Latin

Тегермән Ташлары - 3

Süzlärneñ gomumi sanı 1927
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1150
42.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
italki
Анда мал асрауның никадәр җиңел булуына аптырый идек. Каз, үрдәк бәпкәләре, карга алмаслык булгач та, әрәмәгә куыла да чыгарыла. Малларны да шул ук токманга (әрәмәлеккә) куып чыгаралар да, сыерыңны саварга гына барасың. Андагы күлләр, яланнар... Хөррият! Сарыкка тамга тагыла, исеме язылган. Сыерларның колагында алка. Көзсез малларның барлыгы-юклыгы да күренми. Җәй буе абзарда мал кундыру дигән нәрсә юк. Печән әзерләү юк. Печәнне колхоз ат ургычы белән чаба да өләшеп бирә.
Көз кар төшү белән мал сую бәйрәме, каз өмәләре китә. Каз өмәсе көнендә ял бирелә, кул алмашына башка кеше эшкә чыга (колхоз сыеры савылмый торалмый бит). Сугым суюлар беткәч, ит алыштыру башлана. Син суйдың ди сыер. Бозау итен сыер итенә алыштырам. Кемнеңдер үрдәкләре күп, казы юк. Бер ярым үрдәкне бер казга алышалар.
Шуннан соң инде Яңа ел бәйрәме. Унбиш йорт унбиш көн бәйрәм итә. Аракы дигәнне белмиләр иде, бал әчетәләр. Бер көнне төш вакытында өйгә кайттым, өстәлдә стакан белән ниндидер сары эчемлек утыра. Миңа әзерләп куйганнар икән дидем дә ипи белән суктым тегене. Башым әйләнеп китте. Нәрсә бу? Ул булып чыкты ачыган бал. Ничек хәзер эшкә барырга?.. Кунакка барабыз димиләр иде. «Бүген Мотыйк балына барабыз. Кәрим балына барабыз». Балны һәркем үзенчә ачыта (чөгендер суы беләнме, шомырт оны беләнме...).
Ә исереп аунап яткан, сүгенгән, баш авырта дигән кеше юк иде. Таң ату белән барысына да эшкә бит. Кунакта җыр әйтешү дигән уен бар иде. «Әйтештәнме?» Син җырның башын әйтәсең, мин азагын. Белмисең икән, җиңелдең. Ашау өстәл кырыена басып аяк өсте генә. Төне буе җыр, бию.
Унбиш көннән шып туктыйлар. Утын өмәсенә хәзерлек башлана.
Оҗмахның булуы дөрес булса, шундадыр. Аңлы халык иде. Берәрсе чирләгән дисәләр, ул йорттан кеше өзелми иде. Ничә ел яшәп, аерылышу дигәнне күрмәдем, ишетмәдем. Алгансың, тор. Өйләнә икән, бер атна туй бара, туйдан авылның бер кешесе дә калмый. Бөрми авылыннан кыз алалар иде. Шундый җыр да бар иде:
Әй бөрмиләр, бөрмиләр,
Кызларын урлап китсәң дә,
Бернәрсә дә белмиләр.
Мин ничек ул авылдан киттем, хәзер дә шулайдыр дип күз алдына китерәм. Ә ул алай түгел икән. Римма исемле танышым туган авылы Байчынга кайтып йөри, сорашам. «Хәзер онытылган инде ул өмәләр», ди. Халык эчә икән, фермалар беткән, умарталар юк. Безнең сигез генә умарта иде, егермешәр умарта тоткан кешеләр бар иде. Татарстанны сагынып яшәүче татарлар дип белә идем мин андагы халыкны, кый татарларын. Татар китапларына чират иде, Казаннан яздырып ала идем. Күчмә китапханә белән башка авылларга йөри идем. Спектакль, концерт номерлары белән Казанга кадәр барып җиттек... Мәктәп директоры Әбүбәкер абый белән клуб мөдире Рәхимҗан абый, авыл учагын сүндерми сакларга тиешле кешеләр, икесе дә асылынып үлгән. Эшчән, күп балалы кешеләр иде. Нәрсә булган? Нинди заманалар соң бу?..
