🕥 34 minut uku
Телсез Күке - 5
Süzlärneñ gomumi sanı 4410
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1928
25.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
35.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
39.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Шаталов. Да! Будете переговариваться, по затылку будете получать. Все! Пошли. Яхно, сзади пойдешь. Рассуханов, Севрюгин — по бокам, я впереди. Арестованных срочно Зимину доставим. Не наше дело разбираться. (Зыятдин белән Зарифны алып китәләр.)
Севрюгин (урман эченнән). Как это не наше дело?! Этого Зайнуллина сам прикончу!
Шаталов (урман эченнән җикергәне ишетелә). Замолчи!
Авыр музыка. Сәхнә караңгылана.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Түрдә Зиминның блиндажы. Блиндаж кырыенда Шаталов, Севрюгин, Яхно, Рассуханов тәмәке тартып утыралар.
Яхно. Я думаю, он наш перебежчик.
Шаталов. Черт его знает.
Яхно. И, наверно, Зариф его знал.
Рассуханов (борын астыннан мыгырдый). Разберутся.
Севрюгин (кызып китә). А я думаю — этот... слов не могу подобрать... ублюдок... Зайнуллин — как пить дать, финский шпион! (Тәмәке төпчеген ыргыта, төкерә.)
Шаталов (ачу белән). Погоди брызгать слюной. Допросят, заставят все рассказать. Специальные органы для этого есть.
Севрюгин (башын читкә борып). Органы-то есть. А вот рядом вражина ходил. Из одного котелка, можно сказать, жрали.
Зимин (блиндаж эченнән эндәшә). Шаталов, зайди!
Шаталов блиндажга керә.
Шаталов. Товарищ...
Зимин (шундук бүлә). Кончай, времени нет. Садись. Что скажешь?
Шаталов (утыра). Ну что... По дороге Зайнуллин рассказал, что к нему подкрался финский снайпер, который оказался по национальности татарином.
Зимин. А до этого на передовой Зайнуллин как себя вел?
Шаталов. Воин отважный... Тогда-то он показал себя как настоящий солдат... Ну, я не знаю... А тут с врагом сидеть и песни петь... (Уйга кала.) Думаю, его расстреляют.
Зимин (күзләрен кысып). А тебе не жалко будет его?
Шаталов (аптырап). Кого?!
Зимин. Зайнуллина.
Шаталов (кискен тавыш белән). Нет! Потому что идет война, а на войне нет времени жалеть.
Зимин. Иди. Пусть Рассуханов зайдет.
Шаталов. Есть. (Чыгып китә.)
Рассуханов керә.
Зимин. Заходи быстрей, садись, времени мало! (Рассуханов килеп урындыкка утыра.)
Зимин (солдатка шактый вакыт карап тора). Что можешь сказать о случившемся?
Рассуханов (тыныч кына тавыш белән). Здесь ничего такого, думаю, нет. Встретились два татарина. Просто воюют они один — за свою Родину, другой — за свою.
Зимин (кыҗрап). Ну, если так, то они должны были стрелять друг в друга! (Алга таба сузылып.)
Если бы ты чеченца на финской стороне увидел, то не стал бы убивать? А?
Рассуханов (капитанның күзенә карап). Чеченцев нет на финской стороне.
Зимин. Ну а если бы были, стал бы с ним сидеть и распевать песни?!
Рассуханов. Я сегодня боец Красной Армии и служу как положено. А что было бы, если бы... не надо так думать.
Зимин (беркавым тып-тын утырганнан соң). Иди.
Рассуханов. Есть! (Кузгала.)
Зимин. Позови Яхно!
Рассуханов. Есть! (Чыгып китә.)
Яхно керә һәм тиз генә барып Зимин каршына утыра.
Зимин (папирос кабыза). Плохи дела, Яхно.
Яхно (корыч тавыш белән). Расстрелять обоих и все!
Зимин (папиросын суырып Яхнога игътибар белән карый). Ты же всегда защищал Зайнуллина, когда между собой грызлись...
Яхно (нәфрәтләнеп). А кто знал, что он такой?!
Зимин. Какой?
Яхно. Ну так... с финской «кукушкой»... по-братски.
Зимин (күзләрен чекерәйтеп). Но они одной национальности.
Яхно (кыҗрый). Ну и что! Мне наплевать какой национальности! Враг есть враг!
Зимин (папиросын көл савытында сыта). Правильно. Можешь идти.
Яхно (урыныннан кузгала). Есть!
Зимин. Позови Севрюгина!
Яхно. Есть! (Чыгып китә.)
Севрюгин керә.
Зимин. Садись.
Севрюгин (утыра). Ну что, я предупреждал вас! Я его сразу раскусил. И ножик он специально оставил. (Тавышын әкренәйтеп.) Завербованный он.
Зимин (аңламаган булып кылана). Кто?
Севрюгин (гаҗәпләнеп). Как кто! Зайнуллин!
Зимин. Давно?
Севрюгин. Откуда я знаю! Их еще не расстреляли?
Зимин (тавышына искиткеч сабырлык салып). А зачем спешить?! Сначала им язык развяжем, потом передадим куда следует... Каждый получит то, что заслуживает.
Севрюгин (кыҗрый). Да расстрелять их, и дело с концом!
