Latin

Тормыш Бу - 06

Süzlärneñ gomumi sanı 4241
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2138
37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Мин гаиләмнән «бик хөрт яшибез» дигән хат алсам да, 1945 елда отпуск алмаска ант иттем. Беренчедән, эшнең азагына таба кызыгы. Икенчедән, уңайсыз. «Зам. булып өлгермәде, отпуск сорый,» - диярләр кебек. Сорасам бирерләр дә иде. Лейтенант булып ике ай ярым үтте дигәндә өлкән лейтенантка җибәрделәр – кайчан килер. Шушы хәл. Аннан – эшнең бик кызу вакыты...
Ох, Берлинда буласы килә дә ул, монда эшне бетермичә торып сезнең якка бару бәхете безгә тимәс ахры...
Вахит абый хат язмый. Кичә, ничәнчедер, хат язып, бик нык «ачуландым». Әгәр бер тамчы гына булса да намусы калган булса, җавап язарга тиеш. «Беткә үч итеп тунны утка ягалармыни, хатыннарның коймагы пешмәгәнгә без ачуланышып йөрергә – оят, абый» - дип яздым.
Бүген полктан берничә кешегә Сталинның рәхмәт хаты тапшырылды. Шулар арасында мин дә бар...
Ярый, хуш дип, сиңа тыныч матур тормыш теләүче энең Каюм».
Бу хатта Нәфикъны иң куандырганы – энесенең исән булуы, ә иң гаҗәпләндергәне – Сталиннан рәхмәт хаты алуы иде. «Шул яланаяклы, иңбашына чыбыркы аскан маңка малай, - дип уйлады ул, - Сталин кадәр Сталинның рәхмәтенә лаек булганмы?..» Шул ук вакытта аны энесе өчен чиксез горурлык хисләре чолгап алды...
Нәфикъ әле барысын да белми иде: Каюм Яһудин – фин сугышын да кертеп – унсигез хәрби операциядә алгы сызыкта булып дан казанган, өч тапкыр яраланган, Ленинград блокадасын кичергән дүрт орденлы кыю офицер иде. Аның вакыйгаларга ташып ашкан тормышыннан бер генә эпизод та бу тәбәнәк кенә буйлы, җитез хәрәкәтле тынгысыз кеше алдында баш ияргә мәҗбүр итә...
1941 елның 22 июнен Каюм Яһудин Ханко (Гангут) ярымутравында каршылый. Билгеле булуынча, нәкъ шушы ярымутрауның гарнизоны, дошманның ике дивизиясен Ленинград ягына үткәрмичә, йөз дә алтмыш дүрт тәүлек буена үзенә каратып торды.
1942 елның сентябрь башы. Тарихка «Нева пятачогы» булып кереп калган плацдарм инде берничә ай дошман кулында. Ә бит киләчәк операцияләр өчен аның әһәмияте әйтеп бетергесез зур иде. Шуңа күрә аны кичекмәстән кире кайтару бурычы куела. Һәм бу гаять катлаулы бурыч легендар гангутчыларның бер батальонына йөкләнә.
«Гадәттәгечә вак кына яңгыр сибәләп тора, - дип яза бу операция турында «Совет Башкортстаны» газетасында (12.02.75) журналист В. Хәмидуллин. – Нева буйлап агымга каршы җитез катерлар килә. Анда – гангутчылар. Елганың сул як яры текә. Аннан дошманга тирә-як уч төбендәге кебек күренә. Катерларның «пятачок»ка табан борылманы үтүләре була, дошман аларны миномет һәм пулемет уты астына ала. Кайсы якка карама, елга өстендә су фонтаннары.
Катерларның алгысында – батальон комиссары, икенчесендә – комбат һәм комиссар ярдәмчесе Каюм Яһудин. Десант «пятачок»ка җитүгә дошман уты тагын да көчәя. Миналарның берсе алдагы катерга төшеп ярыла һәм комиссар каты яралана. Ләкин десант тукталмый. Гангутчылар, командирлары артыннан суга сикереп, текә ярга ташланалар. Каюм Яһудин шунда ук комиссар вазифасын ала һәм, укчыларны әйдәп, дошман траншеяларына таба йөгерә.
Бәрелеш аяусыз каты була. Гангутчылар дошманны кысрыклап алга баралар. Көтмәгәндә батальон командиры да яраланып сафтан чыга. Каюм Яһудин аның вазифасын да үз өстенә ала.
Бу көнне сугыш кичкә кадәр сузыла. Ике яктан да югалтулар күп була. Артабан да «пятачок»та өзлексез сугышлар бара. Көн юк, төн юк – әле бер ротага, әле икенчесенә кургаш яңгыры астында шуышып барып, исән калганнарны барлап, яралыларны тылга озатып, сафтан чыккан командирларны алыштырып йөрергә туры килә Каюм Яһудинга»...
«Анда булганнарны мин еш кына төшемдә күреп уянам да бик озак йокыга китә алмый ятам, - ди Каюм Яһудин үзенең истәлекләрендә. - Бу «пятачок» чыннан да кечкенә бер җир кисәге иде. Ләкин без аның Совет җире, Лениград җире икәнен яхшы аңлый идек, шуңа күрә үлсәк тә чигенмәдек. 1941 елның сентябреннән 1943 елның январенә кадәр (блокаданы өзү операциясе башланганчы) бу «пятачок» безне җиңүгә чакыручы өмет, кешеләрне ялкынлы көрәшкә өндәп торучы серле бер урын булды. Эссе сентябрь аенда ун адымдагы ике елгадан (Нева һәм Тосна) су алып эчә алмаган көннәр күп булды. Бу канга баткан, кызып, тимер кисәкләре белән казылып беткән җирдә бер генә көн яшәве дә тыныч вакытта уннарча ел яшәүгә тора иде. 1942 елның 2 сентябре – гангутчыларның Нева буйлап шул «пятачок»ка барып төшкән көн. Безне белеп калу белән дошман өч яклап кайчы сыман кисешкән ут ачты. Гангутчыларның драмасы һәм героизмы башланды. Яр буена чыга алган кеше үзен көчле герой санады. Барлык «пятачок» ут ялкыны белән капланды. Җир янып өскә күтәрелеп торды, ташлар эреп, елга суы кайнады. Көчле шартлаудан безне туфрак күмде, әче төтен бугаздан буып тын алырга ирек бирмәде. Еш кына монда тере кеше юктыр кебек була иде. Ләкин «пятачок»ны алабыз инде дип немецлар атакага күтәрелүгә телгәләнеп беткән җир астыннан кешеләр калкып чыга... Көненә унлаган шундый атаканы кире кайтара идек»...
10 сентябрьдә шушы «пятачок»та һөҗүм барышында Каюм Яһудинны мина ярчыклары аяктан ега...
«Күп кан агудан хәлсезләнгән мине, - ди Каюм Халик улы, - дошманның ут стенасы аша, үз өстенә салып, тар гына басмадан Әхәт исемле үзбәк егете алып чыкты. Басма буйлап бездән соң чыгып килүчеләр дошман утыннан авып су эченә егылдылар. Ә ул мине снаряд чокырына салып, Невадан су алып килеп (!), тәрбияләп, медсанбатка алып китте...
Операция өстәлендә миндәге күп санлы мина ярчыкларын алганнар, тик берсе генә, кабырганы сындырып чыга алмыйча йөрәктән ерак түгел урында туктап калганы, миндә һаман яши әле...»

