Latin

Тормыш Бу - 08

Süzlärneñ gomumi sanı 4366
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1895
41.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Ана һәм бала немецларның кызылармеецларга мөнәсәбәтләре сизелерлек рәвештә үзгәрә бара: сораганга чын күңелдән җавап бирү һ.б. Бу мөнәсәбәтләргә трамвай йөртүчеләр аерата тон бирәләр. Чөнки алар иң сизгер һәм эчкерсез мөнәсәбәттә булу үрнәген күрсәтәләр...
Шуңа да карамастан, хәзер инде трамвай йөртүче немецлар соңга калган рус солдатын яки офицерын көтеп трамвай туктатмыйлар. Хезмәт тәртибе закон. Нормаль йөрешкә тик әнә теге сары һәм кызыл флажок тоткан чибәр кызкайлар – регулировщицалар гына үзгәреш кертә алалар.
Бүген миңа урамда бер карчык кәнфиткә охшаган нәрсә бирде. Мин, аның нәрсә бирүен аңламыйча, карап торам. Ул, миндә булган шикне таркату теләге белән булса кирәк, кәнфитнең берсен үзе капты һәм тиз-тиз генә:
- Мин немка түгел, мин чешка. Прага, Прага! Беләсезме? - ди.
- Беләм, - мин әйтәм.
- Сез Москвадан?
- Юк. Казан. Беләсезме Казан шәһәрен?
- Беләм, беләм...

4.07.45
Трамвайда барабыз. Минем каршыда чибәр генә ике кыз. Күңелле генә сөйләшәләр. Алар кайбер сүзне русча, мин кайбер сүзне немецча сукалашабыз. Мин алардан Венденшлосс районының кайда икәнен сорыйм. Алар, үзләрен күрсәтеп, куллары белән алга селтәп, үзләренең дә шунда китеп баруларын аңлаталар. Өчебезне бергә күрсәтеп, бергә барырбыз, дигән мәгънәне төшендерәләр.
Нәкъ шул вакыт трамвай туктый. Алда автомашиналар колоннасы үтә икән. Аларга немец заводларыннан алынган станоклар төялгән. Аннан атлар колоннасы уза башлый. Кызларның йөзләре җитдиләшә. Алар инде көлеп сөйләшмиләр. Менә каралы-аклы сыерларны куып баручы Белоруссияме, Украинамы кызлары күренә...
Янымдагы кызларның берсе, бу сыерлар көтүен күреп, нәрсәдер әйтеп ташлый. Мин тиз генә аңа күтәрелеп карыйм. Икенче кыз исә, ниндидер каты гына сүз әйтеп, тегеңәр дәшмәскә куша. Мин дә дәшмим. Трамвай кузгалып китә. Мин уйга чумам. Кырык беренче, кырык икенче еллар. Немец итеге астындагы Белоруссия урманнары, Украина далалары... Шәһәр һәм авылларның шәм урынына утырып-утырып янулары... Кешеләрнең чебен урынына кырылуы, тирес урынына черүе... Барысы да минем күз алдымнан үтеп тора башлыйлар... Шул арада трамвай инде туктаган һәм халык чыгып бетә язган. Кызларның берсе минем җилкәгә төртә һәм үзе артыннан барырга ымлый. Төшәбез. Кызлар миннән тәмәке сорыйлар. Мин: «Их нихт раухен», - дигән булып, үземнең тәмәке тартучы түгел икәнемне аңлатырга тырышам. Дөрес әйттемме, юкмы - алар мине аңладылар һәм тәмәке тартмавым өчен мине мактагандай итә башладылар: «Гут, гут», - дигән булалар. Монысын инде мин аңлыйм. Үзеңне мактагач, ничек аңламассың...
Мин Шпрее елгасы буеннан барам. Бу – Венденшлосс районына бару юлында. Илья Эренбургның Шпрее турындагы язмалары хәтергә төшә: Висла һәм Одер елгалары тота алмаган Кызыл Армияне Шпрее елгасы гына тота алмас инде, дип язылган иде бугай. Мин нәкъ менә шул Шпрее буеннан атлап барам. Мин аның анык Шпрее икәнен беләм. Ләкин, үчекләнеп һәм шуңардан бертөрле тәм-ләззәт табып, янымда килгән немецтан сорыйм:
- Это Шпрее?
- Йа, йа, Шпрее, - ди теге.

5.07.45
Трамвайда барабыз. Коеп яңгыр ява. Юл читендәге канау буйлап ашкынып су ага. Мин тагын Илья Эренбургның Шпрее турында әйткәннәрен хәтерлим һәм каршымда утырган немец карчыгына:
- Шпрее, - дим, әлеге яңгыр суын күрсәтеп. Карчык көлә:
- Йа, Шпрее, Шпрее, - дигән була.
Метрога төшәм. Ике солдат сөйләшеп тора. Берсе:
- Метромыни бу, бәрәңге базы, - ди. - Безнең Москва метросына җитү кайда инде ул.
Кич. Урамнан акрын гына атлап барам. Менә клуб. Матур гына рус җыры агыла...

6.07.45
Кайту өчен вагоннарга төяләбез. Мин Познань шәһәренә кайтам. Олы яшьтәге кызылармеецлар, яралылар һәм хатын-кызлар өйләренә кайталар. Барысында да икешәр, өчәр, хәтта артыграк та чемоданнар белән әйберләр. Велосипед һәм тегү машиналары да күренә...
