Latin

Топонимнар - 4

Süzlärneñ gomumi sanı 2360
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1045
38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Аракай авылы халкының татар икәнлеге шуннан да белергә була, Алар күңгер татарлары кебек үк “Җуа җыены” бәйрәме үткәрә торган булганнар.

Инде Аракай авылының тарихтагы эзен эзләп карыйк.

Авылның атамасы күп вакытта тарих белән бәйләнгән. Шуңа күрә, ансын тикшерик. Авыллар атамасының күп вакытта тарихи шәхесләр яки нәсел-ыру исеме белән бәйләнгәнлеген инде беләбез. Ләкин башта авыл атамасын ачыклап куйыйк. Тирә якта яшәгән татар халкы, олы буын ничек исендә калдырган, аларның ата-бабалары авылны ничек атаганнар?

Башта Әрәкәй вариантын карыйк,чөнки кайбер кешеләр авылны шулай атыйлар. Шәҗәрәләр буенча шундыйрак исемле кешенең Идел-Урал тирәсендә яшәгәнлеге күренми. Андый исемле нәсел-ыру булганлыгы да автор кулындагы язма документларда юк. Ләкин әле бу андый ыру булмаган дигән сүз түгел. Аракай вариантын карасак, андый исемдәге шәхес яки нәсел-ыру булганлыгы билгеле түгел, ләкин Ракәй исемле кешеләр элек яшәгән. Бәлки авылны шуларның берсе башлап салгандыр.

Икенче яктан, авыл кешеләренең тарих белән кызыксынучылары (мәсәлән Әкрәм әфәнде) бу атаманың Арыккәй исемле кеше белән бәйле икәнен әйтәләр. Арыккәй бу авылның тарихында билгеле бер эз калдырган. Бу чынга охшаган, чөнки андый калыпта сугылган исемнәр юк түгел: Үрмәкәй, Галикәй, Көчекәй һ.б.

Олы Төреш(Бол.Турыш), Кече Төреш (Мал) Турыш) һәм Туктамыш (Тактамыш, Тохтамыш). Красноуфимск районына кергән бу авылларга башлап Күңгер ягыннан килгән татарлар нигез салган , дип сөйләгәннәр авыл кешеләре Мирхайдаров Мөнип (1892 елда туган) һәм Бәдретдинов Динислам (1908 елда туган). Ләкин бу килгән халык тагын да ераграктан – Сембер губернасыннан (Хәзерге Ульяновск өлкәсе) һәм дә Казан губернасының Чистай өязеннән күченеп килгән булган. Авылга исем биргән Төреш бабайны Чистай бабай дип тә өйрткәннәр.

Төреш авылы салынганда Красноуфимск әле булмаган (ул 1736 елда салына башлаган). 1679 нчы елдагы “Писцовая книга” буенча авылда ясак түләүче татарлар яшәгән. Димәк авылларның төзелүе кимнән дә 410 еллар элек башланган булган.

Сыскы (Сызги), Красноуфимск районындагы бу авыл элек Пермь губернасының Красноуфимск өязенә кергән булган. Күпмедер вакыт авылда вулыс (волость) үзәге дә булган.

1726 елда инде авылда башкортлардан башка күңгер татарлары да яшәве билгеле.

Башкорт тарихчыларының язуы буенча Сыскыда 1834 елгы ревизия буенча 135 кеше яшәгән (ирләр генә күрсәтелгән). Аларның күбесе башкорт дип күрсәтелгән. Типтәрләр башкортлардан 1793 елда, хакын сөйләшеп, җир алган булганнар.

1859 елгы ревизиядә Сыскыда инде 56 хуҗалыкта 226 кеше яшәгән. Аларның 204 - вотчинник (җирбиләүче), 24 - припущенник (кертелгән яки типтәр), дип күрсәтелгән.