Зимин (землянка почмагының бер ноктасына текәлеп). А какой толк их расстреливать?! Может быть, очень ценные сведения через них добудем. А? (Севрюгинга карап утыра.)
Севрюгин (капитанның күз карашыннан шүрли). Не знаю.
Зимин. Иди!
Севрюгин. Есть! (Чыгып китә.)
Якында гына снарядлар шартлый башлый. Пулеметтан, винтовкадан аткан тавышлар, кычкыру, ыгы-зыгы куба. Тирә-як караңгылана. Солдатлар чабыша. Носилкалар белән яралыларны ташыйлар. Рота командиры Лебедев күренә.
Зимин (кычкыра). Товарищ Лебедев! Что там?
Лебедев (Зиминга таба килә). Наша артиллерия обстреливает. Но на ощупь. Правильно наводить нет возможности, сквозь лес ничего не видно.
Зимин. Подмога вроде идет.
Лебедев. Давно уже обещают.
Зимин. А там что вообще происходит?
Лебедев. Нам разрешили немного отступить. Ну а финнов накрыли там.
Зимин. Понятно.
Лебедев. Снаряды-то успели замаскировать?
Зимин. Да так, как могли. Но не очень надежно. Дай бог, чтобы наши первыми сюда успели. Финны подойдут, сразу найдут — у них чутье звериное.
Лебедев. Ученые-то живы?
Зимин. Все живы-здоровы. (Көлә.) Но страху натерпелись. Я им оружие раздал. Некоторых никак стрелять не можем научить.
Лебедев. Еще бы дня два продержаться. Потерь очень много. Я прошу, товарищ Зимин, отдать моих пятерых ребят мне обратно. Они мне там очень нужны. Мы же опять туда поползем.
Зимин (уйланып тора). Хорошо, я тебе отдам ребят, но не пять человек, а только четверых.
Лебедев. Почему?
Зимин. Скажи, положа руку на сердце — что ты про своего Зайнуллина можешь сказать, кроме того, что уже говорил?
Лебедев. Из второго отряда?
Зимин. Да.
Лебедев. Зариф?
Зимин. Зариф.
Лебедев (инандырырлык тон белән). Отличный боец! Помню, на передовой он лучше всех воевал.
Зимин (теләр-теләмәс кенә әйтә). Он арестован.
Лебедев. Не понял?! Кто?
Зимин. Зайнуллин из твоей роты.
Лебедев (кашларын җыерып). За что?
Зимин (авыр сулап куя). С финской «кукушкой» тайком встречался.
Лебедев (аптырап). Не может быть!
Зимин (Лебедевка ачуланып карый). Не может быть, говоришь?! А не боишься так утверждать?
Лебедев (Зиминга карап тора). Где он?
Зимин. Вон в той землянке.
Лебедев. Я должен увидеть его.
Зимин. Иди, охрана пустит тебя.
Лебедев (басынкы тавыш белән). А остальных отправь, пожалуйста, обратно в роту. (Зариф янына китә.)
Зимин. Хорошо. (Кычкырып.) Шаталов!
Шаталов. Я!
Зимин. Забирай своих ребят и бегом в распоряжение заместителя командира роты!
Шаталов. Есть!
Шаталов, Рассуханов, Севрюгин, Яхно иелә-иелә йөгерәләр. Якында гына бер-бер артлы снарядлар шартлый. Солдатлар йөгерешәләр. Яралыларны носилкаларга салып ташыйлар. Ыгы-зыгы. Акырыш-бакырыш. Төрле командалар яңгырый. Сәхнә йә яктыра, йә кинәт караңгылана. Зимин блиндажга кереп кача. Авыр музыка. Снарядлар шартлавы бераздан тына. Лебедев күренә. Блиндаждан аның каршысына Зимин чыга.
Лебедев. Я поговорил с ним. Он мне все рассказал.
Зимин. Я знаю, что он тебе рассказал. И ты думаешь, ему можно верить?
Лебедев. Я его хорошо знаю. Он бесстрашно вел себя под вражеским огнем.
Зимин (җикереп). А что он любил отлучаться, притворяться нелюдимым, что он прогуливался один при каждом удобном случае — этого ты не замечал?!
Лебедев (усал тавыш белән). Попрошу не повышать на меня голос!
Зимин. А что на наш секретный объект уже который день ведется вражеский артиллерейский огонь
— это-то ты замечаешь?
Лебедев. Хочешь сказать — это Зайнуллин наводку делает?
Зимин. Разберемся.
Лебедев. Ни за что этому не поверю. Я помню, как он пришел в роту, как начал службу, как вступил в первый бой! У меня к тебе предложение... просьба... Давай это дело утрясем здесь, у себя.
Пленного финского татарина оформим как пленного, а Зайнуллина отдай мне.
Зимин. Ты не боишься, что на тебя тень может пасть?
Лебедев. На меня, товарищ капитан, может пасть вражеский снаряд — вот этого я, скажу откровенно, боюсь, а теней бояться не имею права, потому что я выполняю ответственную задачу.
Зимин (авызын кыйшайтып). Ну-ну.
Лебедев (сабырлыгын җуймаска тырышып). Мы с вами должны доверять друг другу, Федор
Семенович. Мы не первый день одну задачу с вами выполняем. И эти склады мы с вами отстоим, они не достанутся врагу. Закруглим это недоразумение прямо сейчас. Не надо никуда сообщать.