РӘЙСӘ ИСЛАМОВА-ТЕРЕНТЬЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕ
(Бу язмаларымны балаларга калдырам, бәлки, искә алып бер укырлар, ди Рәйсә апа)
***
Күңелемдә гел моңлы җыр,
Шуларны сузам инде.
Үткән гомерем сукмакларын
Кабатлап узам инде.
Күңелем тулы моң булганга
Җырлар яза кулларым.
Гел сагыш, моң белән узды
Минем гомер юлларым.
***
Сиксән яшь, ай-һай, күп диеп,
Төшермәгез әле күңелне.
Арттан нольне алып, алга берне куйсаң,
Унсигез яшь була түгелме?!
***
Гаделлек, туры һәм дөрес сүз
Торалар почмакта дәшмичә.
Туктамас ялганчы сөйләүдән,
Дөрес сүз аны фаш итмичә.
***
Яшь вакыт ул бөтенләй башкача:
Күршең керә, ачылып сөйләшә.
Олыгайгач үзеңә бикләнәсең,
Акыл белән күңел киңәшә:
«Бу картлыкка нәрсә килешә?»
***
Мине сагынырга вакыт булмас,
Тормыш дулкынына чумарсыз.
Шулай да бер, әни болай әйтте,
Болай өйрәтте дип уйларсыз.
ҮЗЕМ
Синдә туып үстем, туган авылым,
Мин бит шушы Турай баласы.
Сиксән яшькә җиттем, һаман әрни
Йөрәгемнең тирән ярасы.
Күз алдымда һаман бала чагым,
Ач-ялангач сугыш еллары.
Сабый идем, аңлый белмәдем,
Авыр булды тормыш юлларым.
Сугыш бетте, әтиләр дә кайтты,
Минем өчен таңнар атмады.
Күбесенең әтиләре кайтты,
Минем әти генә кайтмады.
Әти кайтты, соң булса да кайтты.
Ләкин шундук кулга алдылар.
Әнине дә эштән чыгардылар,
Малларны да алып киттеләр.
Укытучы иде әти-әни,
Авыл балаларын укытты.
Ничек инде алар дошман булсын?
Авыл халкы шуңа шаккатты.
Сигез елдан, гаебе юк, диеп,
Әткәемне азат иттеләр.
Медальләрен кире кайтардылар,
Партиягә кабат алдылар.
Кайткач, әтиемә инсульт булды,
Төрмәләрдә газап чиккәнгә.
Терелмәде әтием, үлеп китте.
Кайтып булмый икән үткәнгә.
Сугыш корбанының баласы мин.
Йөрәгемнән әрнү китмәде...
Гомерем юкка үтте дип зарланмыйм.
Юк, үтмәде, юкка үтмәде.
Балаларым булды, оныкларым.
Хезмәтемне өзелеп яраттым...
Тынычлыкның кадерен белү өчен,
Искә төшеп торсын үткәнем.
ТЕГЕРМӘН БӘЕТЕ
Ир-егетләр окопларда ята.
Елап-сыкрап калды киленнәр,
Күз яшьләрен түкте апалар,
Ятим калды күпме балалар.
Ирләр китте, ә тегермән калды.
Әле булса яши күңелдә:
Үзенә бер моңсу тавыш белән
Әйләнә дә һаман әйләнә.
Алабута, юкә кабыгы тарта,
Кешеләргә биреп юаныч:
Түзегез, ди, без җиңәрбез әле,
Ипи булыр, килер куаныч.
Алабута бетте, юкә кипте.
Салкын кышлар җитте, түзелде.
Тартыр ризыгы юк, нишләргә соң,
Тегермәнгә юллар өзелде.
Ә тегермән көтте: кешеләрем
Язлар җиткәч тагын килерләр,
Җәйләр җитеп, алабута үскәч,
Тартып бирче безгә, диярләр.
Язгы моңсу бер төн иде бугай.
Каян килеп чыкты бу болыт?
Күк күкрәде, коеп яңгыр яуды,
Урамга да булмады чыгып.
Иртә белән чыкса авыл халкы,
Ышанмыйча торды баш кагып.
