🕥 32 minut uku

Татарларның Килеп Чыгуы Һәм Алтын Урда - 2

Süzlärneñ gomumi sanı 4137
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1873
29.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
40.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  Кырым ханлыгының Идел буе мәсьәләсенә катышуы бер катгый хаст хәрәкәткә буйсынмады. Шулай ук XVI һәм XVII гасырларда Кырымнан Казан — Әстерхан мәсьәләләрендә катгый сәясәт өмет итү дә юк эш. Кырымның татар булмаган халкы җәнвәз, рум һәм караимнарның тормышы сәүдә вә зирагать белән булса да Кырымның төп әһалисе татарлар һаман да күбрәк күчмә хәят сөрәләр, тамакларын күбрәк сугыш ганимәте белән туйдыралар. Кәфа вә Азак шикелле сәүдә мәркәзләренә күбрәк әсир әйдәп алып килеп кол итеп сатарга тырышалар. Кырымның, Польша һәм Россия белән дипломатия мөнәсәбәтенә даир булган язулары да күбрәк алардан «тиеш», «помин-ка» һәм бүләк, хираҗ сораудан гына гыйбарәт булып кала. Бары тик бәгъзе чакта гына шул нәрсәләр өстенә исламият идеологиясен китереп чыгаралар: ләкин бүләк, хи-раҗ алу белән бу идеологияне яңадан оныталар. Әлха-сыйль, борынгы һуннарның Византия белән, борынгы төрекләрнең Кытай империясе белән булган" дипломатия мөнәсәбәтләрендә нәрсә күрсәк, кырым татарларында да ул заманнардан мең еллар үтүенә карамыйча, шундый ук мөнәсәбәтне күрәбез. Моның сәбәбе та-бигый икътисади хә-ятта булып, һәрбер күчмә халыкта /шуны очратып була. Ләкин Кырым ханлыгы үзенең идеологиясен урыслардан ала торган «бәрчә» (парча), берничә «карын тун», «төлке бүрек», -«сәмур» (соболь), «кырмызы җука» (кызыл сукно) бәрабәренә алмаштырырга никадәр рази булмасын, аны артында төртеп торучы бер гамил бар *. Ул да булса Кырымның сюзерены Госманлы империяседер. Бу империя инде бер катгый сәясәт тәгъкыйб кыла, Сәлим заманыннан башлап үзен исламиятнең хамисе һәм хәлифә итеп күрсәтергә тырыша. Шул буяуга буяп үзенең Идел буе мәсьәләсенә даир сәясәтен тәггъкыйб кыла иде. Төркия-не бер яктан, алда сөйләнгән әсаси икътисади мәнфәгатьләр этсәләр, икенче яктан, Идел буеннан килгән шикаятьләр аны Идел буе эшләренә катышырга ашыктыра иделәр. Мәсәлән, Кырымдагы урыс илчесе Нагой 1563 елда Иван Грозныйга язган хатында: «Төрек патшасына чиркаслар, Әстерхан, нугай һәм Казан кешеләре, Әстерханга солтан гаскәр җибәрсен, без һәммәбез дә аның ягыннан хәрәкәт кылырга әзербез. Әстерхан татарлары бары төрле кешеләрнең килүен генә көтеп торалар һәм /шәһәрне алырга хәзерләр...»**— дип язган иде. Берничә вакыттан соң Нагой Мәскәүгә шулай дип язды: «Кырымга нугайлардан илчеләр килделәр, килешергә теләгәнлекләрен белдерделәр. Әгәр хан Әстерханны һәм Казанны алырга барырга теләсә, нугайларның да бергә барачакларын белдерәләр. Нугай илчеләре белән бергә Кырымга Казан кешесе Коштиелей угълан килде. Ул нугайлар белән Мәскәүдә булганлыгын, анда кыр чирмешләреннән Лаеш һәм Ламбизди белән кү-решкәнлеген, аларның хан Казанга килсен, яисә ханзадәләрне җибәрсен, бөтен чирмеш аларның килүен көткән-лекләрен, әгәр килсәләр, барчасы аның (Кырым ханы) ягына чыгачакларын һәм бергә Казанны алуда хәрәкәт кы-
  
  * Соловьев. 6 т., 5 бүлек, 215 б. :* Шунда ук.
  
  ла башлаячакларын белдерделәр» *, ди. Шул ук Нагой 1565 елларда яңадан шундый хәбәр җибәрде: «Татарлар- . дан ике. казанлы килеп, татарлар һәм чирмешләр Кырым ханына булышырга хәзер икәнлекләрен һәм, сугыш була калса, чирмешләрнең 60 мең кеше бирәчәкләрен белдерделәр»,— диде. Ике елдан соң шул ук илче тагын хәбәр җибәрде: «Яз көне (1567) төрек солтаны ханга фәрман җибәрде. Солтанга Хива һәм Бохарадан сәфирләр килгәннәр, алар аркылы ** Мәккәгә баручылар булганнар. Алар •солтаннан үтенгәннәр: Мәскәү князе мөселман йортларын, Казан һәм Әстерханны алды, мөселманлыкны һәлак итте һәм христианлыкка әйләндерде. Башка бик күп мөселман йортлары белән сугыша: Әстерханга төрле яктан кораб •белән мал килеп тора. Көненә Әстерханда аңар тамга акчасы гына мең алтын килә»***,—диде.
  