10 елдан соң инде “Список населённых пунктов Красн. уезда” дигән документта Сыскы татар авылы итеп күрсәтелгән. Бу хәл татар галимнәренең (Д.Исхаков һ.б.) язмаларына да туры килә, чөнки алар башкортлар дип аталган Пермь (элекке Оса, Күңгер, Красноуфимск өязләре) халкының татарлар булуын исбат иттеләр инде. Ләкин кемнәрдер бу җирләр башкорт җирләре булган дип һаман баш катыралар.

Сыскы атамасының килеп чыгышы турында. Беренчедән, андый исемле торак пункты Уралда юк. Шулай ук Көнбатыш себер якларында да андый авыл билгеле түгел. Икенчедән, авылның атамасы кеше исеменнән алынган дип тә әйтеп булмый, чөнки борынгы татар-башкорт шәҗәрәләрдә андый исем күренми.

Ләкин халык телендә бер версия бар, янәсе, җир бүлешкәндә, җир участокларының читтәге агач кәүсәләренә балта белән билгеләр ясап киткән булганнар (сызык сызганнар), шуның буенча авылга исем бирелгән, икән. Ләкин бу гамәлне күз алдына китерүе һәм аңлау кыен. Шулай да, кайсыбер Сыскы кешеләре шулай дип исәпли икән, монсы беренче вариант булсын.

Күп вакытта авыл атамасы шунда яшәгән кабилә-ыру исеменнән алына. Мәсәлән, Куян авылы шундый нәсел-ыру исеменнән чыккан дип әйтергә була. Бәлки Сыскы дигән ыру да булгандыр. Булса, бу икенче вариант булыр иде.

Ләкин бит сыскы дигән сүз дә бар татар телендә. Ул да булса, балта остасының агачка, тактага сыза торган махсус линейкасы. Бу инструмент авылга исем бирә аламы?

Тагын бер вариант- сызкы сүзе. Бу сүзне русчага беглый (җирле сөйләмдә) дип тәрҗемә итәргә булыр иде. Качу, сызу – качкы, сызкы (качып яшәгән урын).

Яманъелга, Богалыш Яманъелга (Еманзельга, Еманзелга, Татарская Еманзельга), Красноуфимск районындагы шул ук исемдәге елга буенда урнашкан татар авылы. Бу авыл халкы (алар таптәрләр дип язылганнар) 1765 елда Сыскы вулысы башкортларыннан җир алганнар дип языла “Западные башкиры” дигән китапта. Хакын түләмичә озак кына судлашып йөргәч, җир Яманъелга халкының үзләренеке булып калган.

1834 елгы ревизия буенча авылда 240 “кертелгән” (припущенник) типтәр яшәгән (ирләр). Ә инде 1859 елда авылда яшәүчеләр ирләр саны 400 ләп булган (Налогны ирләргә генә салу һәм җирне аларга гына бирү сәбәпле, хатыннар саналмаган). Димәк, авыл әле ул вакытларда ук зур гына булган.

italki
Авылның килеп чыгышын 1890-94 елда эшләгән Өяз статистика бүлеге 1697 елда дип язган. Шушы ук датаны “Яманъелга тарихы” китабын язган хөрмәтле язучыбыз мәрхүм Муллануров Мөхәммәтнур әфәндебез дә хуп күргән. Димәк авылга 400 елдан артыграк.

Авылның килеп чыгышы турындагы легенданы өстә әйтелгән китапта М.Муллануров биргән. 1554 елда Бикә исемле татар кызы белән Свиркә исемле мари егете, Әртә Шигердән качып чыгып китеп, шушы авыл булачак җирдә куыш ясап торганнар. Шушы ук китапта Яманъелга татарларының урыслар тарафыннан бик нык кыерсытылган булганлыклары язылган.

Унҗиденче гасыр башында Күңгер ягыннан Яманъелгага бер төркем татарлар килеп утырып, үзләре бер урам төзиләр.

