иң беренчеләрдән итеп уналты химик заводның хуҗасы Төтенбашны өнди алды. Олтанга моны эшләве бик җиңел булды, чөнки ул Төтенбашның үпкәләүчән, үч саклаучан булуы белән файдаланды.
Ә эш болай тора иде. Бервакытны, күк киңлекләрендә кояш нурлары белән тукланып йөрүче керпеләр көтүе, Төтенбашның бер химик заводының агулы төтене эченә эләгә. Керпеләр хушларыннан язып, антигравитацион сәләтен югалталар һәм җир өстенә коела башлыйлар. Нәтиҗәдә бик күп кеше яралана, бик күп керпеләр һәлак була.
– Шөкер, – диде халык, – әле ярый агулы кара еланнар яумады.
Әмма “шөкер” дип әйтү генә җитми икән, икенче көнне күрше салада яңгыр булып кара еланнар күктән коелдылар. Табигать зыянлы матдәләр белән шаяруны яратмый шул. Әле ярый еланнар хушларыннан язган килеш яудылар, югыйсә кешеләрне чагып бик зур бәла-каза китерерләр иде.
Керпеләр яңгыры яуган юллардан, аланнардан беркем дә атналар буе үтә алмады, чөнки алар керпеләр инәләре белән капланган иде. Дәүләт күләмендә гадәттән тыш чаралар күрергә туры килде. Җир өстен махсус, керпе инәләрен җыя ала торган машиналар ярдәмендә генә чистарттылар, ә Төтенбашка зур штраф түләттеләр.
Штраф түләткәннәре өчен Төтенбашның җен ачуы чыкты. Гаепле булса да, гаеплеләр үзләрен гаепсез дип күрергә тырышалар шул. Алай гына да түгел, гаеплеләр үзләренең гаебен башкалар өстенә аударалар. Төтенбашның фикере буенча, штраф салган өчен илбашы гаепле булып чыкты. Аның үч аласы килде.

Менә нигә Төтенбаш “Биш Буш Баш” партиясенә язылды да инде.

Олтан үз партиясенә керергә күренекле галимне – Сарыкаенны да өндәргә булды. Моның өчен ул иң кыска юл сайлады. Профессор Сарыкаен Төтенбашның сеңлесе Сөремкәйгә өйләнгәнен белә иде Олтан. Олтан Төтенбашка, Төтенбаш Сөремкәйгә, Сөремкәй Сарыкаенга “Биш Буш Баш” партиясенә керү зарурлыгын җиткерде. Ләкин Сарыкаен: “Саруымны кайнатмагыз! Минем, әйе, минем башым буш түгел! Мин, әйе, мин башсызлар партиясенә язылудан баш тартам,” – дип риза булмавын белгертте. Сарыкаенның җавабын ишетүгә, Сөремкәйнең күзләре әйләнә буенча әйләнә башлады. Моңа каршы Сарыкаен берни дәшмәде, ул хатынының дулкынланган вакытында зыр бөтерелгән күзләренә күнеккән иде инде.
Ярдәмчеләренә таянып, Олтан ай саен үзенең рәислеге астында партиянең утырышларын уздыра башлады. Беренче чорда бу утырышларда хакимиятьне сүгү белән генә чикләнәләр иде.
Әмма ләкин Олтанның вакыйгаларны тизләтәсе килде. Аның түземлеге җитми башлады, ничек тә тизрәк солтан булу максаты аның күңелен җилкендерә иде, күзләрен томалый иде.
Партиянең соңгы утырышында Олтан:
- Черек Бәрәңге Борын, булдыксыз солтан! Тәхеткә утыргач, мин, әлбәттә, синең борыныңнан кәлҗемә ясыйм әле, әлбәттә, - дип тиргәргә тотынды ил башлыгын. - Уңайсыз указ чыгарган, юньсез!
- Каз йолкыйм дип күз чыгарган, дисеңме? - дип төгәлләргә тырышты Төтенбаш.
- Каз түгел, ә каш! Әлбәттә, каш та түгел, каз да түгел, ә указ! - дип төзәтте аны Олтан.
- Солтан чыгарган указ уңайсыз була аламыни? - дип сорап куйды Куштамак. Аның урталыкны саклыйсы килде, берьюлы солтанга да, Олтанга да яраклашасы килде. Шуны истә тотып, ул сөйләгән сүзләрен, әйткән җөмләләрен, биргән сорауларын бик үлчәп кенә төзи иде.
