- 5nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Туган Җиремә
🕙 1 minut uku
Тереклек Суы
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 104
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 79
61.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
74.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
78.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Ни булгандыр
Бер имәнгә
Имән корый,
Колачларын
— Күккә җәеп,
Ярдәм сорый.
Имән зарын
Очып барган
Кошлар тыңлый:
«Җыр бирербез,
Бүтән ярдәм
Бездән булмый...»
Имән зарын
Узып барган
Болыт тыңлый:
«Дым бирербез,
Бүтән ярдәм
Итеп булмый...»
Имән зарын
Иртән чыккан
Кояш тыңлый:
«Нур бирермен,
Бүтән ярдәм
Миннән булмый...»
Соң шул инде,
Юкка имән
Яфрак коймый:
Җыр ишетми,
Дымны сизми,
Нурны тоймый...
Коткарырлык
Берәр әмәл
Тагын бармы?..
Күршеләре
Суза аңа
Тамырларын.
Донор сыман
Тармакларын
Капшап таба —
Дымны сала,
Җырны сала,
Нурны сала!
Имән тәмам
Тернәкләнгән,
Телгә килгән:
«Бу тереклек
Суын кем соң
Бирде?» — дигән.
«Кайсы микән?» —
Диеп, үзе
Көтеп торган.
«Дуслык!» - диеп,
Беравыздан
Әйткән урман.
Бер имәнгә
Имән корый,
Колачларын
— Күккә җәеп,
Ярдәм сорый.
Имән зарын
Очып барган
Кошлар тыңлый:
«Җыр бирербез,
Бүтән ярдәм
Бездән булмый...»
Имән зарын
Узып барган
Болыт тыңлый:
«Дым бирербез,
Бүтән ярдәм
Итеп булмый...»
Имән зарын
Иртән чыккан
Кояш тыңлый:
«Нур бирермен,
Бүтән ярдәм
Миннән булмый...»
Соң шул инде,
Юкка имән
Яфрак коймый:
Җыр ишетми,
Дымны сизми,
Нурны тоймый...
Коткарырлык
Берәр әмәл
Тагын бармы?..
Күршеләре
Суза аңа
Тамырларын.
Донор сыман
Тармакларын
Капшап таба —
Дымны сала,
Җырны сала,
Нурны сала!
Имән тәмам
Тернәкләнгән,
Телгә килгән:
«Бу тереклек
Суын кем соң
Бирде?» — дигән.
«Кайсы микән?» —
Диеп, үзе
Көтеп торган.
«Дуслык!» - диеп,
Беравыздан
Әйткән урман.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
- 5nçe Sıynıf öçen çirattagı äsärne uku
- Туган Җиремә