  Ләкин Кырымның Төркияне Идел буе эшләренә туры-дан-туры катыштырасы килмәде. Моның сәбәбе исә үзенең истикъляленең бетүеннән куркуыдыр. Әгәр Төркия туры-дан-туры Казан вә Әстерханга баш булса, ул чакта Кырым уртада калып, Төркиянең бер вилаятенә әйләнеп китәчәк, төрек аристократиясенең роле, аның икътисади мәнфәгате тапталачак, алар урынына төрек чиновнигы команданы — пашасы, вәлие баш булачак, шуның аркасында Кырымның болай да бетә язган ярым истикълялия-те бетәчәк иде. Шуның өчен дә Мәскәүне һаман госманлы белән куркытучы хәйләкәр Дәүләтгәрәй, әгәр Төркия ши-малдә хәрәкәт кыла башласа, «Кырым дәхи илемездә калмаз!» **** дигән имеш. Шулай булса да Россиянең Әстерхан өчен көрәше заманнарында 13; Кырым ханының бу ханлыкны яклап җибәргән гаскәре эчендә «янычар» гаскәре вә госманлы тупчылары булганы мәгълүм булуы - шикелле мәсьәләләр, Кырымның үз мәнфәгатенә туры килгән чакларда госманлы кылычы белән файдалануын күрсәтәләр.
  
  Ниһаять, Госманлы империясенең Идел буе мәсьләсенә катгый керешүе XVI гасырның 60 нчы елларында булды. Кырымдагы Мәскәү сәфире Нагой 1563 елның ноябрендә Иван Грозныйга язган хатында шулай сөйләде: «Төрек ханкире» (солтаны) Дәүләтгәрәйгә махсус чуаш күндереп, язга азык хәзерләргә, атларны туйдырып куярга һәм яз көне Әстерханга китәргә кушты.
  
  * Соловьев. 1 т., 216—217 б.
  
  Шул заманнан бераз гына соң Казан өлкәсендә бик зур чирмеш кузгалышы булганлыгы мәгълүм. ** Ягъни Төркия аркылы. *** 6 т., 219 б. **** Смирнов. История Крымского ханства, 433 б.
  
  Солтан хан белән бергә үзенең угылларын һәм янычар гаскәрен җибәрәчәген белдереп, туплар төятер өчен мең данә арба хәзерләргә кушты. Шуннан соңында гаскәрне һәм тупларны төяп Дон елгасы белән Пилогюль * елгасына кадәр, аннан тупларны, арбаларны вак көймәләргә төяп Җәрәяча елгасына кадәр, әмма Җәрәяча елгасы белән Идел елгасына кадәр, аннан Әстерханга барачакларын белдерде» диде. Шул ук Нагойньщ хәбәренә бинаән, Дәүләтгәрәй исә бу эшне кирегә сөреп, гаскәр җибәрмәскә димләп солтанга шулай язган имеш: «Әгәр син Әстерханны олуг князь кулыннан алсаң, барыбер аны кулыңда тота алмассың, тагы олуг князь кире алыр. Бары тик кеше генә тәләф кылып калырсың,» — дигән имеш. Хан үзе дә шул ук вакытта Иванга махсус кеше җибәреп, солтанның Әстерханга таба барасы килгәнен, Дон белән Иделнең якын килгән урынында бер шәһәр салырга, Иделнең шул Донга якын урынында икенче шәһәр салып, Әстерханны алып, аның янында яңа шәһәр салырга теләгәнен, әмма ханның Төркия солтанын бу эштән кире сөрергә тырышуын язды. Иван да Дәүләт Гәрәйгә күп бүләкләр җибәрде. Кырым тагы шул бүләкләр өчен сатулаша башлады. Ниһаять, андый бүләкләрне Польша күбрәк биргәч, Дәүләт Гәрәй Мәскәүнең дошманы белән берләшеп, Рязань тирәләренә һөҗүм итеп, бик күп әсир алып кайтты. Шул ук вакытта хан Мәскәүдән яңадан Казан вә Әстерханны кире кайтарып бирүен һәм Иваннан угълы Гаделгәрәйне Казанга хан итеп куюын таләп кыла башлады. Әмма илче Нагой бу эшнең мөмкин түгел икәнлеген исбат кылып, алда сөйләнгән Мәскәүдән бирелгән тәгълиматта әйтелгән дәлилләрне китерә башлады:
  
  «Как тому статься? В Казани, в городе и на посаде и по селам государь наш поставил церкви, навел русских людей, села и волости раздавал детям боярским в поместья,. а больших и средних казанских людей — татар всех вы-вел, подавал им в поместья села и волости в московских городах, а иным в новгородских и псковских; да в Казан-ской земле государь поставил семь городов...» **.
  
  Шул ук Казан һәм Әстерханны таләп кылып килүче Кырым илчеләренә Мәскәү хөкүмәте бу эшнең ахыры яхшы булмаячагын белдерде. Шушы вакыйгадан соң хан күп гаскәр белән 1565 елда Россия чикләренә һөҗүм кылды. Ләкин Мәскәүдән зур һәм көчле гаскәр килгәнен белеп, кире Кырымга кайтып китте.
  