Вагоннарга башта кызылармеецлар утыралар. Аннан кала пленнан кайтучылар. Берлиннан Германиянең башка шәһәр яки авылларына кайтучы немецлар исә, үзләренә урын тияр дип өмет тә итеп тормастан, туры вагон башларына менәләр. Вагон әйләнәсендәге барлык баскычлар да ата һәм ана немецлар тарафыннан сырып алынган.
Безнең белән бер чешка кайта: карсак, кечкенә генә кысык зәңгәр күзле... Ул бик көнче. Леонид башта аның белән танышты. Хәзер, тегене шаяртып, төрле хатын-кыз белән уйный. Ә теге чешка йөгереп килеп Леонидны алып китә, аңар ачу белән төртә. Без көлешәбез.

Әйе, зур шатлык! Безнең кешеләр Москвага кайта. Вагоннарда, кайда гына карама, дусларча әңгәмә...
* * *
- Ни өчен бөтен кеше сөя һәм сөелә дә, бер мин генә сөймим дә, сөелмим дә икән?
- Алдыйсың, Павел. Мин беләм. Син теге... кемне... ничек сөйгәнеңне мин яхшы беләм...
* * *
- Мин ул сестраны мәңге онытачак түгел. Мин аның каршында гомергә бурычлы. Ах, мин, ахмак, операция вакытында, авыртуга түзә алмыйча, әйләнеп килеп берне кундырдым... Ә ул, мескен, миңа соңнан да ачуланып карамады. Көлә генә торган иде...
* * *
- Бу минем солдат. Без аның белән үзебезнең походны Балтыйк буенда төгәлләдек. Бер снаряд килеп-килеп – бох-х!.. Шулай икебез дә сакау булып калдык...
* * *
Ул, капитанның бөдрә чәчен учлап тота һәм:
- Боря, син хәтерлисеңме Бромбергны – без анда спирттан агуланган идек? Анда син безне коткардың бит...
* * *
- Минем өч улым бар. Кыз булдырасы килә. Ничек итеп кыз булдырырга?
- Хатыныңның сул ягына ятарга кирәк.
- Ничек инде сул ягына?
- Уң кулыңа хатыныңны салып ятарга кирәк... Шулай итсәң, кыз бала туа. Сул кулыңа хатыныңны салып ятсаң, һәрвакыт ир бала була...
* * *
- «Цивилизация»ле халык безгә карап тора...

«Совет әдәбияты»ннан хат
Хөрмәтле Нәфикъ иптәш!
Ерак Казаннан сезгә бик күп сагыну сәламе һәм үзегезнең исән-сау яшәп, тизрәк кайтып җитүегезне теләп калабыз.
Хәтерегездәме, бер вакытны, әллә рәттән берничә вакыт микән, мин сезне үпкәләткән идем – хикәяләрегезне журналга урнаштыра алмыйча дим. Ялгышмасам, сез мине деспотлыкта, үз вкусымны күршеләргә бәйләргә тырышуда гаепләгән идегез, һәрхәлдә, тел төбегездә шул бар иде төсле. Узган эшкә салават!
Менә бүген сезнең «Пошмас Хәйретдин» дигән хикәягезне укып, мин бик яраттым. Бу хикәягездә тигез һәм логика ныклыгы белән үсә торган вакыйга һәм шактый ук нык эшләнгән образлар бар. Кыскасы, фронт шартларында торып язган яшь иптәш өчен сөенечле хәл бу!
Хикәяне кайбер бик кечкенә «каләм тибрәтүләр» белән чираттагы 6 нчы номерга (Татарстан бәйрәменә карата чыгачак №) әзерләп куйдым. Тиздән укырсың дип ышанам. Сәлам һәм хөрмәт белән,
Фатыйх Хөсни. 9.06.1945 ел.
(Алдым 17.06.1945. Гаҗәп тиз! Н.Яһудин. Польша. Овиньск).


Пошмас Хәйретдин
(«Совет әдәбияты», 1945, №6)

Кара сакалың кайда барсаң да артыңнан калмас, дигәндәй, Хәйретдин өчен «Пошмас» кушаматы нәкъ әнә шул «кара сакал» булды инде. Кайда гына бармасын, кемнәр белән генә аралашмасын, аны һәркайда «Пошмас» дип атадылар. Дөресен генә әйткәндә, аның имән төбе шикелле юан һәм авыр гәүдәсенә, салмак кына хәрәкәтләренә бу кушамат ябышып та тора иде кебек.
Башта Хәйретдинне анасы Хөбәйбә карчык шулай атады.
- Әй балам, балам. Кемгә охшап шул кадәр пошмас җан былдың икән син? Атаң мәрхүм дә андый түгел иде бит соң. Үзем дә, аллага шөкер, бер эшкә тотынсам, кешеләрнең исләрен-акылларын җибәреп эшлим. Мактанып әйтүем түгел, теләсә нинди эшне ялт итеп куям, - дип тирги торган иде ул аны. Бәлки әнә шуннан ишетеп калыптыр, башта авылның бала-чагалары, тора-бара олы кешеләре дә Хәйретдинне «Пошмас» дип, «Пошмас Хәйретдин» дип атап киттеләр. Хатыны Әминә дә аны:
- Әй, Пошмасым! Пошмасым ла минем! - дип иркәли. Ә инде ачуы килгән чаклары булса:
- Әй, Ходаем, пошмас та инде син, Хәйретдин. Азрак дөнья-тормыш турында кайгыртыр идең, - дип үпкәләп әйтә торган иде.
