Latin

Тормыш Бу - 05

Süzlärneñ gomumi sanı 4267
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Барлык урманнарда иртәдән алып кичкә кадәр солдат тормышы кайный: өзлексез җыр; землянка төзүчеләрнең балта, пычкы һәм көрәк тавышлары; котелок, чиләк, мич ясаучыларның калайга суккандагы чыңы. Тегендә дә, монда да стройга тезеп исемлек буенча барлау. Мылтыклы солдатлар – патруль йөреп тора. Авырулар төзелеп бетмәгән землянкаларда учак янында җылыналар... Кыскасы, урманнарда кешеләр. «Ә бүреләр, куяннар, аюлар кайда китеп беттеләр икән?» – дип сорыйсы килә.
Һавада аэропланнар. Төркем-төркем булып дошман ягына китәләр, төркем-төркем кире кайталар... Моңарчы әле таныш самолетлар гына оча иде. Кичәдән башлап алтын кебек елкылдап торган сары самолетлар да күренә башлады. Зәңгәр төстәге түгәрәк билгеләре бар. Американыкылар булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Йөзәрләп-йөзәрләп очалар. Алдан кызыл йолдызлы кара самолет бара... Күк йөзе самолетлар белән тулган икән, аның моңарчы булган хуҗалары – кошлар кайда соң?..

21.09.44. Минем чукрак дустым
Мин аның белән юлда таныштым. Күл буенда учак ягып утыра идем... Кояш чыгып килә... Ул килде. Акрын гына хәрәкәтләр белән капчыгын актарып аннан консерва калаен алды (тимерчыбыктан тотка куеп котелок итеп эшләнгән). Күлдән су алып аны кайнатырга куйды. Кайнап чыгу белән борчак консервасын изеп ботка тулгый башлады. Ләкин бер дә дәшми әле бу. Ә минем сөйләшәсем килә. Иртәнге кояшның матурлыгы, күл әйләнәсендәге камыш һәм шүрелекләрнең вакыт-вакыт күңелле генә тирбәлеп куюлары, күл аръягындагы урман турында нәрсәдер белдерәсем килә. Күл буендагы тугайда ашап йөргән поляк сыерлары, теге малайның сызгырынып җырлап йөрүе хакында әйтәсем килә. Ләкин бу бик тәмле хис һәм тойгылар. Алар турында кычкырып, барлык кешеләр дә ишетерлек итеп әйтәсе килми. Акрын гына, матур гына итеп, телне чәпелдәтеп кенә сөйлисе килә. Шуның өстенә солдатлар арасында төрлесе булырга мөмкин бит. Әгәр дә берсе:
- Менә, табигать белән кызыксчынучылар чыкты тагын, дисә?
...Дустымны документлар алырга чакырдылар. Минем аңа ягымлы карашымнанмы, учакта аш пешерүенә булышып чыбык-чабык салып утыруымнанмы – ул миңа ышанды. Карап тору өчен үзенең әйберләр капчыгын миңа калдырып китте...
Икенче көнне без аның белән бөтенләй дуслаштык. Минем дә, аның да юлда бергә килгән иптәшләр төрле полкларга җибәрелеп, без аерылып калган идек. Хәзер без ашны бергә алабыз, бергә ашыйбыз, әйберләрне дә бер-беребезгә калдырып торабыз. Бик кирәк нәрсәләр турында гына сөйләшәбез.


25.09.44. Кайту
Контузиядән соң ул тотлыгып сөйли торган булып кала. Менә ул өенә кайта. Төн урталары. Карт әнисе белән сеңлесе инде йоклыйлар. Ул ишек төбендә тукталып кала. Ничек итеп аларны уятырга? Ана:
- Кем бар анда? - дип сорар. Ә ул:
- М-м-мин, у-улың Габ-б.., - диярме?
Ул бу сүзләрне бик кыенлык белән, гаять газапланып әйтәчәк. Моны ишетеп ана карчыкның йөрәге авыртыр... Ул ишектән кире китә. Киртәдәге малларны карап чыга: ала сыер, сукыр күзле кара сарык, казлар... Бакчага чыга, кыяр алып ашый, шалкан ала, утырып пычак белән арчый... Ай яктысы... Печәнлеккә кереп ята да йоклый.
Анасы белән сеңлесе торып чыгалар.
- Абыең кайтуга... Абыең кайткач...
Солдат бу сөйләшүләрне тыңлап ята. Әнисе белән сеңлесе кереп киткәч ул печәнлектән төшә. Өйгә керә. Елмая. Сеңлесе йөгереп килеп муенына асылына. Әнисе: «И-и... балам!..» Ләкин солдат бер сүз дә әйтми әле. Чәй янына утыргач кына: «Ә-ә-әни...»