  **Иловля елгасы булырга мөмкин. (Ред.) Смирнов. История Крымского ханства, 216 б.
  
  Шуннан соң хан яңадан Мәскәүгә илчеләр җибәреп, Казан вә Әстерханны һәм бик күп бүләкләр бирүне таләп кылды, ләкин Мәскәү хөкүмәте моңарга тәхкыйранә җавап кайтарды. Шул вакытта Кырым хөкүмәте Казан вә Әстерхан мәсьәләсендә җитди уйлый башлады. Кырымның гаскәри сыйныфлары да Казанга Гадел Гәрәйне хан итеп куярга булышачакларын белдерделәр. Бу хакта илче Нагой Мәскәүгә шулай хәбәр бирде: «Ханзадәләрдә киңәш мәҗлесе булды; ханзадәләр, Карачилар, бәкләр, морзалар һәм бүтән ил вәкилләре җыелып киңәштеләр, король (Польша) белән килешергә карар иттеләр. Соңра хан янына киттеләр дә: король белән килеш, әмма син падишаһ белән (Иван Грозный морад) килешмә, ул (Иван) мөселман йортын һәм немецларны (Ливония морад) алды... Ул хәзер сиңа бүләкләр җибәргән була; аның мо-рады синнән корольне кыйнаттыру, аны җиңгәч сиңа да нәүбәт җитә; ул башта казанлыларга да туннар биреп торды, ләкин син ул туннарга кызыкма: шуннан соң ул Казанның үзен алды, диделәр» *— ди. Шуның соңыннан хан Нагойны' чакырып алып, Мәскәү белән килешмәячәген белдереп, үпкәләрен сөйләгән соңыннан: «Миңа аның белән (Иван белән) килешергә ярамый, ул ике мөселман йорты булган Казан һәм Әстерханны алды. Хәзер Терек (Кавказда) елгасы буенда кала сала һәм безнең белән күрше булырга тели»,— дип Мәскәүнең Кырымны алырга омтылачагы ихтималын белдерде.
  
  Бу хәбәр Мәскәүгә килгәч, царь, боярлар белән киңәшкәннән соң, шулай җавап бирергә булды: Казан вә Әстерханны бирмәскә... Әгәр бик тели икән, хан угълын җибәрсен, аңарга Шаһгалинең кызын бирәм һәм Касимга хан итәм» дип. Бу җавап Кырымга ирешкәч, хан илчегә шулай җавап бирергә кушты:
  
  — Мин патшагыздан Казан вә Әстерханны сорадым, ул миңа аларны бирми һәм Касимга хан итеп ханзадәмне чакыра. Миңа ул кирәкми; әле минем улымны туйдырырга хәлемнән килә: әгәр Казан вә Әстерханны миңа бирми икән, бар да бер аны төрек солтаны алыр».
  
  Вакыйгән, Төркия инде 1567 елда бу мәсьәләгә чынлап әһәмият бирә башлады; Кырым ханына фәрман җибәреп, бу яз көне угылларың белән Әстерхан өстенә йөр; минсина Кырымгәрәй атлы ханзадәне җибәрдем, шуны Әстерхан тәхетенә утырт,— диде; шушы ук вакытта илче Нагойга хан әйтте:
  
  * Смирнов. История Крымского ханства, 218 б.
  
  «Сезнең патшагызның мөселман йортларын алганлыгы өчен бөтен мөселман дәүләтләре аңар каршы күтәреләләр»,— диде. Хан Төркиянең Идел буе эшләренә катышуыннан курыкты; шуның өчен бу ел җәй Әстерханга барып булмаганын, сусыз урыннар күп булганлыгын, кыш җиткәч Әстерхан тирәсенең суык булганлыгын, төрек гаскәренең салкынга чыдый алмаячакларын, шуның белән бергә Кырымда яман ачлык хөкем сөреп, запас алып булмаячагын белдерде. Яз көне угыллары белән бергә үзенең Әстерханга сәфәр кылуы мәгъкульрәк булуын, Әстерханны ала алмаган тәкъдирдә дә иске шәһәр ягында Кырым ягында шәһәр салырбыз, дип язды. Шуның өстенә дә хан Төркияне шулай куркытты.
  
  — Миңа җибәрелгән хәбәрләргә караганда, урыс патшасы Әстерханга 60 мең гаскәр җибәрә икән, әгәр бергә барып та аны ала алмасак, синең өчен хурлык булыр, әгәр инде Мәскәү белән сугышасың килә икән, минем белән бергә Мәскәү патшасының чикләренә һөҗүм кыл; гәрчә шәһәрләр ала алмасак та һич булмаганда җирләрен талап, хафа салырбыз...— дип мал талау, әсир алып кайту шикелле үзенә икътисади файдалырак бер тәкъдим ясады. Кырым ханы үз тарафыннан Мәскәүгә илче күндереп, Казан вә Әстерханны яхшылык белән бирүне таләп кылып, «без төрек гаскәренең [безнең йортымызга] юл салуларын теләмәдек, шуның өчен (төрекне катыштырмый гына бетерү хакында) сезгә әйтергә җибәрдек», — диде. Иван Грозный исә тагы рәд җавабы бирде.
  