Тегермән юк! Аның белән киткән
Мөхәмәтҗан бабай да агып.
Коткарырга теләп тегермәнен,
Юшкә капкачына тотынган.
Көчле суга каршы торалмыйча,
Шунда аның гомере өзелгән.
Кочагына алган тегермәне
Тегермәнче бабай гәүдәсен.
Шаулап аккан Кама елгасында
Тегермәннең кара шәүләсе.
Кошлар оча, ак болытлар йөзә.
Тынган инде, тынган дөньясы...
МӘКТӘБЕМ МИНЕМ
Кайтмам дигән идем авылыма,
Кайтасың шул бик нык сагынгач.
Туган җир бит, очар кошлар сыман,
Күңел һаман шунда талпынгач.
Мәктәбебез янган, диде Бәрия,
Авыр хәбәр әйтте таң тугач.
Соң, Бәрия, әле кичтән генә
Сөйләштек бит мәктәп турында.
Булмас, дидем, әллә, ахирәтем,
italki
Күрдеңме син моны төшеңдә?
Әтием җитәкләгән мәктәп бит ул,
Нишләр идегез минем урында?
Бер сыйныфта укыдык Гаскәр белән.
Хәйран калдым башымны иеп:
Ут эченә кереп янып үлгән,
Мәктәбемне коткарам диеп.
Икенче көн авыр уйлар белән
Йөрәк әрнеп киттем авылдан.
Күрдем мәктәбемне: җимерелгән,
Калган кебек кара давылдан.
ТОКМАН БУЕ, СЫЛВА СУЫ
Язлар җиткәч Токман аланы
Шомырт чәчәгенә күмелә.
Җәйләр килгәч матур аланда
Сусыл, тәмле җиләк өлгерә.
Урап бу аланны Сылва ага.
Суы көмеш, төбе күренә.
Балыклары йөзә карынында.
Соклана идем, елгам, үзеңә.
Еллар узгач кайттым бу якларга.
Ышанмыйча тордым күземә:
Комлы яр буйларын баскан үлән,
Ошап калган бака күленә.
Аланлыкта чәнечкеле куак,
Шомырт агачлары корыган.
Монда инде үсми җиләк-җимеш,
Бөрлегән юк, беткән карлыган.
Ник кимегән горур Сылва суы?
Нигә качкан аннан балыклар?
Аланга һәм елга суына карап
Ни уйлыйлар икән халыклар?
Хәтеремдә генә калды инде
Сылва суы, Токман аланы.
Элеккечә бай һәм матур итеп
Йөрәгемдә саклыйм аларны.
БИРЧЕ
Сабый чагым үтте авыр елда,
Яшьлегем юк истә калырлык.
Ялварамын, бер Аллаһым, сиңа,
Бир, Ходаем, бирче сабырлык.
Мин сорадым, бирче, Аллам, миңа
Кешеләрдә булган бәхетне.
Сорамадым, бирче миңа, диеп,
Кемнәргәдер тигән тәхетне.
Балаларга бирче озын гомер,
Сәламәтлек бирче аларга.
Үземә инде берни дә сорамыйм,
Гомер көнем калды санарга.
КЫШ
Без йөрегән сукмактан да
Төлке йөргәндер инде,
Төлке йөргән сукмакны да
Карлар күмгәндер инде.
Ап-ак карлар ява күктән,
Җитте кышның уртасы.
Җил сызгыра, буран уйный,
Һич юк кебек туктасы.
АНА ВАСЫЯТЕ
Бала үзе бәлигъ булмый,
Аңламый ана йөрәген.
Әни булгач кына аңлый
Анага ни җитмәгәнен.
Аналарга күп кирәкми,
Җитә бер җылы сүзләре.
Ана гел көтә баласын,
Юлдадыр яшьле күзләре.
Агара ананың чәче
Балаларын уйлый-уйлый.
«Ничек яшәрләр дөньяда?» -
Диеп ана көн дә елый.
Үтте ананың яшьлеге,
Гомере дә үтеп бара,
Балаларым, дия-дия
Бу дөньядан күчеп бара.
Үлгәч, мине искә алмагыз
Усал иде әни диеп.