Хәйретдингә сугышка кадәр үк үз авылларыннан читкә чыккаларга туры килә иде. Мәсәлән, акча эшләү һәм гаиләсен кием-салым белән тәэмин итү өчен кышкы буш айларда ул шәһәргә эшкә баргалый иде. Каяндыр ишетеп калыпмыдыр, Хәйретдинне монда да «Пошмас» дип атыйлар иде. Икенче елларда килгәндә аны:
- Э-э, үткән елгы теге Пошмас егет икәнсез, - дип ягымлы гына елмаеп каршылыйлар иде. Һәм рәхәтләнеп үзләре белән бер бригадада эшләргә өндиләр. Хәйретдиннең көчле булуы, ике-өч кеше күтәрә алмаслык капчыкларны ялгыз үзе күтәреп йөртүе иптәшләрен аңар якынлаштыра иде.
Хәйретдин Ватан сугышының башыннан ук Кызыл Армия сафына чакырылды. Монда да, ничектер, шулай башланып китте: уен-көлке вакытында иптәшләре аңа еш кына «Пошмас Хәйретдин» дип ычкындыргалыйлар иде. Ләкин аңардан көлеп тә, ачуланып та, аны кимсетеп-мыскыл итеп тә әйтелми иде бу. Иптәшләре Хәйретдингә аерым бер хөрмәт белән, аны аеруча олылап карыйлар иде. Бигрәк тә фронтка килгәч, Хәйретдинне олылап һәм хөрмәт итеп карау көннән-көн арта барды. Аның сугышта күрсәткән батырлыкларына сокланып һәм дусларча уен-көлке итеп:
- Әй, Пошмас Хәйретдин дә инде. Кичә кирәкләрен бирде соң немецларның, - диләр иде аның иптәшләре. - Әйе-әйе, берүзе биш немецны «пыр» туздырып куып бара егетем. Бер дә «Пошмас» икән бу дип уйламассың. Куа торгач, берсенең итәгеннән эләктереп алды. Ә тегенең күлмәк итәге Хәйретдиннең кулында өзелде дә калды. Нишләп автоматтан гына атып екмый булыр инде. Теге немецны куа да куа бит бу. Кыска, юан аяклары белән аю кебек лап-лап килеп чаба бирә малаең. Немецы немецмы сиңа тагын: баскыч кадәр озын, шүрәле бармагы кебек нәзек. Бара-бара, күзлеген дә атып бәрде бу немец... Ләкин Хәйретдин барыбер куып җитте бит үзен. Чәченә үрелә, ләкин буе җитми бит Хәйретдиннең. Валлаһи дип әйтәм, сикерә бу. Шулай итеп, тузгып беткән җирән чәченнән урап тотып алды да, җиргә бөтереп салды тегене.
Мондый сөйләнүләргә Хәйретдин һич тә ачуланмый. Киресенчә, тәмәкесен акрын гына суырып, күңелле генә бер төс белән елмаеп утыра бирә.
Әмма Хәйретдиннең дә пошыныр чагы бар икән шул. Без үзебез моның шаһите булдык.
Моннан җиде ай элек Хәйретдин яраланып госпитальгә киткән иде. Адресы алышыну аркасында, ул нәкъ алты ай буенча өеннән хат ала алмаган. Яңадан частька, элекке иптәшләре янына әйләнеп килгәч тә бер айдан артык хат ала алмыйча йөрде. Җиде ай буенча йөдән хат булмау - солдат өчен шактый авыр борчу инде ул!
Ләкин мәсьәлә шунда ки, өеннән хат алмауга да карамастан, Хәйретдиннең һич тә эче пошмый иде. Ул электән дә хатны сирәк һәм кыска язарга ярата иде. Әгәр дә елга бер озын хат яза икән, аны иптәшләренә күрсәтеп:
- Хатынның кәефе килсен дип әйттем әле, бу юлы хатны озын итеп яздым, - дип сөйләнә. - Хатын моны укып куаныр инде. Үзе шушыңардан ике өлеш озын итеп язмаса, колагымны кисәргә бирим әгәр.
Бу сүзләрне ул аерым бер горурлык белән һәм мактанып әйтә. Аның көр тавышыннан, үз-үзен шул кадәр пошынусыз тотуыннан: «Хатыннарның ышанычсызлыгы, аларның ирләренә хыянәтчел булулары турында нәрсә генә сөйләмәсеннәр, боларның берсе дә миңа кагылмый. Минем хатын бөтенләй башка калыптан» - дигән мәгънә аңлашылып тора иде. Һәм чыннан да, бер озын хатына каршы Хәйретдин өч-дүрт озын хат алып укый. Мондый вакытларда аның хатыны аеруча күтәренке күңел белән, чыннан да куанып-куанып язган була иде. Авылдагы хәлләрне дә, өйдәге хәл-әхвәлләрне дә бәйнә-бәйнә хәбәр итә. Улы Хәйдәр белән кызы Хәдичәнең ничек-ничек уйнауларын, аталарын ничек сагынуларын һәм аның исән-сау кайтуын ничек көтүләрен - барысын да, барысын да белдерә. Хәйретдин, үз-үзеннән канәгать кенә бер елмаю белән, хатыны Әминәдән килгән хатларны да иптәшләренә күрсәтә:
- Әйттем бит мин сезгә, иренмичә бер озын хат язып салган идем, хатынның бөтенләй кәефе килгән, - ди ул.