  Бу мәсьәләдә коры дипломатия язышуларына 1560 елда хитам бирелде. 17 меңлек госманлы төрек армиясе Кырымдагы Кафа [шәһәренә килеп тимер салды. Бу гаскәрнең команданы Кафа] пашасы (губернаторы) чиркас Касим Паша булып, ул Донга таба хәрәкәт кылырга тиеш иде. Аннан соң Касим Идел белән Донның бер-берсенә иң якын килгән җиренә җитеп, анда кала салып, ике елганы бергә кушу белән мәшгуль булырга тиеш иде. Дөресен әйткәндә бу ляихә алдан ук хәзерләнеп килде. Солтан икенче Сәлимнең (1556—1574) вәзире Җәлил Мөхәммәт паша солтанга Иранның артына төшү өчен Дон белән Иделне бергә кушып, Истамбулдан Каспийга кадәр су юлын ачарга кирәклеген сөйләп ышандырды. Шушы эш өчен башлык итеп дәфтәрдар (канцлер) чиркас Касим бай тәгаен кылынды. Бу кеше мәсьәләне алдан тикшереп, Төркия хөкүмәтенә ифрат читен булса да, мөмкин икәнен белдерде *. Шулай итеп эш башланды. Кырым хөкүмәте дә 20 мең гаскәр хәзерләп чыкты. Гаскәрләрне көймәгә төяп, Азак шәһәреннән кузгалып, Дон елгасы белән менеп киттеләр.
  
  Августның яртысында Донның Иделгә якын җиренә җиттеләр. Ике елганы бер-берсе белән кушарга теләп канал казый башладылар. Ләкин бу эш мөмкин булмаганга, Касим гаскәрен көймәләрдән төшереп, көймәләрне коры җирдән тартып алып китәргә кушты.
  
  Кырым ханы Дәүләт Гәрәйнең бу эшкә разый булмаганын һәм Төркияне эшкә катыштырасы килмәгәнен алдан ук сөйләгән идек. Шуның өчен татарлар терек армиясе эченә төрле куркынычлы хәбәрләр сөйләп агитация ясый башладылар. Бер яктан, шундый хәбәр тараттылар: Әстерхан вилаятендә җәй көне шәфәкъ батмый, кыш көне бер дә кояш чыкмый, ул «диярзолмат»; димәк, бер туктамый, бер намаз кылып барырга кирәк; ул җир өчен сугышуда файда юк. Икенче яктан, әгәр Идел белән Донны бергә кушсаң... бер диңгезгә әйләнәчәк тә, Кара диңгез тагы да дулкынлы булып, Азак диңгезендә бары сайда йөри торган көймәләр генә йөри алганга, анда йөрүе куркыныч булачак. Ниһаять, янә бер дәлил табылды: әгәр ике елга бергә кушылсалар, шул елга буенча «кәфирләр»... мөстәкыйль илләреннән килеп Кара диңгез буйларына һөҗүм итеп торачаклар.
  
  Шушы агитациядән соң төрек гаскәре арасында нәра-зыйлык күбәйде. Шул вакытта Әстерхан татарларыннан илчеләр килеп, көймәләрне коры җир буенча тартып азапланмыйча тизрәк килеп, Әстерханны Мәскәү кулыннан алырга кирәклеген сөйләделәр **.
  
  Сентябрьдә төрек гаскәре Әстерханга якынлашкач, Касим иске шәһәр урынында кала салып, Дәүләт Гәрәйне Кырымга кайтарып җибәреп, үзе госманлы гаскәре белән шунда кышларга уйлады. Төрек гаскәребез дә Дәүләт Гәрәй белән кайтабыз, безнең ачлыктан үләсебез килми, дип фетнә чыгарды. Шушы вакыйгадан соң икенче төндә Россиядән зур гаскәр килеп җиткәнлеген һәм Төркия ягына чыкканлыкларын белдерделәр. Моны ишеткән Касим паша яңа гына ясаган агач ныгытмаларны ягып, хан белән бергә Әстерханнан армиясе белән качты. Юлда терек хөкүмәтеннән шунда кышларга әмер килсә дә кайтуда дәвам кылдылар.
  
  * Смирнов. История Крымского ханства, 432 б. ** Соловьев. 5 т., 220 б.
  
  Дәүләт Гәрәй исә Төркияне Идел буе кешеләренә катыштырмасын өчен, юлсыз җирләрдән, Кавказ кырыеннан ерак юлдан алып китте. Димәк, Дәүләт Гәрәй үзенең Максудына иреште, бу хакта ул Мәскәүгә илче җибәреп, Мәскәүне Төркия һөҗүменнән коткарганлыгын белдереп, шуңарга компенсация (бәдәл) итеп, Казан һәм Әстерханны сорады, бүләкләр таләп кылды. Ләкин Иван хөкүмәте бу шәһәрләр мәсьәләсен тагы рәд итте, Мәскәү-дә янгын булганлыктан, күп итеп бүләкләр дә җибәрә ал-маганлыгын белдерде.
  
