Latin

Тормыш Бу - 03

Süzlärneñ gomumi sanı 4169
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2077
36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ads place
Салих үзенең сугышчылары янына барып җиткән вакытта, бик килешле һәм җыйнак, гаять пөхтә итеп киенгән лейтенант Филиппов Салихның артыннан килеп җитте. Ул, Салихның мондый эшләрдә һичбер төрле тәҗрибәсе булмауны исәпкә алып булса кирәк, һаман аның тирәсендә чуалды, аңар төрле киңәшләр бирде, аның алда торган бурычларны сугышчыларына сөйләп, аңлатып бирүен тыңлап торды. Аннан соң Салихны тагын үз янына чакырып алды, ләкин аның өчен генә түгел, барлык сугышчыларга да ишетелерлек итеп:
- Сез немчураның пулеметтан өзлексез рәвештә атып торуына игътибар итмәгез. Алар бернәрсә дә күрмәгән килеш аталар, - диде. Ул, сулга борылып, тыңлаучыларның игътибарын амбразурага җайлап куелган пулеметына юнәлтте һәм сүзен дәвам итте: - Сез хәрәкәт иткән вакытта мин атмам. Бу, беренчедән, ялгышлык белән сезгә тидерү куркынычыннан саклану өчен кирәк булса, икенчедән, дошманны алдау өчен кирәк. Ә менә хәзер – сез барыгыз да утырыгыз, башыгыз дошманга күренерлек булмасын – мин тегеләргә атып карыйм.
Ул кул пулеметыннан берничә очередь биреп алды. Моңар җавап итеп, дошман ягында активлык көчәйде: өсте-өстенә ракеталар җибәрә башладылар; кул һәм станоклы пулеметлардан тагын да көчлерәк рәвештә атарга керештеләр. Лейтенант Филиппов кәефле елмаеп куйды. Шул чагында лейтенант Зайконың:
- Алга, иптәшләр! - дигән чакыруы ишетелде. Салих, аяк астындагы пычракка бата-бата, алга ук барып чыкты. Сапер Курицын белән урынбасары Михайловка шулай ук алга чыгарга кушып, аларны үз янына чакырды. Салих, үзе командирлар киңәшмәсенә киткән вакытта, хәрәкәт итү юлларын тагын да яхшырак өйрәнү эшен Михайлов белән Курицынга йөкләп киткән иде. Шунлыктан ул:
- Әйдәгез, егетләр. Якты чакта күзәтеп, билгеләп куйган юл белән алып барыгыз. Иптәш Курицын, сез аяк астын тагын да җентекләбрәк тикшерегез: миналы урыннарга очрап куймыйк, - диде.
Немецлар ягыннан тагын ракета күтәрелде. Траншея өстенә пулемет пулялары ява башлады. Салих:
- Утырыгыз, тизрәк, - дип боерды. Ә инде берничә минуттан соң, дошман пулеметы туктагач: - Әйдәгез, минем арттан! Тиз һәм сак хәрәкәт итегез, - диде. Үзе, иң беренче булып, траншея өстенә сикереп чыкты. Аның артыннан, уенчык туп шикелле тәгәрәп, сапер Курицын да омтылды. Һәм ул, командирның шинель итәгеннән тартып:
- Иптәш сержант! Туктагыз, мин алданрак барырга тиеш, - дип пышылдады.
- Шулай кирәк, әйдә икебез бергә барабыз, - дип куанып дәште Салих.
Менә алар куаклыкны да үттеләр. Дошман траншеялары һәм блиндажларыннан илле-алтмыш метрдагы калку урынга җиттеләр.
- Ятарга, шуышып барырга! - диде Салих. Аның бу боерыгы, бер-беренә пышылдау юлы белән, иң арттагы сугышчыга кадәр барып җитте. Алар җитен басуы буйлап шуышып бара башладылар. Салих, борынына бөркелеп кергән авыр исләргә карап, җитен сабаклары өстенә ниндидер май сибелгән икәнлеген сизде. Нәкъ шул вакыт аңа кемнәрнеңдер ят телдә сөйләшүләре ишетелде. Җәһәт кенә борылып карау белән ул үзләреннән егерме биш-утыз метрлар ераклыкта озын гына кара күләгә басып торуын күрде. Бу – немецларның ракета җибәреп торучысы иде. Һәм ул, үзенә якынлашып килгән кызылармеецлар турында сизенеп булса кирәк, сулга борылып берничә адым атлады да, нәрсәдер кычкырды, ашыга-ашыга нидер әйтте. Салих аның тавышын ишетә, сүзнең нәрсә турында баруын да беркадәр чамалый, ләкин ул аны тулысынча аңламый иде. Ракета җибәреп торучы немецның хәбәр итүеннән соң якындагы траншеядан дистәдән артык күләгә, кара һәм озын күләгәләр күтәрелде.
Үле гәүдәләр өеме янында, алардан уң яктарак, кечкенә генә бер чокыр, мина казылмасы бар иде. Салих, ракета яктысы бетеп торган берничә секундтан файдаланып, әнә шул казылмага төшеп ятты. Сапер Курицын исә, аяк очы ягыннан Салихны узып, аның уң як кырыена сыенды. Алар янына Михайлов та килеп төште.
