🕙 20 minut uku
Телсез Күке - 8
Süzlärneñ gomumi sanı 2592
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1280
39.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Зариф (кабаланып чалбар кесәсеннән пәке чыгара). Менә бу пәкене дә Кәшифә бүләк иткән иде. Гел кесәмдә йөри. Шушы пәкене онытып калдырып кире барган идем мин теге аланга. Шунда Зыятдин килеп чыкты.
Хәбиб. Пәке белән зажигалканы теге чечен егетенә бирдем, дидең бит.
Зариф. Әйе. Зажигалка Зыятдинныкы иде. Алтмышынчы еллар башында Казахстаннан посылка килеп төште. Мин аптырадым: кемнән бу, нәрсә аның эчендә? Посылканы ачтым. Берничә төрле кәнфит, берничә төрле чикләвек, менә шушы пәке һәм бабаңның паспорты белән зажигалкасы. Шунда хат та бар иде. Ачып укыдым — Рассуханов Асланнан икән бу. Шаккаттым. Яраланганнан соң аның аягын кискәннәр икән. Чеченнарны кырык дүртенче елда, вагоннарга төяп, Көнчыгышка таба сөрделәр бит — сатылган халык дип. Шул бер аяклы килеш ул да эләккән переселениегә. (Күзләрен йомып башын чайкый.) Ай-яй! Хаты тетрәндергеч! Ничек курыкмаган миңа посылка җибәрергә, өстәвенә хат та язарга! Мин — көнбатыш разведкасына ярдәм итүче дигән шик астында утырып чыккан кеше, ә ул — сөрелгән чечен кешесе. Белсәләр, икебезгә дә эләгә бит инде... Җавап хаты язып торма, дигән, чөнки үзең беләсең, күзәтеп кенә торалар, дигән... Шулай итеп, Кәшифә бүләк иткән пәке белән бабаңның паспорты һәм зажигалкасы миңа кайтып төште.
Хәбиб. Бабамның паспортын рота командирына бирдем дидең шикелле...
Зариф. Хәзер аңлатып бирәм. 1940 елны мине кулга алгач, Лебедевны да допроска йөртә башлыйлар. Рота командиры булганга гына түгел. Мине бик каты яклаган иде ул. Үзен дә хөкемгә тартасылары билгеле булгач, Лебедев, госпитальгә барып, Зыятдинның паспортын Рассухановка бирә.
Пәке белән зажигалканы мин Рассухановка биргәнне күрде бугай ул, шуңа күрә паспортны да аңа тапшырырга карар кылгандыр.
Назимә. Лебедевны да утырталармы әллә?
Зариф. Әйе. Ленинградта следственный изоляторда бер елдан артык яткан ул. Сугыш башлангач та төрмәдә булган әле. Аннары инде блокада... Ленинградны сакларга чыгарганнар. Миңа Лебедев турында инде немецка каршы сугышканда фронтта берәү сөйләде. Фин кампаниясендә безнең рота пулеметчысы иде — ул да Ленинград егете, Лебедев белән бер мәктәптә укыган булганнар.
Хәбиб. Хәзер бабамның паспорты, зажигалкасы, димәк, синдә?
Зариф (уфтанып). Караклар алып чыгып киткән бит. Мин бит шул Зыятдинның паспортын урлаганнарына бик нык кайгырдым. Зажигалка зажигалка гына инде ул... Хәер, анысы да кызганыч. Ә менә паспорты миндә булганда, ничектер, әле ниндидер өмет бар иде — белмим нинди өметтер ул.
Хәбиб (якты елмаеп). Зариф бабай, бик кайгырма ул нәрсәләр өчен. Минем бабам гел сине искә алып, сагынып, синең өчен кайгырып яшәде. (Зариф тагын елап ала.)
Зиновьев килеп керә.
Зиновьев (гадәттәгечә елмаеп һәм «куелган» тавыш белән). Добрый день!
Назимә (чит кешенең кем икәнлеген аңларга тырышып игътибар белән карый). Здравствуйте!
Зариф (бернинди эмоциясез). Опять приехал?
Зиновьев. Да, должен побеспокоить вас... И обрадовать. (Елмая.)
Назимә. Бабай, бу кеше синең яныңа килдеме?
Зариф. Әйе.
Хәбиб. Алайса, без Назимә белән урманда йөреп керик әле.
Зариф. Барыгыз, бар, балалар.
Назимә. И-и-и, Хәбиб, мин сиңа хәзер шундый матур урыннарны күрсәтәм. (Чыгып китәләр.)