Муллануров М. Яманъелга авылы халкын һичшиксез татарлар булганнар дип язса да, башкорт тарихчылары ул авыл халкы башкорттан чыккан дип әйтәселәре килә (халыкның үзеннән сорау юк). 1834 елдагы ревизиядә алар типтәрләр дип язылган булганнар. Ә типтәрләр дип Идел буеннан Уралга күчеп килгән җирсез кешеләрне атаганнар. Бер версия буенча андый кешеләрне аерым учёт кенәгәсенә (халык аны дәфтәр, тәптәр дигән) яза барганнар. Шуннан чыгып ул кешеләр типтәрләр дип атала башлаганнар. Бу сүз милләт атамасы түгел, ә социаль катлам, сословие. Мәсәлән, шундый ук катлам дворяннар, казаклар, башкортлар һәм башкалар. Ләкин башкортлар белән башкачарак. Уралда башкорт дигән милләт тә булган, һәм ары таба ул аз санлы башкортлардан күп санлы башкорт катламы ясалган. Чөнки ул катламга бик күп татар язылган. Инде хәзер шул күп санлы башкорт катламыннан Уфа түрәләре күп санлы

Башкорт милләте ясыйлар. Ә мондагы татарларны башкорт теленең бер диалектында сөйләшүчеләр дип исәплиләр. Баксаң, Урал татарлары Идел буе татарларыннан бөтенләй аерылмый, дип әйтергә була. Алар татарның шул ук Идел буе диалектына, төп диалектка керәләр. Ул гына җитми, Санкт-Петербургның “Вольное географическое общество» сының Пермь төбәге турындагы хезмәтләрендә (18 нче гасыр материаллары) башкорт теле бөтенләй татар теленең бер диалекты дип аталган. Бу хезмәтләр җыентыгы Красноуфимск музеенда саклана.

Өстә китерелгән “күзгә төтен җибәрү” процессының килеп чыгышын А.З.Әсфәндияров төзегән “Западные башкиры” дигән китапта күзәтергә була. Бу китапның 36 битендә ул, этнолог Р.Г.Кузеевның сүзләренә таянып, башкорт халкының ике телле булуын танырга кирәклекне ныклап әйтә. Югыйсә башкорт халкының саны азаячак һәм аның яшәү чикләре бик тараячак, ди. Бу 1999 елда әйтелгән. Димәк, 8-9 ел эчендә башкорт халкы ике телле дип инде танылган, һәм бу концепция Башкортостан республикасының рәсми милли сәясәте итеп кабул ителгән. Кабул ителгән генә түгел, бу сәясәт инде эшли һәм башкорт халкына хәзер азаю куркынычы янамый, чөнки башкорт “ясау” өчен республикада материал җитәрлек, тагын миллионнан артык татар бар. Үткән сан алуда башкорт халкы нык кына артты, һәм хәзер аның аз өлеше башкорт телле, күбрәк өлеше – татар телле. Ә быелгы сан алуда республикада башкорт халкы урысларны да узып китәр.

Урта Богалыш, Яңа Богалыш, Богалыш – тамак (Средний Бугалыш, Новый Бугалыш, Усть - Бугалыш). Красноуфимск районына кергән бу татар авылларының иң “олысы” дип Урта Богалыш исәпләнә. Авыл якынча 1600 нче елда салына башлаган дип санала. “История Бугалыша” дигән китапны язган Мөхәммәтнур Муллануров та шундый ук фикердә булган. Дөресрәк әйткәндә, 1600 нчы елда авыл инде булган. Күптән түгел Урта Богалышның 400 еллык юбилеен бәйрәм итү, минемчә, ашыгычрак булгандыр. Чөнки киләчәктә аның “яше” күпкә олырак икәне ачылуы мөмкин. Һәм чыннан да, М.Муллануров шул ук “История Бугалыша” дигән китабында Богалишның килеп бу урынга утыруын 1438 елга туры китерә. Моның белән килешергә була, чөнки татар тарихчылары Уралда татарларның бик борынгыдан яшәүләрен исбат итәләр.