Зимин. Анатолий Евсеевич, а что, если все гораздо глубже. Что, если он завербован еще до армии?
А что, если вокруг нас паутину плетут вот такие сородичи и земляки?! А что, если твои Зарифы уже про наши реактивные снаряды сообщили маршалу Маннергейму, шведам, англичанам, всем-всем...
Тирә-якны бомбага тота башлыйлар. Ерактан кычкыралар.
Ерактагы тавыш. Товарищ старший лейтенант!
Лебедев (үтенеп сорый). Прошу вас, товарищ капитан, не губите парня! Я побежал. (Урман эченә кереп югала. Зимин блиндажга таба юнәлә.)
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Сәхнә урталайга бүленгән. Бер яктагы кечкенә землянкага Зыятдинны ябып бикләп куйганнар. Икенче яктагы землянкага
Зарифны бикләгәннәр. Сәхнә түрендәге калкулыкта Зимин үзенең блиндажында нәрсәдер язып утыра. Сикереп тора да, кызукызу атлап, Зыятдин янына керә. Зыятдин җир идәндә утыра.
Зимин (керә дә Зыятдинга карап тора, аннары тыныч кына эндәшә). Встань. (Зыятдин карап утыра. Зимин кул ишарәсе белән аңлата.) Встань! (Зыятдин торып баса.) Теперь ты уж запомни русское «встань». Фамилию, имя, отчество назови.
Зыятдин (фин телендә әйтә). Мин русча аңламыйм.
Зимин (Зыятдинны башыннан аягына кадәр җентекләп күзәтә). Хочешь, чтобы я с тобой пофински говорил?! (Тынлык.) Ты кто?
Зыятдин (фин телендә әйтә). Тәрҗемәчесез сөйләшә алмам мин сезнең белән.
Зимин (Зыятдин тирәсендә әйләнеп йөри). Ладненько. Общий язык мы с тобой все равно найдем.
(Кинәт татарчага күчә.) Фамилияң, исемең ничек? (Зыятдинның каршысында туктап күзләренә карый.)
Зыятдин (капитанның күзенә карарга курыкмый). Минем документта барысы да язылган.
Зимин (акцент белән, вата-җимерә татарча сөйләшә). Кайсы дивизиядән, ничәнче полктан?
Зыятдин. Мин үз теләгем белән, үз ирегем белән сугышам.
Зимин. Ополченец? (Тынлык.) Без алган территориядә яшисеңме?
Зыятдин. Хельсинкидан мин.
Зимин. Бу яктан качкан дезертир түгелме соң син?
Зыятдин (көлемсерәп). Мин сиңа бер начар сүз дә әйтмәдем, ә син мине мыскыл итәсең.
Зимин. Кайчаннан бирле сугышасың?
Зыятдин. Беренче тапкыр Хельсинкины бомбага тотканнан соң ук җыенып чыгып киттем.
Зимин. Син күзәтчеме, әллә «күке»ме?
Зыятдин. Мин туган илен яклаучы фин гражданы. «Күке» дип мине тагын мыскыл итәсең.
Зимин (ямьсез итеп елмая). Сезнең Зариф үпкәләми бит Күке дигәнгә. Аның да кушаматы Күке.
Зыятдин. Фин снайперларын «күкеләр» дип пропаганда йөзеннән сөйлисез бит сез. Имеш, агач башында утырырга фәрман бирәләр, үлгәнче шуннан атып утыралар. Ә асылда исә мин, мәсәлән, агач башыннан да, теләсә кайдан да ата алам.
Зимин (ясалма ягымлылык белән, ләкин яман усал итеп). Инде күпме аттың?
Зыятдин. Әле бер кешегезне дә үтерергә җитешмәдем.
Зимин. Нинди задание белән монда йөрисең?
Зыятдин. Аңламыйм?
Зимин (кычкырып). Нишләп йөрисең монда?
Зыятдин (башын югары тотып). Агрессорга каршы сугышып.
Зимин. Зарифтан башка тагын кемнәр белән элемтәдә?
Зыятдин. Мин беркем белән дә элемтәдә тормадым. Ә Зариф ул — сезнең каһарман. Ул зур батырлык күрсәтте. Мине әсир итте. Сезгә мөһим түгелмени — солдатыгыз фин снайперын әсир итте.
Зимин. Ул сине пленга алды, да?
Зыятдин. Әйе.
Зимин (тагын килеп Зыятдинның күзләренә карый). Ә миңа башкачарак сөйләделәр.
Зыятдин (туп-туры карап). Белмим, ничек сөйләгәннәрдер, ул мине әсир итте.
Зимин (землянка буйлап йөри). Кем кемне әсир иткәндер, анысы вак мәсьәлә. Миңа Зариф кызыклы нәрсәләр әйтте инде. (Пауза.) Беләсең килсә, фин разведкасы белән элемтәдә торуын сөйләде ул миңа.
Зыятдин (көлә). Ышанмыйм. Ничек инде элемтәдә тора алсын ул Татарстанның бер урман хуҗалыгыннан килгән татар егете.
Зимин (кинәт Зыятдинның каршысына килеп баса). Ә син каян беләсең аның Татарстаннан, урман хуҗалыгыннан икәнен?
Зыятдин. Үзе әйтте. Без бит аның белән сөйләштек.