Кемнеңдер раславы буенча, Куштамакның ике йөзе бар икән. Ике йөзе булгач, димәк, ике авызы да бар, ике борыны, дүрт күзе дә бар. Шулай да исеме Куштамак булгач, димәк, тамаклары куш. Ләкин бите икәү булса да, колаклары нигәдер ике генә. Кыска гына әйткәндә, шул Куштамак икейөзле иде. Менә кем абынмыйча-сөртенмичә артка таба йөри алыр иде. Әмма моңарчы аның икенче йөзен әле беркемнең дә күргәне юк. Алай да, Төн иле тарихы музее җитәкчесе Музия ханым раславы буенча, ул Куштамакның берьюлы ике сигарет тартып барганын күргән. Куштамакның чәчләре арасыннан өере белән төтен чыгып баруын Музия ханым бик гаҗәпсенеп күзәткән. Әмма кешелер Куштамакка бәйле бу мәгълүматны барыбер чын итеп кабул итмәделәр. Бары тик Куштамакның икейөзлелеген генә күрделәр. Мөмкинлек бирсәң, ул хәтта өч хуҗага да яраклашып, өчйөзле дә була алыр иде. Куштанлану һөнәре булса, бу һөнәрдә Куштамак иң остасы булыр иде. Юкка гына Олтан да әллә ялгышып, әллә хаклы рәвештә аңар Куштанмак дип дәшә иде:
- Син, Буштамак, әлбәттә, Куштанмак, беләсең ич, указларның беркайчан да уңайлылары юк. Моны, әлбәттә, алдагы утырышларыбызның вәсвәсәләргә теркәлгән язмалары дәлилли. Менә солтанның соңгы указында да белзиһен агачын ишәйтеп яңаларын үстерергә зарурлыгы әйтелгән. Мин солтанга: “Сабыр итик, әлбәттә, илебездә зиһенлеләр саны чамадан тыш артып китүе бар. Бу киләчәктә көтелмәгән зыянлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, әлбәттә,” - дигән идем, ә аның җавабы кыска: “Юк!” - дип кырт кисте.
- Нәрсәсен кыскан? Нәрсәсен корт кискән? - колакларын торгызды Төтенбаш.
Төтенбаш мистикага бәйле төрле фактлар җыя иде. Шуңа күрә аны фаҗигалы вакыйгалар кызыксындыра, соравы да тиктомалдан түгел иде. Халык әйтүе буенча, Төтенбаш егерме җиде томнан торган фаҗигалар белешмәлеген язган икән, әмма керпеләр яңгыры турында ул белешмәлектә ләм-мим дә әйтелмәгән, еланнар явымы да искә алынмаган.
- Бер әйберен кысмаган ла, кисмәгән дә, әлбәттә, җавабы кыска, дим, - сүрелергә мәҗбүр итте аны Олтан. - Билгеле булганча, белзиһен агачында зиһен чәчәкләре ата, акыл орлыклары үрчи, белем җимешләре үсә. Безгә Төн иленең иң йомшак ягына сугарга кирәк, әлбәттә, белзиһен агачын корытырга, юк итәргә кирәк. Әлбәттә, нәрсәдер эшләргә кирәк. Бернәрсә дә эшләмәсәң, әлбәттә, бернәрсә дә эшләнелми! Сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар?
- Тамырына аш тозы сибәргә кирәк!.. Машина мае салырга кирәк!.. Төбендә учак ягарга кирәк!.. Агачка корткычлар җибәрергә кирәк!.. - дип тезеп китте Бишфикер.
Бишфикернең чыннан да фикерерләре чиктән тыш ташып тора иде. Ул һәр вакыйгага карата биш фикерен әйтеп салыр иде – өчне дә түгел, җидене дә түгел, унны да түгел, ә төгәл бишне. Аның тәкъдимнәренең тагын бер үзенчәлеге бар иде – алар һәрвакыт тискәрелеккә юнәлтелгән булыр: җимерергә, пычратырга, кимсетергә... Менә шундый кешеләр йортларның стеналарына шакшы сүзләр язалар да инде, сүгенәләр, коймаларны ватып сындыралар, тәрәзәләрне ваталар, кошларның ояларын туздыралар, җәнлекләрне үтерәләр һәм... атом-төш коралларын уйлап чыгаралар.
Бу юлы Бишфикер бишенче фикерен әйтергә өлгермәде, Күсе Башлы Ябалак атылып торып басты:
- Белзиһен агачы янына сакчылар беркемне дә кертмәячәкләр, нинди ул учаклар ягу! Белзиһен агачын ничек тә булса телхихи агачына әверелдерергә иде. Телхихи орлыкларын балаларга өләшерләр, һәм балалар белем алу, зиһен туплау мәшәкатьләрен онытырлар. Тел белән лыгырдап, ихахай-михахай килеп, хихылдап кына йөрерләр.
- Бик тә кызык идея бу, әлбәттә! – Олтан хәтта алды белән җыелыштагыларга таба борылды. – Әмма моны ничек эшләп булыр икән? Капитан Шапалакоф-ф-ф отряды көн-төн агач янында сакта тора ич.
- Моның өчен, җир астыннан туннель казып килеп, белзиһен агачының тамырларына, Бишфикер дус әйтүенчә, машина мае түгел, ә хихин мае сыларга тәкъдим итәм. Хихин белзиһен агачының тамырларын кытыклый башлар, һәм белзиһен агачы телхихи агачына әверелер.
Барысы да аны хупладылар. Күсе Башлы Ябалак бу эшне үз өстенә алуын да әйткәч, залда көчле алкышлар яңгырады: “Афәрин! Кукмарин! Хуплавин! Яшәсен хихин! Яшәсен, хи-хи-химия!”
Хихинның күп күләмдә кирәк булуына бигрәк тә Төтенбаш куанды. Керпеләр яңгырыннан соң аның химия заводлары эшсез тора иде. Тыштан күрсәтмәсә дә, ул эчтән генә симез кулларын бер-берсенә уды: “Акча була! Акча була! Акча була!..” Аның җанын акча корты ашап бетергән иде инде.
- Күсе Башлы Ябалак сүземне бүлдерде, идеяны телемнән үк тартып алды. Нәкъ менә шушы уй минем дә башка килеп төшкән иде, – дип, пеләш башын чәпәли-чәпәли, көнләшүен белдерде Бишфикер. Партиянең флагының рәвешен уйлап тапканнан соң фикерләр тудыру беренчелеген беркемгә дә бирәсе килми иде аның.