  Мәскәүнең хәле бу чакта бик авыр иде: бер яктан Ли-вония белән сугыш барганга Балтик буенда гаскәр тотарга мәҗбүр булса 13, Кырым һөҗүменнән саклау өчен Ока елгасы буенда зур көч асрый. Төркиядән куркып Әстерханда да куәтле гарнизон тотарга мәҗбүр иде. Төркиянең Әстерханга һөҗүме исә бөтен Идел буе татарларын Россиягә каршы аякландырасы булганлыктан, бу эш бик әһәмиятле иде. Шуның өчен хөкүмәт Кырымның сораган бүләкләрен җибәрергә разый булуы белән бергә, Төркиягә дә илче җибәрде. Илченең Вазыйфасы итеп татар-мөсел-маннарның кысылмаганлыклары турында Төркия хөкүмәтен икънаг итәргә тырышу куелды. Истамбулга барган илче Васильевка бирелгән тәгълиматта Иван III и һәм Василийлар 15 һәм Грозный заманындагы Мәскәү вә Казан мөнәсәбәтен сөйләп бөтен гаепне татарлар өстенә ташлаган соңында шулай әйтергә кушкан иде:
  
  — Государь наш за такие неправды ходил на них ратью и за такие их неправды Бог над ними так и учинил. А которых Казанские люди государю нашему правдою слу-жили, те и теперь в Государьском жалованьи по своим местам живут, а вот веры государь не рушит, вот теперь государь наш посадил в Касимове городке царевича Саин-Булата, мизгеть (мәчетләр) и кашени (кяшанеләр) велел устроить, как ведется в бусурманском законе, и не в чем у него воли государь не отнял; а если бы государь наш бу-сурманский закон разорял, то не велел бы среди своей земли в бусурманском законе устраивать *.
  
  Солтан илчедән Әстерхан юлын ачуны һәм аның аркылы теләгән кешене җибәрүне Кабардада сала башлаган каланы ватуны таләп кылды. Соңра Иван Грозный Истамбулга илче җибәреп, Әстерхан юлын ачканын һәм теге Кабардадагы Терек елгасы буендагы каланы ватарга боерганын, әгәр инде Әстерхандагы мөселман зияратын вату,
  
  *Соловьев. 222—223 б.
  
  мәетләрне талау мәсьәләсен китереп чыгарсалар, ул эшләр царьның әмереннән башка, казаклар һәм бояр куллары тарафыннан эшләнделәр, дип әйтергә кушты; Төркия белән дуслашып, аның дошманнары Польша, Рум императоры һәм чех короленә каршы бергә сугышачагын белдерергә кушты. Ләкин Төркия хөкүмәте һаман да Әстерхан һәм Казанны кире кайтарып бирүне, хәтта бөтенләй царьның Төркиягә табигъ булуын таләп кылды.
  
  1570 ел Мәскәү өчен бик куркынычта үтте. Яз көне 120 меңлек Кырым гаскәре Россиянең җәнүбеннән һөҗүм итте. Майның 24 ендә Мәскәү янына җитеп андагы бөтен бистәләрне яктылар, ләкин Кремльне ала алмадылар. Шушы вакыйга Дәүләт Гәрәйнең Кырымда авторитетын арттырып «тәхет алган» дигән ләкабне бирде*. Бәгъзе хәбәрләргә күрә, бу вакыйгада Кырым ханы әсир алып кайтып китте. Иван Грозный Мәскәүдән читкә качкан иде, Дәүләт Гәрәй аңарга шундый хат язып калдырды:
  
  «Ягам, бөтен Россияне яндырам: барысы Казан һәм Әстерхан өчен, алланың олуглыгына таянып, бөтен дөньяның байлыгына исем китми. Мин синең өстеңә килдем, калаңны яктым, синең башыңнан таҗыңны алырга теләгән идем, ләкин син килмәдең һәм безнең каршымызга сугышырга чыкмадың, әмма үзең Мәскәү патшасы дигән булып мактанган буласың! Әгәр синдә оят һәм горур булса иде, безгә каршы сугышыр идең, әгәр безнең белән чын ихластан дус буласың килсә, безнең йортыбыз Әстерхан һәм Казанны бир; мин хәзер синең йортыңның юлын өйрәндем, белдем!»
  
  Димәк, Иван бу вакыйганың тагын тәкрар ителәчәген сизә һәм Төркиядән дә курка иде. Шуның өчен ул әүвәлге ноктасыннан чигеп, Дәүләтгәрәйгә язган хатында шулай ди:
  
  — Әгәр син Казан һәм Әстерхан өчен ачулансаң, без сиңа Әстерханны бирергә хәзер, ләкин бу эшне тизләтеп эшләп булмый...
  
  Шул ук чакта Мәскәү хөкүмәте Кырымдагы илчесе Нагойга язып, Әстерханны татарларга биргәндә кырымлыларның анда патша итеп кемне куячакларын белергәбоерып:
  
  — Әстерханга ханның үз угълын куеп, Касимдагы шикелле хан янында безнең боярыбызны булындырырга ярамасмы? ** Әстерханда да безнең кешеләрне көчләү булмасын
  
  * Кәлибен ханән, Хәлимгәрәй, 21 сәхифә.
  
  ** Касимда бу «боярин голова» дип атала булган. Бу кеше билфигыль Касим өлкәсенең, хуҗасы булган, Мисырдагы Хидья янындагы инглиз комиссары күк иде һәм безнең дәүләтебезгә юл да ачык булсын иде, безнең исемнән ханның угълын Әстерханда хан итәргә мөмкин булмас микән?
  
  Әстерхан хакындагы тәкъдимгә каршы хан Мәскәүгә шулай җавап бирде:
  
  — Әстерханны биреп тә Казанньп бирмәвең безгә ошамый: бер үк елганың башы синдә булып, ахыры миндә булсынмыни?
  