Очраштырган да юл, аерган да юл
12.02.45
Польшада инде уникенче көн яз. Кояш җылы карый яки җып-җылы томанлы көннәр булып тора. Яңгыр ява. Кар ява икән, ул инде шул көнне үк эреп тә бетә. Бүген йомшак кына җепшек кар ява. Түбәләрдән тамчылар тама... Монда гомумән январь аенда гына кышка охшаш салкын көннәр булды...
Варшава азат ителеп фронт алга китү сәбәпле, безнең 10 нчы запас дивизия беренче февральдә яңа урынга күчеп китте. Җәяү. Нестроевойлар дивизия әйберләре белән поездда барырга тиешләр иде. Шулай, безнең 8 нче рота, дивизиядәге барлык авыру һәм нестроевойларны җыеп, калды. Без дөньядан аерылдык. Хат юк, газета юк. Фронтта нинди хәлләр барганын да белмибез... Аюпов җаен тапты. Ул, көн саен барып, аэродромнан Совет информбюросы хәбәрләрен алып кайта башлады. Өч бөек илнең җитәкчеләре конференциясе башлануын белдек – Кара диңгез районында... Иң нык авыру һәм яралылардан йөзәр кешелек ике команда тылга – Брестка таба җибәрелде. Беркадәр арулар калды... Алар белән эш: әңгәмә үткәрү, землянкаларда җыелып җырлау, Советлар Союзы гимнын өйрәнү...Бездә яхшы гармунчы, бик оста скрипкада уйнаучы бар...
Кичә кич Малашевич станциясенә килергә чыктык. Төн кинәт караңгыланып китте. Коеп яңгыр ява башлады. Ботинка табаннары кызгылт балчыкка ябышып җанга тияләр. Чөнки без Москва – Варшава юлының кырыеннан барабаз. Яңгыр астында ялтырап ятучы таш юлдан исә – Москва ягына таба буш машиналар, Варшавага таба һәртөрле йөкләр төялгән машиналар өзлексез үтеп торалар. Көндез таш юлга карап торсаң, ул очсыз-кырыйсыз озын чылбыр булып, машиналар әнә шул чылбырның буыннары булып күренәләр. Төнлә исә машиналарның утлары тоташ бер җепкә тезелгән якты йолдызлар булып күренә башлыйлар. Әйтерсең лә ул ныклы җеп Москвадан Варшавага, Варшавадан Москвага сузылган да, әлеге якты йолдызлар шушы ике шәһәрнең берсеннән икенчесенә өзлексез күчеп торалар...
Аякларымны көчкә-көчкә сөйрәп атлыйм, ботинкама ябышып йөдәтүче бәйләнчек балчыкларны тиргим. Коеп яңгыр явып торуга карамастан, шушында ук, юл буенда ятып ял итәсем килә...
Станциядә дустым Безин белән икебез бер фатирга туры килдек. Ботинкалардагы пычракны чыбык белән кырдык та, ишек шакыдык. Эчтән:
- Проша, - дигән тавыш ишетелде.
Кердек. Полякларның гадәте буенча:
- Хәерле кич, - дип исәнләштек.
Плита янында хуҗа хатын аш-су әзерләп йөри. Мин, өстәл артында утырган ир кешегә карап:
- Хуҗа сез буласызмы? - дим.
Ул урынынннан кузгала һәм, кунакчыл елмаеп, якты йөз белән безгә каршы килә-килә:
- Әйе, - ди. - Сезгә нәрсә кирәк иде?
- Өегездә кунып чыгарга мөмкин булмасмы икән, дип кергән идек.
- Ник булмасын, була. Тик безгә коменданттан башка кундырырга кушмыйлар.
- Анысы хәл кылынган – менә язу.
Хуҗа язуны алып карады да:
- Бик яхшы. Киемнәрегезне салыгыз да утырышыгыз, - диде.
Безин белән без күптәнге дуслар. Без инде бер-беребезнең холык-гадәтенә күнегеп беткәнбез. Минем дустым хуҗалыкчыл кеше. Кайда гына бармыйк, нинди генә урында тукталмыйк, ул иң беренче ашау ягын кайгырта. Монда да ул үзенең гадәте буенча эш итәргә кереште. Ул, ашамлык капчыгын актара-актара учак янына барды да:
- Безгә дә пешереп алырга кирәк булыр ахры, хозяйка, - диде.
Хуҗа хатын:
- Монда пешә, бар, бөтенебезгә дә җитәр, - диде.
- Нәрсә пешерәсез? - дип сорады Безин.
- Бәрәңге. Башка нәрсә юк инде бездә.
- Коры бәрәңгеме? Алайса, бездә дуңгыз мае белән консерва бар. Менә борчак концентраты...
Безин хуҗа хатын белән шулай аңлашкан арада мин хуҗа белән сөйләшеп утырдым...
Бүген вокзалга җыелдык. Йөзәр кешедән командаларга бүленеп, юл уңайлы эшелоннарда озатыла торыла.