- Нәрсә килеп төште башыңа? Мием агып чыкты, дисеңме? – тәгаен җанланды Төтенбаш. – Башыңның сөяге чатнагандыр. Йә, сөйлә әле, сөйлә!
Моңар каршы Бишфикер кулын гына болгады. Үзен күренекле итеп бик күрәсе килсә дә, аның Төтенбаш коллекциясенә һич тә эләгәсе килми иде.
...Киңәшмәдәге чыгышлар вәсвәсәләргә теркәлеп барды. Соңгы алкышлар шулкадәр көчле һәм дәвамлы булды ки, хәтта бер вәсвәсә хәлсезләнеп егылды.
Шуңардан тыш аеруча яшерен беркетмәгә партия җиңгән очракта үткәреләсе чаралар теркәлде. Беркетмәнең сөземтәсендә мондый карарлар язылган иде:

“Биш Буш Баш” Берлегенең Бишенче Беркетмәсе
1.Быелдан Бирле Балаларга Белем Бирүне Бетерергә.
italki
2.Белзиһеннең Бөреләрен Бөрештерергә.
3.Булачак Буыннардан Бурлар Булдырырга.
4.Буйсынмаганнарны Богау Белән Богауларга.
5.Байларны Баетырга, Башкаларны Бөлгенлеккә Батырырга.

Берлекнең Беләмәне Бишфикер.

Киңәшмәдән соң вәсвәсәләрне тартмага тутырдылар һәм Күсе Башлы Ябалак машинасының багаж бүлегенә чыгарып салдылар...
Ә менә бүген Күсе Башлы Ябалак шул тартма машинадан каядыр төшеп калуын Олтанга хәбәр итте. Олтан тәмам куркуга төште: әгәр берәрсе вәсвәсәләрне алданрак тапса, эш хөрти! Бу инде баш бәласы. Планнар ачылса, җәзасын көт тә тор! Олтан Күсе Башлы Ябалакны эчтән генә: “Имгәк, әлбәттә!” - дип сүкте, ләкин телдән бары тик Күсе Башлы Ябалакка югалган тартманы кичекмәстән табарга кушты һәм: “Әлбәттә, эшләрне тизләтергә кирәк... Әлбәттә, мин солтан булырмын!.. Әлбәттә, мин солтан булгач, бар нәрсәне дә, хәтта Төн иленең чик баганаларын сатармын!.. Әлбәттә, мин, Төн илен сатып, Күсе Башлы Ябалактан биш мәртәбә артык байлык җыярмын!..” - дип үз алдында мыгырданып, шәһәр үзәгенә таба юл тотты. Шулай мавыгып уйлана-уйлана барганда, ул өч-дүрт тапкыр абынып егылды. Нәтиҗәдә Олтанның аркасы ниндидер хайван калдырган тизәккә буялып бетте, әмма Олтан моны сизмәде. Ул бары тик сасы ис килгән җир яныннан тизрәк үтеп китәргә тырышты, адымнарын тизләтте. Аның күңелле уйлары җилгә очты. Сасы ис килгән җир нигәдер бик озын булып тоелды аңар. Ләкин ул түзде, чөнки бу урынны кайчандыр узып чыгачагына һәм Күсе Башлы Ябалактан биш мәртәбә артык байлык җыячагына ышана иде. Шушы мизгелләрдә Дилбегәнең очлы күзләре Олтанны күреп алдылар да инде...
* * *
Фу-у-у! Тәмсез бер ис минем борынга килеп бәрде, һәм кинәт кенә бар нәрсә дә юкка чыкты. Күзләремне ачсам, газ плитәсендәге табадагы балыктан куе зәңгәр төтен бөркелеп чыгуын күреп алдым һәм газны сүндерергә ыргылдым... Хыяллана-хыяллана, инештән ничек кайтканымны, балыкны ничек чистартканымны, табага ничек кыздырырга куйганымны да сизми калганмын.
Табага су салдым. Таба чыжылдады: чыш-пыш-буш-баш-биш-ш-ш-ш...
Бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәне ачтым. Мине һәм тышкы дөньяны аерып торучы пыяла чик юкка чыкты. Әнә кызу-кызу адымнар белән урам буйлап бер абзый бара. Абзый артыннан арык гәүдәле эт чаба. Нигәдер: “Эте бик ябык!” - дип уйлап куйдым. Абзыйның да, этнең дә үз эшләре, үз мәшәкатьләре, ә минем үз кайгым. Әрәм булды балыгым... Кәләпүшем дә каядыр югалды...
Бәлки кәләпүшем Төн илендә калгандыр, ә? Чыннан да бар микән соң ул һаваларында хайваннары болыт-болыт булып очып йөрүче Төн иле? Хыяллана-хыяллана хыялый да булып китүең бар, артыгын хыялыйланып йөрсән, роботка әйләнүең бар дип әйтер берәүләр. Болай да тормыш мәшәкатьләре баса, кая инде хыялланнып йөрергә, дип хуҗасы артыннан өлгерә алмаган ябык эт сыман шыңшыр икенчеләр. Хыял дулкыннары көнкүреш ташларына бәрелеп челпәрәмә килеп торырлар, анысы. Хикмәт шунда ки, пычрак суда чагылган йолдызларны күргәч, суның пычрак булуы онытыла, ләбаса. Хыяллана белергә генә түгел, ә хыялланнырга курыкмаска да кирәк икән шул.