  Шуның белән бергә тамгыкяр башка ханнар .шикелле гадәт буенча, бик күп бүләкләр сорады. Ләкин аннан соң Иван аңар шул мәфһүмдә җавап бирде:
  
  — Сугыш хакында язасың да язуын, кылыч ул вакытлы гына яхшы чаба, әгәр күп чаба башласаң, үтмәсләнә, хәтта кайчакта йөзе бөтенләй ватылып төшә. Казан — Әстерхан мәсьәләсендә сөйләшергә кирәк. Ул тиз генә эшләп була торган нәрсә түгел, шулай ук күп мал да җибәреп булмый, әле генә хан үзе илне талап китте, без фәкыйрьләнеп калдык...
  
  Шуның өстенә Кырым ханнарының малга бик хирыслыкларын белепме Нагойга:
  
  — Әгәр кырымлылар (аристократия) Казан — Әстерхан мәсьәләсен оныта торган булсалар, сораганнарын бирергә дә яраганлыгын аңлатты.
  
  Дәүләт Гәрәй 1572 елда 120 мең гаскәр белән Мәскәү чикләренә басып килде. Ләкин бу юлы Мәскәү хөкүмәте хәзерләнеп көтеп алып, татар гаскәре каты каршылык күреп кайтып китте. Шушы вакыйга Дәүләт Гәрәйне вә ул таянган аристократияне йомшатты. Хәзер ул Россиянең кулында болай да калалар булганлыгын белдереп, Мәскәү хөкүмәтен канәгатьсезлектә гаепләп: — Казан вә Әстерханны бирмәсә бирмәсен, ичмасам Әстерханны гына бирсен, миңа терек солтаны алдында хурлык! — дип язып, Иван шуны үтәсә, гомеренә Мәскәү белән сугыш ясамаячагын вәгъдә итте. Ләкин Иван да бу галәбәсеннән соң башка төрле сөйләшә башлап, Дәүләт Гәрәйгә язган хатларында аны хурлый башлады.
  
  Озакламый 1572 елда Дәүләтгәрәй үлеп китте. Төрек солтаны Сәлим икенче дә ике елдан үлде. Инде Төркия империясенең куәте кими башлаган заман иде. Сәлим үлгәч бу көчсезлек тагы да арта башлады. Кырым тәхетенә утырган симез Мөхәммәтгәрәй (1577—1584) чери башлаган чыңгызиларның 16 актык дәүләтләренең иң черек бер организмы иде. Ул хәтта атка да атлана алмый, бары арбага алты ат җигеп кенә сугышка йөридер иде.
  
  Башка җирләрдәге муаффәкыятьсез сугышлар белән XVII гасырның башында «смута» дип аталган ихтиляль бик аз вакытта Мәскәүдәге хөкүмәтнең тиз-тиз алмашып торуы шикелле нәрсәләр вакытлы гына булса да Идел буе мәсьәләсен оныттырдылар.
  
  Теркиннең зәгыйфьләнүе, аның тәҗавези сәясәтенең үзен саклау сәясәтенә әверелүе дә Идел буе мәсьәләсен икенче, өченче сафка күчерде. Кырым да бу чакта әле Теркин белән, әле хөдүдтә көчәеп килә торган казаклар брлән маташып, Дәүләт Гәрәй заманындагы шикелле катгый сәясәт тәгкыйп итә алмады. Ләкин тәртипсез вә гайре мәшгуль, чери башлаган Госманлы империясе дә Идел буена аз әһәмият бирә башлаган иде. Шуның өчен Иван Грозныйның соңгы көннәрен күрсәткән мәнбәгъләрдә бу мәсьәлә бер дә очрамый.
  
  Бу дәвердә һәм царь Федор 17 заманында Идел буйларына ныгытмалар салына башлады. Бу эшнең нәтиҗәсен бик соң аңлаган, моңарчы Мәскәүгә садыйк булып килгән нугайлар да Теркиягә мөрәҗәгать кыла башладылар. Ул замандагы нугай башлыгы Урыс мирза, Төркиягә хат язып, казакларның кысуларын белдереп Әстерханга гаскәр җибәрүне үтенде, ләкин Теркия моны эшли алмады; Иран вә Европа белән сугышлары комачаулык иттеләр. Ниһаять, нугай мирзасы Урыс Мәскәү ягына чыкты һәм төрек хөкумәтенә.
  
  Шулай булса да бәгъзе нугайлар Кырым һәм Төркиягә илче җибәреп, рус түрәләреннән зарланып, үз кул астыгызга алыгыз, дип тордылар.
  
  Россиядә мөдһиш Иван үлеп, зәгыйфь Федор тәхеткә утыргач та, Россиядән куркып торды. 1589 елда Истам-булга бик тарелка тотып сөйләшер өчен илче җибәрелеп шуңарга бирелгән тәгълиматта: «Россиядә мөхәммәдилек-кә бер дә кысынкылык юк, Касим ханлыгында мәчетләр бар һәм анда Мостафагали дигән кеше хан булып тора,— диергә кушылды. Ләкин бу заманда Төркия кулында булган Кара диңгезнең кырыйларына рус казакларының һөҗүм кыла башлаулары дипломатия мөнәсәбәтләрендә мәүзыйгъ бәхет булып китеп, Казан — Әстерхан мәсьәләсе икенче урын тота башлады.
  
  — Миңа һәм башка нугай мирзаларына силтап үщү0^0 мәсен, без Мәскәү князе ихтыярына бирелдек: Әстерхан, Идел, Җаек кемнеке булса, нугай урдасы да шуныкы-мөгайян бер сәясәт буенча Кырым татарлары фиркаләре смута заманында Идел буена килеп, талап, яндырып йөр-гәләделәр.
  