Зимин. «Кукушка» буларак күпме кешебезне үтердем дисең?
Зыятдин. «Күке» буларак та, кеше буларак та беркемне үтергәнем юк әлегә.
Зимин. Нишләп?
Зыятдин. Ничек инде «нишләп»?!
Зимин. Тып-тын гына килмәкче идеңмени безнең базага?
Зыятдин. Мин сезнең базагыз хакында белмәдем. Очраган совет солдатларын атып үтерергә дип йөрдем мин. Аучы мәргән кебек. Бу — СССР территориясе түгел. Бу — безнең ил. Бу — Финляндия!
Зимин. Ә Зарифны ник атып үтермәдең?
Зыятдин. Татарча җырлаганын ишеттем.
Зимин (авызын кыйшайтып башын чайкый). Ышанмыйм! Син аның җырлаганын ишеткәнсең — атмагансың... Ничек сине кулга алды соң ул?
Зыятдин. Шулай килеп чыкты. Мин аның татар икәнен аңлагач, янына килдем, соңыннан атып үтерермен дип. Шул чакны ул винтовкасын эләктереп алды да мине коралсызландырып кулга алды.
Менә шулай әсир төштем.
Зимин. Алдыйсың бит син.
Зыятдин. Ышанмасаң ышанмыйсың инде.
Зимин. Гаҗәп, ничек син Финляндиядә яшәп татарча яхшы сөйлисең?!
Зыятдин. Син дә бит урыс башың белән татарча хәйран әйбәт сөйләшәсең.
Зимин (горур тавыш белән). Мин Ватанны дошманнардан саклый-саклый өйрәндем татарча сөйләшергә!
Зыятдин (мыскыл итеп елмая). Бөтен дөнья белән сугыша-сугыша йөз телдә өйрәнерсең әле син сөйләшергә.
Зимин (кинәт кыяфәте коточкыч төскә керә). Син шаярасың... Но тиздән шаяру түгел, хәтта уйлый да алмый башлаячаксың. Әмма ләкин башта кем икәнеңне, нәрсәләр белүеңне тезеп-тезеп сөйләп бирерсең миңа. Мондагы агентурагызны ачып бирәчәксең! (Чыгып китә.)
Зыятдин җир идәнгә утырып кала. Зимин икенче землянкага — Зариф янына керә. Зариф җир идәндә кырын яткан һәм уйга баткан. Зимин кергәч әкрен генә торып баса.
Зимин (землянканың бер башыннан икенчесенә атлый). Сөйлә.
Зариф. Нәрсә сөйлим?
Зимин. Дөресен.
Зариф. Мин сезгә инде барысын да сөйләдем. Мин завербованный түгел. Чит ил шпионы түгел мин.
Дезертир түгел, качарга җыенмадым. Бернинди фин разведкасы белән элемтәдә тормадым. Сатлыкҗан түгел мин... Тагын нәрсә сөйлим? Гаебем юк дип саныйм. Кабатлап әйтәм: ул снайпер миңа атмады — бу бит аның безне дошман итмәве. Аның үз илендә мылтык белән йөрергә хакы бар лабаса! Мине бит югыйсә атып үтерә ала иде, мин сизми дә калган булыр идем. Шуңа күрә сез аны каты хөкем итәргә тиеш түгел. Ул беркемне дә үтермәгән. Җибәрегез аны.
Зимин. Ул бит җибәргәч үтерергә может.
Зариф. Менә мине үтермәде бит! Ә мин — кызылармеец киеменнән. Атмады бит!
Зимин. Менә шунысы сәер — нишләп атмады ул сиңа?
Зариф. Дөресен әйтәм: татарча җырлавымны ишеткәнгә атмаган.
Зимин (җикереп). Ә русча җырлаган булсаң, атар иде, шулаймы?
Зариф (өзгәләнеп). Иптәш капитан! Татарча җырласам да, мин — Кызыл Армия солдаты. Мине атып үтермәве аның язмышын җиңеләйтсен иде. Сез үзегез минем урында булсагыз, һәм дә снайпер сезне үтермәсә, сез аны дошман итәр идегезме?
Зимин. Миңа каршы корал күтәреп йөргән кеше хет атсын, хет атмасын, ничек кенә карама — барыбер миңа дошман ул. Синең кличкаң Күке... Ул да фин «күке»се... Моны ничек аңлатырга?
Зариф (газаплы кыяфәт белән). Нишләп ышанмыйсыз сез миңа?!
Зимин (авызын кыйшайтып елмая). А ул миңа бөтенләй башкача әйтте...
Зариф. Ничегрәк?
Зимин. Безнең базадагы яңа төрле снарядлар хакында информация килде, диде. Кем хәбәр итте, дигәч, безнең агентура, диде. (Зарифка текәлеп карап тора.)
Зариф. Сез ул агентура мин дип уйлыйсызмы?
Зимин. Инде дошманны юк итәргә яки пленга алырга тырышмавың гына да куркаклыкка, хыянәткә тиң. Ә гомумән асылда синең кем икәнлегеңне әле без ачыклаячакбыз.
Зариф. Әллә нәрсәләр ягарга маташмагыз инде миңа. Әйе, куркаклыкта, фин снайперын әсир итмәүдә мине, әлбәттә, гаепли аласыз. Мин бөтенләй гаепсез түгел инде, килешәм. Әмма ләкин
Зыятдинның гаебе юк.