13.02.45
Кичә өч йөз кеше китте. Без көн буе вокзалда булдык һәм китә алмадык. Буш эшелон, буш вагон юк. Танк, бензин... озатыла. Менә читтәрәк гаять озын эшелон. Паровозга уннарча платформа һәм шактый санда ябык вагоннар тагылган. Платформаларда зур-зур танклар булып, алар озын танауларын югары күтәреп, һәрберсе берәр платформаны биләп тора.
Сибәләп яңгыр ява. Башыннан алып плащ-палатка бөркәнгән кыз ике платформа арасында ары-бире йөренгәләп тора. Кызның муенына автомат эленгән. Автомат түтәсен уң кулы белән кысып тоткан...

Будапешт алынды. Варшавадан соң һәм элек Будапешт телләрдә күп сөйләнде... Хәзер, инде бер айдан бирле, бөтен кешенең телендә Берлин:
- Берлинга барабыз. Берлин аша өйгә...
- Безнең гаскәрләр Берлиннан 150, 70, 40 чакрымда...
Кичә аэродромга бер немец генералын китерделәр. Плен. Генерал-конструктор. Аңа: «Фронт Берлиннан 100 чакрымда», - дигәннәр. Ул машинага утырып чыккан. Берлиннан 40 чакрымда безнең танкистлар аны пленга алган. Самолет белән Москвага озаттылар... Безнең ике майор һәм бер лейтенант озата бара...
Варшава ягыннан буш эшелоннар агыла. Менә эшелон. Фронтка бензин илтеп кайтып килә. Цистерна араларында кешеләр: дүрт-биш кеше бер-берсенә сыенып утырганнар. Ачы җил исә. Болар – сугыш башында әсир төшкән солдатлар һәм немецлар тарафыннан куып кителгән хатын-кызлар һәм бала-чагалар. Кайтып баралар. Аларга карарга кызганыч. Ябыклар. Иреннәре, битләре җилгә ярылып беткән... Аларны кызганудан күзгә яшьләр килә.
Менә Орел өлкәсе егетләре. Ундүрт-унбиш яшьлек вакытларында аларны немец куып алып киткән. Алар бер помещикта эшләгәннәр һәм баракта торганнар. Кайсылары сыер сауган, кайсылары сарык көткән. Алар 20 январьда азат ителә. Баракта утырган чакларында безнең танкларның килеп чыгуын сизми дә калалар. Помещикның ашап-эчеп утырган чагы була. Аның янына тәбәнәк кенә буйлы танкист килеп керә. Автоматын төби һәм теге кулларын күтәрә. Коралын бирә. Танкист: «Синең белән маташып торырга безнең вакыт юк, арттагылар нишләсәләр дә эшләрләр», - ди дә, помещикның мылтыгын бәреп сындыра һәм китә...