26.09.44. Бакадан курка
Козлов фамилиясе аңа һич тә ятышмый.
- Сиңа Быков, Буйволов, Медведев кебек фамилияләрнең берсе кирәк иде, - диләр аңа.
Чыннан да, ул көчле, гайрәтле булуы белән күп яшәгән зур үгезне хәтерләтә. Аны күрүгә:
- Дөньяда моны каушатырлык ерткыч юктыр ул, - дип уйлыйсың.
Ә менә шул егет бакадан курка икән. Әйе, буй-буй гап-гади урман бакасыннан. Бу хәлнең билгеле булуы егетләрдә зур кызыксыну тудырды. Менә берсе баканы ботыннан тотып ала да Козловка таба бара башлый. Ул кача: юан ботларын әйләндереп-әйләндереп чаба...
...Ахыр килеп, Козлов баканы зур казык белән кыйнап үтерә...
Юк, аның белән теләсә кем шаяра алмый – берничә дусты гына. Башкалар аңардан шикләнәләр һәм аның куркуына куанып карыйлар.

Хәлимнең хәйләсе
Алар разведкага барырга әзерләнәләр иде. Моның өчен чаңгыда йөрергә өйрәнү кирәк. Хәлим хәйләгә керешмәкче булды. Ул, куркуын белдермичә, бөтен мәсьәләне чаңгыда йөри белмәүгә сылтарга уйлады. Менә ул чаңгыга басар, шунда ук егылып та китәр, бер-ике адым да атламас, тагын егылыр. Кулларын, аякларын килешсез бутар. Аңардан көләрләр. Ул, чын йәрәктән шикелле итеп, командирга:
- Чыкмый, иптәш командир, миннән бу эш һич тә барып чыга торган түгел. Үзем бик тырышам да бит, - дип әйтер...
Ләкин бер дә ул уйлаганча барып чыкмады. Ул егылмады. Беренче минуттан ук йөреп китте. Бозып атларга, кулларын килешсез бутарга маташып карады. Әмма алай да булмады. Аның бу кыланышларына игътибар бирүче дә булмады. Хәтта командир:
- Менә шулай... Тагын өч-дүрт мәртәбә йөрсәң, чын чаңгычы буласың. Шулай, Хәлим!.. Башкалардан бер дә калышып торма...
Хәлимнең күңеле кайтты, алдашып маташуга аның йөрәгендә урын калмады...

30.09.44
- Алай да, дүртенче ел сугышабыз бит инде.
- Россия өчен егерме биш ел сугышырга да була.
- Егерме биш ел сугышсак та барыбер без җиңәрбез. Россияне барвакытта да алганнары юк, ала да алмаслар.

2.10.44
Гали бер көнне бик шат йөри. Ул, Милли Советның Германияне һәм Берлинны өч оккупация зонасына бүлү турындагы карарын укый. Бу көнне солдатлар сугышның тиздән бетүе турында гына сөйлиләр. Икенче көнне Черчилль чыгышы була. Монда сугышның 1945 елны да булу ихтималы әйтелә. Күңел төшү туа. Гали дә күңелсезләнә:
- Иртә белән приказ, кичен приказ... анасын...
Солдатлар арасында йөргән сүзләр:
Сугыш, имештер, үзенең башланган көне – 22 нче число, якшәмбедә бетә. Шулай дип борынгылар язып калдырган. Бу көн – 22/Х – 44. Шуннан калса, имештер, 48 нче елга кадәр дәвам итәчәк.
Сугыш, имештер, 42 ай дәвам итәргә тиеш. Шулай дип Библиядә язылган. Бу – 22/ХI – 44.
- Моннан йөзләрчә ел элек бу сугышның башланасын белгәннәр, бетүе дә алар әйткәнчә булачак, - диләр.
Бүген урман өстеннән күп кенә күгәрченнәр очып үтте. Күптәннән бирле күргән юк иде. Үзләре безнең яктан килә...

9.10.44
Кояшлы матур көн. Урман ачыклыгы. Солдатлар чәч-сакалларын алалар, бельеларын юалар, мунча керәләр... Маршка әзерләнүче төркемнәр, строй хезмәтенә яраксызлар...
Менә бер төркем үзбәк егетләре сөйләшеп утыра. Мин дә шулар янына барам:
- Әссәләмегеләйкем, егетләр! – дим.
- Ә-ә, нугаймысыз? Кайсы як? – дип сорый бер таза гына егет.
- Татармын, Казаннан.
- Татар булганда, татарның бер уңганы икәнсез, сәлам биреп киләсез.
Кул биреп, егетләрнең һәркайсысы белән күрешеп чыгам. Әңгәмә дәвам итә. Егетләр үзләренең сугышларда ничек катнашулары, ничек яраланулары турында сөйлиләр.
Урман кырыенда землянкалар. Һәр ротага керү алдыннан капкалар. Аларда лозунглар, чакырулар, гимннан өземтәләр... Юлбашчыларның портретлары. Сталин рәсеме...
Әлеге таза гәүдәле чутыр кара үзбәк:
- Мынау 41 нче елда Сталин әйтте дә, җиңү безнең якта булыр дип, - егет, калын иреннәрен ялап, күзләрен уйнаткалап ала. – Таш Москваның үзендә торып сөйләп җибәрде бит, әү! Ә хәзер шуның әйткәннәре бары чынга килеп тора.
- Әүлия дисәңче...
- Немец таш Москва төбенә килеп җиткән... Без әйтәбез... Ничек дип әйтергә дә белмибез...
Сталин турында сөйләгән бу үзбәк егете 1941 елда Москвада була, 7 ноябрьдә Сталинның сүзләрен ишетеп парадтан уза. Сугышчылар парадтан туры сугышка керәләр. Аларда дәрт һәм ялкын. Рух күтәренкелеге...
Мин казах һәм үзбәкләр белән күп булдым, күп аралаштым. Алар яхшы күңелле, инсафлы һәм тугрылыклы халык. Иске гадәт һәм йолаларны изге саныйлар. Үзләрендә булганның һәммәсе белән дә уртаклашырга әзер торалар. Аларда мөселманчылык көчле. Үз милләт кешеләре өчен җаннарын бирергә дә әзерләр.