Тагын ракета кабынды, яңадан сүнде һәм тагын янды... Шул ук минутта җитен сабакларына ут кабынды һәм ялкын кызылармеецлар яткан чокырга таба ябырылып килә башлады.
Сапер, Салихның колагына пышылдап:
- Инде нишлибез, иптәш командир? - дип сорады. Салих исә, ярым шаярып:
- Хәзергә әле бернәрсә дә эшләмибез, тик ятуыңны гына бел. Монда үле гәүдәләр күп бит. Алар безне шулар белән бутыйлар хәзер. Күрәсеңме, хәзер инде ракетаны да сирәгрәк җибәрә башладылар. Әнә теге соңыннан килгәннәре ракетачыдан көләләр: син, диләр, үлгән солдатларны терелгәннәр дип уйлагансың, диләр, - дип җавап кайтарды.
Салих аның белән шаярып сөйләшә иде. Ләкин бу сүзләрнең егеткә уңай йогынты ясауларын күреп, ул үзенең шаяруын белдермәде.
Михайлов дәшми-тынмый гына ятса да, эченнән бик күпне кичерде. Ул үзләренең төнге һөҗүмнәрен һич тә болай итеп күз алдына китермәгән иде. Аның уенча, немецлар йоклап ятарлар яки эчеп-исереп утырырлар, ә алар инде, искәртмәстән генә килеп, немецлар өстенә гранаталар ыргытырлар һәм барысын да кырып бетерерләр. Аларны батыр сугышчылар дип атарлар, орденнар белән бүләкләрләр, өйләренә мактау хатлары язарлар кебек тоелган иде аңа.
Ләкин хәзер аның күзләре аларның өсләренә үк килгән кызу ялкыннарга, бер төркем озын һәм кара күләгәләргә куркынып карыйлар. Аңар, немецлар аларның шунда, якында гына ятканнарын белеп торалар, ләкин аларның ут эчендә януларына карап кәефләнү өчен генә алар өстенә пуля һәм мина яңгыры җибәрмиләр шикелле булып тоелды.
Нәкъ шул вакыт Салих аңардан:
- Я, нишлибез? - дип сорады.
Михайлов, бик нык калтыранып, тешләре арасыннан гына:
- Пленга бирелик. Юкса без барыбыз да янып үләрбез яки немец пуляларыннан кырылып бетәрбез, - дип пышылдады.
Салих кешеләр арасында куркак һәм җирәнгеч җаннарның булуын белсә дә, андый кешеләрнең берсе үзе янында ук йөридер дип һич тә уйламый иде. Аның тәне буенча ниндидер салкын кырмыскалар йөгерде. Ләкин ул һичбер төрле кабалану яки каушау-фәлән күрсәтмәде. Михайловның күзләренә туры гына карап һәм тешләрен кысып:
- Эх-х, с-с-ин! – диде. Аннан соң, сүзне бераз шаяруга боргандай итеп: - Акылдан шаша башладыңмы әллә? Немецларны якыннан күргәч тә, буыннарың бушап киттеләр, ахрысы, - дип өстәде.
Салих, яндыргыч сыекча тутырылган бутылканы бераз читкәрәк куеп, сул як кырыенда яткан мылтыгын ала башлады. Моны күреп Михайлов сискәнеп китте. Күкрәге белән мылтыкның өстенә ятты. Салих мылтыгын тарткалап караса да, чокырның нәкъ эчендә һәм бик уңайсыз хәлдә ятуы сәбәпле, аны тиз генә суырып чыгара алмады. Һәм ул, сизелерлек рәвештә каты итеп, сул терсәге белән Михайловның бөеренә төртте. Михайлов, үзе дә сизеп өлгермәстән, аз гына кузгалып куйды. Шул арада Салих мылтыгын суырып алды.
- Барыгыз да мылтыкларыгызны әзер тотыгыз! – дип боерды Салих. җитен сабаклары көчле һәм чытырдап яналар иде. Салихның һәм аның якындагыларның битләренә ялкын кызуы бәрелә башлады. Салих, билендәге тимер көрәген алып, ябырылып килгән ут өстенә ком сибәргә теләде. Михайлов, Салихның тимер көрәген уң терсәге белән басып ята иде. Салих:
- Ал, күтәр кулыңны! – диде.
Михайлов моны бөтенләй башкача аңлады. Сул кулын югары күтәрде һәм урыныннан ук тора башлады. Салих, аз гына кузгала төшеп, аның күтәрелгән кулын кагып төшерде:
- Кымшанасы булма! Иң элек сине дөмектерәчәкбез.
Салихның башында төрле борчулы уйлар кузгалды.
- Беренче ике группадан да сигнал юк ичмасам. Төптәнрәк уйлап эш иткәндә, алай итәргә ярамый иде...
Чокырга якынлашу белән ялкын сүрелә башлады. Хәзер инде, һавага ракета күтәрелмәгән минутларда, Салихны һәм аның иптәшләрен төнге караңгылык үз канаты астында яшереп тора ала иде.