Зимин. Ничек инде дошманның гаебе булмасын?! Дошман дошман ул!
Зариф. Миңа гына түгел, биш кешенең берсенә дә атмаган бит ул — шуны аңлагыз сез!
Зимин (тешләрен шыгырдатып). Син мине нәрсәне ничек аңларга өйрәтмә! Пәкесен онытып калдырган, видишь ли... Ялгызлык ярата... Нелюдимый... Нелюдимый татарча ничек?
Зариф. Аралашмаучан.
Зимин. Аралашмаучан...
Зариф (куркуын җиңеп сөйләшә). Минем өчен дә сәер, могҗизалы вакыйга бу. Мин безгә каршы сугышучы татарны, якташымны очратырмын дип төшемдә дә күрмәс идем... Ничек кенә булмасын, мин ул кешегә рәхмәтле.
Зимин. Ни өчен?
Зариф. Мине атып үтермәгәне өчен.
Зимин (үчекләп). Ул да сиңа рәхмәт әйтә — предатель, сатлыкҗан булуың өчен.
Зариф (кинәт кабарган нәфрәтен тыя алмый). Син мине алып чыгып пистолетыңнан маңгаема ат, ләкин андый сүз әйтмә миңа!
Зимин (кыҗрап). Син миңа койрыгыңны күтәрмә! Каян беләләр финнар безнең складлар турында, аңлашылды. Әйтәм җирле, шушы якка аталар да аталар, аталар да аталар. (Землянка буйлап йөренә.)
Зариф. Командованиенең тинтәклеге аркасында ул. Солдатларның гаебе юк. Алдан снарядлар китереп өеп куеп, аның специалистларын монда кайчаннан бирле җәфалап... Ә ата торган пушкалары күренми дә күренми. Кем инде алгы линиягә секретный корал илтеп ташлый да бер ротага сакларга куша?!
Зимин (көлемсерәп). Бик акыллыланып киттең... (Зарифның каршысына килеп баса.) Бик хуп! Сине сөйләтергә әйбәт бу!
Зариф (башын читкә бора). Мин сөйлисен сөйләдем инде. Бүтән әйтер сүзем юк.
Зимин. Димәк, теге «күке» и... (Зарифка бармагы белән төртә.)... бу Күке очраклы рәвештә очраштылар?! Кызык, кызык... Ә син нишләп ул фин снайперын пленга алдым дип әйтмисең?
Зариф (Зиминга туп-туры карап). Чөнки мин аны әсир итмәдем.
Зимин (мыскыл итеп елмая). Ә бит синең шулай дип әйтергә мөмкинлегең бар иде. Котылырга бердәнбер чараң иде бу синең.
Зариф. Нишләп мин алай алдашыйм... Аннары, барыбер күргәннәр бит безнең бергә сөйләшеп утырганны.
Зимин. Ну, сөйләшеп утырганны күрү әле ул... Зыятдин бит әйтә: Зариф мине әсир итте, ди. Зариф
— ул сезнең героегыз, диде.
Зариф (шакката). Ничек инде!
Тышта тагын ыгы-зыгы куба, фин самолетлары оча башлый. Берничә җирдә бомба шартлый. Еракта исә каты сугыш бара, анда ату тавышлары бер дә тынмый. Зимин чыгып китә, Зариф землянка буйлап ары-бире йөрергә тотына. Зимин үзенең блиндажына таба юнәлә. Кереп утыра да нәрсәдер яза башлый. Лебедев керә.
Зимин. Ну и как?
Лебедев. Потери большие. Лейтенанта из 44-й дивизии встретил.
Зимин. Что говорит?
Лебедев. Рассказывал, что творилось там. (Урындыкка утыра.)
Зимин. Как у него фамилия?
Лебедев. Не помню. Интересно, как у нас с запасами?
Зимин. Продовольствия у нас мало. Боеприпасы, ты знаешь, тоже на исходе. Но подкрепление вотвот будет, надеюсь, успеют.
Лебедев. Но финны как раз на нашем участке собираются наступать.
Зимин. Не успеют.
Лебедев. А если успеют?
Зимин. В первую очередь склады взрываем. А дальше видно будет.
Лебедев. А может на другом участке пойдут...
Зимин. Нет, они именно на нашем направлении пойдут.
Лебедев. Почему так уверен?
Зимин. Потому что эти финны про нашу базу знают.
Лебедев. Догадываться могут... Если даже про склады знают, они же не знают что за «товар» у нас здесь находится.
Зимин. Почему ты уверен, что не знают. Знают они про нашу базу, знают... И что у нас секретные снаряды хранятся — тоже знают.
Лебедев. Что пленный говорит?
Зимин. Все расскажет, никуда не денется.
Лебедев. Зайнуллин как?
Зимин. Тоже расколется.
Лебедев (командирларга хас кискенлек белән). Невиновен он!
Зимин (шундый ук интонациядә җавап бирә). «Кукушка» он! По широко распространенному русскому народному поверью, дорогой ты мой, кукушка — это постоянный оборотень.
Лебедев. Что-то не слышал.
Зимин. Ты коренной ленинградец, потому и далек от народа и его поверья тебе неведомы. Есть мнение, что кукушка и ястреб — одна и та же птица, принимающая по своему желанию, то вид кукушки, то вид ястреба.