16.02.45
Кичә кич вагонга утырдык һәм бүген дә утырабыз. Хәрәкәт юк. Бүген төшемдә бабайны күрдем. 1941 елны, өйдән чыгып китүемә өч ай дигәндә, ул минем төшемә кергән иде инде. Бүген мин аны икенчегә күрдем һәм өч айдан өйгә кайтуга юрадым... Без Дусым авылында, имеш. Байтак кеше... Бабай безгә берәр кисәк ит өләшеп чыкты... Өйгә кайтып, гаиләм белән сөйләшеп утыруга юрадым...

17.02.45
Пассажир поездына утырып юлга чыктык. Бик акрын киленә. Бу нигездә борчылу һәм үзара сүз көрәштерүләр дә бар:
- Ни өчен шулай?
- Алар эшли белмиләр. Ары да бире буталып вакыт үткәрәләр.
- Бәлки берәр максат тота торганнардыр?
- Нинди максат булсын! Анда безнең кешеләр дә бар бит. Бездән дә бит теләсә нинди буш башны куймыйлар инде.
- Ләкин... Нәрсәдер бар. Ни өчен соң шулкадәр кыйммәтле эшелоннар...
- Тимер юлның бит үз законнары бар. Мәсәлән, Варшава кабул итми. Анда күп тыгылу. Бөтен челтәрләр тулы. Станция тулы булгач, аны бит әйләнеп узып булмый. Эшелонны әйтәм, ул бит җирдән йөрми...

17.02.45
Луковода йөрергә чыккан идем, курбашыдай таза гәүдәле үзбәк егете Шировны очраттым. Кочаклашып күрештек. Байтак вакыт сөйләшеп йөрдек...
Кырык дүртенче елның сентябрендә без аның белән Барановичи госпиталеннән бергә килгән идек. Шуннан соң ул сугышта булган. Биш көн һөҗүмдә булып, Варшаваны алуда катнашкан. Яраланып госпитальгә кергән. Хәзер яңадан фронтка китеп бара. Ул пехотада була. 14 январьда артиллерия әзерлеге башлана... Менә беренче траншеяның, аннан икенче һәм өченче траншеяларның алынуы турында хәбәр итәләр. Дүртенче траншея алынгач гомуми күтәрелеш һәм кызу рәвештә алга хәрәкәт итү башланып китә... Дошман барлык техникасын һәм коралларын ташлап кача... Менә бер урын: ике якта күл булып, уртада берничә метр киңлектә коры җир. Немецлар шуннан качалар, безнекеләр аларны кырып торалар... Үләксәләрдән тау өелә. «Әнә шул тау аша, - ди Широв, - немец үләксәләрен таптап уздык», - ди...
Широв ерак Үзбәкстанда туып үскән. Мин – Татарстаннан. Ләкин без аның белән бер-беребезне һичкайчан да онытмас дуслар булып әверелдек... Безнең дуслык нәрсәдән башланды соң? Ни өчен без бер-беребезгә шулкадәр якын булып киттек? Моның сәбәпләрен мин аңлатып бирә алмас идем. Безне бер-беребезгә шулкадәр нык бәйләрлек артык зур вакыйгалар, һичбер аерым хәлләр дә булмады бит югыйсә. Без аның белән бер шәһәрдә, ләкин икебез ике госпитальдә дәваланганбыз. Станциядә очрашканга кадәр беребезнең дөньяда барын икенчебез билми иде әле. Сигез көн поездда бергә килдек. Запас полкта икебез ике ротага эләгеп аерылышкан идек...

19.02.45
Кичә кичен Прагага (Варшаваның бер бистәсе шулай атала) килеп җиттек. Шәһәрдән алты чакрымдагы бер авылда кундык. Поляк гаиләсе. Ачык йөзле, киң холыклы кешеләр. Таза гына тормышлылар. Карт белән карчык һәм биш бала. Сигез яшьтәге кызларының борыны һәм авыз тирәсе яраланган. Немецлар аларны Висла аръягына куып алып китәләр. Корал заводына якын булалар. Безнең һөҗүм башланган көнне немецлар бу заводны шартлаталар. Кызчык шунда яралана. Анда күп халык кырыла...
Иптәш Сталинның рәсемен күрсәттем. Бик кызыксынып карадылар. Унөч яшьлек уллары бу рәсемне үтенеп сорады. Бирдем. Ул аны, бик кадерләп, пыялалы рамга куйды...

23.02.45
Бүген бәйрәм. Сугышчыларга аракы бирелә. Эчәләр. Дусларча көлешеп сөйләшүләр, үткәнне искә алу. Кешеләр бер-берсен кыстыйлар, сыйлыйлар, хөрмәт итәләр...
Ә кече лейтенант Мостафин хатынын яратмый сөйли:
- Хатынның борыны бигрәк кечкенә, малай: көлә башласа, борыны югала ла бетә. Шуны бигрәк яратмыйм. Өйләнгән чакта нәрсә караганмындыр. Хәзер аерсаң да кыен инде. Бала да бар... Сугыштан соң матур кызлар да күп була инде... Үзе ярыйсы гына хатын. Ләкин борыны бигрәк кечкенә...