Урта Богалышның беренче нигез салучысы, ди М.Муллануров, Себер татарлары ягыннан килгән Богалиш исемле кеше. Моны хуп күрергә була, чөнки, беренчедән, күпчелек татар авылларының атамасы кеше исеменнән чыккан. Икенче яктан, Идел буендагы һәм Уралдагы татар-башкорт шәҗәрәләрендә мондый исем күренми. Димәк, ул Себер ягыннан булгандыр.

Урта Богалыш авылына шул ук елларда, бәлки бераз соңрактыр, Кленовской улусындагы Айтуган авылыннан вогуллар (мансилар) күчкән, дигән хәбәр булса да, монда шикләнергә урын бар: ни өчен вогуллар татар авылына күченделәр икән? Алар бит тайга халкы. Җитмәсә үзләре дә татарча аталган авылдан килгәннәр. Һәм чыннан да бу хәбәр дөрес түгел булып чыккан: Д.Исхаков Кленовской улусындагы вогулларның чын вогул түгел, ә вогул ясагын түләгән татар кешеләре икәне турында язган. Димәк, ул вакытларда вогуллар да, катлам буларак, үзләренә башка ясак түләгәннәр.

Урта Богалышта 1834 елгы ревизия буенча 291 ир заты яшәгән, Яңа авылда 75, Богалыш - Тамакта 144. Ә 25 елдан соң инде Урта Богалышта ирләр-хатыннар бергә 120 хуҗалыкта 821 кеше яшәгәннәр. Яңа Богалышта – 255 ( 46 йорт), Богалыш –Тамакта – 246 (40 йорт).

Күп кенә авыллардагы кебек, Богалыш буйларына да Идел буеннан күп кенә татарлар күчеп киләләр. Бу хәл бигрәк тә Явыз Иван Казанны алгач көчәя. Татарстанның Саба төбәгеннән зур төркем татарлар күчеп килүе билгеле. Шулай ук Каманың югары агымыннан урыслар тарафыннан туган җирләреннән куылган Әҗембай нәселе татарлары күчеп килеп, бер “аймак” булып утыралар (1585 ел). Күңгер татарлары да бер урам булып килеп йортлар салалар (1624 ел).

Авыл карты Мөфлихунов Габдельян әйтүе буенча, Урта Богалышта өч зират булган: типтәрләрнеке, күңгерләрнеке һәм Идел ягы татарларыныкы.

Яңа Богалышның (Яңа авыл, Новый Бугалыш) язмышы Урта Богалышныкы белән бергә үрелеп барган. Авыл картлары сүзе буенча, Яңа авылда башлап йорт салучы Уразмәт исемле кеше булган. Аның туганы Уразбай Урта Богалышта урнашкан.

Богалыш – Тамак (Усть – Бугалыш), бу авыл 1515 елга кадәр салынган булуы мөмкин, чөнки зиратта бер кабер өстендә куелган ташта шушы ел күрсәтелгән. Чыннан да мондый ташлар элек каберләр өстенә еш куелган. Анда әлеге мәрхүм турында нәрсәдер белергә мөмкин булган: үзенең, нәсел -нәсәбенең исеме, туган һәм вафат булган еллары һ.б. Хәллерәк кешеләрнең ташы да зуррак, зиннәтлерәк, тексты да тулырак итеп язылган.

Беренче бу урынга килеп утырган кеше Сыскы авылыннан Гайса дигән кеше булган.

Олы Ака (Большая Ока), Хәзерге вакытта Башкортостан республикасына кергән бу татар авылы элек Красноуфимск өязенә караган булган. М. Муллануров күрсәткәнчә, авылның беренче нигезләүчесе Мишкә ягындагы Янагуш (бәлки Яңагуштыр)авылы кешесе Туйгилде булган. Бу кеше озак кына Мәскәү тирәсендә армия хезмәтендә булып, Ока елгасын бик килештергән һәм шуңа күрә авылны Ака дип атаган. Монда азрак очы очка ялганмый: авылны ни өчен Ака дип атады икән, ул иң элек шундагы елганы атагандыр Ака дип, аннан соң гына авылны. Шулай да М.Муллануров версиясен шул килеш калдырабыз. Монда инде авылның атамасы турында сүз килеп чыкты бит. Ни өчен татар телендә Ака, ә русча Ока? Эш шунда булырга тиеш, татарлар (мишәрләр түгел) һәм тагын кайсыбер төркиләр сүзнең беренче иҗегендәге а авазын о дибрәк әйтәләр. Мәсәлән, бала сүзе әйткәндә бола дибрәк ишетелә, кала – кола, таллары - толлары дибрәк һ.б.

