Latin

Тиңсез Җырчыбыз

Süzlärneñ gomumi sanı 1722
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1024
45.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.

(Һади Такташ турында)
Һади... Зәңгәр күзле Такташ. Сыркыды егете. Юк, гади егет кенә түгел Такташ. Ул — бөтен барлыгы белән шигърият дөньясы. Халкыбыз күңеленә бөек Тукай кебек үк тирән мәгънәле, йөрәкләрне тетрәтерлек тә, сихри бер ләззәт биреп шатландырырлык та шигырьләр иҗат итүче, аның таләпчән зәүкына лаеклы җавап бирә алырлык халык шагыйре.
Уртача буйлы, дулкынланыбрак торган озын саргылт чәчле, зәңгәр күзле Такташ олы йөрәкле, искиткеч ягымлы, чын мәгънәсендә кешелекле кеше иде. Тавышы да көр һәм нәфис. Үз шигырьләрен ул сәхнәдән таң калырлык оста, сүзләренең эчке мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән тыңлаучыларга җиткереп укый.
Университет, педагогия техникумы, Комклуб, Кызыл Армия йорты, йә кайда да булса эшчеләр клубында үз шигырьләрен сөйләргә чыкса, Такташны зал бердәм алкышлап каршы алды, алкышлап озатты. Бигрәк тә яшьләрнең, студентларның иң сөекле кешесе иде ул. Шигырьләренең бөтенесен, хәтта иң озыннарын да яттан белә һәм беркайчан да карап укымый. Кайчакта, әлбәттә, онытып та куйгалый. Алдагы юлны исенә төшерү өчен маңгаена кулын куеп уйланып кала. Чәчләрен артка сыпыра, залга карап гафу үтенгәндәй елмая да сәхнәдән чыга башлый. Алкыш. Нәкъ шул вакытта, эзләгән юллары исенә төшеп, кире борыла да берни булмагандай укуын дәвам итә.
Хәтерлим, «Мокамай»ның яңа язылып беткән көннәре иде бугай. Кызыл Армия клубындагы (хәзерге Офицерлар йорты) бер кичәдә, нәкъ урта бер җирдә:
...Ничек соң, бу болай булды эле,
Ничек һәлакәтең күрмәдең?
Ник, Мокамай, соң син тормышыңны
Чабатаңдай матур үрмәдең?..—диде дә Такташ тукталып калды.
Онытты Такташ, әле берничә көн генә элек йөрәгеннән әрнеп,, сыкранып язган юлларын онытты. Бәлки онытмагандыр да... Бала чакта бергә уйнап үскән дусты Мөхәммәтҗан-Мокамайның кыйналып үтерелү фаҗигасе күз алдына килеп, берничә секундка гына туктап калгандыр... Зал гөрелдәп кул чаба башлауга, ул залга моңсу гына карап торды да кулын күтәрде. Зал тынды. Такташ укуын дәвам итте:
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең...
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең...
Такташның әрнүле хисләре залга күчте. Шагыйрь кайгысын уртаклашып, зал йөрәге дә иңрәде бу көнне.
«Мокамай»ны зур осталык белән сәхнәдән башкарган күп кенә сүз осталарын беләм. Алар алдында тирән хөрмәт белән баш иям. Ләкин шул ук вакытта, алардан гафу үтенеп, шуны әйтәсем килә: «Мокамай»ны укучыларның берсе дә Такташның үзе кадәр тирән тәэссоратны бирә алмый.
Ах җир, ах җир!
Синең матурлыгың
Шундый тигез итеп таралган,
Һәр дуңгызың, һәрбер песи кызың
Чәчәк кебек матур яралган.
Тормышка, табигатькә, җир йөзендәге песи кызлары, песи малайларына гашыйк булган олы җанлы шагыйрьнең дуслары күп иде... Гадел Кутуй, Хәсән Туфан, Гомәр Гали, Габдрахман Минский һәм башка бик күпләр.
Хәтеремдә нык сакланган май аеның бер көне. Көндезге икеләр тирәсендә Такташ миңа килде дә:
— Әйдә, Ишморат, киттек. Брамат янына барабыз,— ди.