Ә бит ашыйсы килә!.. Әнием дә өйдә юк, ичмаса... Коймак пешерер иде ул! Бәрәңге әрчергә утырдым... Уйларым тагын Төн иленә алып чыкты... Әйтерсең лә, Төн иленә стена аша үтеп кердем... Бардыр, егетләр, бу ил, бардыр! Янәшәдәге стена аша гына урнашкандыр ул ил. Шул стена аша үтеп чыга алучылар өчен генә алтын капкаларын ачадыр ул ил. Бәлки шул капканың ачкычы миңа гына бирелгәндер... Өч йөз унөч, өч йөз ундүрт!..

Профессор Сарыкаенның фаҗигасы

...Кәләпүшем табылмады, кәләпүш югалган аланда чирәм келәменә утырып хыялдаш дусларым белән әңгәмә корабыз:
– Эх, хәзер стеналар аша узып йөри алсаң иде, – дип көрсенеп куйдым мин.
– Нишләр идең? – дип сорады Дилбегә.
– Берәр кызыгын табар идем әле, – сорауга җавабым әзер түгел икәнен шәйләдем мин. Дөресрәге, монысына хыял байлыгы җитмәде.
– Ә мин сиңа профессор Сарыкаен турында сөйләмәдеммени? – аптырады Дилбегә.
– Ул сарыклар канын эчүче вампир, – дип кушылды Күмеркүз. – Юк-юк, ялгыштым, ул сарыклар канын өйрәнүче бер галим. Юк-юк, ул ниндидер кан авыруын ачкан табиб. Әйе-әйе, сары авыруын өйрәнүче ул. Исеме дә әллә “сарык каны”, әллә “сары кан” сүзләреннән ясалган.
– Кырык тапкыр ялгыштың шул менә, – каршы төште Дилбегә. – Профессор Сарыкаен стеналар аша үтә алу мөмкинлеге бирә торган дару уйлап тапкан галим. Стена аша саркып чыга алган ул, менә каян килеп чыккан аның кушаматы. Беләсең килсә, үзенең качышы, тфү, ачышы өчен ул хәтта Казанабел премиясе алырга дип хыялланган.
– Галимнәр дә хыяллана аламыни? Кайда икән соң хәзер ул профессор? – кызыксынуым артыгы белән чүпрә салынган камыр сыман кабара башлады. – Бирмәс микән ул миңа теге даруын?!
– Галимнәр иң хыялый шешәләр, тфү, кешеләр дә инде алар. Кызганычка, син аннан дару түгел, сарык йонының бер бөртеген дә сорап ала алмыйсың, чөнки юкка чыкты шул ул, – як-ягына каранып, бөек серне ачкандай, пышылдады Дилбегә. – Беркем дә белми аны кайда икәнен. Хәтта Ак бабай да белми, имеш.
– Ничек инде шундый күренекле галим, профессор кеше тиктомалдан югалсын ди?! Бу бит керпеләр яңгыры вакыйгасына тиң дәүләт күләмендәге гадәттән тыш хәл! Беркем дә эзләп карамадымыни аны?
– Гел орден-медальләр артыннан куып йөри иде шул ул. Бик мактанырга яратканга күрә җир йоткан, диләр аны. Хәбәрчеләргә озын-озын интервьюлар бирә иде профессорыбыз.
– Әбиеңә сөйлә моны, һич ышанмыйм! Ялганчыны җир йотар йотуын. Ә менә мактанчык булганга күрә генә кешене җир йотмый, киресенчә мактанчыклар үзләрен күктә итеп сизәләр, борыннарын баганадан биегрәк чөеп йөриләр, – юрамал итеп Дилбегәнең күңелен кыздырырга тотындым.
– Ярый инде, дөресен әйтим. Имеш, профессор каты җисемнәр аша үтү мөмкинлеген исбатлар өчен даруын үзе эчкән, ә стена аша үтәргә өлгермәгән, чөнки туфрак аша аска таба баткан. Шунда җир астында каткан, тфү, калган. Бәлки, хәзер планетабызның нәкъ үзәгендәдер ул мескен.
– Үтә кызганыч, җан өшеткеч вакыйга!
– Әйе, кызганыч шул. Бу хәл белән күптәннән инде фаҗиганамә язучы Төтенбаш кызыксынып йөри, “Җир йоткан Сарыкаенны, җир йоткан шарлатанны!” – дип сөенә. Югыйсә, профессор үзенә әллә кияү кеше, әллә җизни булып чыга да түгелме икән. Профессор Сарыкаен “Биш Буш Баш” партиясенә кермәгән өчен Төтенбашның хәтере калган, диләр. Гомумән, Төтенбаш акыллы кешеләрне өнәми. Күренекле кеше үлүе аның өчен бәйрәм, фаҗиганамәсе өчен чираттагы тагын бер өстәмә факт табылуы өчен шатлана ул.
– Ә нигә профессор даруын башта берәр хайванда түгел, ә үз өстендә сынаган икән?