  Шуның өстенә дә ялган Дмитрийның Маринкадан 18 туган угълын Россия тәхетенә китерү өчен Заруцкийның 19 да Кырымны Россия өстенә өстерү юлын тотып Кырым ханы Җайбикне чакырганлыгы мәгълүм*. Тушин карагы дип мәшһүр, үзен Иван Грозныйның угълы дип йөрүче кеше Мәскәү янында җиңелгәч, янә Шәрекъка таянып эш кылу юлына төшкән иде, шуның өчен дә ул:
  
  — Миңа хәзер бары өмидне төрекләргә һәм татарларга гына багъларга калды! — дип әйткән имеш**. Вакыйгаң инде аның тарафдарлары Әстерханга җыелып, Әстерханны Россиядән аерып, Мәскәүдән мөстәкыйль бер хөкүмәт ясамак телиләр иде. Монда эш күргән ихтиляльчы Заруцкий Иран белән дә мөнәсәбәткә керде. Казанда исә, шул ук Шәрекъка таянып, Идел буен Мәскәүдән аеру эшен смута заманында Шульгин дигән кеше эшләмәкче булды. Бу ике кешенең дә фикерләре гайре руска таянып, Иранга ышыкланып Урта вә Түбән Идел буен Россиядән аеру иде ***. Димәк, XVII гасырда Идел буе мәсьәләсенә яңа бер гамил — Иран катышкан иде.
  
  1613 елда Мәскәүгә Романов сәляләсе патша булгач та, Кырымның Идел буена катышы бетмәде: Кырым һаман әле әгәр «мөяссәр улырса» «фәтех» итәргә уйлый иде. 1613 елда Мәскәү хөкүмәте борынгы гадәт буенча яңа патшаның тәхеткә менүе хакында хәбәр итәргә һәм Кырым ханына вә мирзаларына бүләкләр илтергә Амвросий Лоды-женский дигән кешене башлык итеп илче һәйәте күндерде. Бу илченең төп максаты Әстерханда әле һаман да дәвам итеп килгән, Заруцкийның Маринка угълын тәхеткә китерүгә һәм Шәрекъка таянып Идел буенда аерым хөкүмәт ясауга Кырымны катыштырмаска тырышу иде, әгәр Кырым хөкүмәте Кырым вә Әстерханны бирүне шарт итсә, шулай әйтергә кушкан иде:
  
  — Борынгыдан бирле Казан һәм Әстерхан рус царьла-рыныкы һәм ул өлкәләр Мәскәү дәүләте белән бергә һәм дуслыкта; безнең патшабыз Михаил Федоровичка бу җирләрдә торучы руслар крест үптеләр, әмма мөселман шәригатендәге кешеләр һәр төрлесе шерт (ант) иттеләр...
  
  * Посольство Лодыжинского в Крым 1613 году, Сергеев (Изв. Тав. Арх. Ком., № 5, 1913), 13 б.
  
  ** Загоскин. Казанский край в смутное время, 186 б.
  
  *** Загоскин. Казанский край в смутное время, 237 б.
  Әгәр инде:
  
  Казан һәм Әстерхан борынгыдан бирле мәңгелек мөселман патшалыклары иде, әмма хәзер сезнең патшагыз кулында, сез аларны кайтарып бирегез * дисәләр, тәгълиматта шулай җавап бирергә кушылган иде:
  
  Монда күрелә ки, Кырым дәүләте XVII гасырның башында да Идел буе мәсьәләсен онытмаган, һаман да Мәс-кәүнең зәгыйфь чагында моны мәүзыйгъ бәхәс һәм Россиягә бәйләнү өчен бер сәбәп итеп тоткан. Безнең кулда бу хакта Михаил Романов заманындагы вакыйгаларга даир мәнбәгъ булмаса да, Алексей Романов дәверендәге мөнәсәбәткә даир шундый материал бар:
  
  Алексей заманында Кырым ханлыгы яңа бер сәяси кризисны үткәрә башлады. Кырымның иске дусты «Ләһ короле» (Польша — Литва короле) белән Мәскәү сугыша башлап, аны берничә мәртәбә җиңде; әүвәлдә Польша кулында булган казаклар да Польшага каршы баш күтәрделәр, икенче яктан, болар Кырым җирләренә һөҗүм кыла һәм Запорожец казаклары исә Кара диңгез буенда иркенлеп талап йөри башладылар. Шул ук заманда казакларда Россиягә кушылу омтылуы туды. Шуның нәтиҗәсендә Кырым белән Россиянең арасы тагын бозылды, Кырым Россия хө-дүдләренә һөҗүм кыла башлады.
  
  Менә шушы чакта Кырымның үзенең һөҗүмен аклар өчен XVI гасырдагы шикелле Казан вә Әстерхан мәсьәләсенә тотынганын күрәбез. Моны күрсәтүче мәнбәгъләр-нең берсе Кырым ханы Мөхәммәт Гәрәйнең (1610—1622) карт һәм хәйләкәр дипломат вәзире Сәфәргазыйның
  
  * Бәхәрфи тәрҗемә кылынды. ** Сергеев. Посольство, 36, 37, 38 б.
  