12.10.44
- Ах, ты, Галя, Галя молодая, хороша Үзбәкстандагы дала.
Бер үзбәк егете шул җырны һәрвакыт кабатлап йөри.

Учак янында
Төннәр салкын, ә землянкалар корылып бетмәгән әле. Таң беленеп азрак яктыра башлагач та солдатлар берничә урында учак ягып җибәрәләр. Төнге газап – салкыннан туңу һәм йоклый алмау газабы – онытыла. Бөтен лагерьга кинәт кенә җан кергәндәй булып китә. Учак әйләнәсендә кешеләр көлешә-көлешә җылыналар.
Учак – солдатның җаны, учак – солдатның рухы. Учак әйләнәсендә күп сүзләр кузгала, җанлы сүз көрәштерүләр була. Монда барысы да сөйләнә: кайсы милләтнең ничек яшәве, Англия ботинкалары, Америка консервалары, Рязань чабаталары...
Менә бер солдат анекдот сөйләп кешеләрнеңме, үзенеңме күңелен күтәреп ала:
- Котелок кечкенә – ике кеше, ПТР зур – бер кеше. Юл озын-озын, таулар биек-биек, ә командир кабатлавын белә: «Киң адым, киң адым!»
Икенче бер солдат кочак тутырып коры чыбык китерә һәм кызу ут өстенә сала. Тирә-әйләнәне кинәт кенә ялмап алып, гаять зур ялкын көлтәсе югары күтәрелә. Кешеләр тиз генә куллары белән йөзләрен каплыйлар, бөтен гәүдәләре белән артка тайчаналар, ләкин аяклар урыннарыннан кузгалмый әле. Әмма ут кешеләргә караганда да үзсүзлерәк булып чыга. Ул тагын тирә-якны сәрмәп-сәрмәп ала, тагын көлтәләнеп югары күтәрелә, кешеләр өстенә кызуын ныграк һәм ныграк бөрки. Ахыр килеп кешеләр җиңеләләр һәм акрын-акрын гына артка чигенәләр. Учак әйләнәсе киңәя... Шулай берничә минут вакыт уза. Аннан соң учакның ялкыны кечерәйгәннән кечерәя, кызулык кимегәннән кими. Кешеләр утка якынрак сыеналар... Тагын кемдер бер кочак утын китереп сала, ялкын зурая, шау-шу арта...
Бондаренко кайдандыр бер тычкан тотып китерде дә аны утка ыргытты. Тычкан чиный-чиный читкә таба кача башлады. Бондаренкога тагын берничә кеше кушылып, алар көлешә-көлешә тычканны аяклары белән кире утка этә башладылар. Үзбәк егете Юсупов моңа түзеп тора алмады. Йөгереп барып Бондаренконың якасыннан эләктерде дә, аны читкә этәрде. Һәм, ачуыннан бүртенеп кулларын кая куярга да белмичә селтәнә-селтәнә:
- Ахмак! – дип кычкырды. – Акылың бармы-юкмы синең? Гөнаһсыз җанварны газаплыйсың. Ай-һай, бик көчле икәнсең!
Барысы да игътибарларын Бондаренко белән Юсуповка юнәлттеләр. Кемдер, ярым шаярткан шикелле тавыш белән, ләкин үзе Юсуповны тулысынча яклап:
- Мәсәлән, үзеңне шулай газапласалар! Көчсез җанварның каргышы төшсә... Синең кебек «батыр» егетләр алар Алланы монда гына оныталар, ә инде тегендә барсалар («тегендә» дигәненең фронт икәне һәркемгә аңлашыла иде), телләреннән «Алла» сүзен төшерми башлыйлар, - диде.
Моңа җавап кайтаручы булмады. Юсупов аяк астыннан эзләнеп карана, ләкин тычканны таба алмый иде.
- Сез талашкан арада ул китеп барды инде, - диде берсе.
Юсупов яңадан утка якын килде. Кулларын ялкынга таба сузды. Шундый зур эш, зур вакыйгадан соң һичбер сүзсез калу җайсыз иде. Шунлыктан:
- Батыр булсаң башка урында батыр бул син, немецны күбрәк үтер, - диде ул.
Бондаренко моңарчы әле хәлләргә уен төсе биреп кенә карый иде. Болай булгач, мәсьәлә аның немец үтерү-үтермәвенә кадәр барып җиткәч, егетнең чыннан да ачуы килде:
- Синең кебекләр мин үтергән немецның исәбенә дә чыга алмаслар, - диде ул. Шинель изүен чишеп күкрәген ачты. Яшь егетнең гимнастеркасында бер орден, ике медаль ялтырый иде. - Боларны юкка гына бирмиләр, немец үтергән өчен бирәләр аны. Олы башың белән уен-көлкене әллә кая алып барасың.
«Син үзең сугышны да күрмәгәнсеңдер әле», - дип тә өстәмәкче иде ул, әмма Юсуповның маңгаендагы яра эзләрен, аның уң кулында ике бармагының юклыгын күргәч, сүзне алай ук зурга җибәрүдән тыелып калды. Юсуповның күпне күргән карт солдат икәне аның яра эзләреннән генә түгел, гомумән үзен-үзе ничектер иркен-салмак тотуыннан, сугыш мәсьәләләрендә төпле сүз йөртә белүеннән үк күренеп тора иде. Шулай да Юсупов аңа каршы җавапсыз калмады:
- Немецларны үтерүең яхшы, анысы өчен сиңа мең-мең рәхмәтләр әйтергә була. Әмма ләкин гөнаһсыз җанварны рәнҗетүең...
- Туктагыз әле, егетләр, - диде арадан берсе, - соң нинди гөнаһсыз җанвар булсын инде ул, тычканны бит аны юри дә кырдыралар.
- Юри кырдыралар – аның юлы башка. Агроном буларак мин үзем дә күп кырдым алырны. Ә менә монда, урманда, ни хаҗәте бар аның? Сугып кына үтерсә тагын бер хәл иде әле, ә ул бит, җүләр сыман кыйланып, янып торган утка ташлый җан иясен...
Шулвакыт берсе учакка утын китереп салды:
- Менә сезгә, бетерегез юк сүзләрне...
Ялкын, зур кызыл канат булып, тирә-әйләнәне сәрмәп алды. Кешеләр, учлары яки беләкләре белән йөзләрен каплап һәм башларын түбән иеп, акрын-акрын гына артка чигенделәр. Учак әйләнәсендәге түгәрәк киңәйде. Учак, киң түгәрәккә дә җитәрлек булып, кызу яна иде. Утын алып килүченең икеләтә кәефе килде. Ул, беренчедән, солдатлар арасындагы үзара әйткәләшүнең бетүенә сәбәпче булды; икенчедән, кешеләрне учак әйләнәсеннән качарга мәҗбүр итте. Ул, Бондаренкодан котылган тычканның үлән арасына кереп югалуын карап торып, урынсыз калган иде. Ә хәзер ул җилнең үреннән, үзенә иң уңай җирдән урын алды. Бу якка көчле ялкын бик сирәк борыла иде. Һәм ул, кәефен үз эчендә генә калдыра алмыйча:
- Менә, күрдегезме, әле тагын ике кочак китереп салырмын мин! – дип сөйләнә иде.