27.02.45
Запас полктан киттек. Яңа хезмәт итү урыны – Гнезно шәһәренә барабыз. Бүген Прагада кундык – Бикбулатов белән икебез бер фатирда. Хуҗа – Березовский, пекарняда кочегар булып эшләгән. Карчыгы һәм ике кызы бар: җиде яшьлек Стаха һәм ике яшь тә сигез айлык Ханиша. Кечкенә бер бүлмәдә торалар. Ишектән кергәч тә уңда өстәл, сулда плита; арырак – уңда киң генә агач карават, сулда тимер карават. Түрдә өстәл. Ишектән ул өстәлгә кадәр тар гына йөрү юлы.
Башта, яткырыр урын югын әйтеп, безне уңайсыз гына каршыладылар. Сөйләшеп киттек. Хуҗа моннан өч атна гына элек немец коллыгыннан кайткан икән... Мин үземнең дүрт елга якын армиядә булуым, балаларым турында сөйләдем. Минем дә бит биш яшьлек һәм ике яшь тә җиде айлык кызларым бар. Кечкенә борынлы, ак чырайлы, сары чәчле поляк кызларын үз балаларым кебек күреп сөйдем...
Хуҗалар белән дуслашып киттек. Без, шинельләрне идәнгә җәеп, солдатча гына ятмакчы булабыз. Ярый, бер атнадан артык салынмаган ботинкаларны бүген дә салмабыз инде, дип уйлыйбыз. Хуҗалар моңар якын да килмиләр. Үзләре дүртесе бер караватка кысылып, тимер караватка безне салдылар. Аста йомшак, өстә калын юрган, баш астында зур-зур ике мендәр... Бөтенләй чишенеп, эчке күлмәк-штаннан гына калып яттык. Мондый тәрбияле урында 1941 елның җиденче ноябрендә Казанда Һавария белән кунганнан бирле йоклаган юк иде. Төн буе тирләп яттым һәм төн буе төшләр күрдем. Күп төш... Һавариянең төшкә кермәвенә гаҗәпсенеп йөри идем, бүген ул өч-дүрт кабат төшемә керде. Ләкин бер дә рәтле түгел. Имештер, аның кемнәндер баласы булган. Ул тыныч кына: «Мин дүрт ел көтеп утыра алмадым инде», - ди. Баланың атасы килеп керә. Кара гына кыз бала. Икәүләп аны юалар, мин карап утырам...
Киттек. Хуҗалар кайтышлый төшәргә чакырып калдылар...
Праганың үзәк урамыннан җәяү үттек. Монда артык ватык-җимерекләр юк... Менә Висла. Ул яртылаш туңган. Яңа салынган күпер аша чыгабыз. Боз өстендә, шулай ук иске күперләр урынында, шартлаулар булып тора – анда безнең саперлар эшли.
Прагадан чыккач озын гына баскыч буйлап Варшавага күтәреләбез. Унҗиде-унсигез яшьләрдәге кыз белән янәшә туры килдем. Менәбез. Мин, шаярта төшеп:
- Менә ничек туры килә икән ул. Варшава кызлары белән типтерермен дип уйга да килгәне юк иде, - дим.
Кыз күгәренке ябык чырайлы һәм бик басынкы-кайгылы иде. Ул миңа моңсу гына карап куйды. Шуннан соң мин дә дәшмәдем. Сүзсез генә барабыз. Минем сөйләшәсем, кызның кайгысын беләсем килә... Без икебез дә халык агымы эченә кысылганбыз... Шулай атлый торгач, баскычтан менеп җиткәнне сизми дә калдым. Кыз кинәт кенә миңа таба борылды һәм, башын иеп:
- Хушыгыз! Исән-сау йөреп кайтуыгызны телим, - диде дә уңга борылып китеп барды.
Менә Варшава. Беләм, шулай да янымда килгән поляктан:
- Варшава шушымы инде? - дип сорыйм.
- Шушы, - ди ул. - Дөресе, Варшава шушында иде...
Шәһәрнең үзәк урамнарыннан барабыз. Йортлар юк, сораеп торган стеналар һәм кирпеч өемнәре генә. Урамнарда халык кайнап тора. Күбесе яңа кайтучылар. Кайбер урамнарның буеннан буена сәүдәгәрләр тезелеп киткән... Әнә маңгай өстенә чәч сыман итеп төлке коерыгына охшаш нәрсә куйган кыйланчык кызлар, өч тәгәрмәчле велосипедта утырып килүче уенчак матур хатын...
Юрусалим аллеясы белән элек вокзал булган урынга якынлашабаз. Карт поляк белән сөйләшеп киләбез. Ул кабат-кабат вокзал турында сөйли:
- Еуропада беренче вокзал иде. Егерме мең кеше сыешлы, унике этажлы... Унике ел төзеделәр аның үзен...
Вокзал урынында хәзер чын мәгънәсендә кирпеч өеме генә калган – ул аска, элек поездлар йөргән урынга, ишелеп төшкән...