Авыр чакларда үстердем
Мин сезне яратып, сөеп.
Усал диеп әллә ни кырмадым,
Яуламадым шәһәр, калалар.
Явыз булмадым мин, усал булдым,
Шунсыз булмады шул, балалар.
Усал булсам да, мин гадел булдым.
Гаделлеккә, балалар, ни җитә.
Юаш мин дигәнгә ышанмагыз,
Юашлар бик астыртын кисә.
АЛАН ҺӘМ МИН
Уйларыма батам, тыңлап ятам.
Шаулап тора шәһәр урамы.
Тәрәзәдән карыйм, күренә миңа
Кама суы, чыршы урманы.
Шул якларга барып, кайчагында
Адашасым килә урманда.
Зәңгәр кыңгыраулар җыяр идем
Кама буе яшел аланда.
Юк шул инде, анда бара алмыйм.
Ерак бит ул, ничек барасың.
Картайдың шул инде, әбекәем,
Син бит хәзер бик тиз арыйсың.
Ә күңелем белән һәр җәй саен
Барып кайтам яшел аланга.
Зәңгәр кыңгыраулы чәчәк җыям
Җырлый-җырлый матур аланда.
Күңел бит ул канатланып оча,
Белми бит ул үзенең киртәсен.
Булмый инде очып ул аланга,
Картайдым бит, сабыр итәсең.
КИТЕК КҮҢЕЛ
Алтын алка, көмеш беләзек
Кигәнемне күрдем төшемдә.
Кая инде алтын, көмеш безгә,
Алып булмады шул берсен дә.
Озын чәчләремне тарадым да
Тасма белән чәчемне үрдем.
Кая инде безгә атлас тасма,
Ала алмадым, төшемдә күрдем.
Төшләр күрәм. Картайдым инде,
Хәзер бернәрсә дә кирәкми.
Бер кием дә сөендерми хәзер,
Матур төш күрү дә эләкми.
Төшләрен дә күрү сирәк хәзер,
Йоклап булмый, күңел борчыла.
Картаелды бугай, уйлар башта,
Чыгып булмый уйлар очына.
Нәрсә уйлый инде бу әбекәй?
Тамагы тук, өсте бөтен бит.
Уйлар килә... Уйлама дип булмый,
Күңелнең бер ягы китек бит.
Күңел китек инде. Шул китекне
Нигә булмый икән төзәтеп?
Ул китегем минем – картаюым.
Яшим картаюны күзәтеп.
Картаю ул рәхәт түгел инде:
Тән авырта, башлар әйләнә.
Китеклек тә шуннан килә инде,
Уйларым да шуңа бәйләнә.
Уйлар, уйлар... алып китә мине
Бала чагым, яшьлек таңыма.
Йокы алмый, китек күңелем белән
Агыла уйлар, уйлар агыла...
ЯЗ ҺӘМ МИН
Яз килгәнгә әй сөенә идек,
Гөрләвекләр ага урамнан...
Гөрләвекләр белән агып киткән
Бала чагым, үткән, югалган.
Ни өчендер, яз килсә дә хәзер
Күтәрә алмый инде күңелне.
Гөрләвекләр алып килде мәллә
Картаюны, гомер көземне?
Күңелемдә минем көз сагышы,
Йөрәгемдә кышның салкыны.
Язлар килеп, кояш елмайса да,
Кабынмый шул яшьлек ялкыны.
Салкын кышта ялкынланып янган
Яшьлек үткән... Әйе, үткән шул...
ЧАЛЛЫ ГОСПИТАЛЕНДӘ
Шундый тупас сөйләште баш табиб,
Күңелем тулды, килде елыйсым.
Авырсам да, күңелем тыныч иде,
Калмаган да икән барасым.
Репрессия корбаны кызы мин,
Сугышта да чиктем газапны.
Кызык түгел, диде, кем кызы син
Һәм сугышта ниләр күргәнең.
«Әтиеңнең документын китер:
Кайчан киткән, кайчан акланган?»
Әти үлгәнгә дә илле бер ел.
Документлар кайда сакланган?
Шундый тупас сөйләште баш табиб,
Әйтерсең мин бик зур гаепле.