– Даруын ул алдан лабораториясендәге сарыкта сынавын сынап караган, ләкин... Препаратны сарыкка эчерткән һәм ниндидер сәбәп аркасында лабораториясеннән бер генә минутка чыгып торган. Кире кереп караса, сарык юк! Профессор сарыкны күренмәс хәлгә кергән дип уйлаган, һәм күренмәслек даруы ачтым дип ялгыш фикергә килгән. Икеләнүен юк итәр өчен даруны үзе эчкән.
– Ярый, эчсен дә ди! Тик шунысы аңлашылмый, нигә ул җир астына төшеп киткән соң?
– Моны Ак бабай болай итеп дәлилләде. Координатлар системасында горизонталь күчәрләр x белән y һәм вертикаль күчәр z булуын беләсең ич, – комга чыбык белән координат күчәрләрен сызды Дилбегә һәм x, y, z хәрефләрен тиешле урыннарга язып куйды. – Ак бабай әйтүенчә, профессор горизонталь яссылыкта гына йөрермен дип уйлаган, ләкин вертикаль күчәр юнәлеше буенча хәрәкәт итү ихтималын исәпкә алмаган.
Координатлар системасы турында сүз кузгалгач, мәсьәлә үтә катлаулы кебек тоела башлады миңа һәм мин башка сораулар бирмәскә булдым. Геометрия белән бик дус түгел шул мин. Карале, бу Дилбегәдән Архимед чыгар иде, бигрәк оста итеп сызымны комга сыза бит! Белзиһен чәчәгеннән мәхрүм калган дип һич уйламассың да! “Тфү”ләре дә әллә кая югалды.
Шул арада Дилбегә тагын әллә нәрсәләр турында сөйләде, ләкин мин аны ишетүен ишетсәм дә, сүзләренең мәгънәсенә төшенерлек хәлдә түгел идем, чөнки һавада антигравитацион сарыклар көтүе пәйда булды... Көтү кояш нурларында коена иде, әйтерсең лә, ак болыт сыман, алтынланып, төрләнеп каядыр ашкындыра, каядыр өнди. Әй рәхәт тә инде, күктәге алтын сарыклар болытына карап, чирәм келәме өстендә хыялланып ятуы! Ләкин...
* * *
Ләкин эт өрүе тавышы хыялларымнан айнытты. Арык гәүдәле этнең хуҗасы кире кайтып бара иде. “Эте бик ябык!” - дип янә уйлап куйдым...

Өченче сәяхәт
Тебик

...Каршымда кечкенә генә бина тора. Бинаның түбәсе астында “етебик ЯБК” дигән язма эленгән, түбәсе өстендә кадалып куелган байрак тирәли өере белән кара мәчеләр очып йөри. Бер мәче күз алдында ук ярканатка әверелде. Мондый күренешләргә, әверелешләргә мин хәзер аптырамыйм да инде, чөнки могҗизаларны күп күргән саен аларга ияләнә барасың икән. Әгәр иртәгә һавада бегемотлар яки крокодиллар очып йөри башласа, һич тә гәҗәпләнмәс идем. Әмма могҗизаларга таң калып яшисең килсә, аларга һич тә ияләнергә ярамый. Гади әйбердә дә, гади күренештә дә могҗиза бар. Бары тик ул могҗизаны күрә белергә кирәк. Моның өчен күктә динозаврлар очып йөрүе һич тә кирәкле шарт түгел. Бары тик гади умырзая чәчәгенә төбәлеп күз карашын ташлау да җитә.
Алай да бер әйбер күңелдә тискәре йогынты тудырды, хәтта йөрәк жу итеп китте. Ул да булса, кибет өстендә урнаштырылган байрак игътибарымны җәлеп итте. Ул байрак фашистларның флагын хәтерләтә иде. Ничек бу байрак Төн иленә эләкте икән? Ә-ә-ә, “Биш Буш Баш” партиясенең байрагы ич бу.
Бина тирәсендә кеше-кара күренми. Бина артындарак умырзая чәчәкләрен хәтерләткән дәү чәчәкләргә төренгән ниндидер гаҗәеп агач үсеп тора. И мәртәбәле дөнья! Агачның чәчәкләре таң калдырырлык итеп җемелдиләр... Болары куаклардагы кебек кенә көмеш чәчәкләр түгел инде сиңа! Театрдагы декорациямени[8]!..
Куаклар дигәндә, тирә-юньдә куаклар да бар. Әмма ләкин алар үзенчәлекле, моңарчы ничәмә мәртәбә Төн илендә булып та, мондыйларын әле күргәнем булмаган иде. Ул куакларда төрле рәвешкә үзгәреп төрле төскә кереп торучы җимешләр эленеп тора. Әле генә конус сыман булган җимешләр цилиндрга әйләнәләр, аннан соң шар барлыкка килә, ә аннары куб ясала, кубтан – призма... Кыска итеп әйткәндә, кызыл, сары, яшел, зәңгәр, шәмәхә геометрик җисемнәр бер-берсен даими алыштырып тора. Менә кайда геометрия дәресләрен үткәрергә иде! Геометрик җисемнәр әверелеше компьютерымдагы «метаморфозалар» исемле үзгәрүчән рәсемне искә төшерде...
Монда мин хикәямне өзәр идем. Имеш, мин хыялымнан аерылып киттем, имеш, мин үз өемдә икән, имеш, компьютерым алдында утырам икән дияр идем. Ләкин чынбарлыкта алай булмады шул. Чынбарлыкта болай булды...
