🕙 1 minut uku

Таян Аллага

Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Süzlärneñ gomumi sanı 94
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 67
56.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
65.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
72.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
  Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
  Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
  
  Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
  Ул — рәхимле: әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!
  
  Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
  Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
  
  Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
  Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
  
  Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
  Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршена
  
  Әй бәһале, эй кадерле, эй гөнаһсыз яшь бала!
  Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.