1.03.45
Коло шәһәреннән 20 километр ераклыктагы Фабричная станциясендә бер йортка төштек. Өчәү: ике үзбәк егете һәм мин. Кичтән дә, иртә белән дә яхшы кунак иттеләр. Тәрбияле йомшак урында йокыбыз канганчы йокладык. Карчык, нәкъ анабыз шикелле, безнең тирәдә бөтергәләнеп йөри...

3.03.45
Щелково станциясендә туктап шундагы авылда кундык. Кичә көн буе һәм бүген төн буе көчле буран булды, җепшек кар яуды. Бүген җир өстендә кар ята һәм азрак туңдыра төшкән.
Хуҗа хатын авыру, ашарга әзерли алмый. Иртән башка йортка киттек. Басу өстеннән барабыз. Кояш күтәрелеп килә... Безнең алдан да, ян-яктан да куяннар чабалар. Урыны белән ике, өч, хәтта дүрт куян бергә. Басудан басуга узалар, таш юлны аркылы үтәләр, өй һәм каралты яннарына да барып чыгалар... Монда халык бай. Зур-зур таш йортлар. Кайбер йортларның хуҗалары качканнар. Йортлар буш, ишекләре ачык. Кәгазь, китап һәм башкалар тузып ята...

4.03.45
Бүген иртә белән Вшещния станциясеннән чыктык һәм, утыз чакрым килеп, Гнезно шәһәренә җиттек. Атлар карый торган зур корпуста ятабыз... Немец вагоннарына утырып, немец паровозыннан тарттырып килдек. Паровозның тавышы ят: ниндидер тупас калын, улап елаган сыман тавыш...
Гнезно шәһәре турында ишеткәннәрдән. Гнезно – гнездо мәгънәсендә. Монда, имештер, полякларның борынгы бабалары ак бөркет һәм аның оясын күргәннәр, шунда беренче шәһәрләрен корып, шуннан беренче сугышларын башлаганнар. Ак бөркет билгесенең аларда кадерле булуы әнә шул заманнан калган...

5.03.45
Нәзкәй билле кыз бала Бөгелә-сыгыла су ала. Шул баланы кызганып, Яшь йөрәгем сызлана.

Миңлегол Арсланов
Куен дәфтәреннән. Гнезно. 38 нче Атлар депосы
7.03.45. Ак айгыр (сюжет)
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, аны тәмам туйдарган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә тирән казып эшләнгән тынчу землянкалары батыр егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеге турында һаман уйлап, исенә төшереп кенә торырга мөмкинчелек тудыра иде. Шунлыктан да юлга чыгу Сираҗиның күңелен күтәргәндәй итте...
Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Хәзер аның иптәшләре дошман белән сугыша, аны үз җирендә тукмый. Ә Сираҗи монда атлар астын чистартып, карт-корылар исәбеннән йөрсен, имеш... Ләкин бервакыт атлар карап йөргән чакта Сираҗиның йөрәген тетрәткән бер вакыйга була. Ул үзенә күптән таныш булган ак айгырны очрата. Ул аны үзе генә белгән тамгалары буенча таный. Аны җигеп урманга йөрүләре, печән ташулары исенә төшә. Айгырның кушаматы Рәшит була. Ул да, Сираҗины таныгандай, аңардан һич тә калмый йөри башлый. Сираҗи аны артыннан җибәрә икән, борыны белән аның җилкәсен төя-төя атлый бирә...