Менә шул вакыт Салих кискен итеп боерык бирде. Бу, бөтен хәлләрнең уңышлы яки уңышсыз чыгуы үзенә бәйләнгән икәнен тагын бер мәртәбә аңлау нәтиҗәсендә килеп туган боерык иде. Ул:
- Уңга борылып артка чигәргә дә, куаклыклар арасында бер урынга тупланырга! – диде.
Сугышчылар, бирелгән боерык буенча, ракета утлары сүнеп торган арадан файдаланып, куаклыкка таба шуыша башладылар. Ләкин Курицынга бу боерык һич тә ошамады. Ул, кайнар сулышын Салихның колак эченә үк өреп:
- Нишләп? Ни өчен артка чигенәбез, иптәш командир? - дип сорады.
Салих исә, әнә теге чүпне чыгарып ыргытырга кирәк бит инде, дигән шикеллерәк бер караш белән, Михайловка таба ымлап күрсәтте.
«Чигенү» сүзе Михайловның колагына яхшы ук ягымлы ишетелде. Аңарда, менә инде барысы да үтте, хәзер инде яшәрмен, дигән шикеллерәк бер тойгы туды. Ләкин бу тойгы аны озак шатландыра алмады. Шул ук ике-өч секундның эчендә дип әйтерлек, аның йөрәген әрнү, үзе дә аңлап җиткермәгән үкенү чорнап алды. Салихның мылтыгы үзенә төбәлүне күргәннән соң Михайловның күзләренә кайнар яшь, хурлану яшьләре килеп тыгылды. Һәм ул, барысын да җиңел, хәйлә белән генә үткәреп җибәрергә уйлап, ялыну тоны белән:
- Сез нәрсә, иптәш командир? Мин сезгә начар сүз әйтмәдем. Болай озак яткач, немецлар безне пленга эләктереп куярлар яки янып үләрбез, дип кенә әйттем бит мин, - диде.
Салих белән Курицынның мылтыгы, икесе ике яктан, Михайловның күкрәгенә үк барып терәлделәр.
- Сатулашма! Куаклыкка таба үрмәләвеңне генә бел!
Пулемет пуляларының өзлексез кисешкән урынын алар тиз генә үтеп, куаклыкларга барып җиттеләр. Куаклыклар арасына барып кергәч тә Салих Михайловның мылтыгыннан эләктереп алды:
- Коралыңны тапшыр! Калганнары турында соңыннан сөйләшербез, - диде. Аннан соң, каршысында басып торган яшь егеткә:
- Иптәш Сукалов, сез аны үзебезнекеләргә илтеп тапшырыгыз! - дип боерды. Сукалов үзенең иптәшләре белән бергә сугыш кырында калырга теләвен белдермәкче иде, Салих аны тыңлап та тормады. Үзе белән калган сугышчыларына борылып:
- Минем урынбасарым Курицын булыр. Вакыт бик аз калды. Әйдәгез, иптәшләр, киттек! - диде.
Командирның кискенлеге сугышчыларга яхшы тәэсир итте. Аларның баштагы, үз теләкләре белән язылган минутларындагы, күтәренке дәртләре яңадан кайтты.
Курицын, дошман өстенә ут булып ыргылу минутының килеп җитүенә шатланып, югары хис белән:
- Иптәш командир! Карагыз әле, кызыл ракета! - дип хәбәр итте.
Дошман тарафыннан өзлексез җибәрелеп торган ак ракеталар арасында кинәт кызыл ракетаның, совет ракетасының яшьнәп үтүе сугышчыларның барысы өчен дә күңелле, йөрәкне ашкындырып җибәрә торган күренеш булды. Бу, иң кимендә, беренче һәм икенче группаларның билгеләнгән урынга уңышлы рәвештә барып җитүләре, дошман өстенә ташланырга әзер булулары турында әйтә иде.
Салих, куаклык төбендә яткан җиреннән сикереп торып:
- Иптәшләр, Ватан өчен, алга! - диде. Һәм беренче башлап үзе дошман дзотына таба йөгерде. Дзот ишегенә яндыргыч сыекча тутырылган бутылкаларны бер-бер артлы ыргытты; анда көчле янгын күтәрелде. Нәкъ шул вакыт Салихның колакларына дошман пулеметы урнашкан якта да көчле шартлау булуы ишетелде. Һәм ул: «Молодец, Курицын, бик урынлы, бик вакытлы үтәдең үз бурычыңны» - дип уйлады.
Дөрләп янган дзот ишеген эчке яктан тибеп, ачып җибәрделәр. Салих, ярты секундка да кичекмичә, дзотның эченә бер-бер артлы ике граната җибәрде. Аннан соң, үз янындагы пулеметчыларга борылып:
- Хәзер үк траншеяга төшеп урнашырга! – диде.
Дзот эченнән өч немец чыкты. Алар төтен тулган күзләрен угалап маташкан арада, Салих, туп-туры төзәп атып, икесен җиргә капландырды. Өченчесе, дзот кырыендагы агач өемнәренә ышыкланып, Салихка ату өчен җыенып кына беткән иде, кайдандыр автоматтан атып җибәрделәр. Әлеге фашист, баскан урыныннан аз гына күтәрелә төшеп, яны белән җиргә ауды. Салих, гаҗәпсенеп, артына әйләнеп карады. Анда, балаларча беркатлылык белән елмаеп, Сукалов басып тора иде. Салих аңар рәхмәт әйтергә дә өлгермәде, ул уңга таба кулын сузып:
- Иптәш командир! Әнә тегендә тагын бик күп немец җыелган. Күрәсезме, монда таба килә башладылар, - диде.