Лебедев. Не так уж я далек от своего народа, как ты думаешь. Я тоже знаю о кукушках кое-что.
(Утырган урыныннан тора.)
Зимин. Например?
Лебедев. Кукушка натощак окукукает — не к добру. Скоро бойцов кормить нечем будет. Как бы не пришлось, как в соседних дивизиях, дохлую конину жрать.
Зимин (боерулы тавыш белән). Перестань!
Лебедев (кычкыра). Что, «перестань»! Там наши солдаты кипятят конские копыта и пьют этот гадкий сок. Там людей умирает больше от холода, чем от вражеских пуль!
Зимин (Лебедевка якын килеп кычкыра). Замолчи!
Лебедев (тешләре арасыннан). Не кричи на меня! Не имеешь права!
Зимин (үзен кулга алырга тырышып). Я не имею права?!
Лебедев (истерикада). Я еще знаю о кукушках! «При первой кукушке брякни деньгами, чтобы водились».
Зимин (кинәт тынычлана). Успокойся, старший лейтенант!
Лебедев (еш-еш сулап). Я спокоен, капитан. Отпусти Зайнуллина!
Зимин. А финна?
Лебедев. Он — военнопленный. Дальше видно будет.
Зимин. Зайнуллин — арестованный. Я должен держать его под стражей и сдать куда следует после некоторых формальностей. Я тебе советую быть осторожней, Анатолий Евсеевич. Ты сам себя можешь погубить, заступаясь черт знает за кого.
Лебедев. А если докажется, что он невиновен?!
Зимин. Как невиновен! Он струсил, он не действовал так, как положено бойцу Красной Армии. Это равносильно предательству! Это уже точно! А о сотрудничестве с финнами предстоит еще тщательно разобраться. Не был ли он завербован еще у себя там в Татарии. Земляки... мать вашу!
Лебедев. А тот финн не наш перебежчик, не красноармеец бывший?
Зимин. Не похож на перебежчика. Просто у него форма такая... Не армейская. Теплый свитер, шерстяные носки... У него кокарда и ремень только финские. Но тем не менее, он — финский воин.
Лебедев. Среди пленных их много встречается в такой одежде.
Зимин. А они резервистам униформы не успели пошить. Да и экономят они — на ремни да на кокарды только тратятся. Теплый свитер, носки домашней вязки, тулуп — вот эта неуставная форма ихняя называется «каяндеркой».
Лебедев. В честь ихнего премьер-министра Каяндера, что ли?
Зимин. Да. Поэтому, если увидишь в лесу человека в простой одежде, это солдат финской армии.
Лебедев. Да, не думал я, что финны так будут биться.
Шактый вакыт тыштагы гөрселдәүләргә колак салып сөйләшми утыралар
Зимин. В местности хорошо ориентируются, сволочи.
Лебедев. Целые дивизии наши в окружении погибают.
Зимин. Ну, это ты брось. Окружили несколько дивизий и все. На войне всякое бывает.
Лебедев. Наших-то больше погибает.
Зимин. Ты боевой командир, ты уже показал себя геройски. А вот то, что сейчас сказал — это паникерство.
Лебедев. Мне людей жалко.
Зимин. Не тебе одному жалко людей.
Лебедев. Мне кажется, надо выведать у этого снайпера информацию о дислокации их войск на нашем участке, не тратя времени на другие подозрения и догадки.
Зимин. Дорогой мой, об их дислокации мы знаем все. Меня интересует теперь их разведывательные связи. В этом деле ты мне не мешай, старший лейтенант!
Лебедев. А как себя чувствует научно-технический персонал?
Зимин. Нормально. Сегодня они будут перетаскивать снаряды в другое место. Людей не дашь?
Лебедев. Не могу.
Зимин. Погребов не хватает. Придется несколько землянок под погреба перестроить. Когда этих
«кукушек» отправим куда следует — вот тебе еще две ямы освободятся.
Лебедев (ялварулы тавыш белән). Федор Семенович, я понимаю... У вас служба такая... Но мне кажется, что вы порой врагов ищете не там или совершенно в пустом месте.
Зимин (коры гына). Анатолий Евсеевич! Врагов мы будем искать везде и всюду! И будем находить!
И будем уничтожать!
Лебедев бер сүз дә әйтми, чыгып китә. Якын тирәдә снарядлар шартлый. Яктылык һәм караңгылык бер-берсен алыштырып тора. Тынлык урнашкач, Зимин янына Зыятдинны алып керәләр. Зимин Зыятдинның зажигалкасы белән әле кабызып, әле сүндереп уйнап утыра.
Зимин (зажигалканы күрсәтеп). Синекеме?
Зыятдин. Минеке.
Зимин (Зыятдинның паспортын актара). Бабаң кайчан киткән Финляндиягә?
Зыятдин. ХIХ гасырда.
Зимин. Соңгы тапкыр туганнарың кайчан безнең илдә булганнар?
Зыятдин. Унҗиденче елга кадәр.
Зимин. Профессияң?
Зыятдин. Мин төрле калаларда тукыма кибетләре тотам.
Зимин (паспортны куеп Зыятдинга карый). Тиздән күрәбез инде келәмнәреңне. Ә син безнең төрмәләрне, лагерьларны күрәчәксең. Әлбәттә, анда тукымалар, паласлар, чигүле кашагалар юк.