Көтмәгәндә: “Авызыңны яп!” - дип берәүнең пышылдавына хәтта сискәнеп киттем. Менә кайдан килә икән ул ачык авызлар! Алдымда ачылган күренешкә соклануымнан авызым ачык калганын сизмәгәнмен икән. Борылып карасам - Дилбегә!
Дилбегә белән очрашуыбыз икебезгә дә шатлык китерде. Ул мине берничә көн рәттән инде көтеп тора икән, яңалыклар белән бүлешәсе килде аның.
- Нигә әллә ничә көн рәттән хыялланмыйча йөрдең? – дип сүкте мине Дилбегә, - Сарыкаенны җир йоткан кебек сине дә җир йоттымы әллә?
- Ботымнан эт каптырып алды әле, бик хыялланырлык булмады, - акланырга тотындым мин.
Дилбегә белзиһен агачы шушы агач булуын, бинаны Күсе Башлы Ябалак кибете икәнен аңлатып бирде.
- Ә нигә аның түбәсе астына сүзләрдә хаталар ясап, “эте бик ябык” дип язылган? - аптыравымны яшерә алмыйча, сорадым мин.
- Монда аңлатып та торасы юк! Олтан кушуы буенча, Күсе Башлы Ябалак хәтта кибет язмасын кире якка язган, ә КБЯ хәрефләре кибет хуҗасы исеменең баш хәрефләре, - диде ул. - Ләкин бу кибеттә кирәк-яракка сатып алырлык товарлар юк. Кибетнең бу сәер ягына миннән башка моңарчы беркем дә игътибар итмәде. Киресенчә, халык сөенде генә, имеш, Олтаннан башка беркем дә Күсенең кибетенә керми, Күседән әйберләр сатып алмый, димәк, Күсенең чыгымнары акланмый кала. Югыйсә Күсе көне-төне кибетенә товар ташый, һичюгында машинасы белән, куе төтеннәр чыгарып, тыз-быз тегендә-монда чаба.
- Ә нәрсә сатып алды соң Олтан?
- Костюм алган, диләр. Иске костюмын скунс дуңгызы бозган, имеш. Хәтерлисеңдер теге вакытта безгә таба чигенүче Олтан якынайгач, сасы ис килгән иде. Бу скунс дуңгызы эше булган...
Дилбегә белгәннәрен сөйләгән арада кичке эңгер-меңгер дә төшә башлады. Тәмам караңгылангач, кибет яныннан, зәңгәр төтеннәр чыгарып, авырсынып бер машина кузгалып китте. Машинаның ялтыравык калайдан ясалган борынына “Б” хәрефләреннән укмаштырылган свастикалы флагчык урнаштырылган. Бу Күсе Башлы Ябалакның машинасы иде. Машина нигәдер шәһәр үзәге ягына түгел, ә шәһәр читенә таба юл тотты... Сәер, шәһәр артында бернинди складлар юк, анда нинди товар булыр икән?
* * *
...Күсе Башлы Ябалак машинасының шиннары артыгы белән сыгылганлыгын караңгыда беркемгә дә күренмәвенә куанып барды. “Менә бу ниятләребез генә тормышка ашсын. Олтан солтан булгач, ул мине министр итеп билгеләячәк. Киләчәкне абайламый ул, ә мин перспективаны күрә беләм! Әкренләп идарәне үз кулыма төшерермен. Аннан соң Төн иленең иң чибәр кызы Күмеркүзгә дә өйләнсәм, аны буйсындырсам, авызлыкласам, явызландырсам, без явызланган Күмеркүз белән акылга сыймаслык эшләрне башкарырбыз. Алай да сак булырга кирәк! - дип уйлады ул. - Әнә Камыртән дә нәрсәдер сизенә сыман.”
* * *
...Шулай беркөнне Күсе Башлы Ябалакның хезмәтчесе Камыртән машинаның багаж бүлегенә каяндыр балчык валчыклары эләгүенә игътибар итте. Камыртән бу хәл турында Күсе Башлы Ябалакка әйтте.
- Әй син, Камыртән! Тикшермәтек булма әле, алып кит моннан тырмаларыңны-себеркеләреңне, - дип җикеренде моңа каршы Күсе Башлы Ябалак.
- Мин Камыртән түгел, мин - Камертон! - ишетелде моңсу тавышлы, кыңгырауны хәтерләтә торган үпкәләүле аваз.
- Син Камертон түгел, син - бытбылтык, кирәгеннән артыгын күрәсең, кирәгеннән артыгын лыгырдыйсың! - кыйшатты авызын Күсе Башлы Ябалак. – Телеңне тыя алмасаң, куык эченә утыртып бикләп куярмын әле үзеңне.
- Минем чыгышым графлар токымыннан. Мине куыкка утыртырга ярамый! Минем бабам граф Камертон икәнен hәркем белә. Ә әтием атаклы скрипкачы иде...
- Соң, шуннан ни? Бабаң граф булуы синең акылыңа нинди дә булса берәр тәэсир ясаганмы, баш миеңдә нинди дә булса эз калдырганмы? Байлык белән ныгытылмаган дәрәҗә төкереккә дә тормый! Төкерәм мин синең графлыгыңа. Беләсең килсә, миңа хәтта граф оныклары ялчы булып хезмәт итәләр! Әйдә, турсаеп торма, бар тизрәк, гараж капкасын ач, - тупас кына дәште Күсе Башлы Ябалак.