- Пулеметның хәле ничек?
- Пулемет әзер! Ләкин алар бик күп күренәләр.
- Күренсәләр ни. Без үз җиребездә басып торабыз әле.
Дошман һаман якынлаша бара иде. Салих: «Һөҗүмнең беренче гранаталары кызым Люциянең ирке һәм бәхете өчен!» дип уйлады. Траншеядан башын чыгарып һәм көчлерәк ыргыту өчен аз гына күтәрелә төшеп, уң кулын югары сузды да, дошманнар өстенә граната ыргытты. Анысы артыннан ук икенчесен... өченчесен.
Салихның уң ягыннан пулемет, сул ягыннан Сукаловның автоматы эшли башлады. Ләкин дошман солдатлары һаман өстәлә торды. Үзләренең үлек гәүдәләрен таптап, алар һаман алга омтылдылар. Траншея тирәсендә дошман миналары шартлый башлады. Салихның беләгенә һәм җилкәсенә чуен китекләре тиде; берничә чуен китеге каскасын тырнап үтте һәм маңгаен яралады. Ул траншея төбенә, пычракка ауды.
Озак та үтмәде, Салих ярым төш төслерәк итеп, «Ура, иптәшләр, алга!» - дигән сүзләрне ишеткәндәй булды. Һәм ул: «Яхшы! Бишенче батальон ярдәмгә килеп өлгерде, болай булгач, эшләр пешә», - дип яткан җиреннән сызлану аралаш куанып ятты.
...Кыр госпиталенә алып барган вакытларында аның күзләре, искәртмәстән генә, көнчыгышка таба текәлде. Күк йөзен сызылып кына күтәрелгән матур таң яктылыгы каплап килә иде. Кайдадыр менә шунда, куаклыклар арасында гына, сандугачлар сайравы ишетелде. Йөрәккә үтеп, телгәләп керә торган ягымлы тавышлары белән, берничә урында күкеләр кычкырды. Анда, кешеләр өчен яшәү нурларын сибүче кояш чыга торган якта, аның туган иле, яшьлек истәлекләре, тормыш-көнкүреш матурлыклары, сөекле кызы – Люциясе бар.

Фронтта артык үзгәрешләр юк
Куен дәфтәреннән, 1942
Тынлык. Ләкин шомлы һәм ышанычсыз тынлык, һәрбер секунд саен алдавы, меңнәрчә кешенең гомерен һәлакәт астына куюы мөмкин булган тынлык иде бу. Дошманның тик ятмавын, агачлар һәм куаклар арасында аның ниләрдер эшләвен, чокырлар эчендә безгә каршы нәрсәләрдер әзерләвен ничектер күңел сизә. Барын да язмыш карамагына тапшырып, күп мәсьәләләрне хәл итү мөмкин булган кадерле сәгать һәм минутларны юкка әрәм үткәрергә һич тә ярамый иде. Дошманның уен белергә, аның төп көче кайдан безгә таба юнәлгән булуын билгеләргә һәм аны әнә шул төштә – урыныннан кузгалу белән үк юк итеп, тәмам җимереп ташларлык итеп каршыларга кирәк иде.

Фронт истәлекләре, 1966
Ничектер шулай булып китте: мине, расчет командиры буларак, дивизион офицерлары белән беррәттән алгы сызыктагы күзәтү пунктына дежурга йөртә башладылар. Безнең 135 нче аерым миномет дивизионы алгы сызыктан ике километр арттарак тора иде. Шулай бер көнне мин төнге дежурдан соң үземнең отделениегә кайттым. Иртәнге чыктан авыраеп иелгән агач ботакларын, акландагы үләннәрне ерып килә торгач, аяк-өс киемнәрем лычма су булды. Сакчы егеттән башка барлык иптәшләрем дә тау ышыгындагы куышта йоклыйлар иде әле, ә кичтән чәй кайнатып эчкән учакның төтене һаман пыскып ята иде. Мин, утлы күмер өстенә бераз чыбык-чабык салдым да, чолгау һәм обмоткаларымны киптерә башладым. Иртәнге томан бик куе, тирә-әйләнә ап-ак төтен эчендә кебек иде. Ләкин дошман, күрәсең, томан эченнән төтенне аерып күрә алган. Кинәт якында гына, уң ягымдагы киң баткакта, снарядлар төшеп ярыла башлады. Ләкин баткак снаряд ватыкларына артык читкә сикерергә ирек бирми: алар белән бергә кушылып үзе дә өскә күтәрелә дә, тагын аска төшеп китеп, корыч китекләрен төпкә йотып җибәрә... Мәгәр, ни булса да булды, шушы вакыттагы кебек, шундый ук дәрәҗәдә мин башка беркайчан да каушамаганмындыр. Айнып китсәм, бер кулымда чолгау, икенчесендә обмотка, култык астымда ботинка... Шул хәлемдә мин, дежур солдатның кычкырганын да ишетмичә, куыш белән учак арасында йөгергәләп йөргәнмен. Иптәшләрем инде ут ноктасында, миномет урнашкан окопта яталар иде...
