🕙 1 minut uku

Төсле мизгелләр

Süzlärneñ gomumi sanı 152
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 97
51.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Ан мизгел
  
  Яратам мин ап-ак тесне.
  Бетен денъя ап-ак тесле:
  Куяннар да ак тун кигән,
  Каеннар да ак туннан.
  Бүреккә дә, керфеккә дә,
  Борынга да ак кунган.
  Биек булып, ап-ак булып,
  Урамга ак кар яуган.
  Көне буе шау-гөр килеп
  Шуабыз шул ак таудан.
  
  Зәнгәр мизгел
  
  Яратам мин зәңгәр төсне.
  Бөтен дөнья зәңгәр төсле:
  Басулар, кырлар, үзәннәр
  Зәңгәр кардан арчыла.
  Челтәрләнеп-челтәрләнеп,
  Җирдән һаман пар чыга.
  Зәңгәр елгалардан әнә
  Зәңгәр бозлар агыла.
  Зәңгәрләнеп ага алар
  Зәңгәр Идел ягына.
  
  Яшел мизгел
  
  Яратам мин яшел төсне.
  Бөтен дөнья яшел төсле:
  Дөнья яшел микән әллә
  Яшел яңгыр яуганга,
  Урман-кырларны ямь-яшел
  Тамчы белән юганга?
  Яшел дулкын чаба кырда,
  Җил иссә дә чак кына...
  Шулай яшел була белә
  Безнең туган як кына.
  
  Сары мизгел
  
  Яратам мин сары төсне.
  Бөтен дөнья сары төсле:
  Арыш, бодай бөртекләре,
  Үләннәр сары төстә.
  Сары белән йөгертелми
  Калмагандыр бер төш тә.
  Саргайган яфраклар җиргә
  Сарылалар сак кына.
  Сары була белә шулай
  Безнең туган як кына.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.