🕙 1 minut uku

Театр

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 120
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 97
45.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
  Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
  
  Театр яктылыкка, нурга илтә,
  Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
  
  Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
  Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
  
  Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең -
  Көләрлек булса, булмаса - еларсың.
  
  Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
  Җитеп булмаса, кай җире җитешми?
  
  Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, -
  Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.
  
  Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;
  Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.
  
  Тигез күрә бөтен җанны театр:
  Кирәк - кол бул, кирәксә - император.
  
  Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,
  Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул;
  
  Вә ул дарел-голум, дарел-адептер,
  Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.
  
  Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
  Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,
  
  Ул - алма, мөддәте тулгандаб пешкәч,
  Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.