Бу турыда мин хәзер дә әле уйлап-уйлап куям. Ник мин шулкадәр каушадым? Барыннан да элек, ут яңартып үземнең ялгыш эшләвемне бик тиз аңладым, иптәшләрем алдында хурлану, гарьләнү тойгылары мине кинәт чолгап алды булса кирәк...
Шул ук көнне безнең ут нокталары өстеннән дошманның разведка самолеты очып узды. Дивизион командиры белән взвод командиры, каядыр китеп, озак кына югалып тордылар. Алар кайткач взвод командиры лейтенант Иванов җитәкчелегендә унике кеше яңа урында ут нокталары әзерләргә киттек.
Төне буе окоплар казып арыгач, таң алдыннан тау битендәге чиксез матур чәчәкләргә карап сокланып утырабыз. Шулвакыт миңа абалап-абалап эт өргән тавыш ишетелде. Бу – елга аръягыннан, дошман кулындагы авылдан ишетелгән тавыш иде. Миңа ул тыныч вакытны, авылда яшәгән чакларны хәтерләтте. Үзем дә сизми калдым, күңелем нык йомшап, күзләремнән ике бөртек яшь тәгәрәп төште.
Төнлә ял итмәү генә җитмәгән, көне буе тагын тирләп-пешеп җир казыдык. Кичкә безнең ут нокталары әзерләнеп җитә язды. Калган өлешен башкалар бетерә торырга, ике солдат белән мин кайтып дивизион командирына отчет бирергә тиеш идек.
Без кайтканда иптәшләр юлга чыгарга әзер иде инде. Минометлар, башка кирәк-яраклар төялгән бричкаларны салмак кына сөйрәп, атлар кузгалып та китте. Шулай без яңа урынга, дошманга якынрак килеп урнаштык.
Калган-поскан әйберләрне алып килергә дип икенче көнне иске урынга барган иптәшләр хәйран калып килде: фашистлар ул урынны снаряд һәм миналар белән теткәләп, җирнең астын өскә әйләндергәннәр... Безнең ут нокталарын дошманның белеп алуы күп төрле сәбәпләргә бәйләнгән иде булса кирәк: командирлар бу уңайдан миңа һичбер сүз әйтмәде. Дошманның нәкъ танау астына барып ятып, аның өстенә ташлану минутларына әзерлек чараларын күрү дә кирәк булган икән (монысын без соңрак белдек).
Берничә көннән минем күңелемне күтәреп җибәргән, безгә зур шатлыклар китергән эш эшләнде. Ул төнне мин иң алгы күзәтү пунктында дежур идем. Таң якынлашып килгән вакытларда дошман ягында яңа хәрәкәтләр башлануын сизеп калдым. Бу шикле хәрәкәтләрнең кайда икәнен, ничек башлануын дивизион командирына белдердем (нәкъ шул вакытта капитан үзе постларны тикшереп йөри иде). «Дошман танклар көчен туплый бугай», - дидем мин. Командир шунда ук бинокльдән карап үзе күзәтә башлады. Планшеттан кәгазь чыгарып, нәрсәләрдер язгалап-сызгалап алды.
- Молодец, өлкән сержант! – дип, җилкәмнән кагып куйды.
Төнге дежурдан соң мин сусыз елга ярына казып, мүкәләп кенә кереп ятарлык итеп эшләнгән землянкада ял итеп ята идем. Иптәшләрем мине тревога буенча уяттылар.
Ут нокталарын әзерли башладык. Беренче номердагы сержант минометның төбәү приборын рәтли, икенче номер аңа булыша, башка солдатлар миналарны якынайталар, тиз генә алу өчен җайлап урнаштыралар. Мин үземә күзәтү өчен бер куак төбен сайладым...
- Ут!..
Бер сәгать чамасы кызу эш барды. Бу операциядә безнең дивизионнан ике взвод катнашты. Аннан тыш тупчылар, пехотаның пулеметчылары да катнашкан икән. Ә менә бер вакыт, симертелгән зур дуңгызлар кебек селкенгәләп, «катюша» снарядлары безнең өстән генә гүелдәп үтә, фашистлар өстенә барып төшә, аларны яндыра һәм көйдерә башлады... Шул вакыттагы безнең солдатларның дәртләнүләре, җан тиргә төшеп, ару-талуны белмичә, йөгерә-йөгерә эшләүләре әле булса күз алдымда.
Мин исә ул көнне икеләтә куандым. Шушындый шау-шулы, җанлы һәм дәртле эшләрдә минем дә үз өлешем, хезмәтем барлыгын белү миңа аеруча бер горурлык, эчке дулкынлану бирә иде.
Ул көнне дошманның әзерләнгән һөҗүме җимерелгән, бик күп танклары яңа гына килеп кунаклаган җирләрендә үк яндырылган, йөзләрчә солдаты кырып ташланган.
Бу – безнең газета битләрендә: «Төньяк-көнбатыш фронтта артык үзгәрешләр юк», - дип белдерелә торган «тыныч» көннәрнең берсе иде.