Берничә минуттан соң гараж эченнән автомобильнең ялтыравык борыны күренде һәм шул борын артыннан автомобильнең озынча гәүдәсе дә калкып чыкты.
Автомобиль, бөтерелеп күтәрелгән тузан эченә шәмәхә төтен пошкыртып, кибеткә таба юнәлде... Аның артыннан Дәүләт автоинспекциясе машинасының сиренасын хәтерләткән тавыш чыгарып чиелдашып баручы[9] ярканатлар өере иярде.

Дүртенче сәяхәт
Төн илендә төн үткәрү

...Караңгы төшсә дә, алдагы сәяхәтем өзелмәде кебек тоелды, әмма йокы баса башлады. Күзләрем ирексездән йомылалар. Каядыр кунарга урнашырга кирәк. Дилбегәнең Күмеркүз белән очрашасы бар иде. Дилбегә мине Хәбәрия ханым кунакханәсенә озатырга булды. Иртән үзем килеп сине уятырмын, диде.
Тизйөрешле Дилбегә эшне кызу тотты. Ун минут та узмагандыр, Хәбәрия ханым кунакханәсендә идек. Хуҗабикә белән итәгатьле генә исәнләшкәннән соң, кунакханәдә кунган өчен күпме акча түләргә кирәклеген сораштым, ә үзем буш кесәмне капшыйм.
- Кенәгәбезгә берәр төрле кызыклы яңа хәбәр язып калдырырсың, энем! - диде Хәбәрия ханым һәм тышлыгы голографик рәсемнәр белән бизәлгән бер китап сузды. Мин мондый язма сырларга керештем: “Австралиядә иң биек агач - эвкалиптның буе 100-110 метрга җитә. Иң каты агач - самшит, ул тимердән дә катырак. Аны балта белән дә чабып булмый. Балта йөзендә бу агач эзләр калдыра. Дөньяда кәнфит, сөт, ипи, хәтта колбаса агачлары да бар”[10].
Шул арада Дилбегә дөньядагы яңалыклар белән кызыксына башлады.
- Нинди яңалыклар юк? - дип сорады ул Хәбәрия ханымнан.
- Микробот ясаганнар, - диде Хәбәрия ханым. - Yзе микроб, үзе робот, яки бактерия зурлыгындагы нәни робот. Бөҗәкләр кебек, авыртуны да сизми икән ди алар[11]...
Ләкин мин Дилбегәнең күзләрендә нинди кызыксыну ялкыны дөрли башлаганын инде күрмәдем, мин йокыга талган идем инде...
Таң атуын белгертеп, сузып-сузып Төн иле әтәчләре кычкырды. Менә мин таң ату турында язам. Нәрсә соң ул – таң ату? Планета үз күчәре тирәли әйләнү нәтиҗәсендә офыктан кояш нурлары атылып чыгу ул. Төн илендә кояш та могҗизалы булуы турында сүзләр көтмәгез миннән. Яшел дә түгел, зәңгәр дә түгел Төн иле кояшы. Төн иле кояшы гап-гади, нәкъ безнеңчә, матур да, якты да, ягымлы да, җылыта да ул. Төн иле кояшын башка төрле итеп сүрәтләсәм, бу хикәям фантастик әсәргә әверелер иде. Мин бит язучы фантаст түгел, бары тик чынбарлыкны гына тасвирлаучы!
* * *
...Иртән мине кое чыгыры чыгарган шыгырдау тавышы үз өемдә уятты. Кемдер коебыздан су ала: быгыр-быгыр, шыгыр-мыгыр, чылтыр-чылбыр, даң-доң...
Тик аңлашылмый: ни өчен колагыма “микрохәбәр” дигән аваз ишетелеп куйган шикелле тоела. Төн илендә кызыгын-кызыктыр, ләкин үз өеңдә рәхәтрәк! Туктале!.. Микробаш, микрокул, микробот, микроаяк!.. Ничек инде кешенең башы, кулы, боты, аягы микроүлчәмдә була ала?.. Зурны кечәерәйтеп буладыр булуын, а менә кечкенәне ничек зурайтырга?.. Кечкенәне дә зурайтып буладыр булуын, күпертә белсәң. Шыттырсаң, борчак та зурая ич! Була икән дөньяларда, дөньяларда була икән шаккатырмалы, шыттырмалы, тырмалы хәлләр! Туктале, чүп үләннәр үсмәсен өчен әти бакчаны бер кат тырмалап чыгарга кушты ич. Тырма – ул зур тарак, тырма белән туфракның чәчен тарыйсың, борчак чәчәсең...


Бишенче сәяхәт
Камыртән тәнендә

Кешедә кызыксыну уятасың килсә, бераз шыттырып та җибәрергә кирәк. Кечкенәне зур итеп күрер өчен, үзеңә кечерәергә кирәк. Башканы аңлар өчен, үзеңне башкалар урынына куя белергә кирәк. Мин үземне граф ролендә итеп тойдым. Кушаматым, имеш, Камыртән икән. Төн иле солтаны мине үз сараена чакырткан, имеш.
Җыендым, бардым, кердем.
Солтан, тәхетеннән торып, үзе үк каршылады.
- Синең килүеңне зарыгып көтәм, дускаем! - диде ул. - Безнең бабайларыбыз Бөек Төен чорында ук бик якын дуслар булган икән. Бу хәл турында син беләсеңме?