Миңа да эш табылды
13.10.44. Запас полк
Польша җиренә килеп кергәнгә бүген нәкъ бер ай тулды. Күңелгә бер елдан бирле шушында кебек тоела. Башны авыр һәм моңсу кайгы баса. Кайчан, кайчан гына туган җиргә кайтылыр икән? Монда борысы да ят бит: җире дә, агачлары да, үләннәре дә. Сулары тәмсез – ниндидер төче саз суы.

20.10.44
Өч көннән бирле көн-төн көчле канонада, өзлексез гөрселдәү булып тора. Кайда булыр икән? Әйтүләргә караганда, без алгы сызыктан 90 – 95 чакрымнар ераклыкта. Хәер, юеш һавада аваз ерак китә, диләр. Ә хәзер һавалар бик юеш: иртән болыт яки томан, төнен вак кына яңгыр сибәләп тора...
Бүген төнлә: «Варшава янында безнекеләр дошман оборонасын өзгәннәр, Варшава урамнарына бәреп кергәннәр», - дигән сүзләр чыкты. Блоха моны постта торганда ишетеп кайтты. «Төнге сәгать икедә без мич алдында тәмәке тартып утыра идек, - диде ул. – Миңа моны бер зур портфелле кеше әйтте – офицер булса кирәк, караңгыда аера алмадым».

Бүген гарнизон комиссиясе булды. Аш казаны авыруы белән миңа алты айга «строй хезмәтенә яраксыз» дип билгеләделәр. «Сатып алучылар»ның килүен көтеп ятабыз...