Кискен борылыш
Фронт истәлекләре
1942 елның август ахырлары иде. Мине беркөнне кич политидарәгә чакырттылар. «Нигә икән? Эшемдә берәр гаеп таптылармы? Әллә, киресенчә, тагын да җаваплырак эш бирмәкчеләрме? Бәлки, разведка-фәләнгә җибәрәләрдер?..» Боларның берсен дә мин белми идем. Ләкин шунысын яхшы беләм: сугышта кешенең язмышы бер мизгел эчендә капма-каршыга үзгәрергә мөмкин.
Мин, повардан концентрат кәгазьләре алып, шулардан дәфтәрләр тегә идем дә, күргән-ишеткәннәремне язып бара идем. Бу дәфтәрләр минем иң кадерле мөлкәтем булганлыктан, аларны иптәшләремә тапшырдым да, минем белән бер-бер хәл булса гаиләмә салуларын үтенеп, юлга чыктым.
Һич тә йөргән, күргән юлым түгел иде. Юл дигәннәре дә, әлеге кем әйтмешли, юл димәсәң хәтере калырлык кына бер нәрсә иде инде. Куе урман эченнән барырга. Аланлык-таллыклар да бар. Төрле якларга таралып, чәбәләнеп беткән арба, машиналар эзе. Өйрәтеп җибәрүләре буенча кояш баешы ягын сул чикәмдә тотып, үлән һәм агачлары ныграк тапталган, таллары ныграк изелгән зуррак сукмактан тайпылмаска тырышып барам. Аның зуррак сукмак икәне машиналар күбрәк баткан урыннарда ачыграк күренә, шуңа күрә дә, ниндидер шоферлар иза чиккән бу урыннар мине куандырып җибәрәләр иде. Җитмәсә, коеп яңгыр ява. Салкын. Караңгы төшә башлады. Ара-тирә очраган солдатлар яки офицерлар төп юнәлешне күрсәтеп китәләр. Су кичеп, баткак ярып, һаман алга барам...
Өшеп, калтыранып, тешләремне тешкә сугып, политидарәгә барып кердем. Анда мине бер татар майоры белән таныштырдылар. Ул шактый өлкән яшьләрдәге, йомшак-ягымлы гына сөйләшә торган кеше булып чыкты. Аңа «Ватан өчен» исемле фронт газетасына кадрлар туплау бурычы йөкләнгән икән. Миңа ул шушы газетада эшләргә тәкъдим ясады... Мондый тәкъдимне мин һич тә көтмәдем һәм нәрсә дип җавап бирергә дә әзер түгел идем. Мин бит инде фронтта үз урынымны тапкан һәм Ватан алдындагы бурычымны яхшы гына үти идем бугай. Майор, минем бу уйларымны сизгәндәй, газетаның сугышчылар өчен әһәмияте, аның дошман белән көрәштәге роле турында сөйләп китте... Ниһаять, мин риза булдым. Ләкин: «Дөрес эшләдемме?» – дигән уй мине әле озак вакытлар борчып йөрде.
Минем ризалыкны алгач, майор мине үзе урнашкан землянкага алып китте. Минем өс киемнәрем лычма су, тамагым ач иде – мондагы ашау вакытыннан соңга калынган, частьтан да паек алып китмәгән идем... Майор абый өстемә үзенең коры шинелен япты, аска агач яфраклары түшәлгән иде. Ул миңа күптән түгел язып җибәргән хикәямнең «Ватан өчен» редакциясенә барып керүен, шуның буенча лейтенант Хатип Госмановның мине корректорлык хезмәтенә тәкъдим итүен әйтте. Минем эчкә җылы йөгерде. Студент елларым, сабакташым Хатип искә төште. «Хатип... Ул булдыра алган эш нигә минем кулдан килмәскә тиеш?» – дип уйладым мин, рәхәт кенә йокыга китә башлап...
Икенче көнне дивизионга кайттым, часть командиры белән политрук команда пунктында нәрсәдер турында киңәшеп утыралар иде. Ләкин алар мине шунда ук кабул иттеләр. Барган җиремдә нәрсә булганын, часть командирыннан рөхсәт кәгазе кирәклеген әйткәч, капитанның йөзе кара коелып, күзләре очкынланып китте. Ул кемгәдер ачулана иде. Һәм ул, землянканың җир идәне буйлап тиз-тиз генә атлап китеп:
- Мин кешеләрне тәрбиялим, өйрәтәм, чыныктырам, ә алар – чакырталар да алалар, - диде.
Бераз тынлыктан соң политрук сак-акрын гына тавыш белән:
- Бу мәсьәләдә карышу ярамас. Урынына кеше җибәрерләр, аны да шулай чыныктырырбыз, - диде.
Командир һаман үз зарын сөйләде:
- Миннән инде алтынчы кешене алалар, ә берәүне дә җибәргәннәре юк әле. Бәлки миңа менә-менә ут-өермә эченә керергә кирәк булыр...
Политрук та үз фикерен расларга тырышты:
- Биредә милли кадрлар мәсьәләсе хәл ителә, иптәш капитан, - диде ул. – Өлкән сержант – югары белемле кеше. Әгәр дә ул үз туган теленең остасы икән, димәк, анда да зур һәм кирәкле эшләр башкарачак. Ә монда исә аның наводчигы расчет командиры булып кала ала.