Бүлмәсеннән куып ук чыгарды,
Кызганмады мин карт гарипне.
Чал башымны сөйрәп чыгып киттем,
Яшь бөртеге килде күземә.
«Кызык түгел синең ни күргәнең...»
Әй гарьләндем шушы сүзенә.
ТУРГАЙЛАР
Ник сайрамый икән соң тургайлар?
Ишетелми тургай тавышы.
Тургай моңнарына салынган бит
Йөрәгемнең әрнү-сагышы.
Менә туган авылым, таудан төшәм.
Тып-тын. Кайда кошлар тавышы?
Киткәннәрме авылым кырын ташлап?
Я төшкәнме Ходай каргышы?
Берничек тә мөмкин түгелмени,
Агуламый ашлык сибәргә?
Тургайларның юк шул телләре,
Үтермәгез безне дияргә.
КАРГА БЕЛӘН САНДУГАЧ
Сандугач кунды да талга,
Моңлы итеп сайрады.
Кара карга бик көнләшеп
Үзенчә каркылдады:
«Кечкенәсең, ә тавышың
Үзеңнән дә зур чыга.
Менә, күп сайрасаң әле
Алып китәр карчыга!..
Минем тавышны кешеләр
Һич матур түгел диләр.
Кар-кар диеп моңлы җырлыйм,
Кадеремне белмиләр».
Шулай инде, һәрбер кош та
Сайрый булдыралганча.
Сандугачка җитмәсәм дә,
Мин дә җырлыйм үземчә.
КАРТЛЫК
Картлык бит ул килә һәркемгә дә,
Яшьлек кайтмый кире йөгереп.
Үткән гомрем, аккан сулар кебек,
Ак томанга калды күмелеп.
Күргәнегез бармы, җәйге иртәдә
Ак томаннар Идел өстендә.
Кояш чыккач алар таралалар,
Гүя чыгы кала күңелдә.
Ә бит чыгы төшә үләннәргә,
Күңелләргә энҗе сипкәндәй.
Кояш чыккач чык суы да кибә,
Яшь гомерләр бик тиз үткәндәй.
Гомер узды, менә картлык килде
Авыру-сагышларга бәйләнеп.
Ни кадәрле әрнеп сагынсаң да,
Яшь гомерләр кайтмый әйләнеп.
Картайдым дип офтанмыймын әле,
Картлык бит ул килә һәркемгә.
Әкрен генә йөреп торабыз бит,
Ябышмыйча әле беркемгә.
Моңаймагыз әле картайдык дип,
Күңел бит яшь, һич тә картаймый.
Яшьләр үсеп килә артыбыздан,
Тормыш дәвам итә, туктамый.
Картайсак та, тырышабыз әле
Дөнья шаукымыннан калмаска.
Картайдык дип нигә кайгырырга,
Яшьләр үсә безгә алмашка.
Бәхет түгелмени балаларның
Сау-сәламәт булып үсүе?
Көннәр имин, еллар тыныч булса,
Шатлык кына гомер үтүе.
ЧАЛЛЫМ МИНЕМ
Авылымның гади баласы мин,
Күңелем минем тулы моң гына.
Минем йөрәгемне аңлагандай
Кама суы ага тын гына.
Әкрен генә сызылып таң атканда
Хуҗи абый уйный кураен.
Көтүлегең, тугайларың белән
Өзелеп сагынам сине, Тураем.
Иртә чыгып киттем авылымнан,
Истәлеккә калды бала чак.
Бервакыт мин ишетеп калдым шуны:
Чаллы бик зур шәһәр булачак.
Без килгәндә шәһәр төзелә иде,
Матур йортлар инде салганнар.
Кама буе, урман һәм тугайлар –
Төзер урынын да тапканнар.
Менә инде сиксән биш ел узган,
Ә син һаман үсә барасың.
Кая барсам, кайда булсам да мин,
Сагынып кайтам Чаллы каласын.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
  • Büleklär
  • Тегермән Ташлары - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4695
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2178
    36.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тегермән Ташлары - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4740
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2145
    35.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Тегермән Ташлары - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 1927
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1150
    42.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    65.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.