Аның йокысыз төне
Элек язылган исемлек буенча яңадан барлап чыгу үткәрелде.
- Волобоев! - дип башын күтәрде өлкән лейтенант.
Ничектер, кайдандыр алып, капитан:
- Волобоев бүген өйгә озатылырга тиеш, - диде.
Шулай да өлкән лейтенант аны комиссиягә язып куйды. Капитанның сүзләре Волобоев йөрәгенә ут кабындырып калдырды. Ул төн буе йоклый алмый чыкты.
- Ә кем белә! Көтмәгәннән генә булып куя торган ул...
Һәм Волобоев уйлый: менә ул кайтырга җыена; сохари, концентрат ала; шикәр урынына бирелгән кызыл конфетларны ул үзе ашамый, ул аларны балаларына күчтәнәч итеп алып кайта...
Мич алдына утырып тәмәке тарта...
Комиссия аны строй хезмәтенә яраклы итеп тапты...
* * *
Ильгин – мактанчык, вак сүзле, түбән җанлы нәрсә. Бер көнне ул пычагын югалткан. Аның өчен янында ятканнарга бәйләнеп йөрде. Өч-дүрт көн буе авызында шул пычак кына булды:
- Аналарын... Үз кулым белән ясаган идем. Сабының очында да, төбендә дә җиз балдак... Алган кешенең җаны чыксын... Пычагым пычак кына түгел иде, ике кулсыз иттеләр бит... – ди дә мыгырдана (елак тавыш белән). Кешеләр аңардан тәмам туеп беттеләр, тавышын ишетмәс өчен әллә ниләр бирерлек булынды.
- Хатыннардан да яман икәнсең! Бер пычак югалудан дөньяң җимерелдеме әллә? – дип тиргиләр аны.
Ул һаман үзенекен итә. Ашарга утырса:
- Менә ипи кисәргә тагын пычак кирәк инде...
Аңарда ашказаны җәрәхәте, диләр. Мин аптырыйм: сыер кебек өзлексез ашап торган бу кешедә ничек ул кадәр хәтәр авыру таптылар икән? Аңар бит үз өлеше дә җитми...
Бүген комиссиягә бардык. Ильгин врачлар тирәсендә әй бөтерелә, юктан гына сүз кушып: «Врачка юл бирегез! Кая инде ишеккә тыгыласыз шулкадәр?» – дип башкаларны өйрәткән була. Ләкин барыбер «строй хезмәтенә яраклы» билгеләвен алып чыкты. Бу – дөрес. Ильгинның ялганы барып чыкмады. Бөкерәеп, эчен тотып, «ах та ух» итеп йөрүләре юкка гына булды. Хәзер, эче пошып, бер-берсенә бәйләнеше булмаган сүзләр сөйли:
- Монда ятканчы, алгы кырыйга китүең артык... Үз частемнең кайда икәнен белмим. Андагы генерал мине үзенең адъютанты итеп алыр иде...

26.10.44
Старшина Ярлыков – кызу канлы, тиз кабынып китүчән холыклы кеше. Әмма ул бик кешелекле. Күп сугышларда катнашкан (взвод һәм рота командиры булып), бай тәҗрибәле. Каты яралану сәбәпле хатны үзе яза алмагач, иптәшеннән яздыра. Анда ул үзенең һичбер эшкә яраксыз икәнен белдерә. Шуннан соң хатыны аңа хат язмый башлый, ул хатларны улыннан гына алып тора (улы заводта эшли). Тора-бара хатыны да яза башлый, ләкин, Ярлыков әйтмешли, коры һәм мәгънәсез хатлар, йөрәккә ятышмый торган салкын хатлар булалар болар...
Айлар үтә. Ярлыков сәламәтләнә (ул тик кызып китүчән һәм аксак булып кала). Менә ул фронтта үзенең авылдашын очрата.
- Я, өйдә ничек торалар соң? Безнекеләр ничек яшиләр? - дип сорый Ярлыков.
- Ничек дип әйтергә? Синнән яшерә алмыйм инде мин: Мария Ивановна үзен яхшы тотмый. Күршегез Михаил карт: «Ничек соң, Ярлыковның хәле авыр дип ишеткән идем, аның турында ничек уйлыйсың?» - дип сорагач, ул: «Нишләтим инде аны? Мин яшь кеше, мин яшәргә телим. Аны мин эштән чыгармадым – кайда, кем эшендә кешелеген югалткан булса, шул карасын», - дип әйтә, ди.
Ялган сөйли торган егет түгел. Шулай да Ярлыков аңа ышанып җитми, улына яза: «Шул турыда миңа нигә бернәрсә дә язмыйсың?..»
Улы: «Әти, син миңа үпкәләмә. Бу нигездә мин үзем дә әни белән күп сүзгә килдем инде», - дип белдерә.
Артык аңлатырга кирәк түгел иде инде...

29.10.44
Бүген иптәш Аюпов белән очраштым. Ул мин хезмәт итәчәк 10 нчы запас дивизиядә парторг булып эшли икән. Аның землянкасында кундым. Кичтән кунак булыштык: чәй, һәркайсыбызда шикәр, сохари, бәрәңге измәсе... Ибраһим Аюповның өйдә хатыны һәм алты яшьлек улы калган. Хатыныннан җиде ай буенча хат ала алмавын кат-кат искә алды. Шул уңайдан хатын-кызларның хәзер, сугыш вакытында, үз-үзләрен тотулары турында сүзләр булды...
- Менә улымны яратам. Улымны мин бик яратам, Нәфикъ туганым. «Кызыл Татарстан»да эшләгән чак. Эштән иртәнге җиделәрдә кайтам. Малай йөгереп килә дә портфельгә ябыша. Барлык гадәте шул иде: портфельне актарып китап эзли. Мин аңа һәркөнне бер балалар китабы алып кайта идем. Ничектер спортсменнар турында бер китап алып кайткан идем, шуннан соң, өйдә торыр хәл юк: «Көрәшик», - дип аптырата. Көрәшәбез. Мин – утырып... Әнисе карап тора. Йөреп-йөреп, мин юри генә егылган булам. Минем өскә ята да, менә куана, менә куана: «Әни, мин әтине ектым», - ди... Хатынны да бик яратып тордым мин, ул үзе дә белә моны...
Мин яттым. Аюпов миндәге «Совет әдәбияты» журналын һәм Шәрәф Мөдәрриснең миңа бүләк итеп биргән шигырьләр китабын укып утырды – лампа сүнгәнче...

