🕙 9 minut uku

Том Сойер маҗаралары (Романнан өзек). Том Сойер — унөч яшьлек ятим бала...

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 1178
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 727
47.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Том Сойер — унөч яшьлек ятим бала. Аның әнисе үлгән. Ул хәзер әнисенең сеңлесе Полли түткәй тәрбиясендә яши. Том — бик шук малай. Менә бүген дә ул мәктәпкә бармаячак. Полли түткәй малайга моның өчен җәза бирергә уйлый — иртәгә, бәйрәм көнне, менә дигән эш кушарга кирәк.
  Өйгә Том бик соң кайтты һәм, шыпырт кына тәрәзәдән кергәндә, үзенең капкынга эләгүен аңлады: каршысында түткәе басып тора иде; Томның өс-башының ни кыяфәттә икәнен күрүгә үк, карчык «малайның шимбә ялын каторга хезмәтенә әйләндерергә кирәк» дигән катгый карарга килде.
  Шимбә иртәсе җитте, җәйге дөньяда һәрнәрсәдән чисталык, сафлык аңкый, һәр тарафта тормыш кайный иде. Һәр йөрәктә җыр яңгырап тора, ә инде ул йөрәк яшь тә булса, җыр күңелдән тышка агыла. Һәркайсының йөзе шатлык белән балкый, һәркем дәртле итеп атлый. Ак чәчәккә күмелгән сарви агачлары тирә-юньгә хуш ис тарата...
  Акшарлы чиләк белән озын саплы пумала күтәреп, Том урамга чыкты һәм, күзе коймага төшүгә, малайның шатлык хисләре шундук очып юкка чыкты, аның урынына күңеленә кара сагыш кереп урнашты. Менә бу утыз ярдлы такта койманың биеклеге тугыз фут иде! Тормыш аңа коточкыч мәгынәсез һәм дөньяда яшәү гаҗәп авыр йөк булып тоела башлады. Ул, тиран сулап, пумаласын акшарга манып алды да койманың иң өстәге тактасын буяп куйды, аннары пумаласын тагын бер кат йөртеп чыкты да туктап калды: эшләгән кадәресе бигрәк аз иде шул әле! Тәмам өметсезлеккә бирелеп, Том койма буенда үсеп утырган агач күләгәсенә килеп сөялде...
  Бүгенге көнен шундый күңелле итеп үткәрергә җыенган иде бит ул! Ә нәрсә килеп чыкты?! Тиздән бөтен малайлар урамга чыгар. Алар төрле уеннар уйнар һәм, интегә-интегә, койма буяган Томны мыскыллап көләр. Башына килгән шушы уйдан Том гарьләнеп үлә язды. Малай кесәсеннән бөтен булган байлыгын: уенчык ватыкларын, төрле шарларын һәм башка шуның ише юк-барын чыгарып салды; Томның исәбе, шушы юк-барны малайларга биреп, аларны койма буярга җигү иде. Ләкин ул белеп тора: мондый хакка гына алар алданмаячак. Шуңа күрә ул бар булган байлыгын кесәсенә кире тутырды.
  Һәм менә шушындый өметсез бер мизгелдә Томның күңеленә илһам килде. Илһамның да ниндие бит әле — менә дигән даһи фикер!
  Ул пумаласын кулына алды да бик мавыккан кыяфәт белән эшкә тотынды. Күп тә үтмәстән урам чатында Бен Роджерс күренде. Томның иң курыкканы шул малайның мыскыллавы иде. Йөгерә-атлый килүенә караганда, Бенның күңеле күтәренке, кәефе
  шәп булырга охшый: үзе алма ашый, үзе калын тавыш белән әледән-әле «дин-дон-дон, дин-дон-дон» дип сузып куя, янәсе, вапур булып кычкыра. Килеп җитәрәк ул тизлеген киметте һәм, урамның урта бер җирендә туктап, ашыкмыйча гына, эре кыяфәт белән борылырга тотынды...
  Том, вапурка бөтенләй игътибар итмәстән, койма буявын дәвам итте. Бен аңа карап-карап торды да:
  — Әһә! Эләктеңме, — диде, — арканлап алдылармы үзеңне?
  Җавап бирүче булмады. Том буяган җиренә рәссам кыяфәтендә карап тора иде. Аннары ул ипләп кенә пумаласы белән тагын бер кат буяп җибәрде дә, үз эшенә соклангандай, читкәрәк китеп, кабат коймасына текәлде. Бен да Томның янәшәсенә килеп басты. Бенның алма ашаганын күрүгә, Томның авызыннан сулар килде, әмма ул, берни булмагандай, эшен дәвам иттерде.
  — Нәрсә, агай-эне, эш куштылармыни? — диде Бен.
  Том кинәт аңа таба борылды:
  — Ә-ә, синмени әле бу, Бен! Күрми дә торам.
  — Карале, мин су коенырга төшәм... Әйдә, бергә төшәбезме? Хәер, синең эшең бар шул! Эшләү кызыграк, әлбәттә.
  Том, текәлеп, аңа карап торды.
  — Нәрсәне эш дисең син?
  — Ә бу, синеңчә, эш түгелмени?
  Том яңадан коймасын буярга тотынды һәм илтифатсыз гына:
  — Әллә эш, әллә түгел, кемгә ничек бит. Әмма Том Сойер аны бик тә яратып башкара, — дип җавап бирде.
  — Сөйләмә юкны! Күңелеңә хуш килә дип әйтүең түгелдер бит?
  Пумала койма өсләтеп арлы-бирле йөрүендә булды.