- Яхшы ир атын мактар, яман ир хатынын мактар, дигәндәй, син дә җүләрнең дә җүләре икәнсең, Хәйретдин агай, - диде бервакыт Мортаза аның сүзләренә каршы. - Һаман да шул Пошмас Хәйретдинлегеңә барасың. Йөгәнсез атка, ирсез хатынга ышанма, диләр бит.
Тагын бер сугышчы иптәшләренә кашларын сикертеп, күзләрен кыскалап алды да:
- Ышан син хатыннарның озын итеп хат язуларына, - дип шаяртып куйды. - Сүзне сатып алмый ич ул халык.
Ләкин Мортаза теге сугышчының сүзне уен-көлкегә борып җибәрергә теләвен яратмады. Хатын-кызлар турында Мортаза шаяртып кына сөйләргә теләми иде. Бу хакта ул чынлап һәм чиксез бер ачу белән сөйли. Бигрәк тә Хәйретдиннең шулкадәр тыныч табигатьле булуын һәм ике сүзнең берендә хатыны Әминәне мактавын ишетергә дә теләми иде. Ләкин моннан бер ел элек Мортаза андый түгел иде. Киресенчә, ул чакларда Мортаза шул ук Хәйретдиннең тыныч тавыш һәм салкын кан белән сөйләгән сүзләрен рәхәтләнеп җүпли, аның хатыны Әминәдән килгән хатларны күңел биреп һәм кабат-кабат тыңлый иде.
Моннан бер ел элек Мортаза хатыны Фатыйманың иргә чыгуы турында хат алды һәм әнә шул вакыттан алып ул ирләрнең үз хатыннарын мактап сөйләвен яратмас булды. Бигрәк тә Хәйретдиннең бу мәсьәләдә артык тыныч канлы булуын Мортазаның җене сөйми иде. Аңа Хәйретдин юри шулай сөйләнә, Мортазаның ачуын китерү, аның авырткан җиренә кагылу өчен шулай мактана кебек тоела иде. Мортазаның аңлавынча, Хәйретдин аның турында, әйтерсең лә: «Мортаза ул үзе начар булганга хатыны аны ташлап киткән», - дип уйлый, тик ул кадәресен әйтеп кенә бетерми кебек иде.
Менә хәзер дә Мортаза Хәйретдингә чиксез бер ачу белән карап утырды. Аның электән дә калын өске ирене кинәт кенә кабарып-күпереп киткәндәй булды. Эре-эре саргылт тешләре ямьсез генә ялтырап торалар иде. Әйтерсең лә, хатынын мактап сөйләгән өчен, Хәйретдинне әнә шул саргылт тешләре белән чәйнәп ташларга әзер тора иде ул. Һәм ул әлеге шаяртып сөйләгән солдатның сүзләрен чынга алып:
- Әйтмә дә. Күпне сөйләгән, күпне язган хатыннарга бигрәк тә ышанма инде син, - диде.
Озак вакытлар өеннән хат алмый торгач, иптәшләре Хәйретдинне бигрәк тә шаярта башладылар.
- Егетләр, Хәйретдиннең мактаулы хатыны хәзер хат та язмый башлады инде, - диләр иде алар.
Мортаза исә, бөтенләй канатланып китеп:
- Әйттем бит мин, әйттем бит. Ышанма син хатыннарга, аларның фәрештәмен дигәненә ышанырга ярамый, - дия иде.
Ләкин Хәйретдиннең моңар да исе китми, хәтта эче дә пошмый иде. «Дөнья булгач, төрле хәл булырга мөмкин. Бәлки, минем хатлар барып җитми торгандыр», - дип уйлый иде Хәйретдин. Әгәр дә Мортазаның сүзләре күңеленә шик-шөбһә сала башласа: «Ярый, хатын язарга да теләмәсен. Әни белән сеңел ни өчен язмыйлар алай булгач? Әлбәттә, алар язмыйча калмаслар иде инде», - дип юана иде.
Бер көнне Мортаза Хәйретдиннән:
- Хатының чыннан да иргә чыккан булса? Син инде, Хәйретдин агай, акылсыз түгелсең, мәсьәләнең бу ягын да уйлап кара әле. Чыннан да, хатының сине ташлаган булса, син нишләр идең? - дип сорады.
Хәйретдин, киң сары кашларын җыерып, калын җилкәсен тартып куйды. Азрак уйлап алганнан соң:
- Чыннан да шулай булсамы? Чыннан да шулай булса, моңар минем эчем дә пошмас, йөрәгем дә көймәс иде. Тик ул турыдан-туры әйтеп язсын гына миңа. Әллә мин хатын таба алмаммы? Гомерем булып исән-сау кайта алам икән, миңа менә дигән япь-яшь кызлар табылачак.