03.11.44
Залесе авылында тора башлавыма дүртенче көн. Поляк семьясында яшим. Бу авыл Москва – Варшава юлы өстендә (таш юл аны икегә ярып үтә). Мин – полк экспедиторы. Көнгә бер мәртәбә полкка хатлар һәм газеталар алып барам – сигез чакрым ара. Шосседа машиналар кайнап тора. Шоферга газета күрсәтеп кул күтәрдемме, ул туктый – ике якка ике газета.
Бу яктан эш яхшы. Мин өйдә ял итәм, өйдә кунам, үз иркемдә һәм кешеләр белән кешечә сөйләшеп утырам. Ләкин бер начар ягы бар – продукт мәсьәләсе һаман хәл кылынмаган. «Сухой паек» алырга тиеш идем – корысы да, юеше дә юк... Складчы белән старшина арасында буталып югала. Күпме мин хуҗалар өстендә барырга тиеш? Алар үзләре дә ярлы халык.
Юлда әнә шулар турында уйлап кайттым. Бүген үк хуҗага 60 сум акча бирергә булдым. Кайтып керсәм, хуҗа хатыны елап утыра:
- Нәрсә булды, ни өчен бу болай?
Аларның лампалары эшләми иде. Хуҗа ул лампа белән аптырап беткән иде инде. Бүген күршедән фонарь алганнар да, хуҗа, тазартам дип, аның куыгын челпәрәмә китергән.
- Акчабыз юк, кешегә ничек итеп түләрбез инде, - ди хатыны.
Кесәмнән ике иллешәрлекне алып хуҗага тоттырдым (поляк акчалары), утыз сум хатынына бирдем (ашка сөт алу өчен дип).
Хуҗа хатын Леонтина исемле, кырык яшьләрдә. Бу кечкенә гәүдәле хатын, оясы яныннан китә алмаган буаз йорт куяны кебек, көн-төн өйдә, ничә генә карама мич тирәсендә: иртән – борщ яки куе гына бәрәңге шулпасы; көндез, минем почта белән китү вакытыма – щи һәм бәрәңге; кичен – бәрәңге турап арыш камырыннан токмач. Гади генә ашлар. Ләкин ничектер ул аларны бик тәмле итеп әзерли. Ашы боламык кебек куе, ләззәтле була. Бәрәңгенең бер өлешен чи көенчә кырып сала. Җәйдән үк яшел суганны җепкә тезеп киптергән – аңардан бик тәмле ис килеп тора һәм ул ашны тәмләтә. Ул миңа тагын бер тәмләткеч күрсәтте, ләкин мин аңламадым – кипкән алмага охшый...
Ире Һипполит Хацкеевич үзеннән биш яшкә кече. Озын гына буйлы, чәче һәм мыегы җирән, башында пләш бар. Юаш (хатын да усал түгел), хатынына әйтмичә бер генә эш тә башкармый. Байга хезмәт итеп, буйсынып өйрәнгәннеке булса кирәк, бик тыңлаучан. Нәрсә генә әйтсәң дә, ул аны үзе аңламас борын ук башын иеп, син әйткәнгә риза булуын аңлатып тора. Ләкин үтәми, чөнки ул аны аңламады. Нәтиҗәгә ирешү өчен кабатлап әйтергә кирәк. Ул – плотник. Шул үзенең һөнәре белән көн күрә.
Гаилә динне нык тота. Ана булган кеше үзе Библияне (йодрык кадәр генә китап) бик укый, күп җирләрен яттан белә. Ун яшьлек кызы һәм җиде яшьлек улы өчен кирәк булган урынны эзләп таба һәм укып күрсәтә. Ана бу мәсьәләгә шулкадәр игътибар бирә ки, балалар ул әйткәнне тыңламаска, ул кушканны укымаска һич тә булдыра алмыйлар. Юк. Мин бер генә мәртәбә дә балаларның ачыктан-ачык карышырга уйлап карауларын күргәнем булмады. Ата да, өйдәге олырак бала да ананың бу эшен бик әһәмиятле һәм изге эш дип караганлыктан, кечкенәләр дини укуларга шулай игътибар итәләр. Бу аларның мәктәп укуына да уңай тәэсир итә. Минемчә, безгә дә сабак алырлык күп нәрсәләр бар монда.
Җиде яшьлек поляк баласы ни өчен, әйтүне дә көтмичә, кичен стенага карап нәрсәләрдер укый, иртән тору белән, битен дә юмастан, тагын шуны кабатлый? Чөнки аны әлеге кечкенә ана шуңа өйрәткән. Үзе белмәсә, ул, әлбәттә, балаларын өйрәтә дә, тыңлата да алмас иде.