13.03.45
Стандарт формада эшләнгән бетон идәнле зур гына атлар сарае. Үземә беркетелгән дүрт атка ашарга салып йөрим. Сарайның миннән ерак түгел почмагында атлар тазартып йөргән егетнең моңлы гына тавыш белән башкортча җырлавы ишетелә:
Сибәләп кенә сибәләп яңгыр ява
Ирәндек өскәйләрен күл итеп...
Белмим, кайсыдыр ягы белән ул шунда ук минем күңелемә ошап куйды. Яңа килгән бу егет белән танышасым, аның белән сөйләшәсем килде. Парторг буларак бу хәтта минем бурычым да иде. Көндезге ял вакытында мин аны үз яныма чакыртып алдым.
- Старшина Арсланов, - дип фамилиясен әйтүгә мин аның күкрәгендә ялтырап торган орденга игътибар иттем. «Кызыл байрак» ордены, фамилиясе дә Арсланов, башкорт та... Күбрәк түгелме туры килүләр? Мин аның исемен һәм атасының исемен әйтеп салдым. Егетем аптырап калды. Ул шулай сораулы караш белән миңа текәлеп торган арада мин аның кайда хезмәт итүен, нинди батырлыклар күрсәтүен сөйләп бирдем... Аның хакында берничә ай элек командирларыннан ишетеп белүемне әйттем. Куен дәфтәремне чыгарып, аның турында язганнарымны укып күрсәттем. Егетем бөтенләй йомшарып китте, күңеле тулып, шулай искә-игътибарга алуым өчен зур рәхмәтләр әйтте.
Без ныклап таныштык.
Миңлегол Арсланов генерал-майор Шәйморатов дивизиясендә кавалерист була. Сул күзе өстендә кабарып торган зур миң бөтен күз кабагын алып тора. Уртадан югары буйлы. Салмак кына атлап йөрүе аңа мәһабәт кыяфәт бирә.
Арсланов Сталинград сугышында катнаша. 1942 елның 19 ноябрь көнен ул һич тә онытмый. Бу көнне көчле артиллерия әзерлеге булып, һавада снарядлар бертоташтан гүелдәп тора. Аннан танклар, пехота үтә. «Безгә эш тә калмады инде монда, бу кадәр пехота үткәннең соңында, дип торабыз», - ди Арсланов.
- Кавалерия, алга! Ватан өчен, Сталин өчен! – дигән көчле команда яңгырый.
Атлар бер-берсенә бәрелеп тыгыз саф белән баралар. Дошман ата. Сафлар сирәкләнә бара. Кешеләр авалар да калалар, авалар да калалар... Комиссарның аты яраланып егыла. Ул җәяүләп чаба. Куак төбендә румын офицеры ята икән. Ул комиссарга төбәп ата. Пуля комиссарның күзеннән кереп җилкәсеннән чыга. Комиссар үлә. Румын офицеры үзен-үзе ата...
Кылычлар үтмәс булалар. Шулай да, селтәп китереп суккач, дошман яңадан тора алырлык булмый. Я башы ярыла, я истән ава...
Сержант Арсланов ул вакытта отделение командиры була. Менә эскадрон командиры сафтан чыга. Арсланов аның урынына кала... Бик күп кеше кырыла. Арсланов эскадронында бары тик биш кеше исән кала. Аңа обоздан, пекарнядан кеше өстәп, унике кеше итәләр. Берничә көннән тагын һөҗүм. Каршыдагы ике авылны алырга кушыла. Кичтән дошман танклары күренә. Соңыннан аңлашылуга караганда, алар күренеп кенә киткәннәр икән. Көндез алга баралар. Дошманның разведка самолеты. Күп күренер өчен барлык олау һәм булган атларны юлга салалар... Авыл сугышсыз алына һәм тагын алга кителә. Бу сугышлар өчен Арслановка «Батырлык өчен» медале бирелә.
112 нче кавалерия дивизиясе тулысы белән диярлек татар һәм башкортлардан тора. Постларда татарча: «Тукта, кем килә?» - дип кычкыралар. Башкортча яки татарча белмәүчене штабка алып баралар. Шул юл белән күп шпион тотыла...
1943 елның март аенда Арсланов хезмәт иткән кавалерия корпусы камауда кала... Корпус һөҗүм итеп алга бара. Ашамлык төялгән олауларны һәм берничә эскадронны дошман кисеп калдыра. 75 километр эчтә калалар. Башта сугышчылар камауда калуларын белмиләр. Алар арттан пехота килә дип уйлыйлар. Икенче көнне эскадрон командиры Рәхмәтуллин:
- Егетләр, миннән ашарга сорамагыз инде. Кем ничек булдыра алса шулай тамак туйдырырга туры килә. Без хәзер камауда калдык, - дип белдерә.
Яраланган атларны суеп, авыллардан алып тамак туйдыралар... Барлык артык-портыкны ташларга, үзеңдә корал белән азыкны гына калдырырга һәм артка чигенергә приказ бирелә. Хуҗалык взводы олау-олау ботинкаларны, өс-баш киемнәрен ташлый... Чигенәләр.
Кар тирән. Нигездә, юлдан гына барырга мөмкинлек бар. Орудиеләр юлдан бара, җәяүлеләр юл читеннән. Атлар кайдан туры килә шуннан. Һәркем алга чыгарга тырыша. Арсланов орудие янында бара. Орудиегә өч пар ат җигелгән һәм ат өстендә өч ат йөртүче утыра. Төн. Куе томан. «Аллага шөкер, бу томаны безнең өчен яхшы булып тора бит әле», - диләр картлар. Алар, бер тирәгә җыйналып, тәкъбир әйтеп баралар.
Юл тулып кешеләр, атлар агыла. Уң яктан «челт-челт» итеп кенә бер автомат атып ята. Я берәү ат өстеннән очып төшә, я кем дә булса бер җәяүле авып кала, я ат егыла.
Арсланов карап кына бара. Менә аның алдындагы егет атыннан очып төшә һәм тавышсыз-тынсыз кар өстендә аунап кала. Арсланов тиз генә сул якка чыга һәм, атларга ышыкланып, мичәү бавына ябышып бара. Ул исән-сау үтә...
Менә авыл. «Тек-тек» килеп электр станциясе эшләп утыра. Берничә сугышчы аны вата. Бөтен тирә-як авылларга ток бирү туктала. Безнекеләр шушы авылда ял итеп, ашап-эчеп алган арада авылга төркем-төркем кешеләр килә башлыйлар. Башта үзебезнекеләр дип уйлыйлар. Ул немецлар икән. Безнекеләр аларны кинәт чорнап алалар һәм, сафка тезеп, автомат белән кырып ташлыйлар. Сугышчыларның күңелләре күтәрелә – ап-ак кар өсте дошман каны белән кызарган, ямь-яшел үле гәүдәләр җирне каплаган. Арсланов: «Менә кирәк булса, әй! Немецлар да болай кырылып үлә беләләр икән ләбаса!» - ди. Бу аның бер урында шулай күп кырылган немецларны беренче тапкыр күрүе була.
