Latin

Татар Китабын Ни Көтә?

Süzlärneñ gomumi sanı 588
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 425
42.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Бер милләт икенчесеннән иң беренче чиратта гореф-гадәтләре һәм мәдәнияты белән аерылып тора. Мәдәниятнең нигезе исә – тел. Телне китап саклый, чөнки китап телнең архивы булып тора. Гомумән, тел, белем, мәдәният нигезләре китапларда туплана. Димәк, шушы фикер чылбырыннан күренгәнчә, милләт тарих чоңгылында югалмасын өчен милли телдә китап чыгару мөһим. 1990 нчы еллардагы милли күтәрелеш нәтиҗәсендә телебез вакытлыча үсеш алды. Балалар өчен язылган китапларга кытлык туды. Кызганыч ки, балалар өчен язучы авторлар бик аз, бармак белән генә санарлык. Кем соң ул – хәзерге заман татар балалар язучысы? Балалар өчен язучы, гадәттә, уртача яки аз күләмле керем алучы зыялы шәхес. Бүген китап язып баеп булмый. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, беренче китабым («Өч бүре һәм өч сарык», 2004 ел) чыкканнан соң икенче китабым («Альпинистр үрмәкүчләр», 2008 ел) басыланчы дүрт ел вакыт узды. Икенче китапның дәхеле (гонорары) күләмен 48 айга бүлгәч, айлык табышның 250 сум чыгуы ачыкланды. Мондый хезмәт хакына кеше яши аламы? Мактанып әйтәм, әлеге китабымдагы кайбер шигъри табышмаклар белгечләр тарафыннан югары бәяләнде, кайберләре уникаль дип танылды. Сыйфатлы китап язу өчен уртача өч-дүрт ел кирәк. Бу мисалдан күренгәнчә, язучы хезмәте җан асрарга мөмкинлек бирми һәм язучылар бүтән эшләрдә эшләргә мәҗбүр. Ә казна эшендә чиләнү иҗатка вакыт калдырмый һәм татар халкының потенциаль таланты ачылмыйча кала. Югары квалификацияле белгечне җир казу эшенә дә тартып була. Билгеле, ул белгеч (тамагын туйдыру максатыннан чыгып) җирне казыр, әмма үз белгечлеге буенча җимеш тудырмас. Балалар өчен язучылар, дөресрәге балалар өчен яза белүчеләр юк дәрәҗәсендә, шул борчый да инде! Шулай итеп, автор фаҗигасын кыскача бәяләдек шикелле. Хәзер нәшриятларның хәле турында. Алар да фаҗига кичерәләр, чөнки нәшриятлар бүген үзфинанслау мәсьәләләренә кереп баттылар. Йөзеп чыксалар исән калырлар, дигән ният белән суга ыргытылган көчек балаларын хәтерләтә алар. Китап табыш бирерлек булмаса, аны чыгарырга тотынучы юк. Сер түгел, спонсорлар ярдәме белән чыгарылган китаплар әдәби яктан бик сыек. Хәзерге заман техникасы әсәрләрне Интернет челтәрендә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Мисал өчен, татарча язылган әсәрләрне һәм башка телләрдә язылган татар язучылары әсәрләрен www.kitap.net.ru сайты бик теләп кабул итә. Шул сайттан әсәрләрнең электрон күчермәсен дә җәһәт кенә алып була. Моның өчен артык киртәләр куелмый. Башка уңышлы эшләп килүче татар сайтларына да әсәрләрне урнаштыру кыен түгел. Бу яктан караганда, Интернет нәшриятларга көндәш. Әмма Интернет нәшриятларга көндәш булса да, әсәр басма рәвештә булдырылгач кына китап дип санала. Димәк, нәшриятлар җәмгыятькә кирәк, димәк, нәшриятлар яшәргә тиеш. Китапны чыгаруга әзерләү хезмәтенең күләме китапның тиражына бәйле түгел. Китапны йөз данәдә чыгардың ни, йөз мең данәдә чыгардың ни, барыбер мөхәррирләр эшенең күләме кимеми. Хезмәтен сарыф иткән хезмәткәргә эш хакын шулай ук түләргә туры килә. Язылганнар нәтиҗәсендә бер генә тәкъдим кертеп була – авторны да, татар китапларын чыгаручы нәшриятларны да тернәклүндерү өчен дәүләт тарафыннан саллы гына матди нигез ясалырга тиеш. Дәүләтнең акчасы юк дигән сылтау дәлил була алмый. Акча – ул һәрвакыт бар. Акча булмаса, беркемгә кирәксез бәйрәмнәрне дә купшы итеп үткәрмәсләр иде, почта тартмасына да килограммлап реклама газеталарын тутырмаслар иде. Халык бу хәлне аңламаслык аңгыра түгел. Әгәр балалар өчен язылган бер китап 30-50 сум торса, бер мизгел эчендә салют рәвешендә җилгә очырылган акчалар күп тапкырга зуррак. Сыйфатлы реклама журналлары урынына нигә балалар китаплары тутырмыйлар соң ул почта әрҗәләренә? Бәлки татар теле барыбер үләчәк дип дәүләт тарафыннан телне үстерү өчен акча тиешле күләмдә бирелмәс тә. Бәлки халык байлыгын оста үзләштерүчеләрнең татлы утрауларда ял итүләре дәүләт өчен мәртәбәледер. Дәүләт дигәндә, дәүләт – ул киң мәгънәле төшенчә. Алдагы күтәрелгән мәсьәләләрне дәүләт белән идарә итүчеләр хәл итә. Аерым шәхесләр, республика дип аталган зур гаиләнең башлыклары. Кырмыска оясы кебек ул гаилә, мәнфәгатьләре тормышка ашмаган гаилә әгъзаларе үләчәк, гаилә юкка чыгачак. Язманың исемендә куелган сорауга әле җавап юк. Әгәр дәүләт тарафыннан нәшриятларга тиешле ярдәм күрсәтелмәсә һәм авторларга яхшы «каләм хакы» (гонорар) түләнмәсә, татар китабын яхшы киләчәк көтми...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.