«Брамат» безнең уртак дустыбыз — Хәсән Туфан. Ул Бишбалтада яши иде. Ә ул елны (1926) Идел шундый нык ташыды ки, Бишбалта шәһәрдән бөтенләй аерылып калды. Трамвайлар йөрми. Анда тик су юлы, көймә белән генә барырга мөмкин. Киттек. Барышлый Гомәр Галигә дә кагылган идек, өйдә булмады. Казанны уратып алган Идел суы өстендә көймәдә тирбәлә-тирбәлә, уйный-көлә Туфанга юл тоттык. Юл ерак кына булса да тиз барып җиттек. Туфан безне колач җәеп каршы алды. Ул бүлмәсендә ялгыз түгел иде. Янында түм-түгәрәк йөзле, базык гәүдәле, саргылтрак чәчле 18—19 яшьләр чамасындагы бер яшь егет бар иде. Без килеп керүгә егет бераз каушап калды кебек. Безгә комачауламыйм дигәндәй, өстәлдә яткан зәңгәр тышлы ике дәфтәрне алды да тизрәк китү ягын карый башлады.
Туфан аны озата барып:
—Икенче атнага, нәкъ шушы вакытка кил,— дип калды.
Егетнең һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, сыный карап калган Такташыбыз бераз уйланып торгач:
—Шагыйрь булырмы, әллә башкамы, анык кына әйтә алмыйм, ләкин шунысын беләм : бу егет буш кеше түгел,—дип куйды.
Такташның күрәзәчеләргә хас юравын раслап шунысын әйтим: шушы очрашуыбызга өч елдан артыграк гомер үткәч мин Хәлил Кәрәмуллинны Актанышта очраттым. Бу вакытта ул, алда әйтеп үткәнемчә, Актаныш волосте партия комитетының беренче секретаре вазифасын үти иде инде.
Без Туфанда зур кунак булдык. Такташ шигырьләрен яратып укучы өй хуҗасы Габдрахман ага Рәфиков белән аның карчыгы Рабига апа да зур хөрмәт күрсәтеп безне кунак иттеләр. Әдәбият, сәнгать, дөнья хәлләре турында сүзебез бетмәде. Әңгәмәбез куерганнан-куера барды. Шуңа күрә ул көнне без кайтып китә алмадык. Куна калдык. Кич килде. Күңелемдә онытылмас эз калдырган бу кичә, чын мәгънәсендә поэзия һәм дуслык кичәсе булды.
Үзенең тирән мәгънәле лирикасы, кызыклы шаян шигырьләре белән генә түгел, мөлаем һәм шаян холкы белән дә безнең күңелебезне бердәй аулаган Такташка Туфан да бөтен йөрәгеннән гашыйк иде. Революцияне, аның идеяләрен әдәбиятта, шигырьдә нинди әдәби алым белән чагылдыру яхшырак, нинди юл дөресрәк дип эзләнүләр барган чакларда бу ике шагыйрь ике позициядә торса да, шәхси мөнәсәбәтләрдә якын дус булдылар.
Озак дәвам итте шигырь укулар... Таң беленә башлады, йокларга яткач та әңгәмәбез озак дәвам итте. Ләкин барыбер сөйләнәсе сүзләребез бетмәде, өзелеп калды.
1931 елны Һади Такташ үзенең шигырь һәм поэмаларының сайланмасын җыйнап, күренекле тәнкыйтьче Гомәр Галинең сүз башы белән (шагыйрь иҗатына ул бик дөрес һәм югары бәя биргән иде) дөньяга чыгарды. Татар поэзиясенең алтын фондына зур кыйммәткә ия булган тагын бер хәзинә — кара тышлыкка алтын хәрефләр белән «Такташ» дип язылган яңа китап өстәлде. Бу — Такташның меңләгән укучыларына биргән иң кыйммәтле бүләге иде.
12 сентябрь. Көзнең кояшлы, җылы көннәреннән берсе. Бүлмәдә зшләп утырам. Берәү ишек шакыды. «Керегез!» дип әйтергә дә өлгермәдем, ачык зәңгәр күзләрендә шатлык нурлары уйнатып Такташ килеп керде. Исәнләштек. «Утыр»,— дип урын күрсәттем. Юк, утырмый Такташым. Соры пиджагының чабуы астына нидер яшергән дә өстәл тирәсендә әйләнепме-әйләнә. Сизеп торам, ниндидер олы шатлыгы, юанычы бар моның. Кинәт тукталып калды да миңа карап:
— Йә, әйт, брат, нәрсә алып килдем мин сиңа? — ди.