Зиновьев (ясалма ягымлылык белән). Исянмесез!
Зариф (Зиновьевның килүенә шат түгеллеген күрсәтеп). Исәнме. Нәрсә кирәк?
Зиновьев (тантаналы тавыш белән). Мы нашли грабителей.
Зариф. Каких?
Зиновьев (гаҗәпләнеп). Как «каких»! Тех, кто дом ваш ограбил. Представляете, это оказались бомжи.
Зариф. Бомжи?
Зиновьев (көлә). Да. Ну, это люди без места жительства, без работы и так далее... Если хотите, мы их привлечем к уголовной отвестственности.
Зариф. Ни к чему это. (Ике кеше Зарифның телевизорын күтәреп керәләр.)
Зиновьев. Зариф абы, покажите, куда ставить?
Зариф (түрдәге тумбочкага ишарәләп). Вот его место.
Грузчиклар телевизорны тумбочкага куеп чыгып китәләр.
Зиновьев (зур канәгатьлек белән). Думаю, и остальные вещи ваши скомпенсируются.
Зариф. Если это бомжи, то не надо их наказывать. И не требуйте с них моих вещей, я прошу вас.
Оставьте их в покое. (Зиновьевка карап тора һәм паузадан соң өстәп куя.) И меня оставьте в покое.
Зиновьев (кәефе кырыла). Хорошо. Как себя чувствуете?
Зариф (кырысланып). Когда ты приходишь, не важно!
Зиновьев (үпкәле тавыш белән). Я только с благими намерениями приезжаю к вам. (Папкасыннан бер документ һәм зажигалка чыгара.) И это тоже ваше...
Зариф (документны һәм зажигалканы ала). Вот за них спасибо. За паспорт и зажигалку Зыятдина большое спасибо.
Зиновьев. Наконец-то, я смог хоть чем-то вас обрадовать.
Зариф (Зиновьевка текәлеп карап тора). Думаешь, ты меня смог обмануть?!
Зиновьев (каушый). Ты что, старик?!
Зариф. Ты не Зиновьев! Может быть, ты фамилию не дедовскую носишь... Но все равно ты не тот, за кого выдаешь. Ты еще молод, и по молодости тебе опыта не хватает.
Зиновьев (гасабиланып). Какого опыта?
Зариф (авызын кыйшайтып). Опыта работы с людьми.
Зиновьев (югалыбрак кала). Я к вам отношусь с большой симпатией. Я знаком со всей вашей биографией. Да. Я хочу с вами быть искренним. Моя фамилия не Зиновьев. Моя фамилия — Зимин.
Зариф (бөтенләй якын килеп Зиминның оныгын күзәтә). Похож, очень похож.
Зимин (тавышы калтырый). Дед о вас часто спрашивает... Мы в Челнах живем... Я его перевез к себе...
Зариф. А почему столицу на Челны поменяли?
Зимин. Отец КамАЗ строил... Меня тоже в Челны направили.
Зариф (горур тавыш белән). У меня сын тоже на КамАЗе работает, начальником цеха. А ты кем работаешь — я догадываюсь.
Зимин (үзен кулга ала һәм тынычлана). Я откровенно вам скажу: это меня дед попросил пообщаться с вами.
Зариф. А что, других методов не смогли придумать?!
Зимин. Дед часто вспоминает о вас...
Зариф. Ну что он никак не угомонится!
Зимин. Нет, нет, вы не то подумали, Зариф абы. Он просто... по-человечески интересуется — как ты живешь, как у тебя здоровье...
Зариф (кырыс тавыш белән). По-человечески?! Спасибо вам за все. И тебе спасибо. Я прошу — меня больше не тревожьте.
Зимин. Зариф абы, наоборот, я хочу вам помочь, чем могу. Если понадобиться какая помощь, звоните мне. Вот моя визитка.
Зариф. Не надо. (Боерып.) Уходи!
Зимин. До свидания! (Чыгып китә.)
Зиминның оныгы чыгып китүгә Назимә белән Хәбиб йөгереп керәләр.
Назимә. Бабай, кем иде ул?
Зариф (битараф тавыш белән). Милициядән.
Назимә (телевизорны күреп сөенә). Телевизорны алып килгәннәр.
Зариф. Каракларны тотканнар. Менә Зыятдинның паспорты, зажигалкасы...
Хәбиб (бабасының паспортын саклык белән генә алып ачып карый). Менә бит ә... (Зажигалканы алып карый.)