Капитан тынычлана төште. Иптәшләрем белән саубуллашып, әйберләремне алып килергә кушты да күрше бүлмәдән лейтенант кызны чакырып, миңа тиешле документны әзерләргә боерды...
Төш вакытларында мин инде теге мине эзләп алгы сызыкка килгән майор карамагында идем.
Яндырып көлгә әйләндерелгән авыллар, янып-көеп беткән басулар аша, машинадан машинага күчә-күчә без редакция урнашкан урынга таба киттек. Сиксән километр чамасы барырга кирәк иде.
Кич. Кояш баер алдыннан туган шәфәкъ кызыллыгы бөтен офыкны өртеп алган. Без яртылаш җимерелеп, янып беткән бер авылга якынлашабыз. Авылга кечкенә елганы чыгып, ямь-яшел үлән белән капланган озын гына үр аша керелә. Мин, машинаның кузовында аягүрә баскан хәлдә, сул ягыбыздан авылга таба кайтып килүче сыер һәм сарык көтүләренә, бер йорт алдында сөйләшеп торучы карт-корыларга; авыл очындагы коедан су алып, итәкләрен җилфердәтеп баручы хатынга, аның кыя яулыгына, чуар алъяпкычына акылдан язардай булып карыйм. Һәм уйлыйм: «Бу – тормыш. Кайчан, ничек мин бу тормыштан аерылдым? Шушы гади, элек кадерен дә белеп җиткермәгән яшәү рәвешенә кире әйләнеп кайтыр өчен тагын нинди юллар үтәргә кирәк миңа?»
Минем күзләремә ирексездән кайнар яшь тыгыла. Күңелем йомшара, керфекләрем чылана...

Шәрәф дустым
Көчле сугыш. Дөнья шаулап тора,
Әйтерсең лә ташый лавалар...
...Чыршылыкта дулап кайнап тора
Аккош төсле нәфис самовар!
Шәрәф Мөдәррис, 1942

Фронт истәлекләре
Редакция Валдай шәһәре янындагы нарат урманы эченә кертеп куелган тимер юл составында урнашып, анда рус, татар, үзбәк, казах телләрендә фронт газеталары чыга иде. Безнең «Ватан өчен» исемле татар газетасында: редактор – майор Гани Гыйльманов, әдәби сотрудник – лейтенант Хатип Госманов, тәрҗемәче – капитан Габдулла Әхмәдиев, корректор булып мин һәм хәреф җыючы ике кыз (Федора белән Зәкия) эшли башладык.
Соңрак мин рус телендә чыга торган «За Родину» газетасында Михаил Светлов, Сергей Михалков, Михаил Матусовский кебек шагыйрьләр, «Правда» газетасы буенча миңа билгеле журналист Борис Изаков эшләвен белдем. Үземә тапшырылган эшне мин яратып, аның көчем җитәрлек, мин башкара алырлык хезмәт булуына куанып үти башладым. Мондагы кешеләр дә үзләренең ачык йөзле, бер-берсенә ягымлы, кешелекле һәм ярдәмчел булулары белән миңа беренче көннән үк бик ошадылар. Ләкин аларның үтә ыспай киенеп йөрүләре, җитмәсә, буш вакытлар табып, шашка һәм шахмат уйнаулары, патефон җырлатулары – болар һәммәсе дә минем ачуымны китерә, минем аларга кыерсытып каравымны тудыра иде. Андый чакларда мине: «Бар кеше дә алгы сызыкта булып бетми бит инде», - дип тынычландырырга тырышалар, кайвакыт миннән көлеп тә алалар, күңел ачарга димлиләр...
Тора-бара мин бу хәлләргә артык игътибар итми башладым, ләкин үзем уйнап яки кино карап утыра алмадым. Бәлки, болай итеп мин һич тә дөрес эшләмәгәнмендер, тик сугыш еллары авырлыгын мин ничектер шулай үземчә артык борчылып, һәрвакыт тынгысыз хәлдә кичердем.
Мин, бөтен энергиямне биреп, редакция эшенә чумдым... Ләкин минем тагын бер эшем, үзем белмәгән, шулай да беләм дип уйлап, нык ышанган эшем – язып азаплануым бар иде. Ул эш минем бөтен көчемне, барлык ял һәм күңел ачу сәгатьләремне ала иде дә, бастырып чыгарырлык нәрсәләр гаять аз, искиткеч аз була иде.
Ә менә Шәрәф Мөдәрриснең эшләвенә мин, андый кешене үз гомеремдә беренче күргәнгәме, аның шундый нәтиҗәле эшләвенә хәйран кала идем.
Ул редакциягә миннән соңрак килде. Башта мин аңа ярым ирония белән генә карап йөрдем: ябык кына, бәләкәй генә, чәчен солдатча кырып алдырган. Көне буе авыл урамнарында уйнап арыган, кояшка янып-пешеп беткән бер малай кебек кенә. Янәсе, аның безгә ни хаҗәте булыр икән, аны үзебезнең Төньяк-Көнбатыш фронттан табып, редакциягә китертә алганы өчен Хатип ник куана икән? Шәрәф турында мин башта шулай уйладым.