* * *
Беренче кичемдә мине урнаштыру, яткыру бер зур мәсьәлә булып кузгалды. Кич сәгать җиде. Иртә булса да, шәм янып беткәнче ятып калырга кирәк иде... Сандык буена өч урындык китереп куйдылар. Аңа үзләренең иске чалбарларын, фуфайкаларын түшәделәр. Иң өстән үземнең фуфайканы җәеп, шинельне ябынып яттым.
Икенче көнне кичтән салам әзерләдем. Күршедә ашлык сугалар иде. Алардан ике көлтә эре салам алдым.
Дөрес, шушы ук фатирда Надя исемле кызылармеец тора. Аның караваты киң һәм йомшак. Мин аңа шаярып кына бергә яту турында әйтеп караган идем, каршы килә торган түгел кебек күренә.
- Ләкин миңа ярты карават җитеп бетми шул. Чирек караватка сыйсагыз ята бирегез, - дигән була.
Сыймыйммы соң! Мин инде чирек караватның чирегенә дә сыям. Эш анда түгел. Аның караватына ятуны күңелем теләми. Ята торгач азып китеп гөнаһ-фәлән эшләргә керешсәң?.. Өч ел саф йөрдем, инде калган берничә айны гына уздыра алырмын. Әйе, түзәрмен. Ә аннан соң үземнең саф иреннәрем белән күз нурларымны – кызларым Люция белән Рузияне үбәрмен...
Сүзне юри уен-көлкегә борып җибәрдем дә, идәнгә салам түшәп, аны эскәмия белән киртәләп, яттым да йокладым. Әмма бик тәмләп һәм гаять рәхәт йокладым. Күп төшләр күрдем...

5.11.44. Һавариягә
Сөясеңме, кап-карам, Сөймисеңме, кап-карам? Син сөймәсәң мин дә сөймим, Сөюче эзләп табам.
Сөясеңме, сөймисеңме, Сөеп сиздермисеңме? Акчасыз солдат нигә дип, Әллә тиңсенмисеңме?

7.11.44
Кичә минем хуҗаның фатирында (ә бу ике катлы гомуми торакның бер бүлмәсе) элек алпавытка эшләгән ярлы крестьяннарның җыелышы булды. Таза тәнле, чибәр йөзле, акыллы кешеләр бу крестьяннар. Карап-карап торасың да, шундый кешеләрнең кол булуына гаҗәпсенәсең...
Мине, Советлар Союзы вәкиле буларак хөрмәт итеп, өстәл артына – президиумга утырттылар. Җыелыш зур шау-шу белән узды. Арада кем нәрсә әйтсә шуңар риза булып тик утыручылар да күп. Әмма ике поляк үзара бик нык әйткәләштеләр. Җитәкче аларны көчкә-көчкә туктатып ала иде...
Мондагы утарның хуҗасы Соболевский кулга алынган икән. Немецлар килгәч, Соболевскийны куып, утарга немец алпавыты хуҗа була. Соболевский авылдагы бер йортта тора. Ул, немецларга ярарга тырышып, ярлылар өстеннән яшерен күзәтү алып бара. Кызыл Армия немецларны кугач, Соболевский яңадан утарга кайта, байлыкларга һәм кешеләргә хуҗа була: «Мин әле барысы өчен дә үч алырмын. Сез коммунистлар булып барасыз, артыгызны уйлап карагыз», - дип яный. Эшләүчеләргә ашлык та, акча да бирми. Өч ай буе сорыйлар – юк, бирми. Җыелышта сүз барышынча, менә шушылар өчен аны кулга алалар.
Моңа кадәр үк инде җирле комитет, Соболевскийны утарыннан куып, аның амбарларындагы ашлык һәм бәрәңгеләрне крестьяннарга өләшеп бирә. Элекке колларның өйләре капчык-капчык бәрәңге һәм арыш белән тулып китә. Мин торган фатирда да бу шулай... Ләкин эшкә чыгучы юк. Бәрәңге казуда хәтта кешенең үзе җыйганнан да арттырып бирәләр. Минем хуҗаның улы бәрәңге казуда элеңке-салынкы гына ике көн эшләгән иде, шуның өчен 36 пот бәрәңге алды. Ә өченче көнне ул инде чыкмый...
Комитет карар чыгарды: бәрәңгене җыеп бетәргә, көзге сөрүне төгәлләргә.

8.11.44
Күршедәге карт керде. Ачык йөз, якты чырай белән килеп, миңа кул бирде (күкрәген киереп куеп).
- Менә мин бәйрәмне күрдем, - ди ул. - Бяла-Подляскада булдым. Ох-х, оркестр уйный да соң - колакларың гына түзсен... Немец турында уйлама да хәзер! Алар инде киттеләр дә беттеләр.
- Алар турында кем уйлый соң әле? - ди хуҗа хатын.
Карт белән озак кына сөйләшеп утырдык. Ул миңа немецлар вакытында бирелгән паспортын күрсәтте. Карточкасы куптарып алынган. Кәгазьләр арасыннан ул карточка килеп чыккан иде, карт, чыраен сытып, аны тиз генә кесәсенә тыгып куйды. Мин дә кабатлап сорамадым. Сизенүемчә, аның йөзенә свастикалы немец печате басылган да, картның шуңар ачуы килә булса кирәк. Карточка урыны янында - картның бармак эзләре. Бу эзләргә карап мин озак кына уйланып утырдым. Менә ул немецларның яңа тәртипләре!