Назимә (борчулы тавыш белән). Бабай, ятып тормыйсыңмы?
Зариф. Ник?
Назимә. Арыганга охшагансың.
Зариф. Нинди яту инде бүген, кызым! Ә инде арыганга охшаганмын икән... (Кызына карап тора.)
Кызым, мин, ахрысы, яшәп арыганмындыр.
Назимә (битәрләп). Әй бабай, кайчак әллә ниләр әйтеп куясың!
Зариф (кинәт йөзе яктырып китә). И-и-и, кызым, шушы кадәр Кәшифә әбиеңә охшасаң да охшарсың икән! (Кызының аркасыннан сөя.)
Хәбиб (Назимәгә карап). Әйе шул. Теге фоторәсемдә әллә Назимә, әллә Кәшифә әби — аңламассың.
Зариф (күтәренке рух белән). Хәбиб, улым, бездә кунасыңдыр бит?
Хәбиб. Ни...
Зариф. Бездә, бездә. Ни дә түгел, берни дә түгел... Миндә Финляндия түгел, кәнишне. Шулай да бәрәңге кыздырып хуш ис чыгарсак, хәйран күңелле булачак. (Көлешәләр.)
Хәбиб. Ярар. Алайса, иртәгә Субайга бергәләп барырбыз. Мине зиратка алып барырсыз. Ерак бабамнарның каберләре дә шунда. Кәшифә әбинең дә каберен күреп китәрмен.
Музыка.
УНБЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Бәрәкәт урманы. Зарифның йорты, каралты-курасы күренеп тора. Назимә белән Хәбиб наратлык янында йөриләр. Зариф җыр шыңшый-шыңшый рәшәткәләр каккалап йөри. Читтәрәк машина килеп туктый. Карт Зимин килә. Ул инде бик картайган — таякка таянып акрын гына атлый. Өс киеме бик пөхтә һәм затлы. Зариф чакырылмаган кунакка карап тора. Алар бер-берсен шундук таныйлар.
Зимин. Исәнме.
Зариф. Исән.
Зариф белән Зимин яшьләр йөргән якка карап койма буенда яткан бүрәнәгә янәшә утыралар.
Зимин. Ничек яшисең?
Зариф. Син минем ничек яшәгәнемне һәм ничек яшәвемне үземә караганда да әйбәтрәк белә торган кеше түгелме?! (Бер-берсенә ничектер карамаска тырышалар кебек.)
Зимин. Менә язмыш тагын очраштырды. Дөнья бер дә киң түгел ул, Зариф, килешәсеңме?
Зариф. Синең өчен тар инде ул. Сезнең өчен... Минем өемне басу кәмитләрен ник оештырдың соң син? Оныгыңның стажировкасын миндә уздырырга булдыңмыни?
Зимин. Мин сине очратуыма бик шат...
Ерактан Назимәнең «Кошларга» дигән җыр җырлаганы ишетелә.
Зариф. Зыятдинның паспорты белән зажигалка ник кирәк булды соң?
Зимин. Минем тагын бер кат карыйсым килде.
Зариф. Юк. Мин беләм. Оныгыңа мирас итеп калдырмакчы буласың син ул эшне. Оныгыңа ул әйберләрне фотога төшерергә кушкансыңдыр әле.
Зимин. Ул аны үзе дә белә.
Зариф. Димәк, бабасының эшен дәвам итә — тулы мәгънәсендә?
Зимин (канәгатьсезләнеп). Ташла әле, Зариф, безнең синең белән сөйләшер сүз беткәнмени?! Без бит синең белән күп авырлыклар кичергән кешеләр.
Зариф. Без төрлечә кичердек ул авырлыкларны.
Зимин. Өянәкләрең еш буламы?
Зариф. Төрлечә. (Зимин ягына караш ташлап ала.) Хәтта өянәкләрем турында да беләсең...
Зимин (көлемсерәп). Телсез Күке дигән кушаматыңны да беләм. Хәтерлисеңме, теге фин татарын,
«күке» булса да, ул бит «телсез күке» — чөнки атмады, дигән идең.
Зариф (кәефенең күтәренкелеген җуймыйча). Кичә миңа бик шатлыклы хәбәр алып килделәр, шуңа күрә минем хәлем яхшы бүген.
Зимин. Нинди хәбәр?
Зариф. Сез анысын да беләсез инде.
Зимин (җыр ишетелгән якка карап). Кем җырлый?