Җиде ай тулып сигезенче айга чыкканда, Хәйретдин берьюлы ике хат алды. Хатларның икесе дә Саҗидә сеңлесеннән иде. Хатларның икесендә дә Саҗидәнең үзеннән, әнисе Хөбәйбә карчыктан, Хәйретдиннең дүрт яшьлек кызы Хәдичәдән сәлам бар. Улы Хәйдәрдән беренче хатта сәлам куелган, икенчесендә юк иде. Хатыны Әминәдән исә, ни өчендер, ике хатның берсендә дә сәлам әйтелмәгән.
Хатларны укый башлагач та Хәйретдиннең ап-ак йөзе кара янып, күгәреп калгандай булды. Аның күз алдына Мортазаның ялтырап торган эре-эре саргылт тешләре килеп бастылар, колак төбендә аның чәнечкеле сүзләре яңгырап торгандай булдылар. Әйтерсең лә, Мортаза Хәйретдиннең колагына үзенең калын иреннәрен терәп: «Ышанма син хатыннарга, аларның фәрештәмен дигәненә дә ышанырга ярамый!» - дип кычкыра иде. Һәм Хәйретдин: «Әминәгә нәрсә булды икән соң? Сеңел ни өчен аңардан сәлам куймаган?» - дип уйлады. Ашыга-ашыга хатны укуын дәвам итте. Ләкин укыган саен фикере чуала гына барды, аңлашылмаучылык көчәйгәннән-көчәя генә иде. Беренче хаттан Хәйретдин бернәрсә дә аңламады. Ә менә икенче хатта, Хәйретдиннең аңлаганы буенча, мәсьәләләр азрак ачыла төшә иде. Икенче хатта:
«Абый, Хәдичә сеңлем үзебезнең янда, әтигә миннән дә сәлам дип, өстәл әйләнәсендә йөгергәләп йөри. Үзем район үзәгеннән кайтып-килеп йөрим, өйдә әни белән Хәдичә сеңлем генә булгач, аларның үзләрен генә калдырып булмый. Абый, бу хатны язган вакытта Хәйдәр энем Кимедә иде. Октябрь бәйрәменә әнисе янына кунакка киткән иде. Абый җаным! Дошманны җиңеп, тизрәк кайтуыңны бик тә көтәбез...» дип язылган иде.
Хәйретдин кайгысын иптәшләреннән яшермәде. Хатның икесен дә аларга укып күрсәтте. Иптәшләреннән берсе:
- Киме дигәне бер авылмы инде? - дип сорады.
- Әйе, безнең авылдан тугыз чакрымда.
Теге кызылармеец телен шапылдатып куйды:
- Кара син аны, балаларын карчыкка калдырып, үзе иргә китеп барган икән, ә!
Мортаза да шунда иде. Ул:
- Әйттем бит мин! Бар, ышан син аларга, - диде.
Ләкин бу юлы Мортаза Хәйретдинне үчекләп сөйләми иде инде. «Беләм, туган, беләм, бик авыр хәл. Үземнең дә башымнан кичкән хәлләр болар», - дигән шикелле итеп, Хәйретдиннең хәлен аңлап, аның кайгысын уртаклашу теләге белән сөйли иде. Шулай ук Хәйретдингә дә Мортазаның тешләре, элекке кебек, ямьсез булып күренмиләр иде инде.
Хәйретдин, кичкә кадәр күңелсезләнеп, башын түбән иеп йөрде. Эче пошып, төн буенча йоклый алмый чыкты:
- Хай-хай-хай, Әминә, мин синнән моны көтмәгән идем, - дип уфтана иде ул. - Менә сиңа кирәк булса, ә! Ай, улым, улым! Ай, Хәйдәрчегем минем. Аларга кунакка баргандай итеп йөри икән, мескен бала.
Бервакыт Мортаза уйный-көлә генә болай диде:
- Хәйретдин агай, син бит әле япь-яшь кызга өйләнмәкче идең. Хатын иргә китте дип әйтеп, шул кадәр борын төшерергә ярыймы соң. Үзең әйтмешли, менә дигән кызларның маңгайларына чиертә-чиертә сайлап өйләнербез әле.
Хәйретдин, кешеләргә аерым бер тәэсир итә торган юаш һәм моңсу тавыш белән сузып:
- Әй, туган, туган! - диде. - Хатының, бала-чагаларың белән тигез генә тормыш итүгә җитми инде ул. Шуның өстенә, аның оятсызлыгын әйт әле син, хатынның мин әйтәм. Мин монда шар сугып, уйнап йөрмим ләбаса. Башына тай типмәгән булса, ул азрак шуны уйларга тиеш иде.
Шулай итеп Хәйретдин өчен кайгылы-пошынулы көннәр башланып китте. Хатыны һәм балалары турында уйлаган, аларны исенә төшергән саен, Хәйретдиннең кайгысы арта, пошынуы көчәйгәннән-көчәя барды. Андый сабыр табигатьле кеше кайгыны да авыр кичерә икән. Берничә көн эчендә аның йөзенә зәгъфран сарысы төште. Куе зәңгәр күзләре зур булып, кызганыч рәвештә юаш һәм уйчан булып калдылар. Ничектер, аның үзенә тапшырылган эшне үтәвендә дә сүлпәнлек чагыла башлады.
Ахыр килеп, батальон командирының политик эшләр буенча урынбасары, Хәйретдинне үз янына чакырып, аның белән озак кына сөйләшеп утырды. Хәйретдингә килгән хатларны кабат-кабат укытып һәм русчага тәрҗемә иттереп караганнан соң:
- Монда берәр аңлашылмаучылык булырга кирәк, - диде ул. - Хатыныгызның иргә чыгуы турында бер сүз дә әйтелмәгән ич бу хатларда.