— Әйтә алмыйм... Мөгаен... пьеса алып килгәнсеңдер,— дим.
—Аны әле көтә-көтә күзең күгәрер. Ә бу инде пешеп өлгергән һәм пьесадан да кыйммәтлерәк бүләк сиңа.
— Ну-у!
—Ярый инде, аптырама. Мә, ал! — дип, алдыма үзенең алтын хәрефләр белән язылган бертомлыгын китереп куйды. Китапны зур хөрмәт белән алып беренче битен ачтым. «Якын дустым Ишморатка. Такташ»,— дигән сүзләр язылган иде анда. Титул битендә: Һади Такташ әсәрләре,. I нче том. Өченче битендә — шагыйрьнең рәсеме, рәсем астында аның безгә бик таныш һәм якын булган имзасы.
Кулын кысып, Такташка яңа иҗади уңышлар теләдем һәм кызык кына сорау биреп куйдым:
— «Киләчәккә хатлар» кергәнме бу томга?
— Юк!—диде ул елмаеп.— Анысы икенче томга калды. Ул томда сезнең Академия театры өчен яза торган яңа пьесам да булыр дип ышанам.
—Амин! Шулай булсын. Көтәм...
Шигырьләр, поэмалар иҗат итү белән бергә драма әсәрләренә дә ул үз иҗатында зур урын бирде. Сәхнәнең халыкка тәэсир итү көчен, аның таләпләрен, үзенчәлеген яхшы белә, яхшы сизә иде Такташ. Әле егерменче еллар башында ук аллага, алла исеменнән кешеләр арасында урнашкан коллык кануннарына каршы юнәлтелгән «Җир уллары трагедиясе»н язуы очраклы түгел, әлбәттә.
Аның «Күмелгән кораллар» (1927), «Камил» (1930) исемле пьесалары драматургиябез үсешендә күренекле урын алды. Аеруча 1930—1931 ел сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән барган «Камил» драмасы Такташның драматургия остасы буларак та үсә барганын һәм аның тагын да катлаулырак, тамашачыларыбыз йөрәгенә тирәнрәк үтеп керерлек, идея эчтәлеге белән дә чорыбыз таләпләренә җавап бирә алырлык әсәрләр тудыруга көче җитәрлек булуын күрсәтте.
«Камил» спектаклен сәхнәгә Хәким Сәлимҗанов куйды. Күптән үк инде артистларның, режиссерларның якын кешесе булган Такташ бу көннәрдә безгә аеруча якыная төште, театрның чын дустына әверелде. Спектакльне тамашачылар бик яратып каршы алгач, Татар дәүләт академия театры өчен ул алдагы елга тагын бер пьеса язарга вәгъдә бирде. Без аңардан колхозлашу өчен барган кискен көрәшне чагылдырган пьеса язуын үтендек. Ул риза булды. Шул сүзебезне рәсми нигезгә куеп, Такташ белән договор төзедек. 1931 елның җәендә Такташ, колхоз кешеләрен, андагы төрле вакыйгаларны өйрәнү өчен дип, ул елларны алдынгы колхозларның берсе буларак дан алган Актаныш районының «Таң» колхозына китте. Аннан ул күп материал туплап, рухланып кайтты һәм чорга хас кискен көрәшне чагылдырган «Янгын» исемле драма язачагын сөйләде. Тагын шуны да әйтте, «Таң» колхозына узышлый синең авылыңа — Уразайга туктап, әниең карчыкның хәлен белеп, өегез һәм бакчагыз белән танышып чыктым. Әниең бик юмарт икән, мине тәмле катык белән сыйлады, сиңа күп сәлам әйтеп калды, диде.
Нәни шаярулар циклына кергән «Ертык бүрек» исемле шигырендә Такташның мондый юллары бар:
Беренче кар, белмим, кайчан явар,
Тик
Үләрмен мин ул көнне...
Бүген әле, тиздән кыш килә дип,
Ямап куйдым ертык буркемне...
Шаярып кына язылган иде бу юллар, безне куркытыр өчен генә.