24.11.44
Бер айга якын кандаладан таландым. Кандала кермәсен өчен колакка мамык тыгып ята идем. Кичтән 2-3 сәгать йоклыйм да – тәмам арыган килеш – төн буенча кандала үтереп чыгам: капшап-капшап... Иртә белән тагын берәр сәгать йоклап алам. Минем тәэсир астында хуҗалар өйләрен кайнар су белән юдылар, яңадан акка буядылар. Узган төнне барыбыз да рәхәт йокладык.

1.12.44
Хуҗалар олы уллары Монекны кече командирлар әзерләү курсына озаталар. Ул яшь әле, курска үзе теләп бара. Аның анасы үгәй. Энесе һәм сеңлесе арасында кагылып-сугылып яшәде... Әмма курска аны бик зурлап, хөрмәт итеп озаталар: шулай булмаска соң, егет Ватан өчен хезмәт итәргә бара бит.
Менә китәр көн. Үги ана, арыш онына ак бодай оны кушып, яхшы ипи пешерә. Шикәр капчыгы әзерли, ике энә, җеп бирә. Гомуми альбомнан берничә карточканы Манек үзе сайлап ала. Ана өйдә кала торган улының расческасы белән каләмен, кызының кечкенә көзгесен алып бирә. Иртә белән, гадәттәге аш өстенә, күп кенә шикәр салып аңар берүзенә чәй эчерә... Кыскасы, ана Манекның күңелен таба...

3.12.44
Безруков Ленька – минем якын дустым. Ул почтада эшли, өйләнмәгән яшь егет. Ачык күңелле, һәркайчан күтәренке рухлы, киң холыклы кеше. Очрашкан саен күрешәсең, күрешкән саен аның чәнчә бармагының юклыгын сизәсең. Ә сул кулы бөтенләй эшләми. Беләзектәге тамырга тигән пуля аркасында бармаклары кәкрәеп, учы ярым йомарланып катып калган... Ул кешеләр белән һәрвакыт елмаеп сөйләшә. Сөйләшеп утырган вакытларда мин аның авызыннан һич тә күзләремне ала алмый текәлеп карап торам. Аның сул яктанрак бер теше юк һәм шул теш урыны зур булып күренеп тора. Мин әнә шул бушлыктан күзләремне ала алмыйм. Күп карый торгач, уңайсызланып, читкә борылам. Ләкин барыбер яңадан карарга туры килә. Анда ниндидер бер тарту көче бар шикелле. Гомумән, ул егет һич тә читкә карарлык итеп сөйләми. Синең җаныңа кереп, күзләреңә туры карап сөйли...

15.01.45
Икенче январьдан бирле яңа урында торам. Добрынка хуторы. Хуҗа – Геннадий Новак, 28 яшьләрдә, урта буйлы, сары чәчле, мыегы өстенә төшеп торган кәкре борынлы. Ачык, туры сүзле һәм беркатлы кеше. Тиз генә күтәрелеп-кызып китә торган гадәте бар. Хатынының әйткәненә тиз күнә, күп урында хатынына юл куя...
Хуҗа хатын Генька исемле, 21 яшьләрдә. Нәзек-озын буйлы, зур кылыч борынлы, бер-берсеннән нык аерылып торган нәзек кашлы, зур соры күзле. Күп уйнарга, юк-бар сөйләнергә ярата. Ләкин ире басынкы табигатьле һәм аз сүзле. Ире аңа йортка кергән. Ике бүлмәле яхшы гына өйләре, ун гектар җир, бер сыер һәм бер дуңгызлары бар. Атлары бар иде, үлде. (Армиягә алудан куркып, гомумән карт ат тоту гадәте бар).
Аларның ике кызлары бар. Мин аеруча яшь тә ике айлык Янина исемлесен яратам. Люциягә охшатып, буш вакытым булган саен күтәреп йөрим, һәркөнне шикәр бирәм. Бала мине дә бик ярата. Ишектән керүгә кулларын сузып кычкыра башлый, ата-анасына бармыйча миңа килә.

Бертуганнар
Вахит абый үлде – бер сөйләшеп йөрмәдек.
Инде менә Нәфикъ абый да юк.
Үткән гомер дөнья куып, вакыт юк дип.
Каюм Яһудин, 1985

20.01.45. Польша
Нәфикъ бүген Добрынка хуторына канатланып кайтып керде. Шинеленә сырышкан кар бөртекләрен ашык-пошык кына кагыштырды да, чишенеп тә тормый түргә узды һәм, кесәсеннән хат чыгарып, укырга кереште.
«Абый! Синең бик тә кыска хатыңны алып чиксез куандым һәм тормышың белән таныштым, - дип яза иде аңа энесе Каюм. – Беләм, туганым, бик ансат түгел шул. Тик, нигәдер, бер-беребезгә ачыктан-ачык әйтергә батырчылык итмәү сәбәплеме, һаман шулай миһербансыз, ваемсыз рәвештә яши бирдек.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Тормыш Бу - 06
  • Büleklär
  • Тормыш Бу - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4334
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2178
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4217
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2100
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4169
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2077
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2064
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4267
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4241
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2138
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4196
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2111
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4366
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1895
    41.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4162
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2030
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4378
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1928
    41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 1548
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 785
    53.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.