Зариф. Минем оныгым Назимә. Нәкъ Кәшифә әбисе кебек искиткеч матур җырлый.
Зимин. Нинди җыр бу?
Зариф. Татар халык җыры. (Зиминга карап тора.) Сез безгә бүтән кагылмагыз инде. Актык көннәремне тыныч кына яшим инде, зинһар.
Зимин (аптыраган кыяфәт белән). Сиңа кагылучы юк! Әле бик кагылырлык вакытларда да борчымаска булдык сине.
Зариф. Аңламадым?..
Зимин. Сөргенгә сөрелгән чечен Рассухановтан посылка алгач, сиңа беркем бер сүз әйтмәде.
Зариф (төсен үзгәртеп). Рассухановка аның өчен бер-бер нәрсә булмагандыр бит?
Зимин. Юк. Алтмышынчы еллар уртасында ул гаиләсе белән туган җиренә кайтты.
Зариф (читкә карап). Аяксыз кешене сөргенгә сөрмәсәләр...
Зимин (авыр сулап). Бернишләп булмый...
Зариф (уфтанып). Анда хәзер дә мәхшәр бит әле.
Зимин. Кайда?
Зариф. Чечняда.
Зимин. Шулай шул. Рассуханов соңгы елларда уртанчы улында Грозный шәһәрендә яшәде. Зурысы
Мәскәүдә зур бизнесмен иде. Кече улы да Мәскәү белән Грозный арасында ниндидер эшләр майтарып йөрде.
Зариф. Ә Аслан үзе ничек икән хәзер?
Зимин (игълан укыгандагы интонация белән әйтә). Рассуханов Аслан — безнең сослуживец, советфин сугышы инвалиды — 1995 елны федераль авиация Грозныйны бомбага тотканда һәлак була. Нәкъ йортлары өстенә төшә бомба. Өч улы да хәзер тауларда качып Россиягә каршы сугышалар. Алга таба нәрсәләр булып бетәр анда, белмим.
Зариф (чиксез нәфрәт белән). Мин беләм!
Зимин. Ничек?
Зариф. Гадәттәгечә!
Зимин. Ничек, гадәттәгечә?
Зариф. Менә шулай! Гадәттәгечә! Ник килдең син монда?!
Зимин (аптырашта калып). Сине күрергә дип.
Зариф. Аңлыйм: бөтен нәрсәне белеп торасыз. Сиңа һаман Зыятдинның миңа атмавы тынгылык бирми. Күпме еллар узды. Үзеңә-үзең куйган сорауга җавап табалмыйча иза чигәсең. Син һаман миңа ышанмыйсың? Үзем белән гүргә ниндидер бер зур серне алып китәм дип кайгырасың!
Зимин (көлемсерәп). Башлы кеше син, Зариф. (Кесәсеннән Зарифның орденнарын алып бирә.) Мә,
Зариф, бу синең орденнарың. Дан орденнарын түшеңнән үзең йолкыган идең. (Зариф орденнарын ала.
Учларына салып орденнарына озак карап утыра.) Ә офицерлыкта воссстановление булачак сиңа — мөрәҗәгать итүең генә кирәк.
Зариф. Анысы кирәкми инде.
Зимин. Ветеран войны булып исәпләнсәң льготалар була. Киреләнмә!
Зариф (Зиминга таба борылып). Миңа иң зур льгота, беләсеңме, нәрсә булыр иде? Зыятдин турында, минем турында, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз турында мәгълүматлар җыеп йөрмәсәгез иде.
Зимин. Син нәрсә инде. Син бигрәк. Артык шикчелләнгәнсең син!
Зариф. Синнән дә шикчелрәк кеше дөньяда юктыр.
Зимин. Һәркемнең үз эше, үз вазифасы, үз бурычы бу тормышта.
Зариф. Мин исән чакта, нәселебез исән чакта, гомумән татар исән чакта син тынгылык тапмаячаксың. Мин аңладым: сиңа сәбәп кенә кирәк.
Зимин. Алай түгел, Зариф. Күпертмә. Җавап табалмый калган сораулар бар, әлбәттә...
Зариф. Әйт дөресен, син бит һаман ышанмыйсың Зыятдинның татар җырын ишеткәнгә атмаганына.
Зимин. Хәзер ышанам инде.
Зариф (кызып-кызып). Юк, син хәзер дә шикләнәсең. Синең мин-минлегеңә тынгылык бирми — бәлки, Зыятдин чынлап та зуррак «күке» булгандыр, бәлки, Зариф дөрестән дә көнбатыш шпионы булгандыр... Мине бер уй сискәндерде әле. (Тавышын әкренәйтеп.) Әгәренки син шизофреник икән?!