Соңга табарак Идел ягыннан күченеп килгән татарлар һәм мишәрләр авыл салып тора башлыйлар. Авылның салына башлаган елы якынча 1600 нче еллар,ә инде Бирски өязеннән типтәрләрнең килеп урнашкан еллары 1758 ел булган. Чөнки алар шул елны шундагы мишәрләрдән җир алганнар. Ә мишәрләр бу вакытта инде монда яшәгән булганнар. Алардан башка Олы Акага күңгер татарлары да килеп утырган булганнар.

Авыл элек тә зур гына булган. Мәсәлән, 1834 елгы ревизия күрсәтүенчә, 493 ирләр генә яшәгән, хатын-кызларның төгәл саны юк.

Арслан (Арсланово, Арсланково) авылы Чиләбе өлкәсенең Нязепетровский районына кереп киткән, гәрчә элек шул ук Красноуфимск өязенә караган булса да. Авылны Кама аръягыннан, Строганов җирләреннән күчеп килгән Арысланбай дигән татар кеше нигезләгән. Документлар буенча ул типтәр дип язылган булган.

Авыл картлары Байрамгулов Хаерзаман (1905 елда туган), Исмагилов Саргәскәр (1904 елда туган) сөйләүләре буенча, Башта авыл икенче урында урнашкан булган һәм ул “Йорт өсте” дип аталган. Шуннан соң хәзерге Мельничная елгасы (элек Арсланка елгасы дип аталган) буена күчеп утырган.

Арсланбай Шәкүр авылыннан хатын алган, тормыш корган. Үзе сунарчылык белән шөгыльләнгән. Ә соңрак җирле булып киткән.

Авыл халкының байтагы күмер яндырып якындагы заводларга ташып сатканнар.

Авылда башкортлар да булган, ләкин галимнәр аларның башкортлыгы икеле, дип белдерәләр. Авыл халкы Идел, Кама буеннан килгән татарлар исәбенә нык арткан.

Документларда авыл 1745 елда күренә башлаган. Димәк ул вакытта инде булган. 1834 елгы ревизия күрсәткәнчә, 120 типтәр (ирләр) яшәгәнлеге мәгълүм. Ә 1859 елда инде бөтенесе бергә 63 хуҗалыкта 381 кеше яшәгән.

Шәкүр (Шокурово) авылы элек Упа вулысына кергән булган. Анда “күченеп килгән” башкортлар яшәгән, дигән язма бар ревизия кенәгәләрендә. Шунсы бар, Шәкүр авылы кешеләренең 1697 елга кадәр Өфе елгасының сул як ярында Губа елгасы тирәсендә яшәгәнлекләре мәгълүм. Икенчедән, башка документларда бу вулыс Уфа вулысы дип аталган һәм анда “ясаклы башкортлар” дигән татарлар яшәгән. Аларның “тамга”лары да күңгер татарларыныкы белән бер үк булган. Җитмәсә алар күңгерләр кебек үк “Җуа җыены” дигән бәйрәм дә үткәрә торган булганнар. “Уфа вулысы”ның ревизия китапларында анда яшәгән халыклар әле 1625 елда ук “Верхуфимские татары” дип язылган булганнар.

Шәкүр авылы ул вакытларда зур авыл булган. Мәсәлән, 1834 елгы ревизия буенча барысы 404 кеше яшәгән. Ә инде 25 елдан соң 125 хуҗалыкта 669 кеше яшәгән.