Беренче карларны яудырып, ике, өч кыш узды...
1931 елның көзе дә җитте...
Тышта әче, салкын көннәр. Тик нигәдер һаман кар яумый.
Тукта! Нигә һаман яумый соң әле ул?! Нәрсә бу? Кинәт яшен!.. Күкрәү! Гарасат!! Юк, берсе дә түгел. Җан тетрәткеч шомлы хәбәр:
Такташ вафат!
Тетрәнеп тәрәзәгә карыйм. Тышта йомшак кына ак кар төшкән, ак күбәләкләр сыман куыша-куыша...
Беренче кар, белмим, кайчан явар,
Тик
Үләрмен мин ул көнне...
Бу — шомлы 8 декабрь көне иде.
Такташны соңгы юлга озатырга килүчеләрнең иге-чиге булмады. Партия һәм дәүләт эшлеклеләре, язучылар, артистлар, композиторлар, рәссамнар, галимнәр генә түгел, ун меңләгән эшче-хезмәткәр, студентлар һәм мәктәп балалары озата барды аны туганнар каберлегенә (Горький исемендәге ял һәм культура паркы). Оркестр егълаган матәм маршы — «Сакай маршы» — белән бергә күз яшьләренә тыгылып музыканың авторы Салих Сәйдәш барды, шагыйрьнең якын дуслары — Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Гадел Кутуй... барды.
Дустыбызның гәүдәсен кабергә төшергәндә Фатих Сәйфи сөйләгән сүзләр әле һаман колак төбендә.
— Талантлы шагыйребез Һади Такташ,—диде ул калтыранган тавыш белән,— үзенең иске дөнья өчен мәңгегә үлүе турында болай дип язган иде:
Иске тормыш!
Синең кырларыңда
Зәңгәр күзле уйчан яшь егет,
Ул юк инде...
Әмма ләкин иске тормыш өчен үлгән булса да, безнең өчен, хезмәт иясе халкыбыз өчен ул үлмәгән иде. Әледән-әле гүзәл шигырьләрен иҗат итеп арабызда яши иде. Әлегәчә ул социализм өчен көрәшчеләрнең алдынгы сафында булды. Ә менә бүген ул чыннан да үлде — вафат булды. Япь-яшь килеш безнең арабыздан китте. Бүген без аның белән мәңгегә хушлашабыз. Тик хәсрәтле йөрәгебездә бер юаныч: халкыбызга зур мирас булып аның ялкынлы шигырьләре, җырлары кала, шулай ук аның бераз уйчан да, шаян да булган образы безнең күңелебездә кала. Алар мәңге үлмәячәк! Хуш, шагыйрь дустыбыз! Без сине беркайчан да онытмабыз!..
Такташ табуты кабергә төшерелде.
Халкыбызның йоласы буенча бер уч туфрак алып шагыйрь дустым табуты өстенә ташладым.
Авыр туфрагың җиңел булсын, Такташ дус!
Иң якын кешесен мәңгегә югалтудан күз яшьләренә тыгылып, тетрәнеп калган Хәсән Туфан да, һәрвакыт көләч йөзле булса да, бүген әче хәсрәттән каралай янып, йөрәкне өзә торган әче салкыннан куырылып, бер як читтәрәк басып торган Гадел Кутуй дустыбыз да үтәде бу йоланы.
Без шагыйрь дустыбызны гына түгел, бөтен күңеле яхшылык белән тулган кешене, чын кешене җирләдек салкын кабергә.
Ялгыз-ялгыз үткәрү авыр иде бу төнне. Туфан белән минем өйгә кайттык. Кайгы-хәсрәтебезнең чиге булмады. Күзебезгә йокы кермәде...
Такташның безнең арадан киткәненә инде ярты гасырдан артык вакыт үткән. Ә ул әле һаман безнең күңелдә, халкыбыз күңелендә. Элеккечә уйчан, моңсу, элеккечә шаян, шундый ук көләч, мөлаем булып яшәвен дәвам итә. Аны якыннан белгән өлкән буын кешеләр өчен генә түгел, бүгенге яшь буын өчен дә Такташ шундый ук кадерле, шундый ук якын. Халкыбыз йөрәгендә бөек Тукай шикелле мәңгелеккә урын алган шагыйрь ул Такташ.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.