Синең шикчеллегең аркасында күпме кеше харап була ала?!
Зимин (үпкәли). Син мине мыскыл итәргә ашыкма.
Зариф (Хәбиб белән Назимә йөргән якка карап елмая). Ашыгасы юк инде хәзер. Кичә миңа яхшы хәбәр китерделәр! Зыятдинның исән калып кырык сигезенче елда Финляндиягә кайтып китүен мәгълүм кылдым!
Назимә белән Хәбиб киләләр. Исәнләшәләр. Зимин Хәбибкә бик озак карап тора. Хәбиб, Зарифның кулындагы орденнарны күргәч, бу кешенең кем икәненә төшенгән кебек була.
Назимә. Исәнмесез!
Хәбиб. Исәнмесез!
Зимин. Исәнмесез! (Шаккатып Хәбибкә карап утыра.) Бу кадәре охшаса охшар икән!
Хәбиб (салкын тавыш белән). Беләсеңме, кешеләр нишләп бер-берсен хәтерләтәләр? Ник кайберәүләр бер-берсенә нык охшаганнар?
Зимин. Ник?
Хәбиб. Хәтер исән булсын өчен, күп нәрсәләр онытылмасын, югалмасын өчен.
Назимә (нәрсәдәндер шикләнеп һәм бераз шүрләп, Хәбибне көтелмәгән кунак яныннан алып китәргә була). Әйдә, комачауламыйк бабайларга.
Хәбиб. Киттек! (Китәләр.)
Зимин. Син хәзер инде бернәрсәдән дә куркырга тиеш түгел.
Зариф. Курку юк, ләкин оныклар өчен борчылам. Зыятдинның оныгы өчен дә, үземнеке өчен дә.
(Зиминга карап тора.) Борчылу һәм шомлану бар. Чөнки синең дә оныкларың бар!
Зимин. Ташла!
Зариф. Менә шундый хәлләр... (Ерактан Хәбибнең җырлаганы ишетелә.)
Урманнарда йөргән чакта
Адаштым юлларымны;
Күңелем нечкә — җылармын дип,
Сузмадым кулларымны.
Йөгердем җитәлмәдем лә,
Сикердем читәннәрен;
Ни булгандыр телләремә —
Сау бул дип әйтәлмәдем.
Зимин (җыр ишетелгән якка карап). Кем җырлый моны?
Зариф. Зыятдинның оныгы Хәбиб. Нәкъ бабасы Зыятдин кебек шәп җырлый.
Зимин. Ә монысы нинди җыр?
Зариф. Татар халык җыры.
Зимин. Әйт әле, Зариф, ни сәбәпле сез теге вакытта Зыятдин белән бер-берегезне шулай нык якладыгыз?
Зариф. Әйтәм бит, син актык сулышыңа кадәр шикләнәчәксең дип.
Зимин. «Күке» дигән сүзнең тагын мин белмәгән мәгънәсе бар идеме сезнең арада?
Зариф. Син үзеңнең мантыйкларыңда буталып беткәнгә күрә оныгыңа дәвам итәргә кушкансың инде бу эшне.
Еракта Хәбиб җырлый. Ул «Иске кара урман» дигән җырны башкара.
Син акылсыз кеше түгел, ләкин беркайчан менә бу җырларның моңын, мәгънәсен, асылын аңламаячаксың. «Күке» сүзе ничектер, ә менә бу җырның син беркайчан белмәячәк һәм аңламаячак тирән мәгънәсе бар.
Зимин. Әлбәттә, һәрнәрсәне белеп, аңлап бетерү мөмкин түгел.
Зариф. Син әллә кайларга үтеп керергә тырышып казындың, ә ярылып яткан хакыйкатьне аңлый алмадың.
Зимин (өзгәләнеп). Нишләп соң сез икегез дә «Күке» идегез? Икегез дә аннары «Телсез Күке» булдыгыз?!