(Елмая.) Шунда кычкырачаксың инде «ку-ку, ку-ку» дип.
Зыятдин (үзен кыю һәм тыныч тота). Минем телем бар. Әйтәсе сүземне сүз белән әйтермен.
Зимин. Син миңа килеп эләккәнең өчен язмышыңа рәхмәт укырга тиешсең.
Зыятдин (көлемсерәп). Рәхмәт укырга?!
Зимин. Син көлмә! Күптән түгел безнең күрше полктагы егетләр сезнең бер «күке»гезне тотканнар.
Беркемгә әйтмичә, беркая тапшырмыйча, тотканнар да үзләре хөкем иткәннәр. (Зыятдинга карап тора.) Нигә сорамыйсың нишләткәннәр дип?
Зыятдин. Нишләткәннәр?
Зимин. Ул снайперыгызның хәтта исем-фамилиясен дә сорап тормаганнар, тотканнар да бәкегә салып батырганнар. (Зыятдинга карап тора.) Бигрәк коточкыч үлем, әйеме? Бәкедә батып үлү... Айяй... (Кинәт сорап куя.) Тагын ничәләп кешегез йөри бу тирәдә?
Зыятдин (башын югары тотып). Белмим. Урманда әллә кемнәр, әллә нәрсәләр йөрер... «Кара урманның карыны киң», кем әйтмешли. Мин — үзем генә. Ниндидер полкныкы да түгел, бернинди фәрман буенча да түгел, вөҗданым кушуы буенча сугышырга киттем.
Зимин. Белә-ә-әм мин нинди максат белән монда йөрүеңне.
Зыятдин. Зарифның язмышы ничек хәл ителәчәк?
Зимин. Анда синең ни эшең бар! Ул да «күке». Аңа да келәмнәр, коверлар күрү насыйп булмас дип уйлыйм.
Зыятдин. Ул дошман снайперын әсир иткән кеше. Сез аны каһарман дип командованиегезгә хәбәр итәргә тиешсез.
Зимин (үчекләп). Тагын нәрсәләр эшләргә тиеш мин — бәлки, өстәп әйтерсең?
Зыятдин. Дошман снайперын әсир иткән кешене бездә данлыйлар.
Зимин. Ә ул үзе баш тарта: мин аны кулга алмадым, ди. Тора-бара әле тәгаен ихлас күңелдән сөйли башлаячак.
Зыятдин. Мин аңладым: син тирәнрәк сәбәпләр эзлисең. Ниндидер шпиономания белән үзеңне дә, безне дә җәфалыйсың. Ә сәбәп гап-гади. Ул да татар, мин дә татар. Чыгышыбыз белән якташлар.
Зимин (текәлеп карап тора). Сез бераз бер-берегезгә кыяфәт белән дә охшагансыз.
Зыятдин. Әйе шул. Бер үк җырлар җырлыйбыз, бер үк телдә сөйләшәбез...
Зимин. Но сез бит фронтның төрле якларында сугышасыз. Сиңа үзегездә рәхмәт әйтерләр иде мәллә, менә шушындый ситуация килеп чыкса?
Зыятдин (тыныч кына). Бездә кешене аңлый беләләр.
Зимин (шулай ук тыныч кына). Ә бездә аңлата беләләр. (Кычкыра.) Уведите!
Конвой Зыятдинны янә кечкенә землянкага алып китеп бикләп куя.Зимин янына Зарифны алып киләләр. Зариф кергәндә,
Зимин аның пәкесе белән уйнап утыра.
Зимин (пәкене кулында әйләндергәләп). Шушы ножикны онытып калдырган идеңме?
Зариф. Әйе.
Зимин. Ничек әле татарча?
Зариф. Пәке.
Зимин. Пәке. Шуны алырга дип бардың инде алайса?
Зариф. Әйе.
Зимин (пәкене шалтыратып өстәлгә ташлый). Нишләп үзең генә бардың пәкеңне эзләргә?
(Зарифка игътибар белән карый.) Урманда куркыныч. Нигә берәрсен үзең белән иптәшкә алмадың?
Зариф. Без ул урыннан ерак китмәгән идек. Аннары, без ул тирәне инде әллә ничә кат тикшердек.
Зимин (кинәт сорап куя). Ничә тапкыр очраштыгыз фин разведчигы белән?
Зариф. Шул беренче тапкыр очрашуыбыз инде ул.
Зимин (сорауларны тиз-тиз бирә). Аңарчы ничек элемтәдә тордыгыз?
Зариф. Нинди элемтәдә? Ни сөйлисез сез?!
Зимин. База турында финнар каян беләләр соң?
Зариф. Кем әйтте беләләр дип?
Зимин. Нишләп гел безне бомбага тоталар да гел безгә пушкалардан аталар?!
Зариф. Алар бөтен җиргә аталар, монда гына түгел.
Зимин (гасаби киеренкелеккә чыдый алмый, кыза башлый). Ник дөресен сөйләмисең? Барыбер заставят ведь, паскуда, барысын да сөйләргә!
Зариф (тавышын күтәреп). Мин дөресен сөйләдем. Мин инде туйдым. Тагын бер кат кабатлыйм.
Мин сатлыкҗан түгел! Мин фин шпионы түгел! Мин завербованный түгел! Мин диверсант түгел!