Авылның кайсы елда төзелүен халкының Губа тирәсеннән күченеп килү вакыты (1697 ел) белән якынча билгеләп була. Ләкин ул урында аңа кадәр дә кешеләр яшәгән булуы мөмкин. Эш шунда ки, күңгер татарлары дигән халык әле Болгар заманыннан ук Уралда урнашкан булган.

Авылның атамасы кеше исеменнән килеп чыкканлыгы турында кычкырып тора. Мондый авыл (Шокурова) Троицкий ягында тагын берәү бар. Ләкин Урал буйларында урнашкан күп санлы татар һәм башкорт нәселләре шәҗәрәләрендә Шәкүр исемле кеше очрамый. Димәк, әлеге Шәкүр чыннан да 13 нче-14 нче гасырларда Идел буеннан Уралга күчкән болгар кабиләләре кешесе булуы мөмкин.

Табанлыкүл, Табанны Күл (Озерки), Красноуфимск районына кергән мондый атамалы авыллар Урта Уралда тагын берничә. Әлбәттә, авылның исеме үзеннән үзе аңлашылып тора. Ягъни, бу авыл янындагы күлдә табан балыгы күп булгандыр. Ләкин монда бер сорау туа: авыл хәзерге үзе янындагы күл буенча аталмагандыр бит инде. Ул бит Иске Өфе. Һәм аның барлыкка килүе 100-150 елдан да артык түгелдер, чөнки күлләр бик тиз сазга һәм аннары болынга әйләнә. Алай булгач, нинди күл турында сүз бара? Бу сорау тагын икенчесен китереп чыгара: гомумән авыл элек кайда урнашкан булган? Авыл картлары моңа төгәлрәк җавап бирә алырлар иде. Мин исә үземнең фикеремне генә әйтәм: авыл хәзерге клуб, мәктәп урнашкан җирдә, элекке Өфе яры буенда булгандыр. Ә табанлы күл дигәне шул яр астындагы инде болынга әйләнгән уйсу җирдәге тагын да борынгырак Иске Өфе булгандыр.

1834 елгы ревизия документларында бу авылда барлыгы 227 башкорт яши дип язылган. Шушы ук елны Акадан берничә мишәр гаиләсе күчеп килде диелгән. 259 елдагы документта инде 435 җирбиләүче (вотчинник) һәм 26 кертелгәннәр (припущенник) яши дип күрсәтелгән. Авыл Сыскы вулысына кергән булган. Ә бу вулыста башкортлар булганлыгын татар галимнәре дөреслеккә туры килми диделәр. 1900 нче елдан соң халыкны исәпкә алучы статистиклар Табанлыкүл халкын һәм башкаларныкын да сословие буенча башкорт-вотчинник, милләтләре буенча – татар дип язганнар. (Аңардан алда Русиядә миләттләрне исәпкә алу булмаган. Ә революциядән соң, киресенчә, сословие-катламнар бетерелгән).

Файдаланылган язмаларның авторлары:

• Д.Исхаков

• М.Әхмәтҗанов

• Д.Рамазанова

• М.Зәкиев

• “Уезд” гәзите

һәм башкалар.

Хөрмәтле милләттәшләр! Якташлар! Бу язма тәмам. Әлбәттә, мин моны ниндидер күләмле гыйльми эш күрсәтер өчен башкармадым. Ә бәлки, өстәрәк әйткәнемчә, якташларыбызда туган як белән, авылларыбыз һәм аларның тарихы, халкыбызның язмышы турында уйлану, кайгырту, үзебезнең авыр тарихыбыз белән кызыксыну уятыр өчен яздым. Һәр авылда җирле тарихны миннән яхшырак белгән кешеләр бар. Әгәр алар да шулай, олы кешеләр вафат булып бетмәс борын язып алып, барысын бер җиргә җыештырсак, бу бик күркәм булыр иде.

2010 ел Илдус Хуҗин
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Топонимнар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4469
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1818
    29.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Топонимнар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4276
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1833
    30.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Топонимнар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4368
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1561
    32.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Топонимнар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 2360
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1045
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.