Зариф (утырган урыныннан кузгала, як-ягына, аннары күккә карап куя). Өянәкләрем кузгалып тотлыга башлаганда, вакыты-вакыты белән телсез калып торгач, мин курыктым. (Хәбибнең җырлавы ишетелә. Шул фонда сөйли.) Ләкин бөтенләй үк котсыз калдым дип әйталмыйм. Бер күке телсез калганнан урман яшәүдән туктамас, дидем мин үземә. Ләкин барыбыз да телсез калсак?.. Мин инде үзем әйтәсемне әйттем, җырлыйсымны җырладым. Ә миннән соң барысы да телсез булса?! «Телсез» сүзенең син аңламый торган мәгънәсеннән курыктым мин. Ә менә Зыятдинның исән калып балалар, оныклар үстергәнен белгәч, оныгының телле икәнен күргәч вә ишеткәч, минем өметемнең ялкыны югары күтәрелде. (Кычкырыбрак.) Сугышта винтовканы телсез иткән тел әле яшәячәк ул! Винтовканы телсез калдырган җырны ничек үтереп булсын икән?! (Җыр көчәя.)
Зимин. Син бөтенләй башка нәрсә турында сөйлисең.
Зариф. Бәлки, шулайдыр. Бу дөньяда һәркем үзенекен сөйли. Аллага шөкер! Телсез түгел мин.
Зыятдин да телсез түгел иде. Оныкларыбыз да телсез түгел! Аллага шөкер!
Зимин. Ә мине тынычландырырдай берәр сүз әйтмәссеңме икән?
Зариф. Мин туйдым синнән! Кайтып кит! Бар, үз юлыңда бул! (Иркен сулап куя.) Бүген безнең мунча керәсебез бар. Аннары Кәшифәнең каберенә барып кайтырга кирәк. Бар! Борчымагыз безне!
Зимин. Син мине шулай чиксез күралмыйсыңмыни?!
Зариф. Ялгышасың. Нәфрәт түгел бу. Киресенчә, бүген минем күңелемдә андый кара хискә урын юк. Мин элегрәк әле бераз шөбһәләнеп йөргән идем: яшьләр, балалар нәфрәтле булмаслармы безгә карата дип. Улымны, оныкларымны тыңлагач, мин аларда безгә карата үпкә, нәфрәт тоймыйм. Яшь буыннар безне бернәрсәдә гаепләмиләр. Алар безне яраталар. Аннары шунысы бар: нинди генә коточкыч сынаулар аша үтсәк тә, алар без үткәннәр, без кичергәннәр белән яшәмәячәкләр. Безнең заман безнең белән узып китте. Башкача мөмкин түгел. Безнең җәрәхәтләр безнең белән китә. Безнең җан газаплары — безнеке, фәкать безнеке генә. Газапларның да чиге, азагы бар. Үтә, үтә! Үтеп китә болар барысы да. Безнең баштан узганнарны, ни гаҗәп, югалтасы килми шикелле! Әмма ләкин шулай кирәк, шулай тиеш! Әлбәттә, синең җан газабының каядыр китеп гаип булуы кызганыч, бик кызганыч!
Ләкин башкача ярамый! Башкача мөмкин түгел! Барысы да үтә! Кызганыч, ләкин шулай кирәк!
Ерактан Назимәнең «Саннар» җырын җырлавы ишетелә. Аңа Хәбиб кушылып җырлый.
Зимин. Әгәр дә... мин синнән гафу үтенсәм?.. Кичерүеңне сорасам?..
Зариф. Беренчедән, синең гафу үтенергә җыенуыңа мин ышанмыйм. Икенчедән, мин сине гафу итә алам, тик аңлый алмыйм.
Зимин. Бәлки, аңларга теләмисеңдер?
Зариф. Әйе, әйе, менә болай дөресрәк булыр, мөгаен: гафу итәргә телим, ә менә аңларга хәтта теләмим дә.
Зимин (китәргә җыена). Тагын нәрсә телисең яки нәрсә теләмисең миңа?
Зариф (тавышы көрәя, куәте арта). Мин сиңа саулык-сәламәтлек телим! Озын гомер телим! Озак яшә! Ике йөз ел, ике йөз илле ел яшә тагын! Чөнки аңламый калган нәрсәләрне аңларга вакыт сиңа күп кирәк. Сорауларыңа җавапларны табарга сиңа озын гомер кирәк! Ниһаять, аңлагач, бәлки, тәүбә итәргә дә бераз вакыт кирәк булыр әле. Хуш!
Җыр көчәя. Зимин акрын гына, таягына таянып, көтеп торучы машина ягына таба китеп бара. Зариф орденнарын пинжәк кесәсенә тыга да, яшьләр йөргән яктан яңгыраган җырга кушылып җырлый-җырлый, рәшәткәләрне кадаклый. Музыка.
Тәмам.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.