- Андый начар хәбәрне үз туганыңа белдерүе дә кыен шул ул, иптәш капитан, - диде Хәйретдин. - Болай да аңлашылганга күрә язмагандыр ул аны.
- Шулай микән? Бу турыда уйлап карарга кирәк. Күптән түгел генә бер хат язган идем, дигән урыны бар түгелме? Ул хатын алдыгызмы соң?
- Юк, иптәш капитан.
- Шулай, шулай, монда нәрсәдер аңлашылып җитми, - диде капитан. - Аннан соң, заманы алай җиңел-җилпе генә уйлап эш итә торган заман түгел бит аның. Үзегезнең сөйләвегезгә караганда, хатыныгыз моны аңлый торган булырга охшый. Сугышка кадәр яхшы, күңелле торгансыз. Акылы булган хатын аны да онытмаска тиеш.
Капитан сүзеннән тукталып торды, һәм землянка эчен тирән тынлык каплады. Бу авыр тынлыкны бозып, капитан, тәмәке төрә-төрә сүзен дәвам итте:
- Заманы андый түгел, дигәннән, анда да бит уйнап йөрмиләр. Фронт өчен бөтен көчләрен биреп эшлиләр. Бәлки, хатыныгыз Киме авылында берәр эшкә кергәндер.
- Андый урынга кереп эшли торган грамоталы хатын түгел ул, иптәш капитан. Гомер буенча үзебезнең колхозда гына эшләп килде ул. Монда инде башкача уйларга мөмкин дә түгел...
- Шулай да, сеңлегезнең аңлатып язуын сорап хат яздыгызмы? Юк? Алай килешми, иптәш Насыйров. Бүген үк хат языгыз. Аннан соң, хәтта бу хәбәр дөрес булганда да, ул кадәр тиз җиңелергә, үз-үзегезне алай бетерергә ярамый. Сез бит сугышта һәркайчан батырлык үрнәге күрсәттегез. Мондый кайгылы хәлләрне кичерә алуда да башкаларга үрнәк булырга кирәк. Нишлисең бит, дөнья булгач, кайгысы да, хәсрәте дә булырга мөмкин.
Хәйретдин, авыр гына көрсенеп, башын түбән иде. Капитан исә, аны юатырга ашыгып:
- Аңлыйм. Дөрес булса, әлбәттә, уңайсыз хәл. Ләкин хатлар буенча , тегенди-мондый начар хәлләрнең булуы аңлашылмый әле монда, - диде.
Бу сүзләр Хәйретдиннең күңелен азрак юата төшкәндәй иттеләр. Капитанның землянкасыннан чыккан вакытта ул: «Дөрестән дә, сеңлемнән сорап язарга кирәк. Ни генә булса да, ачыктан-ачык белдереп язсын ул миңа», - дигән карарга килде. Һәм шул көнне үк Саҗидә сеңлесенә хат язып салды.
Шуннан соң тагын айга якын вакыт узды. Бу вакыт эчендә Хәйретдиннәр батальоны, дошманны куып, шактый ук алга китте. Батальон, бер зур елганың көнбатыш ярына сугышлар белән кичеп, шунда ныклап урташты. Немецлар батальонны елганың бу як ярында калдырырга һич тә теләмиләр иде. Алар көненә унар мәртәбә атакага килеп тордылар. Өч көн буенча шулай өзлексез авыр сугышлар дәвам итте. Дүртенче көнгә чыкканда дошман тәмам хәлсезләнде, атакага килеп маташуларын бөтенләй диярлек туктатты.
Шул көнне Хәйретдин тагын берьюлы ике хат алды. Ул бу хатларның килүен көткән дә, көтмәгән дә иде диярлек. Һәрхәлдә, ул сеңлесе Саҗидәнең нинди дә булса яхшы хәбәр җибәрә алуын өмет итмәде. Аның уенча, моннан элек килгән хатларда барысы да ачык һәм барысы да аңлаешлы итеп язылган иде инде. Шул ук вакытта, Хәйретдиннең күңеле нәрсәдер көтә, юк-юк та эчтән генә юангалап куя иде. Ул, сеңлесенә хатыны Әминә турында ачыктан-ачык белдерүен сорап язса да, күңеленнән андый хатның килмәвен тели иде. Ник дисәң, барын да ачыктан-ачык әйтеп язылган начар хәбәрне алуга караганда еллар буенча хат алмау, еллар буенча өеңнән һичбер хәбәр ишетмичә яшәү җиңелрәк булыр кебек иде.
Ә менә хәзер аңа берьюлы ике хат китереп бирделәр. Хатларны кулына алгач та, Хәйретдиннең тәне эсселе-суыклы булып китте. Аларны учында әйләндергәләп, байтак вакыт адресларына карап торды. Хатларның берсе сеңлесе Саҗидәдән, икенчесе - Әминәдән иде. Хәйретдин Әминәдән килгән хатның кире адресына , кире адрестагы фамилиягә игътибар итте. Әминә, Насыйрова дип, элекке фамилиясе – Хәйретдин фамилиясендә булып язган иде. Бу хәл Хәйретдиннең күңелен тынычландыра төште.