Ә соңыннан без бик дуслашып киттек. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел иде: кыска гына вакыт эчендә Шәрәф безнең газетаның тоткасы булып әверелде. Ул берәр атнага редакциядән китә дә, алгы сызыкта булып, авыр сугышларда искиткеч батырлыклар күрсәткән татар егетләрен эзләп таба, алар турында блокнот-дәфтәрләренә язып алып кайта. Кайткан көнне үк ул безнең корректорлар вагонына керә һәм иң элек мине кочаклап ала:
- Но, сержант, сагындым үзеңне, - дигән була. - Я, биредә нинди яңалыклар бар? Бу сан әзерме әле? Материаллар кирәкмиме?
Билгеле, еш кына материаллар җитәрлек булмый әле. Кайсы битләргә ниндирәк характердагы материал кирәк булуын белгәч, Шәрәф ныклап килеп эшкә тотына: кыска хәбәрләр, озын-озын очерклар, ялкынлы шигырьләрне бер-бер артлы яудыра башлый. Яңадан ике-өч газеталык материал тупланып китә. Минем уемча, кайбер материалларны ул юлда ук эшкәртеп, хәтта эшләп бетереп кайта иде булса кирәк...
Әгәр дә минем бушрак вакыт булса, аңа да әле хәзер генә газетага берәр нәрсә язып өлгертергә кирәкмәсә, без вагоннан чыгып китәбез дә, авып яткан агач өстенә утырып яки акландагы хуш исле чәчәкләр арасында йөреп, әңгәмә корабыз. Ул үзенең элекке очерк героен очрата алмавын (чөнки ул инде һәлак булган яки яраланып госпитальгә эләккән), яңа геройны эзләп ничәмә-ничә урыннарга җитүен сөйли. Кайвакыт балачакта булган кызыклы вакыйгалар искә төшә. Мәсәлән, каз бәбкәләрен көткән чакта, кызлар-малайлар җыелып, «кияү» белән «кәләш» сайлау һәм «туй» уздыру уенын алар авылында да уйный торган булганнар икән. Егет булып җиткәч кызлар белән булган маҗараларны да искә төшерәбез: аларның кайсылары әйбәт, кайсылары үкенечле була...
Ә бервакыт Шәрәф, шундый сөйләнүләрне капыл өзеп:
- Беләсеңме, Нәфикъ, мин бер кыз табып кайттым бит әле. Кызның да әле ниндие – снайпер! – диде.
Сүз снайпер кыз Зәйтүнә Габделвәлиева турында бара иде. Шәрәф аның турында сокланып һәм бик канатланып, чын күңеленнән куанып сөйләде. Соңыннан ул Зәйтүнә турында күп язды... Мин Шәрәфнең Зәйтүнә янында берничә мәртәбә булуын хәтерлим. Ә беркөнне, кызның башка фронтка күчерелүен ишетеп, ул бик күңелсезләнеп кайтты...
Кайвакыт редакциядә без Шәрәф белән ялгыз гына калабыз – башкалар төрле якка командировкага китеп беткән булалар. Мондый вакытларда Шәрәф аеруча эшкә чума: газетаны планлаштыра, баш мәкалә яза, барлык очерк һәм хәбәрләрне әзерли. Башкомандующий приказларын тәрҗемә иткәндә аңа мин дә булышам: мин русчасын укып, ул тәрҗемәсен чагыштырып бара, тагын һәм тагын төзәтеп, аныклап, өтер-фәләннәрен куеп чыгабыз. Мине кайвакыт өтерләрне күбрәк куюда гаепләүләренә ишарә ясап, шаяртып:
- Яле, сержант, өтере азрак куелмаганмы? Менә бу тирәсендә тагын бер-ике өтер кирәк түгелме соң? – ди иде Шәрәф.
Еш кына шул урынга өтер куярга кирәк булып та чыга. Кирәкле өтерне куйгач, бер-беребезгә шаян сүзләр әйтешеп, рәхәтләнеп көлешеп алабыз...
Менә без Шәрәф белән икәүдән-икәү генә калып эшләгән бер газетаның баш мәкаләсе:

Сугышта кыю бул!
«Куркынычны урында көтеп торганчы, аңар каршы бару яхшырак» - дигән Суворов.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Тормыш Бу - 04
  • Büleklär
  • Тормыш Бу - 01
    Süzlärneñ gomumi sanı 4334
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2178
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 02
    Süzlärneñ gomumi sanı 4217
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2100
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 03
    Süzlärneñ gomumi sanı 4169
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2077
    36.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 04
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2064
    38.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 05
    Süzlärneñ gomumi sanı 4267
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
    39.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 06
    Süzlärneñ gomumi sanı 4241
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2138
    37.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 07
    Süzlärneñ gomumi sanı 4196
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2111
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 08
    Süzlärneñ gomumi sanı 4366
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1895
    41.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 09
    Süzlärneñ gomumi sanı 4162
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2030
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 10
    Süzlärneñ gomumi sanı 4378
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1928
    41.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тормыш Бу - 11
    Süzlärneñ gomumi sanı 1548
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 785
    53.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    72.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.