- Тарих китапларында Бөек Төен чоры турында бик аз язылган. Нинди чор соң ул?
Солтан Төн иленең тарихын иң яхшы белүче булып санала иде. Хәер, ил башлыгы үз иленең тарихын яхшы белергә тиеш тә инде.
- Бөек Төен чоры белән илебезнең исеме турыдан-туры бәйле, - дип аңлатып китте солтан. - Төн иле элек Төен иле дип йөртелгән. Бу чорда илебездә төеннәр төйнәү белән бихисап кеше шөгыльләнгән. Нинди генә төеннәр бәйләмәгәннәр монда! Соңыннан илнең исеме халык телендә кыскартылып, Төн иле булып калган. Илебез һич тә, явыз телләр сөйләвенчә, төнгечә караңгылык иле түгел ул.
- Нәрсәгә кирәк булган икән ул төен төйнәүләр?
- Бармакларны хәрәкәтләнергә күнектерү өчен. Бармакларның җитез хәрәкәтләнүе баш мие эшчәнлеген камилләштерә. Димәк, бу ысул фикерләү сәләтен арттыра. Шул ук вакытта төеннәр бәйләү зур осталык сораса, төеннәрне чишү тагын да югарырак сәләтләр таләп итә. Төеннәрне чишү тырышлык та, түземлек тә, ихтыяр көчен дә тәрбияли. Яңа сәләтләр яңа мөмкинлекләрне ача.
- Ә хәзер нигә төеннәр бәйләмиләр дә, нигә бу шөгыльне ташладылар?
- Хәзер безнең белзиһен агачыбыз бар. Бу агач аша белем алуга яңа ысуллар кертелде. Иске ысуллар нигезсез калганга күрә, нигезсез онытыла шул!
- Нигә әле иске ысулларны искә төшерү кирәк булды соң?
- Хикмәт-сәбәп шунда ки, быел белзиһен агачыбызда чәчәкләр азрак санда атты. Агачыбыз корый башлады...
- Ә сәбәбе нидә? Сәбәбен ачыклап булмыймыни? - дидем, ә үземә бу сорауга җавапны беләмен дә кебек тоелды. Мин бит Камыртән түгел, мин - Фәнис! Юк, мин Фәнис түгел, мин - Камыртән. Авызымнан әллә Фәнис, әллә Камыртән сүзләре чыкты:
- Бу Күсе Башлы Ябалакның кыланмышлары булырга тиеш. Ул бит Дилбегәгә тиешле булган белзиһен агачы чәчәген дә урлап ашаган иде. Дилбегәгә явызлык эшләгән өчен ул үз-үзен түгел, ә Дилбегәне өнәми. Җитмәсә, шул җебегән Дилбегәнең сөйгән кызына Күмеркүзгә өйләнмәкче була диләр аны. Гаепле кеше үз гаебен нигә читләргә тагарга тырыша икән? Ә хәзер Олтан партиясенә язылып, Олтан белән әллә нинди мәкерле ниятләр корып йөридер ул мәлгунь. Алай да үзләрен җәберләнгән дип исәпләгән колларыңнан курык...
- Сөйләмә юк-барны! Олтан бу эшкә бармас, ул бит минем баш вәзирем, - дип өздерде бу сүзләрне солтан.
- “Юк” белән “юк”ны кушсаң “юк” була. “Бар” белән “бар”ны кушсаң “бар” була, - дидем Камыртән буларак, мин инде хәзер Фәнис түгел идем. - Ә менә “юк” белән “бар”ны кушсаң нәрсә була?
- Билгеле инде, кадерле кунагым, фикер йөртү кагыйдәләре яки мантыйк буенча “юк” була.
- Димәк, мин юк-барны сөйләмим, ә юкны гына сөйлим. Алай булгач, гел дәшмәвем яхшырак түгелме? - дип, үпкә белдердем үпкәләүчән Камыртән буларак.
- Гел дәшмәсәң, ач каласың.
- Ничек инде ач каласың? Сез, солтан галиҗәнаплары, әле генә кунакчыллык кагыйдәләре буенча мантый ашыйбыз, дигән идегез, - ашыйсым килеп эчләремне бора башлады минем.
- Мантый ашыйбыз, димәдем ич. Мантыйк яки логика законнары буенча нинди нәтиҗәләргә килеп булуын әйттем. Дәшмәсәң, ач каласың, дидем. Сине җигәрләр, сине изәрләр! Менә мин дә гомерем буе кешеләргә каты дәшмәскә тырыштым, әйтәсе килгәннәремне, әйтәсе тиеш булганнарны әйтми калдым. Дәшмәгән саен, мине - бу йомшак солтан икән дип уйлый башладылар, саннамый башладылар. Хәтта Бәрәңге Борын дип тә йөртә башладылар. Бу кушаматыма һич үпкәләмим, аңар күнектем, аңар ияләштем. Ияләшкәч, хәтта кушаматым үземә дә ошый башлады. Ә менә үзара мөнәсәбәтләргә кайтканда, килешә алмыйм, чөнки тәртип яратам, тәртипле кешеләрне яратам. Тәртипле кешеләр башкаларга авырлык китерми.
* * *
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Төеннәр Иле - 3
  • Büleklär
  • Төеннәр Иле - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4507
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2139
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Төеннәр Иле - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4427
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2174
    32.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Төеннәр Иле - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4454
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2201
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Төеннәр Иле - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 3319
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1831
    35.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.