Ул бу хатларны башта үзе генә укып чыкты. Аннан соң тагын дүрт-биш мәртәбә үзе генә укыды. Иптәшләре аның шатлыгын Хәйретдин үзе әйтмичә үк күреп торалар иде инде. Хатларны кабат-кабат укыган саен Хәйретдиннең йөзе яктыра, балкый бара иде, балаларча сөйкемле-мөлаем елмаю белән елмая иде ул. Иптәшләре аңардан:
- Укы инде, Хәйретдин! Хатларыңны безгә дә укып күрсәт инде, - дип үтенә башладылар.
Нәкъ шул вакыт, траншея эчләтеп, батальон командирының политик эшләр буенча урынбасары килеп чыкты:
- Я, иптәш Насыйров, сезнең хәлләр ничек? - дип сорады ул.
- Хатлар, иптәш капитан. Шатлыклы хәбәрләр алып торам әле менә, - диде Хәйретдин.
- Кая әле, безгә дә укып күрсәт. Тылдагы хәлләр белән танышыйк, ничек яшиләр икән анда.
Хәйретдин, уңайсызланып кына:
- Тылдагы хәлләр дип, монда гел ярату да марату турында язылган, иптәш капитан, - диде.
- Менә шул ярату да марату кирәк инде. Ул булганда эшләр начар булмый, - диде капитан шаяртып.
Хәйретдин хатларны кычкырып укып чыкты. Аннан соң, капитан белән башка рус иптәшләре өчен, аларны русчага тәрҗемә итте.
Саҗидә үзенең элекке хатында барын да ачыклап язганлыгын, шуңа күрә икенче хатында яңадан кабатламавын әйтә: Киме авылында ятим балалар өчен тәрбия йорты ачылуын, җиңгәсенең шунда тәрбияче булып эшкә керүен һәм яхшы гына эшләп баруын белдерә.
Әминә:
«Әй, сөеклем, мин сине алай пошына беләсеңдер дип һич тә уйламаган идем, - дип яза. - Синең пошынуыңа мин бик-бик куандым. Балаларың белән минем хакта уйлап пошына белгәч, рәхмәт инде сиңа. Хатыннарын яраткан ирләр шулай пошыналар, шулай көнләшәләр, дип әйтәләр бит. Син дә мине яратасың икән, сөеклем. Ярый, булганы булган да беткән инде, моннан соң алай пошынма, юк-бар уйлар белән үзеңне-үзең бетерә күрмә. Әй, сөеклем, балаларың да бик сагындылар инде үзеңне, мин дә өзелеп-өзелеп сагындым. Каһәр төшкән дошманны җиңеп һәм юк итеп, исән-сау тизрәк әйләнеп кайтуыңны теләп калабыз. Тагын кабатлап шуны әйтәм, минем турыда вәсвәсәгә бирелеп, үзеңне-үзең бетерә күрмә. Барлык көчеңне сарыф итеп, дошманны тагын да ныграк кыр. Мин монда ятим балаларны тәрбияләү өчен көне-төне тырышып эшлим. Алар барысы да Ватан өчен корбан булучыларның балалары. Мин аларны үз балаларым кебек күреп тәрбиялим. Шушы эшкә өйрәнү өчен, алты айлык курста укыдым. Эшкә бер күнеккәнче кыен булды. Шуңа күрә балаларны әнеки янында калдырып тордым. Хәзер балалар үз янымда. Хәйдәр улың беренче класста укый. Әй, сөеклем, Хәйдәр улыңны әйтәм, менә гел сиңа охшаган инде, аз гына ул дигәнчә булмаса, үпкәләп куркыта башлый. Әти генә кайтсын, Кимегездә тормыйм, әбиләргә кайтам да китәм, ди...»
Хәйретдин хатларны укып һәм тәрҗемә итеп бетергәч, капитан сүзгә кушылып:
- Менә ул ничек булган икән, иптәш Насыйров, - диде. - Күрәсез, хатыныгыз инде урынга кереп эшләрлек грамоталы кеше булган. Димәк, ул да сездән калышмый икән. Улыгыз да, күрәсез, сез киткәндә дүрт яшьлек бала булса, хәзер укый белә башлаган.
Ашыгыч эшләре барын әйтеп, капитан китәргә җыенды.
- Бүген көн сугышчан булырга охшый, - диде ул, - разведкачылар шулай аңлаталар. Аларга төн буенча мотор тавышлары ишетелгән. Дошман үзенең танкларын китерә булса кирәк. Әзер булыгыз. Теге-бу хәлләр була калса, сынатмассыз дип ышанам.
- Тыныч булыгыз, иптәш капитан! - диде Хәйретдин.
Капитан Хәйретдинне яхшы белә иде. Хәйретдин бер сүзне ике тапкыр сөйләргә яратмый. Шуңар күрә дә, капитан аның сүзендә нык торачагына һәм, аз гына булса да кыймылдарлык хәле булганда, һичбер дошман танкын үткәрмәячәгенә ышана иде. Ул борчылса яшьләр турында уйлап борчыла.
- Үзегез нык тору гына җитми, иптәш Насыйров, - диде ул.
Капитан, траншея эче белән, ашыга-ашыга китеп барды. Аны күздән югалганга кадәр карап озатканнан соң: «Ишеттеңме, капитан нәрсә әйтте?» - дигән шикелле итеп, Хәйретдин үзенең ярдәмчесе Мортазага таба ияген кагып, күз кысып куйды.