  Алексей Романовка язган хатыдыр. Бу язу Мәскәү хөкүмәтенең ни өчен безнең гаскәребезне кырдыгыз, дип язган нотасына җавап хаты. Бу хатта сүз арасында Сәфәр-газыйның Идел буе мәсьәләсенә даир шундый сүзләре бар:
  
  — Гаскәрегез ни сәбәптән кырылдыдыр булсаңыз, йөз ел вардыр Казан, Әстерхан баба вә дәдәләрегездән бире сезнең илейездәдер, бу замангача анда булган мөселманга кыен булган юк ирде, падшаһңыз баба вә дәдәсеннән гакыллы булып мәсҗед вә мәдрәсәләрен якды, тәңре тәгаләнең каләмен атәша якдыңыз, ул сәбәпле гаскәрегез кы-рылмыштыр вә икенче һәр ел сезүк алтмыш-етмеш тутсак-күз (әсир) җылуга күндерәләр арканча бәйлиләр ирде, сездә бер ишә тутсак төшсә җылуга вә бер мәен кыен каты кыйнау белән христиан итәсез, аның белә христиан күп булмастыр, бездә дә христиан күпдер, көч белән мөселман итмибез, көч вә кыен берлә христиан итмәк вә мөселман итмәк лаек түгелдер. Сездән тутсаккүз бу сәбәпле кырыл-мыштыр. Бездән тутсак төшсә бирмәйдер, христиан итәдер, диеп язганнар. Хан Кирмән (Касим) солтанын сәясәт итеп, көч белән христиан итеп мондай ошаусыз эш итәдер дип мондай сүз әйткәннәрдер.
  
  XVII гасырда Мәскәүнең дошманы Польша белән Кырым союзда баралар. Шул иттифакның бер мотивы итеп тә кырымлылар Казан вә Әстерхан мәсьәләсен алалар. Мәсәлән, Мөхәммәт Гәрәй хан Сәламәт Гәрәй углы ханның 1055 (1655) елда (Ләх короле) Ян Казимиргә язган ярлыгында шул ук нәрсәне очратабыз:
  
  Сездән соңра киләчәк корольләр дәхи бу нинең үзәрендә дуслык, кардәшлек идәчәкләренә вә Москва үзәринә гаскәр чигеп хак тәгалә хәзрәтләре ләтыйф вә ихсан идеп һәр нә заман фәтхи насип улдыкта Әстерхан вә Казан вә төрек-туар вә һәр нә кадәр мөселман вилаятьләре вә татар, нугай халкы вар исә, сез кардәшемезлә бәкләре ка-рышмыеб безем улачагына... дип Мәскәү чикләреннән «ләх короленә» гареб, әмма Кырымга Идел, шәрекъ Россия вилаятьләрен алу хакында шарт ясала. Моннан соң Сәламәтгәрәй угълы Исламгәрәй (1644—1654) хан заманында Кырым ханы Польша канцлерына язып, тагы да югарыда сөйләгән мәсьәләне ачыграк итеп бәян кыла:
  
  — Бу кыш үткәнендә килүегезне күреп инша алла яздан ук бу тарафтан без вә ул яктан сез поход ясасагыз, бер сүздә (союз ясап) булып каршы барырбыз. Алла тәгалә кулында: кальга һәм дәүләт керсә хөрмәткә ия булырсыз. "Икебез дә бу дәрәҗәгә йөз ел ирешкәнебез юк иде. Әстерхан һәм Казанны алу сезнең галиҗәнаб корольга лаеклы эш булыр. Шуңа күрә гайрәт күрсәтерсез. Бу форсат бер кулда да булганы юк һәм сез шул уңышның иясе булырсыз.
  
  Бу XVII гасырда инде Төркиянең империализм гасрә-те шактый сүнгән булса да, ул әле Идел буе мәсьәләсен бөтенләй онытып бетермәде. Мәсәлән, безгә мәгълүм бер мәнбәгъдә шундый бер вакыйганы очратырга мөмкин:
  
  1682 елда Төркиягә Мәскәүдән илче килә. Садыре Әгъзам белән сөйләшеп утырган чакта Кытай хакында сүз булып, шул арада вәзир сүзне башкага борып: «Алатырь татарлары белән Казанныкылар бер үк халыкмы?» — дип сорый. Рус дипломаты хәзер сүзнең кай якка барганын сизеп алып:
  
  — Казанских и Астраханских татар осталось немного, излюбили православную веру и многе крестились, такде в Алаторе татар немного, да и городок этот маленький и не-значительный!
  
  Шуның соңында илче дә вәзирдән үзе сорый:
  
  — Мине гаҗәпләндерә: кайдан сезгә бу кечек шәһәрнең татарлары мәгълүм?
  
  Вәзир исә:
  
  — Ишеткәнем бар иде! — дип җавап бирә.
  
  Әмма илче шушы вакыйганы язганда, мин аны беләдер идем, юри сорадым ди дә, шушы сүзләрне гыйлавә кыла:
  
  — Алаторские татары перед тем были в Царьграде (Истамбул) с челобитьем, что-бы им из под державы цар-ского величества свободными быти .
  
  Димәк, XVII гасырның тамырында Идел буе мәсьәләсен Төркияне ишгал-ь итә һәмг аның татарларының бәгъзе сыйныфлары да Төркиягә искечә шикаять кылуда дәвам кылалар. Ләкин Кырым да Төркия дә тәҗавези сәясәт йөртерлек көчне югалтканнар иде.
  
  
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.