Көннәр уза. Кайбер дивизияләр, уңайлы урынга туры килеп, чолганыштан чыгып котылалар... Генерал Шәйморатов, кешеләрен алдан җибәреп, үзе арттан килә. Аның янында берничә «катюша».
Авыл. Немецлар белән безнекеләр арасында сугыш китә. «Катюша»дан берничә снаряд җибәрелә һәм сугышчылар авыл аша тыныч кына узалар. Сул яктан станоклы пулемет атып ята. Арсланов орудиесен тиз генә бора һәм ике-өч снаряд җибәрә. Томан, күрмичә ата. Әмма дошман пулеметы тончыга.
Бер авылда ялга туктыйлар. Немецлар яңа гына киткән була. Болар башкортча-татарча сөйләшә башлауга:
- Ходаем, безнең халык та дөньяда бар икән әле, - дип хуҗа хатын елап җибәрә. Күршедә тагын бер татар хатыны булып, бу авылда алар татарлардан икәү генә икән. Монда, яралы атларны суеп, хатыннарның булышлыгы белән ит пешереп ашыйлар...
Сигез кеше барып, каршыдагы авылда немецлар барын белеп килә. (Бу чакта генерал Шәйморатов үлгән була, «катюшалар», снарядлары беткәч, ваттырыла; йозакларын алып ташлап, орудиеләр дә калдырып кителә). Командир, картадан карап, авылның сул ягында зур уйсулык барын әйтә.
- Кар артык тирән булмаса, шул уйсулык белән китсәк кенә котыла алабыз, - ди ул.
Кемдер, башкалардан алга чыгарга ашкынып, уйсулыкның авыл як калкулыгына күтәрелә. Аны немецлар күреп ала. Яктырткыч ракеталар җибәрәләр. Автомат һәм пулеметлардан ата башлыйлар. Барысы да туктап калалар. Шул ук секундның эчендә, «ура» кычкырып, җәяүлеләр атып торган якка – дошман утына каршы чабалар. Атлылар тора. Арсланов:
- Ватан өчен, алга! - дип кычкырып җибәрә. Башкалар да аның артыннан кузгалалар... Ләкин атлылар җәяүлеләрдән дә әкренрәк баралар, чөнки кар тирән, атлар бата. Арслановның аты арыган. Кайберәүләр аны узып китәләр... Бара торгач, Арсланов ялгыз гына аерылып кала. Һәрвакыт бергә килгән дустын – татар егетен дә югалта. Алда ике кеше күренә. Арсланов:
- Тукта, кемнәр анда?
Немецлар булып чыга, ата башлыйлар. Арслановның аты яралана һәм ыңгырашып ава. Ул ак халаттан, карга күмелә. Акрын гына чокырга таба тәгәри... Йөреп китә. Бераздан үзебезнең сакчылар янына килеп чыга - чолганышка керми калган эскадронның сугышчылары икән...
112 нче башкорт кавалерия дивизиясеннән: беренче полктан 20, икенче полктан 23, өченче полктан 24 кеше чыга. Барысы җиде офицер чыга. Унике сержант котыла, шуларның берсе – Арсланов.
- Башта сугыш авыр булды. Күңелләр төшенке иде, - ди Арсланов. - Кырык өченче елдан, техника күбәеп алгач, күңел күтәрелде дә китте бит. Кызлар да искә төшә башлады. Бәйләнеш өзелгән кызлар белән яңадан бәйләнеш урнаштырылды. Һәркемдә автомат, җитәрлек кадәр пулемет, сугыш кирәк яраклары... Дошманны куып барабыз, куып барабыз. Менә рух күтәренкелеге нәрсә эшләтә бит кешене... Немецларны, сарык көтүе шикелле, Висла суына бөтереп тыктык ләбаса...
Госпитальдә яткан чагында, ямьсез күренмәс өчен, күз кабагы өстендәге зур миңен кызылга буяп, Арсланов фотога төшә. Ул фотоны өенә җибәрә. Шуның буенча Александра исемле кыз аңа хат яза башлый. Алар еш кына хат язышып китәләр. «Мин сезне бер генә мәртәбә дә күргәнем юк, - дип яза кыз бер хатында. - Шулай булса да миңа барлык гомерем сезнең белән бергә үткән кебек тоела. Киләчәктә дә без күңелле итеп бергә йөрербез кебек күз алдыма китерәм».
- Менә инде син аны, теге карточкага рәтле генә төшкәч - чәч тә бар иде ул вакытта - мине бик чибәр егет дип белә ахры, - ди Арсланов.
Ләкин Миңлеголның күңеле башкада була, шигырьләрен ул башка кызга багышлый:
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Тормыш Бу - 07
  • Büleklär
  • Тормыш Бу - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4334
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2178
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4217
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2100
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4169
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2077
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2064
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4267
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4241
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2138
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4196
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2111
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4366
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1895
    41.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4162
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2030
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4378
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1928
    41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 1548
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 785
    53.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.