Минем бердәнбер гаебем: милләттәшем мине үтермәгәч, мин дә аңа кул күтәрмәдем.
Зимин (шундук тынычлана башлый). Димәк, синең аны пленга алырга или үтерергә җаең, мөмкинлегең булган?
Зариф. Соңыннан, танышкач, янәшә утырып сөйләшкәндә мөмкинлегем булгандыр, бәлки. Чөнки ул минем винтовкамны миңа кире бирде. (Өзгәләнеп.) Ничек мин аңа атыйм инде, үзегез уйлап карагыз!
Зимин (читкә карап). Син башыңны җүләргә саласың, мине дә җүләргә саныйсың, ахрысы. Дошман белән кочаклашып җырлап утыручыны, әлбәттә, менә хәзер үк, шушында ук атып үтерергә кирәк. Тик минем күңелем сизә — җепләр ераккарак һәм тирәнгәрәк сузылган монда...
Зариф (әкрен генә). Ул миңа атмады.
Зимин (җикереп). Башка кеше булса атар иде!
Зариф. Белмим. Ләкин бит башка кеше булмаган анда, мин булдым. Мин — кызылармеец. Ә ул мине үтермәде. (Кычкырып җибәрә.) Мине гаепләгез: куркаклыкта, хыянәттә, теләсә нәрсәдә, ә ул кешене әллә нинди җепләр суза-суза гаепләмәгез!
Зимин (авызын кыйшайтып, күзләрен чекерәйтеп). Сиңа атмады дип аның башыннан сыпырыйммы әллә?!
Зариф (җан ачысы белән). Сугыш булса да, кешеләр бит инде без!
Зимин. Кешеләр?! Ул кеше түгел! Ул — «күке»!
Зариф (газапланып). Ярар, «күке» булсын. Ләкин ул «телсез күке»! Ул атмады. Димәк, ул — «телсез күке».
Зимин (өстәлдәге кәгазь өемен актара). Икегез турында да тирәнтен тикшерүләр алып барылачак.
Архивларны күтәрәчәкләр. Татариянең Субай тирәсен капшаячаклар. Кемнең ата-бабасы кем булган.
Кем ничек кайда кемнәр белән аралашкан. Кемнәр кемгә хат язган. Кем белән кем кайда һәм кайчан очрашкан. Бөтенесен актарачаклар. Аңладыңмы?
Зариф. Аңладым.
Зимин (Зарифны башыннан аягына кадәр күзәтә). Син инде бик арыгансың.
Зариф (авыр сулап). Әйе, арыдым мин.
Зимин (күзләрендә чиксез нәфрәт чагыла). Ә бит әле бу — башы гына, Күке Зариф! (Кычкыра.)
Уведите! (Зарифны янә теге землянкага илтеп ябалар.)
Музыка. Гөрселдәүләр тагын кабатлана. Еракта солдатлар йөгереп үтә. Яралыларны күтәргән санитарлар күренә. Төрле командалар ишетелә. Зимин блиндажында нәрсәдер яза да яза. Музыка көчәя.
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Кечкенә генә землянка. Зыятдин белән Зарифны икесен бергә ябып бикләп куйганнар. Бүрәнәләрне буйга ярып ясалган өстәлдә керосин лампасы яна. Зариф белән Зыятдин, стенага сөялеп, янәшә утыралар.
Зыятдин. Ничек икебезне бергә ябарга булдылар икән?
Зариф (тавышындагы калтырауны җиңә алмый). Димәк, тиздән безне алып чыгып атачаклар.
Зыятдин. Ә сине нәрсә өчен?
Зариф. Финнарга хезмәт иткән дип уйлыйлар.
Зыятдин. Бездән сорау алган кеше акылга зәгыйфь, ахрысы.
Зариф. Син: «Зариф мине әсир итте»,— дип, мине коткарырыга уйлаган идең мәллә?
Зыятдин. Әйе. Минем алай дип әйтүем ярдәм итмәде инде алайса?
Зариф (беркавым тып-тын утыралар). Бер караганда безне җәзасыз калдырырга тиеш түгелләр инде. Ни дисәң дә, сугыш бара бит.
Зыятдин. Белүемчә, сезнең илдә бер генә җәза бар.
Зариф (авыр сулап куя). Безнең илдә бер генә җәза түгел...
Зыятдин. Сагынасыңмы туган якларыңны?
Зариф (күзләрен йомып елмая). Сагынмаган кая ул.
Зыятдин. Субай хәзер дә матур авылмы?
Зариф. Искиткеч! Кәшифә шул авылныкы бит.
Зыятдин. Зәй елгасы ерак түгел аннан, шулаймы?
Зариф (башын Зыятдин ягына бора). Әйе. Син каян беләсең?
Зыятдин (елмаеп сөйли). Әтием сөйли иде. Бабам бигрәк озак-озак итеп сөйли иде. Әти кечкенә вакытта киткәннәр бит инде алар, шуңа күрә бабам сөйләгәннәре кызыграк иде. Әти күп нәрсәне хәтерләми. Бабай сөйли-сөйли дә җылый. Аннары җырлап ала. Тагын сөйли.
Зариф. Алай икән...
Зыятдин. Ташлы Таудан бөтен тирә-як күренеп торамы?
Зариф (татлы елмаеп). Әйе.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.