  — Ә нишләп ошамаска тиеш әле ул? Теләсә нинди малайга койма буяу эләгә дисеңме әллә?
  Эш гел икенче юнәлеш ала башлады. Бен алма ашавын да онытты. Том, рәссамнарча ләззәтләнеп, пумаласын бер алга, бер артка таба шудырды, берничә адым читкә китеп, үзенең эшенә сокланып карап торды, әле теге, әле бу җирен төзәткәләп куйды, эшенә яңадан тәнкыйть күзе белән карады. Бен исә аның һәр хәрәкәтен күзәтте, һәм Томның койма буявы аңа бик мавыктыргыч булып тоела башлады. Кинәт ул:
  — Бир әле, Том, мин дә буяп карыйм әзрәк, — дип куйды.
  Том уйга калгандай булды, инде ризалашам дигәндә генә кире уйлады:
  — Юк, Бен, буята алмыйм. Полли түткәй бу койманы бик шәп итеп буярга кушты: ул бит урам якка карый. Ишегалдына карый торган ягы булса бер хәл иде әле, ә бу акны бик тә, бик тә тырышып буярга кирәк шул. Мең малайдан... юк, ике мең малайдан берсе буйый алыр, алса...
  — Нишләп алай булсын?! Я инде, буяп кына карыйм инде... Әз генә... Синең урында булсам, мин уйлап та тормас идем. Ә, Том?
  — Мин буятыр идем дә, Полли түткәй нишләтер соң? Бая Дҗим да буяп карамакчы иде, түткәй рөхсәт итмәде. Сид та бик кызыккан иде — аңа да рөхсәт булмады. Белдеңме инде хәзер ни өчен буятмаганымны? Буйый башларсың да берәр җирен бозып куярсың...
  — Нишләп бозыйм ди! Әйбәтләп буярмын. Алмамның яртысын биримме, Том?
  — Бир, әйдә. Ә юк, кирәкми, Бен. Куркам.
  — Бөтенләе белән биримме соң?
  Том пумаласын теләр-теләмәс кенә биргән сыман булып күренергә тырышты, ә күңеленнән ул бик шат иде. Әле генә «Олы Миссури» вапуры кыяфәтендә килгән Бен эссе кояш кызуында, шабыр тиргә батып, койма буяган арада, мәшһүр рәссамыбыз, мичкә өстендә кулагеда аякларын селки-селки, алма кимереп утырды, тагын кемнәрне ятьмәгә эләктерергә икән дип хәйлә корды. Ачык авызлар җитәрлек иде — малай-шалай койма буена җыела торды: мыскыллап көләргә дип килгән берсе койма буяучы булып кала барды. Бен арыгач, чиратны Том өр-яңа очыргыч бәрабәренә Билли Фишерга сатты; Фишер да хәлдән тайгач, аны Дҗонни Миллер алыштырды. Моның өчен ул Томга озын бау очына тагылган күсе үләксәсе бирде — һәм башкалар, һәм башкалар, сәгать саен шундыйрак маллар ява торды. Көн урталары җиткәндә инде, Том бичара хәерчедән черегән байга әйләнде. Әле санап үтелгән хәзинәдән кала аның тагын унике
  шары, ватык авыз гармуны, күзгә куеп кояшка карый торган зәңгәр пыяла ватыгы, буш кәтуге, берни ачарга ярамый торган ачкычы, акбур кисәге, бәллур графин бәкесе, кургашын солдаты, ике чукмарбашы, алты шапылдавыгы, сыңар күзле песи баласы,
  бакыр ишек тоткасы, әткә кидерә торган муенчак, пәке сабы, дүрт кисәк әфлисун кабыгы һәм какшап беткән ватык тәрәзә рамы бар иде.
  Том берни эшләмичә, иптәшләре белән уйнап-көлеп, бик күңелле итеп вакытын үткәрде, шул арада аның коймасы да өч кат буялган иде инде. Әгәр дә Томның акшары бетеп китмәсә, шәһәрдәге бөтен малайларны ул бөлдереп бетергән булыр иде.
  Болай булса, дөньяда яшәүнең яме бөтенләй үк юк түгел икән әле, дип уйлады Том. Үзе дә искәрмәстән, ул кешеләрне билгеле бер гамәл үтәргә мәҗбүр итә торган бөек закон ачты: әгәр дә теге яки бу кеше яисә берәр малай-шалай нәрсәгә дә булса ирешергә тели икән, ул аңа ансат кына ирешә алмаска тиеш. Әгәр дә Том, шушы китапның авторы шикелле үк, зирәк акыллы бөек фикер иясе булса, шундый нәтиҗә ясаган булыр иде: эш дигән нәрсәне без үтәргә мәҗбүрбез, ә уенны үтәү мәҗбүри түгел. Бу аңа кәгазь чәчәкләр ясауның яисә иләк белән су ташуның эш икәнен, ә шар сугуның яисә Монблан* түбәсенә менүнең күңел ачу икәнен аңларга ярдәм итәр иде. Англиядә шундый байлар бар: эссе җәй көннәрендә алар омнибуска дүртәрләп җигелгән атлар белән идарә итүдән тәм табалар, моның өчен алар хәтта күп акчалар да түлиләр, ә менә шушы бик үк җиңел булмаган шөгыль өчен аларга эш хакы тәкъдим итсәләр, әлеге күңел ачу эшкә әйләнер һәм аның бер кызыгы да калмас иде.
  Тормышында килеп туган үзгәреш турында уйланып, Том беравык урыныннан кузгала алмый утырды, аннары, эшнең бетүе хакында рапорт бирергә дип, төп штабка таба юнәлде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.