Сугышчыларга көндезен алмаш-тилмәш ял иткәләргә ирек куелды. Кичтән дә артык әллә нәрсә сизелмәгән кебек иде. Ә хәзер аларны төн уртасы җитәр-җитмәстән уяттылар. Һәркемгә үз урынында булырга, теләсә нинди авыр хәлләргә дә әзер торырга кушылды.
Дошман танклары бигрәк тә батальонның сул ягыннан көтеләләр иде. Хәйретдин белән Мортаза әнә шул куркыныч күбрәк көтелгән якка куелдылар.
Куе аксыл томан, җирдән күккә кадәр тоташ бер пәрдә булып, болай да караңгы һәм тын төнгә аерым бер шомлылык биреп тора иде. Энә очыдай вак кына яңгыр сибәли. Хәйретдин, куе томан һәм вак яңгыр пәрдәсен күз карашы белән кисеп, мөмкин кадәр ераккарак карарга, мөмкин кадәр ачыграк күрергә тырыша. Ләкин ут ноктасына бөтенләй якын булган зур юкә агачыннан башка бернәрсә дә күренми иде.
Хәйретдин үзен тыныч һәм хуҗаларча тота. Мортазаны алдагы билгесезлек борчый, ләкин ул үзенең борчылуын Хәйретдингә сиздерергә теләми иде. Һәм ул, әлеге шул эчке борчылуын басар өчен булса кирәк, юк эшләрне бар иткән булып, әле гранаталарны, әле патроннарны бер урыннан икенче урынга күчереп куйгандай итеп чуалды. Хәйретдин, иптәшенә тыныч кына карап торды да, авыз кырые белән генә елмаеп куйды. Аннан соң, Мортазаны тынычландырырга теләп:
- Әйдә әле, Мортаза туган, сөйләшеп утырыйк, - диде. Аның тавышы җитди һәм аерым бер җылы кайгыртучанлык сиздереп тора иде: - Аларны тавышлары ишетелгәч тә көтә-көтә теңкәң корып бетәр әле.
Мортаза, окоп кырыена аркасы белән сөялеп, чүгәләп утырды.
- Иң кирәге: каушарга ярамый, - дип, пышылдап сүзгә кереште Хәйретдин. - Дошман танклары киләләр икән, килә бирсеннәр, ә син ашыкма. Безгә ике йөз метрдан да ерак булганда атарга ярамый. Мин үзем, гадәттә, тагын да якыннанрак атам. Аттыңмы – тидерергә ат. Юкса, кайда булуыңны күреп алып, ул сине бетерәчәк. Бер ата башлагач, аннан инде эшләр кызуга китә, аннан инде үзеңә дә кызу тотарга кирәк...
Таң алдыннан яңгыр туктады. Ләкин томан һаман элеккечә куе иде әле. Шулай да төнгегә караганда азрак яктыра төшкәндәй итте. Хәзер инде Хәйретдин үзләреннән йөз илле метрлар ераклыктагы каен агачын томаннан аера ала иде. Ул, әнә шул каен агачына таба карап торганнан соң, танкка каршы мылтыкның көпшәсен шинель итәге белән сөртә-сөртә:
- Менә нинди якларга килеп чыктык, ә! Бездәге җәй айлары кебек – яңгырлар ява, көннәр җып-җылы, - диде.
Мортаза да, Хәйретдиннең җаена ятып, тәмам тынычлана башлаган иде. Ул:
- Әйтмә дә, - дип, сүзгә кушылып куйды: - Декабрь ахыры якынлаша бит инде. Бездә хәзер чатнап торган суыклар булырга тиеш.
- Борын очын көйдереп, колак яфракларын чеметеп ала торган суыклар инде бездә хәзер. Эх, яхшы ат җигелгән чананың түренә утырып, калын кар каплаган киң басу уртасыннан чыжылдатып үтүләре!
Хәйретдиннең сүзе шул урында бүленеп калды. Ул, алга таба колак салып, тыңлап торды да:
- Ишетәсеңме, корычлар шалтырый, моторлар гөрли! - диде.
Мортаза да урыныннан кузгалды. Берничә секунд чамасы тыңлап тордылар.
Хәйретдиннең Мортазага хатыны Әминә турында, балалары турында, гаилә тормышына бәйләнешле тагын кайбер нәрсәләр турында сөйлисе килә иде. Ләкин ул, Мортазаның хатын-кызларны яратмавын, алар турында бары тик борчылу-тиргәнүле сүзләр белән генә сөйләшә алуын исенә төшереп, бу хакта сүз кузгатудан тыелып торды. Шулай да бер дә әйтмичә калырга аның көче җитмәде. Гаять җитди бер тавыш белән:
- Аннан соң, Мортаза туган, дөнья хәлен белеп булмый, - диде ул. - Миңа алай-болай була калса, Әминәгә барын да әйтеп хат язарсың. Кесәдә үзем язып куйган хат та бар. Ни, балаларны...
Мортаза аңар каршы:
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Тормыш Бу - 09
  • Büleklär
  • Тормыш Бу - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4334
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2178
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4217
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2100
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4169
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2077
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2064
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4267
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4241
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2138
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4196
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2111
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4366
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1895
    41.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4162
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2030
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4378
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1928
    41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 1548
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 785
    53.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.